Логотип Казан Утлары
Публицистика

ХАЛЫКАРА ХАТЫН-КЫЗЛАР КӨНЕНӘ БАГЫШЛАНГАН КИЧӘ


7 мартта язучыларның Г. Тукан исемендәге клубында Халыкара хатын-кызлар көненә багышланган тантаналы кичә үткәрелде. Кичәгә кадерле кунаклар — АЛКӘН буын шагыйрәләре Гыйффәт туташ (Заһидә Бур- нашева), Заһирә Байчурина, Зәйнәп Бәши- рова һәм революциягә кадәр чыгып килгән «Аң» журналы редакциясендә секретарь булып эшләгән Зәйнәп Хәсәнова катнашты.
Кичәдә Казан дәүләт педагогия институты доценты, филология фәннәре кандидаты Ж- Вәзиева хатын-кыз язучылар иҗаты турында кыскача доклад ясады. Язучы Нәкый Исәнбәт, шагыйрә Гыйффәт туташ, Заһирә Байчурина истәлекләр белән чыктылар. Артистка Рәшидә Жиһаншина хатын- кыз язучыларыбызның әсәрләрен башкарды. Шагыйрь Хәсән Туфан туган тел турындагы яңа шигырьләрен укыды.
ЯШЬ ЯЗУЧЫЛАР СЕМИНАРЫ
3 мартта яшь язучыларның чираттагы семинары булып узды. Семинарга чакырылган яшь һәм башлап язучылар драматург Нәкый Исәнбәтнең драма жанрының үзенчәлекләре турындагы докладын тыңладылар. Докладтан соң семинарның проза секциясендә яшь язучы Зиннәт Вәлинең «Энҗе бөртекләре» исемле яңа хикәясе, поэзия секциясендә Питрәч районы газетасы хезмәткәре Рахман Хисмәтуллинның шигырьләре тикшерелде.
3. Вәлинең хикәясен тикшергәндә Л. Их- санова, М. Шәрифуллин, И. Нуруллин ав-торның тормыш тәҗрибәсенә бай булуын, ләкин композиция, портрет өстендә аның әле күп эшләргә тиешлеген күрсәттеләр.
Г. Хуҗи, И. ГОзиев һ. б. лар матур гына шигъри парчалар язган Р. Хисмәтуллинның (мәсәлән, «Малай һәм тай», «Чишмә һәм җыр» шигырьләре һ. б.) еш кына абстракциягә бирелүен, характерлы конкрет детальләр табу турында уйланырга тиешлеген әйттеләр, киңәшләр бирделәр.
ИҖАТ СЕКЦИЯЛӘРЕНДӘ
24 февральдә Татарстан язучылары союзы каршындагы прозаиклар секциясенең отчет-сайлау җыелышы булып узды. Утырышта Язучылар союзы членнарыннан^ һәм яшь язучылардан 21 кеше катнашты. Секциянең еллык эше турында сөйләүче Ибраһим Гази кыска хикәя жанрына кин генә тукталып, яшь язучыларның «Совет әдәбияты» журналында басылган хикәяләренә анализ ясады. И. Гази 3. Вәли хикәяләрендә персонажларның кирәгеннән артык күп булуын, сюжетларындагы беркадәр таркаулыкны, Г. Ахуновның «Юллар чатында» исемле хикәясенең композиция ягыннан җыйнаклыгы белән бергә, телендә кайбер җитешсезлекләр очравын әйтте.
М. Әмир секция членнарының барлык прозаикларның да иҗат планнары белән кызыксынмавын, секция эшләренең сүлпән баруын тәнкыйть итте.
Әмирхан Еники секциянең яшь язучыларга карата игътибары җитәрлек булмавын, планда куелган әдәби теоретик мәсьәләләрне күтәреп чыга алмавын әйтте. Абдулла Әхмәт секциянең балалар әдәбиятына аз ярдәм итүенә тукталды. Язучылар союзы председателе Афзал Шамов партиянең; XXI съезды карарларына җавап итеп бөтен көч белән татар совет прозасын та-гын да үстерергә чакырды.
