БОРЫНГЫ СМОЛЕНСК ЮЛЫНДА
III. ПАРТИЯНЕҢ ЗАМОЩЬЕ ОЕШМАСЫ
моленщинага оккупантлар килгән көз бик салкын да, бик пычрак та булды. Башта Угра буйларын томан каплады, бертуктаусыз карлы-бозлы яңгыр койды. Елга үзәнлегендәге сазлыклар күбенде. Урманнар ялангачланды, аларда ышык та, яфрак заты да калмады, тик чыршы һәм наратлар гына кара-яшел булып торалар иде.
Без — Григорьев батальоны разведчиклары — бик әкренләп, Ельня кешеләре белән берәм-берәм бәйләнешкә керсәк тә, группа җыеласы урынга әллә ничә кат чыгып эзләсәк тә, Сафаны һәм Фроловны таба алмадык.
Көннәрдән бер көнне, без разведкага баргач, Марьино белән За- мошье авыллары арасында Вера һәм Татьяна исемле ике хатын-кызны очраттык, һәрвакыт бөтен нәрсәне ачык белергә тырышкан Аркадии юлчыларның исемнәрен дә, нәсел-нәсәпләрен дә төпченеп сорашты. Вераның ире фронтта, ике баласы Митишков авылында, Татьянаның анасында торалар икән. Әле дә аларның шунда китеп барышлары. За- мощьеда ышанычлы кешеләрдән өйдә колхоз председателе Нефед Петрович Павлюченков бар, ди. Ул коммунист булмаса да, ышанычлы совет кешесе икән. Калган активистлар күренми, ахры, фашистлардан яшеренгәннәрдер, диделәр.
Безнең сорауларга җавап биргәндә Татьяна бер Верага, бер безнең артта басып торган автоматлы сугышчыларга карый иде.
Башларына каска кигән, бөтен форманы саклаган кораллы кызыл-армеецлар алдында ярым хәрби, ярым штатский киенгән өч кешене бу хатыннар кем дип әйтергә дә аптырадылар булса кирәк. Без Вера белән Татьянадан колхоз председателенең кайсы йортта торганын һәм бераз биографиясен сорашып белдек. Аннары, алариы үз юлларына җибәреп, куаклар аша Замощьега юл алдык.
Авылда борынгы таш чиркәү һәм урмандай шаулап утырган зур бакча, земство заманында ук салынган стандарт мәктәп төзек калганнар иде. .
Без басудагы әрәмәлек аша килеп, шул бакчага кердек һәм яшеренеп Павлюченков өен бераз күзәтеп яттык. Авылда фашистлар күренмәгәч, Григорьев батальоны кешеләрен бакчада, агачлар ышыгында
1 Башы журналыбызның 3 нче санында.
С
35
калдырдык та, өчәүләп, колхоз председателенең терлек абзарына юнәлдек. Абзарның бакчага таба караган капкасы бикле иде, без абзар кыегына мендек һәм абзарга терәп салынган лапаска үттек.
Павлюченковның өе дә лапас белән тоташ. Печәнлектән түбән сикергән Петя «үз йомышы» белән чыккан Павлючиха өстенә төшә язды. Председатель хатыны сикереп торып, «каравыл!» кычкыра-кычкыра, өйгә йөгерде. Петяны сүгә-сүгә, без дә җиргә төштек.
Шул вакыт ишектән кулына балта тоткан ир кеше чыкты.
— Көпә-көндез кеше үтерәсезмени, этләр?! Бу ни хәл бу?—дип кычкырды ул, балтасы белән кизәнеп. Ләкин үз алдына өч егет чыгып баскач, аптырап катып калды. Бу кеше ябык йөзле, сирәк кенә аксыл саргылт кашлы, шундый ук саргылт, тырпаеп торган мыеклы иде.
Мин аңа йомышыбызны белдерергә ашыктым:
— Без беркемне дә үтермибез. Безгә колхоз председателе Нефед Петрович Павлюченков кирәк,- — дидем.
Ул балтасын янында ята торган бүрәнәгә чапты да:
— Ә сез кем буласыз соң?—дип сорады.
Җавап бирәсе урынга без, аны тирәләп алып, өйдән лапаска чыга торган басмага утырыштык. Ул да утырды. Аның өстендә — гади кара сатин күлмәк, диагональ пинжәк, салам, кибәкләр ияргән чалбар кигән, аягында — тирес арасында йөргәнен күрсәтеп торган итек. Гомерендә беренче тапкыр күргән кешеләрнең «Нефед Петрович Павлюченков», «колхоз председателе» дип эндәшүе аны аптырашта калдырды. Мин аңа үзебезнең Кызыл Армия командирлары икәнлекне әйттем. Аркадий сүзне озакка сузарга теләмәде.
— Иптәш председатель, безгә бик тиз генә ашарга азык табарга кирәк, — диде.
Ишек алдына килеп терәлгән лапасның урамга чыга торган капкасы ябык, без утырган урында караңгырак, шуңа күрә Павлюченковның йөзен ачык күреп булмый иде. Ул бик тыныч тавыш белән:
— Хәзер хатын аш пешерә, көтегез, аш ашарсыз, көтә алмасагыз’, икмәк бар, хатын икмәк бирер, — диде дә урыныннан торды.
— Нефед Петрович, үзебез өчен генә азык кирәкми, безгә кызыл-армеецларны ашатырга кирәк, — дидем мин. Петя белән Аркадий, бу сүзләрне раслап:
— Безнең халык урманда, фронт аша чыгарга бара, юлга азык кирәк, — диештеләр.
Нефед Петрович җилкәсен кашыды да:
— Да-а... бөтен якын-тирәдә немеңләр. Замощьеда алар бик еш булалар. Ничегрәк итәргә соң? Ярый, бераз көтегез. Мин хәзер килермен,— дип, бик ашыгыч чыгып китте.
Без аны туктата алмадык, бер-беребезгә караштык та «кая барыр икән бу», дип лапас капкасы ярыгыннан карап калдык.
Нефед Петрович урамга чыккач, як-ягына каранды да күрше урамдагы кечкенә генә өйгә таба атлады. Ярым өй, ярым мунчага охшаган бураның түбәсе салам белән ябылган, иңе-буе дүрт метрдай артмаган стеналарыннан урам ягына бәләкәй генә ике тәрәзә карап тора. Өй түбәсендәге калай морҗадан төтен-фәлән чыкмый. Ихата тирәсе киртәләнеп бетмәгән, сулдарак кечкенә генә абзар күренә. Павлюченков киртә арасыннан кәҗә шикелле үтеп, өйгә кереп китте.
Бераздан шул өйнең икенче ягыннан Нефед Петровичка ияргән урта буйлы бер кеше чыкты. Алар бик кызу атлап безгә таба юнәлделәр.
— Саумысыз, егетләр!—дип, керү белән безгә кулын сузып күрешкән бу кешене без өчебез дә бер күргән идек инде — танып алдык, тик таныганыбызны белдермәдек.
— Потап, — диде ул кулларыбызны кысып.
Нефед Петрович безне өенә алып керер өчен ишек шакый башлады,
36
Потап колхозчылардан бер дә аерылырлык киенмәгән: башында гади кепка, өстендә кара ппнжәк, чалбар балакларын кунычы эченә кертеп итек кигән. Аның ышанычлы, нык басып атлап килүе, барыбызга да көчле кулларын биреп күрешүе, ачык, яңгырап торган, гадәттә кече командирларда була торган тавышы безне ничектер үзенә тартты. Бу кешенең килеш-килбәте, кыяфәте үк: — «Немеңләр басып кергән Смоленщина җирләренең чын хуҗасы фашистлар түгел, ә менә без!» — .дип әйтеп тора иде. Ул сөйкемле, чибәр; йөзеннән ниндидер ягымлылык балкый, сакал-мыеклары бик җентекләп кырылган. Кайчандыр машинка белән «под польку» алынган кара чәче инде җиткән, артка таралган килеш фуражка астыннан азрак җилкәсенә төшеп тора.
Колхоз председателенең иркен һәм якты, идән һәм тәрәзә яңаклары буялган, ишекле бүлмәләргә бүленгән өенә кергәч, матур итеп җыештырган шкаф, өстәл, караватлардан күзебезне ала алмый тордык.
Озак вакытлар урман-сазларда йөреп, мондый матур, пакь өйне, ашлы өстәлне, мамык түшәкләрне бик сагынган идек шул. Шунлыктан, берникадәр вакыт сәерсенеп, күршегә йомышка дип кергән, ләкин аны әйтергә батырчылыгы җитмәгән оялчан баладай сүз дәшергә базмый тордык. Председатель өе авылның иң күренекле урынында, колхозның мул тормышлы чагында салынган булса кирәк. Өйнең зур тәрәзәләреннән бакча, бакча эчендәге йортлар, Всход районы ягына сузылган Угра елгасы буендагы урман, басу, болыннар күренә.
Потапның:
— Кайдан киләсез, егетләр, кайсы якка барасыз?—дигән соравы безне сискәндереп җибәрде. Аның бу соравын җавапсыз калдырдык. Дөресрәге, җавап бирәсе урынга үзебез сорау бирдек:
— Замощье аша немеңләр үтмәдемени?..
Потап ашыкмыйча гына кесәсеннән кара хәтфә тәмәке янчыгы алды һәм, Аркадий белән Петяның тәмәке төрергә кәгазьләре дә юклыгын күргәч, икенче кесәсеннән кәгазь — немец листовкаларын чыгарып, кисәкләргә ертты да:
— Ничек инде ул немец Замощьедан үтмәсен,"ди. Үтте. Мәктәп, ко-оператив, больница, почтаны күрмәдегезмени. Ул «сугыш чукмарлары» бөтенесен дә кырып-талап киттеләр...— диде. Аның үтә күрә торган, бераз көлемсерәп карарга гадәтләнгән матур зәңгәр күзләрендә'нәфрәт очкыны күренеп калды. Ул күзләр безнең өчебезне дә бик җентекләп күзәтәләр, тикшерәләр иде. Аның түгәрәк матур йөзендә бөтен нәрсә, коеп куйган шикелле, үз урынында: тигез кара кашлар, русларда гына була торган туры борын һәм көчле характерны күрсәтә торган ир-егет иреннәре. Ул үзенең безгә шикләнеп каравын оста яшерә һәм һәрбере- безне үтәдән-үтә күрә иде булса кирәк. Миңа шулай тоелды.
— Немеңләр үткәч, сез ничек калдыгыз соң?
— Алар бит «яшен тизлегендә» Мәскәүгә чаптылар. Ә без урманнарда калдык та, менә кайттык, — диде Нефед Петрович һәм нигәдер тәрәзәдән урамны күзәтеп алды да Потапка карап әйтеп куйды: — Аввакумыч, немеңләр хәзергә юк, алар килгәнче-ниткәиче егетләрнең эшен хәл итү кирәк!
Потап Аввакумович (хәзер без аның атасының исемен дә белдек) ашыкмыйча гына «кәҗә сыйрагыдай» кәкре итеп тәмәке төрде, Петя- дан төпчек алып ут кабызды.
Ярый, Петрович, без качыш уйнаган балалар түгел, бу егетләрнең безнең турыда кайдан хәбәрләшүләрен сорашмыйк. Алар аны барыбер әйтмәсләр Турысын сөйләшик, егетләр, —диде ул безгә карап.
Потап Аввакумовичның чын-чыилап кем икәнлеген белеп җиткермә- •сәк тә Павлюченковның бу кеше рөхсәтеннән башка берни дә бирмәячәге күренеп торганга, ачыктан-ачык сөйләшергә карар бирдем:
37
— Менә нәрсә, Потап Аввакумович, безнең өчебездә дә пистолет- ларыбыздан башка бер генә дә документ юк. Без Кызыл Армия командирлары. Безгә ышану-ышанмау үз ихтыярыгызда. Тик безгә сугышчылар өчен икмәк кирәк. Алар урманда, ачлар,—дидем.
— Күпме соң сез? — дип Потап сүземне бүлде.
— Батальон...
— Батальон!.. Батальонны ашатырлык икмәк таба алырбызмы икән соң?
Ул һаман безгә ышанмый: йөзе, күзе, сөйләшүе шуны әйтеп тора иде.
Без батальонның камалуда калуын, хәзер фронт аша чыгарга баруын, батальонда яралы сугышчыларның да булуын сөйләп бирдек. Ләкин ул һаман безгә ышанмады:
— Сез безне агитацияләмәгез, ул батальонның барлыгын-юклыгын кем раслар, кайдан тикшереп белербез?—дип сорады. Аның бу сүзенә* председатель дә кушылды:
— Әйе, безгә бит Совет властена исәп-хисап, колхоз малы турында отчет бирергә туры килер,—диде.
Озакка сузылган әңгәмәне бетерергә вакыт иде.
— Теләсәгез кемне ияртеп җибәрегез, сезнең колхоз бакчасында безнең сугышчылар ята, ә батальон Угра елгасы аша чыккандыр инде, Всход районына юл тота, — дидек.
Ниһаять, Потап:
— Кич, караңгы төшкәч, килерсез: уйлашырбыз, — дигәч, без китәргә җыендык.
Батальонның арбалары юклыгын, ә атлары яралы кешеләрне алын баруын әйттек.
— Арбада эш тормас, әнә теге каберлеккә кич килегез,—диделәр алар. Шулчак урамнан ян тәрәзәне кактылар. Аннан:
— Потап Аввакумыч, Мосалыдан авылга немецләр килә, машиналар колоннасы һәм мотоцикллар,—дигән тавыш ишетелде.
Потап безне лапаска алып чыкты. Каршыбызга уналты-унҗиде яшьләрдәге бер егет килеп басты.
— Баранов, иптәшләрне озат!—диде аңа Потап һәм бакчага чыга торган ишекне ачты.
— Ә сез? — дидем мин, аның калырга җыенуын күреп.
— Безнең өчен кайгырмагыз, без күнеп киләбез инде, — диде пред-седатель.— Тизрәк юлыгызда булыгыз. Күреп калмасыннар!
Без колхозның алма бакчасына йөгердек. Безне көтә-көтә туңып беткән сугышчыларны иярттек тә елгага төшеп буа аша чыктык һәм Чащи авылына таба юл алдык. Шул вакыт Замощьеда атыш башланды. Безне озата баручы әлеге егет:
— «Тавык үләтләре!» Кош-корт аталар... Фашистлар авылга һәрвакыт шулай «оркестр» белән «тантаналы рәвештә» килеп керәләр... — диде.
Без Потап белән Нефедның язмышы өчен борчылдык.
Егет безне:
— Потап Аввакумыч белән Нефед Петровичны бездә беркем дә фашистларга сатачак түгел. Аларның берсе безнең район халкы яраткан авыл советы председателе, ә икенчесе — колхозыбыз башлыгы,— дип тынычландырды. Мин бу мәгълүматларны ныклап исемә салдым. Петр Костриков Костядан (егетнең исеме Константин иде):
— Ә син ни эшлисең? — дип сорады.
— Минме?— диде Костя. — Мин фашистлар килмәгән булса, Мәс- кәүдәме, Ленинградтамы берәр ВУЗда укыр идем. Ә хәзер корал җыям. Шуннан соң күз күрер тагы...
38
— Әгәр фашистлар Замощьеда куна калсалар, безнең кич белән килүдән ни файда? — дип сорады аннан Аркадий. Бик урынлы сорау иде бу. Чынлап та, пемецләр китмәсәләр, без килеп ни эшләрбез?
Потап белән Павлюченковиың вәгъдәләре ихласлыгына ышанып җитә алмый идек әле. Ләкин Костя Баранов бик ышанычлы итеп:
— Килегез, әлбәттә килегез! Аввакумыч әйткәч — эшләр, юлын табар, килегез, — дип безне тынычландырды. Шуннан ул безне каршы алачагын, елга аръягында каберлеккә чыгачагын әйтте һәм без, сигналлар турында вәгъдәләшкәч, саубуллашып, Угра буендагы урманнарга юл алдык. Аида комбат Григорьев көтә иде.
Потап Аввакумычны чынлап та без элегрәк бер күргән идек, шунлыктан аны тиз таныдык.
Григорьев батальоны өчен разведка алып барганда безгә Матченки авылы белән Угра елгасы арасындагы сазлыклы урман аша үтәргә туры килде. Матченки урманында без шундый хәлгә очрадык. Басу юлыннан бер генә эз белән бу урманга дистәләгән тракторлар китерелгән. Башка урманнарда да, бигрәк тә кичә генә үткәй Холбни урманында, бик күп автомашина, трактор, пушкалар һ. б. техника күргәнгә, без Матченки урманындагы техникага башта әһәмият бирмәдек. Шулай да ул тракторлар тирәсендә кешеләр йөрүе безнең игътибарны үзенә тартты. Агачларга ышыкланып аларга якынлаштык. Бер як читтә- рәк озын арбага җиккән кашка туры ат тора иде. Арбага утын, утын өстенә бераз печән салынган. Ә ике кеше ЧТЗ, СТЗ, һ. б. заводлар эшләп чыгарган «корыч айгыр»ларны сүтәләр иде. Аларның берсе урта буйлы, юан гына, ә икенчесе озынрак һәм ябык. Тракторларның алына торган детальләрен икәүләп алып, каядыр урман эченә ташыйлар. Без аларга комачауламадык. Петя тәмәке сорарга дип омтылса да, мин аны җибәрмәдем. Безнең маршрут Некрасы белән Кобели арасыннан үтешли шул тирәдә торган Каблуковка бара иде. Шуңа күрә бу ике кеше эшләрен бетереп Замощьега кайтып киткәч, без Кобели авылына юнәлдек. Юллар янәшә булганлыктан, алариы бик озак күзәтеп бардык. Алар Замощьега җиткәч аерылдылар: берсе туры авылга кереп уңга борылды, ә икенчесе — озынрагы — сул яклап бакчалар артыннан авылның түбән очына төшеп китте.
Тәбәнәгрәге — бүген Павлюченков алып килгән кеше Потап Авва-кумович булып чыкты...
...Көзге көндә иртә төшкән караңгыдан файдаланып, без Замощье зиратына якынлаштык. Батальонның ике отделениесе, каберлек тирәсендәге юлны ике яклап «бикләп», пулеметларын Терентеевка белән Замощье ягына төзәп яттылар.
Елга аръягында — Замощье. Кургаштай авыр болытлар белән капланган кара күк йөзе тигез җир өсте белән кушылган урында утырган авыл да тоташ урман булып күренә. Җил, каты көч белән искән салкын төньяк җиле, авылдагы һәхМ зираттагы агачларны җиргә бөгеп төшерергә тырышкандай итә.
Килүебезне белдереп, алдан вәгъдәләшкәнчә, сызгырдык. Бер генә тавыш та җавап бирмәде. Әкрен генә атлап, каберлекләр өстенә куелган агач һәм тимер тәреләргә бәрелә-сугыла, зиратны тикшереп чыктык. Костя килмәгән иде.
Аның килмәве безне бик авыр уйга калдырды. Григорьевка ни диярбез? Ул әле һаман безгә бик үк ышанып җитми булса кирәк. Не- тяны безнең белән җибәрмәде, батальонда алып калды.
39
Тиздән шикләнүләр тагы артты — Замощье өстендә бер-ике урында ракеталар күтәрелде. Димәк, немецләр авылдан һаман да әле китмәгән.
Көтмичә чарабыз юк. Аркадий белән янәшә яттык та шыпыртын гына сөйләшә башладык. Аркадий:
— Немецләр авылда кунгач, колхоз председателе бернәрсә дә эшли алмас, — диде.
— Григорьевка буш кул белән кайтып булмый бит,—дидем мин аңа каршы, — нәрсәдер эшләргә кирәк. «Алдадыгыз» дияр... Потап Аввакумович белән ныклап сөйләшәсе иде...
