Логотип Казан Утлары
Хикәя

ХАЗБУЛАТНЫҢ ЯҢА ГАДӘТЛӘРЕ


I
ансур Сәлимгәрәевкә яз көне авылларга чыгып җилләнеп керергә куштылар. Егет каршы килмәде: ул әле яшь журналист, кая җибәрсәләр, шунда йөгерер чагы. Газетада эшли башлавына да ике-өч кенә ел.
Өстәвенә ил буйлап яңа хәбәр шаулый: МТСларны РТСларга әйләндерәләр, дәүләт машиналарны колхозларга бөтенләйгә сатып бирә. Ул турыда әле газетада очерк басылганы юк иде.
Бару урыны итеп республиканың ераграк районын, аның да миллионер колхозын сайлады. Ни дисәң дә, миллионер колхоз эшне зурдан йөртә, машиналарны теләгән кадәр сатып алырга хәленнән килә.
Казаннан бик күтәренке күңел белән кузгалды. Язачак әйберсенең аерым күренешләре дә күз алдына килә башлады: кояшлы киң юл, тракторлар колоннасы, инде бөтенләйгә үзләренеке булачак машиналарны сөенеп каршы алучы колхозчылар...
Кыскасы, зурдан иде өмет Сәлимгәрәевнең! Ләкин хәлләр ул уйлама- ганчарак килеп чыкты.
Ул барып төшкән районның газета редакторы—пөхтә генә киемле, чиста ак йөзле Хәкимов — киңәш сорап кергән Сәлимгәрәевнең сүзләрен игътибар белән тыңлап утырды да, башын кырын салып, уйланып торды.
— Мин сезгә, иптәш, миллионер колхозга барырга киңәш итмәс идем,—диде ул бераздан. — Анда бик күп йөрделәр бит инде. Иң яхшысы, «Сабанчы»га барыгыз сез.
Сәлимгәрәев, аның бу сүзләреннән беркадәр сәерсенеп:
— Нәрсәсе белән атаклы соң ул «Сабанчы»? — дип сорады.
— Беренчедән, «Сабанчы» үсеп килә торган колхоз. Икенчедән, анда яңа председатель, утызмеңче. Өченчедән... — Хәкимов кинәт туктады, өстәл өстеиә иелә төште, ниндидер сер әйтергә җыенгандай, шыпырт тавышка күчте: — Беләсезме нәрсә... «Сабанчы» председателе җитәкчелекне әдәбият аркылы алып бара. Китап ярата. Безнең районда андый председательнең күренгәне юк иде әле.
Тормыштагы кызык нәрсәләргә кайсы журналистның тыныч карый алганы бар! Хәкимов соңгы сүзләрен әйтеп бетерер-бетермәс үк, Сәлимгәрәев өстәлгә якынрак килеп утырды. Аны бу чандыр кешенең тормыштагы яңа нәрсәләргә игътибар итүе мавыктырып җибәрде. Хәкимовның
М
12
чиста ак йөзен, ягымлы соры күзләрен һәм матур итеп елмаюын ул җәйге аяз көнгә, кояшлы итеп ясаган картинага охшатып куйды-
— Гафу итегез, «Сабанчы» дигәнегезнең берәр тракторы бармы? Ма-шиналар сатып аламы ул быел? Миңа бит партия карарларының тормышка ашуын күрергә, шул турыда язып чыгарга кирәк. Көннең кадагына суга торган материал алып кайтмасам, редактор бит минем җанымны алачак.
Хәкимов әкрен генә көлде, көлгән чакта күренеп калган кыек тешеннән уңайсызланган шикелле, кесәсеннән көмеш кысалы тарак чыгарып, аксыл чәчләрен артка тарап җибәрде.
— «Сабанчы» әле ул кадәресен уйлап карар. Бәлки, ЛАТС аларга быел прокатка гына биреп торыр. Быел аларның сыер абзары җитештерәселәре бар, клуб түбәләре ябылмаган.
Тыныч кына сөйләп утырган чакта, кинәт кулын сузып, бармакларын тырпайтты:
— Ай алла! «Сабанчы»га барудан нәрсә югалтасыз инде сез! Ошамый икән, кире кайтырсыз. Миллионер колхозга үзем илтеп куярмын.
Шундый ышаныч белән әйтте ул бу сүзләрне, Сәлимгәрәев инде каршы тора алмады, блокнотын чыгарып, «Сабанчы» турындагы беренче мәгълүматларны язып алырга әзерләнде.
— Председательнең фамилиясе ничек дидегез әле?
— Фамилиясе — Сираҗиев. Исеме — Хазбулат.
Сәлимгәрәев кинәт урыныннан торды:
— Хатыны укытучымы? Разня түгелме?
— Әйе. Разия. Сез каян беләсез аны?
— Күптән шулай дияргә иде!
Сәлимгәрәев блокнотын кесәсенә тыкты, кепкасын башына чәпәде дә, Хәкимовка рәхмәт әйтеп, бүлмәдән чыгып та китте.
Хазбулат Сираҗиев аның институтта бергә укыган сабакташы иде. Берничә ел инде ул аның кайда эшләвен белә алмый йөри иде. Менә кайда ята икән ул качкын. Председатель булган. Утызмеңче. Кызык!
Сәлимгәрәев беренче очраган кешедән «Сабанчы»га кай тирәдәнрәк барасы икәнен сорады да, район үзәгеннән чыгып, тауга таба күтәрелә башлады.
Юл үр өстенә менеп җиткәч, каршыда матур бер дөнья ачылды: күк . йөзе биек, иркен; яз кояшы астында кыр өсләре, чокыр-чакырларда җыелып калган күлдәвекләр, ерактагы таулар һәм кәрлә агачлы усак урманнары, акварель буяу белән буяп куйган төсле, үтә ачык, нәфис төсләр белән балкып яталар. Карлыккан тавыш белән тамак кыргалап, буровой җиһазлары төягән авыр йөк машиналары узып киткәли, тәрәзәсе тиңентен былчыракка буялган «вездеход»лар чаба. Сәлимгәрәев аларның берсенә дә: «Утыртып алып барыгыз әле!» — дип кул күтәрми, аның машина кузовында бензин исенә тончыгып, дыңгыр-дыңгыр барасы да килеп тормый, җылымса рәхәт җилгә битен куеп, күңелле уйлары белән ялгызы гына атлыйсы килә иде.
Басу юлы кипшереп бетә язган. Юл ягасындагы чирәмнәр яшәрә үк башлаганнар- Әнә карт бер каен төбендә мәктәп балалары пәке кадаш уйныйлар.
Сәлимгәрәев уенчы малайлар яныннан елмаеп узды. Шушы кечкенә генә бер күренеш аның күңелен кузгатып, истәлекләрен яңартып җибәрде. Гамьсез сабый чак! Мәктәп парталарын шушы пәкеләр юнып киртләчли иде инде. Укытучылардан күпме шелтә алуга сәбәпче булдылар ул юнылган парталар. Институтта инде алай түгел иде. Институт исенә төшү белән, Сәлимгәрәевнең уйлары тагын Сираҗиевка килеп тоташты. Бик сәер инде аның, Хазбулатның председатель булып китүе, дип уйлады. Ни дисәң дә, колхоз белән җитәкчелек итү кебек зур, катлаулы эш өчен ул чамадан тыш юаш егет иде бит.
13
Институтта, үзенең шул юашлыгыннан башка, кай ягы белән аерылып торды соң ул? Хәер, аның бер кызык ягы бар иде: чәйне ул китап укып эчә, ашны китап укып ашый, хәтта йоклаганда да битенә китап каплап йоклый иде.
