Логотип Казан Утлары
Хикәя

КАНДИДАТ


өш вакытларында фермага бер малай килде. Ул сыер савучы хатын-кызлар янында туктап тормады, йөгерә-сикерә абзарның аргы башына үтте дә, шунда мичкәдән су бушатып азапланган Кәшбетдингә мөрәҗәгать итеп:
— Кәшби абый, менә сиңа... Хәлиуллин абый бирергә кушты, — дип, аңа бер кәгазь кисәге сузды.
Кәшбетдин бияләен салып билбавына кыстырды. Тирләгән кулларын сөртеп, малай сузган кәгазьне алды да тәрәзә каршысына килде. «Бүген кич сәгать 7 дә клубта очрашу җыелышы үткәреләчәк, сезгә бу җыелышка әзерләнеп килергә кирәк булачак», — партоешма секретаре җибәргән кәгазьдән Кәшбетдин әнә шуларны укып чыкты. Аннары кәгазьне гимнастерка кесәсенә салып куйды да, малайның аркасыннан кагып:
— Ярар, үскәнем, әзерләнермен. Хәлиуллин абыеңа шулай дип әйтерсең,— диде. Үз-үзенә нык ышанып әйтте, чөнки әле ул чакта ничек очрашу турында бөтенләй уйламады. Әмма мичкәдәге суны бушатып бетергәч, күңеленең борчыла башлавын сизде. Чыннан да, ничек әзерләнергә,, нәрсә сөйләргә соң? Бу сорауларга секретарь җибәргән кәгазьдә җавап бардыр төсле тоелды. Шуңа күрә ул яңадан тәрәзә каршысына килде. Юк, секретарь бу турыда бер сүз дә язмаган иде. Кәшбетдин аптырап як-ягына карап алды. Абзардагы барлык хатын-кызларның үзенә таба карап торуларын күргәч, йөзенең, колак яфракларының кызаруын сизеп, бүреген басыбрак киде дә яңадан аты янына китте.
— Кәшби абый, нәрсә бар? Ни язган? — дип сорады кызлар арасыннан берсе.
Кәшбетдин атын мичкәле чанадан туарып үрәчәле чанага җиккәнче бер сүз дә эндәшмәде. Бәлки шулай бер сүз әйтмәгән килеш, чанасына тирес төяп, басуга да киткән булыр иде, хатын-кызларның һаман да булса үз эшләре белән шөгыльләнергә уйламауларын, бергә җыелып, нәрсә турындадыр үзара чыш-пыш сөйләшүләрен күреп алды да, яннарына килеп, юрамалый тавышын күтәреп:
— Нишләп дөньягызны оныттыгыз, әллә эш беткәнме? — дип сорады. Бераздан иң кырыйда торган Зифа исемле кызны сыерлары янына алып килде.
— Бу нәрсә? Әллә сыерларның аякларын өшетергә телисеңме? — диде, бер сыерның боз каткан тоягын күрсәтеп.
Кәшбетдин фермада күптән эшли иде инде. Аның үз иптәшләре белән бер чакта да болай тавыш күтәреп сөйләшкәне булмады. Шуңа күрә аның бу сүзләре кызларга бик тиз тәэсир итте, алар тавыш-тынсыз гына үз урыннарына таралдылар.
Кәшбетдин башта сыерларның тоякларына каткан бозны ватып йөрде. Аннан соң тәрәзә астындагы, түшәмдәге тишекләргә салам, чүпрәк
Т
42
кыстырды. Ниһаять, чанасына тирес төяп, атын кузгатыр өчен дилбегәсен күтәргәч:
— Кызлар, бүген клубта очрашу җыелышы була. Килергә онытмагыз, — дип кычкырды.
*
Фермада башка эшләр күп булганлыктан, соңгы көннәрдә басудан саламны Рафак кына ташыды. Егет беренче көннәрдә бу эшкә бик шатланып йөрсә дә, кичә басудан борынын салындырып кайтты.
— һич төяр әмәл юк: сала торасың, җил очыра бара,—дип зарланды ул.
