Логотип Казан Утлары
Публицистика

АСЫЛТАШ


ын дуслар өчен ара ераклыгы әллә ни зур комачаулык түгел ул. Күңелләр якын булганда, дөньяның теләсә кайсы почмагында яшәгән кешеләр белән дуслашып була. Биек таулар артында утырган, ничәмә-ничә мең километр ераклыктагы Чанчунь шәһәре белән Казан арасында да байтактан бирле инде чын дуслык хисләре белән тулы сәлам хатлары йөри.
Менә ачык чырайлы почтальон кыз бүген дә нефть эзләүче геологлар бүлмәсенә килеп керде һәм киереп тутырылган сумкасыннан ике конверт тартып чыгарып:
— Чит илдән, дусларыгыздан, рәхим итеп алыгыз!—диде.
— Юй-жуньнанмы әллә? — диде Рәиф һәм ашыга-ашыга адресларын укырга кереште. — Әй, Кытайдан. Берсе — Маргарита Леонидовнага, икенчесе — безгә!
Җилле яланнарда күп йөргәнгә кара тутлана төшкән түгәрәк битле, инде олыгаюга таба баручы геолог Рәиф Әгъзәмов янына иптәшләре җыелды. Ерак-ераклардан килгән иероглифлы конвертны кулында берничә тапкыр әйләндереп караганнан соң, Рәиф аны сак кына ачты да укый башлады. Хат русча иде.
«...Дусларым Рәиф, Юрий, Володя, Җәүдәт, сезне сагынып Юй- жунь хат яза... Ул сезнең барыгызга да бик күп, бик күп сәлам җибәрә. Иптәшләре, дуслары, сөекле хатыны, бөтен Кытай халкы сәлам язарга кушты аңарга...»
Кечкенә генә кәгазь кисәге, ә никадәр дуслык хисләре, никадәр рәхмәт һәм ихтирам алып килгән ул. Гадәттәгечә, Юй-жунь үз тормышы турында артык киң тукталмыйча, үзенең Туган иле, бүгенге Кытай турында җәелеп язган иде Күренеп тора, әйтергә теләгән фикерләрен, кайнар хисләрен, горурлыгын, ил тормышындагы чиксез зур үзгәрешләрне тасвирларга рус телендә кирәкле сүзләрне таба алмаган, әмма аның Казандагы дуслары ул гади сүзләргә сала торган зур мәгънәне аңларга өйрәнгәннәр’ инде. Аларның күз алдында Юй-жунь үзе басып тора иде, алар аның елтыр күзләрен күрәләр, ягымлы тавышын ишетә-ләр кебек иде — күптәнме соң ул үзе дә шушы бүлмәләрдә йөри иде бит!
Бүгенге хатында Юй-жунь Кытайда күз күрмәгән, колак ишетмәгән күләмдә бөтен халык хәрәкәте булып җәелеп киткән корыч кайнатучылар турында башлап язган иде. Бу хәрәкәт үзенең көче, ялкын һәм дәрте белән безнең илдә революция давылы белән туып, Владимир Ильич Ленин катнашында үткәрелгән беренче коммунистик өмәләрне хәтерләтә. Бу эштә заводларга барып председатель Мао Цзе-дуи үзе дә катна
Ч
ша. Чит илләрдән ялга кайткан консуллар да корыч кайнату казаннары янына килеп басалар, шәһәрләр генә түгел, авыллар да корыч кайната. Халык теләгенә берни каршы килә алмый, халык ни теләсә шуны эшли ала. Хәзер Кытайда металл җитештерү бермә-бер үсеп бара икән. Бу инде күп санда өстәмә тракторлар, автомобильләр, бүтән төрле машиналар дигән сүз.
Ил төкерсә, күл була, дигәннең мәгънәсе шул инде.
Юй-жунь үзе геолог, Татарстанда да ул шул эшне өйрәнеп киткән. Шуңа күрә аның нефть турында язганнары матур шигырь кебек яңгырыйлар.
Элек Кытайда нефть бөтенләй дип әйтерлек чыгарылмаган. Элеккеге энциклопедияләрне, теләсә кайсы илнекен алып карасаң да, «Кытай» дигән бүлекләрендә «нефтькә бай ил» дигән язуны таба алмассың. Әмма Кытай нефтькә гаҗәп бай ил икән. Анда соңгы елларда зур яңа нефть ятмалары табылган. Карамай, Юймынь һәм башка нефть чишмә һәм күлләре тиздән барлык илләрнең энциклопедияләрендә телгә алыначаклар.
Шунысына игътибар итик: Кытайдагы бу байлыкны СССРдан барган белгечләр ярдәмендә Кытайның үз кешеләре эзләп тапкан! Шуның белән бергә, яңа җир асты байлыкларын эзләү киң колач белән дәвам итә.
Дөреслек белән бөтен дөньяны әйләнеп чыгып була, ә ялган белән бер адым да атлап булмый, дигән мәкаль бар. Дөреслек Кытай халкы ягында. Капиталистлар ничек кенә зәнкиләнмәсеннәр, зур Кытайда якты социализм җиңә. Бу изге юлда Бөек Кытай халкына Советлар Союзы һәм барлык социалистик илләр һәрвакыт ярдәм итеп торалар.
«Чишмәне туфрак белән күмеп, шаулап үсүче агачны таш белән бастырып булмый. Чишмә — ага, агач — үсә», — дигән Юй-жунь. Аннары ул болай язган: «Безгә,—дигән ул, — совет галимнәреннән И. О. Брод (миңа сез бүләк иткән «Нефть һәм газ геологиясе» дигән теге кызыл тышлы калын китапның авторы), С. Г. Саркасян һәм Кравченко иптәшләр килде. Алар бездә Сун-лео үзәнлегендә нефть эзләүдә булышалар. Доктор С. Г. Саркасян бу якларның мезозой утырмаларын Байкал арты һәм Монголия мезозоеның континенталь утырмасы белән бер төрдән икәнлеген әйтә. Ул безгә палеогеография турында, утырма токымнар турында соклангыч тирән эчтәлекле доклад ясады. Кравченко да бик кирәкле темага доклад сөйләде. Аларның теоретик әһәмиятле хезмәтләре безгә нык булыша. Алар Пекинда өч ай булачак. Безнең Сун-лео геоло!ларыннан да ике иптәш алар кул астында өйрәнергә китте».
Туган иле турындагы хәбәрләрдән соң, Юй-жунь яңадан үзе турында, тормыш иптәше турында яза. Аның хатыны озакламый врач була икән. Хәзер Шанхайда практикада. Ире аркылы Казандагы иптәшләре бүләк җибәрүен белгәч, аның күзләренә мөлдерәп яшь килгән. Юй-жуньга ул: «Син бигрәк тә бәхетле кеше инде, Юй-жунь, дигән, син алар белән турыдан-туры сөйләшергә өйрәнгәнсең, мин аларга рәхмәтемне үзем яза алмыйм. Син аларга минем чын күңелемнән чыккан рәхмәтемне тапшыр», — дигән.
Рәиф хатны өстәл тартмасына салды да стенага эленгән Кытай картасы каршысына килеп басты.
— Менә шушы тирәләрдә йөри хәзер безнең Юй-жунь,—диде ул, Ганьсу, Юймынь провинцияләрен күрсәтеп, — ә күптәнме соң ул безнең белән шушында утыра иде...
Әйе, әле кичә генә кебек, республикабыз нефть эзләүчеләр трестының хәзерге Ленин урамына карап торган биек тимер баскычыннан чандыррак гәүдәле, урта буйлы, ялтырап торган кара чәчле, кыйгач кашлы бер кытай егете ашыга-ашыга менеп-төшеп йөри иде. Бик тыйнак иде ул,
Ъ. .C. ә.“ № 4.
81
82
ягымлы, бетмәс-төкәнмәс энергияле, ифрат күмәкчел, аралашучан егет иде ул.
Кырларда казынып йөреп, лабораторияләрдә тәүлекләр буе эшләп арыган булса да, минем ял итәсем бар әле, дип әйтмәс, әгәр эзләнүчеләр коллективы берәр гомуми эш башкара, әйтик, көрәк-себеркеләр күтәреп өмә-фәләнгә чыга икән, күзен кыса төшеп дусларча елмая да:
— Мине дә үзегез белән алыгыз,—ди иде.