Мин риза да булдым, икеләндем дә. «Ә бәлки ул безнең алда гына шулай гади кеше булып маташып, безнең үзебезне хәзер капкынга керткәндер»,—дип уйладым. Бу уйлардан тәнем эсселе-суыклы булып китте. Аркадийга тирә-якны тагын да тикшереп чыгарга куштым. Төн караңгысында кабер өстендәге бөтен карачкы, хәтта тәреләр дә кеше булып күренәләр, кузгалалар шикелле. Бер үзем калгач, тагын да ныграк шикләнә башладым. Иелә-иелә Аркадий килде — берәүне дә тапмаган. Без тагын бер ярты сәгать көтәргә булдык.
...Потап та, Нефед Петрович та безне алдамадылар. Костя килде. Ул бөтенләй көтмәгәндә, кабердән чыккандай, безнең янга килеп басты. Аның артында ябык кына, урта буйлы тагын берәү күренде. Без алар белән зиратның топольләр үсеп утырган башына чыктык.
Көндез Замощьега кергән немецләр бераздан Тесное авылына, тегермәнгә киткәннәр икән. Фашистлар киткәч тә, Нефед Петрович белән Аввакумович эшкә тотынганнар һәм бик дөрес эшләгәннәр, чөнки беравыктан танк, броневикларга төялеп авылга тагын фашистлар килеп тулган икән...
Без басуга киттек. Замощьены уң кулда калдырып байтак баргач, Костя ябалак булып кычкырды. Аңа караңгылыктан — сул яктан жа- вап бирделәр. Бәрәңге сабаклары арасыннан шул тавыш килгән якка киттек. Озакламый бәрәңге басуы өстендә унга якын олау күренде. Костя белән килгән кеше атлар янына китте, ә безне Замощье хатын- кызлары урап алдылар, сугышчыларның хәлен сорашырга керештеләр, ә кайсылары безнең кесәләргә икмәк, тоз, тәмәке кебек нәрсәләр салдылар.
Костя белән килгән кешенең исеме Яков булып чыкты. Яков безнең начальникка:
— Беренче арбада ит, сыер ите, икенче олауда он һәм икмәк, калган олауларда бәрәңге. Менә хәзер соңгы арбага төйиләр, — диде. Бераздан, обозны алып барырга тиешле Нефед Петрович:
— Аллага тапшырдык, балалар, хәерле юл!—дигәч, без төнлә бәрәңге чыгарган колхозчыларга рәхмәт әйтеп хушлаштык та юлга чыктык.
Разведка начальнигы алга бер отделение куйды, артка, юлны каплап, икенче отделение төшерде.
Обоз Григорьев заставасына җиткәндә, таң атмаган иде әле. Застава начальнигына парольне әйткәч, безне Григорьев янына озаттылар. Ул үзе үк каршы килеп чыкты. Кадровый командир Григорьев үзенең батальонында һәрвакыт хәрби тәртип тотканга, бу юлы да разведка начальнигы рапортын алды һәм азык операциясен уңышлы үтәвебез өчен барыбызга да рәхмәт әйтте. Килгән кешеләр белән күрешеп кулларын кысып чыкты. Яков үзен «Паненков» дип таныштырды. Димәк, Яков Потап Аввакумовичның энесе икән. Теге вакытта тракторлар янында Потап белән ул булган икән.
Колхозчылар батальон командирыннан фашистларга каршы көрәшү өчен корал сорадылар. Григорьев аларга корал бирүгә каршы килмәде һәм үзенең штаб начальнигын чакырып, бер «максим», ике «дег-
40
тяр» пулеметы, бераз граната, байтак кына мылтык һәм патроннар бирергә кушты. Шуннан соң ул аларга карап:
— Таң атты, нәрсә уйлыйсыз, кайтасызмы, кичкә кадәр каласызмы? — диде.
— Кайтабыз, кайтабыз. Монда калып безгә нәрсә бар,—диде араларыннан берсе. Арбалар бушатылган иде инде. Разведка начальнигы:
— Ә немеңләр? Замощьеда немецләр калды бит,—дигәч, Яков:
— Ә немеңләр килер дә, китәр дә. Без аларга карап яшәмибез. Менә хәзер иптәш начальник биргән «машинкаларны» арбага салып өстенә утын-печән төйибез дә кайтабыз, — дип җавап кайтарды.
Замощье кешеләре арбаларына корал төягәндә Петя, Аркадий һәм мин Григорьевка безне хәзергә Замощьеда калдыруын сорап мөрәҗәгать иттек. Безгә үз эшебезне эшләү өчен бу бик җайлы момент иде. Мин Потап Аввакумович белән ныклап сөйләшергә булдым. «Ул кешедән дә Ельня җитәкчеләре турында белмәсәң, кемнән белерсең?» — дип уйладым. Потап безгә тагын да ярдәм итәр кебек тоелды. Костя сүзләре, Потапның батальонга ярдәм итүе минем дәлилләремне ныгытты. Григорьев карышмады. Мин аны кешеләрдән бераз читкә алып киттем дә, әгәр дә фронт аша исән-сау чыга калса, безне җибәргән кешеләргә үзебезнең, хәлләрне сөйләп бирергә һәм беренче мөмкинлек туры килгәндә бу районга радист белән раңия ташлауларын соравымны әйтергә куштым. Ул вәгъдә бирде.
Шуннан соң Нури Казыхановка үзебез күргән дошман гарнизоннары, аэродромнар һәм фашистларның «яңа тәртип» урнаштырулары хакында бик җентекләп сөйләп бирдем. Ул теге якка чыккач, бөтен мәгълүматларны чәчми-түкми безне җибәрүчеләргә җиткерергә булды. Без батальонга уңышлы юл теләп, аның батыр кешеләре беләи саубуллаштык та, Павлюченков, Яков, Костялар белән бергә, Замощьега киттек.
Юлда очраган немецләрнең күзенә ташланмас өчен утын, печән төягән колхоз атлары өч юл белән Замощьега кайттылар. Петя Пав- люченковка, Аркадий Костя арбасына утырды. Мин Яков белән киттем. Без юл буе сөйләшеп кайттык. Ул сугышка хәтле тракторда эшләгән, «ак билетлы» булганга күрә армиягә алынмаган. Хәзер дә хатыны Федора һәм өч баласы белән Замощьеда тора икән. Ул үзенең агасы Потап турында күп сөйләмәскә тырышса да, Потапның Сос авылы советы председателе булып эшләвен, 5 октябрьдә Ельняга военкоматка барырга повестка алуын, фашистлар Ельня тирәсендә фронтны өзгәч, военкоматка барып җитә алмавын һәм башка күп кенә кешеләр кебек үк немец тылында калуын әйтте.
Потапның да, Яковның да якын киләчәктәге планнары ачык билгеле түгел иде әле.
Шулай сөйләшеп кайтып килгәндә, безнең олау Шиловка авылын чыккач, һич көтмәгәндә немеңләргә очрады. Башта'безнең атларны өркетеп мотоциклистлар үтте. Алар артыннан бронетранспортер һәм грузовикларга төялгән гаскәр колоннасы узып китте.
Григорьев батальоныннан кайтырга чыкканда, мин фуфайка һәм бүрекне Костя белән алышкан идем. Авылча киенгәч, мине һичкем хәрби кеше дип уйларлык булмаса да, немецләр кисәк кенә тентесәләр, кесәләрдә наган, пистолет, күп кенә патрон тапкан булырлар иде. Шулай ук Яков арбасында да. утын-печән астында кул пулеметы һәм берничә винтовка ята. Тирә-як ачык. Ж,әйрәп яткан басу. Качып котылу турында һич уйларлык та түгел. Колоннага юл биреп, арыш камылы өстенә кердек тә үтеп киткәннәрен көтә башладык.
41
Безнең шикләнүләр урынсыз булды, фашистлар, ахрысы, фронтка ашыктылар, безгә таба әйләнеп тә карамадылар.
Без Замощьега кайтып җиткәндә, төш авышкан, авылдан немецләр киткән иде. Яков Замощьедан ерак түгел Потап бакчасы артындагы ындырга коралларны яшерергә китте, ә мин бакча артыннан турыга Потап өенә кердем.
Беренче карауда бу өйдә колхозчы яки авыл советы председателе тора дип һичкем уйламас. Кергән бер кеше (бигрәк тә немецләр) бу өйне мал абзарына охшатыр иде. Караңгы, кысан өйдән хәерчелек исе аңкып тора. Тимер миче бар: яксаң төтен чыга. Ишек төбендә бозау... Мин килеп кергәндә Потап дүрт-биш яшьлек улы белән сөйләшә- сөйләшә тәмәке турый иде. Ул мине күрү белән башта бераз гаҗәпләнде. Өстемдәге Костя пинжәген таныгач, көлеп җибәрде:
— Маскировкамыни? — диде. Мин аңа Григорьевның рәхмәт әйтүен һәм авыл Советы председателе коммунист Паненков Потап Аввакумович белән сөйләшәсе, киңәш итәсе сүзләрехм барлыгын белдердем. Потап хатынына уллары Шурикны каядыр илтергә кушты. Без икәү- дән-икәү генә калдык. Потап Аввакумович ишекне бикләде һәм уң кулын кесәсенә тыккан килеш:
— Тыңлыйм сезне,—дип өстәл янына, каршыма килеп утырды.
Мин аңа үзем һәм иптәшләрем хакында кыскача гына сөйләп бирдем.
Безнең төркемнең язмышы турында сөйләгәнемне ул зур игътибар белән тыңлады. Мин аның кулы һаман кесәсендә пистолетмы, нәрсәдер тотканын сизә идем. Тик азактан гына ул:
— Радистны югалтмаска кирәк иде, — дип шелтәләде, — билгеле, фельдшер һәм тәрҗемәче дә кызганыч... Хәер, фельдшерны монда да табарга була, ә радистны, рацияне таба алмассыз... Хәзер пи эшләргә уйлыйсыз?
— Менә шул турыда сезнең белән киңәш итәргә булдым, — дидем мин һәм рациясез, радистсыз заданиене үтәү мөмкинлеге турында үземнең фикерләрем белән уртаклаштым. Нәрсәгәдер бу кешегә ышанасы килә иде. «Әгәр сатлык җан була калса, без ни югалтабыз, атабыз да китәбез»,—дип тә уйладым. Хәер, ул чакта мин теләсә нәрсәгә әзер идем инде. Үземнең коммунист, политработник икәнлекне һәм иптәшләремнең хәлен дә туп-туры әйтеп бирдем. Иң ахырдан килеп:
— Әгәр заданиене үтәү мөмкин булмаса, бәлки Григорьев батальоны белән фронт аша үтеп бөтен нәрсәне яңадан башлау яхшырак булыр, — дидем.
Потап Аввакумович кулын кесәсеннән чыгарган, тәмәке төтененә күмелеп уйга баткан иде. Ул тәмәкесен кат-кат суырды да төпчекне янган тимер мичкә ташлады һәм идән буйлап йөреп китте. Аннары каршыма туктап:
— Ә иптәшләрең ничек уйлый? Алар белән сөйләштеңме соң? — дип сорады.
— Алар мин нәрсә әйтсәм, шуны эшләячәкләр...
Паненков моңа каршы:
— Григорьев батальонын бер атнадан соң да сез өчәүләп куып җитә аласыз. Яралылар белән батальон әкрен барачак. Ә бер атна-ун көн эчендә күп кенә үзгәрешләр булуы мөмкин. Бәлки рациягез белән радист та табылыр. Табылмаса да фронт аша китәргә ашыкмагыз. Сезне монда өч көнгә җибәрмәгәннәр. Фашистлар хәзер Мәскәү белән мавыгалар. Менә шул вакытта аларның тылында көчле эш алып барырга, разведчиклар челтәре булдырып өлгертергә кирәк. Сезне тылда озак эшләргә җибәргәннәр. Анда, фронтта, минемчә, кеше җитәрлек. Ельня тирәсендә генә дә немец ике ай биеде. Ә Мәскәү ул Ельня түгел, анда Гитлерның тешен дә, муенын да сындырачаклар. Бераз
42
сабыр итик әле. Хәл ачыкланыр. Партизан отрядын тапмагансыз икән, анысы сезнең гаеп түгелдер, бәлкп. Бу районда юк әле ул,—диде һәм иелеп мичкә утын өстәде. Аннары бераз дәшми торгач, сүзен дәвам итте:—Бер атна чамасы Замощье тирәсендә булыгыз. Кеше күзенә бик ташланып йөрмәгез. Хәзергә иптәшләреңне Павлюченков колхозчыларга урнаштырыр, ә үзең—теләсәң миндә кал, теләсәң, якындагы бер авылда минем яхшы бер дустым бар, шунда тор. Ул арада райондагы хәлләр дә ачыкланыр бәлкп. Шуннан берәр чара күрербез...
Шул вакыт өйалдында аяк тавышлары ишетелде.
Коралларны яшереп, атын тугарып кайтышлый Яков Петя белән Аркадийны алып килгән иде. Потап тәкъдиме буенча, мин хәзергә Яковта, Петя Павлючснковта, ә Аркадий Тесное авылында Потапның дусы Григорий Михайлович Бурмистровта бераз торырга булдык. Аркадий Кренделевка Тесноега якын гына булган Павлиново станциясен күзәтергә куштык.
Бу төкне Потапның хатыны Ганна кайтмады. Без Потап Аввакумович белән көзге озын төн буена сөйләшеп чыктык. Безгә биргән гаҗәп акыллы киңәшләре аны минем алда кинәт үстереп җибәрде, шикләнүләрем бөтенләй юкка чыкты. Без бер-беребездән берни яшермичә фикер йөрттек, уйларыбызны уртаклаштык.
Ул партия, совет эшендә тәҗрибәле булса да, хәрби эштә кече командир яки урта политработииклыктан уза алмаганын яшерми иде...
Ике иптәшемә Смоленск — Сухиничи тимер юлын күзәтү бурычы куелды, үзем Потап Паненковның оештыру, корал җыю эшенә булыша башладым. Аркадийның ничек урнашуын, Павлиново станциясен күзәтү нәтиҗәләрен белешергә Тесное авылына бардым. Бер-ике көнне анда үткәрергә туры килде. Д^ине тегермәннән кайтышлый Яков кереп алды. Мин китеп торган арада Потап Аввакумович безнең өчебезгә дә «чын» паспортлар булдыру ягын кайгырткан иде.
Замощьега килеп-китеп йөргән немец фашистлары һәм полицайлар волость бургомистры итеп Потапның күршесен — Новосельцевны бил-геләгәннәр. Яңа бургомистр Потапны староста итеп куярга каршы килмәгән икән.
Яковның юлда сөйләгән бу яңалыклары мине чыи-чынлап шатландырды. Потапның Замощье старостасы булуы, аның халык белән яхшы аралашуы, авыл активының аны яклавы безнең өчен бик мөһим һәм кирәк нәрсә иде.
Потап өенә бу юлы мин бакча артыннан, кешегә күренмичә киттем. Үзебез генә белгәнчә шакуга хуҗа хатыны Ганна ишек ачты. Кереп исәнләшкәч тә Потап, Ганканы урамны күзәтергә чыгарып, үзенең киңәшен сөйли башлады.
— Егетләр, сезгә барыгызга да Замощьедан читкә китәргә кирәк,. Замощьеда немецләр гарнизон куярга итәләр һәм полицайлар китерделәр. Дөрес, «господин бургомистр» белән без үзебезнең кешеләрдән полиция куярга дигән идек. Хәзергә рөхсәт итмәделәр әле.
Мин:
— Бәлки безнең егетләрнең берәрсенә полицай булырга? — дип сорадым. Ул:
— Юк, кирәкми. Сезнең өчегезгә дә башка эш — үзегезнең төп эшегез булачак... Разведка... һәм камалучыларны җыеп туплау.
— Ул разведка хәзер, рация булмагач, кемгә кирәк? — дидем, өмет-сезләнеп.
Моңа каршы Потап:
43
— Борыныңны төшермә, тукмалган армияләр нык сугыша, диләр, син алга кара, алга! Рация дә булыр, барысы да булыр. Менә бүген үзеңне Мәскәүне тыңларга алып барырмын,—дигәч, мин сикереп үк тордым. Ул мине тынычландырып утыртты һәм сүзен дәвам итте:--Ике кешегез югалгач, сезгә бөтенләй «үзгәрергә» кирәк, егетләр. Сезнең югалган иптәшләрегез кайдадыр һәм нәрсә эшлиләрдер? Кем белә? Гестапо кулына эләккән булсалар?..
— Мин Фролов белән Заманов өчен башымны кисәргә бирәм! Алар һичбер вакытта да...
— Шулай да,—дип бүлде Потап, — сак булырга кирәк. Сезнең элекке паспортларны без иптәшләр белән тикшереп карадык. Алар хәзер ярамый. Анда фашистларның соңгы регистрациясе юк. Л1енә сезнең яңа паспортыгыз, — диде ул һәм мич белән стена арасындагы ярыктан паспортлар чыгарды.
Үз күземә үзем ышанмый Потаптан паспортны алдым.
Анда: «Геннадий Семенович Шевцов 1925 елда Мәскәү өлкәсе Покров шәһәрендә туган...» — дип язылган, минем иске паспорттан алып ябыштырылган карточкага печать һәм «господин бургомистр» Новосельцевның регистрация штампы басылган иде.
Потапның паспорт эшләвенең серен сорадым. Ләкин минем ни өчен Шевцовка әйләнүемне дә, паспортларны ничек ясавын да ул ачык әйтмәде.
Тик байтак гомер үткәч кенә врач Демьян Карпыч Баранов өенең кечкенә генә бер бүлмәсендә паспортлар эшләү лабораториясе булганын, шул лабораториядә комсомолец Костя Барановның «дөрес» паспортлар хәзерләгәнен, көз көне Шевцов фамилияле бер егетнең За-, мощье юлында мина шартлаудан һәлак булганын сөйләп бирделәр.
Ә бүген Потап мине тагы кызыклы яңалыклар күрсәтеп гаҗәпләндерде.
Караңгы төшә башлагач та, ул мине ияртеп врач Демьян Баранов торган йортка алып китте. Кич, караңгы төшкәч, фашистларның килмәячәген, ә инде; ахыр чиктә, килсәләр дә «господин староста» үзе генә йөрергә «курыкканга» күрә сакчы алуын һәм башка җаваплар хәзерләгән Потап тыштан караганда һич шикләнми иде. Ул Замощьеның чын хуҗасы кебек атлады. Юл буена, минем яңа исем-фамилиягә күнегүемне тикшереп, я исемем белән, я фамилиям, я исем-фамилиям белән эндәшеп, шаяртып барды.
Урам як тәрәзәне чирткәч, Барановлар безгә ишек ачтылар. Бакча ягына салынган сарайлар янында докторның чанасы, арбасы тора, ә сарайда авырулар янына һәрвакыт китәргә әзер торган аты печән ашый.
Озын коридорның аргы башына кадәр үтеп, без зур һәм иркен бер бүлмәгә кердек. Кергәч тә сул якта — зур рус миче. Аның өстендә уңга сәндерә сузыла. Алда — зур зал, сулда, мичтән арырак, кухня бүлмәсе. Аның ишеге ябык.
Түрдәге өстәл янында Демьян Карловичның бердәнбер улы Костя нәрсәдер төзәтеп утыра. Без инде аның белән күптәнге танышларча исәнләштек. Өстәл янына барып утыргач, мин сәндерәгә күз ташладым. Анда бер олы кеше һәм бер малай башы күренде. Алар үзара шаярып, безгә игътибар итмичә яталар.
— Давай, бер уйнап алабыз, егетләр, — дип, Потап кесәсеннән карта чыгарды. Кухнядан ике хатын-кыз чыкты. Аларның берсе Даша Фириченкова, икенчесе Шура Пырикова исемле булып чыкты. Карта уйнарга дигәч, сәндерәдә ятучы егет тә төште. Ул нык кына аксап, өстәл янына килде һәм безнең белән:
— Жора Корнилов, — дип исемен әйтеп танышты.
Потап, Жора, Костя, Шура һәм мин карта уйнарга керештек.
44
Демьян Карпович Потапка ике кәгазь бирде. Потаи аларны укып чыкты да берсен миңа сузды. Бу фашистлар командоваииесенең «коммунистларга мөрәҗәгате» иде.
