Логотип Казан Утлары
Хикәя

АСЫЛТАШ


ын дуслар өчен ара ераклыгы әллә ни зур комачаулык түгел ул. Күңелләр якын булганда, дөньяның теләсә кайсы почмагында яшәгән кешеләр белән дуслашып була. Биек таулар артында утырган, ничәмә-ничә мең километр ераклыктагы Чанчунь шәһәре белән Казан арасында да байтактан бирле инде чын дуслык хисләре белән тулы сәлам хатлары йөри.
Менә ачык чырайлы почтальон кыз бүген дә нефть эзләүче геологлар бүлмәсенә килеп керде һәм киереп тутырылган сумкасыннан ике конверт тартып чыгарып:
— Чит илдән, дусларыгыздан, рәхим итеп алыгыз!—диде.
— Юй-жуньнанмы әллә? — диде Рәиф һәм ашыга-ашыга адресларын укырга кереште. — Әй, Кытайдан. Берсе — Маргарита Леонидовнага, икенчесе — безгә!
Җилле яланнарда күп йөргәнгә кара тутлана төшкән түгәрәк битле, инде олыгаюга таба баручы геолог Рәиф Әгъзәмов янына иптәшләре җыелды. Ерак-ераклардан килгән иероглифлы конвертны кулында берничә тапкыр әйләндереп караганнан соң, Рәиф аны сак кына ачты да укый башлады. Хат русча иде.
«...Дусларым Рәиф, Юрий, Володя, Җәүдәт, сезне сагынып Юй- жунь хат яза... Ул сезнең барыгызга да бик күп, бик күп сәлам җибәрә. Иптәшләре, дуслары, сөекле хатыны, бөтен Кытай халкы сәлам язарга кушты аңарга...»
Кечкенә генә кәгазь кисәге, ә никадәр дуслык хисләре, никадәр рәхмәт һәм ихтирам алып килгән ул. Гадәттәгечә, Юй-жунь үз тормышы турында артык киң тукталмыйча, үзенең Туган иле, бүгенге Кытай турында җәелеп язган иде Күренеп тора, әйтергә теләгән фикерләрен, кайнар хисләрен, горурлыгын, ил тормышындагы чиксез зур үзгәрешләрне тасвирларга рус телендә кирәкле сүзләрне таба алмаган, әмма аның Казандагы дуслары ул гади сүзләргә сала торган зур мәгънәне аңларга өйрәнгәннәр’ инде. Аларның күз алдында Юй-жунь үзе басып тора иде, алар аның елтыр күзләрен күрәләр, ягымлы тавышын ишетә-ләр кебек иде — күптәнме соң ул үзе дә шушы бүлмәләрдә йөри иде бит!
Бүгенге хатында Юй-жунь Кытайда күз күрмәгән, колак ишетмәгән күләмдә бөтен халык хәрәкәте булып җәелеп киткән корыч кайнатучылар турында башлап язган иде. Бу хәрәкәт үзенең көче, ялкын һәм дәрте белән безнең илдә революция давылы белән туып, Владимир Ильич Ленин катнашында үткәрелгән беренче коммунистик өмәләрне хәтерләтә. Бу эштә заводларга барып председатель Мао Цзе-дуи үзе дә катна
Ч
ша. Чит илләрдән ялга кайткан консуллар да корыч кайнату казаннары янына килеп басалар, шәһәрләр генә түгел, авыллар да корыч кайната. Халык теләгенә берни каршы килә алмый, халык ни теләсә шуны эшли ала. Хәзер Кытайда металл җитештерү бермә-бер үсеп бара икән. Бу инде күп санда өстәмә тракторлар, автомобильләр, бүтән төрле машиналар дигән сүз.
Ил төкерсә, күл була, дигәннең мәгънәсе шул инде.
Юй-жунь үзе геолог, Татарстанда да ул шул эшне өйрәнеп киткән. Шуңа күрә аның нефть турында язганнары матур шигырь кебек яңгырыйлар.
