ХАЛЫК ҖЫРЛЫЙ
СССР Фәннәр Академиясе Казан Филиалы Тел, әдәбият һәм тарих институтының халык иҗаты бүлеге соңгы елларда Татарстанда, шулай ук күрше республика һәм өлкәләрдә яшәүче татарларның поэтик иҗатын җыйнау, өйрәнү эшен шактый җанландырды. Мәсәлән, фольклорчылар үткән елны гына да Пенза өлкәсенең егерме өч авылында булып, кырыкка якын әкият, уналты бәет, йөз илле дүрт сюжетлы җыр, ике меңнән артык кыска җыр язып алдылар.
Без журналның бу санында институтның халык иҗаты бүлегендә җыйналган, шулай ук редакциягә турыдан туры җибәрелгән халык иҗаты әсәрләреннән аерым үрнәкләр бирәбез. Тәкъдим ителгән бәгтләрнең һәм җырларның матур, моңлы көйләре дә бар.
АКЧА-АКЧА КАРЛАР ЯВА
Төштем Агыйделнең ягасына1 Балтасыз бәкеләр уярга;
Насыйп булыр микән, җаным, безгә Бер ястыкка башлар куярга.
Кушымта: Акча-акча карлар ява, җирләрне агарта, Тотма гыйшык, тотма хәсрәт — йөзләрне саргайта.
Төштем Агыйделнең ягасына, Суның тирән җире тар килгән; Бу ла дөньяларда булыр микән Без икебез кебек пар килгән.
Кушымта.
Төштем Агыйделнең ягасына, Буем җитмәсә дә йөзәрмен; Җан сөйгәннәрне алалмасам, Ничек шул хәсрәткә түзәрмен.
Кушымта.
Төштем Агыйделнең ягасына, Пар ат кынам белән гизәргә; Алалмадым җандай сөйгәнемне, Нишлим?! Сабырым җитми түзәргә.
Кушымта.
Пенза өлкәсе Каменка районы Кобылкино авылында почта хезмәткәре Дасаев Мусадан язып алучы И. Надиров.
1 Ягасына — яры, кырына.
92
ЯРЛЫ ЕГЕТ МОҢЫ
Уйсу болыннарда ак марталык3, Авыз итим дисәң — балы юк; Ярлы егет йөри бай каршында, Өенә кайтса—сөяргә яры юк.
Зур да сахраларны ни күркәйткән4 Төрле сачаккайлар шәүләсе;
Бай каршында йөргән ярлы егет Өенә кайтса каралган гәүдәсе.
Атны ла җиксән, җик катырак, Текәрәк куй аның дугасын;
Бай каршында йөргән ярлы егет Тутыра алмый дөньяның нужасын.
Офыкларга чаклы ни күгелҗем— Җил очырган юллар тузанын; Бай каршында хезмәт итә-итә, Сизми калдым гомерем узганын.
Авыл уртасында таш келәтләр Кайсы фабрикантның келәте?
Мактанмасын байлар, әй, мал белән, Бар да яшь малайлар хезмәте.
Пенза өлкәсе Каменка районы Мочтлы авылында колхозчы Тюменев Мөхәммәтҗан бабайдай язып алучылар: И. Н а диров, Р . Кәримэв.
ИЛНЕ САГЫНУ ҖЫРЫ
Кырда карчыгалар кагынып йөри, Коймаслармы җирнең тарысын;
Карчыга,
Күрешә алмыйча күңелем талчыга.
Илең сагынасынмы, дип сорыйсың, Күрмисенме йөземнең сарысын?
Карчыга,
Күрешә алмыйча күңелем талчыга.
Кычкырмачы, кәккүк, син кычкырма,
Эчкенәемге минем пошырма,
Кәккүгем,
Чит җирләрдә үтә яшьлегем!
3 Марталык — умарталык.
4 Күркәйткән — күркәмләткән.
93
Илггнәмә кайтып, сөйгән белән
Бер кавышыр көннәр булырмы?
Кәккүгем,
Чит җирләрдә үтә яшьлегем!
Җыр Пенза өлкә'е Бгднодемьяновский районы Таракан авылында У теме ш е в Абдулла бабайдан язып алынды. Язып алучы И. Надиров.
АЛТЫН АЛМАМ, ЯТЛАРГА КАЛАСЫҢ
Кызлар җеп эрлиләр төкереп лә, Чирагын кайтаралар бөтереп лә; Төннәр уртасында буй кыз елый Үткән эшләренә үкенеп лә.
Керләнми, күлмәгең саласың, Алтын алмам, ятларга каласың.
Аклы күлмәкләрем кияр идем, Итәгенә тотып, әй, ак ука;
Барыеммы икән шул егеткә,
Күңел генәм тарта, әй, җан курка.
Таңда ялтырыйдыр бер йолдыз,
Сулыгып-сулыгып елый матур кыз.
Киң иңле эскәтерләр тукыр идем-, Мәкәрҗәдән җепләр, әй, алалсам;
Җаным теләгәнгә, әй, барыр идем, Быел ярәшәлми, әй, калалсам.
