ӘХМӘТ ИСХАК МӘСӘЛЛӘРЕ
абасы утырткан имән күләгәсендә кәефләнеп яшь бер егет ята һәм шул имән турында үзенчә тәмләп кенә фәлсәфә кора: имә шәй ни файда, аны үстергәнче алма агачы утыртырга кирәк иде, ичмасам кешеләргә файдасы тияр иде. Эләгә дә соң егеттән бабасына да, имәнгә дә. Ә егет үзе нәрсә эшләгән — бер ни дә. Кояш кыздыруыннан ышыкланып имән күләгәсендә ята, кыл да кыймылдатмый.
Ә. Исхакның «Карт Имән белән яшь Егет» исемле әсәре тормышта очрарга мөмкин булган әлеге ялкау егетне һәм аның уйлануларын ирония белән сурәтләүдән башланып китә. Ә менә егетнең нәрсә уйлавын имән агачының сизүе, белүе мөм- кинме? Белү генә түгел, сөйләшүе дә мөмкин икән. Егет шулай фәлсәфә корып ятканда кинәт Имән
•Әхмәт Исхак. Мәсәлләр. Татарстан китап нәшрияты. 1959 ел. Бәясе 50 тиен.
телгә килә һәм аны шактый кыздырып ала:
— Ә нинди файда бар кешеләргә синнән?
Дөрес, мин Алма бирмим. Ләкин мин якын тирәгә Бирәм күләгә...
Ә инде үзеңә килсәк, Синең бит хәтта Утыртканың юк кечкенә куак та.
Егеткә карата шундый сүзләр бик тә урынлы. Алар үзләреннән-үзләре соралалар. Тик менә бу сүзләрне агач әйтүе генә гаҗәп.
Әсәрнең мәсәл икәнлеген искә алсак, Имәннең баш хәрефтән язылуы да һәм кешечә сөйләшүе дә табигый икәнлеге аңлашыла. Беренче карашка тормышчан булмаган мондый гаҗәп хәлләр мәсәл жанрында бик еш очрыйлар. Мәсәл башка жанрлардан иң әүвәле нәкъ менә шундый «сөйләшә торган имәннәре» белән аерылып тора да дисәк, шаять ялгышмабыздыр. Мә-сәл жанрында автор кешеләрдә очрый торган төрле гадәтләрне, иҗтимагый тормыштагы кимчелекле яки уңай күренешләрне читләтебрәк, яшеребрәк әйтүчән, үзенең поэтик фикерен төрле предметларны җанландырып, яки кош һәм хайван образлары аша гәүдәләндереп сурәтләүчән була. Бу — мәсәлнең гасырлар буенча үзләшкән һәм тотрыклы хәлгә килгән традицион формасы.
Ә. Исхак — татар әдәбиятында мәсәл жанрын баету, аның эчтәлеген безнең тормышта очрый торган төрле кимчелекләрне фаш итүгә якынайту буенча эзлекле һәм уңышлы иҗат итеп килүче шагыйрьләребезнең берсе. Аның төрле темаларны күтәргән үткен-үткен мәсәлләре «Чаян» журналында шактый еш басыла.
Мәсәленең кайсысында Ә. Исхак кешеләрдә очрый торган әшәке га-дәтләрне камчылый, кайсысында ревизионистларны тәнкыйть итә («Альпинистлар»), кайсысында жанрны һәртөрле Ли Сын Манны фаш итү өчен файдалана («Эт һәм Койрык»). Төрле тема, төрле ситуация.
Халыкара хәл темасына язылган мәсәлләр арасында аеруча уцышлы-
Б
120
сы — «Карак һәм Полицейскийлар». Мисырны күздә тотып язылган бу мәсәлдә автор шактый уңышлы сай-ланган ситуация ярдәмендә (карак-ларның, полиция киеменә киенеп, көпә-көндез йорт басулары, аларны халыкның куып җибәрүләре) 1Чи- сырга оятсыз рәвештә кул сузган һәртөрле империалистларның чын йөзен ача. Тик әсәрнең соңгы юллары мәсәлнең көчен бик киметәләр, эчтәлеген тарайтып калдыралар. Мәсәл Мисырга империалистларның бандитларча һөҗүме вакытында язылган булса кирәк, ахыргы юллар шул турыда сөйли:
Яздым мин гади бу мәсәлне Күздә тотып Мисырдагы хәлне, Андагы бандитларны да, димәк, Күсәкләр белән куып җибәрергә кирәк!
