ХАЛЫК АРТИСТЫ
СФСРның атказанган, Татарстанның халык артисты Нәҗпп Гайнуллин яшүсмер вакытыннан ук сәхнә турында хыяллана. Туган апасы, аның бу теләген искә алып, Нәҗипне музыка мәктәбенә укырга бирә.
Бер үк вакытта ул Омск шәһәрендә Ибраһим Кумильский җитәкче-легендәге үзешчән драма түгәрәгенә яратып йөри һәм башта кечерәк, ә бераздан җитдирәк рольләр башкара. Бераздан ул Мирхәйдәр Фәйзинең «Галиябану» драмасында Исмәгыйль ролен үтәп зур уңыш казана.
— Зур сәхнә остасы булу өчен, Нәҗип энем, укырга кирәк,— ди Ибраһим Кумильский һәм аңа Казандагы театр сәнгате мәктәбенә барып укырга киңәш бирә. Нәҗип — зур өметләр, канатлы хыяллар белән янган яшь егет— 1933 елның көзендә Омск белән саубуллаша.
Нәҗип Гайнуллинның профессиональ театр сәхнәсендәге иҗат юлы 1936 елла Г. Камал исемендәге Татар дәүләт академия театрында, Таҗи Гыйззәтнең «Чаткылар» драмасында шат күңелле, тынгысыз йөрәкле гармоньчы егет Шәриф роле белән башлана. Шул вакыттан бирле ул менә инде егерме елдан артык өзлексез шушы театрда эшли.
Татар, рус һәм Көнбатыш Европа классик драматургларының әсәрләрендә тамашачыларга төрле характердагы һәм төрле яшьтәге 200 гә якын роль башкарган, тирән фикер йөртә белүче, үз иҗатына зур таләпчәнлек белән караучы Нәҗип Гайнуллин — реаль пландагы киң әтрафлы актер. Ул иҗат иткән образлар тышкы кыяфәтләре белән генә түгел, эчке кичерешләренең үзгәлекләре белән дә бер-берсеннәи нык аерылалар. Аларның һәркайсысы тулы канлы, индивидуаль үзенчәлекле тере кеше булып күз алдына баса. Нәҗип Гайнуллин тирән психологик кичерешләрне сурәтләгән драматик һәм, ниһаять, зур комедия осталыгы таләп ителгән рольләрдә дә үзен яхшы күрсәтә.
Таҗи Гыйззәтнең «Шомлы көннәр» драмасы бара... Менә Мирвәли әтисе Биктимер картның скрипкада уйнавын тәэсирләнеп озак кына тыңлап тора. Ярлы халыкның азатлыгы өчен көрәш юлына баскан профессионал!, революционер Мирвәлигә бу озын, йөрәк өзгеч монлы көй халыкның түзә алмаслык тормышы турында сөйли, аңарда авыр уйлар уята.
— Рәхмәт, әти, өздерәсең генә икән, — ди ул, йомшак тавыш белән әтисенә. Никадәр җылылык һәм никадәр ихтирамлылык аның бу эндәшүендә. Ул әтисен чын күңеленнән ярата. Аңа ярдәм итә алмавы өчен йөрәгеннән сызлана, үзенең акыллы киңәшләре белән әтисенең кайгысын уртаклаша, аның күңелендә киләчәк матур тормыш турында өмет чаткыларын уятырга тели.
Р
45
— Әйе, тормыш авыр,— ди Мирвәли. Салмак табигатьче Гайнул- лии-Мирвәлинең бу сүзләре тормыш авырлыгына буйсынып яшәүче, көрәштән качучы кешенең сүзләре түгел, ул бу тормышның тәртипләренә күңелендә зур нәфрәт саклый, дөньяны революцион юл белән үзгәртеп кору турындагы ялкынлы фикерләр белән яна, әтисенә бу читен, газаплы тормыштан чыгу юллары, Петербург, Баку кебек зур шәһәрләрдә патшага һәм аның тәртипләренә каршы ачыктан-ачык көрәшүчеләрнең барлыгы турында сөйли.