Элек Кытайда нефть бөтенләй дип әйтерлек чыгарылмаган. Элеккеге энциклопедияләрне, теләсә кайсы илнекен алып карасаң да, «Кытай» дигән бүлекләрендә «нефтькә бай ил» дигән язуны таба алмассың. Әмма Кытай нефтькә гаҗәп бай ил икән. Анда соңгы елларда зур яңа нефть ятмалары табылган. Карамай, Юймынь һәм башка нефть чишмә һәм күлләре тиздән барлык илләрнең энциклопедияләрендә телгә алыначаклар.
Шунысына игътибар итик: Кытайдагы бу байлыкны СССРдан барган белгечләр ярдәмендә Кытайның үз кешеләре эзләп тапкан! Шуның белән бергә, яңа җир асты байлыкларын эзләү киң колач белән дәвам итә.
Дөреслек белән бөтен дөньяны әйләнеп чыгып була, ә ялган белән бер адым да атлап булмый, дигән мәкаль бар. Дөреслек Кытай халкы ягында. Капиталистлар ничек кенә зәнкиләнмәсеннәр, зур Кытайда якты социализм җиңә. Бу изге юлда Бөек Кытай халкына Советлар Союзы һәм барлык социалистик илләр һәрвакыт ярдәм итеп торалар.
«Чишмәне туфрак белән күмеп, шаулап үсүче агачны таш белән бастырып булмый. Чишмә — ага, агач — үсә», — дигән Юй-жунь. Аннары ул болай язган: «Безгә,—дигән ул, — совет галимнәреннән И. О. Брод (миңа сез бүләк иткән «Нефть һәм газ геологиясе» дигән теге кызыл тышлы калын китапның авторы), С. Г. Саркасян һәм Кравченко иптәшләр килде. Алар бездә Сун-лео үзәнлегендә нефть эзләүдә булышалар. Доктор С. Г. Саркасян бу якларның мезозой утырмаларын Байкал арты һәм Монголия мезозоеның континенталь утырмасы белән бер төрдән икәнлеген әйтә. Ул безгә палеогеография турында, утырма токымнар турында соклангыч тирән эчтәлекле доклад ясады. Кравченко да бик кирәкле темага доклад сөйләде. Аларның теоретик әһәмиятле хезмәтләре безгә нык булыша. Алар Пекинда өч ай булачак. Безнең Сун-лео геоло!ларыннан да ике иптәш алар кул астында өйрәнергә китте».
Туган иле турындагы хәбәрләрдән соң, Юй-жунь яңадан үзе турында, тормыш иптәше турында яза. Аның хатыны озакламый врач була икән. Хәзер Шанхайда практикада. Ире аркылы Казандагы иптәшләре бүләк җибәрүен белгәч, аның күзләренә мөлдерәп яшь килгән. Юй-жуньга ул: «Син бигрәк тә бәхетле кеше инде, Юй-жунь, дигән, син алар белән турыдан-туры сөйләшергә өйрәнгәнсең, мин аларга рәхмәтемне үзем яза алмыйм. Син аларга минем чын күңелемнән чыккан рәхмәтемне тапшыр», — дигән.
Рәиф хатны өстәл тартмасына салды да стенага эленгән Кытай картасы каршысына килеп басты.
— Менә шушы тирәләрдә йөри хәзер безнең Юй-жунь,—диде ул, Ганьсу, Юймынь провинцияләрен күрсәтеп, — ә күптәнме соң ул безнең белән шушында утыра иде...
Әйе, әле кичә генә кебек, республикабыз нефть эзләүчеләр трестының хәзерге Ленин урамына карап торган биек тимер баскычыннан чандыррак гәүдәле, урта буйлы, ялтырап торган кара чәчле, кыйгач кашлы бер кытай егете ашыга-ашыга менеп-төшеп йөри иде. Бик тыйнак иде ул,
Ъ. .C. ә.“ № 4.
