ЯҢАЛЫКЛАР
«ЙОСЫФ КЫЙССӘСЕ» ТУРЫНДА ФИКЕР АЛЫШУ
30 январьда язучыларның Тукай исемендәге клубы галимнәр, студентлар, язучылар һәм төрле профессия кешеләре белән тулды. Залдагылар Казан дәүләт университеты укытучысы Җәвад Алмазовның «Йосыф кыйссәсе» һәм аның татар әдәбиятына мөнәсәбәте» дигән темага ясаган фәнни докладын зур кызыксыну белән тыңладылар. «Йосыф кыйссәсе»нсң сюжеты көнчыгыш халыкларында бик нык таралган. Татар халкында да ул бик популяр. Поэманың кайсы халыкта тууы турында галимнәрдә төрле фикерләр яши. Җәвад Алмазов «Йосыф кыйссәсе» татар язучысы Кол Гали тарафыннан язылган, татар әдәбиятының борынгы бер әсәре дигән фикерне яклый. Докладчы үзенең фикерен яңа табылган шактый кызыклы һәм ышандыргыч тарихи, әдәби һәм тел фактлары белән дәлилләргә омтылды. Доклад буенча фикер . алышуларда катнашучылар (фикер алышулар 6 февральдә дәвам итте) филология фәннәре докторы профессор Латыйф Җәләй, язучы Нә-кый Исәнбәт, филология фәннәре кандидаты доцент Якуб Агишев, язучы Афзал Шамов, филология фәннәре кандидаты Хәлиф Курбатов һ. б. — яшь әдәбиятчы галимнең материалны ныклап өйрәнүен, поэманың теле һәм әдәби эшләнеше буенча кызыклы күзәтүләр ясавын, поэманың авторы Кол Галинең Кама буендагы Кашан шәһәрендә туганлыгын расларга омтылуын, бу өлкәдәге уңышлы эзләнүләрен бнлгелеп үттеләр.
Дөрес, филология фәннәре кандидаты Хисам Мөхәммәтов Җәвад Алмазовның эзләнүләрендә яңалык юк, андагы фикерләр «Татар поэзиясе антологиясе»ндәге Гали турындагы биографик белешмәдә әйтелгән, — дигән үзенчәлеклерәк фикер дә әйтеп куйды. Ләкин барлык сөйләүчеләр (X. Курбатов, Я. Агишев, врач Ф. Сафин һ. б.) аның бу фикерләре белән килешмәделәр һәм X. Мө-
хәммәтовның борынгы әдәбиятны өйрәнүгә
карата шундый мөнәсәбәтен каты тәнкыйтьләп
чыктылар. Салих Ногманов докладчының поэма
авторын Кушаннан дип дәлилләве белән
кушылып җитмәвен белдерде. Әмма ул
поэманың нигездә болгар-татар телендә
язылуына, докладчының башка дәлилләренә
каршы чыкмады. Сәгыйть Исәнбаев «Йосыф
кыйссәсеанең Утыз Имәни җыйнаган һәм
редакцияләгән вариантлары турында фикер
йөртте.
Л. Җәләй, Я- Агишев үзләренең чыгыш-
ларында бу поэманың теле шул чорда ук татар
әдәби теленең югары әдәби дәрәҗәдә
торганлыгын раслый, ул гына да түгел, бу чорда
поэмадан башка татар халкының бай әдәбияты
булуы турында фикер йөртергә ннгез бирә, дип
чыктылар. Л. Җәләй татар әдәби теленең
тарихын борынгы төрки әдәби телдән — урхун
язмаларыннан ук өйрәнә башлау кирәклеген
әйтте. X. Курбатов татарларда гарәп язуы
кергәнче үк язу булганлыгын сөйләде.
