Логотип Казан Утлары
Шигърият

ҺӘЙКӘЛ ЯНЫНДА


Танымаган кеше юктыр җирдә Бер күрүдә Ленин рәсемен. Шулай булгач, язып тору нигә Һәйкәлләргә аның исемен?
Караучылар аның һәйкәленә Бөек эшен кичерә уеннан. Ә исемен — уку кирәк түгел: Ул — йөрәккә язып куелган!