Мирвәлк-Гайнуллиниың старшина малае Мирзахан белән сөйләшүендә ирония, авылның Гайнавал кебек изелгән ярлы кешеләре белән мөгамәләсендә зур җылылык, кайгыртучанлык сизелә. Кызганычка каршы, Мирвәли образы драматург тарафыннан тулысынча ачылып бетмәгән. . Ләкин, шулай булуга карамастан, артист үзен революцион эшкә багышлаган кешенең образын тулы һәм ышандырырлык итеп күрсәтә. Шушы ук спектакльнең декада вариантында Нәҗип Гайнуллин комсыз табигатьле Касыймхан образын башкарды- Касыймхан-Гайнуллин спектакль барышында хамелион кебек төрле кыяфәткә керә. Урыны белән ул бик гади, йомшак, урыны белән кырыс, усал, хәтта мәкерле. Яки менә Нәкый Исәнбәтнең бу образларга капма-каршы характерда булган «Хуҗа Насретдин» комедиясендәге юлбасар Җиһангирын алыгыз.
...Тирә-якларга куркынычлы кисәтү белән, ханның тиздән чыгуын ■белдереп, марш яңгырый. Баш вәзирнең: «Боерыгыз, тәкъсир», — диюе белән сәхнәдәгеләрнең барысының да башлары иелә һәм түр ишектән Җнһангир-Гайнуллинның мәһабәт гәүдәсе күренә. Аның йөзе караңгы. Л1енә ул берничә секунд очлы күзләре белән сүзсез генә карап торганнан соң, салмак кына адым белән, аксаклый-аксаклый, вәзирләренә таба юнәлә... Вәзирләрнең куркаклыгын күрү аның ачуын тагын да кабарта: кәефсез хан аларның барысын да куып чыгара...
Күренештән күренешкә, пәрдәдән пәрдәгә Гайнуллин Җиһангирның эчке дөньясын зур осталык, үзенә генә хас үзенчәлекле алымнар белән ача башлый... Гайиуллинның ил талап йөреп мал җыючы, тупас табигатьле, кансыз Җиһангиры бер хәлдән икенче хәлгә бик тиз күчә. Әле ул шаркылдап көлә, әле читлектәге арслан кебек үкерә, әле, Хуҗа Насретдинның акыллы, тапкыр сүзләренә җавап бирә алмыйча, аптырап кала. Вакыйгаларның барышында аның тавышы әле күтәрелә, әле төшә, әле ярым пышылдау хәленә күчә.
Гайнүллин-Җиһангир хәрәкәтләргә бик саран- Артист тарафыннан оста табылган һәр хәрәкәт, үзенчәлекле интонация образның йөзен, кан- сызлыгын, кыргыйлыгын һәм тупаслыгын тулыландыра гына.
Бер-бер артлы иҗат ителгән: татарның классик драматургы Галиәс- гар Камал, күренекле галим Каюм Насыйри һәм, ниһаять, пролетариатның даһи юлбашчысы Владимир Ильич Ленин образлары Нәҗип Гайнул- линның сәхнә осталыгын тагын да баеталар, аның иҗади сәләтенең яңа- дан-яңа гүзәл якларын ачалар.
Татар язучысы Гадел Кутуй «Кызыл Татарстан» газетасының битләрендә «Тукай» спектакленә карата язган рецензиясендә, Галиәсгәр Камал образында күренгән Гайнуллин турында, «...яшь артист Гайнуллин иптәш Галиәсгар Камал образын гәүдәләндерүдә гаять зур осталык күрсәтте. Уйга калып, түбән карап, салмак йөрүе белән дә. сүзләрен тыныч табигать белән мыек астыннан гына әйтүе белән дә ул Галиәсгар Камалны бик нык хәтерләтә һәм тамашачыларда җылы тойгы уята...» дип яз^.