81
82
ягымлы, бетмәс-төкәнмәс энергияле, ифрат күмәкчел, аралашучан егет иде ул.
Кырларда казынып йөреп, лабораторияләрдә тәүлекләр буе эшләп арыган булса да, минем ял итәсем бар әле, дип әйтмәс, әгәр эзләнүчеләр коллективы берәр гомуми эш башкара, әйтик, көрәк-себеркеләр күтәреп өмә-фәләнгә чыга икән, күзен кыса төшеп дусларча елмая да:
— Мине дә үзегез белән алыгыз,—ди иде.
Ул безнең бәйрәм демонстрацияләребездә дә катнаша, нефть эзләүчеләрнең алдынгы сафына басып, «Киң минем тугай илем»ие кытайча сүзләр кушып дәртләнеп җырлап бара торган иде.
Казан халкы аны киноларда, театрларда еш кына очрата торган иде. Вакыты бар икән, әйбәт постановкалариың берсен дә карамый, тыңламый калдырмый иде ул. Русчасын да, татарчасын да. «Башмагым»нан кайткач, персонажларын куен дәфтәренә үк язып куйды. Татар халык көйләрен, Салих Сәйдәшев һәм Нәҗип Җиһанов музыкаларын йотлыгып тыңлый иде, алардан ниндидер үзләренеке белән уртак моңнар табып. эш араларында көйләп йөри иде.
Фамилиясе аның—Бай, ә исеме Юй-жунь иде. Юй-жунь кытайча асылташ дигән сүз икән.
Кытай телендә исем итеп бирелә торган махсус иероглифлар бар. Кытай исемнәре фамилия артыннан килә торган бер яки ике иероглифтан тора һәм алар ниндидер бер әйбердән, теге я бу төшенчәдән алынган булалар. Шуңа күрә кытай исеменең, гадәт буларак, ниндидер мәгънәсе була. Хәзер Кытайда балаларына ул туган вакыттагы вакыйгаларга бәйле исемнәр кую киң таралган. Мәсәлән, Аи-гань (Аньшань металлургия комбинаты), Фэнь-чань (мул уңыш), Вэй-син (ясалма иярчен). Сычуань нефть ятмасы табылып, яңа җир өстенә чыгарга юл салу эшенә киткән бер бораулау мастеры үзенең улына Цзуань-эр дип исем биргән. «Цзуань» — кытайча «бораулау» дигән, «эр» — «улым» дигән сүз икән.
Юй-жунь үз илендә геологлар хәзерли торган институтны тәмамлагач. аны, белемен арттыру һәм тәҗрибә туплау өчен, Советлар Союзына җибәргәннәр.
Безгә килгән чакта ул русча бер дә дип әйтерлек белми, кирәк нәрсәләрне ымлап, ишарәләп кенә аңлата иде. Җитмәсә тагы, биредә булу өчен ана бары бер ел вакыт бирелгән. Шул вакыт эчендә ул эзләнү бригадалары эшли торган урыннарга чыгып карап йөрергә генә түгел, нефть табу эшенең бөтен нечкәлекләренә төшенергә, бу эшнең катлаулы теориясен өйрәнергә тиеш иде.
Беренче карашта мөмкин булмаган бер эш кебек. Ләкин, тырышкан табар, ташка кадак кагар, дип халык юкка гына әйтмәгән икән.
Килү белән Юй-жуньны казанлы дуслары фәнни-тикшеренү эшләре лабораториясенә алып бардылар. Зур-зур бүлмәләр, һәр бүлмәнең шүрлек һәм өстәлләрендә әрҗә-әрҗә тау токымы кисәкләре. Кайсы кызыл, кайсы ак, кайсы күк. һәр бүлмәдә катлаулы приборлар, пыяла колбалар, трубалар, корыч казаннар, зурайтып күрсәтүче җиһазлар, үлчәүләр, химик таблицалар, формулалар схемасы... Алар янында халат кигән ирләр, хатыннар. Берәүләре, таш кисәкләрен пыяла аркылы карап, дәфтәрләренә нәрсәдер яза. Икенчеләре дә, өченчеләре дә шул ташчыклар белән нидер эшлиләр.
