Логотип Казан Утлары
Публицистика

ӘМИРХАН ЕНИКИГӘ ИЛЛЕ ЯШЬ


Язучы Әмирхан Еникигә 50 яшь тулды.
Әмирхан Еники күп санлы һәм үзенчәлекле психологик хикәяләре, оста каләм белән язылган, тормыш һәм кеше язмышы турында уйландыра торган «Рәхмәт, иптәшләр!», «Саз чәчәге», «йөрәк сере» повестьлары, төрле мәсьәләләр күтәргән тормышчан очерклары белән укучыларга яхшы таныш. Язучы үзенең әдәби осталыгын камилләштерү, совет кешеләренең иҗади тормышын күрсәтү, замандаш прозабызны үстерү өстендә армый-талмый эшләп
килә.
Әдәбиятыбызга егерменче еллар азагында шау-шусыз гына килеп, һичбер вакытта да узгынчы бизәкләргә күзен яндырмыйча, утыз елдан артык инде, үзенең флейта кебек йомшак яңгыраучы тавышын — үз тавышын саклап килгән, тормышны яңартып кору эшенә иҗаты белән катнашып барган бу үзенчәлекле язучы турында бик күп сөйләргә мөмкин булыр иде. Ана белән бала арасындагы күз җитмәслек нечкә мәхәббәт җепләре, сугыш давылы көйде-реп узган җирләрдә тормышның, беренче мәртәбә зәгыйфь кенә тавыш биреп, көлемсерәп уянуы, солдатның үлем алдыннан күз яшенә түгел, туган ил җырына колак салуы, коллектив сүзенең шифалы тәэсире йогынтысында кешенең яңадан аякка басуы, узгынчы зиннәтләрдән башы әйләнеп, үзенең тормыштагы кыйбласын югалта язган кешеләр — менә шулар һәм аларга охшаш башка бик күп тормыш мәсьәләләре Әмирхан Еники иҗатында үзләренең чын сәнгать
чә чагылышларын таптылар.
Телебезнең җегәрен һәм эчке шигъриятен тирәннән сизә алган, кеше рухының бик нечкә чайпалышларын тотып алуда чын художниклар югарылыгына менә барган каләмдәшебездәй шушы сихри көчләрен заманыбызның һәм халкыбызның бүгенге могҗизалы эшләренә тагын да активрак кушуын көтәбез.
Журналыбызның актив авторларыннан берсе булган күренекле прозаикны 50 яшь тулу көне белән журналның күп сайлы укучылары исеменнән котлап, аңа саулык-сәламәтлек һәм киләчәктә тагын да зуррак иҗади уңышлар телибез.
«Совет әдәбияты» журналы.