Немецләр: «Барыгыз да үз урыннарыгызда калыгыз. Эшегезне ташламагыз: «Яңа тәртип»не берсүзсез кабул иткән коммунистларга без тимәбез. Колхозларны таратмагыз. Берләшкән хуҗалык башына белемле һәм тәҗрибәле җитәкчеләр куячакбыз», — дип язалар иде.
Бу язуны фельдшер Баранов Ельнядан алып кайткан икән. Соңрак фашистлар хәтта һәрбер район эшчесенә, райсовет председателенә, райком секретарена «персонально» мөрәҗәгать иттеләр. Потап мин укыган кәгазьне алып кесәсенә салды һәм икенчесен укытты. Анда партия һәм совет эшчеләренә:
«...Үз урыныгызда калыгыз, җитәкчелек итүегезне дәвам итегез. Бургомистр итәрбез. Немецләр коммунистларны җәзалыйлар дигән хә-бәрләргә ышанмагыз. Без сезгә ышанабыз һәм сезгә тулы хокук бирәбез. Эшләгән, безгә ярдәм иткән кешеләргә без тимибез. Сезнең язмышыгыз үз кулыгызда. Без тик фюрер армиясенә зарар китерүчеләрне генә яратмыйбыз...»,—дип язылган иде. Ул көзие андый мөрәҗәгатьләр Смоленщинада бик күп булды.
Байтак уйнагач, Потап белән Костя бер-берсенә карашып алдылар да кухняга кереп киттеләр. Демьян Карпович миннән хәл-әхвәл сораша башлады, аннан минем күршедә утырган Даша белән сөйләшергә тотынды. Алар сөйләшүеннән Даша Фириченкованың сугыш алдыннан Ельня район Советы башкарма комитетында эшләгәнлеген белеп алдым. Ә Шура Пырикова — укытучы икән.
Потап Аввакумович, кухнядан чыгып, безнең барыбызны да Костя янына чакырды. Кухняны, аннан соң тагын бер бүлмәне һәм чоланны үтеп, без ярым подвалга төштек. Сукыр лампа яктысында күзгә ташланырдай нәрсә күренмәсә дә, колакка таныш, шундый якын һәм рухландыргыч тавыш бәрелде: бу—радио сызгыруы иде. Эфирда нәрсәләрдер шатырдады. Костя радиоалгычны Коминтерн станциясе дулкынына корды һәм Мәскәү дикторы Совинформбюро сводкасын бирә башлады...
Костяның әнисе Лидия Евгеньевна сводканы язып алды.
Сводка, 1941 елның октябрь ахырларындагы башка сводкалар кебек үк, куанычлы түгел иде.
Шуңа карамастан, Мәскәү сөйләгәнне тыңлый алу үзе ни тора! Иптәшләрне тапкандай, юк, генералга җыелган разведка мәгълүматларын биргәндәй булдык. Батареясы зәгыйфь булганга күрә, сводка беткәч тә, Костя радиоалгычны туктатты. Демьян Карпович, Потап Аввакумович һәм Лидия Евгеньевнага ияреп без яңадан залга чыктык.
Сводка безне сәгать саен дошманга зарар салып торырга, Мәскәү басуларында канлы сугыш алып барган ватандашларга ярдәмгә чакыра иде.
Армиянең һаман чигенүе, гитлерчыларның һаман да алга, Мәскәүгә таба барулары һәркем өчен чиксез зур газап иде. Тизрәк бу хәбәрне халыкка таратасы, бөтен халыкны тизрәк оккупантларга каршы күтәрәсе килде.
Потапның өендә утын беткәнне миңа Ганна әйтте. Аввакумовичның каршы килүенә карамастан, Яков белән без утынга киттек. Угра аръягындагы урманда каен утыны кисеп кич бик соң кайттык.
Утынны" бушатып, Потап янына керсәм, караңгы өйдә болыт шикелле, балта элсәң эләгеп торырлык тәмәке төтене эчендә бер ят кеше утыра иде. Мин аның сакал-мыек баскан йөзен генә күрдем. Потап миңа каршы килде дә, иңбашыма кулын салып, кире ишек алдына алып чыкты.
45
— Бар, Яковларга барып кил, бер-ике сәгатьтән кайтып җит, сөйләшәсе сүзләр бар, — диде ул.
Яковта ашап-эчкәч, кире Потаплар очына мендем. Павлюченков йорты яныннан үтеп барганда, бакча ягыннан Потап үзе килеп чыкты.
— Зур яңалык бар, Гена, — диде ул миңа, шыпырт кына,— Ельня райкомының секретаре кайтты... Пленнан качкан. Әлеге кеше шул — Иван Павлович Гусев үзе...
Без Гусев белән кул бирешмичә генә баш иештек. Иван Павлович минем тормыш юлымны сораша башлады. Үзем һәм иптәшләрем турында кыскача гына сөйләп биргәч, райком секретареннан киңәш сорадым:
— Әйтегез әле, Иван Павлович, өчәү монда калып дөрес эшлибезме без? — дидем.
Ул байтак уйланып утырды. Аннары:
— Без сезне көчләп тота алмыйбыз. Ләкин хәзерге шартлардан чыгып эш иткәндә, минемчә, сез бик дөрес юлдасыз, — дип салмак кына тавыш белән бик җитди итеп сөйләп китте. — Биредә калып сез, бердән, мондагы юлларны өзлексез күзәтә аласыз. Икенчедән, урындагы коммунистлар, камалуда калучы гаскәри коммунистлар белән бәйләнешкә керә аласыз, сез безнең Ельня районы партия оешмасы өчен зур хезмәт күрсәтәчәксез... Минемчә, сезнең җирле коммунистларны корал тотып, фашистларга каршы сугышу осталыгына өйрәтүегез үзе зур каһарманлык булыр иде. Калыгыз!
Таң алдыннан без Гусевны укытучылар йортына озатып куйдык. Ул безгә семьясын—хатыны Елена Захаровнаны һәм ике кызын: биш яшьлек Ирина белән бер яшьлек Лидочканы үтә сагынганлыгын, кайда икәнлекләрен дә белмәвен, аларга ярдәм итү өчен хәзергә бернәрсә дә эшли алмавын сөйләде.
Ельня райкомының икенче секретаре Иван Гусев шул көннәрдән алып шәхси тормышын онытты. Бар көчен салып халыкны фашистларга каршы оештыра башлады.
Ельня коммунистларының байтагы районда калган булып чыкты. Замощье шул халыкны үзенә тартты. Ә Потап Паненков зур осталык һәм саклык белән коммунистларны үзенең тирәсендә туплый башлады, һәрбер кешене исәпкә алды ул. Җирле коммунистларның кайда, нәрсә эшләвен, ничек яшәвен, көрәшкә хәзерлеген, планнарын гына белеп калмады, Ельняны обороналаган һәм соңыннан камалуда калган 24 нче армия коммунистларын да эзләде.
Бер көн шулай урманга корал алып барып, яшереп кайтканда За- мощьега ике кеше килгәнне күреп калдык. Потап аларны таныды — бу агалы-энеле Ананьевлар иде. Олысы — Иван Ивлевич — сугышка кадәр Ельняда төрмә начальнигы булган. 1918 елдан бирле чекист һәм карт коммунист. Кечесе Константин Ивлевич — милиция эшчесе.
— Безнең «полкта» тагын ике кеше артты, Геннадий,—диде Потап һәм шул кичне үк алар белән очрашты. Глинка, Дорогобуж, Ельня районнарының бер авылында да элекке төрмә начальнигын һәм милиция эшчесен яшереп яткырырга базмаганнар. Ананьевларның хәле чиксез авыр иде. Алар икесе дә авыру. Ачлар. Өсләрендә тик җәйге кием генә, аяк киемнәре тузып беткән.
Паненков аларга «җан кертте»: Чащи авылында ышанычлы кешегә торырга урнаштырды, ашарга азык бирде һәм тиздән кием-салым да тапты. Шулай итеп көрәшчеләр сафына тагын ике кеше — ике коммунист басты...
Ноябрь башында, авылда фашистлар булмаган төннәрнең берсендә, Замощье һәм аның тирәсендәге авылларда яшәгән коммунистлар-
46
ныц җыелышы булды. Җыелыш барган укытучылар торагын саклау Костя Баранов, Яков Паненков, Аркадин' Кренделев һәм башкаларга йөкләнде.
Җыелышны ачкач, Потап Паненков коммунистларның партбилетларын тикшерде. Беренче булып ул үзенең куен кесәсеннән кызыл тышлы партбилетын чыгарып Иван Павлович Гусевка күрсәтте. Әйтерсең лә, сугыш та юк, оккупация дә юк, иемец-фашистлары да юк. Әйтерсең лә, коммунист Паненков райком секретаре Гусевка партвзнос түли...
Райком члены Александра Пырикова, НКВД эшчесе Иван Ивлевич Ананьев, Иван Михальченков һәм бүтән коммунистлар партбилетларын чыгарып Паненков белән Гусевка күрсәттеләр. Билетсызлардан җыелыш аңлатма сорады.
Иван Павлович Гусев үз билетын күрсәтә алмады... Шулай ук Даша Фириченкова, Анна Петровна Силинг һәм башка кайбер иптәшләрнең билетлары яннарында юк иде.
Беренче булып Иван Павлович Гусев үз хәлен сөйләде.
...Алар Вязьмага кадәр чигенеп, анда Смоленск Өлкә Комитетыннан соңгы күрсәтмәләр алырга тырышканнар. Ельняда сугыш барганда яраланган райком секретаре Балуев Яков Петрович икенче секретарьны кабат күрергә өлгерми, печать-штампны да кеше аша гына тапшыра. Гусев Вязьмага үтә алмый. Анда аны десант белән төшкән фашист автоматчылары хатын-кызлар белән балаларга, яралы сугышчыларга ярдәм иткән чакта пленга алалар. Соңгы минутта ул партбилетын җиргә күмеп, яшереп өлгерә...
Сугышка кадәр райсобеста эшләгән Даша Фириченкова, райисполком секретаре белән, Семлев районы ягына чигенә. 9 октябрьдә алар Деево авылына барып җитәләр һәм шул ук көнне немецләргә очрыйлар. Даша мич башында башын чиргә салып ята. Немецләр килеп кергәч, өйдәгеләрнең барысын да тенти башлыйлар. Башта Даша билетын, паспортын һәм башка документларын мич артына яшерә, ә соңыннан, фашистлар аны кызыл күлмәк кигән өчен атарга чыгара башлагач, өй хуҗасы хатын аның партбилетын мичтә яндыра. Дашаны ничектер атмый калдыралар...
Билетсызларны партия члены итеп санау-санамау, аларга ышану- ышанмау мәсьәләсе көн тәртибенә килеп басты. Бу хәлне барыннан да авыр кичергән кеше Иван Павлович Гусев иде. Ыемеңләр лагеренда булган көннәр эчендә ул артык нык үзгәргән, аның сакал-мыегы агара башлаган, бик нык ябыккан, яңак сөякләре чыгып тора, чәчләренә дә чал кергән.
— Иптәшләр, сез мине күптәннән бирле беләсез. Мин үземнең партия члены булмый яшәвемне күз алдыма китерә алмыйм. Дөрес, тыныч вакытта билет югалту өчен бик каты җәза бирелергә тиеш. Бәлки без хәзерге шартлардан чыгып эш итәрбез, — диде ул.
Бераз уйлашканнан соң, Иван Павловичны райком секретаре итеп санау мөмкинме, бәлки аны райсовет председателе вазифасын үтәүче итеп санау дөресрәк булырмы, дигән сүз күтәрелде. Чөнки ул бюро члены да, район башкарма комитеты члены да иде. Бу мәсьәләне беренче мөмкинлек булу белән партиянең Өлкә комитеты аша хәл итәргә дигән фикер дә әйтелде.
Иван Ивлевич Ананьев һәм Потап Паненков Иван Павлович Гусев- ны райком секретаре итеп калдыру ягында иделәр. Күпчелек аларга кушылды. Соңыннан җыелышны алып баручы Потап Аввакумович райком секретарена сүз бирде.
Иптәшләр! Нинди генә авыр шартларда калганда да, без партия Үзәк Комитеты куйган бөек һәм мөһим бурычларны истән чыгарырга һәм онытырга тиеш түгелбез, — дип башлады ул сүзен. — Үзебез кү-
47
реп торабыз, фронтта да, тылда да совет кешеләре кулларыннан килгән кадәр бар нәрсәне эшлиләр, кирәк икән — җаннарын да бирәләр. Фашист армиясенең кинәт, көтмәгәндә Вязьма яныннан Мәскәү ягына омтылуы нәтиҗәсендә илдә гаять авыр хәл туды.
Районның җитәкчеләре партизан отряды башында булырга тиешләр иде. Бу, билгеле, план буенча. Клин-Мутище урманындагы база отрядның беренче адымнарын башларга ярдәм итәчәк иде. Бүгенге көндә отряд та юк, базаны эзләргә баручылар сүзенә караганда — база да юк. Әйе, иптәшләр, райкомның беренче секретаре Яков Петрович Балуев, райисполком председателе Андрей Семенович Аиисковлар- ның кайда икәнлеге, язмышлары хәзергә билгесез. Өченче секретарь да, бюро членнары да юк. Отряд өчен база: азык, корал, кием-салым, медикамент, сугыш припаслары шулай ук юк диярлек. Ә безгә ул отрядны читтән килеп оештырып бирүче дә булмас.
Потап Паненков бик дөрес юлда: ул инде корал җыя башлаган, аның подпольеда берничә радиоалгыч булдырырга исәбе бар. Иң мөһиме — ул кешеләр белән бәйләнеш тота, кешеләрне оештыра белә. Үзебезнең район кешеләре белән генә чикләнми, ул камауда калган һәм разведка алып барган армия кешеләре белән бик яхшы һәм нык бәйләнгән. Коммунист Паненковның бу адымнарын барыбызга да үрнәк итеп алырга һәм аңа ярдәм итәргә кирәк. Мин Панеиковны шушы За- мощьеда төзеләчәк подпольедагы партия оешмасының җитәкчесе итеп билгеләргә тәкъдим итәм.
Немең фашистларының, Геббельсның провокацион пропагандасына каршы бик көчле большевистик агитация алып барырга кирәк. Бу — бер. Икенчедән, партизан отряды төзеп, фашистларга каршы оешкан көрәш, кораллы сугыш ачарга кирәк. Бу — ике. Ә шушы эшләрне тормышка ашыру өчен партия оешмасын подпольеда нык сакларга тиешбез. Районда калган барлык коммунист һәм активистлар, комсомолец һәм комсомолкалар белән бәйләнеш тотарга, коралланырга, сугылмаган ашлыкны тиз көннәр эчендә сугып, игенне яшерергә, немец-фашист- ларның «яңа тәртибе»нә, комендант, бургомистрларның приказларына кискен отпор бирергә кирәк. Фашист армиясенә бер бөртек ашлык, бер кисәк ит, бер бөртек салам-фураж бирмәскә. Менә шул бурычларны киң рәвештә хәл итү өчен бергәләшеп уйлашыйк, нинди юллар, чаралар яхшы булыр?..
Фикер алышуларда тирә-яктагы авыллардан хәбәрләр алып килгән Иван Ананьев, Иван Михальченков, Гриша Верман, Даша Фиричен- кова, Александра Пырикова һәм башкалар сөйләделәр. Аларның сөйләвенә караганда, Вязьма, Семлево тирәләреннән Ельня районына байтак халык, шул исәптән дистәләп коммунистлар кайтуы беленде, һич кичекми ал арны да эшкә тартырга кирәк иде.
Иван Михальченков сөйләвенчә, Савостьяново, Хизное авылларында хәрби кешеләрдән торган, яхшы коралланган төркемнәр бар. Араларында зур гына хәрби исемле кешеләр дә юк түгел икән. Тик алар арасында фронт аша китәргә теләүче шактый, ди. Тирән кар төшкәнне генә көтәләр...
Иван Павлович һәм Потап, мине җыелышка тәкъдим итеп, фикеремне сорагач, мин дә бер-ике сүз әйттем. Якын укиләчәктә ашыгыч эшләнәсе эшләрнең берсе итеп кар күп яумас борын^к^рал, сугыш кирәк-яраклары җыюны ашыктыруны күрсәттем. Камауда^адтан-^әрби кешеләр арасында эш алып баруны хупламаган кешеләргә каршы чыктым.
— Дөрес, фронт аша чыгу, героик Кызыл Армиягә ярдәмгә омтылу—бу патриотлык. Аларга булышырга кирәк. Тик аларга шуны да исләренә төшерик: фронт артында, дошман тылындагы көрәш фронттагы көрәштән җиңел түгел. Командование фронт аша дошман тылына
48
махсус кешеләр хәзерләп көрәшкә ташлый, ә моннан зур хәрби хәзерлекле, сугышчан тәҗрибәле командир һәм полнтработниклар икенче якка — фронт аша, совет тылына чыгалар. Дөрес, алар арасында төрле кешеләр булуы мөмкин, сак булырга кирәк. Шул ук вакытта алар арасында Мәскәү ополчениесе коммунистлары, Идел буе, Урал, Себер кебек җирләрдән килеп Ельня, Днепр, Смоленск өчен көрәшкән батырлар да аз түгел. Дошман тылында партизаннарча көрәшү өчен сугышчан тәҗрибәле, хәрби хәзерлекле кешеләр кирәклеген аларга аңлату бик мөһим эш, иптәшләр,—дидем.
Партиянең Замощьедагы подполье оешмасында бүгеннән комитет булдырырга, шул комитетка Иван Павлович Гусевны, Потап Паненковны, Иван Иванович Ананьевны, Иван Михальченковны, Василий Тереховны, Даша Фирнченкованы, Гриша Верманны, Александра Пырикованы һәм өлкән политрук иптәш «Геннадийны» (анысы мин) кертергә; Геннадий иптәш Шевцовка камауда калган хәрби кешеләр арасында актив эш алып баруны, корал тота белмәгән кешеләрне корал белән эш итәргә өйрәтүне тапшырырга; бүгеннән үк райком исеменнән «Ельня халкына мөрәҗәгать» язып таратырга; конспирацияне ныгыту өчен Замощьедагы подполье партия оешмасының секретаре Паненковны староста итеп билгеләүне һәм аның кандидатурасын Замощье гражданнары җыелышы аша үткәрүне хупларга; дошман мәкерле, аңа каршы төрле чаралар кулланырга; Замощье тирәсендә булган барлык партияле көчләрне комитет кул астына тупларга; икенче подпольены Коробец-Клин-ААутище тирәсендә оештырырга. Өченчесен — Ельняда. Коробецка хәзер үк Василий Васильевич Казуб- скнйны һәм комсомол райкомы секретаре Андрей Юденковны, Ельня- га коммунист укытучы Лука Меркурьевич Капитоновны җибәрергә дип карар кабул иттек.
Менә шулай 1941 елның октябрь азагында Ельня районының Замощье авылында коммунистларның подпольедагы комитеты эшли башлады.
Икенче көндә үк 500 данәдә «Ельня халкына мөрәҗәгать» язылды һәм таратылды.
Бу җыелыш күп коммунистларның тормышына, хәтта бөтен Ельня районы халкы тормышына зур үзгәреш кертте...
Җыелыш беткәч, Гусев янында калып, конкрет план кордык. Иван Павлович үзе Ельня районының көньяк яртысына — Клин урманнарына китәргә, анда барышлый, Коробец станциясендә Казубскийны калдырып, аны тимер юлы һәм Калуга олы юлыннан көньяктагы халык арасында эшкә кушарга булды. Капитоновка хәзер үк туры Ельняга керергә һәм шәһәрдә подполье оештырырга, Ельня кешеләрен — бер яктан Шарапове совхозы аша Коробец белән, икенче яктан, Мархот- кин совхозы аша Замощье белән бәйләргә задание бирелде.
Капитонов, бу задание партиянең зур ышанычы икәнлеген аңлап, шул төнне үк Ельняга китте. Бераздан аның тиешле документлар булдырып, шәһәрдә ышанычлы патриотлардан диверсия группалары төзүе, разведка алып баруы турында шатлыклы хәбәрләр килә башлады.
