Логотип Казан Утлары
Публицистика

ЛИДИЯ СӘЙФУЛЛИНА


(Тууына 70 ел тулу уңае белән)
1880 елның август аенда Казан укытучылар семинариясендә Мамадыш өязеннән бер татар егете килеп укый башлый. Тиздән укытучылар бу егет турында бер фикергә киләләр: «Сәләтле, ләкин тәртибе шәптән түгел». Класс документларында Николай Сәйфуллин фамилиясенә каршы шундый аңлатма язып куела: «Яхшы укучы, ләкин тәртибен һәм иптәшләренә булган йогынтысын искә алып, семинариядә калдыру куркыныч».
Барысын да белергә тырышкан кыю семи-нарист Казан студентлары белән дуслаша. Ә бу нәрсә семинария җитәкчеләренә ошамый. Аның өстеннән донослар языла. Шуңа да карамастан, 1883 елны Н. Сәйфуллин семинарияне уңышлы тәмамлый.
Яшь егет китап уку белән бик мавыга, үзе язучы булу турында хыяллана. Ләкин аңа православный рухани булып Оренбург губернасына китәргә туры килә. Анда ул үзенең башыннан үткән вакыйгалардан чыгып, ятим калган кечкенә татар малаеның коточкыч күргәннәре, аның бер рус семьясы тәрбиясендәге тормышы турында повесть яза. Ләкин бу повесть турында архирей белеп ала һәм авторны «дөньяви хикәяләр язудан» катгый рәвештә тыя. Сәйфуллин моңа кадәр үк инде, алдау һәм сатып алу юлы белән рус булмаган халыкларны чукындырудан баш тартканы өчен, югары руханилар алдында үзен «начар» яктан күрсәтеп өлгергән була. Авыр семья шартлары бу юлы аны алар сүзен тыңларга мәҗбүр итә. Ләкин ул әдәбият яратуын үзенең соңгы көннәренә кадәр саклый һәм балаларында да әдәбиятка мәхәббәт тәрбияли.
Үзенә охшаган түгәрәк йөзле, кара чәч- ле, зур коңгырт-кара күзле кызы Лидиянең * гимназиядә укыган елларында әдәби әсәрләр язуга сәләте күренгәч, Николай Сәйфуллин горурланып болай ди: «Шулай да мин дөньяда юкка яшәмәгәнмен икән. Әтисенең авызын капладылар, әмма ул талантын җиргә күмеп калдырмады бит, кызына бирде! Күрсәтер әле ул минем кызым!»
Ләкин Николай Сәйфуллин кызының зур язучы булып танылган көннәрен күрә алмый. Ятимлектә үткән балачак вакытында ук какшаган сәламәтлеге аны вакытыннан элек кабергә илтә.
Татар кызы Лидия Сәйфуллина авылда укый-яза белмәгән рус карчыгы тәрбиясендә үсә. Кечкенә кызга туган телен өйрәтергә кеше булмый һәм ул бик яшьтән рус телен үзенең туган теле итеп кабул итә. Бу телдә ул тәрбияче әбисеннән бик күп халык әкиятләрен, легендаларын, әйтемнәрен һәм мәкальләрен тыңлый. Шулар нәтиҗәсендә аңарда бик яшьтән үк гади халыкка карата мәхәббәт тәрбияләнә. Шушы гади халыкның тормышын өйрәнү өчен ул революция алды елларында авылдан авылга, шәһәрдән шәһәргә йөри. Укытучы була, китапханәләрдә эшли. Ул халык тормышын өзлексез күзәтә һәм әкренләп мондый тормыш озакка бармаслыгына төшенә, аның күңелендә коллыкка, хәерчелеккә, тигезсезлеккә карата нәфрәт үскәннән-үсә. 1917 елның җәендә Мәскәүдә үткәрелгән китапханәчеләр курсында гади авыл китапханәсе эшчесе Лидия Николаевна Сәйфуллина искелеккә каршы көрәшне яклап ялкынлы речь белән чыга.