Ул безнең бәйрәм демонстрацияләребездә дә катнаша, нефть эзләүчеләрнең алдынгы сафына басып, «Киң минем тугай илем»ие кытайча сүзләр кушып дәртләнеп җырлап бара торган иде.
Казан халкы аны киноларда, театрларда еш кына очрата торган иде. Вакыты бар икән, әйбәт постановкалариың берсен дә карамый, тыңламый калдырмый иде ул. Русчасын да, татарчасын да. «Башмагым»нан кайткач, персонажларын куен дәфтәренә үк язып куйды. Татар халык көйләрен, Салих Сәйдәшев һәм Нәҗип Җиһанов музыкаларын йотлыгып тыңлый иде, алардан ниндидер үзләренеке белән уртак моңнар табып. эш араларында көйләп йөри иде.
Фамилиясе аның—Бай, ә исеме Юй-жунь иде. Юй-жунь кытайча асылташ дигән сүз икән.
Кытай телендә исем итеп бирелә торган махсус иероглифлар бар. Кытай исемнәре фамилия артыннан килә торган бер яки ике иероглифтан тора һәм алар ниндидер бер әйбердән, теге я бу төшенчәдән алынган булалар. Шуңа күрә кытай исеменең, гадәт буларак, ниндидер мәгънәсе була. Хәзер Кытайда балаларына ул туган вакыттагы вакыйгаларга бәйле исемнәр кую киң таралган. Мәсәлән, Аи-гань (Аньшань металлургия комбинаты), Фэнь-чань (мул уңыш), Вэй-син (ясалма иярчен). Сычуань нефть ятмасы табылып, яңа җир өстенә чыгарга юл салу эшенә киткән бер бораулау мастеры үзенең улына Цзуань-эр дип исем биргән. «Цзуань» — кытайча «бораулау» дигән, «эр» — «улым» дигән сүз икән.
Юй-жунь үз илендә геологлар хәзерли торган институтны тәмамлагач. аны, белемен арттыру һәм тәҗрибә туплау өчен, Советлар Союзына җибәргәннәр.
Безгә килгән чакта ул русча бер дә дип әйтерлек белми, кирәк нәрсәләрне ымлап, ишарәләп кенә аңлата иде. Җитмәсә тагы, биредә булу өчен ана бары бер ел вакыт бирелгән. Шул вакыт эчендә ул эзләнү бригадалары эшли торган урыннарга чыгып карап йөрергә генә түгел, нефть табу эшенең бөтен нечкәлекләренә төшенергә, бу эшнең катлаулы теориясен өйрәнергә тиеш иде.
Беренче карашта мөмкин булмаган бер эш кебек. Ләкин, тырышкан табар, ташка кадак кагар, дип халык юкка гына әйтмәгән икән.
Килү белән Юй-жуньны казанлы дуслары фәнни-тикшеренү эшләре лабораториясенә алып бардылар. Зур-зур бүлмәләр, һәр бүлмәнең шүрлек һәм өстәлләрендә әрҗә-әрҗә тау токымы кисәкләре. Кайсы кызыл, кайсы ак, кайсы күк. һәр бүлмәдә катлаулы приборлар, пыяла колбалар, трубалар, корыч казаннар, зурайтып күрсәтүче җиһазлар, үлчәүләр, химик таблицалар, формулалар схемасы... Алар янында халат кигән ирләр, хатыннар. Берәүләре, таш кисәкләрен пыяла аркылы карап, дәфтәрләренә нәрсәдер яза. Икенчеләре дә, өченчеләре дә шул ташчыклар белән нидер эшлиләр.
Хәер, бу кадәресе Юй-жунь өчен әллә ни гаҗәп түгел, ул инде Пекин институтында укыганда, кечерәк күләмдә булса да, моңа охшаган картиналарны күргән иде.- Ләкин аның күзләре бик тиз ялтырап киттеләр. | Ул мондагы эшнең колачын күреп хәйран калды. Типографияләрдәге? хәреф кассаларына охшаган'әрҗәләр янына барып, бик тирәннән казып | алынган тау токымнарын, шул токымнарны тикшерү приборларын җен- | текләп карады, елмая-елмая ымлад, ишарәләр белән сорашты. Кечкенә <
б» 83
дәфтәренә ипдер язды. Берничә сәгатьтән соң ул мондагы кешеләргә бөтенләй ияләшеп китте.
Икенче көнне аны фәнни-техник китапханәгә алып бардылар. Анда кергәндә ул ишек төбендә бер мәл туктап торды. Киштәләре түшәмгә житә язган бит! Барысында да китап! Нефть фәненә караган китаплар. Боларның барысын ипчек укып бетермәк кирәк!? Ә укымыйча ярамый, чөнки нефть сере шул китапларда. Соңыннан иптәшләреннән берсе аңардан:
— Ничек син китапханә ишек төбендә болан уйга калдың, нәрсә уй-ладың?— дип сорады.
г — З‘х, белсәм иде мин рус телен, — дип җавап бирде ул аңа, — Губкиннар чишмәсеннән белем ширбәтен туйганчы эчәр идем. Иркенләп сөйләшер, аңлашыр идем бу йорттагы белгечләр белән...—Аннары аның күз алдына Тянь-Шань тавы килеп басты, Кытай Коммунистлар армиясенең коточкыч текә кыялар, шаулап аккан елгалар аша япон һәм сатлык Чан Кай-шн гаскәрләренә каршы сугыша-сугыша Кытайның көньягыннан төньягына таба меңнәрчә километр озынлыктагы тарихи походы турында укыганнарын хәтерләде.
— Әнә, үткәннәр бит безнең кешеләр шундый кыенлыклар аша, — дип дәвам итте сүзен, үз-үзенә сөйләнгәндәй, берникадәр әнә шулар турында уйланып торгач, — нигә мин, ярдәм һәм бөтен шартлар була торып, русча өйрәнә алмам. Срок кыска булса ни булган? Безнең Ватаныбыз озак көтә алмый бит. Аңа вакытны узып алга барырга кирәк ич! Шунсыз партия куйган бурычны — якындагы унбиш ел эчендә продукция җитештерү буенча Англияне куып җитү бурычын ничек үтәрбез? Кытай халкы: кеше үтә алмаслык биек таулар юк! ди ич...
Китапханәне карап чыкканнан соң, Юй-жуньның тору урынын хәл итәргә кирәк булды. Аңа үзенә аерым бүлмә тәкъдим иттеләр. Риза бул-
I магач, кытайлар тора торган йортка урнаштырмакчы булдылар. Моныг сына да ул күнмәде. Ул үзен руслар, татарлар яши торган тулай торакка урнаштыруны үтенде. Аның бу соравын канәгатьләндерделәр, трестның яшь белгечләре бүлмәсендә койка бирделәр. Менә шунда инде Рәиф Әгъзәмов, Юрий Бусел, Владимир Смирнов, Җәүдәт Ваһапов һәм башкалар белән танышты, алар белән дуслашты.
— Беренче үтенечем: мине русча яхшы сөйләшергә, укырга өйрәтегез, — диде ул дусларына.
Тегеләре шунда ук күршедәге мәктәптән дәреслекләр алып кайттылар да, вакыт булган саен аңа сабак бирә торган булып киттеләр. Юй- жуньның тырышлыгына исләре китте аларның. Ул ялны, йокыны онытып, төннәр буе дәресләрен өйрәнеп утыра, көндез дә дәфтәрен үзеннән калдырмый иде. Ял сәгатьләрендә, бүтәннәр ашарга утырган арада, карбон, девон геологиясе лабораторияләре директоры Маргарита Леонидовна Килигина янына кереп, сабак тыңлата торган иде. Чөнки директор
■ бу мәсьәләдә дә баш консультантлыкны үз өстенә алды.
