Логотип Казан Утлары
Публицистика

ТОРМЫШЧАН ОЧЕРКЛАР


^Татарстан китап нәшрияты рус “ телендә Тихон Җуравлевның «В пригороде» («Шәһәр янында») дигән очерклар китабын 1 басып чыгарды.
Очеркларның төп үзенчәлеге — аларның тәнкыйть юнәлешендә булу-ларында. Әдәбиятның сугышчан бер жанрында автор колхоз һәм совхоз-ларның үсешен тоткарлап торган җитешсезлекләрне тәнкыйтьләп чыга. Шунысы әһәмиятле: ул җитеш- сезлекләрне Журавлев колхозларның гөрләп үсү һәм чәчәк атуы өчен янучы кеше позициясеннән, коммунистик партиялелек позициясеннән тәнкыйть итә.
Автор җитешсезлекләрне әйтеп үтү белән генә чикләнми. Ул, катлаулы тормыш хәлләрен гомумиләштереп, үзе күтәргән проблеманы хәл итү юлларын да күрсәтә, шул ук вакытта укучыга да уйланырга мөмкинлек калдыра.
1 Татар халык әкиятләре. 1 китап. Казан, 1946. Төзүчеләре Г. Разин. X. Яр- ми. 71 бит.
22 Т. Журавлев. В пригороде. (Шәһәр янында). Очерклар. Рус телендә. 1958. 98 бит. Бәясе 1 сум 65 тиен.
116
Китап «Шәһәр янында» дигән очерк белән башланып китә. Очеркның герое Иван Трофимович колхоздан шәһәргә якынрак бер авылга күчеп килә. Беренче ел үзе, хатыны һәм җиткән кызы беркайда да эшләмиләр, ике дуңгыз симертәләр, хатыны һәркөн үз сыерының сөтеи-маен базарга чыгарып, магазиннан капчыклап икмәк ташый, ә кызы елгада юкә төшерү белән шөгыльләнә. «Үз эшебез муеннан, көчкә өлгерәбез, нигә тагын производствога барыга?»—ди Иван Трофимович.
Конкрет факттан автор гомуми-ләштерүгә күчә: «Ә мондый Трофим Ивановичлар азмыни! Алар барысы да шәһәр тирәсенә оялаганнар»,— ди. Гомумиләштерелгән фактлар проблема дәрәҗәсенә күтәрелә: «Аларны яңадан колхозга кайтарыр яки фабрикага җибәрер өчен урыннарыннан ничек кузгатырга соң?» Автор укучыны бу хакта уйларга чакыра һәм үзе мондый юл тәкъдим итә: «Заводка, артельгә яки шәһәр советына караган бу җирләрне колхозларга бирергә вакыт түгелме икән? Шулай иткәндә Иван Трофи-мовичларга җирлек калмас иде».
Журавлевның «Ихлас күңел белән», «Совхоз эшчеләре янында», «Туры мөгез» исемле очеркларында да, колхоз һәм совхозларны ныгыту белән бергә, гади колхозчылар .һәм совхоз эшчеләренә дә игътибарны көчәйтергә кирәк дигән фикер чагыла.
...Республика совхозларының бер-сенә үзәктән комиссия килә. Комиссия членнары бөтен вакытларын игенне урып-жыю һәм терлекчелекнең торышын тикшерүгә багышлыйлар, ләкин аларның берсе дә эшчеләр белән сөйләшү, аларның өйләренә кереп карау турында уйламый. Ә бит совхозда гади хезмәт ияләре белән тыгыз бәйләнештә генә дөрес хәл итәргә мөмкин булган мәсьәләләр аз түгел. Очеркта күрсәтелгән совхоз тормышындагы төп кимчелек, автор фикереичә, эшче-иген- челәрнең материаль яктан җитәрлек тәэмин ителмәгән булуында. Күпчелегенең айлык хезмәт хакы өч йөз сумнан артмый. Әлбәттә, ул акчага эшчегә, бигрәк тә ишле сехмьялы кешегә, авыл җирендә дә яшәве җиңел түгел.
Материаль кызыксындыруның җи-тәрлек булмавы һәм кадрларның тиз алмашынып торуы аркасында эшкә очраклы, сезонлы эшчеләр һәм яшь үсмерләрне кабул итәргә туры килә. Шул ук вакытта Журавлев совхозларда хәзер дә турыдан-туры производство эшенә катнашмаган кешеләрнең күплеген күрсәтә. Совхозларны андый кешеләрдән чистартып, алар өчен тотыла торган акча исәбенә эшче һәм игенчеләрнең материаль кызыксынуларын арттырырга вакыт түгелме икән? Бик вакыт! һәм чыннан да авыл хуҗалыгыбызны кискен рәвештә күтәрү буенча хәзер шулай эшләнә дә инде.
«Ихлас күңел белән» дигән очеркта да шушы фикер күтәрелә. Артта калучы бер колхозда унике предсе-датель алышынган. Кемнәр генә үзенең көчен сынап карамаган бу постта! Ләкин председательләр алышына торган, ә колхоз һаман элеккечә артта кала биргән. Партия райкомы бу колхозга гади авыл укытучысы Евдокия Георгиевна Антонованы җи-бәргән. Аннан соң инде өч ел вакыт узган. Колхоз хуҗалыгы ныгыган, күп кенә тармаклар буенча колхоз алдынгы урынга чыккан. Артель белән дөрес җитәкчелек итүнең сере нәрсәдә соң? Кешеләр белән эшли белүдә, колхозчыларның ихтыяҗларына колак салуда, гади эшчеләргә кешечә мөгамәлә күрсәтүдә, ди автор. Очеркның героинясы Антонова: «Мин гадәттән тыш берни дә эшләмәдем, бернинди яңалык ачмадым, тик кешеләргә ышандым һәм алар да миңа ышаналар. Председательнең сүзләре эш белән беркетелергә тиеш. Вәгъдә биреп тә аны үтәми калсаң, колхозчыларның ышанычын югалтасың», — ди.
Тихон Журавлев бу жанрга хас булган традицион чаралар белән генә чикләнми. Ул образларны сатирик үткенәйтү алымнарын да кыю куллана. Моңа карап тормыш дөреслегенә зыян килми. Журавлев күзебез күнегеп беткән, ләкин килешергә мөмкин булмаган әйберләрне безгә сатира лупасы аша күрсәтә. «Күсе