Яшь совет республикасы авыр көннәр ки-чергәндә, хезмәт халкы үзенең азатлыгы өчен күп төрле һәм күп санлы дошманнарына каршы авыр сугышлар алып барган көннәрдә, хезмәт ияләрен яулап алынган революция казанышларын сакларга чакырып, каләм көче белән дә көрәш алып барырга кирәк булды. Ләкин моңа кәгазь җи-тәрлек түгел иде. Менә шуңа күрә Л. Сәйфуллина үзенең мәкаләләрендә халык алдына чыгып сөйләү сәнгатен онытмаска өндәп хезмәтчел интеллигенциягә мөрәҗәгать итә.
һәм үзе бу өлкәдә башкаларга үрнәк күрсәтә. Ул вакытта үзе яшәгән Чиләбе шәһәренең иҗтимагый тормышына киң катнаша, кызылармеецлар казармаларында, шәһәр китапханәсендә хезмәт ияләре алдында бик еш чыгышлар ясый, яшьләр белән* эшли. Ул булган кичәләргә тыңлаучылар бик күп җыела. Л. Сәйфуллина һәрвакыт көн тәртибендә торган актуаль мәсьәләләр турында сөйли, революция эшенең җиңәчәгенә халыкта ышанычны арттырырга омтыла.
122
Бу елларда ул сәнгатьнең халык белән бәйләнеше, аның алдында торган бурычлар турында да күп уйлана, мәкаләләрендә сәнгатьнең халык омтылышларын яктыртырга тиешлеген таләп итә. Сүз белән таләп итеп .кенә калмый, үзенең әдәби эшчәнлеге белән моның бик кирәкле эш икәнлеген күрсәтә.
1922 елда ерак Себердән Казанга «Сибирские огни» дигән журналның беренче китаплары килеп җитә. Кәгазь кытлыгы булуга карамастан, Ново-Николаевск шәһәрендә бу журналның чыга башлавында Л. Сәйфулли- наның да эшчәнлеге зур роль уйный Бу журналны оештыручыларның берсе ул була. Шушы журнал битләрендә Казан укучылары Лидия Сәйфуллина имзасы куелып чыккан хикәяләрне очрата башлыйлар. Л. Сәй- фуллинаның 1922 елда язылган «Дүрт бүлек», «Кечкенә җинаятьчеләр», «Нух көймәсе», «Черемә» исемле әсәрләре яңа туып килә торган совет әдәбиятының беренче карлыгачлары булалар. Аның егерменче еллардагы әсәрләре революциянең гади халык тормышындагы чагылышын тасвирлый.
Лидия Сәйфуллина үзенең иң яхшы по-вестьларын һәм хикәяләрен революция тудырган яңа кешегә багышлый. («Вирения» (1924), «Александр Македонский» (1923), «Линюхина Степанида» (1924). Үз геройларының революцион чынбарлык шартларында хәрәкәтләрен сурәтләгәндә язучы революциянең кеше йөрәгендәге чагылышына игътибарын юнәлтә, революция барышында кешенең үзгәрешен, бөек сынаулар йогынтысы астында аның рухи үсешен тасвирларга омтыла.
Тәрбиячесез балалар турында язганда язучы революцион көнкүрешне тирәнтен белүен, балалар психологиясен аңлавын күрсәтә. Аның «Кечкенә җинаятьчеләр» хикәясе совет әдәбияты тарихына революциянең гуманистик асылын чагылдыручы әсәр булып кереп калды. Бу әсәрендә ул тәрбиячесез калган кечкенә җинаятьчеләрнең революцион чынбарлык шартларында чын кеше булып җитешүен сурәтли.
А. С. Макаренко әйткәнчә, бу хикәядә «иң яхшы кешелекле сыйфатларга тирәнтен һәм чын күңелдән ышану... шактый ук көтелмәгәнчә һәм кыю яңгырый». Л. Сәйфул- линадагы бу үзенчәлекне талантлы язучы һәм педагог «кешегә оптимистик перспективалы караш» дип бәяли. Бу хикәянең сәнгатьчә югарылыкта эшләнеше аның язмышын да билгеләде. 1923 елда ук инде ул япон теленә, соңрак башка бик күп телләргә тәрҗемә ителә. 1930 елда «Кечкенә җинаятьчеләр» китабы Гали Хәбиб тәрҗемәсендә татар телендә Казанда басылып чыга.