' Өйләнүен дә Хазбулат шыпырт кына, туй-мазар ясамыйча гына өйләнде. Факультетның иң чая студенткасы Разия, үзе төсле үк чибәр, елгыр егет Хашимовны ташлап, Хазбулатка тормышка чыкты да куйды. Бер уйласаң, бик тә гаҗәпләнерлек иде бу хәл. Тиктормас табигатьле чая кыз шундый йомыкый егеткә чыксын инде. Кайберәүләр юрап та йөрделәр: янәсе Хазбулат белән Разия озак яши алмаслар, егетнең юашлыгыннан, аз сүзлелегеннән кыз туяр да, яңа гына оешкан семья таркалып китәр. Ләкин алай булмады. Институтны тәмамлагач, алар, эшкә билгеләнеп, кайсыдыр районга китеп тә бардылар.
Ә менә көтмәгәндә... Сәлимгәрәев «Сабанчы»га бара—Хазбулат колхозына. Ничек яшиләр икән алар?
Уйлары белән мавыгып атлаганда, Сәлимгәрәев артыннан кожанлы бер кеше куып җитте:
— Кая таба юл тотабыз, иптәш?
Көтелмәгән бу тавыштан Сәлимгәрәев сискәнеп, артына борылып карады һәм гади генә авыл киемендәге агайны күреп:
— «Сабанчы»га килүем, — диде.
Юлчы, алай икән дигәнсыман, башын селкеде, куе-кара сакалын сы- пыргалап, янәшә бара башлады. Шактый олы яшьтә булуына карамастан, ул бик шәп атлый иде, аңардан калышмас өчен, Сәлимгәрәевкә адымнарын кызулатырга туры килде.
— йомыш-фәлән беләнмени? — дип сорады кожанлы кеше, бераз баргач, һәм Сәлимгәрәевнең өс-башына күз йөртеп алды. — Реви- зия-мазар белән түгелдер бит?
• — Юк, ревизия белән түгел, — диде Сәлимгәрәев, елмаеп. — Предсе-дательне күреп сөйләшәсем бар иде. Әллә сез дә «Сабанчы»гамы?
— Мин үзем Мәдиярныкы, ызначыт, «Сабанчы» колхозының төп кешесе.
— Шулаймыни! Председатель кем әле сездә, Сираҗиевмы?
— Әйе. Иптәш Сираҗиев.
— Күптәнме?
— Та-ак. Ызначыт, иптәш Сираҗиев безгә кайчан килде?.. Хәтерем ялгышмаса, узган җәйнең элеккесендә. Азар-бизәр килеп йөргән өчен Вәлиәхмәтне куып җибәргән елны.
— Анысы иске председатель идемени?
— Бер исерек баш иде шунда. Ходай бүтәннәргә күрсәтмәсен, без байтак күрдек инде аларны.
— Монысы ничегрәк соң?
— Иптәш Сираҗиевны әйтәсеңме? Алдагысын белеп булмый, бүгенге-сеннән канәгать. Ике бозауга кибәк аера белә иптәш Сираҗиев...
Юлдаш агай беравык сүзсез барды. Сәлимгәрәев тә бүтән дәшмәде.
Бер көн эчендә ике кешедән Хазбулат турында җылы сүз ишетү аның күңелен күтәреп җибәргән, шуңа күрә ул сөйләшми генә уйланып бара иде.
Алар юл чатына килеп чыктылар. Кыр юлы, биредән кырт борылып, икегә тармакланып, түбәнгә таба китә иде. Кожанлы агай Сәлимгәрәев белән саубуллашты да уңга борылды, ә кунак егеткә «юлның менә шушысыннан идарәнең нәкъ үзенә барып чыгарга» киңәш бирде. Сәлимгәрәев, ул китеп байтак юл алганнан соң да әле, баскан урыныннан кузгалмыйча, үр өстеннән аска карап торды. Аста—зур гына үзәнлек, үзәнлектә күз камаштыргыч дәрәҗәдә чуар булып, авыл җәйрәп ята. Биредән, үр өстеннән, ул бөтен ваклыклары белән күренә: йортларның күбесе салам түбәле, такта түбәлеләре юк дип әйтерлек. Нефть яклары
14
урманга ярлы шул, борын-борыннаи монда авылларга такта түбә эләкмәгән. Ара-тирә ак шифер, калай түбә күзгә чалына, боларын, мөгаен, нефть алып килгәндер. Урамнарның төрлесе бар: кайсы туры, кайсы кәкре-бөкре. Авылның түбән ягыннан кечерәк бер инеш уза, шул инеш буена озын-озын каралтылар сыенганнар, мал-туар абзарлары, фермалар булса кирәк. Үзәктә дә берничә йорт башкаларыннан аерылыбрак тора, алары — колхоз идарәсе, авыл советы, клуб, мәктәп биналарыцыр инде. Барысы бер тирәгәрәк, үзәккә тупланып, авыл өстеннән күтәрелгәннәр, гүяки авылның нинди уйлар белән яшәвен күзәтеп торалар. Ләкин болардан да бигрәк игътибарны үзенә тарткан нәрсә — авылның аргы очына салынган таш йортлар иде. Башта, авылны күздән кичергәндә, Сәлимгәрәев аларга игътибар итмәгән иде. Авылны карап туйганнан соң ул җайлап, ашыкмыйча гына таш йортларны санап чыкты: һәммәсе бер төсле, тигез, туры сызыклы унбер таш йорт, бөтен авылны үзләре белән тиңләшергә чакыргандай, кояш нурында җемелди, балкый иде. «Нефтьчеләр поселок салганнар, нефть бирегә дә килеп җиткән икән», — дип уйлады Сәлимгәрәев һәм, авылның салам түбәле өйләрен кабат күздән үткәреп, «идарәнең нәкъ үзенә» таба юл алды.
II
Кызыл яулыклы үсмер кыз, иңенә күтәргән көянтә-чиләгенең авырлы-гыннан бии-бии барган чакта, үзенә дәшкән тавышны ишетеп туктады да:
— Сираҗиевны әйтәсезме? Кәнсәләрдә юкмыни? Алайса ә-ә-әнә тегеннән, нефтьчеләр поселогыннан эзләгез, бу баштан санаганда өченче йорт булыр, — диде.
— Сез бутамыйсызмы, сеңелем? Миңа колхоз председателе кирәк.
— Юк, бутамыйм, абый кеше: колхоз персидәтеле нефтьчеләр поселогында яши, дим...
Кызый, шәһәрчә киенгән бу плащлы егет үчекли дип белдеме, бүтән сүз катмады, борылып, үз юлына китеп барды. Сәлимгәрәев әле байтак вакыт аның бии-бии баруын, чайкалучы чиләкләрен күздән югалтмады. Үсмер кызларда була торган төрпәлеккә үзенчә бер мәгънә биреп, кәефле генә елмаеп куйды. Шулай елмайгалап бара торгач, өченче йортны узып китә язды. Борылып кире килде. Туктады.
Пөхтә генә таш йорт. Нарат сагызы исе аңкып торган яңа чолан. Баскыч һәм... ишек артында, эчтә—аның ике ел күрмәгән сабакташы — Хазбулат.
Әкрен генә ишек какты. Җавап булмады. Катырак какты. Ашыгыч адымнар. Кермдер чыкты. Ул да түгел, бусагада зәвык белән гади итеп киенгән, сылу гәүдәле хатын-кыз сыны күренде. Сәлимгәрәев аны шундук таныды—Разия бер адым артка чигенде дә, балалар кебек, кулларын китереп чапты:
— Энекәй генәм, кемне күрәм?! Мансур!