ләр» очеркы тулысымча сатирик планда язылгаи.
Бер совхозга күселәр һәм башка кимерүчеләр белән көрәшү буенча ел саен комиссия килә. Тик ул ко-миссиядән беркемгә дә бернинди файда юк, дәүләт акчасы гына әрәм ителә. Комиссия башлыгын автор болан сурәтли: «Тычкан тиресе тө-сендәге гимнастерка аша, кыршаулы мичкә кебек, солдат каешы белән буган тыгыз корсагы беленеп торган кечкенә буйлы, шат күңелле пеләш агайның бер кулында дыңгычлап тутырылган иске портфель, икенчесендә помидор һәм каймак тутырып майлы кәгазьгә төреп бәйләнгән банка салынган сетка». Совхозга килгәч тә ул гаять актив эшчәнлек күрсәтергә тотына. Аның төп максаты — үзенең сеткасына күбрәк азык тутыру. Комиссия членнары шул ук вакытта матур сөйләргә тырышалар, купшы һәм четрек фразалар артына яшеренәләр.
Ләкин Журавлев очеркларында безне бар нәрсә дә канәгатьләндереп җиткерми. Кайвакыт автор кызыклы гына башланган хикәяләвен ашык- пошык тәмамлап куя, жанрның барлык мөмкинчелекләреннән файдаланмый. Бу бигрәк тә «Туры мөгез» очеркына хас.
Очеркның герое Марко Иванович Сизой — ызгышучан, ачулы, шәхси интересларын гына кайгыртып яшәүче бер бәндә. Очеркның азагында инде без аны төзәлгән кеше итеп күрәбез. Ләкин аның эчке үсеше, характерындагы үзгәреш ачылмый. Сизойның дөньяга карашы ничек үзгәрүе, аңа нәрсә тәэсир итүе укучыга караңгы. Ә бит авторга партия Үзәк Комитетының Сентябрь Пленумыннан соң авылда булган күтәрелеш нәтиҗәсендә кешеләрнең ничек үзгәрүен күрсәтергә мөмкин иде.
Журавлев кире персонажларны үткен каләм белән фаш итә. Сүз дә юк, андыйларга каршы көрәш алып барырга кирәк. Ләкин ул авыл ху-җалыгын күтәрү өчен көрәшүче уңай кешеләр образын аз сурәтли. Ә бит очерклар КПСС Үзәк Комитетының Сентябрь Пленумыннан соңгы чорны, авылга меңнәрчә коммунистлар җибәрелгән чорны эченә ала. Китапта аларның көрәшләре, очраган кыенлыкларны ничек җиңүләре турында күбрәк укыйсы килә.
Җыентыкка бай материал туплан-ган. Аларны сайлаганда автор югары таләпчәнлек күрсәтергә тиеш иде. Ә Журавлев, күп проблемалар чишәргә тырышуы аркасында, кайбер очракларда үз фикерен нигезләп җиткерми; очеркның аерым бүлекләре арасында таркаулык сизелә. Мәсәлән, «Нюра апа» дигән очеркта персонажларның берсе булган Павел турындагы кисәк төп материалга ор-ганик бәйләнмәгән, кеше язмышына җитди анализ ясау урынына, автор йөгерек сурәтләү белән чикләнгән. «Жалоба» очеркы исә китапның те-матикасына туры килеп бетми.
Шулай да, барлык кимчелекләренә карамастан, Журавлевның очерклары чыгуы — безнең әдәби тормышыбызда кызыклы һәм әһәмиятле күренеш.
Б. ЗИЛЬБЕРМАН.