Юй-жунь институтта укыганда рус теленең грамматика кагыйдәләрен аз-маз өйрәнгән булган икән. Русча сөйләшергә туры килгәч, булган кадәр белемен хәтерләргә туры килде аңа. Ике-өч ай вакыт үтүгә ул ымнарын киметә башлады. Ул хәзер яхшы ук сөйләшә һәм укый иде инде. «Что делать» ни өчен йомшаклык билгесе белән языла, ә «что'делает» ни өчен йомшаклык билгесе куелмый языла» дип, үз-үзеннән «имтихан» алып йөрүләрен күргәч, бүлмәдәш иптәшләре:
— Хәзер олы юлга чыктың инде, Юй-жунь. Ял ит, — дип үгетләп
* йокларга яткыра торганнар иде.
Ниһаять, ул инде алган күнегүләреннән һәм сүзлекләрдән файдала-
* нып, нефть эшенең зур остазы академик Губкин китапларын рус телендә укый башлады.
84
Шулай итеп төннәр, айлар үтте. Бер ел дигәндә, Юй-жунь рус телен өйрәнеп кенә калмыйча, белгеч буларак та җитлекте, лабораторияләрдә, кырларда үзлегеннән эшли алуга иреште.
— Сездәге кебек зур мәктәп дөньяда бүтән бер җирдә дә юк, — диде ул иптәшләренә, Казаннан туган иленә кайтып киткән чагында. Ул алар- га мең рәхмәт укыды. Иптәшләре аңа зур уңышлар теләп, вокзалга хәтле озаттылар, истәлек итеп бүләкләр бирделәр. Хатын-кызлар:
— Менә болармы үз чикләрегезгә кадәр шиңдерми алып кайтып җиткер,—дип, тагын бер бүләк — Казан бакчаларыннан яңа гына өзеп алынган чәчәк бәйләмнәре тоттырдылар. Рәиф Әгъзәмов Юй-жуньны кочаклап үбеп тә алды.
Поезд аларның дусларын ерак Кытай иленә алып китте. Ә дуслык, мәңге яши торган дуслык калды. Чан-чунь белән Казан арасында йөри торган сәлам хатлар шул дуслыкны һаман көчәйтеп, нурландырып торалар.
...Озакламый, почтальон кыз яңадан геологлар бүлмәсенә килеп керә һәм аларга хатларына каршы тагын хат тапшыра.
Соңгы хатларның берсендә Юй-жунь Кытайда нефть запасы ике миллиард тонна чамасы исәпләнә, дип язган иде. Беренче бишьеллыкта Ганьсу провинциясендә нефть промышленносте үзәкләре үсә башлаган. Шуларның берсе — Юймынь. Юймыньда нефть мең тугыз йөз утыз беренче елда ук табылган. Ләкин Кытай азат ителгәнче анда нефть бик аз чыгарылган. Мең тугыз йөз илле җиденче елда нефть чыгару мең тугыз йөз кырык тугызынчы ел дәрәҗәсен унбер тапкырдан күбрәк узып киткән. Юймынь нефть промыслолары Кытайның беренче нефть базасы булып әверелгән. Аларга бөтен ил кадрлар, машиналар һәм барлык кирәкле нәрсәләр белән ярдәм итә. Советлар Союзыннан килгән югары квалификацияле белгечләрнең дә күбесе шунда эшли икән...
Кытайның яңа нефть районнары Цинхай провинциясендә, Цайдам тирәләрендә һәм Шенҗац-Уйгур автономияле өлкәсендә икән. Бу якларда соңгы елларда гаҗәп бай нефть ятмалары табылган. Цайдам үзәнендә инде алтмыш өч скважина борауланган. Якын елларда Цинхай нефть чыгару ягыннан Юймынь промыслоларын узып китәчәк. Биредәге нефть запасы Юймынь бассейнындагыдан ун тапкыр артык дип уйлыйлар. Карамайдан Урхога кадәр йөз километр чамасы’арада нефть вышкалары тезелеп киткән. Аларның утызы инде нефть бирә, тагын уннарча скважина озакламый файдалануга тапшырылачак.
Нефть үзәге булган Карамайның үсүе таң калырлык. Моннан ике ел элек буш далалы урыннарда Чыңгыз-хан таулары итәгендә палаткаларда һәм агач баракларда геологлар гына эшли торган булган. Хәзер Карамай утыз мең халкы булган шәһәр булып үскән.
«...Без бик кызу үсәбез, дуслар, — дип язган Юй-жунь, — нефть эшендә кытай инженерлары бик күп тәҗрибә туплады. Шулай да совет дус- ларыбыздан күп нәрсәгә өйрәнәсебез бар әле безнең... Без бервакытта да сезнең эчкерсез ярдәмне онытмабыз...»
һәм шундый бер фактны китергән.
Шиюгон мәйданында газга ут кабына. Ялкын һәм кара төтен күккә таудай булып күтәрелә, ул уннарча километрга кадәр күренеп тора. Сүндерергә әмәл таба алмый аптырыйлар. Янына кешеләр килерлек түгел. Кытайларның нефть янгыннарын сүндерү тәҗрибәсе юк. Ләкин аларның турылыклы дуслары бар. Алар совет белгечләренә мөрәҗәгать итәләр һәм безнекеләр ярдәмгә киләләр. Совет инженерларыннан Сабит Оруджев һәм Сөләйман Вәзиров җитәкчелегендә эшләгән махсус команда янгынны сүндерү җаен тиз таба: самолет белән очып барып, кытай дусларны тагын бер яңа һөнәргә өйрәтә. Күп көннәр һәм төннәр үкереп янган ут тавы, башына гер белән орылган аю кебек, башта чүгәли, аннары бөтенләй ишелеп төшә һәм чыккан оясына кереп юк була.
Янә бер хатында Юй-жунь нефть ятмалары табылган Шенҗаң-Уй- гур автономияле районы турында кызыклы нәрсәләр язган иде. Англиягә караганда җиде, Франциягә караганда өч тапкыр зур булган бу район Кытай территориясенең алтыдан бер өлешен биләп тора икән. Биредә биш миллион ике йөз мең кеше яши. Шуның җитмеш биш проценты уйгурлар. Уйгурлардан тыш монда казакълар, монголлар, татарлар, үзбәкләр һәм башка халыклар да яши икән. Алар да уртак илләрен чәчәк аттыру өчен зур тырышлык күрсәтәләр.
«...Ә мине сорасагыз,— ди Юй-жунь хатының ахырында, — геологның хәле үзегезгә мәгълүм. Мин, иптәшләрем белән, Зур Кытайның элек кеше аягы да басмаган чүлләрендә, таулар һәхМ урманнар арасында Ватаныма яңадаи-яңа байлыклар эзләп йөрим. Без инде республикабызның икенче, өченче бишьеллыкларында эшкәртү өчен кирәк булачак нефть запаслары булдыру турында кайгыртабыз.
Партия шулай куша безгә!..»
— Шәп егет булып чыкты бу Юй-жунь. Юкка гына аңа асылташ дип исем бирмәгәннәр икән!—диде Рәиф Әгъзәмов иптәшләренә һәм кулына каләм алды.
«Ерактагы якын дустыбыз, кадерле Юй-жунь!..» дип башлана иде аның җавап хаты...
86
И. ПEXTЕЛЕВ филология фәннәре докторы
ГОГОЛЬ, ХАЛЫКЧАНЛЫК ҺӘМ ӘДӘБИЯТТА ЗАМАН ТЕМАСЫ ТУРЫНДА
Н. В. Гогольнең тууына 150 ел тулды.
овет халкы һәм бөтен кешелек дөньясы Ватан каршындагы хезмәтләре гажәп дәрәҗәдә зур булган бу бөек рус әдибенең иҗат фидакарьлеген менә тагын бер мәртәбә искә төшереп үтә. Заман проблемаларын хәл итүдә үз урынын бик яхшы төшенгән, әдәби эшчәнлеге бик гыйбрәтле булган бу зур язучыга совет халкы югары бәя бирә.
«Үтә авыр гасырда», иң кара кре-постнойлык чорында әдәбият мәйда-нына килгән Гоголь гаять зур дәүләттә властьны үз кулларында тоткан алпавытларның, патша чинов-никларының гарип җаннарын фаш итүгә бөтен иҗат көчен биргән. Ү’з заманындагы тормыш кабахәтлекләрен фаш итүе һәм халыкка карата гуманистик мөнәсәбәттә булуы белән Гоголь кешеләрдә киләчәккә якты өмет уята.