Капитонов киткәч, Иван Павлович озакламады. Ул үз урынына Потап Аввакумович Паненковны калдырды. Аңа фронт аша китүчеләр белән Өлкә комитетына җибәрергә дип хат бирде. Ул хатны үзе башта укып чыкты.
Партия оешмасы эше белән беррәттән яшьләрне, комсомол оешмасын да актив көрәшкә тартырга кирәклеген Потап та, Иван Павлович та ачык беләләр иде. Шуңа күрә районның төньяк өлешендәге комсо- мол эшен алып бару өчен комсомол комитеты оештырылды. Ул комитетның секретаре итеп Костя Баранов сайланды. Комитет членнары үзләре һәрбер авылда яшьләр оешмасы башында булдылар. Комитет
алдында бик мөһим һәм бик конкрет бурычлар куелды. Аларныц берен- челәреннән: корал җыю, фашистларга каршы листовкалар тарату; яшьләрне фашистларга каршы көрәшкә хәзерләү һәм туплау; Совинформбюро сводкаларын күчереп язып кулдан кулга тарат}' кебек эшләр булды.
Октябрь бәйрәменнән соң, атна-ун көн үткәч, Замощьега фаҗигале хәбәр килде: Октябрь революциясенең 24 еллыгы турында Сталин докладын баштанаяк ятлап алып, авылларда һәм шәһәрләрдәге халыкка сөйләп йөргәндә, Лука Меркурьевич Капитоновны фашистлар тотып атканнар...
, Бу безнең өчен, бигрәк тә Ельнялылар өчен, бик зур югалту иде. Иван Павлович Гусев, Потап Аввакумович Паненков җитәкчелек иткән олы эшнең беренче корбаны бөтен подпольены тирән кайгыга салды. Иртәгә һәркемне шул язмыш көтә кебек иде.
Районда гына түгел, Смоленск өлкәсендә билгеле булган талантлы интеллигент — тарих укытучысы Капитонов чын коммунист иде. Аңа әле утыз гына яшь тулган булса да, үзен талантлы педагог итеп танытып, укучылары тарафыннан зур мәхәббәт, ә иптәшләре — укытучылар тарафыннан тирән ихтирам казанган иде. Колхозчылар һәм агач, җитен эшкәртү заводларындагы эшчеләр аның лекцияләрен бик яратып тыңлаганнар. Аңардан байтак олы булган Потап Паненков, укытучы Василий Васильевич Казубский һәм пионервожатый Андрей Юлеи- ков — Лука Меркурьевичның якын дуслары — Капитоновны дусларча яратып «Лукаш» дип атап йөртәләр иде.
«Лукаш»ны провокаторлар гестапога күрсәткән булып чыкты. Гестапочылар аның өенә кайтканын саклап торганнар да артыннан ба рып басканнар. Лукаш пистолеттан ике гестапочыны атып еккан. Шул чакта өченче фашист аның үзенә аткан.
Ерткычланган гестапочылар Лукашның бөтен семьясын — хатынын һәм балаларын да асканнар...
Без Капитонов өчен фашист палачларыннан үч алырга ант иттек...
Шул ук вакытта оешманы нык саклап, кораллы көчләр — партизан отряды оештырмый торып, черки тешләгәндәй, вак бәрелешләр белән чуалмаска булдык.
— Суккач-суккач, фашист этләрнең үзәкләренә үтәрлек итеп сугарга кирәк аны, — диде Паненков.
Гитлерның «Митте» (Үзәк) армия группасы артына төшүгә ай тулып узса да, без алдыбызга турыдан-туры куелган бурычны үтәүдән ерак идек әле. Сафа Заманов белән Иван Фролов һаман табылмады. Дөрес, без җирле партия оешмасын таптык, Ельня, Всход районнары аша үткән таш һәм тимер юлларда барган дошман гаскәрләренең хәрәкәтен күзәтеп, фашистлар урнашкан гарнизоннарга һәм ике аэродромга тулы гына мәгълүматлы «карточка» төзедек. Тик ул мәгълүматлар хәзергә файдасыз килеш ята иде әле... Билгеле, әгәр Григорьев батальоны фронт аша чыкса, Нури Казыханов безгә рация ташлатачак. Ләкин батальонның фронт аша чыгуы бик үк ышанычлы да түгел; анда яралылар бик күп иде бит...
Партком безне камауда калган гаскәриләр арасында эшләргә Сос авыл советына җибәрде.
Замощьеда без өчебез дә юньлерәк итеп киендек тә, Потап Паненков бирГӘн паспортларны кесәгә салып, башта моннан унбиш чакрым
4. -с. ә.- н 4
49
.50
чамасындагы Вититново авылына, «Вид новой жизни» колхозына киттек. (Ул колхоз Паненков элек председатель булып эшләгән Сос авыл советына керә.) Бу авыл олы юлдан читтәрәк, фашистларның, игътибарын үзенә тартмаска тиеш, дип өйрәтте безне Потап.
Турыдан, басу юлы белән генә барып, без караңгы төшәр алдыннан Вититново авылына килеп кердек.
Потап безгә бу авылдагы ышанычлы кешеләрнең адресларын, алар- ның семья хәлләрен алдан ук сөйләгән иде. Без аның киңәше буенча, Елизавета һәм Матрена Пименовна Демчеиковаларга урнаштык. Матрена Пименовна безнең өчен чын-чынлап тугаи анабыз булды, һәм без дә аңа мөмкин кадәр булышырга, кулына бер эш тә тидермәскә тырыштык. Бушка ашап ятмаска теләп, көндезләрен колхоз эшенә йөрдек. «Вид новой жизни» колхозының бик күп сугылмаган игене калган булып чыкты. Потап һәм Иван Павлович кушуынча, аны бик тиз сугыл бетереп, халыкка таратып бирергә, киләчәккә отрядларга запас ясарга кирәк иде. Без арыш, бодай, солы, җитен суктык. Колхозда калган атларны йорт саен тараттырдык һәм бик яхшы гына бер атны үзебезгә дә алдык. Шул атны җигеп, утын ташу сылтавы белән, без авылга ур-маннардан, болыннардан корал җыеп алып кайта идек...
Өй эчендә безнең тәртип шулай иде: Аркадий кич булгач та авылдагы яшьләр, камалучылар арасына китә. Лиза, Матрена Пименовна- лар чиратлап урамда дежур торалар. Ә без, Матрена Пименовнаның улы Ванюшка белән икәүләп, сукыр лампа яктысында листовкалар язабыз...
Түрдәге иконалар артында пистолетлар, мич астында гранаталар, мәрхүм Дмитрий Демченковның инструмент тартмасында листовка язу өчен кара, кәгазь һ. б. кирәк-яраклар тотабыз. Өйнең ишекләрен генә түгел, абзар капкаларын да бикләп бетергәч, Матрена Пименовна тәрәзәләргә пәрдә кора һәм сукыр лампага ут ала. Ванюша терлекләргә азык салган җиреннән урманнан алып кайткан коралны яки сугыш кирәк-яракларын тазартырга өйгә алып керә. Матрена Пименовна иртәнге ашка бәрәңге тазарта, терлекләргә азык хәзерли, ә мин үз эшемә тотынам — мөештәге икона астына, өстәл артына кереп утырам да листовкалар язам.
Бүгенге листовка камауда калган хәрби кешеләр өчен языла. хМат- рена карчык кыштыр-кыштыр бәрәңге әрчи, ә үзе тыштагы тавышларга колак сала. Ванюша һәрбер тазартылган частьны яки патронны үзенчә бик яхшы итеп майлый һәм печәнгә төреп зур корзинка эченә яшерә бара.
Дәфтәр кәгазьләрен битләп кисәм дә, һәркем укырлык итеп, эре хәрефләр белән түбәндәге сүзләрне язам:
«Данлы Кызыл Армия сугышчылары, командирлары һәм прлитра- ботниклары!
Ватанга мәңге тугры булырга ант итүчеләр!
Иптәшләр!
Туган илнең язмышы үлем куркынычында. Дошман яулары Мәс- кәүгә һөҗүм итә. Совет иленең, социализмның язмышы иң авыр сынауларны кичерә.
Шуңа карамастан, камауда калучыларның, әсирлектән качучыларның күбесе һаман нәрсәдер көтә. Кайберәүләр, коралларны җылы түшәккә алмаштырып, йортка керделәр — кияү булдылар...
Дошман явы башкалага ябырылганда, шулмы батырлык?
Җитәр! Совет халкы, аның героик Кызыл Армиясе һәркемнән:
— «Туган илнең авыр көннәрендә сез аңа нинди ярдәм иттегез?»— дип сорар. Биргән антыгызны онытмагыз!
Барыгыз да коралланыгыз һәм партизан отрядларына язылыгыз! Фашистларга ут ачыгыз! Гитлерчыларның аяк басып йөргән җирләрен
4* 51
янган утлы туфракка әйләндерегез! Сөекле Ватаныбыз, партиябез, ата- аналарыгыз, газиз балаларыгыз, бөтен совет Халкы сезне шуңа чакыра.
Канга — кан, үлемгә — үлем!
Явыз дошманга үлем!
Партизан көчләре командованиесе».
Бераз түбәнрәк: «Яза белгән кеше шушы листовканы яңадан ун данә күчереп язсын. Укып чыккач, икенче кешеләргә бирегез. Мөмкин булса җыелышып укыгыз», — дип өстим.
Смоленск өлкәсенең бу тирәдәге Ельня, Всход, Спас-Деминск, Глинка, Дорогобуж районнарында камауда калган бөтен хәрби кешеләргә барып җитсен өчен ул листовкаларны төне буе, кәгазь җиткәнче күчерергә туры килә.
Авылларда ул листовкаларны укытучылар, хәрби кешеләр, күбрәге тиз яза белгән кешеләр күчереп яза яки колактан-колакка сөйлиләр иде. Совинформбюро сводкалары да шулай таратылды.
Кайчакта Матрена Пименовна үз эшеннән тукталып:
— Геннадий Семеныч! Балакаем, син язасың да язасың. Нәрсә ул, нәрсә турында язасың?—дип сорагач, мин аңа листовканы укып чыгам. Ә ул башына бәйләгән яулыгын колак артына шудыра да башын бер якка кыйшайтыбрак тыңлый. Аннары башын селкеп:
— Ай, Геннадий Семеныч, нык әйткәнсең: «Явыз дошманга үлем!»
Ул бит фашистларга үлем дигән сүз. Карап эшлә, балам, үзең эләкмә!— ди торган иде. '
V , * * — -i-
Партия оешмасының карарын үтәү — камауда калган сугышчы һәм командирлар арасында эш алып бару өчен листовкалар гына язып тарату җитәрлек түгел иде.
һәр авылда диярлек кораллы төркемнәрнең барлыгына һичбер шик юк иде. Ул төркемнәрдә күпме кеше, алар кайда туып үскәннәр, нинди частьтә сугышканнар, кайда камауда калганнар, ул кешеләрнең хәрби исемнәре — коммунистларга, ышанычлы кешеләргә шул турыда мәгълүматлар җыярга куштык. Безгә, алар ничек коралланганнар, сугыш кирәк-яраклары бармы, дошманга каршы сугышырга әзерләрме 11. б. шундый сорауларга җавап алып, партия оешмасының чираттагы утырышларында отчет биреп барырга туры килде.
Без башта Вититновода яшәгән камалучылар белән таныштык.
...Авыл уртасындагы буа янында Вититново халкы телендә «хикмәтле йорт» дип йөртелгән Шавенковалар йорты тора. Анда танышкан укытучы Ольга Федоровна Шавенкованың бик бай китапханәсе сакланган икән. Безне Ольга Федоровна белән Потап таныштырган иде.
Беренче тапкыр Ольга Федоровиа безгә Ванюшка аша «Өч мушке- тер»ны укырга бирде. Шул китапны илтергә дип мин октябрь кичләренең берсендә бу «хикмәтле йорт»ка бардым.
... Беренче керүем булгангамы, өй эчен күреп хәйран калдым: бу өйдә сугыш барлыгы, немеңләрнең илебезне басып алулары турында сөйләгән бернәрсә дә юк диярлек. Барысы да тыныч вакыттагы кебек: тәрәзәләргә ап-ак пәрдәләр корылган, җиделе лампа яктысында өй эчендәге җыйнаклык һәм матурлык аеруча күзгә ташлана: никельле караватлар, китап шкафлары, ап-ак ашъяулык җәелгән өстәл, стена сәгате келт-келт итеп йөреп тора.
Өстәл янына барып утырдым. Шул вакыт икенче бүлмәдән ике егет килеп чыкты. Ольга Федоровиа безне таныштырды. Аларның берсе Анатолий исемле, икенчесе Михаил булып чыкты. Михаил өстенә костюм кигән, галстук таккан, кулына гитара тоткан. Ә Анатолий — лейтенант формасында, тик пистолеты гына юк. Таяк таянган. Әйтер
52
сең лә, артиллерия лейтенанты госпитальдән чыккан да отпускыга кайткан. Михаил урта буйлы, киң күкрәкле булса, Анатолий бик озын буйлы—андый кешеләргә «бер ярым Иван» диләр руслар.
Анатолийның кадровый командир икәнлеге күренеп тора. Хәер, ул үзенең кем икәнлеген, һич тә яшерергә теләми иде булса кирәк.
— Ачыктан-ачык йөрергә булдыгызмыни?—дидем мин аңа.
Сез бит үз кеше, — дип җавап
батареясын Днепр аша алып чыга. 14 августта аны партиягә кабул итеп алалар... 1930 елдан бирле кадровый командир Марчук октябрь аендагы сугышларда камалуда кала; Белая Грива янына якынлашкан немец артиллериясе белән алар капма-каршы дуэль алып баралар. Шунда ул контужен була.
Соңрак, Сос авылына килеп «урнашкач», Марчук коммунист укытучы Старостин белән таныша, аның аша Вититново укытучысы Ольга Шавенкова, Анатолий Пшеиичниковны таба һәм ул шулай итеп безнен группа белән бәйләнешкә керде.
ЛАарчук Сос авылындагы хәрби кешеләрнең җитәкчесе итеп куелды Аның группасында Ибраһим Нәфиков исемле бер Урал егете дә бар булып чыкты. Мин аның белән танышырга теләдем, һәм беркөнне шуның өчен Соска бардым. Урта буйлы бу татар егете Пермь өлкәсенеке булып чыкты. Мин аны бер колхозчы өеннән эзләп таптым. Нәфиков анда мич чыгара иде. Якын туганыбыз белән күрешкәндәй шатланышып, озак кына сөйләшеп утырдык. Ул Минск янындагы сугышларда ук чолгануда калса да, һаман фронт аша чыгу нияте белән, көнчыгышка таба шактый юл үткән. Берничә урында полиция, немец жандармериясе кулына эләккән, һәрвакыт үзенең исемен:
«Имән улы Төп», — дип яздырып, тоткыннан качып котыла кил- гән. Фронт Ярцево янында торганда ул, чегәннәргә ияреп, фронт аша чыкмакчы булган. Тик аларны фашистлар алдаганнар: табор олаулары нейтраль зонадагы күпергә җиткәч, фашистлар алты көпшәле минометлардан болар өстеиә ут ачканнар... Ибраһим Нәфиков бу юлы да качып
— Миңа кемнән яшеренергә кирәк? бирде ул, гаҗәпләнеп.
— Ә немецләр?
— Аларга безнең белән маташырга лар, яшеренербезме, ничек туры килер
Бераздан «Анатолий»иың Григорий
вакыт юк, ә килеп чыга калса- әле анда — күз күрер...
Михайлович Пшеничников икән-леген белдек. Ул Оренбург янында туып үскән. Ике айга якын Ельня янында сугышкан, батареясы чолганышта калгач, аягы яраланган көе соңгы пушкаларының йозакларын җиргә күмгән һәм пистолетындагы патроннарны да атып бетергәч кенә, таякка таянып, Голубев сазлыгы. Холбин урманы аша, зур кыенлыклар белән, Вититново бакчаларына килеп җиткән. Шунда бәрәңге сабаклары арасында, каны күп агудан егылып, һушыннан язган. Аннан Анатолийны Ольга Федоровна табып, өенә китергән һәм тәрбияләп аякка бастырган.
Сугышның беренче көненнән алып алгы сызыкта сугышкан Михаил Слепцов та монда килеп җиткәнче зур авырлыклар кичергән иде.
Без урнашкан Вититново авылында гына әнә шундый кырыклап кеше — камалучылар бар иде. Ләкин безгә ул халык арасында турыдан- туры эш алып барырга рөхсәт ителмәде. Шуңа күрә камалуда калган хәрби кешеләрнең командиры итеп Пшеиичниковны билгеләдек.
Вититново белән күрше Сос авылында да берничә яшеренгәнен белеп алдык. Алар арасында Белая Грива совхозы янында зур батырлык күрсәтеп сугышкан артиллерия өлкән лейтенанты Александр Васильевич Марчук та бар иде. Ул 1941 елның 3 августында Соловьев кичүен саклап, соңгы снарядны атканчы ут сызыгыннан китми һәм, немец самолетларының туктаусыз бомбага тотуына карамастан,
(«Анатолийны»)
яралы командир
53
котылган, башта күпер янындагы сазга, аннан куаклыкларга йөгергән. Шунда яраланган һәм төнгә чаклы ятып, караңгыда, Кызыл Армия ягына үтәм дип шуыша-шуыша, адашып кире немец тылына барып чыккан.
— Чак котылдым, малай!—ди Ибраһим.
Җае туры килгәндә аерым фашистларны «йомдыра-йомдыра» ул менә бирегә килеп җиткән...
Шул көннән башлап без аның белән еш кына очраштык.
Бүген кич мине «хикмәтле йортка» Анатолий һәм Ольга Федоровна чакырдылар. Күрше авылларга барып байтак юл йөреп бик арып кайтсам да, Михаил Слепцовка ияреп киттем.
Юл буена Михаилдан берничә рәт:
— Ни булды, нәрсәгә чакыралар? — дип сорадым. Слепцов никтер дөресен әйтмәде.
— Баргач күрерсез. Толя белән Оля чакыра... — дип кенә чикләнде.
Мин:
— Нәрсә, Оля белән Толяның туе буламы әллә? — дип шаярттым. Михаил көлемсерәде дә:
— Аларның туйлары булган булса кирәк инде, булмаса — сугыш беткәч үткәрерләр, — диде.
«Хикмәтле йортка» барып җиткәч, Слепцов мине лапаска ияртеп алып керде.
— Әйдәгез, үзегезгә «уенчыклар» күрсәтим, — диде ул, лапас капкасын ачып. Без ярым караңгы лапас эчендәге чана янына килгәч, Михаил кесә фонаре чыгарып, аска табан яктыртты да, чана өстендәге печәнне аралап, брезентны ачты...
Киң үрәчәле чанага күп итеп корал төялгән иде.
—- Бер йөк! Әнә ат чак тартып килгән, — дип, ул фонарь яктысын лапас эчендә кыштыр-кыштыр печән ашаган, өстеннән пар чыгып торган атка таба юнәлтте. Мин йөккә күрсәтеп:
— Бу кем эше? — дип сорадым.
— Әйдә өйгә керик. Анда белерсең, — диде Михаил. Мин: «Болар, мөгаен, Анатолий белән Волочек урманына барганнардыр», — дип уйлап өйгә керсәм, анда Оля белән Толя миңа сөенче әзерләгәннәр булып чыкты. Мин ишектән керүгә, зур гәүдәле, киң җилкәле, өстенә гимнастерка кигән бер хәрби кеше каршыма килеп басты да:
— Иптәш командир, сержант Әхтәм Хәсәнов сезнең командагызда фашистларга каршы сугышырга килде! Өч пулемет, биш автомат, унбиш винтовка, патрон һәм гранаталар алып килдем, — дип рапорт бирде. «Бер ярым Изан»— Анатолий Пшеничников аның артында баскан килеш авызын ерып көлә иде. Мин Хәсәновка:
— Рәхмәт, иптәш Хәсәнов, бик зур рәхмәт сезгә,—дип, кул биреп исәнләштем. Әхтәм честь биреп:
— Советлар Союзына хезмәт итәм!— диде. Аннары ул бу коралларны ничек итеп кулга төшерүе тарихын сөйләп бирде.
