КОММУНИЗМ ИДЕЯСЕ ПРОПАГАНДИСТЛАРЫ БУЛЫЙК
1959 елның 27 январь көне.
Бу көн илебез елъязмасына керә барган тарихи вакыйга көне булып, хәтта — без әйтер идек — аеруча бер тарихи көн булып хәтеребездә сакланыр...
27 январь көне турында без генә түгел, ә дөньяның иң ерак почмакларында яшәүче таныш булмаган дусларыбыз да ишетеп беләләр.
Зур, бик зур тарихи көн бу!
Менә, минем кулымда шул көннәрнең «Правда» газетасы. Кремль сарае XXI съезд делегатлары белән тулы. Биредә илебезнең иң алдынгы кешеләре, заманыбызның иң данлы эшлеклеләре, Ленин партиясенең көрәштә дә, хезмәттә дә сыналган батыр уллары. Алар бу тарихи съездга бер бик зур һәм гаять җитди бурычны хәл итәргә — коммунизм төзүне җәелдереп җибәрүнең җидееллык планын расларга дип җыелганнар. Шуңа күрә дә бу съездны халык үз телендә «Коммунизм төзүчеләр съезды» дип атады һәм ул шундый исем белән бөтен дөньяга танылды да. Дөньяның җитмештән артык һәртөрле илләреннән кунак булып килгән дусларыбыз да үз илләренә бу хәбәрне алып кайттылар.
Әкиятләрдә ишетелмәгән гаҗәп гүзәл эшләр эшләнә илебездә. Әле кайчан гына бөтен дөнья совет кешеләре очырып җибәргән ясалма иярченнәрнең радиосигналларын тыңлап хәйран калса, менә тагы, бөтен дөньяны таңга калдырган хәбәр: кояш тирәсендә унынчы яңа планета — шул ук безнең илебез кешеләре тарафыннан җибәрелгән планетаның әйләнеп йөрү юлы башлануы хәбәре... 25 көн дә үтми, дөньяны яңа хәбәр — партиябезнең XXI съезды ачылу хәбәре чолгап ала.
Бу тарихи съездда җидееллык план турындагы докладында Никита Сергеевич Хрущев гаҗәеп зур эшләр, бөек төзелешләр, булачак тарихи вакыйгалар турында сөйләде. Мәсәлән, съезд кабул иткән җидееллык план һәм халык демократиясе илләренең планнары үтәлгәндә, социалистик илләр бөтен дөньяда эшләнеп чыгарыла торган продукциянең яртысыннан күбен җитештерәчәкләр. Ә бу инде тынычлык сөюче илләрнең көчен шул кадәр арттырачак, империалистларның яңа сугыш утын кабызырга кыюлыклары да җитмәс.
Җидееллык планны үтәү елларында тотылачак акча, Советлар хөкү-мәтенең кырык бер елында тотылган кадәр булачак — өч триллион сум чамасы!
Бу зур эшләрне башкару өчен заводларга, фабрикларга, учреждениеләргә яңадан 12 миллион эшче һәм хезмәткәр киләчәк. Эшләр бик күбәеп зурайса да, ә менә эш атнасы кыскартылачак, шуның өстенә тагы хезмәт хакы да 40 процентка артачак. Бер сүз белән әйткәндә, җидееллык ахырына 500—600 сумнан да ким хезмәт хакы алучы кеше булмаячак.
Әлбәттә, мондый зур казанышларга ирешү өчен югары хезмәт күр-сәткечләре кирәк. Без хәзер коммунистик хезмәт бригадалары турында ишетәбез, аларның коммунистларча эшләү үрнәкләре турында газеталарда мәкаләләрне укыйбыз, радиодан тапшырулар тыңлыйбыз. Коммунизм— югары һәм аңлы хезмәт җәмгыяте ул!
Менә, мәсәлән, һәрбер эшче үзе эшләгән предприятиесенең планын бер процентка гына арттырып үтәргә булышса да, җидееллыкта шул бер процентлар хисабына гына да 440 миллиард сумнан күбрәккә өстәмә продукция чыгарып булачак. Бу бит бик зур сан. Аның зурлыгын аңлау өчен тиңләштереп карау да җитә. Мәсәлән, хөкүмәтебез җидееллыкта торак йортлары төзелешенә 380 миллиард сум акча тотачак. Әгәр дә сез җидееллык пландагы торак төзелеше турындагы саннарга күз салсагыз, күрерсез — бу 380 миллиардка 15 миллион квартир салыначак.
Безнең илдә коммунистлар партиясенең XX һәм XXI съездлары тара-фыннан куелган бурыч — җан башына продукция җитештерүдә Американы куып җитү бурычы да үтәләчәк. Бу инде зур җиңүләрнең берсе булачак.
Хәзер бөтен Советлар Союзы буенча сигез еллык мәҗбүри уку кертелә. Сигез классны тәмамлаган яшьләр предприятиеләргә, колхозларга эшкә барачаклар. Бу, әлбәттә, уку шуның белән тәмамлана дигән сүз түгел. Яшьләр, хезмәт итү белән бергә, эшче һәм авыл яшьләре мәктәпләрендә, техникумнарда, урта политехник мәктәпләрдә белемнәрен дә арттырачаклар.
Бу исә мәктәпләребезне тормыш белән бәйләү, балаларыбызда яшьтән үк хезмәткә мәхәббәт тәрбияләүдә хәлиткеч урын тотачак.
Кыскасы, партиябезнең XXI съезды билгеләгән тарихи бурычлар ул халкыбызның кырык бер ел социализм төзүдә алган бай тәҗрибәсенә, халкыбызның үз партиясенә бирелгәнлегенә һәм каһарманнарча хезмәткә сәләтенә таянып билгеләнәләр.
Бу үзе генә дә инде безнең алда — совет язучылары алдында — гаҗәеп киң иҗат мөмкинлекләрен ача. Язучыларны үзенең якын ярдәмчеләре итеп хисаплаган Ленин партиясенә коммунизм төзүдә актив булышудан да данлы эш булырмы икән?! Ә моның өчен без, язучылар, үзебезне язучылар итеп кенә түгел, ә җиңеп килүче коммунизм идеясенең ялкынлы пропагандистлары итеп тә санарга тиешбез!..