Күрәсез, үз вакытында көчле яң-гыраган бу юллар, хәзер, Мисырдагы хәлләр үзгәрү, андагы бандитлар куылу белән укучыга эчтәлекне аңларга комачаулыйлар, үз вакытында бик аңлаешлы булган әсәрне табышмакка әйләндерәләр. Мәсәлне мәктәп балалары өчен җыентык итеп чыгарганда соңгы юлларны ачыклап, тарихи яктан тагы да зуррак гомумиләштерү ясап (ә әсәрнең эчтәлеге шуңа этәрә дә), төзәтергә кирәк иде.
Мәсәлнең эчтәлеге шаблонлыктан ерак тора, кызыклы. Укучыны шактый туйдырып бетергән аюлар, бүреләр, куяннар да юк биредә, агачлар да сөйләшми. Иҗтимагый тормыш кешеләр тормышында очрый торган вакыйга, кешеләр арасындагы мөнәсәбәтне сурәтләү ярдәмендә ачыла.
«Альпинистлар» мәсәлендә дә ва-кыйга кешеләр арасында бара: аль-пинистларның бер төркеме биек тауга күтәрелә. Тик мондагы ситуация ревизионистларны фаш итү өчен аз ярдәм итә: вакыйгага үткенлек, тирәнлек җитеп бетми.
Иҗтимагый-политик темаларга мәсәл язу җиңел түгел, билгеле. Авырлык мәсәл жанрында бу өлкә буенча традициянең аз һәм йомшак булуы белән дә бәйләнгән. Яшерен түгел, бездә мәсәл язучылар күбрәк көнкүреш-әхлак темасына язуны артыграк саныйлар. Мәсьәлә теге яки бу темага язуда гына да түгел, әлбәттә, ә ничек язуда.
Күп кенә мәсәлләр бездә әле әзер штамплар, трафарет образлар, охшаш ситуацияләр ярдәмендә языла. Янәсе, мәсәл жанры шуны сорый. Язучылар жанрның чорга ярашлы рәвештә яңа мөмкинлекләрен ачу белән аз кызыксыналар. Күп кенә мәсәлләр эчтәлекләре белән бүгенге тормыштан, бүгенге таләпләрдән ерак торалар, укучыны кызыксындыра торган мәсьәләләр күтәрмиләр, абстракт яхшы-яман мотивларын чагылдыру белән чикләнәләр. Шуңа да алар укучыны дулкынландырмыйлар.
Хәзерге чордагы күп кенә мәсәл-ләрнең Крылов, Тукай заманнарында язылган мәсәлләргә бик охшаш булуы, шул чордагыча яңравы бер дә гаҗәп түгел. Жанр үзенчәлекләрен үзмаксат итеп карау, традицион формаларга сукырларча иярү үзен- нән-үзе әсәрнең оригинальлеген югалтуга китерә. Жанрның чор белән бергә үсә, байый баруы өчен аның шул чорга, аның кешеләренә ихтыяҗлы булуы кирәк. Ә шул чор кешеләренә кирәк булу өчен әсәрнең шул чорны, шул чор кешеләре арасындагы мөнәсәбәтләрне чагыл-дыруы кирәк. Мәсәл никадәр тормыш белән конкретрак бәйләнсә, аның әһәмияте дә, кызыклылыгы да шул кадәр арта бара.
Әхмәт Исхак иҗатында татар әдәбиятында хәзерге мәсәл жанрында очраган ике тенденцияне: традициягә артык баш ию, традиция кубызына бию үрнәген дә, шул ук вакытта мәсәлнең иске тар рамкаларыннан чыгарга, хәзерге тормыш күтәргән мәсьәләләрне яңачарак чишәргә, мәсәлнең тематик диапазонын киңәйтергә, шаблон ситуацияләрдән һәм трафарет образлардан качарга омтылышны да ачык күрергә мөмкин. Башта ук әйтеп узыйк, икенче тенденция шагыйрьнең иҗатында күп көчлерәк.
Иң әүвәле — традициягә артык баш ию турында. Авторның «Кискә белән Чөй» мәсәлендә поэтик фикер ягыннан да, образларны тасвирлау ягыннан да әллә ни яңалык күрен-
121.
