ТОБОЛ ТАТАРЛАРЫНЫҢ ҖЫРЛАРЫ
1864 елда «Тобольские губернские ведомости» журналының 34 һәм 35 сан-нарында И. X. инициаллы рус галиме тарафыннан «Тобол татарларының җырлары» исеме астында 81 халык җыры урнаштырыла. Аңа бу җырларны җыюда Нияз Урамаев дигән җирле Тобол татары зур булышлык күрвәтә.
Бу җырларның татар фольклористикасы өчен гаять кыйммәтле фәнни әһәмияте бар. Тобол татарларының җырларын җыючы галим татар халык җырларын фәнни җирлектә классификацияли башлый. Тобол татарларының җырларын эчтәлекләренә карап: мәхәббәт җырлары, тормыш-көнкүреш җыр- лары, сатирик җырлар, туй эңырлары, казамат җырлары дигән төркемнәргә бүлеп урнаштыра һәм аларныц үзенчәлекләрен күрсәтеп, кыска гына белешмәләр дә биреп уза,
Тобол татарларының җырлары турында шушы галим рус телендә күләмле генә кереш сүз дә язган. Ул үзенең кереш сүзендә: «Билгеле бер халыкның тормышын өйрәнү өчен аның җырлары гаять әһәмиятле чыганак булып тора. Халык үзенең җырларында тормыш-көнкүреш шартлары белән бәйле рәвештә туган уй һәм тойгыларын чагылдырырга тырыша һәм менә шуңа күрә билгеле бер чорда теге яки бу күләмдә аларда халык тор кышы ачык яктыртыла. Халык җырлары аның көнкүреш шартлары белән тыгыз бәйләнешле», — дигән мөһим тезисны куя.
Тобол татарларының җырларын җыючы-халык авызыннан ишеткәнчә, диалекталь үзенчәлекләрен тулысынча саклап язып ала һәм татар халык җырларын язып алу өчен гарэп-фарсы алфавитына корылган яз^га караганда рус алфавитына корылган язуның уңайлырак булуы турындагы фикерче әйтә. «Татар җырларын кәгазьгә язып алганда халыкның җанлы сөйләм телендә ишетелгән авазларны тотып алырга һәм аларны язуда хәрефләр белән күрсәтергә тырыштым. Зур булмаган кайбер үзгәрешләр белән рус алфавиты татар теле өчен гарәп-фарсы алфавитына караганда шактый уңайлы икән», — ди автор (шунда ук. 280 бит).
Гарәп алфавитында Тобол татарлары телендәге специфик «ц» авазын язу өчен билге булмавын һәм татар телендәге сузык авазларны белдерү өчен хәрефләрнең җитмәвен аның зур кимчелеге итеп саный. Үзе берничә билге өстәп, татар җырларын язып алу өчен рус алфавитын практик рәвештә файдалана.
Әлеге галим үзенең хезмәтендә татар фольклоры өчен әһәмияткә ия булган тагын бер эш башкара. Ул, рус халкын Тобол татарларының җырлары белән таныштыру максатыннан чыгып, 81 җырның барысын да рус теленә тәрҗемә иткән.
«Тобол татарларының әңырлары»ның татар фольклористикасы һәм тел белеме өчен зур фәнни кыйммәте бар. Аның авторы — И. X. инициаллы рус галименең тулы исем-фамилиясе, кем булуы хәзергә анык билгеле түгел. Аны, һичшиксез, белергә, өйрәнергә кирәк.
Бу эңырларның берничәсе, теле шактый әдәбиләштерелеп, җыючы галим билгеләгән төркемнәр исеме астында укучыларга тәкъдим ителә.
Г. Саттаров.
МӘХӘББӘТ ҖЫРЛАРЫ
Рюмкалары пыяла, Җиргә төшсә уала;
Җыр җырла, дип сез әйтәсез, Йөзкәйләрем сездин ояла.
Басмас ла идем баскычына, Баскычы ла бадъян агачы; Дус булмас идем агасына, Сеңелесе лә дөнья бәһасе.
98
Тәрәзә төптә асыл таш, Фирәзә белән аралаш;
Бармагың— камыш, йөзең — кояшг Акылларың — камил, үзең — яшь.
Җаныем, сиңа ни бирәем, Бохарадин калган малым юк, Син, җанкай ярым, искә төшсәң, Аякларга басар хәлем юк.
Базарга бардым мин үзем, Базардин алдым бал-йөзем; Бал-йөземнәрең кирәкмәйте10 11, Бал-йөземдин татлы син үзең.
Төрле атның эченнән
Сөеп лә җиктем бер сары ат; Минем лә кебек син сагынсаң, Тормас ла идең бер сәгать.
Аршин-аршин ак ука, Сатучылар сата алганга; Әле дә булса үкенәмен Син матурны алмый калганга.