Секциянең яңа бюросына Г. Гобәй, Г. Минский, Ә. Еники, Н. Фәттах, С. Сабиров, ә бюро председателе итеп Г. Минский сайланды.
26 февральдә шагыйрьләр секциясенең .чираттагы утырышында Сибгат Хәкимнең «Ленин фәрманы белән» исемле яңа поэмасы тикшерелде. Поэма турында фикер алышуларга Салих Баттал, Нәби Дә үл и, Әхмәт Исхак, Зыя Мансур, Мостафа Ногман, Әхмәт Юныс, Зәет Мәҗитов һ. б. лар катнашты. Барлык чыгып сөйләүчеләр поэмага, киң сулышлы, интернациональ яңгырашлы әсәр дип. уңай бәя бирделәр.
Шагыйрьләр секциясенең шул ук уты-рышында Самат Шакирның иҗаты тикше-релде. Тикшерүгә Шәрәф Мөдәррис, Зыя Мансур, Галимҗан Латыйп, Гали Хуҗи һ. б. лар катнашты.
КОМПОЗИТОР м. МОЗАФФАРОВНЫҢ ИҖАТ КИЧӘСЕ
Хезмәт Кызыл Байрагы орденлы В. И. Ульянов-Ленин исемендәге Казан дәүләт университетының Актовый залында 3 мартта татар совет композиторы Мансур Мозаффаров иҗатына багышланган зур концерт кичәсе уздырылды. Музыка белгече
Ф. Вәлиеваның кереш сүзеннән соң М. Мо-
заффаровның музыкаль әсәрләре башкарылды.
Концертта җыр белән артистлардан Ф.
Насретдинов, М. Рахманкулова, Р. Билалова, И.
Шакиров катнашты. Пианистка Е. Соколова
һәм яшь скрипач Р. Сәйфул- лин
композиторның инструменталь әсәрләрен
башкарды. Композитор үзе оркестр һәм
скрипка өчен яңа язган концерты турында
сөйләде, киләчәктәге иҗат планнары белән
таныштырды. М. Мозаффаровныц иҗат кичәсе
март ахырларында Татарстан язучы- ларыиыц
Тукай исемендәге клубында да үткәрелде.
ХАЛЫК АРТИСТЫ ФОАТ ХАЛИТОВ
ЮБИЛЕЕ
РСФСРның һәм Татарстанның халык ар-
тисты Фоат Халитовка 50 яшь тулу уңае белән
10 мартта Татар дәүләт академия театры
бинасында юбилей кичәсе үткәрелде. Кичәдә
Фоат Халитовның сәхнә иҗаты турында доклад
белән Ш. Сарымсаков чыкты, Татарстан
культура министрлыгы, Татарстан язучылары
союзы һәм башка оешмалар тарафыннан
җибәрелгән адреслар һәм котлаулар укылды.
Юбиляр белән бергә эшләгән А.
Абдуллатыйпов Мехкомбинат- эшчеләре
коллективының аңа зур бүләген тапшырды.
Соңыннан юбиляр катнашы белән уздырылган
художество бүлегендә В. Шекспирның
«Король Лир», Н. Погодинның «Мылтыклы
кеше», Н. Исәнбәтең «Муса Җәлил» исемле
спектакльләреннән өзекләр күрсәтелде.
ӘХМӘТ ЕРИКӘЙ ШИГЫРЬЛӘРЕ УЙГУР
ТЕЛЕНДӘ
«Дуслык вә мәхәббәт тугрысыда» — татар
совет шагыйре Әхмәт Ерикәйнең уйгур телендә
басыл! ан җыентыгы әнә шулай атала.
Җыентыкка авторның йөз иллегә якын шигыре
тупланган. Шигырьләрне уйгур теленә
Габделкадыйр Зннунов тәрҗемә иткән.