ми. Бу әсәр кайчандыр язылган һәм әйтелгән поэтик фикернең яңа ва-риациясен генә хәтерләтә. Мәсәлнең кыскача эчтәлеге болай. Нарат Кискәсе үзенең кешеләргә тигән файдасы белән мактанып, Чөйдән көлә. Бер көнне утынчы килә дә Чөй белән Кискәне ярып җибәрә, үзе белән Чөйне алып китә. Автор ахырдан шундый мәгънә чыгара:
Уйласагыз, укучылар, ныклап, Бу әкияттән мондый мәгънә чыгар: Арабызда куя әле очрап, Охшап теге Нарат Кискәсенә, Бу дөньяда бары бер мин генә Эш кырам, дип уйлаучылар.
Таныш тема, таныш мораль. Бу рухта фикерләүне элек заманда язылган күп кенә мәсәлләрдә очратып була. Монда тик предметлар гына башка. Мактану, кәпрәюне фаш итү: нинди дә булса предметның яки хайванның элек макта-нуын, аннары аның көлкегә калуын тасвирлау алымы белән язылган мәсәлләрне Ә. Исхакның кулыбыздагы җыентыгында да очратып була.
«Аю белән Чыпчык» мәсәленең эчтәлегендә дә бүгенге көнне тою, яңа тема, яңа поэтик фикер күрү авыр.
һәр мәсәл саен кирәк-кирәкмәс урында ахырда мораль укып алу — шул ук традиция кубызына бию турында сөйләмимени? Алыйк мисал өчен башта ук искә алынып үтелгән «Карт Имән белән яшь Егет» мәсәлен. Мәсәлнең эчтәлеге дә, морале дә Карт Имәннең Егеткә әйткән сүзләрендә тәмамлана. Артык бер сүз дә соралмый. Әмма мәсәлнең традицион формасына ияреп, автор тагын дүрт юл өстәп куя:
Бу мәсәлнең морале
Бик үк яңа түгелдер, бәлкем.
Ләкин кайберәүләргә карата әле Кабатларга кирәк һәр көн!
Традицияне чын-чыилап үзләште-рү— ул жанр үзенчәлекләрен тагын да үстерү, баету, аны тормыш мате-риалының соравына җайлап, кирәк урында гына куллану дигән сүз. Ә. Исхак үзенең күпчелек мәсәлләрендә традиция колы булып калмый. Абстракт мораль мәсьәләләрен адрессыз кузгату белән генә чиклән-мичә, бүгенге тормышка хас тема ларны күтәрә, үзенчәлекле ситуа цияләр таба, аларны кызыклы ком-позицион формаларда тасвирлый. «Фәнни хезмәт», «Аю яна урында», «Ялагай белән Бюрократ», «Бюрократ һәм Хат», «Коткаручылар», «Попугай—лектор» исемле мәсәлләрдә шагыйрьнең мәсәл жанрындагы традицияләрне ныклап үзләштерүе, чын мәгънәсендәге хәзерге заман мәсәлләре тудыруы турында сөйли. Мисал өчен «Ялагай белән Бюрократ» мәсәлен тулысы белән күчереп үтәбез:
Чыкмасмы, дип, берәр файдалы эш. Пешереп бик зур бәлеш, Чакырып үзенә кунакка,
Язу җибәрде Ялагай бер Бюрократла Ә Бюрократ
Күз дә салмыйча аның хатына, Берәр гаризадыр дип уйлап, Тыгып куйды сукно астына. Ялагай аны бик озак көтте.
Бер көн дә үтте, Ике көн дә үтте, Ул арада бәлеш тә катып бетте...
*
Бу мәсәлдән моральне Эзләп тә торма хәтта:
Нинди мораль булсын ди тагы Ялагай белән Бюрократта?
Бу юллар инде укучыны ваемсыз: калдырмыйлар. Автор кызыклы анекдотка тиң ситуация, үткен сүзләр тапкан. Бюрократ образы кыска гына мәсәлдә нинди калку булып тасвирланган. Кайберәүләрнең бу образда үзен танып, кызарып куюлары бик ихтимал. Бу инде аткан укның җилгә очмавы дигән сүз.
«Фәнни хезмәт» мәсәлендә тор-мыштан тәмам аерылган, кирәкмәгән эшләргә көчен һәм хезмәтен сарыф итүче мескен галимне автор шундый ук поэтик осталык белән сурәтләгән. Мәсәл композицион төзелеше белән дә үзенчәлекле: гадәттә иң ахырда әйтелә торган йомгаклау сүзе иң башта, вакыйганы сөйли башлаганчы ук әйтелгән.