Әле иҗатының беренче чорында ук Пушкин аны котлап чыга, Белинский аның талантын «искиткеч» дип атый, аң һәм прогресс үсеше юлында аны Россиянең юлбашчыларыннан берсе итеп саный. Герцен: фикер йөртүе ягыннан Гоголь «халык вәкиле»/* ди.
Бөек рус революцион демократы Ы. Г. Чернышевский рус әдәбиятында беркемгә дә Гогольгә биргән кебек югары бәя бирми. Ул Гогольне рус әдәбиятында Кантемир һәм Фонвизин заманнарыннан ук иң җанлы агымны тәшкил иткән юнәлешнең— критик юнәлешнең башлыгы дип атый. «Дөньяда, — ди Чернышевский,—халкы өчен, Россия өчен Гоголь кебек әһәмиятле булган язучының күптәй булганы юк иде әле».
Бөек рус язучысы аңлы тормышы-ның беренче адымнарыннан ук ха-лыкның көнкүрешен бик игътибар белән күзәтә, гади кешеләрнең гореф-гадәтләрен, бәйрәм йолаларын күңеленә беркетә бара. Үткән йөзнең 20 нче елларында Нежиидәге югары фәннәр гимназиясендә укыган чагында Гоголь гади халык яши торган бәләкәй генә украин шәһәре Мегарка бистәсе буйлап йөрергә ярата. «Бу бистәдәге крестьяннар арасында Гогольнең танышлары күп иде, — дип яза Гогольнең гимназиядә бергә укыган иптәшләреннән берсе. — Шул крестьяннарның берсендә туй яки берәр нәрсә үткә- z релгәндә, яки гади генә бәйрәм көне булганда, Гоголь анда бармый калмый иде». Халыкка булган менә шундый рухи якынлык соңыннан Гогольгә гади кешеләрнең тормыш-көнкүрешен оста итеп сурәтләргә, эшлексез обывательләрдән, ач күз алпавытлардан, булдыксыз чиновниклардан ачы итеп көләргә һәм шушы соры кортларның барысыннан да гади кешеләрнең өстен булуын, аларның әхлакый сафлыгын ышандыргыч итеп сурәтләргә ярдәм итә.
С
87
Яшүсмер чагыннан ук Гоголь җәмгыять өчен файдалы булуны үзе өчен максат нтеп куя. Ул җәбер-зо-лымны, бюрократик көчләүне — патша Россиясенең шушы әшәкелеген фаш итү теләге белән яна. Ул чакта ук инде Гоголь: «Кыска гомеремнең бер генә минутын да яхшылык эшләмичә бушка үткәрмәскә ант иттем», ди.
Әгәр без Гогольнең беренче әдәби тәҗрибәләреннән башлап иҗат эш- .чәйлегенең иң югары ноктасы булган «Үле җаннар» поэмасына кадәр күз йөртеп чыксак, аның бөтен иҗаты үзен чолгап алган тормышны тирәннән өйрәнү юлы белән барганын күрәбез. Димәк, кайбер әдәбиятчыларның: үткән заман язучылары үзләренең әсәрләрен вакыйгаларның кайнар эзләре буенча язмаганнар, дигән фикерләре дөрес бу-лып чыкмый. Әдәбиятта заман темасын Гоголь беренче нәүбәткә куя. Аның «Диканька янындагы утардагы кичәләр» дигән беренче зур җыентыгы шул заман рус әдәбиятында (1831 —1832) гадәттән тыш саф һәм оригинал бер әсәр була. Шул җыентыгы белән Гоголь халык массалары тормышын һәм халыкның гадәт-йолаларын ачык образлар һәм картиналарда дөньяга күрсәтергә кирәк дигән бик өлгергән таләпкә җавап бирә. Гоголь бар нәрсәдә дә үзенең халыкка якынлыгын әйтә. Ул хикәяләвен дә гади умартачы крестьян Рудый Панько исеменнән алып бара.
Гогольнең соклангыч хикәяләрен укыганда ‘ без шул әсәрләрдә сурәтлән гәп у к р а н н к р есть я н и арын ы ң аңнары һәм эш-хәрәкәтләре ягыннан Рудый Панько әйткән югары сыйныф кешеләреннән, дворян гос- тиныйларына «аякларын боргаларга һәм куллары белән авызларын каплап иснәргә» җыела торган кыланчык югары җәмгыятьтән күп югары торганнарын күрәбез.
«Сорочинең ярминкәсе»ндә егетләр мәҗлесен, халык вәкилләренең портретларын «өс киемнәреннән алып итекләренә тикле...» бик детальләп сурәтләп бирү — болар һәммәсе дә шул заман әдәбияты фонында гадәттән тыш зур- кыюлык була. «Диканька янындагы утардагы кичәләр» җыентыгына тупланган барлык повестьларда декоратив бизәкләүнең эзе дә юк. Барысы да органик бер бөтен һәм Гоголь хикәяләренең планнары һәм үз алларына куйган бурычлары белән — гади кешеләрне күрсәтү, аларның саф омтылышларын һәм теләкләрен сурәтләү максаты белән бик нык бәйләнгән.
«Ки ч әл ә р » н ең ф а нта ст и к а с ы бик үзенчәлекле функцияне үти. Гоголь еш кына фантастик элементларны реаль тормыш вакыйгалары белән бәйләп бирә, ул фантастик элементлар кешеләрнең конкрет яшәешеннән турыдан-туры килеп туалар. Левконың суга батып үлгән кыз ярдәме белән бәхеткә ирешүе («Май кичәсе»), тимерче Вакуланың Оксанага башмак бүләк итү өчен җеннең үзен эшкә җигүе («Рождество алдындагы төн») — бик самими халык юморы ташып торган шушы барлык күренешләрдә динчелекнең эзе дә юк. Фантастик элементлар халык тормышының сәламәт нигезен сурәтли торган реаль картиналарны гаҗәп бер матурлык белән тулыландырып торалар.
Җырлар һәм легендалар Гогольнең соңгы әсәрләрендә дә аның поэтик иҗатының төп элементларыннан берсен тәшкил итәләр. Язучы алпавытлар белән чиновниклар бюрократиясенең әшәкелегенә халык тормышының, халык психологиясенең сәламәт элементларын һәрвакыт каршы куя. Ләкин «Диканька янындагы утардагы кичәләргә үк инде без халык тормышын поэтик сурәтләүне генә түгел, бәлки крестьяннарның реаль көнкүрешен гәүдәләндерүне дә күрәбез. Мәсәлән, «Май төне» хикәясендә авылда бар нәрсәгә дә тупас «Голо- ва»ның баш булуы хикәяләнә һәм шул түрә кисәге чыннан да үзенә карата чиркану уята.
«Диканька янындагы утардагы кичәләр» повестеның гомуми пафосы һичшиксез оптимистик. Гогольнең беренче җыентыгын «чыннан да күңелле китап» дип атаган Пушкин моны шул чакта ук сизгән. Ләкин, Гогольнең хикәяләрен игътибар бе
88
лән укый башлагач, без шул заман тормышында тулы шатлык булмавына төшенгән бу әдипнең бик тирән яшеренгән кайгылы фикерен тоябыз. «Сорочинец ярминкәсе» үтә күңелсез тәмамлана. «Бар нәрсә дә бөтерелеп чапкан, бар нәрсә дә биегән» гомуми күңел ачу картинасыннан соң, Гоголь күңелсез уйлануларга бирелә һәм повестен «җанга авыр һәм күңелсез булып китә, һәм моңа беркем дә ярдәм итә алмый», дип тәмамлый.
Менә болар инде әдиптә чынбар-лыкка критик мөнәсәбәт туа баш-лаганын күрсәтәләр. Ул мөнәсәбәт соңыннан тагын да үсә һәм рус әдәбиятының монументаль әсәре булган «Үле жаннар»да искиткеч дәрәжәдә тулы гәүдәләнә.
Тормышка критик мөнәсәбәт әдипнең шул тормышны үткен күзәтүе, үз заманын тирән өйрәнүе нәтижәсе икәне бик ачык. Шул хәл Гогольне һәрвакыт чынбарлык белән бәйли, һәм рус, һәм дөнья әдәбиятында аңа соңыннан иң бөек реалистларның берсе булып үсәргә мөмкинлек бирә.