Хәер, бу кадәресе Юй-жунь өчен әллә ни гаҗәп түгел, ул инде Пекин институтында укыганда, кечерәк күләмдә булса да, моңа охшаган картиналарны күргән иде.- Ләкин аның күзләре бик тиз ялтырап киттеләр. | Ул мондагы эшнең колачын күреп хәйран калды. Типографияләрдәге? хәреф кассаларына охшаган'әрҗәләр янына барып, бик тирәннән казып | алынган тау токымнарын, шул токымнарны тикшерү приборларын җен- | текләп карады, елмая-елмая ымлад, ишарәләр белән сорашты. Кечкенә <
б» 83
дәфтәренә ипдер язды. Берничә сәгатьтән соң ул мондагы кешеләргә бөтенләй ияләшеп китте.
Икенче көнне аны фәнни-техник китапханәгә алып бардылар. Анда кергәндә ул ишек төбендә бер мәл туктап торды. Киштәләре түшәмгә житә язган бит! Барысында да китап! Нефть фәненә караган китаплар. Боларның барысын ипчек укып бетермәк кирәк!? Ә укымыйча ярамый, чөнки нефть сере шул китапларда. Соңыннан иптәшләреннән берсе аңардан:
— Ничек син китапханә ишек төбендә болан уйга калдың, нәрсә уй-ладың?— дип сорады.
г — З‘х, белсәм иде мин рус телен, — дип җавап бирде ул аңа, — Губкиннар чишмәсеннән белем ширбәтен туйганчы эчәр идем. Иркенләп сөйләшер, аңлашыр идем бу йорттагы белгечләр белән...—Аннары аның күз алдына Тянь-Шань тавы килеп басты, Кытай Коммунистлар армиясенең коточкыч текә кыялар, шаулап аккан елгалар аша япон һәм сатлык Чан Кай-шн гаскәрләренә каршы сугыша-сугыша Кытайның көньягыннан төньягына таба меңнәрчә километр озынлыктагы тарихи походы турында укыганнарын хәтерләде.
— Әнә, үткәннәр бит безнең кешеләр шундый кыенлыклар аша, — дип дәвам итте сүзен, үз-үзенә сөйләнгәндәй, берникадәр әнә шулар турында уйланып торгач, — нигә мин, ярдәм һәм бөтен шартлар була торып, русча өйрәнә алмам. Срок кыска булса ни булган? Безнең Ватаныбыз озак көтә алмый бит. Аңа вакытны узып алга барырга кирәк ич! Шунсыз партия куйган бурычны — якындагы унбиш ел эчендә продукция җитештерү буенча Англияне куып җитү бурычын ничек үтәрбез? Кытай халкы: кеше үтә алмаслык биек таулар юк! ди ич...
Китапханәне карап чыкканнан соң, Юй-жуньның тору урынын хәл итәргә кирәк булды. Аңа үзенә аерым бүлмә тәкъдим иттеләр. Риза бул-
I магач, кытайлар тора торган йортка урнаштырмакчы булдылар. Моныг сына да ул күнмәде. Ул үзен руслар, татарлар яши торган тулай торакка урнаштыруны үтенде. Аның бу соравын канәгатьләндерделәр, трестның яшь белгечләре бүлмәсендә койка бирделәр. Менә шунда инде Рәиф Әгъзәмов, Юрий Бусел, Владимир Смирнов, Җәүдәт Ваһапов һәм башкалар белән танышты, алар белән дуслашты.
— Беренче үтенечем: мине русча яхшы сөйләшергә, укырга өйрәтегез, — диде ул дусларына.
