Логотип Казан Утлары
Хикәя

ЭНҖЕЛЕ КАЛФАК


I
льислах» газетасы идарәсен Екатерининская урамындагы 63 иче йортка, Фатих Әмирханның әтисе белән бер туган апасы Мәрьям Аппакова фатирына күчергәч, Габдулла өчен көтелмәгән хәлләр килеп туды. Бу күченүнең сәбәбе бик тә аңлаешлы иде: Фатихның аягы авырту сәбәпле, аңа «Болгар» номерларына чаклы барып йөрү шактый ук читенләште. Мәрьям Аппакова- лар йорты исә ярты юлда иде, өйләре зур, күңелләре киң иде, аларга чаклы Фатихны көн саен иртән сыңар күзле Мәгъсүм кучер ат белән китереп куя торган иде.
Әнә шулай урын алыштыру нәтиҗәсендә Габдулланың тормышында һәм иҗатында, үзенә бер нурлы эз калдырып, кавыша алмаган гашыйклар хикәясесыман бер вакыйга сузылып узды.
Монда бәлки шагыйрьгә егерме ике яшь тулган булуын һәм, җәй әле тик башланып кына киткәнлектән, табигатьнең күпереп чәчәктә утыруын да искә алырга кирәктер, һәрхәлдә, дуслар үзләре генә калган чакларда сөю-мәхәббәт, назлау һәм назлану темасына ешрак сүз кузгата башладылар. Мондый әңгәмәләрне күп вакытта Фатих башлап җибәрә, ул үзенә хас чәнечкеле шаянлык белән ниндидер кинаяләр ясый, үткен генә итеп төрттергәләп куя. Шуннан соң инде бер читтә шәкертләр булып кына утыручы яшь-җилкенчәк, әкренләп кузгалып, бәхәскә кушылып китә. Гәп кызганнан-кыза бара; кешеләр, үзләре дә сизмәстән, бу мәсьәләдәге карашларын, зәвыкларын, идеалларын ачып салалар. Берәүләр бай кызына өйләнеп, кәеф-сафа чигү турында, икенчеләре хатын-кыз хөрлеге, өченчеләре яңа гаилә мөнәсәбәтләре турында сөйләп китәләр. Әңгәмә кызганнан-кыза бара, тормыш юлына әле тик аяк кына баскан бу яшьләр, гаҗәеп зур дәгъвалар белән, берсе икенчесеннән күбрәк белгәнлекне күрсәтергә тырышып, сөйләнепме сөйләнәләр. Үзеннән-үзе башланып китә торган мондый әңгәмәләр, ничаклы гына кызу булмасыннар, гадәттә бер якның да өстенлегенә китермичә, шундый ук кинәтлек белән сүнеп тә калалар. Фатих үзе әллә кайчан сүздән туктаган, кушеткага кырын яткан хәлдә, яшь-җилкенчәкнең бәхәсләшүен читтән генә көлемсерәп тыңлый бирә. Бу көлемсерәүдә, бер үк вакытта, яшьләрне беркадәр баласытып карау да, алар- ның әкренләп фикер йөртә башлавын күреп, эчтән генә куану да сизелә.
Ә
28
— Шулай да, — ди ул бер читтә дәшми-тынмый гыиа басып торган Тукайга борылып, — шулай да, Габдулла әфәнде, сезнең дә хатын-кыз, сөю-сәгадәт хакында ничегрәк уйлавыгызны белеп китсәк, зарар итмәс иде.
