«ТӨХФӘИ МӘРДАН»
Казан шагыйре Мөхәммәдьярның «Төх- фәи Мәрдан» («Егетләр бүләге») поэмасы язылуга шушы елда дүрт йөз егерме ел тула.
«Төхфәи Мәрдан» — ике юллы бәет белән язылган барлыгы 1612 юлдан торган шигьри поэма. Аның бердәнбер нөсхәсе бүгенге көндә СССР Фәннәр Академиясенең Көнчыгышны өйрәнү институтында (Ленинград) саклана. Әсәр гарәпнең ярым нәсх һәм тәгъликъ хатында көрән кара белән язылган. 18 нче йөздәге су билгеләре белән эшләнгән ак кәгазьгә язылган булуына карап, «Төхфәи Мәрдан» шул йөзнең
27 И. Н. Березин, Описание турецкотатарских рукописей, хранящихся в библиотеках С.-Петербурга. Журнал министерства народного просвещения, 1846 г., ч. 50, отд. III, 36 бит.
28 Н. Исәнбәт. Казан ханлыгы чоры әдәбиятыннан Мөхәммәдьяр Мәхмүт углы әсәрләре. «Совет әдәбияты», 1941, № 4.
29 Шәһрияр — хөкемдар/
30 Төхфә — Бүләк.
урталарында күчерелгән булырга тиеш дип исәпләнелә.
Шагыйрь Мөхәммәдьярның исеме әдәбият дөньясына XIX йөзнең икенче чирекләрендә үк билгеле булган. Көнчыгышны өйрәнү галиме, күренекле рус профессоры И. Н. Березин элекке Азиатский музейның кулъязма әсәрләре арасында шагыйрь Мөхәммәдьярның «Төхфәи Мәрдан» исемле поэмасына очрый. Профессор аны өйрәнеп, шул чорның башка әдәби әсәрләре белән чагыштырып, «Төхфәи Мәрдан» га зур бәя бирә. «Гади татар язуы беләи язылган зур һәм бик әйбәт поэма... ул зур игътибарга ия булып тора»,27 — дип яза И. Н. Березин. Татар әдәбиятының борынгы дәвере өчен гаять әһәмиятле бу ачыш шагыйрь иҗатын өйрәнүгә башлангыч нигез ташын сала. Әмма шуннан соң нәкъ йөз ел вакыт уза, Мөхәммәдьярның исеме телгә алынмый, Ш. Мә р җан и һәм К. Насыйри да, Р. Фәхрет- динов һәм Г. Ибраһимов та, Г. Сәгъди һәм башкалар да аны белмиләр.
Н. Исәнбәт 1941 елда «Казан ханлыгы чоры әдәбиятыннан Мөхәммәдьяр Мәхмүд углы әсәрләре»28 исемле мәкаләсендә Мөхәм-мәдьярның «Нуры содур» исемле поэмасы табылуы һәм аның эчтәлеге турында язып чыга. Мәкалә шагыйрь турында татар телендә чыккан беренче материал булып тора. Шагыйрьнең икенче бер зур поэмасы «Нуры содур»ның табылуы, аның онытылган авторы Мөхәммәдьяр турында яңа сәхифә ачты.
1957 елның апрелендә Көнчыгышны өйрәнү институты китапханәсенең кулъязмалар бүлегендә Г. Могыйнов һәм Ш. Абилов тарафыннан «Нуры содур» поэмасының тагын бер яңа нөсхәсе табылды.
Шагыйрь Мөхәммәдьярның тормыш юлы һәм иҗаты турында конкрет материаллар булмаса да, «Төхфәи Мәрдан» һәм «Нуры содур» поэмаларында кайбер мәгълүматлар теркәлеп калган.
Атымны кем дип сорсаң, и шәһрняр29! Мәхмүт Хаҗи углы фәкыйрь Мөхәммәдьяр... Ошбу «Төхфә»30 тарихын гәр сорсайлар, Тугыз йөз кырык алтыдыр белсәйләр. Башладык Газан шәһәрендә моны Шәгъбан аеның унынчы көне һәм Шәгъбан ахырында булды тәмам...
(«Төхфәи Мәрдан», 64 б.)
