Логотип Казан Утлары
Публицистика

ТАТАР ХАЛЫК ӘКИЯТЛӘРЕ РУС ТЕЛЕНДӘ


ЕГилгеле булганча, татар хаклык иҗаты үрнәкләрен,
аерым алганда әкиятләрен, халык телендә сөйләнгәнчә язып алу, туплау, бастырып чыгару һәм аларны башка телләргә тәрҗемә итү эше XIX гасырның 70 нче елларында башлана. Шул елларда академик В. В. Радлов, венгр галиме Г. Балинт, фин галиме X. Паасонен, Казан университеты профессоры Н. Ф. Катанов татар халык иҗаты турында әһәмиятле гыйльми хез-мәтләрен дөньяга чыгаралар Алар- да тел материалы рәвешендә, халык иҗатында төп жанрлардан саналган әкиятләр дә тупланган була. Бу галимнәр татар халык цияләрдә бирү белән немец (В. В. Радлов, төрки телләрне өйрәнүче Көнбаэшләнгән.
1898 елда Казан университеты типографиясендә профессор Н. Ф. Катановның «Материалы к изучению казанско-татарского наречия* исемле китабы басылып чыга. Бу хезмәттә татар халкының шул
әкиятләренең
татарча
текстларын
шул чордагы академик
транскрип
бергә,
аларны
X. Паасонен)
телләренә
дә
исә нигездә
һәм венгр (Г
Балинт)
Бу
тәрҗемә иткәннәр
йөзеннән
тыш
галимнәренә
ярдәм
111
чордагы язма әдәбиятыннан, авыз иҗатыннан күп кенә үрнәкләр татар телендә гарәп шрифтында һәм академик транскрипцияләрдә бирелгәннән соң, аларның русчага төгәл тәрҗемәсе дә урнаштырыла. Арада Г. Фәезханов һәм Г. Балинт җыентыкларыннан алынган 15 әкият тә бар Әкиятләрнең күпчелеге татарлар арасында киң таралганнардан: «Аю белән төлке», «Төлке белән торна», «Тегүче белән бүре», «Комсыз мулла» һ. б. Профессор Н. Ф. Катанов аларны ори-гиналга мөмкин кадәр якынрак итеп тәрҗемә кылырга тырышкан, аерым сүзләргә хәтта аңлатмалар да биреп барган. Аның бу хезмәте татар халык әкиятләренең кайбер үрнәкләрен рус җәмәгатьчелегенә җиткерүдә башлангыч эш дип каралырга лаеклы.
Татар халык әкиятләренең рус телендәге махсус җыентыгын бастырып чыгару Каюм Насыйри тарафыннан башкарыла. Бөек мәгърифәтче үз халкын агарту, аның культурасын, фәнен үстерү буенча армый-талмый хезмәт итү белән бергә, тугандаш рус халкын татарларның рухи байлыгы белән таныштыруга да зур әһәмият бирә. Каюм Насыйри һәм П. А. Поляковның 1900 елда «Сказки казанских татар и сопоставление их со сказками других народов» дигән исемдә чыккан хезмәте шул максаттан килеп әзерләнгән булырга тиеш.
Китапта К. Насыйриның халыктан үз кулы белән язып алган 11 әкияте бирелә. Алар арасында «Салам торхан», «Юләр угыл», «Гөлнәзек» кебек, халкыбыз тара-фыннан яратып сөйләнелә торган әкиятләр дә бар. Аларны рус теленә П. А. Поляков тәрҗемә иткән. Тәрҗемәче, җыентыктагы әкиятләрнең тел өйрәнүдә дә бер чыганак булуларын истә тотып, тәрҗемәне оригиналга якын итеп эшләгән. Китапның соңгы өлешендә П. А. Поляков татар халык әкиятләрен, башка халыкларның әкиятләре белән чагыштырып язган хезмәтен урнаштырган. Бу исә җыентыкның фәнни әһәмиятен тагын да күтәрә. К. Насыйри һәм П. А. Поляковның шушы җыентыкларыннан соң Октябрь революциясенә хәтле татар халык әкиятләренең русча махсус басмасы күренми. Бу хезмәт революциягә кадәр татар халык иҗаты буенча чыккан басмалар арасында иң күренеклесе, иң кыйммәтлесе булып тора.