«Диканька янындагы утардагы кичәләр» жыентыгы басылып чык-каннан соң Гоголь әдип буларак бөтен Россиягә таныла. Бу хәл аны канатландырып җибәрә, ул тагы да дәртләнебрәк иҗат итә башлый һәм үзен чолгап алган тормышны тагын да тирәнрәк өйрәнергә керешә. Ләкин Гогольнең тематикасы күзгә күренеп үзгәрә башлый. Әдип гади халыкның хәйләсез саф көнкүрешен бер читтә калдыргандай итә, ул эшләмичә көн күрүчеләргә, алпавытларга һәм чиновникларга һөҗүмгә күчә. 30 нчы еллар уртасында Гогольнең бер-бер артлы ике җыентыгы — «Миргород» белән «Арабески» басылып чыга. «Миргород» җыентыгында Гогольнең күренекле сатирик повестьларыннан «Борынгы алпавытлар» һәм «Иван Иванович белән Иван Никифоровичның ничек талашулары турындагы хикәя»се басылып чыга. Гоголь борынгы алпавытлардан Афанасий Иванович һәм Пульхерия Ивановнаның гаҗәп эчпошыргыч яшәүләреннән бик ачы көлә. Белинский әйткәнчә, «кешелек дөньясына җанлы пасквиль» булган Миргород алпавытлары Иван Иванович һәм Иван Никифоровичның тормышы да шыксызлыгы ягыннан алардан ерак түгел. Крепостнойлык тәртипләрен, обывательлекне тәнкыйть итү Гогольне бик табигый рәвештә шул заман чынбарлыгын төшенүгә китерә, ул Миргородның ике алпавыты турындагы хикәясен «Әфәнделәр, бу дөнья бик күңелсез!» дип тәмамлый.
Бу повестьларда ук инде Гоголь-* нең художество методы принципла-рыннан берсе гәүдәләнә. Белинский ул принципны «Гоголь ваклыкны аямый, аның шыксызлыгыи яшерми, һәм аны бизәп, матурлап күрсәтми», дип билгеләп үтә.
Гогольнең сатирага омтылуын аның «Иван Иванович белән Иван Никифоровичның ничек талашулары турындагы хикәя»гә язган сүз башында ук күрергә була. Гоголь патша цензурасының художество әсәрләрен бозганын аңлый. Ул повестен тулысынча бастырырга тели һәм шуңа күрә, патша цензурасын алдауны максат итеп куйган сүз башы язып, повестьтагы вакыйгаларны янәсе бик борын заманда булганнар, дип күрсәтә. Ләкин повестьның эчтәлеге Гогольгә замандаш икәнен һәркем ачык аңлый. Кызганычка каршы, Гогольнең по-вестен тулысынча бастырырга омты-луы барып чыкмый, һәм әлеге сүз башы да дөньяга чыкмый кала.
Борынгы һәм Миргород алпавыт-лары турындагы повестьлары белән Гоголь критик реализм юлына нык басканын раслый. Ләкин үзеңне чолгап алган чынбарлыкны критик аңлау бар нәрсәне дә фаш итүдән генә тормый. Гоголь моны аңлый. Әдип буларак, ул бер яктан, үз заманы чынбарлыгын бик кискен төстә инкарь итә һәм, икенче яктан, ышанырга, өметләнергә мөмкин булган нәрсәне ашкынып эзли. Реаль тормышта уңай идеальне Гоголь бердән генә тапмый, шуңа күрә ул үткән заманга мөрәҗәгать итәргә мәҗбүр була. «Миргород» җыен-тыгына ул батырлыкка, куркусыз- лыкка, фидакарьлеккә, патриотизмның рухландыручы көченә таитана-
89
лы гимн булып яңгыраган «Тарас Бульба» исемле тарихи повестен кертә.
«Тарас Бульба» ул — халыкның читтән килгән илбасарларга каршы бөек көрәше турында сөйли торган реаль тарихи повесть. Гоголь туган ил өчен үз-үзләрен аямыйча көрә-шүчеләрнең герои к характерларын сурәтли, шул характерларның үз заманнарының авыр шартларында оешуын күрсәтә. Тарас Бульба, аның улы Остап, Бавдюг һәм башка кешеләр шундыйлар. Алар «читтән килгән паннарның башбаштаклыгына» каршы күтәрелгән халык интереслары белән яшәүләре аркасында көчле булган, реаль тормышчан фигуралар.
Повестьның «ләкин рус көчен сындырырлык утлар, газаплар һәм башка бер көч дөньяда бармыни ул!» дигән сүзләре әсәрнең төп патриотик идеясен бик тулы ачып бирәләр.
Гогольнең ул повесте һәрвакыт киң катлау укучыларның тирән мәхәббәтен казанып килә. Аның патриотик идеясе соңыннан язылган күп кенә әсәрләрдә дә чагыла. Мәсәлән, шундыйлардан Л. Н. Тол- стойның «Севастополь хикәяләре»н күрсәтергә була.
Гәрчә тарихи темага язылган булса да, «Тарас Бульба» повесте Гогольие һәрвакыт кызыксындырган замандаш темага бер дә каршы килми. Ләкин «Тарас Бульба» авторының билгеле дәрәҗәдә үткән заманга мөрәҗәгать итәргә мәҗбүр булуын онытырга ярамый. Бу Гоголь белән генә түгел, бәлки «Иван Васильевич патша турында җыр» поэмасын һәм «Бородино» исемле атаклы шигырен язганда Лермонтов белән дә шулай була. Белинский Лермонтов турында «...шагыйрь үзен канәгатьләндермәгән хәзерге рус дөньясыннан аның тарихи үткәненә күчте», дип юкка гына язмый.
Шунысы характерлы, 30 нчы елларда Украина тарихы буенча эшләгән Гоголь, шул тарихта бик күп героик сәхифәләрне күреп, «һәйһат үткән тормыш, һәйһат үткән заман кешеләре», дип куя. Гогольнең иҗади үсешендәге бу эпизодтан бик сабак булырлык нәтиҗә чыга: халыкның культурасындагы тарихи тра-дицияләрне яратырга кирәк, аларга югары бәя бирергә кирәк, ләкин алар белән генә чикләнергә, үткән заманга, бары тик үткәнгә генә китәргә ярамый. Гоголь моны яхшы төшенә. Аны заман темалары үзенә тарта һәм аның соңгы иң зур әсәрләрен заман темаларына язуы бер дә очраклы түгел.
Гоголь күп кенә әсәрләрендә үз заманының бик үткен мәсьәләләрен күтәреп чыга. Әдип буларак, ул бервакытта да тар шәхси кичерешләр һәм тойгылар сферасына китми, ә социаль конфликтларга бара, чын-барлыкның контрастларын ача.
«Петербург повестьлары»нда Го-голь үз заманының тирән социаль каршылыкларын һәм буржуаз мө-нәсәбәтләрнең җәмгыять тормышының барлык сфераларына да үтеп керүен күрсәтә. Менә «Невский проспект» повестенда ул, бер яктан, аристократлар Петербургын, тышкы ягыннан алтынга чумган Петербургны, ә икенче яктан — тирән газаплар, мыскыллаулар һәм мохтаҗлыклардан интеккән Петербургны сурәтли. Буржуаз дөньяның үтә вакчыллыгы, акча интересы, файда артыннан гына кууның интектергеч көче, бюрократик башбаштаклык — художник Пискаревның фаҗигале язмышы менә шул иҗтимагый мөнәсәбәтләр фонында гәүдәләнә.
Бер караганда, әллә ни әһәмиятсез генә булып күренгән «Невский проспект» повестен бөек рус тән-кыйтьчесе Белинский яңа рус әдә-биятын башлаган әсәрләр җөмләсенә кертә, ул аны «Евгений Онегин» белән бер рәткә куя.
Биредә әдәбиятта заман темасының әһәмиятен киң мәгънәдә аңлау даирәсенә керә торган бер мәсьәләгә кагылып үтү урынлы булыр. Белинский ук бу мәсьәлә турында бик күп уйланган. Бөек тәнкыйтьче һәрбер милли әдәбиятта заман темасына иҗат ителгән һәм тормышның төп мәсьәләләрен хәл итә торган әсәрләрнең әһәмияте зур булуын бик дөрес аңлаган.
