МАТУР КИЛӘЧӘК ӨЧЕН
Мин партиябезнең XXI съездына катнашу бәхетенә ирешкән гади төзүче, комплекслы ташчылар бригадасы җитәкчесе, һәм шуңа күрә дә илебездәге торак һәм коммуналь хуҗалык төзелешенең җидееллык программасын мин бик ачык күз алдыма китерәм.
Торак төзелешенә, төзү эшләрен индустрияләштерүгә съезд зур игътибар бирде. Торак һәм коммуналь хуҗалык төзелешенә соңгы җиде елда 214 миллиард сум тотылган. Алдагы җидееллыкта 375—380 миллиард сум билгеләнә. Искиткеч зур бу программаны тормышка ашыру төзелеш производствосын яхшы оештыруга бик нык бәйләнгән.
Хәзерге торак төзелеше — ул заводта ясалган детальләр һәм конст-рукцияләрдән механизмнар ярдәмендә яңа йортлар җыюдан гыйбарәт. Сүз уңаеннан шуны да әйтеп китәргә кирәк: безнең төзүчеләр бу детальләрне тимер-бетон заводларыннан үз вакытында алырга телиләр. Яше- рен-батырын түгел, тимер-бетон заводлары җитәкчеләре, номенклатура белән исәпләшмичә, еш кына башта кирәк булган детальләрне ахырдан, ахырда кирәкле детальләрне башта биреп куйгалыйлар. Алар план тулай үтәлсен генә дип уйлыйлар, ә шуның нәтиҗәсендә төзелеш объектлары тирәсе кирәкмәгән конструкцияләр, детальләр белән тула.
Цемент промышленностеның җитештерү көче киләчәк җидееллыкта шактый үсә: 1965 елда цемент җитештерү 75—81 миллион тоннага, ягъни, 1958 елдагы белән чагыштырганда, 2,2—2,4 тапкыр арта. Димәк, төзү эшләрен тизрәк алып барырга зур мөмкинлек туа.
Түбә ябу өчен бетон яки асбошифер куллану күп арзанрак тора. Шә-һәрләрдәге торак йортларның түбәләрен калай белән ябу туктатылырга, калай урынына җылы тота торган тимер-бетон яки асбошифер кулланылырга тиеш. Торак йортларны тизрәк салып өлгертүдә бу мөһим чараларның берсе.
Җирле төзү материалларын җитештерү эше’тагын да киңрәк җәелде- релергә тиеш. Бу материалларның экономик эффекты аеруча зур. Әлмәт шәһәрендәге төзелешләрдә җирле материалларның уңышлы файдаланылуы һәркемгә билгеле. Әмма без, Казан төзүчеләре, бу өлкәдә бик ялкау кыймылдыйбыз әле. Әгәр Татарстан Совнархозы безне известь ташы белән тәэмин итсә, бу материалны өлешчә файдаланганда гына да (мәсәлән, йортларның аскы өлешенә генә салганда да), штукатура эшләре шактый кимер иде, төзелешкә цемент азрак кирәк булыр иде.
Безнең Казандагы төзү материаллары әзерләү тресты күптән түгел фибролит җитештерү цехы ачып җибәрде. Фибролит — стена өчен бик яхшы материал. хМоңарчы ул Казандагы төзү эшләрендә файдаланылмый иде. Фибролит ясап чыгара башлагач бездә стена материаллары шактый артачак.
4
Безнең 14 нче төзү трестында соңгы елларга чаклы зарарлы бер практика яшәп килде: төзү эшләре бик күп участкаларга бүленеп эшләнә иде. Шуның аркасында материаль средстволар озак вакытлар тик ята, төзү сроклары озакка сузыла, торак мәйданының бер квадрат метры уртача ! 300 сумнан артып китә иде. Хәзерге вакытта төзү-моитаж эшләре бер- ике объектка тупланып, кварталлап алып барыла. Материаль-техник көчләр дә бергә туплана. Болай эшләү бик файдалы: 80 квартирлык йортны трест элек бер елдан артык салган булса, хәзер 8 айда салып бетерә.