Шундый сагынычлы бер хәрәкәт белән беләкләрен кунакның муенына китереп салды, шундый җилтерәтеп үпте, Мансур акылын җыярга да өлгермәде, «Кайсы күктән иңдең син, менә тамаша! Күземә күренәсең мәллә?» — дип, куанычы эченә сыймаган баладай сикергәләп, өйгә таба ук кузгалды. Сәлимгәрәев, былчырак итекләрен салырга, һич югы паласка ышкып-сөртеп алырга да онытып, аның артыннан иярде.
Озынча бер коридорны узып, пыялалы биек ишекне ачып җибәргәч, нишләргә, нәрсә дип әйтергә белмичә, каушап, аптырап калды: ак киндер белән тышланган зур диван, стенаны тутырып ясалган китап киштәсе, зәңгәрсу обой ябыштырылган биек стеналар болар барысы шундый пөхтә, шундый искиткеч! Юк, юк! Бу артта калган колхозның гади
15
бер председателе йорты түгел. Бу — шәһәр квартиры. Монда, ким дигәндә, я инженер, я шундый тагын берәр белгеч яшәргә тиеш.
Ә Разия! Разия үзен бик иркен тота: каушамый да, чытлыкланмый да. Әллә каян гына ике башмак алып килеп, Сәлимгәрәевкә бирде, кунакның итекләрен салдыртып, шундук юып ташлады, плитәгә чәй куеп җибәрде. Ул да түгел, урындык алып, Сәлимгәрәевнең каршысына ук утырды да, Казан хәлләрен, сабакташ иптәшләрен сорашырга тотынды. Сәлимгәрәевнең кергән мәлгә булган каушавы югалды, теле ачылды, ул үзен күптән таныш йорттагы кебек хис итә башлады. Бу шул ук Разия, шул ук тиктормас табигатьле, шау-шулы Разия иде. Тормышы түгәрәк иде бугай аның. Ул гомумән авыр йөк тартып, гаилә мәшәкатенә күмелеп яшәгән кешегә дә охшамаган; ул һаман студент чагындагыча, алай- гына да түгел, ничектер яшәреп, тулаеп, тазарып та киткән бугай әле. Ул елмаеп, көлеп кенә тора, ләкин болар барысы табигый, барысы киң күңелле гадилек белән эшләнә. Бер-бер артлы соравын биреп, бит уртасы чокырларын уймакландырып, елмаеп ала, кулларын чәбәкли, зәңгәр күзләрендә очкыннар кабына. Җилтерәп кенә кереп чәйнеген алып чыкты, каяндыр зур бер коштабак белән түбәләмә бал алып килеп өстәлгә утыртты һәм илгәзәк бер юмартлык белән мактанып та алды:
— Узган ел хезмәт көненә бер центнер бал алдык. Студент чактагы фәкыйрьлекләр бетте инде алар!
— Бер центнер! Хезмәт көненәме?! — Сәлимгәрәев гаҗәпләнүдән хәтта телен шартлатып куйды. — Соң бит сез... авылның алпавытына әйләнгәнсез. Ә мин сезне кеше почмагында, кагылып-сугылып яшисез дип торам. Менә сиңа сюрприз! Ә Хазбулат кайда соң? Идарәгә бардым— өендә диләр, өегезгә килдем, тагын юк...
Разия кинәт авыр сулап куйды.
— Әйтмә инде, Мансур... Кыш көне генә бераз өйдә утыра, яз җиттеме — чыраен да күрмисең. Ашарга кайтасын да онытып йөри. Белмим инде, тырыш кешеләрне дә күргәнем бар. Моның шикеллене күргәнем юк. Бу бигрәк арттырып җибәрә. Килгән елны үтерергә дә йөрделәр үзен — анда да күңеле кайтмады...
— Арттырасыңдыр. Утызынчы ел түгел бит хәзер, кулак каян килсен?
— Анысы шулай: кулак юк, ләкин тормышка ал күзлек аркылы карарга ярамый икән, Мансур. Институт безгә белем бирде, рәхмәт. Ләкин без аннан бик җиңел акыллы сабыйлар булып чыкканбыз. Мәкерле яклары күп икән тормышның!
— Кызык! Менә монысы кызык!
Разия янә көрсенеп куйды, байтак вакыт алъяпкыч итәген бөтереп, сүз дәшмичә утырды.
— Беләм инде, журналист халкына кызык кирәк. Мәкаләләреңне укып барам, сөенәм синең өчен, үз юлыңны таптың!.. Тик, беләсеңме... сайрак йөзәсең, сабакташ. Тормышка син һаман да профессорлар сөйләгән лекцияләр буенча бәя бирәсең. Кулга беренче мәртәбә каләм алганда, бәлки ул шунсыз булмыйдыр да. Ләкин бит инде син өч ел язасың...
— Кызык! Менә монысы кызык! Минем мәкаләләрдә нәрсә җитми соң?
— Үпкәләмисеңме? Әйтимме?
— Әйдә, әйдә, әйт!
— Беләсеңме нәрсә җитми: фикер юк!
— Минем мәкаләләрдә? Фикер юк?! — Сәлимгәрәев бик гаҗәпләнде, хәтта чәйле тәлинкәсен онытып, өстәл яныннан торып ук китте.
— Утыр әле, Мансур, утыр! Үз фикерең юк, аңлыйсыңмы?
— Ничек инде ул юк?
— Менә шулай инде... Үз фикере булган кеше уйларын башкалар белән уртаклаша. Ә син уртаклашмыйсың... — Разиянең зәңгәр күзлә
16
рендә бер генә секундка: «Барысын да әйтеп бетеримме соң?» дигән икеләнү чагылып узды, ләкин ул, Мансурның тоеп калуын сизеп, икеләнүен шундук җиңде, сөйлисе сүзен кереш-мазар ясап тормыйча, туп- туры сөйләп бирергә булды.
— Хашимовны беләсең инде син, безнең чибәр егетне, — дип, кинәт тоныкланып калган тавыш белән башлады Разия, — Хашимов белән минем ике ел дуслашып йөрүемне дә беләсең, ә менә ни өчен мин аңа тормышка чыкмадым? Ут егет иде, сүз сөйләсә, авызына каратып тота белә иде, шулай бит? Мин үземнең тормышымны аңардан башка күз алдыма да китерми идем... Ә менә ничек килеп чыкты!
Разия моңсу гына көлеп куйды, бармакларын аралаштырып, буыннары шартлаганчы киерде дә тагын сөйләп китте:
— Хазбулат юклыктан файдаланып сөйлим инде боларны. Югыйсә ул Хашимовны бер дә яратмый иде. Хашимов беләи без институт бакчасында да, паркларда да күп йөрдек. Ләкии безнең йөрү профессорларны яманлаудан яки Хашимовның җырын тыңлаудан узмый иде. Туйдым мин бу хәлдән. Бер көнне Хашимовны кеше иң күп йөри торган бакчага алып чыктым да кочаклап үптем. Оялды дип беләсеңме? Оялмады Хашимов, нәфрәтләнде. Миңа шул көннән башлап, җиңел акыллы җилбәзәк кызга карагандай, шикләнеп карый башлады. Ярар... берәр атна чамасы узгач, көймәдә йөрергә алып ЧЫКТЬҺМ МИН моны. Күңелемдә җыелган чүп-чарны әйттем моңа, әрләп-хурлап, суганлап-борычлап әйттем. Хатын-кызны беләсең инде, елап та алдым...