ТАТАР ЯЗУЧЫЛАРЫ ТУГАНДАШ
РЕСПУБЛИКА ЯЗУЧЫЛАРЫ
СЪЕЗДЛАРЫНДА
Таҗикстан язучылары союзы чакыруы
буенча шагыйрь Хәсән Туфан Сталинабад
шәһәрендә булды һәм анда таҗик язучы лары
съездына катнашты. Шагыйрь Нури Арсланов
язучылар съезды кунагы булып Кыргызстанга,
филология фәннәре докторы М. Гайнуллин
Казагстанга, драматург Р. Ишморат Украинага
барып кайттылар.
ЮБИЛЕЙ КИЧӘЛӘРЕ
Апрель аенда совет җәмәгатьчелеге атаклы
рус язучысы Н. В. Гогольнсң тууына 150 ел
тулуны киң рәвештә билгеләп үтте. 1 апрельдә
Г. Камал исемендәге Татар дәүләт академия
театрында язучының иҗатына багышланган
зур кичә уздырылды. Н. В. Гоголь иҗаты
турында доклад белән филология фәннәре
докторы И. Пехтслев чыкты. Яшь тамашачылар
театры артистлары Го- гольнең «Ревизор»
комедиясен күрсәттеләр.
9 апрельдә шул ук театрда атаклы язучы
Шәриф Камалның тууына 75 ел тулу уңае белән
зур кичә үткәрелде. Филология фәннәре
кандидаты И. Нуруллин язучының бай иҗаты
турында сөйләде. Докладтан соң Ш. Камалның
«Хаҗи әфәнде өйләнә» исемле комедиясе
уйналды.
СИБГАТ ХӘКИМНЕҢ МЕХЧЫЛАР
БЕЛӘН ОЧРАШУ КИЧӘСЕ
I4 апрельдә Казан мехкомбинаты клубын да
шагыйрь Сибгат Хәким иҗатына багышланган
әдәби кичә булып узды. Шагыйрьнең иҗаты
турында кыскача кереш сүзне шагыйрь Зәки
Нури сөйләде. Сибгат Хәким кичәгә килгән
мехчылар алдында үзенең соңгы елларда язган
шигырьләрен укыды, иҗат планнары белән
уртаклашты. Мехчылар шагыйрьнең әсәрләрен
артист А. Арслановның оста башкаруында яра-
тып тыңладылар. Шагыйрь сүзләренә язылган
җырларны артистлардан Ф. Насретдинов. М.
Булатова, 3. Хисмәтуллина, Й. Гын- зәтуллин,
Ә. Галимова башкарды.
ЯШЬ АВТОРЛАР КИЧӘСЕ
Ю апрельдә язучыларның Тукай исемендәге
клубында иҗат яшьләре кичәсе уздырылды. Бу
кичә аеруча җанлы һәм кызыклы үтте. Башта
яшь авторлар филология фәннәре кандидаты
Хәсән Хәйри докладын тыңладылар. Доклад
социалистик реализм методына, шушы мәсьәлә
буенча күптән түгел Мәскәүдә булып узган
дискуссия йомгакларына багышланган иде. ’
Соңыннан яшь һәм башлап язучылардан Н.
Мадъяров, Р. Әхмәтҗанов, Г. Мөхәммәтшнн,
Ш. Сад- ретдинов, 3. Фарих, Ә. Рәшитов, Ф.
Хисмә- туллин, Р. Зәйнуллин яңа язган
шигырьләрен һәм хикәяләрен укыдылар. Яшь
композиторлардан М. Яруллин. Н. Зарипова, Р.
Лотфуллин, Б. Мөлеков, Ф. Әхмәдиев, Ф.
Әхметов. А. Батыршин әсәрләре башкарылды.
Кичәдә җыр белән яшь җырчылардан Ә.
Афзалова, И. Имашев, И. Сөләйма- нов, Р.
Сәйфуллин катнашты. Клубта яшь язучылар,
рәссамнар, композиторлар иҗатына
багышланган күргәзмә оештырылган иде.