«Төхфәи Мәрдан» Казан шәһәрендә һиҗ-ридән 946 елда шәгъбанның 10 көнендә языла башлап, шул айның ахырында тәмамланган. Бу милади буенча 1539 елнын 22 декабрена туры килә. Ә «Нуры содур» поэмасы 1542 елда язылган. Мөхәммәдьярның кайда, нинди мәдрәсәләрдә укыганлыгын ачык әйтеп булмаса да, ул үз заманының зур галим, мөгаллимнәреннән белем алган булырга кирәк. Аның гарәп, фарсы,
Урта Азия халыклары азучыларының әсәрләре белән яхшы таныш булуы, үз халкының культура казанышларын тнрән үзләштерүе, аны заманының күренекле кешесе итен күтәрәләр.
Шул заман тормышыннан ямь тапмау һәм үз язмышының авырлыгыннан зарлану мотивлары Мөхәммәдьярда бик көчле.
Гомере узган саен, шагыйрьдәге рәнҗүләр арта бара, тормышның кысрыклавы тагын да көчәя һәм бу хәл аны соңыннан Мөхәм- мәд Әмин хан кабере төрбәсенә китерә, шунда ул «Нуры содур» поэмасы иҗат итә.
«Күп зар белән моҗавер 31 булып торам» диюендә бу эшне шагыйрьнең ирке һәм теләве белән түгел, ә бәлки мәҗбүр булганлыгы аңлашыла. Гади кабер сакчысы хәленә төшүендә шагыйрь тормышындагы соңгы баскычны аңларга туры килә: күрәсең, аңа башка юл калмаган булган.
Илдәге шау-шу һәм бөлгенлектән куркынып, аптырашта калган кешеләрнең төркем- төркем булып, шәһәр капкасы янында җыелып торулары Мөхәммәдьярны да борчыган һәм шул кешеләр белән бергә ул да хәсрәтләнгән, аларның кайгыларын уртаклашып, аларга игелекләр теләгән, яхшылыклар өмет иткән, хәер-догалар укыган.
Мөхәммәдьяр «Төхфәи Мәрдан»ның кереш өлешендә шул вакытта Казанда ханнарга ялагайланып, баш орып яшәүче, вөҗданын югалткан шагыйрьләр турында сөйли. Аларның күбесе аерым хан, феодалларны мактаудан уза алмаган. Мөхәммәдьяр, андый түбән әхлаклы шагыйрьләрнең гайбәт һәм талаш бәхәсләренә катнашмыйча чит^ә калып, гражданлык сыйфатын югалтмаган. Хан, бәкләрнең зур бүләкләре дә, сарай бакчаларындагы былбыллар да шагыйрьнең күңелен үзләренә тарта алмаган, шагыйрьлек сазы да алар алдында сайрамаган.
«Төхфәи Мәрдан» — лиро-эпик поэма. Ул алты зур хикәяне, һәм шагыйрьнең эчке
ЯЗУЧЫЛАРДАН ДЕПУТАТЛАР
Татарстан өлкә партия мәктәбе укучылары, укытучылары, эшчеләре һәм хезмәткәрләре Татарстан АССР Верховный Советына депутатлыкка кандидатлар күрсәтүгә багышланган гомуми җыелышларында 33 нче Казан-Суворов сайлау округы буенча депутатлыкка кандидат итеп Татарстан язучылары союзы председателе, күренекле язучы Афзал Шамовны тәкъдим иткән иделәр. 1 мартта үткән сайлауларда Афзал Шамов бер тавыштан Татарстан Верховный Советы депутаты булып сайланды.
Шагыйрь Сибгат Хәким Казан шәһәр советына үткән сайлаулар вакытында да депутат булып сайланган иде. Татарстан язу- чыларының гомуми җыелышында катнашучылар Казан шәһәр Советына депутатлыкка кандидат итеп 16 нчы сайлау округы буенча тагын Сибгат Хәким кандидатурасын күрсәттеләр һәм бертавыштан якладылар. Сибгат Хәким 1 мартта узган сайлауларда Казан шәһәр Советына яңадан депутат булып сайланды.
ТАТАР ЯЗУЧЫЛАРЫ ӘСӘРЛӘРЕ ВЕНГР ТЕЛЕНДӘ
Күптән түгел Татарстан язучылары союзына Румыниядән калын гына бандероль-хат килеп төште. Бандерольдә Румыниядәге Венгр автономияле өлкәсендә венгр телендә чыга торган «Игаз Со» (Хак сүз) журналының үткән елгы унберенче саны булып чыкты. «Игаз Со» редакциясеннән ялкынлы сәлам,— дип язганнар журнал тышлыгына Румыниядәге дуслар. — Сезгә журналыбыз-ның татар номерын җибәрәбез. Яңа ел белән! Гүзәл эшегездә яңадан-яңа уңышлар теләп калабыз».
