Логотип Казан Утлары
Бәет

ЯҢА ҖЫРЛАР ҺӘМ БӘЕТЛӘР


САЛИХ БӘЕТЕ
Бала гынам, бәгырь генәм, Бердән-берем син идең;
Илгә сугыш килү белән, Өстеңә шинель кидең.
Озатканда күз тутырып Карап калдым артыңнан; Белә идем хәлләреңне Килеп торган хатыңнан.
Хатларың өзелде кинәт, Кайда йөрисең икән; Изге теләк тели-тели, Хәбәрең өмет итәм.
Күкрәгеңә тидеме әллә Фашистларның уклары;
Әллә сине юк иттеме Куркынычлы туплары?
Әллә үлгән гәүдәләрең
Җиргә ятып калдымы;
Җан биргәндә нурлы йөзең Каннарга буялдымы?
Әллә дошман җирләрендә Тоткын булып ятамсың;
Әллә яуны тар-мар кыйлгач Илебезгә кайтамсың?
И, газиз балам, йөзеңне Күзем туя күрмәдем;
Күзләремне алмас идем, Үләреңне белмәдем.
Киткән чакта шинель киеп, Каеш будың билеңә;
Кайтам диеп киткән иден, Кайталмадың илеңә.
Хәлләреңне сорыйм һаман Саба җилдән, кошлардан; Җуйдың ахры башларыңны Безне саклап дошманнан.
Кайтмадың инде, газизем,
Ике күзем карасы;
Йөрәгемнән мәиге китмәс
Шушы сугыш ярасы.
Ширәмәт районы Ю. Чаллы авылында Шөеөр а" ван Тимерхановадан 1954 елгы фольклор экспедициясе вакытында X. Курбатов язып алган.

СӨМБЕЛ ЧӘЧӘК
Кыз:
Ике илле сары каеш Әле дә билендә микән, Исән микән минем иркәм, Үлде микән, ранин микән, Әллә илендә микән?
Кызлар:
Көтмә, кызый, сөйгәнеңне, Кайтмас туган иленә: Җимерелгән окопларда, Атып яткан вакытларда, Пуля тигән иңенә.
К ы з:
Минем иркәм армиядә, Көтәм әле үлсә дә, Военкомат өстәленә Ьәлак булды дип язылган Хәбәрләре килсә дә.
Җәйләр җиткәч үлән баса Сугышчының каберен; Дошман пулялары тиеп, Яралары каты булып, Сызлангандыр бәгырем.
Өстемдәге күлмәгемнең Итәге кара плюш;
Шуны гына сизә күңел: Ранин түгел, плен түгел, Исән булырга тиеш.
Кызлар:
Синең иркәң буган каеш Әле дә булса билендә; Яралары төзәлгәч тә, Явыз дошман җиңелгәч тә, Кайтыр туган иленә.
К ы з:
Аклы ситса күлмәгемне Үзем тектем итәкләп;
Ранин булсаң да кайт, иркәм, Көтәм сине һәр кич-иртән, Үзем йөрем җитәкләп.
Биек тауда сөмбел чәчәк Үсә-үсә яшәрә;
Безгә насыйп булыр микән, Сугыш бетеп, дөнья тынгач, Бергә-бергә яшәргә?
Агыйделкәй акмый торса, Аркылы йөзәр идем;

103
Сугыш бетеп, ил тынычлап,
Киләчәктә бергә булсак, Хәзергә түзәр идем.
Кызлар:
Муеныңдагы гәрәбәңне
Өзәрсең дә тезәрсең;
Иркәң кайткач җиңү белән,
Пар сандугач күк сайрашып Матур тормыш төзәрсез.
Егет:
Ике илле сары каеш
Әле дә булса билемдә;
Утлар, сулар, таулар үтеп,
Фашистларны тар-мар итеп, Кайттым туган илемә.
Кыз:
Тау башында сөмбел чәчәк
Алсу чәчәкләр атты;
Иркәм, утлар-сулар үтеп,
Дошманнарны тар-мар итеп, Туган җиренә кайтты.
Кызлар:
Таңнар аткач, кояш чыккач, Нурлана кырларыбыз;
Дошманнарның көне бетте,
Безнең көткән көннәр җитте, Кайта батырларыбыз.
Бөек Ватан сугышы елларында гаять популяр булган һәм үзешчән сәнгать түгәрәкләре башкаруында сәхнәләштерелгән бу жырның вариантлары Минзәлә һәм Мөслим районы авылларында X. Гатина, Әгерҗе һәч Яңавыл (Башкортстан) районнарында Н. Юзиев, Дөбъяз районында И. Надиров тарафыннан 1947— 1954 елларда язылып алынган.
ИДЕЛ ДОН АША
Уен җыры
Идел өстендә пароход,
Тәрәзәсе йөз сигез,
Колхозларны берләштереп
Коммунизм төзибез.
Кушымта:
Идел Дон аша
Океанга тоташа, Гомер буе булган хыял Хәзер тормышка аша.
Идел суда битем юдым Исле сабыннар белән;

Без коммунизм төзибез
Тиңсез адымнар белән.
Кушымта.
Бакчаларда чәчәк аткан Гөл чия дә, ал чия; Тагы да яңа җиңүләргә Алып бара партия.
Кушымта:
Идел Дон аша
Океанга тоташа,
Гомер буе булган хыял
Хәзер тормышка аша.
Кама Тамагы районы Олы Карамалы авылы кыз-ларыннан 1955 елны фольклор экспедициясе членнары язып алган.
КИТӘМ ДИСЕҢ, КИТӘМ ДИСЕҢ...
Китәм дисең, китәм дисең, Китәм дисең еракка;
Син китәм дисең еракка — Чирәм җирләр бар якка.
Кушым та:
Ах, иркәм, гүзәлем, Күрми ничек түзәрмен?
Көтми киткәч һич чараң юк, Өзелсә дә үзәгең.
Китәм дисең, китәм дисең, Китәм дисең Алтайга;
Иркәм, көтче, сабыр итче Тагын бер-ике айга.
Кушымта:
Иркәм, көт инде,
Бераз сабыр ит инде, ВУЗны тәмамлап чыгарга Күп калмады бит инде.
Китәм дисең, китәм дисең, Көтә алмыйм, китәм дисең; Алтайда күрешер көнне Сагынып көтәм дисең.
Кушымта:
Алай булгач хуш, иркәм, Мине көтмисең икән, Барыбер үз сүзем итәм, Мин дә Алтайга китәм.
Норлат районы Күгеш авылында һәвәскәр җырчы, укытучы һ. Харисовадан 1955 елгы фольклор экспедициясе вакытында язып алучы И. Надиров.