— Мин авырып ятканда, — дип башлады ул сүзен, — квартир хуҗасы Николай Иваныч староста Панковның кораллар җыеп йөрүен сөйләде. Аларны ул Ельняга, фашистларга илтеп тапшырмакчы икән. Мин аларны кулга төшерү турында хыяллана башладым. Аякка басу белән бу уемны эшкә ашырырга план корып куйдым. Бәхеткә каршы, кичә мин тора торган Михайловка авылыннан немецләр дә китте. Моны ишетү белән Николай Иванычтан ат җиктердем дә, староста торган өйгә киттек. Икебездә дә бер генә корал да юк. Тик миндә менә бу «пушка»
54
бар, — Хәсәнов билендәге кобурадан ике көпшәле немец ракетницасын чыгарды. — Аннан менә моны да әзерләп куйган идем, — һәм ул кесәсеннән полицайлар җиңенә бәйләп йөри торган чүпрәк алып күрсәтте. — Төн уртасы иде. Николай Иванычка ат яныннан беркая да китмәскә, старостага бер сүз дә эндәшмәскә, үзен танытмаска куштым. Үзем Андрей Панковның ишеген шакый башладым. Байтак көттерде, шайтан! Бер заман эчке ишектән:—Кем бар анда?—дип сорап куйдылар. Мин әйтәм:
— Ельнядан, комендатурадан. Андрей Панков кирәк!—дим. Бераздан бер кулына наган, икенче кулына кесә фонаре тотып староста чыга. Мин җиңгә бәйләнгән чүпрәкне төзәтә-төзәтә өйгә атлыйм. Эчемнән генә: «Өйгә керсәм, паразит, мин сине өйрәтермен», — дип уйлыйм. Теге фонарен түшенә элгән, өйгә керде. Наганын һаман куймый... Хатыны ут алды — сукыр лампа яна. Үземне бик ачулы, хәтәр кеше итеп күрсәтергә тырышам.
— Син, — димен Панковка, — нигә гер комендант әмерен үтәмисең? Большевикларны көтәсеңме? Нигә, син җыйган коралны комендатурага тапшырмыйсың?!! Менә бу приказны укымадыңмыни?—дип кесәмнән фашистларның Коробец станциясендә стенага ябыштырып куелган корал тапшыру турындагы приказын алып бирәм. Шунда ук кобурадан «пуш- ка»ны тартып чыгарам да, ике ракета салып корып куям.
— Беләсеңме, мин әйтәм, бу нәрсә?
Теге эндәшми, шикләнеп китте... Мин старостаны һаман кысам...
— Бумы? Бу, — мин әйтәм, — кул минометы! Хәзер үзеңне дә бете- рәм. өеңне дә яндырам!!! Корал җыеп партизаннарга тапшырырга маташканың өчен әйдә Ельняга!.. Мине гер комендант төигә-нигә карамый үзе, шуның өчен, махсус атап җибәрде, — дим...
Теге шүрләде бит, паразит:
— Бар корал базда һәм чоланда. Бернинди дә партизаннарга биргәнем юк. Иртәгә илтермен дип тора идем. Үзегез килгәч бик яхшы, әйдәгез төйибез, — ди.
— Әйдә, мин әйтәм, ач базыңны, ач чоланыңны, минем вакыт тар... Хатыныннан да, үзеннән дә Николай Иванович чанасына корал ташы- та башладым. Ярый әле тышта караңгы, буранлап тора иде. Николай Иванович ат белән маташкан була. Мин боларны кыздырам. Бераздан Андрей Панков:
— Миндәгесе бетте. Күрше авылдагы коралны китермәгәннәр әле,—диде. Мин базны, чоланны фонарь белән яктыртып караштырдым, анда артык нәрсә күренмәде. Староста мине дә, ямщикны да өйгә чакыра башлады.
— Әйдәгез, берәр стакан самогон эчик, аннан китәрсез, — ди.
Мин чыгып Николай Ивановичка:
— Олы юлга чыга тор, мин хәзер, — дидем дә өйгә кердем.
Староста стакан белән самогон, дуңгыз мае, суган әзерләгән... * Инде китәм дигәндә, старостаның хатыны бәйләнде бит, малай.
— Андрей, расписка ал. А то үзеңнән сорарлар, ә син пичек җавап бирерсең?—ди. Чәнчелгере албастыны атып үтерәсеңмени?.. Мин әйтәм:
— Сез җыйганда берәрсенә расписка бирдегезме соң?—дим.
ГIа н ков *
— Я, аныңча булсын инде, яз распискаңны, — ди. Кулга каләм-кә- газь тоттырды. Яздым. Яздым да «Тот капчыгыңны!»—дип ^татарча имза куйдым. Староста хатыны белән озатып чыкты... Мин Николаи Ивановичны куып җитеп, монда юнәлдек...
Без таңга кадәр бу коралларны әвенгә, авыл янындагы буш ДОТ, ДЗОТларга яшердек. Шул көннән алып Әхтәм бездә калды.
55
Ибраһим Нәфиков, Әхтәм Хәсәиов белән очрашканда, без өчәүләшеп, еш кына:
— Атсана^ наганым,
түзми лә йөрәгем,
шул фашистлар тавышына! — дип татарча җырлый торган идек...
Тирә-якта берничә тегермән бар иде. Шуларның берсен «безнең тегермән» итәр өчен Потаи мине Тесное авылына, Всход районына җибәрде. Мин ул авылда көздән, Григорьев батальонын озаткач, берничә тапкыр булган идем.
Тесноега киттем. Павлиново станциясе белән Тесное арасы бик ерак түгел; тау башына салынган Тесноедан Павлиново күренеп тора. Авылның Замощьега табан чыккан очында Потап белән безгә кирәк нәрсә — Тесное авылының җил тегермәне...
Өскә иске кызгылт чикмән, аякка чабата, башка бер колагы өзелгән колакчын бүрек кигән яшүсмергә (ул мин идем) Тесное тегермәнендә он төяп яткан немец солдатлары игътибар итмәделәр.
Авылдан берникадәр читтәрәк тегермәнче һәм тагын берничә колхозчы йорты хуторсымак булып торалар иде. Авылдан, мин шунда юнәлдем.
Бу авылга староста итеп куелган Григорий Михайлович Бурмистров— аксак булганга күрә армиягә ярамаган. Бурмистров сугыш алдыннан шул колхозның председателе булган. Ул безнец «староста» иде.
Потап Аввакумовичтан сәлам әйткәч тә, ул хатынын урамга, йортны сакларга чыгарып җибәрде. Фашистларны җаны-тәне белән сөймәгән бу рус кешесе ничек кенә булса да «староста» исемен «акларга», Совет Армиясенә мөмкин кадәр күбрәк булышырга тырыша иде.
Ул колхоз амбарларыннан иемецләрнең игенне хәзер Павлиново станциясенә чыгаруларын, алар килгәнче игеннең күп өлешен колхозчыларга таратып өлгерүен, шактый өлешен җиргә күмдерүен сөйләп бирде. Тегермәндә иемецләр полиция тоталар, аның өстенә үзләренең управляющийлары бар. Аннары ул станциягә чыгарыр алдыннан тегермәнгә налет ясаганда, байтак он алып калырга булачагын әйтте. Без «староста» белән тегермәндә он җыелгач, хәбәр итешү турында сөйләштек. Аннан соң ул мине лапаска алып чыкты. Лапаста зур бер лар янындагы тартманы бүтән урынга күчереп куйды. Аның астындагы тирән чокырда пачка-пачка төрелгән, фашистларга каршы язылган листовкалар һәм күп кенә корал бар иде.
— Бәлки кирәк булырлар, Геннадий, ә?—диде «староста».
— Листовкаларны фашист солдатлары арасында таратырга кирәк. Монда, тегермәнгә килгән солдатларның машина кузовларына салып җибәргәләү ярар иде, ә коралны тиздән эштә кулланырбыз, — дидем.
Бер-ике көннән «староста»: «Немецләр килеп алмас борын тегермәнне бушатып калыгыз»,—дигән хәбәрне Потап Паненковка җиткерде.
Тау башында ачык җирдә торган җил тегермәненә, кайсы яктан гына булмасын, ачык басудан барып керергә туры килә. Ә авылда шул тегермәнне саклаучы немец жандармнары һәм полицайлар яши. Потап өйрәтүе буенча, без Тесное авылының Бурмистров торган очына якындагы урманнан әйләнеп керергә булдык. Замощье олаучыларын — биш кешене Яков Паненков үзенә алды, ә безгә Вититново колхозчылары тагын биш ат җигеп бирделәр.
Үзебез кул пулеметлары һәм автоматлар алдык та, тегермәнгә баручыларга охшарга тырышып, юлга чыгып киттек. Урман яклап Бурмистров йорты янына килеп җиттек. Ул безне:
56
— Бик вакытлы килдегез. Полицайлар игенне капчыкка төяп маташалар. Иртән алып китәргә җыеналар, — дип каршы алды...
Безнең олаулар берәмләп тегермән янына барганда, Яков, Бурмистров һәм аның бабасы ике йөкне төяп тә өлгергәннәр иде инде/ Ә полицайлар каравылчы өендә җырлап-җырлап «староста» алып килгән самогонны эчәләр. Без Бурмистров белән тегермәнчене дә «эчәргә» кертеп җибәрдек. Тегермән эчендә Яков белән Иван бодай «тарттыралар». Күп тә үтмәде, безнең олаулар, сиксәнләп капчык он һәм ярма төяп, исән- сау Замощьега таба кузгалып та китте.
... Соңгы йөкне төяп, иң азактан Яков белән Иван Пименович кузгалды. Алар, китәр алдыннан, һаман да әле эчеп утырган «шуцманнар» начальнигы янына кереп, чын күңелдән «рәхмәт» әйтәләр, тагын килербез әле, дип «саубуллашып» чыгалар. Полицайлар:
— Рәхим итегез, тик самогон алып килергә онытмагыз, — дип калалар.
... Билгеле, сиксәнләп капчык ашлык югалту тегермәнне саклаучы полицайларга бушка үтми. Аларны Павлиново станциясендә төрмәгә ябалар. Моннан соң тегермән саклауны бик нык көчәйтәләр...
Ә безнең азык базасы болар белән шактый тулыланды.
Матрена Пименовна күрше авылга, сеңелләре янына китте. Анын аша күп кенә ышанычлы кешеләргә йомыш әйтеп җибәрдек. Ул коммунистларга, комсомолларга листовкалар тапшырырга тиеш иде. Елизавета Демченкова белән Ванюша да тирә-күрше авыллардагы танышларын күрергә дип чыгып киттеләр, алар немецләр бик күп торган авыллар аша үтеп Всход районына кадәр барып җиткәннәр. Шулай йөреп алар еш кына партия оешмасының аерым заданиеләрен үтиләр, тирә-яктагы яңалыклар белән танышып кайталар иде. Бу баруда Лиза Захарьевское авылы тирәсендәге урманнарда камалуда калучы күп кенә кешеләрнең туплануы турында хәбәр алып кайтты. «Алар анда бер батальон икән, үзләренең командирлары да бар, ди. Аның фамилиясе Григорьев икән», — дип сөйләде. Бу хәбәр безнең күңелне төшерде. Димәк, разведка мәгълүматлары фронт аша чыкмаган, анда, димәк, безнең турыда белмиләр...
Тирә-як авылларда листовкалар таратып йөргән Матрена Пименовна да күп кенә яңалыклар алып кайтты. Кызганычка каршы, аның хәбәрләре безгә зур кайгы салды. Ул Белая Грива тирәсендә фашистлар бер парашютчыны тотып асканнар икән дип ишеткән иде. Парашютчы авыл читендәге бер мунча өстенә килеп төшә һәм имгәнә. Шулай да ул парашютның элмәкләрен ычкындыра да урманга йөгерергә керешә. Тик инде соң була. Фашистлар аның аякларына аталар. Парашютчы каты яралана. Гитлерчылар аны озак азаплыйлар. Ахыр килеп, бер җавап та ала алмагач, кое сиртмәсенә парашют баулары белән асып куялар...
Дорогобуж шәһәрендә булган хәлләр дә йөрәкне тетрәтерлек иде. Анда фашистлар, 1941 елның ноябрендә, «канлы туй» үткәргәннәр. Октябрь бәйрәме көнне гитлерчылар Дорогобуждагы концлагерьда йөзләрчә коммунистларны атып үтергәннәр. Матрена Пименовна бу баруында Смоленск шәһәрендә Долгоненков дигән хаин бәндә редакторлыгында чыга торган «Новый путь» газетасын табып кайтты. Анда Гит- лерның «җиңелмәс армиясе» Мәскәүне артиллерия уты астында тогуы, Мәскәү Кремлен фашист офицерлары «Цейс» бинокле аша күрүләре турында язганнар иде...
57
Иван Павлович Гусев һәм Потап Паненков кушуы буенча, Матрена Пименовнаның ундүрт яшьлек улы Ванюшаны ияртеп, мин Дорогобуж районына барырга дип юлга чыктым. Потап корал алырга киңәш итмәде. Пистолет һәм гранаталар Матрена Пименовнаның иконасы артында калды. Кесәгә бер колода карта гына салып, кирәкле парольләрне хәтергә бикләп авылдан-авылга атладык. Икебез дә өс-башка юрамалый бик начар киендек: минем башта әлеге шул бер колагы өзелгән малахай, өстә ертылып беткән кызыл чикмән, аякта ямьсез итеп олтан салынган начар гына киез итек. Икебез дә хәерче капчыкларын астык. Немец гарнизоннары булган авылларда хәер сорашабыз, карта салабыз, ә Ванюша җырлый...
Шулай итеп без Городок авылына җиттек. Анда авыл советы председателе коммунист Белоусовны эзләдек. Ләкин аны бу авылда таба алмадык. Ул Торжок авылында булып чыкты. Безнең парольләрне җентекләп тикшергәннән соң, Белоусов Аввакумович өчен бөтен кирәк мәгълүматларны сөйләде һәм үзе дә тиздән шул якка барып чыгарга җыенганын әйтте. Белоусов Торжок, Городок һәм башка авылларда актив эш алып бара иде. Аның энесе—артиллерист-офицер Белоусов белән бергә Торжокта «Сибиряк» кушаматлы бер политработник яши икән. «Сибиряк» шулай ук тирә-яктагы авылларда пропаганда эше алып бара, ди. Биредә инде алтмышка якын кешелек кораллы отряд оешып өлгергән. Аның өстенә, күрше Куроворость авылында очучы, өлкән лейтенант Герман Ковалев группасы бар. Очучы кул астында яхшы коралланган унбишләп егет җыелган. Аларның «Максим» пулеметлары да бар икән.
Безнең тирәдәге авыллардагы кебек үк, бу кораллы группалар да, беренче команда булу белән, дошманга каршы күтәрелергә хәзерләнәләр иде.
Потап кушкан «йомыш»ларны үтәп, кире борылырга уйласак та, «партизаннарның оясы — Уранино авылында ул»,—дигән хәбәрне ишеткәч, шул якка юл тоттык.
Уранино авылына төнгә каршы бик арып килеп җиттек. Анда бер таныш кешебез дә юк иде. Хәер сораган булып авыл читендәге бер йортка килеп керүебез булды, икебезне дә ниндидер кешеләр кулга алдылар, элекке колхоз правлениесе урнашкан бинага алып киттеләр.
Бу авылда немецләр әле бер вакытта да булмаганнар, ахры. Монда Совет власте һәм колхоз тормышы хөкем сөрә иде әле.
Тентеделәр, ләкин кесәләрдән берни дә тапмадылар. Сумкаларда икмәк кисәкләре, берничә пешкән бәрәңгедән башка нәрсә юк иде. Безнең бик начар өс-башка карап алгач, арадан берсе, башлыклары булса кирәк:
— Бүген соң инде, куныгыз, шайтан балалары... Но иртәгә авылда эзегез дә булмасын, — диде. Правлениенең икенче бүлмәсеннән дежур- ныйны чакырып чыгарды да безне кунарга һәм ашатырга ниндидер бер йортка алып барырга кушты.
Ашап-эчкәч, колхоз клубына, яшьләрнең җыелып биегән җирләренә барырга дип өйдән чыгып киттек.
Уранино яшьләре, бигрәк тә кыз-кыркын һәм чолгануда калучы «кияүләр» һичбер сугыш булмагандай бииләр, уйныйлар, Смоленщина- да таралган Исаковский җырларын, частушкалар такмаклыйлар. Яшьләр кайдадыр бу тирәдә оеша башлаган «Ураган», «Чайка» исемле партизан отрядлары турында сөйләшәләр.
Кичәнең бик кызу барган чагында безне тентегән- Кочубей дигән кеше килеп керде. Аның кул күтәреп ишарә итүе булды — җыр-биютукталды. Кочубей башындагы кубанкасын арткарак күтәреп:
— Әй, сез, «кияүләр», тыңлагыз! — дип кычкырды да сәхнәгә сикереп менде. Кесәсеннән бер кәгазь чыгарып укый башлады:
— «Иптәшләр! Ватанга тугры булырга ант иткән хәрби кешеләр, сугышчы һәм командирлар! Дошманга каршы көрәшкә күтәрелегез. Хәрби ант сезне көрәшкә чакыра...»
Листовканың азагында Совинформбюроның соңгы сводкасы язылган иде, Кочубей аны да укып чыкты. Аннары бөтен кешегә өйләренә таралырга кушты...
Ванюшка миңа карап елмайды. Бу аның эше иде.
Икенче көнне таң аткач та без кайтырга чыктык...
Партия комитетының чираттагы бер утырышында, Иван Павлович Гусев информациясен тыңлаганнан соң, шундый карарга килдек:
Күрше районнардагы көчләр белән бәйләнешне ныгытырга; ничек кенә булмасын, партиянең Смоленск Өлкә комитеты белән элемтә булдырырга; барлык кораллы көчләрне исәпкә алып, озакламый урманга чыгарга әзер торырга; беренче сигнал булу белән кораллы көрәшкә күтәрелергә!
Камалуда калучыларның бер төркеме, майор Слепаков җитәкчелегендә, фронт аша «Олы җиргә» чыгарга карар кылган иде. Безнең киңәшләрне ул колагына да элмәде.
— һәр исән сугышчы Кызыл Армия сафында, фронтта булырга тиеш! — дип кырт кисте. Слепаков кебек югары хәрби хәзерлекле кеше безнең отряд өчен бик кирәк булса да, аны үгетләү урынсыз иде. Аның бу омтылышына бүтән каршы килмәдек, киресенчә, мөмкин кадәр ярдәм итәргә тырыштык. «Олы җир»гә белдерәсе безнең үз йомышларыбыз да бар иде бит.
Иван Павлович Гусев Смоленск Өлкә комитетына мондагы хәлләрне аңлатып хат язды. Мин безнең группаның язмышын, җыелган мәгълүматларны генералга белдерү өчен, Слепаков отряды белән бергә, Аркадий Кренделевны җибәрергә булдым.
Китәр алдыннан Слепаков ябык киңәшмә үткәрде. Аркадий Кренделевны озатып баргач, миңа да шул киңәшмәдә катнашырга туры килде. Анда фронт аша китүнең соңгы чараларын хәл иттеләр. Киңәшмәдән соң суд булды.
Слепаковның дежурныйлары Покровское юлында ат атланып Ель- няга чапкан бер кешене тотканнар иде. Ул кеше /Митишково волосте старшинасы Александр Уланкинның Ельняга, немецләр комендатурасына язган донесениесен алып бара икән. Донесениене алып тикшергәч, майор Слепаков аның фельдшер Феоктистов улы Владимир кулы белән Уланкин исеменнән язылганын белә. Уланкин Ельня комендантына: «Мархоткин-Митишково тирәсендә партизаннар җыела, аларның штабы укытучы Шведовлар йортында», — дип хәбәр итеп, «тизрәк ярдәм итүләрен» сораган.