Татар халык әкиятләренең рус һәм чит ил телләренә тәрҗемә ителгән басмалары, һичшиксез, күркәм, әһәмиятле факт. Ләкин без аларның кимчелекле якларына да күз йомып кала алмыйбыз. Бердән, ул басмаларның барысы да диярлек лингвистик материал буларак чыгарылганнар. Шунлыктан җыентыкларда еш кына халык иҗатына ят булган яки очраклы әсәрләр дә күренгәли. Күп кенә әкиятләрнең кайда, кайчан, кем-нән һәм кем тарафыннан язылып алынулары әйтелми. Икенчедән, аларда рус яки башка телләргә тәрҗемә итү тар академик принциплар белән чикләнгән: текстларны башка телләргә төп-төгәл итеп күчерү һәм шунда ук аңлатмалар, өстәмә сүзләр биреп бару, әлбәттә, әкиятләрнең художество- лылыгына шактый зыян иткән. Бу исә әкиятләргә нибары тел өйрәнү материалы дип кенә караудан һәм аларның халыкның рухи көзгесе, югары сәнгать әсәрләре булуы белән хисаплашмаудан килә. Ниһаять, өченчедән, ул җыентыклар гыйльми басмаларда фән кешеләре өчен генә аз тираж белән чыгарылганнар һәм киң катлау халык арасында таралмаганнар.
Бөек Октябрь социалистик революциясе хезмәт ияләренең авыз иҗатын өйрәнүгә, төрле милләт халыкларына рухи һәм тарихи казанышлар белән үзара танышырга реаль мөмкинлекләр тудырды. Яңа шартларда, 1924 елда, Казан дәүләт педагогия институты укытучысы М. А. Васильевның «Памятники татарской народной сло- вестности. Сказки и легенды» исемендәге китабы басылып чыга. Революциядән соң дөньяга чык
112
кан беренче җыентык, күренә ки, рус телендә була.
Китапта 53 әкият һәм 7 легенда урнаштырылган. Кайбер әкиятләрнең берничәшәр вариантлары да бирелә. Әкиятләрнең күпчелеген төзүчегә элекке укытучылар институты студентлары тапшырган. Җыентыкка: «Камыр батыр», «Салам торхан», «Шомбай», «Күке кычкыргач хезмәтче хезмәт хакы ала» һ. б. кебек халык әкиятләре кергән. Ләкин аларның кайда, кайчан язып алынулары әйтелсә дә, кемнән, кайсы сыйныф вәкилен-нән, кем тарафыннан язып алынулары турында белешмә юк. Аның каравы, һәр әкиятнең азагында шул ук сюжетның башка халыкларның эпик иҗатларындагы па-раллельләре күрсәтелә.
Тезүче үзенең кыска гына кереш сүзендә моны төрле халыкларның рухи-культура хәзинәләрен үзара уртаклашу кирәклеге белән аңлата. Димәк, М. А. Васильев халык әкиятләре — зур коллективның гасырлар буе иҗат иткән югары художестволы сәнгать әсәрләре икәнлеген бик яхшы төшенгән. Ләкин эшкә килгәндә, ул татар халык әкиятләренең нәкъ менә шушы төп сыйфатын — аларның художестволылыгын — бөтенләй диярлек исәпкә алмаган. Күпчелек әкиятләр бик нык кыскартылып, җансызландырылып тәрҗемә ителгәннәр, аларның кайберләренең хәтта коры бер сюжет схемалары гына калган.