Пушкинның дөнья күләмендәге даһилыгы турында сөйләгәндә, Бе-
90
•линский болан дип яза: «...Пушкин шул ук вакытта рус шагыйре дә, ләкин тарих үзе әзер эчтәлек һәм дөньяга әзер караш биргән «Полта- ва»да түгел, «Борис Годунов» та түгел, ә «Евгений Опегин»да ул рус шагыйре. Биредә ул замандаш рус тормышын төбенә тикле чумырып ала». Без Белиискийның «1840 елда рус әдәбияты» дигән мәкаләсеннән күчереп алган шушы юллардан соң тәнкыйтьче, ул әсәрләрдә дә заман темасы тирәннән чагыл- дырылганын күз алдында тотып, икенче бер «чын-чыннан рус» әсәре булган «Невский проспект» повестен атый.
Шулай итеп, бөек рус тәнкыйтьчесе фикеремчә, «Петербург повесть- лары»нда Гоголь үткен замандаш тема әдибе булып эш итә.
Капитализмның чын рухи куль-турага, сәнгатькә дошман икәнлеген Гоголь даһиларча сизә. «Портрет» дигән повестенда ул акча власте ха-кимиятенә эләккән художникның таланты ваклануын һәм таркалуын, үтә тупас теләкләрне генә канәгатьләндерү турында уйлаган буржуаның явыз көченә художникның каршы тора алмавын сурәтли. Чертков кебек художниклар турында Гоголь нәфрәтләнеп: «алтын аның дәртенә, идеалына, куркуына, ләззәтләнүенә, максатына әйләнде», ди. Сәнгать кешелек дөньясының якты идеалла-рына һәм гуманизмга хезмәт итәргә тиеш, художник үзенең талантын халыкның бөек әхлаклы характерында күргәндә генә бурычын үти ала. Гогольнең сәнгать турындагы уйларыннан шундый нәтиҗә чыга.
Миллионнарча укучыларга яхшы таныш булган «Шинель» повесте Гогольнең иҗатында да, шулай ук бөтен рус әдәбиятында да зур әһә-миятле урып били. Ул замандагы бик күп чиновниклар арасында Гоголь изелгәнлек һәм хокуксызлык- ның җанлы гәүдәләнеше булган Акакий Акакиевич Башмачкинны күреп алгаи. Гоголь кешелек дәрәҗәләре һәр көнне, һәр сәгатьне таптала торган бичараларны яклап чыга, шуның йөзендә бюрократик патша Россиясенең барлык аппараты күренеп торган «дәрәҗәле ке- ше»гә каршы күтәрелеп, социаль тигезсезлекне фаш итә.
Рус театры тарихында Гогольнең хезмәте искиткеч зур, Фонвизин һәм Грибоедов традицияләрен дәвам иттергән һәм үстергән Гоголь драматик әсәрләрендә шул заманның реаль тормышын сурәтли.
Белинский, рус милли репертуарын булдыру өчен бер Гоголь каләме дә җитәр иде, ди һәм драматург Гогольнең эшен рус сәхнәсе сәнгатенең иң парлак киләчәгенә өмет белән бәйли.
Гоголь башлыча үз заманын су-рәтләүче бай милли рус театрын үстерү турында уйлый. «1836 елгы Петербург язмалары» дигән мәкаләсендә ул сәхнәдә рус тормышын, рус характерын сурәтләүне, шул заманның иң үткен һәм көннең кадагына суга торган мәсьәләләренең чишелүен яклый. «Рус актерларының хәле аяныч,— дип яза Гоголь.— Рус актерлары алдында саф халык кайнап тора, ә аларга үзләре һич күрмәгән шәхесләрне уйнарга куша-лар». Гоголь театрга иң элек заман темаларына язылган пьесалар бирүне таләп итә, һәм үзе нәкъ шуны эшли дә.
1833 елны Гоголь «Өченче дәрә-җәдәге Владимир» дигән комедиясен язарга керешә. Гогольнең фике- ренчә, ул комедия шул заман бюрократиясенә әче бер сатира төсен алырга тиеш була. Ләкин комедиясен яза башлагач, Гоголь, үзе әйткәнчә, «каләменең цензура һич тә үткәрмәячәк нәрсәләргә барып төртелүен күреп кинәт туктала». Гоголь комедиясен язмый: явыз патша режимы художникның бөек иҗади ашкынуын үтерә. Безнең көннәргә ул гаҗәп матур уйланылган әсәрнең кайбер кисәкләре генә («Эшлекле кешенең иртәсе», «Даулашу») сакланган.
Бераздан әдип «Кияүләр» дигән комедия яза башлый (соңыннан ул аны «Өйләнү» дип атый). Бик оста язылуына һәм һичшиксез оригинал булуына карамастан, ул комедия
91
Гоголь язарга хыялланган драматик әсәр булып чыкмый. Гогольнең үз сүзләре белән әйтсәк, ул хакыйкать һәм ачу бик күп булган комедия, ягыш драматик комедия язарга тели. «Өйләнү» комедиясе, кызганычка каршы, билгеле күләмдә әдипнең ташламаларга баруын күрсәтә һәм, социаль яктан алганда, аның сюжеты да чагыштырмача гөнаһсыз була. Ә менә даһи рус комедиясе «Ревизор» Гогольнең таләпләренә («хакыйкать тә, ачу да күп булсын») тулысынча җавап бирә торган әсәр булып чыга.
«Ревизор»ны Гоголь бик тиз яза. 1835 елның 7 Октябренда ул Пушкинга җибәргән бер хатында аңардан үзенә комедия сюжеты бирүен үтенә ’, ә 1836 елның 19 апрелендә инде Гогольнең бу комедиясе Петербургтагы Алексаидринский театр сәхнәсендә куела. «Ревизор» комедиясе өстендә бик бирелеп эшләве чын-чыннан замандаш булган үткен теманың әдипне бик нык илһамлан- дырганын раслый.
«Ревизор»ның беренче спектакле, рольләрне үтәүдә бик күп кимчелекләр булуга карамастан, җәмәгатьчелеккә искиткеч тәэсир итә. Гогольнең комедиясендә үзләренең физиономияләре һәм характерлары чагылышын күргән алпавытлар, чи-новниклар һәм купецлар әдипкә ташланалар. «Барысы да миңа кар-шы,— дип яза Гоголь бөек рус актеры М. С. Щепкинга. — Хөрмәт казанган олы яшьтәге кешеләр турында шулай язарга батырчылык иткәч, минем өчен бернинди изге нәрсә дә юк, дип кычкыралар. Полицейскийлар миңа каршы, купецлар миңа каршы, әдипләр миңа каршы... Хәзер мин комик әдип булуның нәрсә икәнен күрәм. Хакый-катьнең аз гына эзе булу белән сиңа каршы бер генә кеше түгел, ә бәлки бөтен бер сословие аяклана».
Алдынгы яшьләр, студентлар, ки-ресенчә, Гогольне алкышлап кар-шылыйлар. Ул чакта Россия өчен шундый кирәкле замандаш әсәр булганга күрә дә «Ревизор» шунда
3 Гогольнең үзенең раславынча, «Реви-зорының сюжетын аңа Пушкин биргән.
ук таныла. Бу комедиядә хакыйкать, самодержавие-крепостнойлы к Россиясенә каршы ачу, илнең про-грессив үсешен богаулый! торган кара көчләргә каршы ачу шул тикле көчле була.
Гогольнең комедиясе киң социаль планда язылган һәм шул чорның бик күп күренешләрен эченә ала. Комедиянең төп картиналарының персонажлары чиновниклар... город* ничий Сквозник-Дмухановский, учи-лищелар смотрителе Хлопов, судья Ляпкин-Тяпкин, хәйрият йортлары попечителе Земляника, почтмейстер Шпекин һәм башкалардан тора. Гоголь ул бәндәләрнең интеллектуаль һәм мораль гариплеген фаш итә. Ул бәндәләр өчен чыннан да бер генә изге нәрсә дә юк, алар алдашалар, урлашалар, тередән дә, үледән дә взятка алалар. Тышкы яктан адәм рәтле кеше булып күренергә азапланганда алар аеруча көлкеләр. Гогольнең ул персонажларында без самодержавие-крепостной Россиянең иң әшәке вәкилләрен күрәбез.