Бик каршылыклы хисләр кичердем мин ул көнне. Күңелемдәге мәхәббәт дигән нәрсәне бөтенләйгә алып ташлау, гомер буе ялгызым гына яшәү уе ул көнне минем башыма бик нык кереп утырган иде. Әйдә, мәйтәм, мин аңа борылып та карамам, ничаклы ялынса да, тезләнеп кулларымны үпсә дә, аның белән араны өзәрмен, дим. Хашимов мине аңламады, дөресрәге, җанын ачарга курыкты. Кеше ул катлаулы, күңелемнән рәнҗесәм дә, мин аның ул куркаклыгын да гафу иттем. Ләкин икенче бер куркаклыгын гафу итә алмадым.
йөри торгач, без яр читенә килеп чыктык. Яр буе комында биш- алты егет туп чөешле уйнап яталар иде. Хашимов никадәр каршы килсә дә, мин туп чөючеләр түгәрәгенә барып кушылдым — ул минем яраткан уеным. Бу без белгән кешеләр түгел, гаҗәбемә каршы, Хазбулат та шул компаниядә иде. Башка чара калмагач, Хашимов та безгә кушылды. Таныш түгел егетләрнең берсе минем эшләпәмне сорап торды, аның чәче бик озын, тупка үрелгәндә күзенә төшеп алҗыта иде. Бирдем эшләпәмне — аның нәрсәсе гаеп. Хашимов кырын күз белән генә миңа карап куйды — дәшмәдем. Уйнап арыгач, кайтырга булдык, ләкии шунда көтелмәгән бер хәл булып алды һәм шул нәрсә минем Хашимовка булган мәхәббәтемне челпәрәмә китерде.
Озын чәчле егет минем эшләпәмне тиз генә бирергә теләмәде.
— Бер шартым бар: икәү урманга керсәк, бирәм,—диде. Көтелмәгән бу сүздән мин генә түгел, хәтта егетләр дә уңайсызланып калдылар. Коткарса мине Хашимов кына коткара ала иде. Ләкин ул ашыкмады Мин уңайсызланып кызаруымнан нишләргә белми торганда:
— Бәйләнмә, Разия... сигез сумлык салам белән әллә ни эшли алмас. Кайткач яңасын алып бирермен!—диде әллә нинди бер гамьсез, тыныч тавыш белән.
Хикмәт эшләпәдә генәмени! Сигез сумлык булмагае, сигез тиенлек булсын, егет бит минем җаныма пычрак атты. Мин шул пычракны ничек күтәреп кайтыйм инде?..
Миңа Хазбулат ярдәмгә килде. Сүз сөйләп, вәгазьләп тормады ул. Искиткеч бер сабырлык белән әлеге озын чәчле егет янына килде дә, бер кулы белән күлмәк якасыннан тотып алып, бик каты селекте, икенче
кулы белән эшләпәне салдырып миңа тоттырды. Куркудан төсе качкан егет чигенә-чигенә китеп барды...
Разия чәйле тәлинкәсенә төбәлеп, сүзсез калды. Урамнан каты улап, йөк машинасы узды. Тәрәзә пыялаларының зыңгылдавы озак вакыт ишетелеп торды. Машина кузгаткан тузан басылып, тәрәзә артындагы сәрби куаклары ачык күренә башлагач кына, ул башын күтәрде. Аның йөзе алсуланган, күзләре ничектер уйчан булып калган иде. Кинәт шулай хискә бирелеп китүенә оялгандай, ашыгып кайнар чәй агызды.
— Менә... сөйли торгач, мин сиңа әллә нәрсәләр сөйләп ташладым. Гаеп итмә инде, Мансур...
Сәлимгәрәев аның соңгы сүзләрен ишетмәде. Аның күңелендә чаң суккан кебек бер уй чыңлап тора: фикерең юк! Фикерең юк! Фикерең юк! Шайтан алгыры, дөрес бугай бу. Хашимов кемнәргәдер акыл өйрәтеп, мораль укып йөри — Сәлимгәрәевнең фикере юк. Хазбулат үзе теләп авылга китте. Нәрсә тартып китерде аны? — Сәлимгәрәевнең фикере юк. Разия чибәр егеткә тормышка чыкмады — Сәлимгәрәев бу турыда да уйлап карамады. Башкалар кебек, кызыклы вакыйга гына күрде ул монда. Кызыклы вакыйга онытылды — сәбәп ачылмый калды. Уйлап карасаң, әнә нинди катлаулы мөнәсәбәтләр...
Сәлимгәрәев авыраеп киткән башын күтәреп, Разиягә карады.
— Ә теге үтерергә йөрделәр дигәнең нәрсә инде? Хазбулатка һөҗүммени?
— Шундыйрак бер хәл булган иде...—диде Разия, ләкин шул минутта урамда уйнап йөргән малайлары исенә төште ахры: — Син мине гафу ит, Мансур, балаларымны гына барлап керим, су ерып йөрмиләр микән? Күңелсез булырлык булса, менә болармы карый тор...—дип, озын бер ящикка тыгызлап тезгән открыткалар алып килде дә тиз генә киенеп урамга йөгерде.
Сәлимгәрәев, тәрәзә буена килеп, аның күлдәвекләр аркылы күлмәк итәкләрен жыеп, сикереп чыгуын, такыр урыннардан йөгерә-атлый баруын тыкрыктай күмелгәнче карап озатты. Тормыштагы һәр нәрсәгә үзенчә мәгънә бирүче, үзенчә фикер йөртүче бу хатынның хөрлеге, кайбер интеллигент кисәкләре борын җыерып караган «караңгы почмакта» тормышның ямен табып, тормышны бизәп, аңа шатлык өстәп яшәве журналист егетне дулкынландырып җибәргән иде. Бүлмәне ул кабат күздән үткәрде. Стенаны тутырып ясалган китап киштәләре, пөхтә итеп җыелган биек диван, тегү машинасы өстендә әле генә инә- дән-жептән чыккан балалар күлмәге — барысы, барысы хәзер аңа икенче булып, аның сабакташларының тормышы, җан байлыгы булып кү-ренделәр.
Билгесез бер сагыш, йөрәкне татлы бер авырту белән авырттырып, сыкратып куйды. Каян килде соң әле аңа бу хис? Сагыш-моң дигән нәрсәне белми иде түгелме соң ул? Разияиең сөйләгәннәре, юлда очраган балалар, хәтта үзен көчләп диярлек «Сабанчы»га җибәргән аксыл йөзле Хәкимов— бу минутта барысы берьюлы аның күз алдына килеп бастылар. Юк, әле ул кешеләрне дә, тормышны да белми икән. Күңелдә нәрсәдер чыңлап тора, көй булып туарга, тышка бәреп чыгарга әзер тора, йөрәк җырлый дигәнгә ул моңарчы ышанмый иде, купшы сүз итеп кабул итә иде, үзенең күңелендә бүген шул тойгы түгелме? Аңа машиналардан бигрәк бүген үзе аңлаган хакыйкать турында, кешеләр турында язарга кирәк түгелме?
Ишек ачылу аны сискәндерде. Разия чалбар балаклары манма су булган ике малайны — ике «комкорсакны» җитәкләп алып кайтты. Сәлимгәрәевне каршылагандагы кебек җитез генә ботинкаларын салдырып, коры оекбашлар кидерде, балалар өчен махсус ясалган кечкенә өстәлләр янына утыртып, ашарларына бирде. Ул янә элекке шат күңелле, теле телгә йокмый торган чая Разиягә әйләнеп калган иде.
2. .С. Ә." Д* 4.
