Логотип Казан Утлары
Хикәя

КОШ БУЛГАН КЕШЕ

ШОЛОМ АЛЕЙХЕМ
Бу елның 2 мартында атаклы еврей язучысы Шолом Алейхемның тууына 100 ел тулды.
Шолом Алейхем (Шолом Рабинович) 1859 елны Украинада Переяславль шәһәрендә күп балалы, ярлы семьяда туа. 1876 елны Переяславльдәге өяз училшцесын тәмамлаганнан соң укытучы булып эшли.
Шолом Алейхемның әсәрләре 80 нче елларда басыла башлый. Иҗатының беренче елларында ул күбрәк авыр тормыш шартларында һәлак булган халык, талантлары турында яза.
Шолом Алейхем иҗатында ул замандагы еврей халкының барлык катлаулары чагылган. Тормыштагы явызлык, ялган, әшәкелек күренешләрен язучы ачу белән, усал көлү белән фаш итә, тормыш авырлыгыннан интеккән намуслы, гади кешеләрне яратып, ягымлы бер юмор белән сурәтли.
Беренче бөтен дөнья сугышы башлангач, Шолом Алейхем, үпкә авыруы белән авырганы хәлендә, Америкага китә һәм шунда 1916 елның 13 маенда вафат була. Үзенең васиятендә ул болай дип язган: «Кайда гына үлсәм дт, мине аристократлар, байлар, югары катлау кешеләре арасына күммәсеннәр. Мине гади енрейләр зиратына, эшчеләр, чын халык арасына җирләсеннәр. Каберем өстенә куеласы һәйкәл үз тирәмдәге гади каберләрне матурлап тор-сын һәм, намуслы гади халык үзенең язучысы исән чагында аны бизәп торган кебек, гади каберләр дә минем һәйкәлемне бизәсен».