Болай да кечкенә буйлы Габдулла, Фатихның бу чаклы кинәт куйган соравыннан соң, бөтенләй куырылып калгандай була, аның йөзеннән чак кына сизелерлек алсу кызыллык уза. Әмма ул югалып калмый, шулай ук бу мәсьәлә буенча күңелендә йөргәннәрен берьюлы әйтеп салырга да ашыкмый:
— Әгәр миңа калса, Фатих әфәнде, мин дөньяда бары тик ике генә хатын-кызны беләм: берсе — Пушкинның Татьянасы, икенчесе — минем немец теле укытучым Мария Карловна. Әгәр дөньядагы барлык хатын- кызлар да шулар кебек яхшы күңелле булсалар, мин, әлбәттә, алар белән бер урамнан рәхәтләнеп йөри алыр идем. — һәм бу турыдагы нәтиҗәсез бәхәсләрне шуның белән очларга теләп: — Фатих әфәнде, онытмаган булсагыз, без бүген «Аркадия»гә чыгарга булган идек, — дип, Әмирханның исенә төшерә. Фатих урыныннан кузгала башлый һәм шуның белән сүз дә өзелеп кала.
II
«Аркадия» бакчасына чыгарга теләүчеләр күп һәм бик чуар була. Көн матур торып, вәгъдә ителгән сабан туеның шәп булуы көтелгәнлектән, хәлле хәленчә дигәндәй, һәркем барырга, күрергә, ирек ачып кайтырга омтыла. Кабан күле өсте җай гына йөзүче җиңел каеклар, җилкәнле көймәләр белән чуарланып кала, ишкәкләр ак чабаклар кебек әллә кайдан ук ялтырап-ялтырап күренәләр, тегеннән дә, моннан да гармонь һәм җыр тавышлары ишетелеп тора.
Зариф муллага Чистайдан кунак булып энесе Нәҗип хәзрәтнең кызлары килгәнлектән һәм аларның болай да күп тармаклы нәсел-нәсәбе мондый күңел ачу көннәрендә бергәләп йөрергә яратканлыктан, «Арка- дия»гә барырга теләүче кунаклар шактый ишле булып, сыңар күзле Мәгъсүм кучердан башка тагын берничә экипаж да ялларга туры килә.
Юлда барганда, Фатих, алдагы тарантаска төялеп һәм ефәк шәлләр астына кача төшеп утырган калфаклы кызларны күрсәтеп, Тукайның янтыгына төртә:
— Әнә, алар арасында синең иҗадиятең алдында сәҗдә кылырга әзер торучы поклонницаларыңнан берсе бара. Кара аны, Габдулла әфәнде, әгәр җае чыгып, мин ул туташны синең белән таныштырырга уйласам, тәшәккердән башка бер сүз дә әйтмәссең дип ышанам.
Фатихның бу искәртүеннән соң, Габдулла эчтән беркадәр тәшвишләнгән кебек булса да, сиздерми, бары тик дустанә бер төс белән көлемсерәп кенә куя:
— Тәәссөфкә каршы, мин бит, Фатих җаным, туташлар белән әңгәмәгә әзерләнеп чыкмадым.
— Зарар юк, алар үзләре дә әле яңа ачылып килә торган милли чә- чәкләребезнең тик бөреләре генә. Алар синнән философия көтмиләр, җаен туры китереп, синең авызыңнан чыккан берәр кәлимә сүз ишетсәләр, шуңа бик канәгать булырлар.
' Бәлки шулайдыр да, әмма Габдулла өчен шул минуттан башлап тынычлык бетте, күңелендә әллә нинди тәшвишле уйлар кузгалды һәм әнә шул мавыктыргыч уйлар арасыннан, әллә кайдан, узган ел язып ташлаган бер шигыренең беренче мисрагы, нишләптер, гел тел очына килеп тора башлады:
...И матур! Иренмәче, еш-еш кына көзгегә бак!
Күр йөзеңне: нинди нурлы, нинди алсу, нинди ак.
29
HI
Барып җитеп атлардай төшүгә, яшь-җилкенчәк үзара бер чөкердәшеп, ыгы-зыгы килеп алды. Кызлар, шагыйрь күңелендәге шигырь кәлимәсен чынлап та сизенгән кебек, көзгеләрен чыгарып, калфакларын рәтләргә, чәчләрен төзәтергә, битләренә кершән-иннек сөртергә тотындылар. Олыраклар тәҗрибәле күзләре белән тирә-якка бер караш ташлап алдылар — «Аркадия»гә беренче килүләре генә түгел, кая барсаң нәрсәгә ирешергә мөмкин булачагын яхшы беләләр. Шуңа күрә ыгы- зыгы килеп тиккә шыбырдашып йөрүгә караганда, үзләренә ошаган тынрак бер почмакка китеп, әкрен генә кәефләнеп утыруны хәерлерәк саныйлар иде.