17
18
— Равилгә өч яшь. Абый кеше инде үзе. Ә менә энесе Хәлимгә һич тә акыл өйрәтә белми, — диде ул, бүлмәне яңгыратып. — Ат белән арба күрсәләр, бетте инде: дөньяларын оныталар, суйган да каплаган әтиләре... персидәтелләр...
Балалар ашаган арада Сәлимгәрәевкә әлеге озын ящикныц, открыткаларның нигә кирәк булуын аңлатып бирде.
Ике меңгә якын открытка бар икән монда. Ул аларны күргәзмә әсбап итеп, дәрес вакытында балаларга күрсәтә икән.
— Ничек җыеп бетердең ул чаклы открытканы? — дип сорады Сә- лимгәрәев, чын-чыннан гаҗәпкә калып.
— Анысы дөрес, тиз генә җыелмый алар, — диде Разия, җитди- итеп. — Студент вакытта кайбер иптәшләр: «Тиле таш җыя», дип көлеп тә йөргәннәр иде. Аңа карамадым, авылга китсәм, укыта башласам, кирәк булырлар әле, дидем. Тәки кирәк булдылар. Нинди генә тема узсам да, күргәзмә материалым кул астында. Дус-ишләр бик ярдәм- итте. Карап чык — кайткач миңа ким дигәндә ун открытка җибәрерсең. Ярыймы, Мансур?
— Ярый, ярый! Унны түгел, йөзне җибәрәм,— диде Сәлимгәрәев, ниһаять, Разиягә бер файдалы эш эшләячәгенә сөенеп. — Күп йөрим бит мин, күргән бер җиремнән җыеп йөрермен. Разия өчен, классташым өчен дип!
— Кара аны, сүзеңдә тормасаң, редакторыңа язып җибәрермен! — дип, бит очларын уймакландырып елмайды Разня.
Ул арада «персидәтелләр», ашап туеп, ниндидер китап өчен даулаша башладылар: китапның икесе ике кырыена ябышканнар да җан көчләренә тарталар.
Сәлимгәрәевнең авыз ерылды, балаларга елмаеп карап тора башлады. Әни кешенең йөрәге түзмәде, балаларны барып аралады:
— Равил, син абый кеше бит, бир китапны Хәлимгә. Кемгә әйтәм мин! Әнә кунак абый көлеп китәр үзеңнән, зур булса да акылсыз икән, дияр.
Равил китапны ычкындырды ычкындыруын, ләкин энесен җиңә алмый калган гарьлектән, диван читенә капланып, еларга тотынды.
— Улым, алай нечкә тавыш белән җылама, — диде әнисе, Сәлимгәрәевкә күз кысып. — Нечкә тавыш белән җылагач, кыз җылый дип белерләр.
— Э-э, калын итеп җыласаң, тамак бетә, — дип җавап бирде Равил, диваннан башын күтәрмичә генә. Олылар көлешкәч^ каты кычкырып, калын тавыш белән еларга тотынды...
III
Хазбулат белән очрашу бөтенләй көтмәгәнчә булды. Балалар тәмам тынычланып, берәм-берәм йокыга киткәч, Разия сөйлисен сөйләп, сорашасын сорашып, тегү машинасы янына килеп утыргач, караңгы тәрәзәгә бер борын килеп сыланды.
— Әнә минем хәсрәт чүлмәгем кайтты!—дип, Разия ишек ачарга йөгерде.
Башына ямьшәйгән кепка, өстенә яшел кожан, аягына авыр күн итек кигән, бите-башы кояшта янып, җил кисеп бетергән Хазбулат, бусагада басып торган Сәлимгәрәевне күргәч, бер мизгел сүзсез калды, аннары сәер итеп көлеп җибәрде.
— Балаларны уятырсың, җүләр, гомердә булмаганны нигә ул кадәр
шаркылдыйсың? Йң элек күреш кеше белән!—диде Разия, ирен җи- ңелчә шелтәләп. .. п
Хазбулат, әле һаман ерылган авызын җыеп ала алмыйча, Сәлимгәрәевнең каты итеп кулын кысты. j
2» 19
Разия плитә тирәсендә кайнаша башлады.
Сабакташлар диванга утырып, бер-берсенә караган көе, сүзсез калдылар.^
Хазбулат үзгәргән дә, үзгәрмәгән дә кебек тоелды Сәлнмгәрәевкә: күзләр һаман юаш әле, уңайсызланалар әле, ләкин бу студент чактагы юашлык түгел инде — аларда авыл агайларында була торган ниндидер бер акыллылык барлыкка килгән; кашлар тагын да агара, уңа төшкәннәр, муен калынайган, көч-җегәр җыйган һәм хәзер ул изүе ачык көрән күлмәк якасыннан хуҗасының ныклыгын, көчлелеген аеруча сиздереп тора иде.
Утыра торгач, Хазбулат, идәнгә төбәлеп, янә бер көлеп куйды. Мансур аның бу сәер көлүенә гаҗәпләнмәде: Хазбулат та дулкынланган иде, ләкин ул, табигате белән басынкы кеше булганлыктан, сикергәли алмый, Разия төсле кулларын да чәбәкләми; барлык куанычын ике нәрсәгә—каты итеп, дусларча кул кысуга һәм сәеррәк булып күренгән әнә шул көлүенә сала иде.
Ничектер сүз башлап җибәрергә кирәк иде, Хазбулат, сүзсез генә урыныннан торып, кожан кесәсеннән ярты «кызыл»ны алып килде.
— ЛАенә... поселокта бүген яңа кибет ачылды. Карап чыгыйм дип кергән идем, буш кул белән чыгасы килмәде. Эчәбезме?
— Алдаша, алдаша! Ышанма син аның сүзенә, Мансур! Бүген безнең өйләнешкәнгә дүрт ел тулды, үзем алып кайтырга куштым!—дип йөгереп чыкты Разия. — Беләсеңме син ничәдә кайтырга тиеш идең?
— Ничәдә?
— Сәгать алтыда! Ә хәзер — унбер.
— Бераз гына соңга калынды шул, үпкәләмә инде, карчык. Чәчүгә кайчан чыгабыз дип бәхәсләшеп утырдык. Монысын да әле мин аның, кайтышлый, ябылган кибетне ачтырып, гозерләнеп алып чыктым: Разия арканы коры мунчала белән уар, дигәч кенә бирде кибетче...
Бәхәс шуның белән очланды: Разия белән Мансур икесе берьюлы көлеп җибәрделәр, Хазбулат үзенең беркатлылыгыннан үзе дә көлеп куйды.
Ләкин табын янында алар бик иркенләп утыра алмадылар. Хазбулат бик нык арыган, өстәл янында көч-хәл белән генә утыра иде.
Сәлимгәрәев, моны сизеп, өстәл яныннан күтәрелде. Көне буе эш белән йөреп, арып-алҗып беткән сабакташына комачаулыйсы килмәде аның; әле башланмаган көн бар, төн бар, туйганчы сөйләшергә, сорашырга мөмкин иде. Хуҗаларга сый-хөрмәт өчен рәхмәт әйтте дә, Хазбулатның уңайсызланып кыставына да карамастан, аерым бүлмәгә кереп бикләнде.
Төн буе язып чыкты...
Таң вакытында гаҗәеп бер күренешкә очрады һәм шул күренешнең тәэсиреннән әллә ни гомер айный алмыйча дулкынланып йөрде.
Башын бераз ял иттереп, саф һава сулап керү нияте белән урамга чыкмакчы иде, алгы бүлмәдән узышлый, ярым ачык калган ян бүлмә ишегенә күзе төште.