М. А. Васильев җыентыгыннан соң үткән утыз еллык дәвердә татар халык әкиятләренең рус телендәге аерым басмасы күренми. Дөрес, утызынчы еллар уртасына кадәр татар әкиятләрен халыктан җыеп алу эше тиешле югарылыкта тормый, халык иҗатының бу жанрына салкын караш яшәп килә. Шунлыктан, аларны рус телендә чыгару өчен, әүвәлге хезмәтләрне исәпкә алмаганда, реаль нигез дә булмый. Утызынчы еллар уртасыннан халык әкиятләрен җыю һәм өйрәнүдә яңа этап башлана. А. М. Горький инициативасы белән бөтен ил күләмендә барган бу эшкә татар язучыларыннан Г. Толым- байский, Г. Бәширов, X. Ярми керешәләр. Кыска гына вакыт эчендә байтак әкиятләр җыела һәм аларның беркадәресе басылып та чыга. Бөек Ватан сугышыннан соң әкиятләр җыю тагын да киңрәк үткәрелә. Г. Бәширов һәм X. Ярми төзегән әкият китаплары бер-бер
17 Татарские народные сказки. Рус телендә. Мәскәү Детгиз. 1957 ел. Төзүчесе X. Ярми. 319 бит. Бәясе 5 сум 80 тиен.
артлы дөньяга чыга торалар. Шулай итеп татар халык әкиятләренең рус телендә басылып чыгуы өчен реаль мөмкинлекләр туа. Ләкин бу эш байтак елга кичегеп кала. Ниһаять, татар халык әкиятләрен, сәнгать әсәрләре буларак, рус телендә бастырып чыгаруны Г. Бәширов, X. Ярми үз өсләренә алалар һәм кечкенә генә бер җыентык төзеп, Мәскәүдәге балалар әдәбияты нәшриятына (Детгиз) тапшыралар.
1952 елда Детгиз «Гөлчәчәк» (төзүчеләре Г. Бәширов, X. Ярми, тәрҗемәчесе Г. Шәрипова), ә 1957 елда, шул ук «Гөлчәчәк» тәге әкиятләрне дә кертеп, шактый киңәйтеп, «Татар халык әкиятләре» исемендәге (төзүчесе X. Ярми, тәрҗемәчеләре Г. Шәрипова һәм М. Булатов) җыентыкларны бастырып чыгара. Татарстан китап нәшрияты бу җыентыкларны, үзгәр- түсез-нисез диярлек, кабатлап бастыра (беренчесен 1953, икенчесен 1957 елда). Бер уңайдан әйтеп үтик, Казанда чыккан җыентыклар, танылган художникларыбыз Л. Фәттахов һәм X. Якупов рәсемнәре белән бизәлгәнлектән, уныш- лырак күренәләр. Бу басмаларның һәрберсенә аерым-аерым тукталып тормастан (чөнки алар бер-берсен кабатлыйлар), без Мәскәүдә соңгы тапкыр чыккан басмага17 тукталыйк.
Төзүче Хәмит Ярми җыентыкка татар халык әкиятләренең иң гүзәлләрен тәкъдим иткән. Ләкин, кызганычка каршы, бу китапка татар әкиятләренең төп үзенчәлек-ләрен характерлаган кереш мәка
8. .С. Ә." № 3. 113
лә бирелмәгән, ә бит «Гөлчәчәк» җыентыгы кечкенәрәк булса да, анда кереш мәкалә бар. Андый мәкалә урнаштырылса, бу басма, билгеле, отышлырак булган булыр иде. Хәер, балалар әдәбияты нәшрияты басмасының озын, катлаулы мәкалә һәм фәнни искәрмәләр белән чыгуын таләп итү үзе беркатлылык булыр иде.
Тәрҗемәчеләр, Г. Шәрипова һәм М. Булатов, күп кенә татар әкиятләрен рус теленә шактый уңышлы, матур тәрҗемә иткәннәр. Мәсәлән, Г. Шәрипова тәрҗемәсендәге «Мудрый старик», «Саран и Юмарт», «О кривой березе», М. Булатов тәрҗемәсендәге «Салам торхан», «Тан батыр» әкиятләре шундыйлардан. Ләкин без биредә җыентыктагы матур, уңай якларга тукталуга караганда, тәрҗемәләр-дәге кайбер кимчелекләрне яктырту әһәмиятлерәк булыр дип исәплибез.