«Игаз Со» үзенең битләрендә татар әдәбиятына киң урын биргән. Калын журналның яртысыннан артыгы татар әдәбиятына багышланган. Журнал тугандаш татар әдәбиятына багышлап җылы итеп язылган кереш сүз белән ачыла. Аннары Муса Җәлил шигырьләре урнаштырылган. Гомәр Бәши- ровның «Сиваш» повестеннан зур гына өзек, Афзал Шамов һәм Мирсәй Әмирләрнең хикәяләре тәрҗемә ителеп басылган. Укучыларга шагыйрьләрдән Салих Баттал, Шәйхи Маннур, Сибгат Хәким, Нури Арсла
тойгыларын сурәтләгән юлларны эченә ала.
Мөхәммәдьяр үз чорының иң караңгы як-ларын — кешеләрне бикләп тотучы төрмәләрне, хосусый милекчелекне калтыранып саклаган явыз аталарны, бер телем икмәк күрергә зар булган түбән катлау вәкилләрен күрә, һәм шул каргалган тормышны үзенчә гадел нигезгә корып үзгәртергә, явызлык урынына яхшылык, саранлык урынына шәфкатьлек урнаштырырга тели.
Хәерчелек хәленә төшкән фәкыйрьнең ки-сәген тартып алучыны шагыйрь фаҗигале үлем белән җәзалата.
Мөхәммәдьяр гади кешегә ихтирам белән карый, аның игелекле эшләрен мактый. Поэмада төп фигура — кеше, һәм аның илгә, халыкка карата булган файдалы эшчәнлеге
Мөхәммәдьяр кешеләрдәге гаделлекне як« лый: ил, халык алдында намус сакларга, вөҗданлы булырга чакыра. Әлбәттә, гомумән алганда, XVI йөзнең беренче яртысында гуманизм идеяләрен җырлау яңа бер хәл булып тормый. Аны Мөхәммәдьярга кадәр күп еллар элек яшәгән зур шагыйрьләр — Фирдәүси, Хәйям, Низами, Рүдәки, Сәгъди, Хафиз, Җами, Нәваи һ. б. мактаганнар, Мөхәммәдьяр илдә киң күләмдә террор, эзәрлекләүләр хөкем сөргәндә, илнең алдынгы көчләре һәм әсирдәге кешеләр белән төрмәләр тулганда, күпчелек гади массалар газаплы көн күргән бер вакытта яши, — һәм ул урта гасырчылык гуманизмының ал-дынгы идеяләрен үз ватанының авыр язмышы җирлегенә күчерә һәм аларны Казан ханлыгының иң караңгы көннәрендә, иң каты реакция елларында мактап җырлый.
Мөхәммәдьяр дөньяви мәсьәләләрдән хатын-кызларга тигез караш булдыру, белемнең файдасы, әхлак-тәртипләрне саклау һәм инсафлылыкны тәрбияләү кебек якларын да күтәргән.
«Тәхфәи Мәрдан»да шагыйрьнең карашлары
каршылыклы. Әсәрдәге хикәяләрдә һәм лирик юлларда ул, бер яктан, кешеләрнең бер-берсенә ярдәм итүләрен, юмартлыкларын мактап, халыкка кызганып карау тойгыларын белдерсә, икенче яктан, хан- феодалларны да ташламый, тик аларны гадел кешеләр итеп тәрбияләргә уйлый.
Мөхәммәдьяр — талантлы шагыйрь, сүз остасы. Ул үзенең шагыйрьлек табигатен гөл бакчасы сандугачына, шигырьләрен аның сайраган җырларына охшата, ә күңелен (йөрәген) кош белән тиңләштерә.
Мөхәммәдьяр кешегә игелек күрсәтүне читлектәге кошны азат итү белән чагыштыра.
Сурәтләүдәге аерым төшенчәләрнең тра-дицион тарихи үсү юлы бар. Соңгы вакытларда күп кулланылган кош образының бе-. ренче булып әдәбиятка керүе шагыйрь Мөхәммәдьяр каләме белән бәйләнгән.
«Төхфәи Мәрдан» — халык телендә язылган югары художестволы әсәр.
«Төхфәи Мәрдан» ның хыялый һәм дини мистика, суфыйчылык карашлары белән су-гарылмаган булуын да әйтмичә булмый.
«Төхфәи Мәрдан» поэмасында дөньяви мотивлар өстен тора һәм алар әсәрнең нигезен тәшкил итә.