ТАГЫН ДА ТЫРЫШЫБРАК ЭШЛИК!
Партиябезнең XXI съезды илебезнең яңа үсеш чорына — киң рәвештә коммунизм төзү чорына кергән вакытта җыелды. Халык хуҗалыгын үстерү буенча билгеләнгән һәм халкыбызның фидакарь хезмәтен, матур киләчәккә ышанычын чагылдырган зур программаны делегатлар бердәм рәвештә яхшы дип таптылар. Шуны да әйтергә кирәк: барлык халыкларның тыныч яшәвен теләүче совет дәүләте капиталистик илләргә тыныч экономик ярыш тәкъдим итә, халыкара киеренкелекне йомшартуга юнәлдерелгән политиканы эзлекле рәвештә үткәрә.
Киләсе җидееллыкта илебез тагын да матуррак булып үзгәрәчәк. Промышленность продукциясе үткән 20 ел дәвамында үскән кадәр артачак. Җидееллыкның темплары әнә шундый!
Съезд көннәрендә, җидееллыкның гүзәл программасын тикшергәндә, Мәскәү каласы миңа ерак балачагымны хәтерләтте. Кремльнең Зур са-раеннан, әйтерсең, мин бөтен тормышыма күз салдым.
Мин Татарстанда туганмын. Әти-әнием революциягә кадәр Сүнчәләй авылында (хәзерге Норлат районы) гади крестьян булганнар, революциядән соң колхозда эшләгәннәр- Туку станында әниемнең паласлар, эскәтерләр, сөлгеләр сугуы әле дә исемдә. Әнием ул вакытта, кызым тукучы булыр, зур туку комбинатында эшләр дип, уена да китермәгәндер. Әнием мин беренче класста укыган елны ук үлде. Шуннан соң без Мәс- кәүгә күчеп киттек; мин башкала мәктәбендә укыдым, әти төзелештә эшләде. Ватан сугышы башланды. Әтием илебезне фашистлардан сакларга китте. Мине Мәскәү янындагы балалар йортына тәрбиягә алдылар. Соңыннан ул балалар йорты Буа районына күчеп килде. 1942 елны балалар йортыннан Ленин исемендәге Казан җитен комбинатының ФЗӨ мәктәбенә укырга кердем. Чын туку станогын беренче тапкыр шунда күрдем мин. Фабрика һәм авыл туку станоклары арасында аерма, билгеле, искиткеч зур. Әни сусаны үзе этеп йөртә иде, ә монда суса үзе ялт- йолт йөри. 1943 елда ФЗӨ мәктәбен бик яхшыга тәмамлап, Җитен комбинатында эшли башладым. Норманы үтәү башта бик авыр булды. Мин Н. И. Лаврентьева, Е. В. Соколова кебек тукучыларның дүрт станокта эшләүләренә сокланып карый идем. Тәҗрибәле тукучылардан күп өйрәндем. Ниһаять, 1944 елда үзем дә дүрт станокта эшли башладым. Комсомолга кергән чагым гына иде әле. Яшь тукучының дүрт станокта эш- ләвен карарга кешеләр җыелды. Беренче көнне үк норманы 101,5 процентка үтәдем. Сынатмадым, йөрәгем шатлык белән тулды...
Шулай итеп производствога кереп киттем. Мин Җитен комбинатында үстем, аның соңгы 18 елга якын тарихы минем күз алдымда. Эшли башлаган вакытымда цехта әле трансмиссия каешлары, тәрәзәләрендә суса очып чыгып китмәсен дип куелган тимер челтәрләр бар иде. Соңгы елларда хезмәт шартлары бик нык үзгәрде, күп эшләр автоматлаштырыл- ды, цехта эшләве күңеллерәк булып китте. Безнең комбинатта социалистик ярыш көинән-көн үсә бара. Хәзер 20 бригада, шул исәптән безнеке дә, коммунистик хезмәт бригадасы исемен яулап алу өчен көрәшәләр.
Мин быелгы еллык йөкләмәне Октябрьның 42 нче еллыгы бәйрәменә үтәргә һәм ел ахырына кадәр алтмыш ике мең буй метр тукыма эшләп чыгарырга, җидееллык планны алты елда үтәп чыгарга тырышам.
РА УЗА СӘГЪДИЕВА,
тукучы, КПССның XXI съезды делегаты.