Тәрәзә буендагы никель караватта, ак җәймә ябынып, Хазбулат йоклый, бизәкле зәңгәр халат кигән Разия аның баш очына баскан: таң нурлары белән алсуланган битләреннән үбә һәм йомшак күкрәк тавышы белән әкрен генә дәшә:
— Хазбулат, уян, уянчы... Таң атты инде...
Бу тавыш каяндыр ерактан, әкият дөньясыннан ишетелгәнсыман тоела иде. Сәлимгәрәев, аларның гаилә тормышына ихтыярсыз күз салуыннан уңайсызланып, шыпырт кына урамга чыгып китте.
Тиздән баскыч төбенә Хазбулат та чыкты. Ике-өч сүз белән хәл- әхвәл сорашканнан соң, сабакташлар майкаларын салып ташлап, салкын чишмә суы белән юынырга керештеләр...
20
IV
Аларны тарантаска җигелгән кара айгыр көтә нде.
— Таныш бул, Мансур, бу безнең сыйфат комиссиясе председателе Сөләйман абзый,—диде Хазбулат, ат җигеп алып килгән кара сакаллы кешене күрсәтеп.
— Ә без танышлар инде...
— Танышлар? Ничек?
— «Сабанчы»га бергә кайттык! — диде Сөләйман абзый, дилбегәне Хазбулат кулына биреп, һәм, чыннан да танышлар икәнен расларга теләгәндәй, иртәнге салкыннан куырыла төшкән журналист егеткә көрәктәй дәү кулын сузды:—Исәнме, энекәш? Идарә йортын таптыңмы?
— Таптым, абзый, рәхмәт... Менә сабакташны да таптым.
— Бәк әйбәт. Табу яхшы... Мин, персидәтел иптәш, кичәгенәк Зирекле басуларын әйләнеп кайттым. Тау өсләре өлгереп килә, боерган булса, иртәгә төштән соң башлап җибәрсәк тә мишәйт итмәс.
— Иртәрәк булмасмы, Сөләйман абзый? Тракторны батырмабызмы?
— Нигә сыразы трактор? Бер-ике көнгә атлы тырма йөри торса да ярый. Сугышка тикле чабата белән тубыктан былчырак ерып тырмалый торган идек. Уражайны да алып карый идек шул. Хәзер генә рәхәткә китте ул эшләр: арт санны кояш кыздырганчы йоклыйбыз да чүәк кырыена тузан кермәгәе дип куркып йөрибез. Әдәм мәсхәрәсе, тфү! Унбиш ел җирне мыскыл иттек, җир хәзер бездән шуның үчен ала. Юк, энем, иптәш персидәтел, була икән булсын, ни урталай, ни пылтара булып калмасын. Тартып-сузып маташырга ярамый, җиңел кулдан башлап җибәрергә кирәк. Үзебезнең тракторларны апкайтып җиткермәделәрме әле?
— Юк шул әле, Сөләйман абзый, МТСтан Сөнгать шалтыратты, бәясен дөрес билгеләмәгәннәр, ди.
— Булыр анысы. Утильгә чыккан иске-москыны төртеп куя күрмәсеннәр, бәк карап алырга кирәк. Авызны ачып йөрсәң, соңынтын терсәкне тешләргә туры килер.
— Син авылыбызның тәҗрибәле кешесе инде, Сөләйман абзый, комиссия белән үзең дә төшеп менә алмассыңмы?
— Төшәрмен, иптәш Сираҗиев, ике дә уйлама. Өйгә кайтып тамак кына ялгап алыйм да, сәгате-минуты белән кәнсәгә төшеп җитәрмен. *
Егетләр тарантаска менеп утырдылар. Ат кузгалып киткәч, Сөләйман абзый, нидер исенә төшеп, янә борылып килде.
— Туктале, энем, иптәш Сираҗиев... Оныта язганмын: Бүре чокыры буена ак флаг утыртып киткәннәр. Шул тирәләргә чыгасы булсаң, шуңа күз генә салып кайт әле. Законсыз эш эшләп йөрмәсеннәр!
— Ярар, Сөләйман абзый, күз салырмын. Әйтүеңә рәхмәт.
Хазбулат атка чөңгереп җибәрде. Бераз дәшми барганнан соң, үзалдына фикер йөрткәндәй, әкрен генә сөйләнеп куйды:
— Менә бит ул ничек. Иң тиресле җиребез иде. Шайтан алгыры, быелга түзмәгәннәр икән. Хәбәр дә итмәделәр, җүнсезләр.
— Нинди флаг соң ул?—дип, Сәлимгәрәев тә кызыксынды.
— Нефтьчеләр... вышка китерәләр, — диде Хазбулат, кәефе китеп.— Бездә гел шулай: җирне эшкәртеп, гөл балчыгы итеп куясың, рөхсәтсез-нисез вышка китерәләр дә утырталар.
Бу хәбәрдән Сәлимгәрәевнең колаклары үрә торды:
— Алайса без колхозчы белән нефтьче дус яши дип дөрес язмыйбыз? . ,
— Кызык та кеше син, Мансур: күзгә ташланган беренче фактны эләктереп аласың да шунда ук нәтиҗә чыгарып куярга ашыгасың. Мин
21
яши торган йортны кем салган дип уйлыйсын.? Нефтьчеләр. Урак өстендә колхозларга иң күп машина биреп торучы кем? Нефтьчеләр. Яки: нефть ягындагы колхозларга культура алып килүче, оешканлык, бердәмлек сыйфатлары алып килүче шул ук нефтьчеләр түгелмени? Ләкин бер нәрсәне онытырга ярамый: колхоз башында халтурщиклар очраган кебек, нефтьтә дә яхшысы бар, яманы бар. Мисал кирәкме? Рәхим ит, әнә узган ел Габдрахмановның утыз гектар бәрәңге жирен әрәм иттеләр. Җиде-сигез трактор белән вышка сөйрәтеп узганнар колхозчылар тир түгеп үстергән бәрәңге басуы ике-өч сәгать эчендә кара балчыкка әйләнеп калган.
— Вышканы бит җирдән сөйрәтмичә һавадан алып барып булмый.
— Аңламыйсың шул син...
— Ну, аңламасам, аңлат!
— Трест алдан хәбәр итәргә тиеш иде. «Менә шулай-шулай, без фәләнчә числода сезнең бәрәңге җире аркылы узабыз», — дип хәбәр итеп куйсалар ни булган. Габдрахманов колхозында көч күп: ул бөтен колхозчыларны аякка бастырып бәрәңгесен ике-өч көн эчендә алып бетергән булыр иде. Бәрәңге өчен дәүләт акчасын әрәм итү дә кирәк булмас иде, дәүләт бәрәңгеле дә булыр иде.
— Менә монысы чын хуҗаларча! Чыннан да! Ә Габдрахманов нишләде инде?
— Нишләсен, ат чаптырып трестка килә. «Сез нишлисез, егетләр, җинаять эшлисез бит!» — ди. «Без сезгә акча түлибез!»—ди трест управляющие тыныч кына. «Дурак син, дәүләт байлыгын әрәм итүче корткыч син», — ди Габдрахманов. Булган хәлне Верховный Советка язып җибәрә. Ул бит СССР Верховный Советы депутаты.
— Я, я, шуннан?
— Шуннан шул: трест управляющиен утлы табага бастырдылар. Габдрахманов басуына керәсе булсалар, хәзер ярты ел алдан хәбәр итеп куялар. Ә без депутат түгел, безне һаман басымчак итәләр. Менә шул турыда язарга иде сиңа, сабакташ... Элдерт әле, Кашка, на-а!..
Сырт өсләре елкылдап торган кара туры айгыр, нык куллы хуҗаның дилбегә кагуына буйсынып, урам буенча җиңел генә юыртып китте.