Хикәя
у хәл бик күптән, минем бабам, — &выр туфрагы җиңел булсын, — Гамарник заманында ук булган. Аны ни өчен Гамарник дип атаганнар дисезме? Чөнки аның арендага тегермән алып гомер иткән авылы Гамарник дип аталган. Шул авылда Ноях исемле тагын бер еврей дә булган. Бу еврей трактир тоткан, үзе бик динле, гади бер кеше булган, көн-төн ходайга табынган, дини китаплар укыган, кеше күзенә күренмичә генә гыйбадәт кылучы бер дәрвиш булган, күрәсең. Бөтен эшен хатыны алып барган. Нояхныц бердәнбер кайгысы — ул да булса панга аренда хакы түләп, трактирны ел саен арендага алу турында пан белән сөйләшү икән. Көнгә чыккан саен ул трактирны кулдан ычкындырмагаем дип куркып яши, чөнки, трактирның файдасы бик аз булса да, аны үз кулына алырга йөрүчеләр күп икән. Нояхның бала-чагасы да бик күп, тормышын көч-хәл белән алып бара икән.
Көннәрдән бер көнне Ноях панга аренда хакында сөйләшергә бара. Килеп керсә, панның йортына бик күп кунаклар җыелган. Мәҗлес икән. Мәҗлестән соң кунаклар, гадәтләремчә, ауга чыгарга җыеналар. Иярлисе атларын иярләп, кареталарга, җиңел арбаларга җигәсе атларын җигеп куйганнар; нинди генә төрдәге ау этләре юк; бүрекләренә каурый
Б
37
кадаган, кулларына быргы тоткан егерьләр,— кыскасы, һәммәсе дә әзер .• икән, һәммәсе дә байларча икән. «Вакытсыз килдем ахры, пан аренда « хакында сөйләшмәс» дип уйлый Ноях. Ләкин ялгыша ул. Пан, кунаклар белән бергә табын яныннан кузгалып, атка атланырга җыенганда гына бер читтә бөрешеп басып торган сәләмә киемле еврейне күрә һәм кәефле генә төс белән:
— А як се маш, пан арендарши? (Еврей арендаторның хәлләре ничек?) — дип сорый.
— Шулай, шулай яшим, пан галиҗәнапләре, трактир хакында сөйләшергә килгән идем, — ди Ноях.
Пан бик кәефе килеп көлә. «Падишаһның күңеленә шәраб хуш килгәнгә», ягъни пан нык кына эчкән булганга, шулай кәефле көлә ул һәм шуннан соң еврейдән:
— Трактирны ничә елга алмакчы буласың соң?—дип сорый.
Еврей:
—. Мин берничә елга да алыр идем дә, тик синең гадәт буенча, пан граф галиҗәнапләре...—дип әйтә башлый да, пан аның сүзен бүлдерә:
— Хуш, шулай булсын. Трактирны сиңа шул ук бәя белән берничә елга бирәм, әмма бер шарт белән: син миңа кош булып күрсәтергә тиешсең.
Еврей моңа аптырап карый:
— Ничек инде ул кош булып?—ди.
Пан җавап бирә:
— Шулай, әнә күрәсеңме теге сарайны? Син шуның түбәсенә менеп, кош булып күрсәтәсең, ә мин туп-туры синең башыңа төзәп атам. Аңладыңмы? — ди.
Паннар эчләре катып көләләр, еврей дә аларга кушылып көлгән була, ә үзе эчтән: «Пан шаярта, артыграк эчкән...» дип уйлый.
— Я, ризамы? — дип сорый пан.
Ноях: «Моңа ничек җавап бирим икән?» дип уйга кала. Аннары паннан сорый:
— Уйларга күпме вакыт бирәсең соң?
— Бер минут, — ди пан, бик җитди төс белән.
Димәк, бер генә минут.
— Ихтыярың, —ди пан, — я сарай түбәсенә менеп кош булып күрсәтәсең, я сине иртәгә үк трактирдан куып чыгаралар, —ди.
Еврейнең коты ботына төшә. Нишләргә? Пан белән шаярырга ярамый. Ул инде баскыч та китертергә кушты, шаяртып кына әйтми, күрәсең.
Ноях паннан тагын сорый:
— Әгәр син чыннан да минем башка тидерсәң, ни булыр? — ди.‘
Паннар тагын эчләре катып көлә башлыйлар. Ноях бөтенләй аптырап кала. Ул панны, шаяртамы, чынлап сөйлиме? дип тә уйларга белми. Чынлап сөйлидер кебек, чөнки аңар шушы минутта ук сарай түбәсенә менәргә, яисә өенә кайтып китеп, хәзер үк трактирны бушатырга кушалар. Ноях инде өенә кайтып китмәкче дә була, әмма шул вакыт өендәге бала-чагалары күз алдына килә һәм ул паннан үләр алдыннан гыйбадәт кылыр өчен берничә минут кына вакыт бирүен сорый.
— Хуш, шулай булсын. Үләр алдыннан гыйбадәт кылыр өчен сиңа бер минут вакыт бирәм, — ди пан.
Бер генә минут! Шул бер минут эчендә еврей «Ишет, Исрафил» дип әйтүдән башка нәрсә әйтеп өлгерә алсын. Җитмәсә тагын, аны баскычка таба төрткәли дә башлыйлар инде. Ноях: «Ишет, Исрафил», «И, тәңрем...» дип, баскычтан менеп китә, ә күзләреннән яшь тама. Ни эш кылсын, бичара? Язмыштан узмыш юк... Аның бит өендә ничаклы бала- чагасы бар!.. Хода хакына үләргә язгандыр, күрәсең, ә бәлки аллаһы

тәгалә аны кызганып, коткарып калыр. Аның кодрәте киң бит!.. Ул әнә шулай дип ходайга ялвара.
Сарай түбәсенә менгәч тә, Ноях һаман тәңрегә ялвара, елый, күзләреннән яшь ага. «Ходаем бәлки мине кызганыр, коткарып калыр. Кодрәте киң бит аның!» дип өмет итә. Ә пан ашыга. Еврейгә туп-туры басарга куша. Нояхтуп-туры баса. Шуннан соң пан аңар: «Алга таба бөгел», ди. Тегесе бөгелә. Кулларын җәяргә куша. Еврей кулларын җәя. «Нәкъ кош шикелле бул», — ди пан. Ноях нәкъ кош шикелле була... Пан чыннан да атарга ниятләгән яки шаяртырга гына булгандырмы, әмма тәңре бу эшне чын булсын дигән, — пан мылтыктан атып, Нояхның маңгаена ук тидерә. Ноях, атылган кош кебек, сарай түбәсеннән егылып төшә, һәм Исрафил кануны буенча, аны шул көнне үк җирлиләр.
Ә пан үзенең әйткән сүзендә тора. Аренда хакын күпме арттырсалар да, трактир ун ел буена Нояхның тол хатыны кулында кала.
Әнә шундый паннар булган элек!
Яхъя Халитов тәрҗемәсе.