Фатих хәйләкәрнең үз чамасы булган икән. Шунда тарантаста утырган җиреннән генә өс-башын тәртипкә китерде дә, «Туктагыз, Габдулла әфәнде, сез торып торыгыз, мин туташлар янына барып киләм» дип, атын тарттырып, кызлар төркеме янына таба китте.
Алар барысы да бер агач тармаклары иде. Фатихның тарантасы янына җыелып, туганнарча бер гөрләшеп алдылар, аннары Фатих кызлар арасыннан урта буйлы, түгәрәк ак йөзле, мөлаем карашлы һәм ки- лешли әледән-әле артка таба карангалап килгән яшь кенә кызны үзе янында калдырып, аның белән бик кирәкле бер нәрсә турында киңәшкән кебек, сөйләшә башлады. Әллә кайдан сизелеп тора, ул әлеге кызны Тукай янына килергә димли иде. Чәченә ак калфак кадаган, өстенә килешле батист күлмәк киеп, иңенә озын чуклы ефәк шәл салган, җиңел сынлы бу кыз яшел агачлар фонында дөньяга бары тик бер генә көнгә килгән ак канатлы күбәләк төсле күренә иде. Җитмәсә ул кыз Фатихның туганнан туган сеңелесе иде, аннары тагын Габдулла ул кызның үзенә бертөрле ягымлылык сирпеп көлгән тавышын да ишетеп калган иде. гомумән, көне дә әйбәт иде, кешеләр дә куп иде, кояшы да бик көләч иде. Төсләр, авазлар, моңнар күп иде. Аңа тикле гел дип әйтерлек «Болгар» номерында һәм типографиядә томаланып яткан, аннары «Әльислах» идарәсендә чуалган һәм узган көннәрендә ятимлектән башы чыкмаган Габдулла өчен кинәт килеп туган бу баш әйләндергеч якты көн, ничектер, күзләрне чагылдырган кебек булды. Үксез бозауның авызы ашка тисә, борыны каный, дигәндәй, Габдулланың да чак кына борыны канамыйча калды, һәрхәлдә кинәт иңгән бу бәхет, бу җиңел сынлы күк кызы алдында Габдулла үзен әллә ничек уңайсызрак сизә, аның белән кара-каршы очрашып сөйләшүгә караганда, аңарга читтән сокланып торуны артыграк саный иде.
Беренче карашка күктән иңгән кебек булып күренгән ул кыз чынлыкта исә Чистай хәтле Чистайдан тик бер генә теләк белән — шагыйрь Габдулла Тукайны күрү теләге белән генә килгән һәм ул үзенең әдип Фатих абыйсы аркасында моңа ирешү алай читен булыр дип тә уйламый иде. Чистайның Кызлар мәктәбендә укыган чагында ук ул кызга Габдулла Тукай дигән шагыйрь турында күп кенә ишетергә туры килгән иде, кулына төшкән күп кенә шигырьләрен ул үзе дә яратып укыган һәм байтагын яттан да белә иде. Искә алмый үтеп булмый торган янә бер як: ул унҗидегә җитеп бара торган бер кыз иде.
Ләкин кызның алдан корган исәпләре һәм өметләре һич тә көтелмәгән рәвештә һавага очтылар. Кыз, Фатих абыйсына ияреп, ояла-ояла шагыйрь Габдулла Тукай абыйсы белән танышырга дип килгәндә, Габдулла үз урынында юк, ул каядыр китеп барган иде. Фатих, алай-болай карангалап, күзләре белән Тукайны бик тырышып эзләсә дә, нәтиҗәсе дә, шагыйрь үзе дә күренмәде.