Калфагым бөдрәсе ак ука, Ятлар алыр диеп җан курка.
Чачаклы киң сөлге тукыр идем, Үткәзә алсам киң иңле, әй, кылычка; Үз теләгәнемә барса идем, Борылып бакмас идем, әй, шул очка.
Әнкәй, әрни имән бармагым,
Ятка барсам, бетәр ардагым5.
Үлән арасында үләне күп, Ат кузгалагыннан биеге юк; Хәсрәт арасында хәсрәте күп, Гыйшык хәсрәтеннән читене юк.
Керләнми, күлмәгең саласың, Алтын алмам, ятларга каласың.
Пенза өлкәсе Белтнский районы Кутеевка авылында Качекаева Рауза һәм Акъегөтова Наҗияләрдән язып алынды. Язып алучы И. Надиров.
5 Ардак — кадер, хөрмәт.
94
КУЗЫРЛЫКАЙ ЧАНА
Биек тау башындин кем соң килә» Кузырлыкай чаналы, күк атлы;
Гашыйклык хәлләрен сорашсагыз — Җиде тәмуг утыннан куәтле.
Җил тирбәтә нәзкәй каенны, Кемгә сүлим икән кайгымны.
Кузырлыкай чана, әй, кузырлы, Җигүле күк атларның баруы;
Кайсы кибетләрдә сатыла икән Безнең янган йөрәкләр даруы.
Тал тибрәтсәм тала беләгем, Исемә төшсә яна йөрәгем.
Кузырлыкай чана, әй, кузырлы, Үрәчәсе киңме, тармы икән;
Ике матур сөешеп кавышсалар, Шуннан артык бәхет бар микән.
Җил тирбәтә каен бөдрәсен, Утсыз ялкыныңда көйдерәсең.
Кузырлыкай чана, әй, кузырлы, Аның тәртәләре тубылгы;
Өзгән гөлләр кебек аерылыштык, Кавышыр көннәр берәр булырмы?
Тал тирбәлә җилләр искәндә, Өзелә бәгырь искә төшкәндә.
Пенза өлкәсе Соснобор районы Индерка авылында К а з а е в а Зәйтүнәдән язып алучылар: X. Я рми,
X. Гатина.
ДУСКАЙЛАРЫМ
Эчем поша ла микән, Чыгыем тышларга микән;
Эч серемне кемгә сөйлим, дускайларым,
Очкан кошларга микән?
Яңгыр микән, кар микән, Яумаган җир бар микән; Бу җиһанда безнең кебек, дускайларым,
Пар килгәннәр бар микән?
Аллар булырбыз микән, Гөлләр булырбыз микән; Алларда гомерләр булып, дускайларым,
Бергә булырбыз микән?
Ай яктылары микән, Көн яктылары микән;
Актык күрешүләр микән, дускайларым,
Тагы да күрешербез микән?
Пенза өлкәсе Неверкин районы Дөм авылында Бәхтиев Кәримнән язып алынды. Язып алучы: X. Ярми.
95
ӘЙ, КАЗАК КАМЧЫСЫ
Б ә е т
Бәет Россиядә беренче буржуаз-демократик революция чорында авыл крестьяннары арасындагы революцион кузгалышны чагылдыра. 1905 елның көзенә революция дулкыннары элекке Саратов губернасы Кузнецк өязенә дә килеп җитәләр (хәзерге Пенза өлкәсе Городище районы. Биредә Айнбура һәм Урта Әләзән дигән зур-зур авылларда яшәүче татар крестьяннары гасырлар буе җирсезлектән, мохтаҗлыктан интеккәннәр һәм менә, ниһаять, алар, илдәге гомуми хәрәкәт йогынтысында көзге төннәрнец берсендә сүз беркетеп, күршедәге Никонов боярыныц имениесен таркатырга юнәләләр. Ике авылдан йөзләрчә кеше катнаша, арада байтак хатын-кызлар һәм картлар да була. Никонов имениесен бер төн эчендә тар-мар китерәләр. Бояр кача. Аның бай каралты-курасына, зиннәтле йортына «кызыл әтәч» җибәрәләр. Боярныц качуын һәм талануын ишетеп, күрше авылларда яшәүче рус һәм мордва крестьяннары да кузгалалар һәм Никоновның спирт заводын туздырып ташлыйлар. Кабынган ялкын тиз сүнми. Икенче төнне мең ике йөз йортлы Урта Әләзән халкы Попов боярын таркатырга кузгала. Авылда бик сирәк кеше генә хәрәкәткә катнашмыйча кала, чөнки крестьяннар бердәм булалар. Бу эштә гади халыкны яклавы һәм байларга каршы кискен фикерлелеге белән дан тоткан Хафиз мулла Бахтеевның роле зур булган дип сөйлиләр. Хафиз мулла икеләнеп торучы крестьян агайларны: «Ни торасыз катып? Үзегезнекен алырга барасыз бит, тиз булыгыз, бергәнеке бергә ул», — дип котырткан һәм үзе дә, ат җигеп, боярны таркатырга барырга җыенган булган, тик аны мәчет картлары җибәрмәгәннәр (соңыннан, Октябрь революциясе чорында, Хафиз мулла Совет властен яклап, кулакларга, байларга, реакцион муллаларга каршы кискен көрәш җәелдергән һәм аны 1918 елның көзендә кулаклар атып үтерг ннәр)
Шулай итеп, Попов имениесен дә алсу ялкын чорнап ала. Крестьяннар ни туры килсә, шуны төяп авылларына ашыгалар. Бу турыда бәеттә дә шактый тулы әйтелә. Боярга ярдәмгә якын тирәдәге авыллардан сәүдәгәрләр, кулаклар килә. Шуларның берсе, Чаадаев авылы сәүдәгәре Никифор, бояр имениесеннән сыер җитәкләп кайтучы ярлы крестьян хатынын атып үтерә. Ярсыган крестьяннар боярны яклаучыларны куып эңибәрәләр. Ике боярныц талануы турындагы хәбәр тиз арада Саратовка барып җитә һәм аннан баш күтәрүчеләрне «акылга утырту» өчен атлы казаклар белән губернатор килә.
