Логотип Казан Утлары
Публицистика

ШӘФИКА КОТДУСОВА


(Тууына 50 ел)
Илебезнең төрле почмакларындагы татар хезмәт ияләре, күп санлы музыка сөючеләр радиодан Шәфика Котдусова җырлавын зур ярату белән тыңлыйлар. Зур осталык таләп итә торган нинди генә катлаулы әсәр булмасын, Шәфика Котдусова аны бөтен төгәллеге беләи тыңлаучыларга җиткерә иде. Үзе башкара торган әсәргә бөтен йөрәк җылысын бирүе, һәр әсәрнең үзенчәлеген таба белүе белән ул тың-лаучыларның мәхәббәтен казанды. Шәфика Котдусова төрле халык җырларын, клас-сикларның романсларын, совет композиторлары җырларын — барын да бердәй яратып башкарды. Артистка халыкның җырга салынган тойгыларын, уйларын тирән ихтирам итә. Халыкның чын күңелдән туган моңнары җырчы өчен кадерле. Шуңа күрә ул аларны тыңлаучыга бөтен гүзәллеге белән җиткерергә тели, зур саклык белән җырлый. Ул тавышының көчен күрсәтү белән мавыкмый, ә татар хатын-кызларына хас әдәп, тыйнаклык, нәфислек белән башкара. Борынгы озын көйләр җай гына агы-лалар. Татар көйләренә генә хас бормалар, бизәкләр Шәфика Котдусова башкаруында оста куллар бәйләгән гаҗәп матур үрнәкле челтәрне хәтерләтә: челтәр нечкә, нык, бизәкләре тирән уйланган була. Шаян, кыска көйләрдә дә ул җырлау техникасын оста файдалана. Көйгә колоратура бизәкләре кертә, тиз җырлый, ләкин бер сүз дә югалмый. Бар да аңлашыла. «Ал-магачлары», «Иркәм», «Асиләсе-Вәсиләсе», «Эрбет» көйләрен шулай тиз, җитез җырлавы, колоратуралар белән бизәве — татар халык көйләрен башкаруда үзенә бер яңалык булып яңгырады һәм Шәфика Котду- сованың болай җырлау алымын хәзерге көндә башка җырчылар дәвам иттерәләр.
Шәфика Котдусова 1909 елда (18 мартта) Севастопольдә туа. Җырчыда халык иҗатына мәхәббәт бик яшьтән үк тәрбияләнә. Алар гаиләсендә бар да музыка яраталар. Шәригатьнең тыюына карамастан, Шәфиканың әнисе (мулла хатыны) күршеләреннән качып гармонь уйный, җырлый. Аның музыка яратуы балаларына да күчә. Улларының кайсысы гитарада, кайсысы кларнетта уйнарга өйрәнә. Бергә тату үскән балалар Бөек Октябрь революциясеннән соң Севастопольдә ачылган татар клубында концертлар, спектакльләр куялар. Ул чагында әле бала гына булган Шәфика, абыйлары, апалары белән, клубка йөри, татар халык көйләрен тыңлый.
Шәфика унике яшендә музыка мәктәбенә укырга керә. Аннан Симферопольдәге музыка техникумының фортепиано бүлеген уңышлы тәмамлап, Кырым радиосында пианистка булып эшли башлый. Музыка техникумында бер үк вакытта җыр буенча да дәресләр алган Шәфика радио-кои- .цертларда татар халык көйләрен җырлый.
1940 елда Шәфика Рәхимова — Котдусова Казанга күчеп килә һәм ул Татар дәүләт опера һәм балет театрына эшкә керә. Моңа кадәр татар җырчылары, татар композиторлары турында ерактан ишетеп кенә белгән яшь артистка зур дулкынлану һәм ялкынлану белән иҗат эшенә бирелә. Татар сәнгатен, әдәбиятын бөтен күңеле белән яраткан Шәфика Котдусованың Казанда чын иҗат тормышы башлана. Аны театрдагы бөтен нәрсә кызыксындыра, ул һәр эштә үзе якыннан катнашырга тели. Татар дәүләт академия театрының һәр спектаклен кабат-кабат карый. Сәхнә, актерлык эше буенча махсус мәктәп үтмәгән Котдусова татар театры артистларыннан күп нәрсә өйрәнә. Композиторлар белән дуслаша, аларның әсәрләрен тыңлый, җырчы буларак үзенең киңәшләрен әйтә.
Композиторлар Союзының һәр иҗади җыелышы, Язучылар клубындагы кичәләр, артистлар белән аралашу — барысы да артистка өчен зур мәктәп булалар.