Кыз, бу хәлдән шактый ук аптырап, Фатих абыйсыннан күзләрен яшерергә тырышты һәм, учында кулъяулыгын әвәләштереп, кулларына
30
урын таба алмагандай, уңайсызланып торды. Әлбәттә, Фатих ул кызның сабыйларча аптырау белән тулган күзләренә игътибар итмичә кала алмады. «Нишләп танышсын соң? Мин кем соң ул хәтле?» — Кызның күзләрендә әнә шундый сораулар чагылган иде. Кыскасы, бу уңышсыз омтылыштан соң, ул яшь кыз бөтенләй оялып, кызарганиаи-кы- зара бара, аның тик калфак астыннан ак маңгае гына балкып күренә һәм бу оялу, бу алсу кызыллык, болай тилмереп калу аңа искиткеч килешә иде.
Алар, абыйлы-сеңелле, бер-берсен яңа гына күргән кебек, күзгә-күз каргашып алдылар. Беравык вакыт ике арада сүз ялганмады. Бары тик «Абый!», «Сеңелем» дигән кыска-кыска эндәшүләр, үзара юатулар гына ишетелгәләп торды.
Мәйдандагы халыкның гөрләве, тынлы оркестр һәм төрле исерек авазлар бергә кушылып, буталып ишетелә башлаганнан соң гына, алар кинәт айнышып калган кебек булдылар.
— Әйдә, Зәйтүнә, утыр. Халык янына барыйк. Ихтимал, Габдулла әфәнде дә шундадыр,—диде Фатих, боерык тавышы белән. Зәйтүнә, һичбер каршылык күрсәтмичә, абыйсы янына тарантаска менеп утырды, һәм алар атны мәйданга, халык төркемнәренә таба тарттырдылар. Мәйдан тирәсенә якынлашу белән кыз, тарантастай җиңел генә сикереп төшеп, абыйсына бер сүз дә әйтмичә, каядыр йөгерде. Тик озак та узмады, яңадан әйләнеп килде. Юка күлмәктән, ефәк шәлен иңенә төшереп, чак-чак кына аптырап, үз-үзенә урын таба алмыйча, әле ары, әле бире сугылып йөрүче бу кыз, үзенең әйтелмәгән хисләре, түгелмәгән күз яше, ачылмаган өметләре белән ялгыздан-ялгыз калгач, беркадәр сәерсыман күренә, аның рухи кузгалышын белмәгән кешеләр өчен бу һәрхәлдә аңлаешсыз бер очыну иде.
Чынлыкта исә, безнең Габдулла да шуидыйрак рухи кичерешләрдә йөргән булса кирәк, һич тә уйламаганда, ул да агачлар арасыннан бер үзе килеп чыкты һәм тарантаслар янында алар, әлеге Чистай кызы белән, икәүдән-икәү очрашып куйдылар. Очраштылар, ләкин икесе бердән аптырашып калдылар.
— Сезне Фатих абзый эзли, Габдулла әфәнде, — дип, телен көчкә- көчкә генә әйләндереп, ниһаять, әйтеп куйды кызый.
— Ә мин менә аны югалттым, — диде Габдулла, кызга чак кына бер караш ташлап. Шәл чукларын бөтергәләп, нишләргә белмичә аптырап торучы Зәйтүнә бер үк вакытта матур да, аз гына кызганыч та иде.
— Сезнең калфагыгыз ычкынган булса кирәк, туташ, — диде Тукан бераздан. Чынлап та, калфакның каптырмасы ычкынган, кылаеп, бер якка таба авышып төшкән, иде. Зәйтүнә ике куллап калфагына ябышты. Кыз калфак белән маташкан арада, Габдулла инде беркадәр кыюлык җыеп өлгергән, уй-фикерләре искиткеч бер ачылу белән ачылып, күңеле аеруча хушланып калган иде. Кыз беләи якынтынрак танышып, аның кайда һәм ничек укуы, Казанга күпмегә килүе турында сорашырга теләде. Ләкин оялчанлыгыннанмы, әллә бүтән берәр сәбәп аркасындамы, кыз тиз генә ачылып китмәде, Габдулла абыйсы куйган сорауларга кыска-кыска гына җаваплар кайтарды да, «Гафу итегез, мине анда иптәш кызларым көтә торгандыр», — дип китеп барды.