Үзебезнең бригада турында — комплекслы ташчылар бригадасы турында бер-ике сүз әйтми булмый. Безнең бригада 1953 елда, унсигез кешедән оешты. Ул чакта торак йортлар салу эшендә тимер-бетон конструкцияләр бик аз кулланыла иде әле. Без барыбыз да бер сменада гына эшли идек. Төзелештә башнялы кран булса да, ул әллә ни файдаланылмый иде. Соңгы өч елда без җыелма тимер-бетоннан бик күп файдалана башладык. Шуның белән бергә башнялы краннар белән эшләү дә киңәйде. Краннардан нәтиҗәлерәк файдалану хакында бик күп уйландык без. Ниһаять, трест җитәкчеләре ярдәмендә яңа метод белән эшләүгә күчтек. Бригадага 38 кеше тупланды. Алар инде хәзер өч сменага бүленеп эшләп үзләре бер йорт салалар. Шулай итеп, төзү срокларын кыскарту өчен яңа зур мөмкинлекләр туды, йортларны тизрәк сала башладык.
Җидееллык план дәүләт средстволарын мөмкин кадәр экономия белән тотуга бәйләнгән. Безнең бригада членнары, үзара киңәшкәннән сон, быел март аеннан башлап хуҗалык исәбенә күчәргә булдылар. Бу яңа нәрсә. Төзү материалларын бригада үзе кабул итеп алачак, һәм бригадада һәр эшче зур җаваплылык тоеп эшләргә тиеш булачак, һәрбер кирпеч исәптә булачак. Экономия үскән саен, бригада эш хакын да күбрәк алачак.
1957 елда безнең трест төзегән торак мәйданының һәр квадрат метры 1345 сумга төшә иде, ә 1958 елда ул 1180 сум булды. Моңа без механизмнарны киң куллану, комплекслы бригадалар оештыру, өч сменага бүленеп эшләү нәтиҗәсендә ирештек. Бездә җир эшләре тулысынча диярлек механизацияләнде инде. Тимер-бетон конструкцияләр, стена блоклары һ. б. лар башнялы кран ярдәмендә урнаштырыла.
Безнең алда тагы да җаваплырак бурычлар тора. КПССның XXI съездында һәр квадрат метр торак мәйданының үзкыйммәтен кимендә 14 процентка киметергә дигән бурыч куелды. Моңа ирешү өчен төзү эшләрен зур экономия белән башкару таләп ителә.
Узган елда төзелеш өчен агач материаллары җитештерү эше өзелеп торган иде. Шул вакытта, эштә тоткарлык чыкмасын өчен, трест идән җәю өчен агач һәм бетон катнаш плитәләрне сынап карады. Беренче тәҗрибә уңышлы чыкты. Димәк, төзү эшендә туктаусыз эзләнергә, эчке резервларны табарга кирәк.
Бер караганда күзгә әллә ни күренми дә торган мондый производство яңалыклары бик файдалы икән: безнең трест үткән елда планнан тыш 1.000.000 сум экономия бирде.
Совет кешеләре өчен торак йортлар, яшь гражданнарыбыз өчен яслеләр һәм мәктәпләр салуның никадәр күңелле эш икәнен әйтеп тору кирәк микән? Моны һәркем аңлыйдыр. Партиянең XXI съездында кабул ителгән коммунизм төзү программасы безне тырыш хезмәткә рухландыра. Коммунизмның бөек бинасы безнең куллар белән төзелә икән, бу безнең өчен, һичшиксез, зур шатлык, зур горурлык. Съезд делегаты буларак, Мәскәүгә барганда һәм Кремль залында чыгышлар тыңлаганда мин шул шатлыкны кичердем.
А. ХАБАРОВ,
Социалистик хезмәт герое, төзүче, КПССның XXI съезды делегаты.