Аталы-уллы Феоктистовларны һәм шулай ук партизаннарны гестапога тотып бирергә җыенган Алексей Кривошеевны кулга алганнар. Уланкин качып өлгергән булган.
Суд вакытында Феоктистов Николайның немецләргә ярдәм итүе, аның улы Владимирның Белоруссиядә үк пленгә төшүе, плендә командир белән комиссарын фашистларга тотып биреп, Смолепщииага кайтырга рөхсәт алуы һ. б. хыянәтләре ачылды. Ватанга хыянәт иткәннәре өчен дүртесе дә үлем җәзасына хөкем ителде.
Юлга чыгар алдыннан сугышчылар хөкем карарын җиренә җиткерделәр. Шуннан сон, берничә олауга коралларын, әйберләрен төяп фронт ягына, көнчыгышка таба юлга чыктылар. Аркадий Кренделев алар белән китте.
59
Ельня, Всход, Дорогобуж, Вязьма басуларын тирән кар басты. Угра елгасы аръягындагы урманнар ерактан зәңгәрсу күренсәләр дә, аларның да яшел киемнәренә кардан ак ямаулар салынды. Голубев Мох, Бездон сазлары да кар астында калды. Тик Шарапово совхозы янында танкларга каршы казылган чокырлардан чыгарылып өелгән балчык таулар өстенә генә кар ятмады. Андагы карны төньяктан искән салкын җил себереп торды.
Җирнең җәйге һәм көзге сугышлардан калган яраларын ак кар каплагач, җир йөзендә җанлы нәрсә калмаган кебек тоелды, бөтен Смоленщина ап-ак кәфенгә төренгәндәй булды, һичкайчан эремәс булып күренгән кар катламы астында мәетләр, ат үләксәләре, ватык танк, туплар, миномет, мылтык, пулеметлар калды. Хәтта янган өйләрдән калган кара морҗаларга чаклы ак кар белән капланды. Урмаи-кырлар, иге- чиге күренмәгән басулар җансыз бушлыкны хәтерләтә иде. Тик бу өстән караганда гына шулай булып күренде. Кышка кергәч, кар астында калган уҗым кебек, халык көчләре дә яшертен генә ныгый, тамыр җәя бардылар.
Бу көннәрдә Смоленскидан алып Сухиничигә, Рославльдән — Вязьмага, Гжатскигә кадәр, авылдан-авылга шомлы хәбәрләр йөрде. Башта, ноябрьнең беренче яртысында: «Мәскәүне чолгаганнар, Туланы, Рязаньны, Ленинградны алганнар», — дигән хәбәрләр таралды. Аннан соң фашист газеталары Мәскәүне алган хәбәрне язар өчен буш калдырылган битләр белән чыга башладылар.
Смоленскида хаин Долгоиенков чыгара торган «Новый путь» газетасы: «Тиздән сугыш бетә!» «Большевиклар җир йөзеннән себереләчәк!»— дип язды. Соңрак, ноябрьның икенче яртысында, «Мәскәүне немец армиясе алган, Сталин Америкага качкан, .Япония Себерие басып алып, Уралга якынлашып килә, тар-мар ителгән Кызыл Армиянең калдыкларын аулап тотып, коралсызландырылалар...», — дигән хәбәрләр таратты.
Бөтен приказлары «үлем, ату, асу» — дигән сүзләр белән тәмамланган кебек, фашистларның бөтен листовкалары да, Геббельс агитаторларының бөтен сөйләгәннәре дә «Мәскәү капут, Совет капут!» — дигән лозунглар белән бетә иде.
Ноябрь урталарында «Олы җир»дәи ташланган газеталардан 7 ноябрьдә Кызыл мәйданда хәрби парад булганын укып чиксез шатландык без. Ләкин тиздән берсеннән-берсе авыррак хәбәрләр килә башлады.
Костя Баранов язып барган радиосводкаларда да куаныч хәбәр калмады диярлек. Калинин шәһәрен дошман алды. Тула янында сугыш бара, Харьков һәм башка шәһәрләр дошман кулында.
Декабрь башларында фашистлар: «Соңгы һөҗүм... Мәскәүдә тиздән Германия гаскәрләре парад үткәрәчәк!» — дип сайрадылар. Ил өчен чиксез авыр көннәр килде.
Аннан соң ике атна буе радиоалгыч эшләмәде; батареяларның көче бетте. Шундый көннәрнең берсендә, декабрь башында Вититново авылы старостасы Григорий Горбачевның өендә без бу авылдагы активистларны, хәрби кешеләрне һәм элемтәчеләрне җыярга булдык. Көн тәртибендә күрше Холбии авылындагы камалучылар оешмасының эше, Холбни урманындагы коралны яшерү, немецләрнең тимер юлын төзәтергә эшчеләр җыйнавын өзү һәм Геббельсның ялган пропагандасын фаш итү мәсьәләләре тора иде. Замощьедан Ванюша Демченков Совинформбюроның соңгы яңалыкларын алып кайтырга тиеш иде һәм без аны кулдан күчереп тирә-як авылларга таратырга җыена идек. Бу тирәдә инде берничә көн фашистлар күренгәне юк. Без тышка каравыл да куймадык.
60
... Сизми дә калдык. Җыелыш барганда кисәк ишек ачылды, һәм өйгә бер немец солдаты килеп керде. Ул керү белән карабинын ишек яңагына терәп кунды да алга узды. З’чке бүлмәдә күмәкләшеп утырганыбызны күргәч, бик тиз кире чигенде... «Русь, партизан?!?» дип мыгырданып, мылтыгына таба омтылган иде, аның күкрәгенә Горбачев карт карабин төзәде. Шул арада Вася Папельцев белән Петя Костриков наган һәм пистолет чыгарып:
— Hande һосһ,— дип немец солдатының котын алдылар. Немец капкынга килеп кергәнен тиз аңлады. Аны эчке бүлмәгә, түргә уздыргач, егетләр урамнан өстенә немец шинеле, башына безнең пилотканы кигән бер кара гына бәндәне алып керделәр. Бу немецнең тылмачы булып чыкты.
Тылмач белән немец, Мәскәү яныннан качып, Смоленск ягына юл тоталар икән. Алар старостага фураж (тышта кошовкага җигелгән ат та бар иде) һәм үзләре өчен азык алырга кергәннәр. Олы юлга чыкмыйча, дезертирларча качалар...
/Мин түзмәдем:
— Мәскәү ошамадымыни, сез Мәскәүдә парад ясарга исәпли идегез бит? Нәрсә булды?—дип сорадым.
— Мәскәү бирешми! Гитлер капут!—дип кычкырды немец. Тылмач немецнең сүзләрен аңлата барды. Имеш, Мәскәү тирәсендә 200 чакрым җир бөтенләй миналанган, якын барырлык түгел. Немецләр алга барал- мыйлар. Тукталганнар. Шунда кышлыйлар. Ә болариың анда кышласы- лары килмәгән.
Фашистның сүзләренә без ышанып җитмәдек. Чөнки ул көннәрдә Гитлер армиясе әле һаман алга бара иде...
Безнең беренче уй бу немецне дә, тылмачны да юк итәргә нде. Горбачев семьясы моңа каршы төшеп:
— Үзе кача бит, качсын! Аиы үтерсәгез, башка немецләр килеп авылны пыран-заран китерерләр, — диде. Без тылмачны иемецтән аердык. Тылмачның да, немецнең дә коралы, документлары безгә кирәк иде. Немецны чанага утыртып, Вася Папельцев һәм Петя Костриков «озатып» киттеләр.
Ә тылмачны Ельня районына бүтән аяк басмаска ант иттереп Всход районы ягына Михаил Слепцов белән Николай Панасюгин «озатып» куйдылар. Безнең группа ике карабинлы һәм ике пистолетлы булды...
Папельцев белән Костриков фашист солдатын Угра елгасы буенда атып, суга ташлаганнар ахры, алар бик тиз кайтып җиттеләр: «Атны Калошин авылы янында олы Калуга юлына чыгарып җибәрдек»,—дигән булдылар.
Ванюша Совинформбюро хәбәрләре белән бергә Потап Аввакумович- ның: «Мөмкин кадәр тизрәк Замощьега кайтыгыз», дигән боерыгын алып килде. Мин җыелыш бетүгә чаңгы киеп турыга Замощьега чаптым.
Потап өйдә юк иде. Хатыны бүген бик шат күренде. Ул «Олы җир»- дән кеше килүен, Потапның аны озата китүен һәм тиздән кайтачагын әйтте. Чынлап та Потап Аввакумович озак көттермәде.
— Шатлык, Геннадий, зур шатлык!—диде ул, кулларын уа-уа,— «Олы җир»дән Степан Владимирович Трегубов килгән. Ул элек безнең райкомның беренче секретаре иде. Хәзер Өлкә Комитеты аны монда Окружком секретаре итеп җибәргән...
һәм ул Трегубов сөйләгән яңалыкларны кыскача гына миңа да әйтеп бирде. Партизаннар хәрәкәтенә оператив җитәкчелек итү өчен Смоленск Өлкә Комитеты үзенең пленумында өлкәнең оккупация астында калган районнарында Окружкомнар оештырырга карар иткән икән. Безнең Луговской Окружкомы җитәкчеләре итеп Өлкә комитеты секретарьлары Пайтеров, Степан Владимирович Трегубов, райком секретарьлары Лукьянов, Демеиков һәм Иван Павлович Гусев билгеләнгәннәр...
G1
Луговской Окружкомы, Смоленск өлкәсенең төньяк-көнчыгыш зона-сындагы урманнарны база итеп, фашистларның иң мөһим коммуникацияләре булган Варшавка, Москва-Минск таш юлларын, тимер юлларын өзеп, шул тирәдәге фашистларга сизелерлек ударлар ясарга, шуның белән Совет Армиясенә ярдәм итәргә; кораллы восстание күтәреп, фронт килеп җиткәнче Ельня плацдармын, Соловьев кичүен һ. б. урыннарны партизаннар кулында тотарга тиеш була икән.
Трегубов һәм Пайтеров, күптән түгел генә фронт аша чыгып, үз округларындагы райком һәм башка партия комитетларына шул планда конкрет бурыч куйганнар. Пайтеров Дорогобуж районында калган, ә Трегубов Замощье аша Спас-Демински районына юл алган.
Замощьега килгән Окружком җитәкчеләре подполье комитетының эшләрен яхшы дип тапканнар, партизан отрядларының составын тикшереп, командирларын раслаганнар.
Партиянең подпольедәге округ оешмасы Замощье комитеты кул астындагы халыкны оештыру һәм җитәкчелек итү өчен бердәхм коман-дование төзегән: командир итеп Потап Аввакумович Паненковны, комиссар итеп Геннадий Семенович Шевцовны, штаб начальнигы итеп Иван Михальченковны, командирның беренче ярдәмчесе итеп Иван Ивлевич Ананьевны билгеләгән.
Потап сөйләгән яңалыклар чын-чынлап сөенечле хәбәр иде. Ниһаять, без чын эшкә, дошманга каршы турыдан-туры көрәшкә чыгачакбыз... Потапның чиксез шатлануы миңа да күчте. Мин, утырган урынымнан сикереп торып, кабат аның кулын кыстым.
Потап тагын да нәрсәдер сөйләмәкче иде, шул вакыт ишек шакыдылар.
Шаку шартлы сигнал буенча кабатлангач, Потап Аввакумович ишекне ачты. Бу Аввакумовичны чакырып килгән Костя Баранов иде. Без бергәләп аларга киттек.
Анда барып кергәч, көтелмәгән бер күренештән шаккатып калдык. Сакал-мыеклы ир уртасы кешеләр кочаклашып үбешәләр, бер-берсен тәбриклиләр иде. Исебезгә килергә өлгермәдек, безне дә кочакларга, тәбрикләргә керештеләр.
— Ни булды сезгә, шаштыгызмы әллә? — дидек, көчле куллардан ычкынырга теләп.
— Шашмадык, фашист армиясе Мәскәү янында тар-мар ителгән! — дип кычкырды арадан берсе. Бөтен тәнне, зиһен-йөрәкне кинәт чолгап алган бу шатлыктан нишләргә белмәдек. Без бер-беребезне котлап тагын кочаклашып үбештек. Бу хәбәрне радиоалгычтан «тотып алучы» Демьян Карловичка һәм Лидия Евгеньевна Барановаларга зур рәхмәт әйттек.
Партиянең подпольедагы Окружком секретаре Степан Владимирович Трегубов белән Ельня райкомы секретаре Иван Павлович Гусев та килделәр. Коммунистларның Замощьедагы подполье оешмасының бу җыелышын Потап Паненков ачты. Сүз Степан Владимирович Трегубов- ка бирелде.
— Иптәшләр, Совет Армиясенең зур җиңүе, Мәскәү янындагы мөһим уңышы белән сезне чын күңелдән котлыйм!—диде ул. Аннары ашыкмый гына куен кесәсеннән кечкенә бер блокнот чыгарды да Совинформбюро сводкасын укыды. Укып бетергәч, коммунистларның якындагы бурычлары турында сөйли башлады:
— Мәскәү янында тар-мар ителгән гитлерчылар, һичшиксез, Смо- леншинага чигенәчәкләр. Алар Смоленщинада оборона тотарга тырышырлар. Шулай булгач, партизан отрядларын юлларга чыгаруны тизләтергә кирәк. Бөтен авылларда халыкны коралландырырга, фашистларга каршы восстание күтәрергә һәм дошман ялчыларын бетерергә, Совет власте урнаштырып, үзебезнең совет тәртипләрен кертергә кирәк безгә.
62
Аннан соң чыгып сөйләгән Гусев һәрбер коммунистка конкрет эш бирде, кайда, кайсы вакытта нәрсә эшләргә кирәклеген әйтте.
— Бөтен коралларны, корал тотып фашистларга каршы сугышырга яраклы булган барлык кешеләрне сугышчан хәзерлеккә китерү турында боерык бирергә кирәк, — диде ул.
Барыбыз да халыкны тизрәк кораллы көрәшкә күтәрү, районның гирә-ягындагы бөтен хезмәткәрләрне зур җиңү хәбәре белән таныштырырга, котларга булдык. Костя Барановка комсомоллар өчен листовкалар язып бирдек. Подпольедагы партия оешмасының мөрәҗәгатен бу юлы һәрвакыттагы кебек «Укып чыккач иптәшеңә бир, яза белсәң, 5—10 данә күчереп тарат!» — дигән сүзләр белән түгел, «Иптәшләр! Кулыгызга корал алыгыз! Фашистларга үлем!» дип тәмамладык.
Замощьеда бөтен мәсьәләләрне хәл кылгач, Окружком һәм райком секретарьлары тимер юл аша Клин урманына киттеләр. Без кораллы чыгыш оештыру өчен авылларга таралдык.
16—19 декабрь көннәрендә Ельня районының Замощье, Сос, Усть- Демин, Митишково һәм башка авыл советларында гитлерчылар куйгач «яңа тәртип»не җимерү, үзебезнең Совет властен яңадан урнаштыру башланды.
Витптново авылында Гречихин йортына, колхозчылар белән бергә, әлегә чаклы тимер мичләр, кул тегермәне, чиләкләр ясап, тун тегеп, киез итек төпләп яткан камалучылар килделәр. Өй хуҗасы колхоз председателе Иван Гречихин беренче мобилизация белән үк фронтка киткән, аның хатыны, бала-чагалары белән, өйнең кухнясы ягында утыра иде.
Староста Горбачев җыелышны ачып:
— Сүз Кызыл Армия вәкиле иптәш Шевцовка бирелә,—дигәч, мин түргә, өстәл янына уздым. Җыелган халыкның төрлесе төрлечә каршы алды. Кайберәүләре аптырашып күршеләреннән нәрсәдер сорашырга тотындылар, икенчеләре шатлыклы елмаештылар. Башымдагы бер колагы өзелгән колакчын бүрегемне салдым да, пистолетымны өстәлгә куеп, сөйли башладым:
— Кадерле иптәшләр! Гитлер гаскәрләрен Мәскәү янында Кызыл Армия тар-мар иткән. Фашистлар Мәскәү өлкәсеннән чигенәләр. Кызыл Армия командованиесе һәм Коммунистлар партиясенең Ельня райкомы һәрбер корал тота алырлык кешене фашистларга каршы кораллы көрәшкә күтәрелергә — партизан отрядына язылырга чакыралар, — дидем, аннары немец армиясен тар-мар итү турында радио аша бирелгән мәгълүматларны сөйләдем. Ахры килеп: — Бүгеннән башлап Вититнозода һәм тирә-яктагы башка авылларда Совет власте урнаштырылачак. «Яна тәртип» юкка чыгарыла. Урыннарда власть тулысынча Советлар кулына күчә. Шулай булгач, сезнең «Вид новой жизни» колхозы яңадан оештырыла һәм аның җитәкчесен — председателен сайларга кирәк, — дип сүземне тәмамладым.
Бүлмәдә мин сөйләгәндә чебен очкан тавыш та ишетелерлек тынлык иде. Сүземне тәмамлагач та әле бүлмә беравык тын торды. Бу шатлыклы тавышны ишеткәч, халык, сөенечен ничек белдерергә белми, аптырап калган иде бугай. Кинәт өйдә, бомба шартлагандай, көчле «Ура!» тавышы күтәрелде. Камалучылар мине күтәреп алдылар, аи-ваема карамый түшәмгә чөяргә керештеләр. Бүлмәдә яңадан тынычлык урнаштыру бик җиңелдән булмады. Тавышлар тынгач, мин һәркемгә конкрет йөкләмәләр бирә башладым.
Анатолий бу арада өйнең икенче бүлмәсенә чыгып, электән бирелгән форма буенча, халыкны партизан отрядына язарга кереште. Ә бу як
63
бүлмәдә колхозчылар председатель һәм бригадирлар сайлый башладылар...
Бераздан Анатолий өстәл янына килеп үзенең дәфтәрен ачты да безне партизан отрядының составы белән таныштырды. Отряд кешеләренә аерым-аерым эшләр тапшырасы бар иде. Шуңа күрә җыелышны озакка сузмаска булдык.
Анатолий, Николай Поддорников, Иван Шайков, Николай Панасю- гин, Сергей Калединнар белән киңәшләшергә калдык.
Без киңәшеп утырганда ук инде Вититновоның кайбер кешеләре, төн уртасы булуга карамастан, немецләрне эзләп киткәннәр. Янәсе, кызган чак, кулда пычак, берәр фашист очрамасмы...
Иван Федотович Гречихин йортында без киңәшеп бик озак утырдык. Иртән иртүк Вася Папельцев, Петя Костриков һәм мин — өчәүләп, кораллы унлап кеше алып, күрше Мартинково авылына барырга булдык. Анда кырыклап камалуда калучылар бар иде. Авылда Совет власте урнаштырып, партизан отрядына кеше язарга кирәк иде. Анатолий Пшеничников кораллы 7—8 кеше белән Холбни авылында шул ук эшне үткәрәчәк. Бераздан бөтен отрядларны җыеп, Замощьега тупланырга һәм фашистларның юлын кисәргә олы юлларга чыгарга булдык.
Мин Вася белән Петяга юлга әзерләнергә кушып өйгә, Матрена әби янына, кайттым. Алар ятмаганнар иде әле. Яшергән җирдән «лимонка» гранаталарны алдым да:
— Исән булыгыз, Матрена Пименовна, миңа сездән беразга китәргә туры килә. Бәлки тиз генә әйләнеп кайтып та булмас... Рәхмәт сезгә! Сугышны җиңү белән тәмамлагач, исән булсак, бер күрешербез әле, — дидем.
— Кая китәсез соң, улым?—дип сорады ул, ә Ваня:
— Мине дә алыгыз, — дип ялына башлады.