Монда да автор үзенең поэтик фикерен гәүдәләндерү өчен кошлар яки хайваннар дөньясына мөрәҗәгать итеп тормый, ә турыдан-туры ниндидер бер фәнни институтта эшләгән фәннәр кандидаты иптәш Сәфәргәлинның «юыну урыннарын-
122
да» ни эшләргә икәнлеге турында фәнни хезмәт язып, дөньяны шакка-тырырга теләве турындагы вакыйгадан башлап китә. Мәсәл традициясенә ияреп, автор Сәфәргәлин урынына берәр җәнлекне алса, ул кадәр үк көлке һәм кызык тоелмас иде. эчтәлекнең үткерлеге, мәсьәләнең җитдилеге дә күп мәртәбә кимер иде. Ә менә «галим»нең үзен, хәтта фамилиясе белән алуы, мәсәлнең ышандыру көчен һәм тормышчан яңгырашын арттыра. Сә- фәргалинның өч ел буе тир түгеп эшләгән «фәнни» темасы шул кадәр тормыштан аерылган ки, хәтта аның ни рәвешчә эшләү процессын гади сөйләп бару да укучыда елмаю уята. Сәфәргалин башта «юыну урынына» бәйләнешле барлык мәгълүматларны, белешмәләрне җыйнап, УКЫП чыга. Аннары бу эшен практика белән ныгыту өчен үзе эшли торган институтта махсус лаборатория ясата: билгеле, ваннасы да, душы да бар. Авторның үзе яза торган материалга аваздаш үзенчәлекле стиль таба алуы әсәрнең көлкелеген тагын да арттыра. Ә. Исхак үзенең мәсәлендә фәнни академик стиль үзенчәлекләрен героеның галимлеген ачу өчен оста куллана. Мәсәлән: мунча сүзе урынына «юыну урыны» дип алу һ. б .
Мәсәлнең соңгы ике юлы гына образның бөтенлегенә бер кадәр зыян китерә кебек. Автор Сәфәрга- линның комиссия кушкач мунчага барып «юыну урынын» каравын һәм анда халыкның «нәкъ ул язганча юынып ятуын» күрүен, үзенең хатасын аңлавын яза.
Яшь «галимне» баштан аяк төзәтеп, шомартып куюның, безнеңчә, бер дә кирәге юк һәм ул образның логик үсешенә, мәсәлнең бөтен агышына каршы килә.
«Аю яңа урында» мәсәленең төп герое — әсәрнең исеменнән үк кү-ренгәнчә — Аю. Аю лесхозга яңа постка үзенең бөтен таныш-белеш- ләрен: «бергә сыйпашкан, бергә сый-лашкан, бөтен яктан үз кешеләрен» ияртеп килә, аларны «жылы» урын-нарга урнаштыра. Эш кода-кода-гыйлыкка бәйләнгәч, ни рәвешле дәвам итәсе үзеннән-үзе аңлашыла:
10 3. Нури. «Ел буе яз». Татарстан китап нәшрияты. Казан, 1958 ел, 106 бит. Бәясе 1 сум 30 тиен.
Нәкъ элекке урындагы төсле Корып җибәрделәр болар эшне: Тагын сынлаштылар, Тагын сыйпаштылар, Макташтылар, Яклаштылар, Кыскасы, яца урында искечә алдаштылар.
Автор мондый күренешне фаш итеп, тәнкыйть угын «шундый күчүчеләргә һәм шуңа түзүчеләргә» каршы юнәлтә.
Китапта тагын безнең тормышта очрап куя торган күп типларны: цитаталар ятлап лекция укып йөрүче Попугайны да («Бу мәсәлне кирәк болай аңларга: андый зур эшләрне тапшырмагыз Попугайларга»,— ди ахырда автор), урман газетасының редакторы булып билгеләнгән, газетаны укый алмаган Сукыр тычканны тәнкыйть итәргә «ба-тырчылык иткән» Куянны да, бик надан роман язып мактанып йөрүче Күркәне дә очратып була.
Жанр үзенчәлекләреннән оста файдаланып, бүгенге тормыш өчен әһәмиятле, актуаль мәсьәләләрне, замандаш темаларны яктыртканда мәсәл «яшәреп» китә, сугышчан рухлы, пафослы әсәр булып яңгырый. Бу хакыйкатьне Әхмәт Исхак- ның уңышлы мәсәлләрендә ачык күрергә мөмкин. Димәк, жанрны үстерү, баету өчен иң әһәмиятлесе — мәсәлне бүгенге көнгә, бүгенге таләпләргә якынайтырга кирәк икән.