Ике авылны да атлы казаклар басып ала. Якь ндагы Иске Әләзән авылына хәтта пушкалар да куела. Әмма бу авыл ярлылары күршеләренә теләктәшлек йөгеннән төнлә пушкаларның йозакларын урлыйлар һәм пушкалар файдаланылмыйча кала. Айнбура белән УртаӘләзәндә губернатор боерыгы буенча канлы үч алу башлана. Йөзләрчә кешеләрне хәлдән тайдырганчы камчылар белән кыйныйлар, йортларга кереп хатын-кызларны җәберлиләр, крестьяннарның мал-мөлкәтләрен талыйлар. Соңыннан, кыйналган, әмма кылган эшләренә үкенмәгән дистәләрчә крестьяннар кулга алына һәм төрмәгә ябыла. Ләкин палачлар халык рухын сындыра алмыйлар. Ерткыч губернатор үзенең гаскәре белән туздырылган авылдан чыгып китәргә дә өлгерми, халык арасында «Бастовка» бәете җырлана башлый. Картлар сүзенә л араганда, бәетне Урта Әләзәннең ярлы крестьяны җырчы Сөләйман Аширов чыгарган. Бәет тиз арада тирә-юньдәге татар авылларына тарала һәм озак вакытлар халык теленнән төшми.
Бәет беркадәр кыскартылып бирелә.
Э. К асыймов
Бастовкага бармый калган Чукрак булганга Хәлил. Старшина допрос ала. —«Право слово, не ходил». Эй, казак камчысы, Сыртка тия ачысы. Тугай Шабан атын җигә, Хагыны җиләнен кия. Кызлары әйтә: «Әти, кәбәм, Өстәлләрен дә төя!»
Әй, казак камчысы, Сыртка тия ачысы.
96
«Өстәлләрен алмас идем, Гүрничәмнең күрке юк. Бармас идем шул Поповка, Зур улымның бүрке юк».
Әй. казак камчысы, Сыртка тия ачысы.
Әкел6 җиккән бер ләнтин ат, Әмән7, чалгы сатучы.
Чаадаевныкы Микифор — Шатун хатынын атучы.
Әй, казак камчысы,
Сыртка тия ачысы.
Бочкар әйтә хатынына: «Чыгып җикче син атны». Итәк аска тавык тыккан Исәнәй Бочкар хатыны.
Әй, казак камчысы,
Сыртка тия ачысы.
Бүренеке ди Айса
Капчык теккән зобыннан8. «Элке бодаен ташыек, Он ташырбыз соңыннан».
Әй, казак камчысы, Сыртка тия ачысы. Бүре Айсасы фытыр бирә Боярский ашлыктан. Казаклар авылга килгәч, Качып бара ташлыктан.
Әй, казак камчысы, Сыртка тия ачысы. Күрәйнеке ди Йоныс Зур булса да бик дурак. Казаклары бик хәйләкәр, Тез аска суга юрап.
Әй, казак камчысы,
Сыртка тия ачысы.
Авылга казаклар килә Бунтовщиклар хакыннан. Өч верховой казак бара Рәкүж Яхъясы артыннан.
Әй, казак камчысы,
Сыртка тия ачысы. Әләзәннеке бер карт, ди, Дыфнып9 бара җыенга. Бунтовщиклар җәфасыннан Очырадык кыенга.
Әй, казак камчысы, Чәчри каннар тамчысы.
Бәет Пенза өлкәсе Лопатино районы Сэләү авылында Абдулла бабай Нәрбиковтан (1886 елда туган) я ып алынды һәм Урта Ә [әзәндәгә варианты белән чагыштырылганнан соң тексгка кайбер өстәмәләр кертелде. Бәетне язып алучы Э. Касыймов,
6 Кушамат.