— Хәзергә күрше авылларга халыкны күтәрергә барабыз, аннан сон урманнарга китеп фашистларны кырырга ниятлибез, — дидем мин һәм малайның башын күкрәгемә кыстым. — Ванюшка, син хәзергә өйдә кал. Әниең янында кирәк булырсың. Ә соңрак мин сине үзебезнең отрядка алырмын. — дидем. Малай күзләрен миңа текәп, җитди тавыш белән:
— Алдамассызмы? Алайса сүз бирегез! — диде. Мин аңа сүз бирдем, ә Пименовна шул арада чоланга чыгып нәрсәдер күтәреп керде дә:
— Менә боларны алыгыз, сугышта кирәк булырлар,—дип минем алга бер пар киез итек, бер свитр, бер пар бияләй, җылы башлык һәм солдат капчыгына тутырылган байтак кына сохари куйды...
Әйтергә сүз таба алмадым. Мең-мең рәхмәтләр әйтергә теләсәм дә нигәдер тавышым чыкмады... Минем дулкынланганымны күргән карчык:
— Алыгыз, ал, исән-сау йөреп туздырыгыз. Хәзер кыш бит, сезнең итекләр белән әллә кая китәрлек түгел. Алыгыз киез итекләрне, — дип кыстады. Кат-кат рәхмәтләр әйтеп киендем. Бөтен калган листовкаларны, коралларны бакчага чыгарып карга бергәләп күмдек. Тышта буран башланды. Матрена Пименовна буранны безнең бәхеткә юрады.
Кышкы иртәнең яктысы тәрәзә аша керә башлаганда ишек кактылар. Вася Папельцев килде.
Матрена Пименовнаның ире Дмитрий киеп йөргән иске чикмәннең ике кесәсенә дә «лимонка» — гранаталар салып, бүрек астыннан шул ук Дмитрий картның җылы башлыгын киеп, пистолетымны куеныма тыктым да, әби биргән сохариларны Вася Папельцев капчыгына салып, саубуллашып чыгып киттем. Без, Петя Костриковны һәм башка кораллы егетләрне юл уңаенда ияртергә исәпләп, Мартинковога таба юл тоттык.
64
*
...Иртән, без авылдан китеп берәр сәгать чамасы вакыт үткәч, Витит- ново авылын фашистларның җәза отряды басып алган. Ике йөзгә якын немец, ике дистәгә якын олауга корал төяп, һич көтмәгәндә Холбни һәм Юшково авыллары ягыннан килеп төшкәннәр дә Вититноводан чыга торган юлларны «бикләп» пулеметлар куйганнар, урамнарга патрульләр җибәргәннәр.
Бу хәл шундый көтмәгәндә була, Холбнига барасы Анатолий һәм Николай Панасюгин җиде кеше белән авыл янындагы ындырга чыгып чак кына качып өлгерә.
Николай Панасюгин, Анатолий үзләре белән бергә ындырга качкан укытучы Ольга Шавенковаиы безнең арттан җибәрергә булалар. Ул бил тиңентен кар ярып Мартинковога килеп кергәндә, без старостаны төшереп, аның урынына «Октябрьның XVII еллыгы» исемендәге колхозга председатель сайлый идек.
Утызга якын кеше җыелып, Мартинководан Вититново юлы белән чыгып чаптык. Яңа гына колхоз председателе итеп сайланган Ульящен- ков, берничә ат җиктереп, безне куып җитте. Анатолий группасы безне күрү белән авылдагы фашистларга ут ачты. Авылга Сос ягыннан атыша- атыша Потаплар группасы килеп керде.
...Без Ульященков белән Пименовна өенә юнәлдек. Безне Матрена әби каршы алды. Ул кырылган тәрәзәләрен чүпрәкләр белән каплап азаплана иде. /Матрена әби безне кочаклап алды да икебезгә дә фатиха бирде һәм:
— Алла сакласын үзегезне, безне үлемнән коткаручылар!—ди-ди рәхмәт укырга кереште. Ванюша тыштан, кар өстеннән, ниндидер чүлмәкләр алып керде. Пименовна:
— Каһәр сукканнар, гөлләргә кадәр кар өстенә чыгарып ташладылар... Тамчы гөлләрем туңганнардыр инде, — дип гөлләрен янган тимер мич янына тезде. Ә Ванюшка:
— Михаил Хрисанович, Геннадий Семенович! Фашистлар коралны, листовкаларны тапмадылар... — дип шатлыгын уртаклашты.
Матрена Пименовна безгә фашистларның Вититноводагы ерткычлыгы турында сөйләп бирде...
...«Вид новой жизни» колхозчылары сугышка кадәрге вакыттагы кебек үк ул көнне, таң беленү белән, ындырга, җитен сугарга барырга җыендылар. Елизавета Пименовна да өеннән чыкты, тыныч вакыттагы хезмәт дәрте белән кайнап торган шатлыклы көннәрне хәтерләде, үзен- нән-үзе күңеле күтәрелеп китте. Авылны бүген күңелле шау-шу биләп алган. Әнә, колхоз идарәсе алдында, эшкә баручы хатын-кызлар көлешә- көлешә нәрсә турындадыр сөйләшәләр. Немецләр басып алганнан бирле күтәрелеп карарга да кыймаган кызларның шат тавышлары бүген иртәнге саф һавада еракка ук ишетелә. Лиза эшкә баручылар төркеменә таба атылды.
Шул вакыт авылның аргы очында, олы юлда кинәт атыш башланды.
— Фашистлар!..
Кешеләр ашыгып өйләренә таралдылар. Ә Лиза: «Җилгәрелгән җитен орлыгын, ашлыкны яшереп куярга кирәк», дип уйлап, күршесе Степанида белән, ындырга юнәлде. Алар ындыр юлына чыгып өлгерә алмадылар, каршыларына немецләр килеп чыкты. Юл күрсәтеп баручы Панков дигән хаин Лизаны фашистларга күрсәтеп:
— Әнә шул инде комиссарны яшереп ятучы, — диде. Солдатлар Ли- зага ташландылар, аны кыйнарга керештеләр. Фашист офицеры белән Панков, Лизаның кулын каерып, аны бер өйгә сөйрәделәр. Капка төбенә җиткәч,’ Панков Лизаның колагына бөтен көченә кизәнеп сукты да:
— Комиссар кайда? Коммунистларның башлыгы кайда? — дип акырды.
Лиза чайкалып китеп артка чигенде, ләкин дәшмәде. Арттан аның җилкәсенә автомат белән төрттеләр. Шулай этеп-төртеп Лизаны Варвара Демчеикова өенә алып керделәр.
— Комиссар кайда? Кем ул? Кая китте?—дип, аны монда да кыйнарга тотындылар.
Ә Лиза:
— Мин беркемне дә белмим, белмим, — дип җавап бирде аларга. Үзе идәннән торып утырырга яки торып басарга тырышты. «Үлсәм дә шуларга олтырак булып үлмәм, аягүрә басып үләрмен!» — дип уйлады булса кирәк. Тик фашистлар аңа аягүрә басарга ирек бирмәделәр. Лиза- ның авыз-борыннарыннан, колакларыннан кан китте һәм ул һуштан язды. Шулвакыт Варвара Панковка:
— Син бит рус кешесе, бер дә юкка кешене үтертәсең. Ул һич гаепле түгел. Аларда коммунист та, комиссар да юк, — дип ялвара башлады. Немецләр һәм Панков хәзер Варварага ябыштылар. Аның балалары кычкырып елый башладылар. Өйдә чыр-чу купты. Тавышка түзмәгән офицер мич башына табан атып җибәрде, кечкенә Володяга пуля тимәсә дә, ул мич башыннан идәнгә егылып төште...
Өй эченә һәм өй алдына халык җыелды. Лизаны фашистлар, аяк- кулларыннан өстерәп, урамга чыгарып карга ташладылар.
Немец офицеры дар агачы корырга приказ бирде...
Авылда немец телен яхшы белгән Прохор Глухов фашистлар белән аралашкан булып чыкты. Аның асылда немецләргә ярдәм итүен белмәгән хатын-кызлар Прохор Глуховка ялвардылар:
— Зинһар өчен яклый күр Лизаны. Аның бер ни гаебе юк бит, — диделәр.
Ә тегесе:
— Әле сез барыгыз да комиссар яклымы? — дип котырынды да немецләргә таба атлады...
Палачлар авылдан мал-туарны җыеп, зур нәсел үгезен бәйләп маташканда, басу ягында көчле атыш ишетелде. Сос авылы ягыннан да атыш күтәрелде. Ә немецләр Лизаны да, Варвараны да онытып кача башладылар...
Камалучылар кайнашкан Вититновоны фашистлар күптән күзәткәннәр икән. 1914 елда Германиядә плендә булган һәм шунда немецчә өйрәнгән. Прохор Глухов фашистлар белән яшерен бәйләнешкә кергән, аларга авылдагы яңалыклар турында хәбәр иткән. Ул элек тә үзенең немецләргә карашын яшерми иде. Лиза коега суга барган җирендә халыкка радио хәбәрләрен сөйләгән чагында, Прохор Глухов турыдан-туры немецләрне яклый иде. Җыелыштан соң ул иемецләрнең Михалевкадагы штабына безнең турыда хәбәр иткән... Озакламый, Потап кушуы буенча, безнең кешеләр Прохор Глуховны кулга алдылар һәм хыянәтче бәндәгә тиешле җәза бирелде.
ПАРТИЗАННАРНЫҢ БЕРЕНЧЕ АЕРЫМ БАТАЛЬОНЫ.
Үзенең шымчыларыннан алган хәбәрләргә таянып, Смоленск, Ельня комендантлары Замощье, Митишково волостьларындагы коммунистлар, партизаннар белән «исәп-хисапны өзү» өчен алты җәза отряды җибәрде.
Йөздән артык солдат, ефрейтор һәм офицерлардан торган бер җәза отряды Ельнядан чыга да, Пронино аша Калуга юлы белән килеп, Стайки авылына борыла. Авылны талап, хатын-кызларны үтереп, көчләп, яшьләр белән ирләрне «партизаннар» дип асып, алар тирә-якка курку салалар. Холмец авылында Кызыл Армия сафында фронтта сугышкан
■Ә. аС. Ә.“ Д*> 4.
65
66
Григорий Климовның ике улын — ике комсомолецны ерткычларча жәза- лап үтергәч, «партизаннарны җирләмәгез!» дигән боерык биреп китәләр. Әниләре, улларының мәетләрен урлап, өй алдындагы бакчага, тәрәзә төбенә күмә һәм... акылдан шаша.
Җәза отряды килүен күргән халык, кышкы салкынга карамастан, ялангач көе диярлек кача. Хатын-кыз, бала-чага, карт-коры, өйләрен, малларын ташлап, урманга, күрше авылларга йөгерәләр...
Җәза отряды Севастьяново авылында беренче кораллы каршылыкка очрый. Немецләр анда якынлашу белән камалуда калган командирлардан Володя Буташов һәм Федор Гнездилов тревога белән кырыкка якын коралланган кешене дошманга каршы күтәрә. Тиз арада якындагы авыллардагы хәрби кешеләргә дә хәбәр ителә. Партизаннар, авыл читендәге ындырга, чокырларга яшеренеп, дошман килүен көтәләр. Фашистларга авылга керергә кырык кына хметр калгач, «Максим» һәм «Горюнов» пулеметларыннан бер вакытта ук диярлек ике яклап «СС»ларга каршы ут ачалар.
Мондый «каршы алуны» көтмәгән башкисәрләр кая керер урын таба алмый чәбәләнә башлыйлар.
Сугыш озак дәвам итми, ул бәрелештән бер генә фашист та исән чыкмый.
Гнездилов отрядының бу уңышын ишетеп, моңа кадәр эшсез яткан камалуда калучы хәрби кешеләр аның янына җыела башлый. Аның отряды зурая. Отрядка яңа язылучыларга корал җитми. Аларга немец- ләрдән кулга төшкән автоматлар, мылтыклар тоттыралар.
Гнездилов, тирә-як авылларга разведчиклар җибәреп, айдагы хәлләр белән дә таныша. Аңа Красная Нива авылында өч йөзгә якын немец барлыгын хәбәр итәләр, һәм ул, отряды белән Мазово авылына килеп, оборона кора башлый...
Төнлә белә-н безнең отряд та Мазово авылына килеп жит- те. Сугышчылар, арып килүләренә карамастан, окоп-траншеялар казырга. сарайларда амбразуралар ясарга керештеләр. Колхозчылар окоп читләренә су сибеп боз катырдылар. Авылдагы хатын-кызлар, комсомолкалар ак күлмәкләрдән партизаннарга маскхалатлар тегеп бирделәр.
Бу тирәне, мондагы юлларны үзенең биш бармагы кебек белгән По- тап Мархоткино, Бузаиово авыллары ягын пулеметлар белән ныгытырга кирәклеген әйтте. Ике юл чатындагы зиратка да пулемет куелды.
Угра елгасы буендагы Митишково авылы белән Мархоткино арасындагы тегермәндә Петр Решетников отряды засадага ятты. Мархоткино совхозындагы группа белән Гоша Митрофанов җитәкчелек итте. Дошманның алга бару юлы бик нык бикләнде...
Дошманны көтеп төн үтте... Менә таң ата башлады. Бер чакрым чамасы алга чыгарып куелган дозордан:
— Фашистлар кузгалды!—дигән хәбәр килде.
Озакламый дозорныйлар атлы чанада барган бер картны тотып китерделәр. Карттан сорашкач, аны немецләр разведкага җибәрүен һәм үзләренең бу якка юлга чыгарга әзерләнүләрен белдек. «Картны кире җибәрергә кирәк», — дигән сүзләр булса да, ул яңадан фашистлар кулына барып керергә теләмәде.
Иртәнге тугызларда җәза отряды колоннасының башы күренде.
Чанага җигелгән атлар алдыннан дозор, аның артыннан взводка якын пехота, аннан атлы обоз, аннан тагын пехота килә иде. Ерактан колонна бик зур күренде. Фашистлар, безнең дозорның Мазово зиратына таба чигенгәнен күргәч, туктадылар^ Колонна алдына бер офицер чыгып кулын болгый-болгый нидер сөйли башлады. Тиздән алар кар өстендә минометлар корырга тотындылар. Шул чак безнекеләр пулеметлардан ут ачтылар. Фашистларның бер өлеше карга ятып алга шуышмакчы булды, ә икенчеләре уңга — Бузаиово, Мархоткино ягына ташландылар.
5* 67
Тиздән Мазовода фашистларның миналары ярыла башлады, авыл читендәге йортларга ялкын йөгерде. Сәгать уннарда ике яктан да бөтен төрдәге кораллар ата башладылар, тик дошман минометларына каршы хә- зергә безнең кулда бер чара да юк иде әле.
— Фашистларның берсен дә тозактан чыгармаска!-—дигән приказ бирелде. Немецләрнең чигенер юлларын ябар өчен Потап Замощье отрядыннан бер группаны Красная Нива — Аесевка авылларына җибәрде, Красная Нивадагы Литовский, Фатеев отрядларына хәбәр итәргә Костя Баранов, Жорка Корнилов һәм башкалар китте.
Төш вакытында сугыш Бузаново авылы тирәсенә күчте. Фашистларның Бузановога ташланганын күргән Гнездилов, үз урынына лейтенант Литвиновны калдырып, утыз сугышчы белән, Бузановога китте һәм анда немецләрдән элек барып җитте. Севостьяново янындагы кебек үк Бузановода да партизаннар немецләрие якын җибәрделәр һәм каты ут ачып каршы алдылар...
Немецләр, ракеталар белән кайдандыр «ярдәм сорап, сигнал бирделәр. Ләкин шул вакыт Красная Нива ягыннан партизаннар фашистларны кысрыклый башладылар. Мазово аша Коробец станциясенә бәреп чыгар өчен фашистлар атакага күтәрелде. Николай Литвинов җитәкчелегендәге партизаннар контратакага ташланып гитлерчыларны качарга мәҗбүр итте. Ләкин бу сугышта коммунист Николай Семенович Литвинов батырларча һәлак булды...
Караңгы төште. Фашистларның бер төркеме шуннан файдаланып Сос авылына таба үтәргә омтылды. Потап Паненков, Сос авыл советы председателе буларак, кискен чаралар күрергә ашыкты. Без аның белән икәүләп Михальченков отрядын алдык та Бадалино авылы аша «Победа» колхозы һәм Сос авылы арасындагы юлны кисәргә ашыктык. Кар тирән, төн караңгы... Без аларга каршы чыгып өлгермәдек. Алар, «Победа» колхозында көчләп җиктергән атларын чаптырып, без юлга чыгып җиткәнче, узып киттеләр. Качучыларга автоматлардан ут ачтык. Олаучы малайлар чаналардан сикереп, юл кырыйларына, кар өстенә тәгәрәделәр.
Юл үргә табан барса да, фашистлар атларны бар көчкә куалар, без ата-ата алар артыннан йөгерәбез. Шулай куышып җиде-сигез чакрым жир үткәч, Соска барып кердек. Сос авылы кешеләре үзләренең председателе Потап Паненковның йөзенә оят китермәгәннәр иде...
Бу вакытта колхозчылар Марчук җитәкчелегендә партизан отрядлары оештыру өчен кайбер чараларны хәл итәргә дип клубка җыелган булалар. Шулвакыт алар Соска таба якынлашып килгән атыш тавышларын ишетәләр дә урамга чыгалар. Кемнең кулына нәрсә эләксә: ике көбәкле мылтыкмы, обрезмы, балтамы, казыкмы — шуны алганнар да, колхозчылар немецләргә каршы чыкканнар. Җан-фәрмаи чабып килгән беренче атка кемдер атып җибәргән... Өреккән ат кисәк читкә ташланган һәм карга кереп баткан. Арттагы атларга барыр җир дә калмаган...
Колхозчылар без килеп җиткәндә фашист мәетләрен җыештырып йөриләр иде.
Автомат аскан председательләрен Сос кешеләре зурлап каршыладылар. Безне ял итәргә, үзләрендә кунак булырга чакырдылар. Ләкин безнең вакыт тар иде. Мазовога кире кайттык.
Бер тәүлек тула дигәндә партизаннар ике йөздән артык фашистны җәһәннәмгә озаттылар. Бузаново, Мархоткино, Мазово юллары трофей атлар, чаналар, корал (миномет, пулеметлар), кием-салым белән тулды.
Севостьяново, ААазово, Бузаново тирәләрендә фашистларның җәза отрядларын тар-мар итү гитлерчыларның «җиңелмәс» гаскәрләрен җиңеп тә, кырып бетереп тә, илдән куып чыгарып та булачагына ышанычны бик нык үстерде.
68
Төштән соң Бузановода фашистларга каршы сугышта һәлак булган коммунист Николай Семенович Литвиновны һәм тагын биш кешене җирләдек.
Каберләр тирәсенә җыелган колхозчылар һәм партизаннар алдында Гнездилов белән мин речь сөйләдек. Безнең сүзләргә җавап итеп, йөзләрчә партизан автоматлардан, винтовкалардан Смоленщинаның ур- ман-кырларын шаулатып залп бирделәр.
Немец фашистларының Угра елгасы буендагы авылларда тупланган партизаннар көчен тар-мар итү планнары барып чыкмады. Фашист җәза отрядларыннан бер солдатның да әйләнеп кайтмавын һәм безнең отрядларның олы юлларга чыкканын күргән фашистлар комаидованиесе партизаннарга каршы регуляр частьләрие ташларга булды. Тиздән безнең отрядлар немецләрнең нык коралланган, төрле сугышларда зур тәҗрибә туплаган көчләре белән бәрелешә башладылар.
Бу хәлдә партия оешмасы һәм отрядлар җитәкчелеге алдында бик зур һәм бик җитди бурычлар килеп басты. Потап Аввакумович тәкъдиме буенча, отрядларны бу районның иң зур пунктлары булган Замощье, Мазово, Мархоткино тирәсенә тупладык.
Ничек кенә булмасын, оештыруны тизрәк бетерәсе иде. Сугышкан саен яралылар арта барды. Госпиталь төзәргә кирәклеге алга килеп басты. һич кичекми, Мәскәү, Совет Армиясе белән бәйләнеш булдырырга кирәк иде.