Мөхәммәт Гали һәм Хөсәен Уразиковның «Каюм Насыйри» әсәрендә Нәҗип Гайнуллиига баш рольне — энциклопедист галим Каюм Насыйри ролен башкаруны тапшыралар. Роль өстендә эшләргә тотыныр алдыннан Гайнуллин Каюм Насыйриның әсәрләрен, шул чорны чагылдырган тарихи китапларны укый, галимнең тормышы һәм иҗади эшчәнлеге турындагы хезмәтләрне өйрәнә. Шул ук вакытта ул зур түземлелек белән
46
аның тышкы портретын тулы һәм ышандырырлык итеп иҗат итәргә тырыша. Үзенең бу образ өстендәге эш процессы турында Нәҗип Гайнуллин менә нәрсә сөйли: «...Каюм Насыйриның яңалыкларына, аның фәнни ачышларына ачулары килгән дини фанатиклар галимне «Сукыр Каюм> дип атап йөрткәннәр. Чөнки аныц бер күзе зәгыйфь булган. Образның бу ягына бик үк җитди әһәмият бирмәсәм дә, ләкин бөтенләй үк аны игътибарсыз калдыра алмадым. Гадәттә бер күзле кешеләр тирә-яктагы- ларга йөрәкләренә үтеп керерлек итеп төбәп карыйлар. Бу сау кешеләр ике күз белән күрә алганны бер күз белән күрүгә омтылудан килә кебек. Минем бер генә күз белән карарга омтылуым йөземә ирония катыш шаян хәйләкәрлек чаткыларын бирде, һәм мин образым өчен табылган бу үзенчәлекне сакларга булдым».
Чыннан да, артист эш сөючән, олы җанлы, үткен сүзле, матур идеяләр белән янып йөрүче, шуграк табигатьле Каюм Насыйрииың эчке дөньясын эмоциональ нечкәлекләре белән гәүдәләндерә. Тәнкыйтьче Гази Кашшаф «Совет әдәбияты» журналында Н. Гайнуллинның бу эше турында болай дип яза: «...Сөйкемле галимнең күркәм сыйфатларын тулы- сынча чагылдыра торган талантлы артист Каюм-Гайнуллии фаш итүче буларак көчле күренә, Каюм—спектакльдә иң сөеп карала торган образ; ул һәркемнең йөрәгендә кала, һәркем аңа мәхәббәт белән карый».
Сәхнәдә Владимир Ильич Ленин образын иҗат итү Нәҗип Гайнул- линны бик күптәннән инде кызыксындыра һәм ул бу образ өстендә 1938 елда ук эшли башлый. 1946 елны театр Н. Погодинның «Мылтыклы кеше» пьесасын куярга алыну беләи, ул театр җитәкчелегенә үзенең Ленин образы өстендә эшләргә теләге барлыгын белдерә, һәм менә, ниһаять, кешелек дөньясының иң бөек даһие В. И. Ленин роле аның кулында. Гайнуллин бу образны үз юлы белән, үзенчә хәзерли. Ул В. И. Ленин образы өстендә эшләгән башка бик күп һәм бик зур артистларның традицион хәрәкәтләрен кабатлаудан баш тарта. Шулай ук Ленинның сөйләмендә бирелгән үзенчәлекләрне дә («Р» авазына басым ясап сөйләүне) кабатламый. Бөек юлбашчының эчке дөньясын, тирән фикерләрен, ялкынлы энергиясен тамашачыларга җиткерү турында күбрәк уйлый ул. Образ өчен кирәк булган парик һәм сакал-мыекны хәзерләүдә Н. Гайнуллин театрның парикмахерына зур ярдәм итә. Алар бергә парик-сакаллар- ның чертежын сызалар, бергәләп аңа төзәтмәләр, үзгәрешләр кертәләр, йокысыз үткән төннәр, зур хезмәт нәтиҗәсез калмый.
Артист бөек юлбашчыга хас булган төп характерлы якларны: аныц илне үзгәртеп коруга юнәлдерелгән зур планнарын, аныц тормышны, кешеләрне искиткеч соклану белән сөюен, сыйнфый дошманга көчле нәфрәтен һәм коммунизм турындагы бөек хыялларын сәхнәдән тамашачыларга җиткерү турында көне-төне уйлана һәм нәтиҗәдә тамашачы аны яратып кабул итә.
А. Н. Островскийның «Гаепсездән гаеплеләр» драмасында Н. Гайнуллин бозык буржуаз җәмгыять шартларында эчкечелеккә бирелгән бәхетсез актерның фаҗигалы тормышын зур осталык беләи башкара. Гайнуллин-Шмага сәхнәдә генә түгел, тормышта та актер.