Төрлечә юрарга мөмкин булыр иде бу ашыгып китеп баруны. Ә Габдулла аны тик бер генә төрле юрадьг «Мөмкинме соң мин ярлы гидайга оҗмах кошлары турында уйларга? Күңелгә нәрсә килмәс ул!..»
Әмма шул минуттан, нәкъ әнә шул өзгәләнгән минуттан башлап ул сөю-сәгадәт дигән хәлнең тетрәткеч көчен сизеп калды — шулай көйдерә торган булып башлана икән шул ул!
Файдасыз бер ит кисәгеннән гыйбарәтдер йөрәк, Парә-парә кисмәсә гыйшык, мәхәббәт кайчысы...
31
IV
Юк, дөньяда хатын-кыз дигәнен немец теле укытучысы Мария Карловна яки Пушкинның Татьянасы белән генә бетми икән! Дөньяда тагын урта буйлы, түгәрәк ак йөзле, шомырт кара күзле, озын керфекле, оялчан кыз Зәйтүнә дә бар икән. Менә ул, иңенә озын чуклы ефәк шәлен салып, кабарынкы чәчләре өстенә ак калфагын утыртып, чак-чак кына аптырап, чак-чак кына көлемсерәп, агачлар арасыннан, кояш нурлары арасыннан, тавышлар, бәләкәй генә шатлыклар, вак кына гөнаһлар арасыннан бер ялгызы ак канатлары белән җилпеиә-җилпенә килеп чыга һәм Габдулланың ялгыз номерына, хәтта бикле ишекне дә ачтырмыйча, әллә кайдан гына үтеп кереп, шагыйрьнең аяк очларына килеп туктый... һәм бу юлы ул һич тә курыкмыйча, үпкәләү яки назлау сүзләре белән баш катырмыйча, ачыктан-ачык икърар итәргә тотына:
— Мин сезнең шигырьләрегезне яратам гына түгел, мин сезнең ши-гырьләрегезне яттан беләм, Габдулла әфәнде!
Рәттән бик күп тапкырлар кабатлана торган бу гади сүзләр ул фәрештәнең уймактай авызыннан чыкканда кабатлану булудан туктыйлар, авазлар, берсе икенчесен күңелле рәвештә тутырып, тылсымлы бер шигърияткә, мәңгелек бәхет теләп кылган догага әвереләләр: «Мин сезнең шигырьләрегезне яттан беләм, Габдулла әфәнде... Мин сезнең шигырьләрегезне яттан беләм, Габдулла әфәнде!».
Екатерининская урамындагы 63 нче йортта торучы Мәрьям Аппакова Зәйтүнәнең дә апасы иде. Өстәвенә тагын Мәрьямнең Зәйтүнә яшьләрендә үз кызы да бар иде. Апасына килүдән Зәйтүнәне берәү дә тыя алмады. Шулай итеп, Чистай кызы Зәйтүнә «әльислах»чылар тирәсендә еш кына күренгәли башлады. Сирәк-сирәк кенә булса да сүзләр дә ялганып киткәли, ләкин уку, мәктәп, мәгърифәт һәм тәрбия темасыннан еракка китми, иң кызыгы, бу тыйнак күңелле әдәпле кыз белән очрашып, сөй- ләшкәләп алган саен, Габдулланың күңелендә әллә нихәтле әйтелмәгән матур фикерләр уяна бара иде. һәм ул шушы 1908 нче елның җәендә күп кенә мәхәббәт шигырьләре язды, дуслары арасында сөю-сәгадәт темасына сүз чыкса, рәхәтләнеп колак сала, үзе дә кайбер репликалар кыстыргалап куя, уңышсыз гашыйклардан рәхәтләнеп көлә, еш кына Фатихтан «Кадерле минутлар»ын укыта, аңа карата үзенең фикерләрен әйтә, ләкин, сүз туры килеп, аның мәхәббәтенә кагыла башласалар, һаман шулай, нәкъ борынгыча итеп:
— Мин дөньяда ике генә хатын-кызны беләм... — дип, кырт кисеп җавап кайтара иде.