Югарыда әйткәнебезчә, балалар әдәбияты нәшриятыннан фәнни яки фәнни-популяр басма чыгаруны таләп итеп булмый. Халык ’ әкиятләрен балалар өчен ярак-
• лаштырып тәрҗемә иткәндә, беркадәр эшкәртүгә юл куелуы табигый. Ләкин мондый эшкәртү катлаулы тел-стиль системасын һәм авыр аңлаешлы урыннарны җиңеләйтү, ачыклау рәвешендә, ягъни әсәрнең идея эчтәлегенә, образлар тезмәсенә зыян китерми хәл ителергә тиеш. Югыйсә, тәр-җемәләрдә, «эшкәртү» сүзе белән
• капланып, әллә ни хәтле каш •| җимерүләр, күз чыгарулар да
мөмкин бит.
Г. Шәрипова һәм М. Булатов ничек тәрҗемә иткәннәр соң? Ки-
• тапка бирелгән эчтәлек исемле- 1 гендә М. Булатов әкиятләрне тәр
җемә итеп кенә калмаган, ул аларны эшкәртеп тә чйккан диелә, [ ә Г. Шәрипова эшләре турында ! андый күрсәтү ясалмый. Эчтәлек - исемлегендә ни өчен алай языл- гандыр, аңлашылмый, чөнки чы- 1 нында Г. Шәрипова да әкиятләрне
бик нык кына эшкәрткән.
■ Тәрҗемәчеләрнең һәр икесе дә татар әкиятләрен рус телендә бирүдә шактый иркен алымнар белән эш иткәннәр һәм тел-стиль чараларын, авыр аңлаешлы урыннарны җиңеләйтеп кенә калма-ганнар, бәлки байтак кына үзгәртүләр дә керткәннәр.
18 Татар халык иҗаты. Таткнигоиздат. Казан, 1954 ел. Төзүчеләре Г. Бәширов, А. Шамов, X. Ярми һәм X. Госман. 448 бит.
Менә «Алпамша» әкияте (Г. Шәрипова тәрҗемәсе.) Әкият оригиналда болай башланып китә: «Алпамша ярлы гаиләдән чыккан бер малай була. Ул бик күп еллар көтү көтә. Көтү көткән вакытында очрый моңа бер кырказ баласы. Ул кырказ баласын яз башыннан алып асрый, үзе белән көтүдә йөртә. Көз җитә. Каз булып үскәч, кырказ баласы очып китә, ташлый бу көтүчене»18.
Тәрҗемәдә: «В давние времена жил на свете молодой пастух по имени Алпамша. Не было у него ни родных, ни друзей(?), пас он чужой скот и дни и ночи проводил со стадом в широкой степи.
Однажды ранней весной нашел Алпамша на берегу озера больного гусенка и очень обрадовался своей находке. Выходил он гусенка, выкормил его, и к концу лета маленький гусенок превратился в большого гуся. Вырос он совсем ручным и не отходил от Алпамши ни на шаг(?).
Но вот настала осень. Гусиные стаи потянулись к югу. Однажды гусь пастуха пристал к одной стае и улетел в неведомые края. И остался Алпамша опять один(?)» (220 бит).
Тәрҗемәнең бик озын булуын, артык детальләр белән тулып ятуын укучы үзе дә бик яхшы күрә. (Күпчелек тәрҗемәләр шул рәвешчә бик иркен бирелгәннәр.) Без игътибарны шуңа юнәлдерик: русчасында Алпамшаның туган- тумачасы, дус-ишләре юк икән, ул кешеләрдән аерылган бер ял-гызак икән. Оригиналда геройга андый сыйфатлар тагылмаган.