Ләкин Гоголь шушы чиновниклар, взятка җыючылар, шәһәрнең ахмак гайбәтчеләре һәм лыгырдыклары, п о л и це й с к и й л ары н ы ң к ү цел болгат- кыч кыланышларын күрсәтү белән генә чикләнеп калмый, бәлки, үзе әйтмешли, «гражданство» тәшкил итә торган кешеләрне дә, ягъни го- родничийлардаи, судьялардан, поли-цейскийлардан интегә торган халыкны да күрсәтә.
Хлестаковның, шушы алдакчының... «башында патшасы булмаган» бәндәнең самодержавие” Россиясе бюрократик аппаратының күренекле зур вәкиленә — ревизорга әйләнеп китүе күренешен искә төшерик. Хлестаков городничийның өендә яши, аңа чиновниклар килә, ул алардан «взятка» ала. Казнага подряд куйганда алдашып, халык җилкәсендә баеп ята торган купецлар мошенник городничийдан зарланырга киләләр. Аннан соң чиновниклардан да, купецлардан да чыннан да нң нык интегүче кешеләр — түбән халык вәкилләре — слесарьша белән унтер-офицер хатыны Иванова килә. Алар да хакыйкать эзләп
92
киләләр. Ләкин Гоголь инде Хлеста-ковның аларны кууын күрсәтә: «Туйдырдыгыз, шайтан алгырлары!» ди Хлестаков. Менә нәкъ шул моментта «тәрәзәдә үтенеч тоткан куллар күренә».
Менә шул күренештә Гоголь реа-лизмының киң перспективасы ачыла да инде. Тамашачы сәхнәдә булганны гына түгел, бәлки сәхнә артында барган бик күп нәрсәне дә күрә. Үтенеч тотып сузылган кулларда тамашачы михнәтләр эчендә азап чигә торган халыкны күрә. Бер караганда әллә ни әһәмияте булмагандай тоела торган ул эпизодта Гогольнең замандашларында, шулай ук аннан күп соң яшәгән кешеләрне дә дулкынландырган бик зур нәрсә— халык язмышы сурәтләнә.
Әгәр әсәр заман темасын яктыртса, ул әсәрдә, Чернышевский бик тапкыр итеп әйткәнчә, тормышта «гомуми кызыксындыру уята торган» нәрсә сурәтләнсә, ул әсәр бөек иҗатка әверелә һәм аның белән кызыксыну күп заманнаргача сүнми. Гогольнең «Ревизор» комедиясе рус әдәбиятында нәкъ шундый әсәр була.
мыш белән нык бәйләнештә булу, тормыш өчен җитди әһәмияткә ия булу — художество аңының иң бөек сыйфаты... бу яктан алганда, безнең әдәбиятыбызда «Үле җаинар»га тиң бер нәрсә дә юк», ди Чернышевский.
Критик реализм, халыкчанлык һәм иң бөек мәгънәсендәге замандашлык— болар «Үле җаннар» поэмасының һич бетмәс сыйфатлары. Гоголь әсәрләрендә Россия тормышының социаль-тарихи процессы гаҗәп оста сурәтләнә. «Үле җаннар» поэмасында Гоголь яшәгән чордагы Россиягә иң үткен характеристика бирелә. Шуның белән бергә әдип аңарда үле җаннар артында тере җаннар торганын, «мәңге исерек һәм мәңге ач күз» алпавытларның,. Герцен сүзләре белән әйткәндә, бары тик «тирес өстеннән күтәрелгән пар томаны» гына икәнен, алар- дан тыш Россиядә көче ташып торган җанлы халык барлыгын бел-гертә.
Поэманың эчке мәгънәсе дип атарга мөмкин булган искиткеч бер үзенчәлеге бар. Менә Чичиков алпавыт утарлары буйлап үле җаннар сатып алып йөри. Ул Л'1аниловта, Коробочкада, Ноздревта, Собаке- вичта, Плюшкинда булган инде. Чичиков белән бергә йөргән укучы тере һәм үле крепостной крестьян җаннарының хуҗалары—«мәңге исе-рек һәм мәңге ач күз» алпавытлар белән таныш инде. Гоголь поэмасын укучыга үзенең каршысында чыннан да «халыкның җанын һәм канын суыра торган тираннар» (Герцен) торуы ачык инде. Ләкин Гоголь укучыны тагы да ары алып китә. Ул кесәсен калынайту өчен Чичиков бик тырышып җыя торган үле җаннарның элек бик талантлы, акыллы, зирәк, хезмәт сөючән, киң күңелле һәм үтә кешелекле тере адәмнәр булганын сөйли.
Чичиковның үзе сатып алган үле җаннары исемлеген карап утырган чагын сурәтләгән битләрдә изелгән бичара крепостной крестьянга карата гаҗәп зур мәхәббәт һәм чын йөрәктән ачыну гәүдәләнә. Крестьяннарның фамилияләре, кушаматлары, сыйфатларындагы тәф- сыйллык үзенчә бер сафлык, җанлылык бөрки, ул мужиклар әле генә тере булганнар кебек тоела. Гоголь сүзләренең тышкы яктан шаярту кебек яңгыраган х а р а ктер л ары и д а һәлак ителгән кешеләр турындагы йөрәкне телгәли торган сагышны һәм халыкның галантлылыгына зур ышанычны сизәсең. Менә алпавыт Собакевичның үлгән крестьяны — Степан Пробка турындагы бер урын: «Ә! Менә ул, Степан Пробка, гвардиягә ярарлык батыр шушы инде! Шәт, биленә балта кыстырып, иңбашына итек асып, бөтен губернаны йөреп чыккайдыр, чирек тиенлек ипи, ярты тиенлек кипкән балык ашап көй күргәндер, ә өенә кайт-канда, шәт, кайткан саен янчыгына йөзәр сум салып, хәтта бәлки әле киндер ыштанына тегеп, яки итек кунычына кыстырып, меңәр сумлык кәгазьләр дә алып кайткан булган-дыр,—кайда харап булдың соң син? Зур табыш өчен чиркәү гөмбәзенә яисә аның тәресенә үк менгән идеңме әллә? Аягың таеп китеп, шуннан очып төшкәнсеңдер әле; ә инде шунда басып торган ниндидер Михей абый, башын кашыгандыр да: «Эх, Ваня, менә бит нишләтте сине!» дигәндер, ә үзе, биленә бау бәйләп, синең урынга менеп киткәндер».
93
Менә ул Герцен «Үле җаннар»да күргән әлеге рус кешесе — көче ташып торган батыр милләтнең бер вәкиле!!!
Бөтен «Үле җаннар» поэмасы аркылы Ватанның бөек язмышы турында илһамланып сөйли торган Гоголь фикере үтә. «Русь! Русь! Сине гаҗәеп гүзәл ераклыктан кү- рәм. «Ләкин нинди аңлаешсыз, серле көч тарта соң сиңа? Ни өчен соң синең аркылың-буеңа, диңгездән диңгезгә сузылган сагышлы җырың берту кта ус ыз кол акларда я ңгы pan тора? Нәрсә бар аңарда, ул җырда? Ниләр юрый шушы колач җитмәс киңлек? Чиксез акыл синдә тумый кайда тусын, чөнки син үзең дә чиксез бит. Киерелергә һәм йөрергә шундый урын барында баһадир монда булмый кайда булсын? һәм минем йөрәгемдә тирән эз калдырып дәһшәт белән мине куәтле иркенлек коча; гайре табигый хакимият белән күзләрем яктыралар: о! нинди нурлы, гүзәл, җиргә ят булган тынлык! Русь!..»
«Үле җаннар»ның беренче томын Гоголь Ватанга гимн белән тәмамлый. Ул гимн — аллегория, искиткеч көч белән атлыгып алга чаба торган тройка образы: «Эх тройка! Кош тройка, кем сине уйлап тапкан икән? Күрәсең, син кыю халыкта гына, үзенең яланнары белән ярты дөньяга җәелгән, шаярырга яратмый торган, күзләр камашканга кадәр чакрымнар саный торган җирдә генә туа алгансың».