Авыл инде уянган: йорт буйларында кое сиртмәләре шыгырдый; фермага баручы көрән халатлы хатыннар һәм кулларын артка куеп җай гына атлаучы авыл картлары Хазбулат белән исәнләшеп калалар. Председатель аларның эшләре турында сорашып-белешеп уза, кайчагында, атын туктатып, тарантастан төшә дә, Сәлимгәрәевнең дөньяда барлыгын да онытып, озак кына сөйләшеп тора.
Мансур сабакташында шундый ихтыяр көче булуга гаҗәпләнеп карый, һәм аның күңеленә ихтыярсыз җыр сүзләре килә: «Хазбулат удалой...» Әйе, аның һәммә кешегә әйтер сүзе бар, һәммә кешедән ишетәсе, нәтиҗә ясыйсы, уйланасы әйберләре бар.
Ә Мансур, муенын плащ якасына яшереп, тарантаста моңаеп утыра. Кем соң ул биредә? Чит бер кеше.
Мондый тойгыны аның беренче мәртәбә генә кичерүе түгел. Шуңа күрә ул авылларга чыкса, колхозның миллионерын, һич югы эшләре җайлырак барганын сайлый. Юкса, артта калган колхозда җаннарын болай да кая куярга белмәгән кешеләр синең белән сөйләшергә дә теләмиләр. Күрәсең, аларга Сәлимгәрәев кебек салам торханнар килеп киткәләгән; чибәр киемле журналист егетләрнең блокнот тотып йөрүләреннән дә мәгънә чыкмаган.
Кинәт ул бер хакыйкатькә төшенде. Разиянең кичә әйткән сүзләре янә колак төбендә яңгырый башлады: фикерең юк, мөстәкыйльлегең юк, уйларыңны уртаклашмыйсың. Ә фикерең булу өчен менә бу кешеләрне Хазбулат белгән кебек белергә, Хазбулат тыңлаган кебек тыңларга, ярдәм сорала икән, башыңны ташка орып булса да, ярдәм итәр
22
гә кирәк. Ә соң әле ул ярдәм итәрдәй нәрсә эшләде, нәрсәне урыныннан кузгатты?.. Шома гына хәбәрләр язасың, басалар, газетчылар мактый да шундук онытыла. Бар бит әнә журналистлар, Үзәк Комитет карар чыгарырлык проблемаларны күтәрәләр...
Ат, ындырлар яныннан узып, басу юлына борылгач, Сәлимгәрәев сабакташыннан сорап куйды:
— Әйт әле, Хазбулат, сине ни өчен үтерергә йөрделәр?
Хазбулат, сабакташын яңа күргәндәй, Сәлимгәрәевкә сәерсенеп бер карап куйды:
— Кем әйтте аны сиңа? Ә-ә... Разиядер инде... лыкылдап өлгергән икән әле...
— Ну, дөресме шул хәл?
— Дөрес дип... Пүчтәк нәрсә ул, үзем гаепле, шүрләп калдым.
— Шулай да?
— Председатель булып эшли башлагач, мин районнан ревизор чакырттым. Дөрес, мин килгәнче, амбарларга ревизия ясаганнар иде, аңа карамадым, чакырттым, бөтен нәрсәне үз күзем белән күреп, үз кулым белән тикшереп кабул итәсем килде. Ул турыда мин Овечкиинын бер очеркыннан укыган идем. Тикшердек. Йөз илле җиде пот бодай артык чыкты.
— Ялгыш исәпләгәннәрмени?
— Ялгыш исәпләмәгәннәр, итәк астыннан шудырырга уйлаганнар. Ревкомиссия председателе белән кладовщнкиы хөкем иттеләр, ә колхоз көтмәгәндә бодайлы булып калды. Ләкин бу хәл кайберәүләрнең күңеленә ошап җитмәгән. Бер көн шулай, нәрәттәи соң өйгә кайтып киләм, вакыт соң, тимерче тыкрыгыннан ике шәүлә килеп чыкты. «Исәнме, пер- сидәтел!» «Исәнмесез!» «йомыш барые сиңа». «Нинди йомыш?» «Аяк өсте сөйләшеп булмый, әйгә керик». Тавышыннан танып алдым — Га- ләү. '
— Анысы кем инде?
— Үз чирем тота дип, урам уртасында егылып, сугыштан калган. Чиркәү чаклы йорты бар — калай түбәле. Шул дәшә миңа. Авызында аракы исе — мичкәдән бөркегән кебек! Икенчесе дәшми, таптана. Чәпчемәдем, нитмәдем, «Рәхмәт, абзый кешеләр, керә алмыйм, иртәгә идарәгә килерсез»,—дидем. Юк, килмәделәр. Астыртын эш йөртергә өйрәнгәннәр, сволочьлар.
Шулай да икенче көнне наряд вакытында бер-ике бригадирның үзләрен салкын тотуларын сиздем. Ни өчен? Нигә? Аңламадым.
— Галәүнең иярченнәредер инде...
— Шулар. Өйгә кайтып өсне чишенгәндә плащ кесәсеннән бер язу килеп чыкты: «Сираҗиев! Яхшылык белән әйткәнне аңламадың, инде үзеңә үпкәлә. Сиңа якты дөнья белән бәхилләшергә туры килә». Миңа бу бик көлке тоелды. Әйтерсең, колхоз оешкан еллар. Берәүгә дә әйтмәдем ул турыда. Разия белән генә сөйләштем дә берни булмагандай йөрим, дисциплина ягын боргычлыйм. Ләкин теләктәшлек күрсәтүче аз. Кешеләр мине үз итмиләр, сөйләшкәндә дә саран гына, бер-ике сүз белән генә йомышларын әйтәләр дә —үз юлларына. Мин үземне тамашачылар яратмый торган булдыксыз артист кебек хис итә башладым. Кәефем кырылды. Мина гына бик күп кирәкме соң? Мин килгәнче яшәгәннәр, Галәү кебек жуликларның талауларына риза булып торганнар. Тора бирсеннәр. Чемоданнарны төйнәдем дә китәргә җыендым.
ШУШЫ Сөләйман абзый килеп керде.
— "Энем, иптәш персидәтел, сине китә дип әйтәләр. Дөресме шул хәл? —ди.
— Кем әйтте апы?
— Кичәгенәк Галәүләр җыелып эчкәннәр. Куркыттык дип канат кагыналар.
23
— Дөрес, Сөләйман абзый. Китәргә булдым. Минем кирәгем шул кадәр генә монда. Халык мине тыңламый, күрәсең, сезнең өчен Галәү- ләр кадерлерәк, — дидем.
Сөләйман абзый йөнтәс кашларын югары күтәрде, борчылып бөкрәйгән аркасын турайта төште һәм төптә, тирәндә утырган мәгънәле якты күзләрен зур ачып:
— Hex! Әйттем райком секретарена, бала-чага җибәрмәгез, дидем. Тыңламады. Үзе теләп килә, имеш. Яшь, имеш... Соң әле синең, энем, иптәш персидәтел, яхшылык эшләп караганың бармы? Яхшылык эшләргә вакытың да булмады лабаса әле. Бәлки, син яхшылык эшлим дигән ниятеңне башыңда гына йөртәсеңдер. Ә үзең, нибуч, бездән әллә нәрсәләр таләп итәсең. Тыңламыйлар, Галәү кадерле... Юк, энем, иптәш персидәтел, сүз белән әгитләмә син безне, ипи белән әгитлә. Шуннан соң күрербез: Галәү кадерлеме безгә, синме?..