— Актер халкы — горур халык, — ди ул Кручининага, үзенең дусты Незнамовны яклап. Ләкин аның һәр хәрәкәте, сүзе, хәтта ачуы да тирә- яктагыларда көлке генә тудыра. Шул ук вакытта Гайнуллинның бу Шмагасы Дудукин кебек ялганчы меценатларга, Коринкина һәм Мило- •взоров кебек вак җанлы, сәләтләре чамалы артистларга нәфрәтләнеп тирән фикерле сүзләр ташлый.
Гайнуллинның Шмагасы тамашачыларда көлке түгел, бәлки үзенә карата кызгану һәм теләктәшлек уята. Менә Ы. Гайнуллин шушы ук Островскийның «Яшенле яңгыр» драмасында комсыз, тупас холыклы кара сәүдәгәр — Дикой ролендә. Куе кашлары астыннан мәкерле ачу беләи ялтыраган күзле, көрәк сакаллы, җирдә имәндәй нык басып тор-
ган бу бәндәнең үз семьясы эчендәгеләрне генә түгел, бөтен шәһәр халкын тезләндереп тора алуына ышанасың. Дикойның бөтен тормышы ти- рә-яктагыларны каргау, кимсетү һәм алдауга корылган. Бары Кабаниха белән генә ул үзен йомшаграк тота. Ә калган кешеләр өчен ул — яшен белән бер. Гайнуллинның бу образы иске тормышка, аның Дикой, Кабаниха кебек бәндәләренә карата нәфрәт һәм чиркану уята.
Н. Гайнуллин—тулы мәгънәсе белән реалист актер. Уйнаган образларының тормышын ул бик яхшы белә. Ул иҗат иткән образларга ышанасың. Актер-художник буларак, ул образларының күп кырлы чагылышына омтыла. Тормыш дөреслеге Гайнуллин уенында сәхнә дөреслеге белән бергә тоташа. Ул һәр образ өчен кирәкле булган төп нәрсәне тотып ала, образны тулыландыручы детальләрне сайлый белә.
Нәҗип Гайнуллин бер үк вакытта режиссерлык һәм педагоглык эше белән дә шөгыльләнә. Ул Ленин орденлы Галиәсгар Камал исемендәге Татар дәүләт академия театры сәхнәсендә А. Н. Островскийның «Яктырта гына, җылытмый», Гамир Насрыйиың «Кушамат» әсәрләрен куя, режиссер буларак Риза Ишморатның «Якты юл», В. Собконың «Икенче фронт артында», А. Н. Островскийның «Гаепсездән гаеплеләр» әсәрләрен сәхнәләштерүгә катнаша. Ул Галиәсгар Камал исемендәге Татар дәүләт академия театры каршысында төзелгән студиянең художество җитәкчесе һәм актерлык осталыгы буенча педагогы булып эшли. Шул ук вакытта ул кинофильмнарны татарчалаштыруда актив иҗади эш алып бара. Аның катнашында кырыктан артык фильм татарчалаштырылды.
Татар совет театр сәнгатен үстерү өлкәсендәге зур хезмәтләре өчен Нәҗип Гайиуллинга 1945 елда Татарстанның атказанган, 1950 елда Татарстанның халык артисты, ә Мәскәүдә үткәрелгән татар әдәбияты һәм сәнгате декадасы уңае белән, 1957 елны РСФСРның атказанган артисты дигән мактаулы исемнәр бирелде, «1941 —1945 еллардагы Бөек Ватан сугышы чорында күрсәткән хезмәт батырлыгы өчен» медале белән бүләкләнде.
Талантлы артист җәмәгать эшләрендә дә актив катнаша. Ул күп еллар театрның комсомол, партия оешмалары секретаре, местком председателе булып эшләде. Берничә ел инде ул Бөтен Россия Театр Җәмгыятенең Татарстан бүлеге председателе вазифасын үти. Хәзер ул театрның директоры. Быел башкалабызның хезмәт ияләре Н. Гайнуллинны, Казанның 389 сайлау участогы буенча, шәһәр Советына депутат итеп сайладылар.
48