Дәвам итик. Менә бер заман Алпамшага бер карт очрап, аны патша кызы өчен барган ярышта
114
катнашырга чакыра. Герой моның белән шундук кызыксына һәм ярышның шартларын сораштыра. Аннары «Алпамша уйлап та тормый, икенче көнне, көтүен ташлап, ярыш була торган урынга китә».19 Ә тәрҗемәдә Алпамша әлеге картка: «—Куда уж мне с батырами тягаться, такая борьба не по моим силам», — ди үз-үзен- нән шикләнеп. Соңыннан «Алпамша сперва не хотел идти на сос-тязание, но утром не вытерпел: пошел на площадь, чтобы хоть издали посмотреть на прославленных батыров» (221 бит). Шулай итеп, оригиналдагы тәвәккәл һәм курку белмәс егетнең характеры тәрҗе-мәдә шактый үзгәрә.
Алпамша ярышта җиңеп чыккач, патша кызы Сандугачка өйләнеп кенә калмый, ярты патшалыкны да үз кулына ала, тәрҗе-мәдә исә соңгысы әйтелми. Ягъни батыр егет ярты юлда туктап калгандай була.
Озакламый Алпамша белән Сандугач, дошманнары Кылтапка каршы сугышка әзерләнеп, ат сайлыйлар: «Алпамша атларның койрыгын тартырга тотына. Койрыгыннан тартып җибәрә, атның тиресе суырылып чыга. Бу сарайда яраклы ат табылмый. Икенче сарайга кереп бер атның койрыгын тартып караган иде, ат селкенеп кенә куйды»20 21 — «Но только Алпамша брал какого-нибудь за хвост и легонько (?) тянул к себе — конь сразу падал мертвый (?). Долго ходили Алпамша и Сандугач по конюшне — никак не могли выбрать себе подходящих коней. Наконец, в дальнем углу (?) конюшни увидел Алпамша низко-рослую лошаденку. Подошел он к ней, потянул за хвост, а лошаденка даже (?) не шелохнулась: стоит, как стояла» (222 бит).
Дошманнарына каршы Алпамша белән Сандугач икәүдән-икәү генә чыгалар, ә тәрҗемәдә: «... во главе своего войска двинулись в поход». «Алпамша выстроил войско» (соңыннан Алпамша җиңелгәч, бу гаскәр кая киткәндер— билгесез). Алпамша долг ман гаскәре килгәнче йоклап
гына уянырмын»1, — ди. Ә Алпамша: «Только помни:
Әкиятнең татарчасыннан без Сандугачның Алпамшаны, үтерер уятмавын һәм
5 Татар халык иҗаты. Казан, 1954. 448 бит.
20 Шуи да ук, 449 бит.
21 Татар халык иҗаты. Казан, 1954 ел.
450 бит.
дошманга каршы япа-ялгызы китүен күрәбез,ә русчасында исә: «Жалко (?) стало Сандугач будить мужа. Решила она не тревожить (!) его, а сама стать во главе войска (?) и сразиться с врагом» (224 бит).
Каты сугышлардан соң, Сан-дугач яраланып өенә кайта. Алпамшаны дошман тотып ала, ә тәрҗемәдә яраланган Сандугачны «спасли от плена храбрые джи-гиты Алпамши-батыра» (225 бит).
Чагыштыруны шушында туктатыйк. Укучы игътибар иткәндер:0 рус телендәге әкият оригиналыннан теле белән генә түгел, бәлки геройның характеры, эчтәлектәге кайбер моментларның үзгәлекләре белән дә аерыла. Димәк, Г. Шәрипова татар халык әкияте нигезендә икенче бер вариант тудырган дисәк, ялгышмабыз. Моны ничек дип атарга? Тәрҗемә һәм эшкәртү дипме, әллә саксызлык үрнәге дипме? Әгәр Урта Азия халыкларының «Ал- памыш» дастанын өйрәнүчеләр Г. Шәрипова тәрҗемәсен укый калсалар, аларның бу дастанның татар халкы арасында әкият тө-сендә таралган варианты турында байтак ялгыш фикерләргә килүе бик ихтимал.