Тегеләре шунда ук күршедәге мәктәптән дәреслекләр алып кайттылар да, вакыт булган саен аңа сабак бирә торган булып киттеләр. Юй- жуньның тырышлыгына исләре китте аларның. Ул ялны, йокыны онытып, төннәр буе дәресләрен өйрәнеп утыра, көндез дә дәфтәрен үзеннән калдырмый иде. Ял сәгатьләрендә, бүтәннәр ашарга утырган арада, карбон, девон геологиясе лабораторияләре директоры Маргарита Леонидовна Килигина янына кереп, сабак тыңлата торган иде. Чөнки директор
■ бу мәсьәләдә дә баш консультантлыкны үз өстенә алды.
Юй-жунь институтта укыганда рус теленең грамматика кагыйдәләрен аз-маз өйрәнгән булган икән. Русча сөйләшергә туры килгәч, булган кадәр белемен хәтерләргә туры килде аңа. Ике-өч ай вакыт үтүгә ул ымнарын киметә башлады. Ул хәзер яхшы ук сөйләшә һәм укый иде инде. «Что делать» ни өчен йомшаклык билгесе белән языла, ә «что'делает» ни өчен йомшаклык билгесе куелмый языла» дип, үз-үзеннән «имтихан» алып йөрүләрен күргәч, бүлмәдәш иптәшләре:
— Хәзер олы юлга чыктың инде, Юй-жунь. Ял ит, — дип үгетләп
* йокларга яткыра торганнар иде.
Ниһаять, ул инде алган күнегүләреннән һәм сүзлекләрдән файдала-
* нып, нефть эшенең зур остазы академик Губкин китапларын рус телендә укый башлады.
84
Шулай итеп төннәр, айлар үтте. Бер ел дигәндә, Юй-жунь рус телен өйрәнеп кенә калмыйча, белгеч буларак та җитлекте, лабораторияләрдә, кырларда үзлегеннән эшли алуга иреште.
— Сездәге кебек зур мәктәп дөньяда бүтән бер җирдә дә юк, — диде ул иптәшләренә, Казаннан туган иленә кайтып киткән чагында. Ул алар- га мең рәхмәт укыды. Иптәшләре аңа зур уңышлар теләп, вокзалга хәтле озаттылар, истәлек итеп бүләкләр бирделәр. Хатын-кызлар:
— Менә болармы үз чикләрегезгә кадәр шиңдерми алып кайтып җиткер,—дип, тагын бер бүләк — Казан бакчаларыннан яңа гына өзеп алынган чәчәк бәйләмнәре тоттырдылар. Рәиф Әгъзәмов Юй-жуньны кочаклап үбеп тә алды.
Поезд аларның дусларын ерак Кытай иленә алып китте. Ә дуслык, мәңге яши торган дуслык калды. Чан-чунь белән Казан арасында йөри торган сәлам хатлар шул дуслыкны һаман көчәйтеп, нурландырып торалар.
...Озакламый, почтальон кыз яңадан геологлар бүлмәсенә килеп керә һәм аларга хатларына каршы тагын хат тапшыра.
Соңгы хатларның берсендә Юй-жунь Кытайда нефть запасы ике миллиард тонна чамасы исәпләнә, дип язган иде. Беренче бишьеллыкта Ганьсу провинциясендә нефть промышленносте үзәкләре үсә башлаган. Шуларның берсе — Юймынь. Юймыньда нефть мең тугыз йөз утыз беренче елда ук табылган. Ләкин Кытай азат ителгәнче анда нефть бик аз чыгарылган. Мең тугыз йөз илле җиденче елда нефть чыгару мең тугыз йөз кырык тугызынчы ел дәрәҗәсен унбер тапкырдан күбрәк узып киткән. Юймынь нефть промыслолары Кытайның беренче нефть базасы булып әверелгән. Аларга бөтен ил кадрлар, машиналар һәм барлык кирәкле нәрсәләр белән ярдәм итә. Советлар Союзыннан килгән югары квалификацияле белгечләрнең дә күбесе шунда эшли икән...