Менә шушы нәрсәләрне дошман белән сугыша-сугыша хәл итәргә туры килде. Дошман партизаннар хәрәкәтен буарга азапланса, партия оешмасы патриотларның бу хәрәкәтен көннән-көн көчлерәк җәелдерергә тырышты.
Фашист җитәкчелеге безгә каршы кискен чаралар күрәчәге һәркемгә ачык билгеле иде. Шулай да партизаннар арасында әле һаман тәртип урнаштыру кыен булды. Отрядлар һәрберсе аерым, үзенчә яшәде. Корал тотып фашистлар белән сугышкан кешеләрнең күбесе кадровый хәрби кешеләр булганга күрә, байтаклары фронт аша үтеп'Кызыл Армиягә кушылу турында уйлыйлар иде. Подпольедан чыккан Замощье партия оешмасы мондый тәртипсезлекләрне бетерү, партизан отрядларын үзәкләштерү өчен, озакка сузмыйча, командирларны җыеп сөйләшергә карар итте.
Шушы мәсьәлә буенча сөйләшү өчен мин, Яков белән, Гнездилов янына — Лозье авылына киттем.
Следнево белән Лозье арасында без адаштык һәм төн буе әллә нинди чокыр-чакыр, куаклыклар тирәсендә әйләнеп йөри торгач, бөтенләй хәлдән таеп туңа башладык. Җитмәсә, таң алдыннан һич көтмәгәндә борынгы Смоленск юлына тап булып, фашистлар обозы өстенә барып чыктык. Алар башта безне шәйләмәделәр шикелле. Тик без олауларны үткәреп, корсак астыннан карга баткан атны такыр юлга чыгарырга тырышканда, Яковның автоматын күреп алдылар. Фашистларның соңгы олавыннан безгә ата башладылар. Беренче пулялар атка эләкте. Яковның автомат приклады чәлпәрәмә килде. Без, ат белән чананы ташлап, килгән эздән кире куаклыкларга качтык...
Ярый, урман якын булды. Өстәвенә таң яктысы беленеп кенә килә иде. Караңгылык һәм урман безгә качып котылырга ярдәм итте. Фашистлар обозларын туктатмыйча гына безнең якка бераз аттылар да үз юлларына китеп бардылар. Без төш җитәр алдыннан гына Лозье юлын таптык. Бил тиңентен кар яра-яра бик нык арып Лозьега барып җиттек.
Лозье капкасы төбендә Гнездилов отряды часовойлары безне туктатып, үзләренең командирлары янына алып киттеләр.
69
Гнездиловның команда пункты итеп сайланган өй авылның иң калку җирендә урнашкан иде. Ишек алдында — аркалыкларын гына төшереп бәйләп куйган җиккән атлар. Чаналарда пулеметлар. Капка төбендә часовой тора.
Берничә бүлмәле өйнең алгы өлешендә элемтәчеләр, Гнездиловның иң яхшы, ышанычлы партизаннары урнашкан. Алар бар да бик яхшы коралланганнар. Бигрәк тә аның ат йөртүчесе Миша Никифоров нык коралланган: аның кобурында гына түгел, билендәге каешына да немец пистолеты кыстырылган иде.
3*чке бүлмәдә өстәл. Өстәл өстендә Гнездиловның картасы — фашист-лардан сугышып алган трофей, скәмьядә немец автоматы.
Гнездиловтан хәл-әхвәл белешкәч, киләчәктә ни эшләргә уйлаганын сораштым.
— Ни эшлисе билгеле инде. Фашистларны тукмарга кирәк! — диде ул. Аннары фронт аша китәргә ниятләп торуын әйтте.
Без аның белән бергә кушылып, бергә сугышу турында бик озак сөйләштек.
Төнгә каршы авылга фашистлар килмәде һәм без монда кунарга калдык. Без төи буе диярлек утырдык һәм мин үз гомерендә зур кыенлыклар кичергән, гражданнар сугышында актив катнашкан бу кешене зуррак бер отрядның җитәкчесе иткәндә яхшы булыр иде дигән фикергә килдем. Соңыннан бу фикеремне Паненков һәм башка коммунистларга да әйттем,
Дорогобуж ягыннан фашистлар көтелә дигәч, бу тирәгә, борынгы Смоленск юлына, күп кенә отрядлар җибәрелде. Аларның байтагы әле һаман беркемгә дә буйсынмаска тырыша, коралланып тизрәк фронт аша чыгарга ашыга иде. Вязьма һәм Дорогобуждан Ельняга барган юлларда утырган авылларда кораллы группалар күтәрелде. Күптән түгел әсирлектән качкан кешеләр корал алу нияте белән безнең янга җыелдылар.
Бер көнне Гнездилов разведчиклары Курворость дигән авылда байтак халык җыелганын белеп кайттылар. Моны ишетү беләи мин туры шунда киттем. Авыл чынлап та халык белән, олаулар, атлар белән тулган иде. Урамнан үтәрлек түгел — ярминкәдәге кебек; кайсылары самогон эчкән — җырлап йөриләр, кайсылары корал эзли. Ат тоткан Яковны авыл башында калдырдым да бу халыкның башлыкларын эзләп киттем. Авыл уртасындагы зур гына бер йортта җыйналган бер төркем кеше үзләрен «без командирлар» дип таныттылар. Үземнең өлкән политрук икәнлегемне, монда мине райком җибәргәнлеген әйттем. Бу «командир- лар»ның ике йөзгә якын кораллы кешеләре бар һәм аларның күбесе фронт аша чыгарга тели икән. Шулар турында сөйләшеп торганда, авыл өсгендә немец самолетлары очып йөри башлады. Урамда, йортлар арасында бомбалар шартлады. Фашистлар бик түбән төшеп өйләргә, урамдагы халыкка, юл буйлап авылга агылучыларга пулеметтан аттылар. Шул чакта минем янга таза гәүдәле, урта буйлы бер кеше килде дә:
— Мин политрук Одоньев! Без берничә йөк корал таптык. Алар менә күршедә генә. Тик арадагы мунчага ут капкан. Нәрсә эшлибез? — дип мөрәҗәгать итте. Пулемет һәм винтовкалардан фашист самолетларына каршы ут ачарга куштым һәм Одоньев күрсәткән өйгә йөгердем. Одоньев иптәшләре белән минем арттан иярде. Якында гына янган мунча төтене эченә барып кердем. Утның тагын да арырак җәелүе, мылтыклар сакланган сарайларга һәм өйгә үрләве мөмкин иде.
Шуңа күрә бер иптәшкә хәзер үк урамга чыгып, коралсыз халыкны монда чакырырга куштым. Тиздән халык бу йортка табан агылды.
70
Бик тиз вакыт эчендә 196 мылтык таратылды һәм шул халыктан ике рота төзелде. Бер ротаның командиры итеп Леня Сущих, политругы итеп Одоньев билгеләнде. Икенче ротаны Ковалев фамилияле командир кабул итте. Коралланган халыкларны Курворость авылы чикләренә чыгарып окоплар казырга боерык биргәч, мии тагын командирларны җыйдым. Аларга аерым батальон төзү буенча алда торган бурычлар турында сөйләдем.
Фронт аша китәргә ашыккан командирларга карата:
— Хәзер фронтта дошманны кыйнарлык көчләр җитәрлек,—дидем.— Монда, дошман тылында, кеше кирәк. Без фашистларга сизелерлек һөҗүмнәр ясап. Кызыл Армиягә бик нык ярдәм итә алабыз.
Шуны да әйтергә кирәк, хәзергә без радиоалгыч аша бары башкаланы гына тыңлый алабыз. Үзебездән Мәскәүгә бер хәбәр дә җибәрә алмыйбыз әле. Тиздән Мәскәү белән безнең бәйләнешебез булачак. Партия оешмасы моның чараларын күрә инде...
Аннары Барановлардагы радиоалгыч аша алынган соңгы яңалыклар турында әйттем.
Бәхәс купты һәм ул төнгә чаклы барды. Фронт аша чыгарга теләүчеләр белән бергә, беркая да бармыйча, активлык күрсәтми Кызыл Армиянең килгәнен көтәргә кирәк дигән тактиканы яклаучы кешеләр дә аз булмады. Самогон эчеп килгән берәү:
— Җәй, көз тартышып карадык бит инде... Нәрсә килеп чыкты?.. Пшыйк! Аның танк, самолетларына каршы кисәү агачы, обрезлар белән нәрсә эшләп була?! — дип исерек тавыш белән сөйләргә кереште. Аңа сүзен әйтеп бетерергә ирек бирмәделәр, командирларның күбесе минем тәкъдимне яклады...
Озакламый Замощьедагы партия оешмасы тирәсенә биш йөздән артык кораллы партизан тупланды. Отрядның таркаулыгын тизрәк бетерергә ашыккан Потап барлык отрядларның җитәкчеләрен, командир, политрабэтникларны соңгы тапкыр киңәшмәгә җыярга булды. Яңадан оештырылган Совет властен, авыллардагы халыкны, байлыкны саклау өчен кораллы отрядларны яхшы коралланган дошман көченә каршы берләштерү коммунистлар өстенә төште.
Зур киңәшмә алдыннан Потап Аввакумович Матчеики авылында партком утырышы җыйды. Партком членнарыннан тыш монда Газбе Абаев, Николай Рачков һәм башка командирлар да бар иде. Берләшкән отрядлар башына командирлар билгеләү хакында сөйләштек. Берәүләр Потапны тәкъдим иттеләр, ләкин ул үз өстенә партия эшен генә алырга булды. Моны үзенең хәрби әзерлеге җитмәве белән дәлилләде. Төрле яктан уйлашкач, барыбыз да Гнездиловны командир итеп билгеләргә булдык.
Утырыштан соң Потап белән Марьино авылына барырга дип юлга чыкканда, арттан, Лозьедан килүчеләр безне куып җиттеләр. Бездән алда да партизан олаулары күренде. Арттан куып җиткән атта ФД (Гиез- диловның исемен, атасы исемен кыскартып без шулай атап йөртә идек) килгәнне белгәч, Потап белә-н без Гнездилов чанасына күчеп утырдык та оештыру мәшәкатьләре турында сөйләшергә керештек.
ФД инде хәзер дошман тылында калып сугышу ягында иде. Отряд командиры кем булырын партия оешмасы хәл итсен, — дигән фикерне ул үзе тәкъдим итте.
Кышның айсыз караңгы төне. Атлар яхшы. Партизаннар атларны ашыктыралар. Озакламый Марьино басуын үтеп, авылга якынлашабыз.
Шул чакта кинәт безнең артта, Матчеикида, атыш тавышы күтәрелде. Атларны туктатып, Матчеики ягына карап тора башладык.
71
— Кире Матчеикига чабабызмы әллә? — диде олаучыларның берсе. Барыбыз да аптыраштык...
Автоматлардан ату кинәт тукталды. Бераздан аерым пистолеттан аткан тавыш ишетелде дә Матчеикида тынлык урнашты. Безнең арттан Рачков, Абаевлар олавы килеп җитте. Алар да Матченкидагы хәлне белмиләр иде... Без тукталып тормаска булдык.
Марьино авылына кергәндә, Ананьев отряды сакчылары пропуск тикшерделәр. Без авылның Угра як очындагы зур бер өйгә барып кердек.
Аида Иван Ананьев, Герман Ковалев, Анатолий Пшеничников, Александр Марчук һәм башка командирлар, коммунистлар җыелган иде.
Потап Аввакумович соңлабрак килгән Меркулов һәм Котлярдан Мат- ченки хәлләрен сорашты. Котляр атышны басуда чакта ишеткән, ә Меркулов:
— Мин анда тәртип урнаштырып үттем, — дип җавап бирде. Ул турыда сүз шуның белән бетте.
Киңәшмәне Потап Аввакумович ачып, монда җыелуның максатын әйтеп бирде. Бүгенге көннән дә кичекмичә отрядларны бергә туплап, бердәм җитәкчелек булдыру кирәклеге турында сөйләде.
Ахырда берләшкән отряд командиры итеп Гнездилов кандидатурасын күрсәтте. Комиссар .итеп минем исемне, штаб начальнигы итеп Николай Рачковиы, пропаганда инструкторы итеп Абаев фамилиясен әйтте. Шул кандидатураларны раслау өчен Потап Аввакумович Ельня райкомы секретаре Гусевка һәм Окружком секретаре Трегубовка тиешле доклад ясалачагын белдерде. Паиенковның тәкъдимен барлык командирлар да хуплады. Батальон штабын Л1атченки авылында урнаштырырга булдык. Батальон алдында торган бурычлар турында шактый кеше чыгып сөйләде, рота, взвод командирлары билгеләнде, аларга конкрет эшләр йөк- ләтелде.
Зур тәртип сакларга, дошманнарга карата уяу булырга чакырып, Потап Аввакумович киңәшмәне япты һәм халык тарала башлады.
Потап белән икәү ишек алдына чыгып өлгергән Гнездилов артыннан иярдек. Шулвакыт өй алдында атыш башланды.
Потап ишек бавын тоткан килеш катып калды. Кемдер болай да караңгы янган лампаның филтәсен төшерде. Караңгыланып калган өйнең бүрәнәләрен тишеп өй аша пулялар оча башлады. Пистолетларыбызны алып ишек, тәрәзә яннарына килдек.
Потап:
— Иптәшләр, тынычлык саклагыз! Бу ниндидер провокация! — дип тыштагыларга кычкырды. Ә анда аһ-ваһ килүләр, яраланган кешеләрнең ыңгырашулары ишетелде. Гнездилов өйгә башына ак кубанка кигән бер кешене күтәреп алып керде дә идәнгә ташлады. ФД бер кулына маузер, икенчесенә теге кешенең наганын тоткан... Потап Аввакумович наганны алып ут янында карады. Барабанда бер патрон да калмаган иде. Идәнгә ташланган кеше сикереп торганчы ФД тегене атарга омтылса да, Паненков аны тыйды. Гнездилов безгә:
— Шау-шу куптаручыларның берсе менә шул, калганнары урам буенча йөгерделәр, — диде. Шул арада Иван Ивлевич Ананьев яраланган Меркуловны җитәкләп алып кереп, өстәл янындагы сәкегә салды. Меркуловка беренче ярдәм күрсәтә башладылар. Күп кенә командирлар, өйдәй тышка чыгып, өй тирәли оборонага бастылар. Ак кубанкалы кешедән сорау ала башладык. Рачков, Меркуловны үз атына салып, врач Вера Михайловна янына озатты. Ләкин Меркулов анда барып җитә алмый, юлда үлә...
Сорау алу башта бернәрсә дә бирмәде. Меркуловны яралаган кеше бары исемен генә әйтте: — «Федя», — диде. Аны хәзер үк чыгарып атарга кирәк дигән тәкъдим кертелгәч, ул:
72
— Мине Матченкига алып барыгыз. Анда атарсыз, дустым белән бергә күмәрсез, — дип утырган урыныннан сикереп торды. Иван Ананьев бу эшне тикшерүне үзенә бирүне сорады. Без каршы килмәдек...
Федя эшен җентекләп тикшергәч, түбәндәге хәлләр беленде.
Киңәшмәгә җыелган кичне Матченки аша байтак отрядлар үтте. Авылга кергән юллар өстендә торган часовойлар һәркемнән пропуск сорадылар. Пропуск, Потап Аввакумович кушуынча, киңәшмәгә чакырылган һәр кешегә дә әйтелгән иде. Ә Меркулов сакчының пропуск соравын колагына да элмәгән, Матченкига атын бар көчкә чаптырып кереп, постта торган сакчыны таптый язган. Сакчы, Меркуловның атын туктатуны таләп итеп, аның артыннан йөгергән. Ул арада Меркулов авылның икенче очындагы сакка килеп җитә. Анда да пропуск сорыйлар. Меркулов каты сүгенеп сакчы яныннан узып китә. Сакчы тревога күтәрә, һавага ата. Ә Меркулов, атыннан төшеп, постка килә дә сакчыны атып үтерә, аннары, берни булмагандай, чанасына утырып, Марьинога килә.
Тревогага каравыл йортыннан постка йөгереп килгән Федя үзенең якын дусты Сергейны үлем алдында килеш таба. Сергей хәлне аңа сөйләп бирә. Үзенә атып киткән кешенең Мархоткинда, Курворостьта берничә партизанны үтергән Меркулов икәнлеген әйтеп өлгерә. Федя ат җиктерә дә иптәшләрен алып Меркуловны куарга чыга. Ә Сергей каравыл йортында үлә...
Киңәшмәдән соң чыккан тавышның сәбәбе әнә шул вакыйга булган икән. Меркулов бу көнне моның белән генә дә чикләнмәгән булып чыкты. Ул Торжок авылында Крохин отрядының сугыш кирәк-яраклары начальнигы комсомолец Николай Кузнецовны да бер гаепсезгә аткан, Мархоткин совхозында да берничә кешене үтергән икән...
1942 елның 4 февралендә Гнездилов, Рачков, Абаев һәм мин — отрядның беренче приказына кул куйдык.
Шушы приказ нигезендә роталар олы юлга — Ельня, Смоленск, До-рогобуж, Спас-Деминск, Всход юлларына чыгарга йөкләмә алдылар...
Разведчик-партизаннар Борынгы Смоленск юлында тылга таба агылган фашист армиясен күреп хәйран калалар. Мәскәү янында тар- мар ителгән гитлерчыларның беренче колонналарын партизаннар башта танымый үткәрәләр.
Фашист солдатларының чүпрәк-чапрак астыннан аз- гына күренеп торган борын очларына боз каткан. Безнең партизаннар башта аларны- әсирлектән качкан колхозчылар дип уйлыйлар. Өч аерылмас дус — өч разведчик Нәфикъ Ибраһимов, Михаил Слепцов һәм Әхтәм Хәсәнов, командирларыннан рөхсәт алып, бу кешеләрдән фронт хакында сорарга булалар. Алар юлга чыгалар да бер атның тезгенен тотып, туктаталар һәм «юлчылар»дан:
— Кая барасыз? Фронт кайда? — дип сорыйлар. Шулвакыт чанадан:
— Was, was?
— Was ist los? — дигән немец сүзләрен ишетәләр. Дилбегә тоткан немец башындагы шакмаклы шәл астыннан гитлерчы пилоткасын һәм фашист свастикасын күреп калган Әхтәм чанадагыларга терәп автоматтан ата башлый, апа ярдәмгә Нәфиков, Михаил Слепцов килә һәм алар колоннаны ут белән сыйларга тотыналар, тиз арада бөтен колоннаны туздырып ташлыйлар. Дошманның «Үзәк» (Митте) армия группасының чигенеп барган 4 нче армиясе калдыгын шул көнне кич безнең партизаннар ут белән «каршы алдылар» һәм аны куып киттеләр.
Ике-өч ай элек шул 4 нче армия чолганышында калган әсирлектән чак котылган кешеләр хәзер фашистлардан үч алырга омтылдылар, алар кулларындагы коралларын фашистларны тар-мар иткәнче төшермәскә ант иттеләр.
«Кышкы фриц», Мәскәү янында тукмалган фашист, көздән «Мәс- кәү капут!» дип ыжгырып һөҗүмгә ташланган фрицтан танымаслык аерыла иде инде. Башларына төрле төстәге чүпрәкләр бөркәнгән, өсләренә бөрмә билле рус туны кигән, итекләре өстеннән саламнан үргән зур ката сөйрәгән Гитлер солдатлары ни җитте шуны җигеп, хәтта үргән чаналарга тәртәдән башка гына сыер җигеп чигенәләр иде. Карабин тотарлык та рәтләре калмагач, алар коралларын чаналарга ташлап, күшеккән кулларын җиң эчләренә тыгып, дер калтырап, көнбатышка качалар иде...
Батальон көн саен үсте. Хәзер аның сафында меңнән артык кораллы партизан бар иде инде. Борынгы Смоленск юлында, аның тирәсендәге урманнарда партизан винтовкаларыннан аткан залплар торган саен ешрак яңгырады. Смоленщина урманнары оккупантлар өчен дәһшәтле урынга әверелде.
(Ахыры киләсе санда.)