«Әльислах» идарәсе тирәсендә калфаклы кызларның йөрүе туктамады. Ахырда бер көнне бу шыбырдашулар редакторга ук барып җиттеләр һәм ул, егет-җилән тирәсендә кызларның чуалуын табигый бер хәл итеп санаса да, редакциядә кыз-кымыз чырылдатып йөртүне ошатмаган- лыгын белдерде.
Шулай да яшьләр үзләренекен иттеләр. Габдулланың Чистай кызына күңеле төшкәнлеген әллә кайдан сизенеп, аларны ныклап бер очраштырырга булдылар. Әлеге шул 1908 елның җәе иде. «Әльислах» идарәсе урнашкан фатирга берсеннән-берсе матур киенгән ике-өч кыз килеп керде. Болар барысы да Фатихларның туган-тумачалары булып, арада, әлбәттә, Зәйтүнә дә бар иде һәм бу килүендә ул аеруча матур иде. Элек Фатих үзе, аннан башкалар Габдулланы туташлар янына чыгарга чакыра башладылар, ләкин Тукай, әле теге, әле бу эшем бар дип, һаман редакция бүлмәсендә кала бирде. Ниһаять, хәйләгә ябыштылар. Кызлар саубуллашып чыгып киткән булдылар, ишек ачылып ябылган тавышлар, хушлашулар, «безгә дә килеп утырыгыз» кебек сүзләр ишетелеп калды, шуларның барыннан да соң, берсе Габдулла янына кереп: «Әйдә, үзебез геиә калдык, эшеңне куеп тор, берәр партия шашка уйнап алыйк»,—
32
дип сөйләнә-сөйләнә, Тукайны култыклап түр якка алып чыкты һәм, каушап кызарган шагыйрьне шундый ук каушап кызарган Зәйтүнә янында калдырып, үзе чыгып китте. Бер җәй эчендә менә икенче тапкыр инде Тукай бу сөйкемле оялчан кыз белән икәүдән-икәү торып калды. Ләкин алар бу юлы да нәзакәтле исәнләшүдән һәм бер-ике авыз сүз әйтешүдән ерак китә алмадылар. Тик исә шул: Габдулла бу күрүендә кызның башындагы калфагы чын энҗеле калфак булмаганын белеп алды һәм, әгәр якынтынрак танышып китсәләр, ничек булса да тырышып, аңа чын энҗеле калфак алып бүләк итәргә дип күңеленә беркетеп куйды.
Ләкин очрашулар, сүзләр кыска һәм ашыгыч булган саен, шагыйрьнең сизгер күңелендә сөйкемле Чистай кызы үскәниән-үсә бара иде. Килде бервакыт, хәтта шул көзне үк. Тукай, иптәшләре ярдәменнән башка да, Зәйтүнә белән сөйләшергә һәм нәтиҗәле итеп сөйләшергә җөрьәт итә алырлык бер кыюлык җыйды. Шагыйрь күңелендә мондый борылышны тудыра алырлык бер вакыйга һич тә көтмәгәндә килеп чыкты. Кызыклы да, гыйбрәтле дә вакыйга булды бу.