Шул рәвешчә образларны һәм эчтәлектәге аерым мотивларны үзгәртүләр тәрҗемә ителгән башка әкиятләрдә дә очрый. (Мәсәлән,
алырга була һәм Сандугачка: «Менә, ди, шушы безне алып, ми
нем маңгайга куеп, шушы
чүкеч
белән сугарсың, мин шул
очень крепко и разбудить не так-то легко!» — ди (224
вакытта
русчада я сплю
меня
бит).
мен дип куркып (бик табигый),
я» 115
Г. Шәрипова тәрҗемәсендәге «Алтын балдак», «Агай казны ничек бүлгән», М. Булатов тәрҗемәсендәге «Алтын кош», «Җилән» һ. б).
Болардан тыш тасвирлау алымнарында да төрле «үзгәртүләр» байтак. Мәсәлән, М. Булатовның «Унберенче Әхмәт» әкиятендәге унай герой турында: «Бросился он лицом вниз и стал в отчаянии грызть (?) землю», — дип (40 бит) әйтүен һичничек тә аклап булмый (бу юлларның татарчасы: «Кая барырга бел-ми, аптырап кала»)22.
Мондый саксызлык үрнәкләрен күп кенә әкиятләрдә табарга мөмкин. Шулай итеп, соңгы елларда рус телендә чыккан басмалардан татар халык әкиятләренең чын йөзе, күркәмлеге, эчке дөньясы тулы күренми әле. Җыентыклар балалар өчен махсус эшкәртелеп чыгарылганнар. Ләкин эшкәртү төшенчәсенә чамадан тыш киң, иркен мәгьнә бирелгән һәм, шуның нәтиҗәсендә, тәрҗемәләрдә һәр төрле саксызлыклар, бозулар килеп чыккан. Ни өчендер төзүче дә, редакторлар да аларны үз ва- . кытында төзәтмәгәннәр.
Югарыда язылганнарның бөтенесен җыйнап әйтсәң, менә ни күрәбез: татар халык әкиятләрен җыя һәм бастырып чыгара башлауга йөз ел тулып килүгә карамастан, әлегә кадәр әкиятләре- безнең рус теленә фәнни төгәл дә, сәнгатьчә югары художестволы да тәрҗемә ителгән басмасы юк икән.
Бүгенге көндә моны эшләргә реаль мөмкинлекләр бармы? Һичшиксез бар. Соңгы елларда татар халык әкиятләренең ике китап күләмендәге академик басмасы дөньяга чыкты. Шуның нигезендә, тирән эчтәлекле мәкалә, тиешле искәрмә — аңлатмалар биреп һәм ; Якупов, Фәттахов рәсемнәре белән бизәп, 20—25 табак күләмен- . дәге фәнни-популяр җыентыкны ' рус телендә бастырып чыгарырга \ бик мөмкин, бик вакыт. Андый китапның әһәмияте бик зур булыр иде. Бердән, ул татар халкының гүзәл иҗат җимешләре белән рус һәм башка халыкларны та-ныштырачак. Шул басма ярдәмендә әкиятләребезнең башка телләргә дә тәрҗемә ителүе мөмкин. («Гөлчәчәк» җыентыгы, мәсәлән, рус теле аша кытай теленә тәрҗемә ителеп чыкты ич). Икенче-дән, бу эшнең фәнни әһәмияте н дә онытмыйк. Соңгы елларда СССР халыкларының эпосларын өйрәнү-тикшерү эше киң җәелеп китте. Безнең эпик әсәрләребез дә бер читтә калырга тиеш түгелләр. Андый җыентыкны матбугатта чыгару эшен һич кичектермичә башларга кирәк. Ашыга төшсәк, соңыннан «Ах, без соңга калганбыз икән?» дип үкенмәскә яхшы булыр.