Өстеңә кигән күлмәгеңнең Итәгеннән бигрәк иңе озын; Синең лә йөзең, минем күзем Карап туялмады көн озын.
Аралап ишкән кыл-чылбыр Алмачуар атның муенында;
Мине лә ташлап, ятны сөйсәң, Елан булып ятсын куеныңда.
Үләмен, җаный, ай, үләмен, Үлмәскә лә дару тапсана;
Үлмәскә лә дару шул имәсме-? Суырып-суырып кына үпсәнә.
ТОРМЫШ-КӨНКҮРЕШ ҖЫРЛАРЫ
Чите күкле кулъяулык, Кесәңдин алдырма;
Күрше торып, күзең күреп, Мине ятка калдырма.
10 Кирәкмәйте — ки-әкми.
11 Шу л имәсме— шул булмасмы.
99
Пирчәткә кисәң— туңмассың, Тол хатынны алсаң—уңмассың; Унҗиде лә яшәр кызны алсаң, Таң атканнарын тоймассың.
Һавада йолдыз ничәдер, Ничә лә генә җиргә күчәдер; Ничә лә генә айлар, ничә еллар Гомерләрем зая кичәдер.
САТИРИК ҖЫР
Алимҗан ничә яшендә
Яшел макмал такыя12 13 башында;
Алимҗан үзе нихәл итсен, Аракы эчеп җитте башына.
ТУИ ҖЫРЫ
Карагай башы кар булмас, Каен суы бал булмас;
Кайгырма, Алимә, нигә кайгырасың, Кайгы йөрәкләргә ял булмас.
КАЗАМАТ ҖЫРЛАРЫ2
Азаматларда ятканда
Йомшак кояш төшәр йөземә; Йоклап ятып, уянып китсәм, Сөйгән ярым төшәр исемә.
Быелгы ла килгән язларда Күк-аланың14 башын юыгыз, Күк-аланың башын, ай, юыгыз, Үтәнәйнең башын юлыгыз.
12 Макмал такыя — бәрхет бүрек.
13 Бу жырлариы патша төрмәсендә утырганда Үтәнәй исемле Тобол татары чы-гарган (И. X. HCKapMdCeJ
14 К ү к-a ла — ат төсе.
100
МИҢНУЛЛА. БӘЕТЕ
* Миңнулла бәете» Тө иэн өлкәсе Тобол районы Ху җайлан авылында яшәүне Хафиз Рәҗәпозтан язып алынды. Хафиз бабайга хәзер 87 яшь. Ул шушы бәетне бабасыннан ишеткән һәм отып калган. Бу бәеттә 1812 елгы. Ватан сугышында Наполеон ил шсаоларына каршы туган илнең азатлыгын саклап, геройларча көрәшүче Миңнулла образы гәүдәләндерелә.
Авыл картлары Хуҗлйлан авылыннан Мөхәммәтша Шихов һәм башкаларның 1812 елгы рус-француз сугышында катнашуларын хәбәр итәләр.
Мөхәммәтша Ш гхов җир-.ез ярлот крестьян була һәм патшадан җ ip сорар өчен егет чагыннан Петербургка чы’ып китә. Ләкин патша аны кабул итми. 1812 елгы сугыш баш тангач, Мөхәммәтша сугышка китә һәм анда зур батырлыклар күрсәтә. Батырлыклары өчен орден белән бүләкләнә. Авылларына кайткач, аңа 10 дисэтинө җир бирелә.
Бәеттә гәүдәләндерелгән Миңнул га да Мөхәммәтша Шихов кебек Ху~ җайлан авылының ярлы крестьяннарыннан берәү булса кирәк.
Бәет фонетик әйтелеш ягыннан хәзерге әдәби тел нормаларына күчерелеп бирелә.
Наполеон әйтә икән
Минем теләгем диеп,
Башка илләрнең җир-сулары Илгә бүләгем диеп.
Әй, Наполеон, мәкерле җан,
Явыз икән теләгең,
Кан койдыру, яшь түктерү, Шулмы илгә бүләгең?
Французларны кызыктыра Рәсәйнеке маллары, Шул малларны талар өчен Басып керде яулары.
Шул яуларны туздырырга Китте безнең Миңнулла, Иле өчен көрәшләрдә Ул газиз башын сала.
Туган ил өчен көрәштә Батырлык үзе туа, Күп батырлыклар күрсәтте Безнең авыл Миңнулла.
Миңнулланың балалары Әткәләрен көтәләр, Газиз әткәбез кайтыр дип, Ихлас өмет итәләр.
Әй, балалар, көтмәгез сез —
Әткәегез юк инде,
Олы көрәш кырларында Ул вафат булган инде.
Явыз патшалар булмаса,
Сугыш та булмас иде, Иң кадерле газиз башлар Ьәлак тә булмас иде.
Бәетне язып алучы Г. Саттаров, Тобол пединститутының өлкән укытучысы.