Логотип Казан Утлары
Шигърият

ШИГЫРЬЛӘР

МИНЕМ ТЕЛӘК
-^Ок, теләмим эч пошыра торган Әкрен тамчы кебек тамарга.
Яшьлек тели ярларына тулган Язгы ташкын кебек агарга.
Юк, ошамый миңа йомшак җилләр, Мин яратам шаулы буранны.
Күпме давыл уйнап торган җирләр?! Тынгысыз җан эзли шуларны.
Юк, теләмим җылы куышымда Гомер буе посып калырга. Каршылыклар җиңеп тормышымда Мин яратам алга барырга.
Теләкләрнең әле көчле чагы — Таулар ярып, ташлар ватарлык.
Тик кирәкми миңа сугыш шавы, Күңел тели дуслык, татулык.
Җидееллык яңа план белән Күтәрелсен илем җыр булып. Тынычлыкны яклап тавыш бирәм, Бөтен халкым белән бер булып.
ВУЗГА КИТКӘН ДУСТЫМА
/’^ул эзләрең сакланган Станогың карарга
Кердем эштән кайтканда Син эшләгән гаражга.
Таныш гөжләү якында, Шул ук дуслар тирәдә, Тик станок артында Башка берәү өйрәнә.
Ә станок, ничектер, Язгы кошлар җырына Үзен кушкан хуҗасын Көтә кебек тоела.

Көтә кебек сиреньнәр, Тәрәзәңә сарылып, «Кайтса икән тизрәк», — дип, Әнкәң көтә зарыгып.
Җырлар белән кайтыр дип, Көтәләр иптәшләрең, Үз яшьлеге тартыр дип, Көтә туган шәһәрең.
Бил-буының чыныкты Яңа үскән Әлмәттә, Укып чыккач, нефть ягын Онытмассың, әлбәттә.
Безнең өчен бит инде Хыялларың сер түгел. Синең өчен, билгеле, Ьәркайда да бер түгел.