Егетнең тырышлыгын, юк-барга зарланып йөрергә яратмавын белгәнгә күрә, Кәшбетдин аңа каты орынмады. Яшьләрнең тәҗрибәсезлеге, күп чакта гади генә нәрсә алдында да аптырап калулары турында уйлап:
— Яхшы, иртәгә үзем барырмын. Ә син мондагы эшләрне карарсың, — диде. Шундук күңеленә бер шик килде дә: — Ничек, көрәк алыргамы, юкмы? — дип сорады.
Рафак эндәшмәде...
Кәшбетдиннең эскертне җил ягыннан башлаганнар дип шикләнүе дөрес булып чыкты. Ул, саламга баргач, ике-өч сәгать кар көрәп азапланды. Шуңа күрә бүген төшке ашка гадәттәгедәй соңгарып кайтты.
— Кандидат булгач та кылануың җитте, ашарга да онытасың,—дип каршылады аны Мосаллия апа. Әмма кандидат хатыны булу аның үзе өчен дә дәрәҗә иде ахры, ачулы булып күренергә теләп тә, барыбер усал була алмады, тигез ак тешләрен күрсәтеп, бик матур итеп елмаеп куйды.
— Юкны сөйлисең, анасы. Әнә бүген очрашу җыелышы була. Анда сөйләргә кирәк. Тик менә нәрсә сөйләргә, һич тә башыма сыйдыра алмыйм, — диде Кәшбетдин өстәл янына утырып.
— Ай-һаем, нишләп сөйләр нәрсә булмасын!—дип кычкырып җибәрде Мосаллия.— Сөйләрлегең бар. Ятим үскәнсең- Бәләкәйдән үк колхозда эшләгәнсең. Сугышта булгансың, медальләр дә алгансың. Сугыш беткәч тә, унике ел инде көтү көттең бит. Кем соң әле колхозда синең кебек тырышып эшли? Тырышмагач 970 хезмәт көне эшләп буламыни? Җүләр- кәем, күпме икмәк, күпме акча алдык. Әиә бура бураттык, өй җиткерәбез...
— Җитте, анасы, җитте. Ялгышканбыз, сине генә кандидат итәсе калган икән. Менә ул чакта сөйләр идең, — дип бүлдерде аны Кәшбетдин.
— Әллә, булдыра алмас дисеңме! Хәзер кандидат булуы авыр түгел. Тырышып эшләрмен дә мине дә сайларлар, — диде Мосаллия ханым.
— Шулай булсын, — дип килеште Кәшбетдин. Ә аннары үзалдына елмаеп куйды да: —Я, хәзергә син кандидат түгел әле, шулай булгач, ашарга китер, — дип өстәде.
Мосаллия ханым өстәл әзерләде. Монда сөйләшеп торып, кандидат булып булмас дип уйлады ахры, ашыгып эшкә чыгып китте.
Кәшбетдингә очрашу җыелышында сөйләү өчен хатыны тәкъдим иткән план бик кулай тоелды. Шуңа күрә беренче класста укый торган улы Ахунҗаннан бер бит кәгазь сорап алды да аиың урта бер җиренә: «Иптәшләр, сез үзегез дә яхшы беләсез инде, мин 1925 елда шушы авылда туганмын», — дип язып куйды. Ә аннан соң, ни өчендер, күршеләре Фәйзи картны исенә төшерде.
Фәйзетдин карт гомер-гомергә Аю авылында көтүче булды. Бик шаян һәм сүзчән кеше иде ул. Кәшбетдиннең әле хәзер дә хәтерендә, шушы карт караңгы төшкәндә генә өйләренә кайтып керер иде дә, баскычларына утырып:

— Ну, карчык, бүген сыйладылар. Менә рәхмәт төшкерләре, иртән коймак пешергәннәр иде, кичкә тагын тавык шулпасы әзерләгәннәр бит. Шулкадәр ашадым, күрәсеңме, җилкәләрем күтәрелеп калды,—дип шаяртып мактанып утырыр иде.
Кәшбетдиинең әтисе герман сугышыннан гарипләнеп кайткан. Колхозда рәтле-башлы эшли алмагач, аның балалары яхшы кием, тәмле аш ашап үсмәделәр. Шуңа күрә Кәшбетдин беркатланып көтүче картның бу сөйләгәннәрен бик чынга алып һәрвакыт авызын ачып тыңлый, кайчан мин дә үсеп җитәрмен, көтүче булырмын дип уйлый торган иде.