Нәкый Исәнбәт докладчыга шул юнәлештәге
эзләнүләрен дәвам итәргә киңәш бирү белән
бергә, борынгы әдәбиятны комплекслы өйрәнү
(телчеләр, әдәбиятчылар, тарихчылар), борынгы
әдәбиятны өйрәнүче кадрлар хәзерләү, «Йосыф
кыйссәсе» һәм башка китаплар турында аерым
фәнни җыентыклар чыгару, борынгы
кулъязмаларны җыйнау буенча экспедицияләр
оештыру, «Йосыф кыйссәсен» басып чыгару
мәсьәләләрен күтәрде.
4 7^ п
ТАТАРСТАН ЯЗУЧЫЛАРЫ СОЮЗЫ
ИДАРӘСЕНДӘ
Татарстан язучылары союзы идарәсенең 28
январьда булып үткән утырышында башка
мәсьәләләр белән бергә, Татарстан китап
нәшриятының матур әдәбият һәм халык иҗаты
әсәрләрен басу буенча 1960—1965 елларга
төзегән перспектив планы тикшерелде. Планны
тикшерүдә язучылар актив катнашты. Чыгып
сөйләүчеләр Татарстан язучылары союзы
каршында әдәби мирас һәм фольклор буенча
оештырылган комиссияләрнең тәкъдимнәрен,
алар төзегән планны хуплап, эшлекле
тәкъдимнәр дә керттеләр. План буенча татар
әдәбиятының борынгы әсәрләрен басып
чыгаруга да җитди игътибар бирелгән. Мәсәлән,
1960—65 елларда укучыларны «Йосыф
кыйссәсе», «Мәхәббәт- намә» поэмасы, «Нуры
содур»; «Төхфәи Мәрдан»; «Таһир—Зөһрә»;
«Бүз егет» кебек әсәрләр белән таныштыру күздә
тотыла. К. Насыйриның дүрт томлык, Галимҗан
Ибраһимовның сигез томлык сайланма әсәрләр
җыентыгын чыгару һ. б. уйланыла.
ДАИМИ СЕМИНАР
Татарстан язучылары союзы каршында
быел яшь һәм башлап язучылар өчен даими
иҗат семинары эшли башлады. Семинарның
январьда үткәрелгән беренче утырышында
яшь язучылар филология фәннәре докторы М.
Гайнуллинның әдәби осталык турында
сөйләгән лекциясен тыңладылар. Аннары
Хафиз Тимербаевның «Тормыш бөреләре»
исемле хикәясе тикшерелде. Март аендагы
семинарда язучы Нәкый Исәнбәт үзенең иҗат
тәҗрибәсе белән уртаклашты. Шушы ук айда
семинарда яшьләр альманахы «Идел»нең
икенче китабы тикшереләчәк, «Социалистик
реализмның төп принциплары» дигән темага
доклад куелачак.
РӨСТӘМ яхинның ИҖАТ КИЧӘСЕ
13 февральдә язучыларның Тукай исемен-
дәге клубында композитор Рөстәм Яхинның
^иҗат кичәсе булып үтте. Зал язучылар, жур-
налистлар, студентлар белән тулды. «Әдәби
җомга»ны кереш сүз белән шагыйрь Сибгат
Хәким ачып җибәрде. Музыка белгече Зәйнәп
Хәйруллина кыскача гына композиторның
тормышы һәм иҗаты турында сөйләде. Рөстәм
Яхин фортепиано өчен язылган «Шигъри
күренешләр» прелюдиясен, «Нәни шаяру» һәм
«Вальс экспромт» әсәрләрен рояльдә башкарды.
РСФСРның халык артисткасы Мөнирә Булатова,
Татарстанның атказанган артистлары Йосыф
Гыйззәтул- лин һәм Венера Шәрипова
башкарган җыр һәм романслар, И. Халитов
виолончельдә Р. Сәйфуллнн скрипкада
башкарган әсәрләр дә Яхин иҗатының
үзенчәлекле, дәртле, халыкчан булуын күрсәтте.
Композиторның иҗат кичәсе тыңлаучыларда
күңелле тәэсир калдырды.