Ватаны белән, халкы белән, әдә-биятта замандаш прогрессив агымнар белән аерылмаслык бәйләнгән Гоголь үзенең иҗатының тормыш өчен бик әһәмиятле һәм бик кирәк булуын да яхшы аңлый. Аның «Үле җаннар»да Ватанга, Руська гаҗәп бер ашкынулы дәрт белән мөрәҗәгать итүләре һәм хатларында теркәлеп калган күп кенә фикерләре шуны сөйлиләр.
Гоголь үзен «...игътибарсыз гына үтә торган кеше һәр минутны күз алдында булса да күрми кала торган вак-төякләрнең тетрәткеч баткаклыгын тышка тартып чыгара торган» художниклардан саный. Гоголь замандаш тормышка «дөньяга күренә торган көлү һәм аңа күренми, беленми торган күз яшьләре» аркылы карый. Ул чынбарлыкны критик сурәтли һәм шул ук вакытта «бүтән сүзләрнең бөек яңгыравы» ишетеләчәк заманның килүенә ышана.
Гоголь — хакыйкать бәреп торган куәтле рус теленең иң бөек оста-ларыннан берсе. Ул сүз иҗаты чик-ләрен бик нык баетты һәм киңәйтте. Рус сүзенең гаҗәеп зур океанында Гоголь, ару-талуны белмәстән, үткен сүзләр һәм тәгъбирләр эзләп, гади халык сөйләмен дикъкать белән тыңлый. Гоголь һәрвакыт янында куен дәфтәре йөртә, колагына чалынган үткен сүзләрне һәм әйләнмәләрне туплый һәм соңыннан әсәрләренә кертә бара.
Бөек халык тудырган рус телен Гоголь фикер һәм матурлыкның
94
бетмәс-төкәнмәс чишмәсе санын. Ул рус телен ватучыларга, матур һәм көчле рус сүзен пычратучы алпавыт- чиновниклар җәмгыяте кешеләренә нәфрәтләнеп карын. Ул «бер генә юньле рус сүзе ишетү мөмкин бул-маган» югары җәмгыять укучыларын фаш итә. Халыкның үз иҗатын Гоголь сәнгатьнең иң гүзәл образлары арсеналы итеп карый. Әдип халык сәнгате байлыклары худож- никлар-язучылар өчен иҗат чыганагы булып хезмәт итүен тели. Гогольнең халык җыр сәнгате турындагы сүзләре рухландыручы чакыру булып яңгырыйлар. «Җырлары күбрәк булган башка берәр халыкны күрсәтегез, — дип яза Гоголь. — Безнең Украина җыр белән гөрләп тора. Иделдә югарыдан алып диңгезгә тикле тартып барыла торган баржалар тезмәсе буйлап бурлак җырлары күкри. Бөтен Русь буйлап җыр җырлап нарат бүрәнәләрдән өйләр бурыйлар, җыр астында кулдан-кулга кирпечләр күчә һәм гөмбә үскәндәй шәһәрләр калкып чыга... Бездә үзебезнең операбызны төзер нәрсә юкмыни?»
Гомеренең соңгы елларында, рус иҗтимагый фикеренең прогрессив агымнары н н а и ч иткә тайпылган, реакцион карашлы кешеләр чолга-нышына эләккән Гоголь реалистик иҗат идеяләреннән чигенә. Бу хәл Гогольнең бөтен иҗат эшенең худо-жество дәрәҗәсе түбәнәюгә илтә. «Үле җаннар» поэмасының икенче томы өстендә шул чакта дәвам иткән эше аңа уңыш китерми. Гогольнең икенче томда тормышның «якты» күренешләрен, белемле алпавытларны күрсәтергә теләве художество ягыннан эшкә ашырыла алмый, чөнки ул реалистик иҗатның асылына каршы килә. «Үле* җан- нар»ның икенче томында бары тик критик реализмнан чигенмәгән урыннарда гына Гоголь художниклык көчен саклый ала.
Бөек әдипнең эшчәнлеген һәрвакыт прогресс идеалларына хезмәт итүнең дөрес юлы белән юнәлтергә тырышкан Белинскийның киңәшләрен Гоголь тыңламый. 1847 елны ул реакцион идеяләр тупланган «Дуслар белән язышулардан сайланып алынган юллар» исемле язмасын бастыра. Гогольнең бу язмасы күпләрне гаҗәпкә калдыра, ә рус җәмәгатьчелегенең прогрессив өлеше Гогольпе гаепләп чыга. Белинский шул чакны аны элекке юлыннан чигенүе өчен ачуланып хат яза. «Әйе, үзенең иленә җаиы-тәпе белән бәйләнгән кеше аның өметен, намусын, данын, — аң, үсеш, прогресс юлындагы юлбашчыларыннан берсен ничек яратырга мөмкин булса, мин дә сезне шулай бөтен күңелем белән ярата идем», — ди Белинский Го- гольгә.
Бу хат әдипне гомеренең соңгы чорында тәнкыйтьләү дә һәм шуның белән бергә Белинскийның үзеиен гениаль васыяте дә була. Белинский ул хатта Россиядәге тирән демократик үзгәртеп коруларның программасы н җәел д е р ә. Б е л и и с к и й н ы ң Гогольгә язган ул хатын В. И. Ленин «...цензурасыз демократик матбугат-ның хәзергә кадәр гаять зур һәм җанлы әһәмиятен саклаган иң яхшы әсәрләреннән берсе», дип атын (Әсәрләр, 20 том, 223—224 битләр).
Гогольпе рухи драмага китергән сәбәпләрнең берсе — ул чорда әдипне чолгап алган авыр атмосфера. С а м о д е р ж а в и е- к р е п ост 11 о й л ык Рос-сиясендәге шартлар Гогольгә үтергеч тәэсир итәләр. Алар Пушкин, Лермонтов, Полежаев һәм тормыштан бик иртә киткән башка әдипләр өчен фаҗигале булып чыгалар. Рус әдәбияты тарихы турында уйлануларында Алексей Максимович Горький, Гогольпе рухи драмага илткән сәбәпләргә кагылып, Гоголь заманы «иң авыр драматик эпохаларның» берсе булган һәм Гоголь «башка бик күпләр кебек үк заман корбаны». ди.
Ләкин ул хәл Гогольнең ялгыш-ларын киметми. Аның рухи драма-сында гомуми дөньяга карашының билгеле күләмдәге зәгыйфьлеге дә, иҗатының соңгы чорында үзенең идеяләреннән чигенүе дә билгеле бер роль уйнаган.
Ләкин, шуңа карамастан, Гоголь- нец аерым адашулары мәңгелеккә артта калды, бөек художество әсәрләре булган «Ревизор» һәм «Үле җаннар» авторының рус әдәбияты һәм халык алдындагы хезмәтләре үлемсез.
Чиновниклар, дворяннар даирәсенең үзенә дошман мөнәсәбәттә булуын белгән Гоголь «Үле җаннар» поэмасы өстендә эшләгәндә болай дип яза: «Миңа каршы яңа сословиеләр һәм бик күп яңа әфәнделәр аякланыр әле; ләкин нишлим соң!.. Түзәргә туры килә!.. Исемемнең үземнән соң миннән бәхетлерәк буласын беләм».
Гоголь ялгышмады. Аның исеме халык хәтерендә бик нык саклана. 1952 елда, әдипнең үлүенә 100 ел тулган көнне, Социалистик Ватаныбызның башкаласы Мәскәүдә аңа «Бөек рус сүзе художнигы Николай Васильевич Гогольгә Советлар Союзы хөкүмәтеннән» дигән сүзләр уелган һәйкәл ачылды. Шуның белән халкыбыз Гогольгә бөек иҗат хезмәте өчен рәхмәт белдерде.
Гогольнең исеме һәм аның әсәрләре Советлар Союзы чикләреннән дә күп еракларда танылды. Дөньяның бик күп илләрендә миллионнарча кешеләр эксплуататорлар җәмгыятенең әшәкелекләрен фаш иткән һәм халыкның бетмәс-төкәнмәс талантын һәм куәтен раслаган бөек рус әдибе әсәрләрен яратып укыйлар, ә аның үзен тирән хөрмәт белән искә алалар.