Кытайның яңа нефть районнары Цинхай провинциясендә, Цайдам тирәләрендә һәм Шенҗац-Уйгур автономияле өлкәсендә икән. Бу якларда соңгы елларда гаҗәп бай нефть ятмалары табылган. Цайдам үзәнендә инде алтмыш өч скважина борауланган. Якын елларда Цинхай нефть чыгару ягыннан Юймынь промыслоларын узып китәчәк. Биредәге нефть запасы Юймынь бассейнындагыдан ун тапкыр артык дип уйлыйлар. Карамайдан Урхога кадәр йөз километр чамасы’арада нефть вышкалары тезелеп киткән. Аларның утызы инде нефть бирә, тагын уннарча скважина озакламый файдалануга тапшырылачак.
Нефть үзәге булган Карамайның үсүе таң калырлык. Моннан ике ел элек буш далалы урыннарда Чыңгыз-хан таулары итәгендә палаткаларда һәм агач баракларда геологлар гына эшли торган булган. Хәзер Карамай утыз мең халкы булган шәһәр булып үскән.
«...Без бик кызу үсәбез, дуслар, — дип язган Юй-жунь, — нефть эшендә кытай инженерлары бик күп тәҗрибә туплады. Шулай да совет дус- ларыбыздан күп нәрсәгә өйрәнәсебез бар әле безнең... Без бервакытта да сезнең эчкерсез ярдәмне онытмабыз...»
һәм шундый бер фактны китергән.
Шиюгон мәйданында газга ут кабына. Ялкын һәм кара төтен күккә таудай булып күтәрелә, ул уннарча километрга кадәр күренеп тора. Сүндерергә әмәл таба алмый аптырыйлар. Янына кешеләр килерлек түгел. Кытайларның нефть янгыннарын сүндерү тәҗрибәсе юк. Ләкин аларның турылыклы дуслары бар. Алар совет белгечләренә мөрәҗәгать итәләр һәм безнекеләр ярдәмгә киләләр. Совет инженерларыннан Сабит Оруджев һәм Сөләйман Вәзиров җитәкчелегендә эшләгән махсус команда янгынны сүндерү җаен тиз таба: самолет белән очып барып, кытай дусларны тагын бер яңа һөнәргә өйрәтә. Күп көннәр һәм төннәр үкереп янган ут тавы, башына гер белән орылган аю кебек, башта чүгәли, аннары бөтенләй ишелеп төшә һәм чыккан оясына кереп юк була.
Янә бер хатында Юй-жунь нефть ятмалары табылган Шенҗаң-Уй- гур автономияле районы турында кызыклы нәрсәләр язган иде. Англиягә караганда җиде, Франциягә караганда өч тапкыр зур булган бу район Кытай территориясенең алтыдан бер өлешен биләп тора икән. Биредә биш миллион ике йөз мең кеше яши. Шуның җитмеш биш проценты уйгурлар. Уйгурлардан тыш монда казакълар, монголлар, татарлар, үзбәкләр һәм башка халыклар да яши икән. Алар да уртак илләрен чәчәк аттыру өчен зур тырышлык күрсәтәләр.
«...Ә мине сорасагыз,— ди Юй-жунь хатының ахырында, — геологның хәле үзегезгә мәгълүм. Мин, иптәшләрем белән, Зур Кытайның элек кеше аягы да басмаган чүлләрендә, таулар һәхМ урманнар арасында Ватаныма яңадаи-яңа байлыклар эзләп йөрим. Без инде республикабызның икенче, өченче бишьеллыкларында эшкәртү өчен кирәк булачак нефть запаслары булдыру турында кайгыртабыз.
Партия шулай куша безгә!..»
— Шәп егет булып чыкты бу Юй-жунь. Юкка гына аңа асылташ дип исем бирмәгәннәр икән!—диде Рәиф Әгъзәмов иптәшләренә һәм кулына каләм алды.
«Ерактагы якын дустыбыз, кадерле Юй-жунь!..» дип башлана иде аның җавап хаты...
86