Татарстан тыңлаучылары белән беренче тапкыр радио-концертларда очрашкан Шәфика Котдусова концерт җырчысы булып кына калмый, гомеренең иң күп өлешен ул татар опера сәнгатенә багышлый. Ул Татар дәүләт опера һәм балет театры сәхнәсендә уйналган спектакльләрдә төп образларны иҗат итүчеләрнең берсе була. Казан тамашачылары аның белән беренче тапкыр 1941 елның көзендә Нәҗип Җиһа- новның «Алтынчәч» операсында Алтынчәчне җырлаганда очрашалар. Зур сәхнәгә җаваплы опера партиясе белән чыгу тәҗрибәсез артистканы башта каушата, ул үзен сәхнәдә табигый, иркен тота алмый. Ләкин хезмәт сөючән артистка беренче уңышсызлыклардан югалып калмый, ре-жиссерларның киңәшләрен төгәл үтәргә, кимчелекләрен бетерергә тырыша. Өлкән сәхнә иптәшләренең эшләрен нык игътибар белән өйрәнә. Татар драма сәхнәсенең талантлы артисткасы Нәфига ханым Арапова белән дуслашу Котдусованың иҗади үсешенә нык йогынты ясый. Шәфика Котдусова спектакльдән спектакльгә үсә бара, һәр образ өчен үзенчәлекле штрихлар таба. «Алтынчәч» операсында Алтынчәчне бәхеткә омтылучы халык кызы итеп сурәтләүгә ирешә. Музыкадагы якты, нечкә лириканы, ялкынлы романтиканы Шәфика халыкка зур мәхәббәт белән җиткерә. Шәфика Котдусова катнашкан опера спектакльләре күп һәм төрле. Ул «Ильдар» (Н. Җиһанов музыкасы, М. Җәлил либреттосы) операсында — Саҗидә, «Фәридә» операсында (М. А. Юдин музыкасы, К. Нәҗми либреттосы) — Ватан азатлыгы өчен, сөйгәне өчен үлемне каршыларга әзер торган курку бел-мәс очучы кыз Фәридә, М. Мозаффаров- ның Ә. Ерикәй либреттосына язган «Галиябану» операсында — саф күңелле, гади авыл кызы Галиябану, Н. Җиһановның Ә. Исхак либреттосына иҗат иткән «Намус» операсында — шаян, шат күңелле яшь кыз Карлыгач, Т. Гыйззәтнең «Наемщик» музыкаль драмасында (С. Сәйдәшев музыкасы) — җырчы кыз Гөлйөзем, Н. Җиһановның «Түләк» операсында — Сусылу (Н. Исәнбәт либреттосы), итальян компо-
124
знторы Россининың «Севилья чәч алучысы» операсында — үткен кыз, үз теләгенә ирешү өчен төрле хәйләләр кора белүче Розина, Вердинын «Риголетто» операсында — гүзәл Джильда образларын ижат итә.
Казан тамашачылары Шәфика Котдусо- ваны музыкаль комедияләрдә дә күрәләр. Ж- Фәйзинең «Башмагым» музыкаль комедиясендә (Т. Гыйззәт либреттосы) Кот- дусова башкаруында Сәрвәр якты, матур тормышка омтылучы, үзенең бәхете өчен кыюлык күрсәтә белүче, шул ук вакытта бик оялчан яшь кыз булып сурәтләнә Ж. Фәйзинең «Акчарлаклар» (Ә. Фәйзи либреттосы), «Алтын көз» (Г. Насрый либреттосы) исемле музыкаль комедияләрендә Шәфика Котдусова шат, үткен колхоз кызлары образларын гәүдәләндерә.
1950 елда татар совет музыкасын үстерүдәге уңышлы хезмәтләре өчен Шәфика Котдусовага Татарстанның атказанган артисткасы дигән хөрмәтле исем бирелде.
Сәхнәдә ирешелгән уңышлар артистканың башын әйләндерми. Үзенең гомуми культурасын, квалификациясен үстерү өстендә ул даими рәвештә эшли, Казан кон-серваториясенә укырга керә һәм 1952 елны аны тәмамлый.
1953 елдан алып гомеренең соңгы көннәренә кадәр Шәфика Котдусова Мәскәүдә СССР гастрольбюросы солисткасы булып эшли. Ул СССРның төрле шәһәрләренә концертлар белән йөри: 1955 елда Эстония шәһәрләрендә җырлый, 1955 елның азагында Төньяк Казагстандагы яткын җирләрдә эшләүче яшь патриотлар янында була.
Шәфика Котдусова 1956 елның язында Казанга кайтып, ижат концертын уздырырга җыенып йөргән чакта авырып китә һәм шул авыруыннан терелә алмый.
Шәфика Котдусова — татар совет музыка культурасында матур эз калдырган артистка. Ул бөтен талантын, белемен, көчен татар совет музыкасына багышлады, үз эшендә һәрвакыт таләпчән, эзләнүчән булды. Ул үзенең иҗаты белән бүген дә безнең җырчыларыбызга үрнәк булып яши.
3, ХӘЙРУЛЛИЯА