Әллә кайдан гына Казанга килеп чыгып, гаҗәеп бер өлгерлек һәм шомалык белән «Бәянелхак», «Нур» газеталарында бер-бер артлы берничә көйле сүзләр тезмәсе бастырып чыгарган һәм, шундый ук җитезлек белән Казан сәүдәгәрләренең түрләренә менеп, тәлинкәләрен яларга, алар төчкергәнгә «Дөрес, дөрес! Шәп чыкты» дип раслап торырга өйрәнеп өлгергән Рәкыйп Җамал дигән шагыйрь, байлыкларына кызыгып, Апанаевларның җир-суга. ташпулатларга хуҗа булган алтмыш яшьлек, карсак буйлы кызына, «Шаукый Фатыймасы» дип бөтен Казанда атакка алынып сөйләнә торган кызга өйләнеп куйды. Бу «берсе алма, берсе хөрмә» шәһәрне шаулатып туй иттеләр, урамга файтоннар чыкты, кесәләрдән янчыклар чыкты, ишек алларына майлы чәкчәк, милли пәрәмәч исләре чыкты һәм, шул уңайдан, «Әльислах» газетасында Тукайның «Хәзерге өйләнүчеләр» дигән шигыре басылып чыкты:
Күңелләр саф чагында шәп, матур кыз сайлыйлар айлар, «Булыр безнең хатын, булса йөзе айдай», — диләр анлар.
Әгәр дә басса дөнья һәм муеннарда бурыч тулса, Убырлы карчыгыңны да алырлар, акчасы булса.
Бу шигырь шома кияү белән карт бикәч вакыйгасыннан шаулаган Казанны тагын бер кат шаулатып алды. Дуслары, Тукай белән бергә көлеп: «Афәрин, Тукай!» — диделәр, дошманнары һәм Печән базары:^«Кайдан килеп чыкты бу тар балаклар?» — дип аптырап, башларын чайкарга тотындылар.
Ләкин Габдулланың йөрәге моның белән генә дә басылмады. Нәкъ шул көннәрдә, әйе, Казан яшьләренең бер өлеше, «Денем өчен түгел, көнем өчен» дип, алтмыш яшьлек кызлар кочагына атылганда, Габдулланың ярлы һәм китап-кәгазьләр белән тулган бүлмәсенә, ишек-фәлән ачып тормыйча, әллә кайдан гына үтеп, теге ак канатлы фәрештә очып керде һәм гүяки аны кулыннан тотып, урамга, далага, дөньяга өстери башлады.
Хәер, Габдулла да бүлмәсендә бикләнеп кала алмады. Хисләрне һәм яшьлекне алтынга сатып яшәп азапланучыларны күрә торып та, үзенең саф хисләре алдында оялып, башын комга тыгып маташуы аңа ничектер коточкыч көлке тоелды, һәм ул, бер кешегә бер сүз дә әйтеп тормастан, өс-башына алырга дип җыеп килгән акчасына кечкенә генә энҗеле калфак сатып алып, әлеге Чистай кызын эзләп китте. Элек Екатерининская урамына аннан Яна бистәгә барды. Ләкин ул соңгарак калган иде, Чистай кызларының әле хәзер генә пароходка төшеп китүләрен, әле китеп тә өлгермәү ихтималы булганлыгын аңа хәбәр иттеләр.
Габдулла, энҗеле калфакны кесәсендә килеш капшаган хәлдә һәм үз хисләренә үзе буыла-буыла, пристаньга чапты. Ләкин әүвәлге кыю- сызлыклары өчен, күрәсең, язмышының аннан көлүе булгандыр: ул пристаньга төшеп җиткәндә, «Кама» дигән җыйнак кына ак пароход, дебаркадердан аерылып, шапырдый-шапырдый, суның уртасына кереп бара иде инде. Палубада, яулыклар болгап саубуллашучы кешеләр арасында, хәрәкәтсез калып Казан өстенә моңсу караш ташлап баручы бер кызны күреп алды Тукай. Ул идеме ул, әллә түгел идеме?
Аңа кинәт бик күңелсез, бик ямансу булып китте. Мәгънәсез бер чүпрәк кебек булып калган энҗеле калфакны кесәсендә әвәли-әвәли, шагыйрь, пароход тәмам күздән югалганчы, яр буенда басып торды. Күңелен нидер тырнап-тырнап ала һәм шул тырналу астыннан, яңа энҗе бөртекләре кебек, яңа хисләр — мәхәббәт, сөю-сәгадәт, аерылу һәм кавышу, тагын аерылу һәм тагын кавышу турындагы җитди хисләр кузгала иде.
3. ,С. Ә." '1.