Кызыклы вакыйга иде бу, әлбәттә. Ләкин Кәшбетдин аны кәгазьгә язып куя алмады. Чөнки очрашу җыелышына көтүчеләр генә килмиләр, аны барыбер аңламаслар, дип уйлады.
Аннан соң күп еллар үтте, ил төзекләигәннән-төзекләнә барды. Безнең Кәшбетдин дә үсә, үзгәрә барды. Кәшбетдин армиядән кайткан көннәрен хәтерләде. Авыр чак иде. Ашау ягы кысан, уңыш булмый, басуларны үлән баскан, терлекләргә каравы кызганыч, коры сөяккә калганнар иде. Кайбер йортларның тәрәзәләренә аркылы такталар кадакланган, кешеләр авылны ташлыйлар, шәһәрләргә, заводларга китәләр иде. Менә шул чакта Кәшбетдин дә, авылдашлары Фәрхетдин белән Шамилгә ияреп, Себергә, Кемерово күмер шахталарына барып чыкты. Дөрес, ул мондагы тормыштан зарланмады. Тирләп эшләде, эшләгәненә күрә акчасын да алды. Кыскасы, әйбәт кенә яшәде. Ләкин аның күңеле барыбер китек булды. Ул, әллә яшьтән үк инде авыл табигате кочагында үскәнгә, үзенең авылын, аның урманнарын, аның көтүлекләрен сагынды. Шуңа күрә ул шахтада бер генә ел эшли алды. Яңадан авылына кайтты, яңадан көтүче булды.
Үзең турында сөйлисең икән, бу да игътибарсыз калдырырлык вакыйга түгел, әлбәттә. Ләкин Кәшбетдин моны да кәгазьгә язып куя алмады. Чөнки очрашу җыелышына кайчандыр туган авылын ташлап китеп тә, соңыннан шул ук авылга әйләнеп кайткан кешеләр генә килмиләр. Алар барыбер моны аңламаслар.
Кәшбетдин шахтадан 1948 елда кайтты. Ул кайткач колхозда, бигрәк тә терлекчелектә, бик күп үзгәрешләр булды. Элек кайбер чакта сыерларны, егылмасыннар өчен, бау белән күтәртеп куя торганнар иде. Хәзер алар икешәр мең литр сөт бирәләр. Сарыклар, җил-яңгыр булдымы, тиреләрендә йон калмаганлыктан, кая сыеныр урын тапмыйча, бөрешеп йөри торганнар иде. Хәзер алардан 3 әр килограмм йон кыркып алына. Элек тавыклары да йомырканы бик аз сала торганнар иде. Хәзер алар да юмартланып киттеләр, елга 70—80 йомырка салалар. Әллә шулар турында сөйләргәме соң? Бу үзгәрешләрдә Кәшбетдиинең дә өлеше бар бит. Ләкин болар аның ялгыз хезмәте белән генә булмадылар. Үзгәрешләр колхоздагы барлык кешеләрнең тырышлыклары белән генә мөмкин булды. Димәк, бу турыда да кәгазьгә язып булмый.
Әйе, йөзләрнең, меңнәрнең омтылышларын бергә кушканда гына алга барырга мөмкин. Кәшбетдин эшли торган «Рассвет» колхозы да әнә шул йөзләрнең, меңнәрнең омтылышлары, хезмәтләре бәрабәренә үсте һәм ныгыды. Яңа җидееллыкта ул тагын да алга атлаячак. Ул да илебездә продуктлар муллыгы булсын өчен үзеннән лаеклы өлеш кертәчәк. Бәлки бу җыелышта әнә шул үсешне ничек тәэмин итү турында сөйләшергә кирәк булыр? Чыннан да, әнә Кәшбетдинне халык район Советына депутатлыкка кандидат итеп күрсәтте. Ул җидееллык планны тормышка ашыру, билгеләнгәннән элек үтәү өчен үзеннән нинди өлеш кертә алыр?..
— Эх, анасы, синең план белән доклад чыкмады, — дип куйды Кәшбетдин Һәм шундук алдында яткан кәгазьдәге сүзләрне сызып ташлады да «Минем йөкләмәләр һәм кайбер тәкъдимнәр» дип язып куйды...