Балалар өчен Л. Сәйфуллина аеруча яратып яза. Аның 1933 елда Казанга килгәч, пионерларны сәламләп: «Исәнмесез, минем язылачак әсәрләремнең геройлары», — дип исәнләшүе юкка гына булмый. Озакламый аның пионер кыз турында «Таия» . исемле хикәясе басылып чыга. Бу хикәянең беренче вариантын Казанда, пионерлар белән очрашуда ул укып та чыга. Соңыннан бу әсәрне А. М. Горький уңай бәяли.
Л. Н. Сәйфуллина иҗатында хатын-кыз образы зур урын алып тора. Хатын-кыз язмышына, аның җәмгыятьтә тоткан урынына язучы күп әсәрләрендә игътибар итә.
1924 елның январенда, илебез халыклары В. И. Ленин белән саубуллашкан көннәрдә, Л. Н. Сәйфуллина юлбашчы табуты янында торган «чал чәчле хатыи»га багышлап үзенең дулкынландыргыч очеркын яза. Бу очеркта сурәтләнгән Н. К. Крупская образы тирән символик характерда. Бу образда язучы хатын-кызның якын дус булуын, тормышта, көрәштә һәм эштә бергә атлаучы тугры иптәш булуын сурәтли. Бүтән әсәрләрендә дә Л. Н. Сәйфуллина хатын-кыз язмышына шушы күзлектән карап мөрәҗә-гать итә.
Хезмәт сөюче хатын-кыз темасы Л. Сәй- фуллинаның утызынчы-кырыгынчы еллар иҗатында тагы да зуррак үсеш ала. Ул үзенең «Наташа» (1937 ел) исемле пьесасын, беренче бишьеллыклар чорында язылган күп кенә хикәяләрен, очеркларын шушы темага багышлый.
Бөек Ватан сугышы елларында Л. Н. Сәй-фуллина, инде олы яшьтә булуына карамастан, Мәскәүдә яши, сугыш вакытының бөтен авырлыкларын халык белән бергә кичерә. Ул радиодан, совет кешеләрен дошманны җиңү өчен көрәшкә тагы да ныграк тупланырга чакырып, чыгышлар ясый, фронтларда була, газеталарга һәм журналларга халыкның тылдагы фидакарьлеге, совет хатын-кызларының фронтта һәм дошман тылында күрсәткән батырлыклары турында хикәяләр, очерклар яза. Аның «Яшел тасмалар» (1943) исемле хикәясендә Ватанга чын күңелдән бирелгән хатын-кыз командир Вера Крылованың тормышы, аның батырлыгы зур осталык белән сурәтләнә. «Үз җиребездә» (1946 ел) исемле повестенда язучы Бөек Ватан сугышының авыр сынау көннәрендә гади совет кешесе характерындагы совет дәүләте яшәү дәверендә партия тәрбияләгән иң яхшы сыйфатларның ачылуын тасвирлый, хаклыкның җиңелмәс- лсген сурәтли. Аның сугыш чорында язылган әсәрләре тормышка тирән мәхәббәт белән сугарылган.
Л. Н. Сәйфуллина совет әдәбиятына утыздан артык ел хезмәт итте, киң катлау укучыларга прозаик һәм драматург буларак та, очеркист һәм тәнкыйтьче буларак та киң танылды. Ул яшьләргә карата сизгер һәм таләпчән укытучы булды.
Лидия Николаевна Сәйфуллина 1954 елның 25 апрелендә үлде. Күренекле язучы һәм җәмәгать эшлеклесе Л. Сәйфуллинавын тууына шушы елның 22 мартында җитмеш ел тулу көнен совет җәмәгатьчелеге һәм киң катлау укучылар зур хөрмәт белән билгеләп үттеләр.
Г. БАЛАКИН.