К\рәм, йөрәге ачынып килгән. Мин китүдән кем ота? Галәү. ^Мин китсәм, кемнәр канат кагачак? Галәү иярченнәре. Сөләйман абзый колхозда җанын аямый эшләгән. Мәңге болай булмас, мәңге болай яшәмәбез, дип өметләнеп йөргән. Ә мин беренче авырлыктан борынны салындырып, куркакларча качып китәргә җыенам. Иренемне канатырлык итеп тешләдем дә: «Юк, Галәү, китми торыйм әле мин, китәр өчен килмәдем мин монда»,—дидем күңелемнән.
V
— Менә бу каралтыларны Сөләйман абзый бер үзе салды, — диде Хазбулат, тавык фермасы янына килеп туктагач.
Егетләр тарантастан төштеләр.
Хазбулатны шундук бер көтү тавык чолгап алды.
— Хуҗаның кем икәнен беләләр, шельманнар!—дип көлде Сәлим- гәрәев. — Минем янга берсе дә килеп карамый.
Тавык кетәге эченнән аларга каршы көрән халатлы, сипкелле битле бер апа килеп чыкты һәм, кулларын халат итәгенә сөрткәләп алгач, ике куллап күреште.
— Менә, Миңлебикә апа, газета хәбәрчесе алып килдем, күкәйне күп җыймаган булсаң, эшең харап! — диде Хазбулат, елмаеп.
Халатлы хатын да авызын бөрештеребрәк елмайгандай итте: карасын, күрсен янәсе.
Бер күз сирпеп алуда ук монда эшләрнең көйле баруын күрү кыен түгел иде: барысы да бер төстәге ап-ак, эп-эре тавыклар, ферма ишек алдын тутырып, туктаусыз кыймылдашалар, йөгереп-сикереп китәләр, әйтерсең, үзләренчә бер бию башкаралар иде.
— Күкәй алу кимемәдеме? — диде Хазбулат, бу юлы җитди итеп.
— Кимеде шул, өч көн инде унбишләп тавыгым печәнлеккә качып сала. Менәр нем, егылып төшмәгәем дип куркам...—диде тавык караучы апа һәм, гадәти бер эшенә кушкан кебек: — Әллә тагын бер менеп карыйсыңмы? — диде.
Мансур гаҗәпләнергә дә өлгермәде, Хазбулат, каяндыр баскыч алып килеп, печәнлеккә менеп тә китте һәм ярты сәгать чамасы югалып торгач, кожан итәген тутырып күкәй алып төште.
— Менә хәзинәңне арттырдым!—диде ул, кожан итәгендәге күкәйләрне тавык караучы апаның кәрзиненә бушата-бушата.
Сәлимгәрәев аның бу эшенә елмаймый булдыра алмады.
— Яңа гадәтләрең арткан икән синең, сабакташ!
— Юк, иске гадәт ул минем. Печәнлектән күкәйне әнигә гел мин алып төшә торган идем, — диде Хазбулат, Мансурның елмаюына бер дә исе китмичә. — Ул чакта бик күп булса, өч күкәй булгандыр. Ә монда... монда соң, күрмисеңмени — утыз өч! Кара нинди эреләр, матурлар, күргәзмәгә куйсаң да хур булырлык түгел...
Ул һәрбер күкәйне кулына ала, әйләндереп карый һәм кадерле бер асылташны куйгансыман нпләп кенә, рәтен рәткә тезеп бара нде.
Ул арада читән коймасына бәйләп куйган айгыр кешнәп җибәрде, Хазбулат күкәйләрне тезеп бетерде дә юл өстеиә йөгереп чыкты. Анда ул урман ягыннан кайтып килүче ат менгән кешене көтеп алды, аның белән нәрсә турындадыр кызу-кызу сөйләшкәч, Сәлимгәрәевкә:
— Син Миңлебикә апа белән сөйләшә тор, мин хәзер килеп җитәрмен. — диде һәм алар, әлеге юлчы белән бергә, тиз генә китеп бардылар.
Тавык караучы апа да инде кәрзинен күтәреп ферма йортына кереп киткән иде. Сәлимгәрәев, ишек алды уртасының корырак урынын сайлап, җиргә сузылып ятты. Баш түбәсендә аның зәңгәр күк, әйләнә-тирәсендә биеп-җырлап йөрүче тавыклар, ә күңелендә ниндидер моңарчы булмаган уйлар нде.
Хазбулатның яңа гадәтләре арткан. Юк, яңа гадәтләр түгел, ул белмәгән, ул моңарчы күрми йөргән иске гадәтләре. Кече яшьтән үк, авыл урамнары, инеш буйлары белән, каралты-кура, хуҗалык эшләре белән үк канына сеңеп калган гадәтләр. Әтисе агроном булган бугай аның. Сугышта үлде дип сөйләгән иде шикелле. Ә нигә соң ул, алай булгач, туп- туры авыл хуҗалыгы институтына кермәгән? Нигә әдәбият факультетына кереп вакытын уздырды икән? Кеше дигәнең катлаулы. Син аны беләм дип уйлыйсың, ул бөтенләй икенче ягы белән ачылып китә. Уйлый торгач, Мансур сабакташының әдәбият факультетына керүен дә аклардай сәбәпләр тапты. Тормыштан әдәбиятка килгән, әдәбият аркылы хәзер тормышны тирәнрәк аңлый. Нигә, моның булуы бик мөмкин. Әнә бит Горький әйткән: бабамның кем икәнен мин француз романнарын укыгач аңладым, дигән. Хәкимов, район газетасы редакторы, хаклы булып чыга болай булгач. Ул бит: «Сираҗиев җитәкчелекне әдәбият аркылы алып бара», — дигән иде. Ах, Хазбулат, Хазбулат, «Хаз-бу-лат удалой!»
Икенче көнне МТСтан өч трактор алып кайттылар. Сәлимгәрәев уйлаганча, парад-фәлән булмады. Колхозчылар да чабышып чыкмадылар. Ләкин өч тракторга да колхозның үз егетләре менеп утырганнар, шулар белән бергә район газетасы редакторы Хәкимов та бар иде.
Мансур аның килүенә, ни өчен икәнен үзе дә сизмәстән, дулкынланып, шатланып куйды. Шуңа күрә күптәнге дусты белән очрашкан кебек кул кысышып күреште. \
— Яздыгызмы? —диде Хәкимов, трактордан җиргә төшеп.
— Яздым! Сезгә просто рәхмәт.
— Карыйм әле.
Сәлимгәрәев куен кесәсеннән берничә бит кәгазь чыгарып Хәкимовка сузды. Тегесе тиз-тиз күз йөртеп алды да:
— Менә шәп булган! Искиткеч булган! Мин күптәй шундый материал көтә идем. Рәхмәт сезгә, иптәш! — диде.
— Туктагыз әле...
— Юк, юк, авызыгызны да ачмагыз. «Сабаичы»га мин җибәрдем сезне, материал миңа. — Ул ашыгып, Сәлимгәрәев кире тартып алмасын дигән кебек, кәгазьләрне кесәсенә үк тыгып куйды.
Менә сиңа мә! Өлгер егет булыц чыкты бу Хәкимов. Я, нәрсә дип әйтәсең инде аңа. Дөрестән дә, ул хаклы. Материалга ул хуҗа, Хазбулатның яңа гадәтләрен күрергә ул ярдәм итте Мансурга, ул җибәрде аны...
Ләкин шундук өлкә газетасы хәбәрчесе моңаеп калды.
«Редакторыма нәрсә дип җавап бирермен инде»,— дип уйлый иде ул бу минутта.