Логотип Казан Утлары
Публицистика

ИҖАДИ ХЕЗМӘТ, ЯМЬЛЕ ТОРМЫШ, САФ ӘХЛАК ӨЧЕН!

КАМИЛ ФACHEB
Татарстан АССР Верховный Советы
Президиумы председателе

оммунизм!
Бу сүз һәрбер совет кешесенең күңелендә һәм телен-дә. Хәзер инде ул ерактагы хыял түгел, ул — безнең якын киләчәгебез, иртәгесен атачак якты таңыбыз. Коммунизм безнең көнкүрешебезгә көннән-көн күбрәк, тирәнрәк, ныграк үтеп керә, үзенең көчле тамырларын җәя. Коммунизм — ул безнең хезмәтебезнең, көрәшебезнең мөкатдәс максаты, уй-хисләребезнең иң гүзәле, иң изгесе.
Без совет кешеләрен азатлыкка алып чыккан, социалистик тормыш бәхетенә ирештергән данлыклы Ком-мунистлар партиясенең XXI съезды булып узды. Мәңгегә хәтердә калачак бу тарихи съезд алда торгаи җи деел л ы кт а илебезнең хуҗа л ы к һәм культура үсеше перспективаларын карады һәм раслады. Партиябез Үзәк Комитетының беренче секретаре Никита Сергеевич Хрущев док-ладында, съездда чыгыш ясаган ора-торлар сүзләрендә, съезд карарла-рында барлык совет халкының уртак теләге чагылды, бердәм горур тавышы яңгырады. Съезд кабул иткән программа — илебездә коммунизм җәмгыятенең материаль-техпик нигезләрен кору программасы — без-нең һәрберебезне шатландыра, дул-кынландыра, дәртләндерә. Анда һәр-кем үзенең якын киләчәктәге тагы да матуррак, баерак, бәхетлерәк тор-мышын күрә.
Коммунистлар партиясе җитәк-челегендә совет халкы экономик һәм иҗтимагый-политик тормышның барлык тармакларында шундый зур үзгәрешләр ясады һәм шундый юга-рылыкка күтәрелде ки, бу аңа ком-мунистик җәмгыятьне киң колач белән төзү эшенә керешергә мөмкинлек бирә.
Гаять бөек һәм җаваплы бурыч бу. Аны тормышка ашыру бик күп көч куюны, кыенлыкларны җиңүне таләп итә. Ләкин бу бурычның уңышлы үтәләчәгенә аз гына да шик булуы мөмкинме соң? һич юк. Коммунистлар партиясе тарафыннан куелган бер генә программаның да үтәлми калганы юк һәм булмас та- Чөнки ул программалар һәм планнар җәмгыять үсеше законнарыннан, халык ихтыяҗларыннан чыгып эшләнәләр, илебезнең тарихи каза- н ы ш л арына, ха л ы ки ы ң бетм әс-тө- кәнмәс көченә, фидакарь хезмәтенә таяналар.
Коммунизм — материаль муллык һәм рухи гүзәллек җәмгыяте. Ул ке-шеләрнең ихтыяҗларын тулысынча канәгатьләндерү дигән сүз. һәм без тиздән моңа ирешербез, коммунистик җәмгыятьнең материаль-техник ба-засын төзербез. Ләкин коммунизм төзү программасының гаять зур әһәмиятле икенче ягы бар әле. Илдә материаль һәм культура байлыклары муллыгы булдыру белән бергә, кешеләрнең шушы байлыклардан дөрес файдалана белүләре, коммунистик җәмгыятькә тулысынча лаеклы булулары кирәк.
Коммунизм — иң гадел һәм иң камил җәмгыять. Ул кешенең иң яхшы әхлаклы булуын күздә тота. Коммунизмга күчү өчен, аны уңышлы төзү өчен без кешеләрнең ком-
К
6*
83
мунистик әхлагын үстерергә тиешбез. Совет кешесе коммунизмга чын күңелдән бирелгән, коммунизм дош-маннарына карата килешмәүчән булсын, җәмгыять каршында үз бу-рычларын яхшы аңласын, халык бәхете өчен хезмәттә актив катнашсын, безнең җәмгыятьтә урнашкан тәртипләрне һәм кагыйдәләрне бозмасын, ихтирам итсен, һәрвакыт, һәркайда намуслы булсын, дөрес- ? лекне алга сөрсен, кешеләр белән дуслыкта, тугандашлыкта һәм яр-дәмләшеп яшәсен.
Совет кешеләренең иң зур күп-челеге чын күңеле, акылы, йөрәге белән коммунистик тормышны кабул итә, коммунистик җәмгыятьнең әхлак кагыйдәләрен үзләштерә, яклый, тормышында һәм хезмәтендә үти. Ләкин барлык совет кешеләре дә шундыймы соң? Аларның барысы да коммунизм таңын якынайту өчен тиешле киеренкелек белән эшлиләр һәм коммунистик әхлак рухында тәрбияләнгәннәр дип әйтеп буламы? Юк, әйтеп булмый шул әле. Беркем өчен дә сер түгел, комму- низм турында сөйләп тә, аны төзүдә > актив хезмәт күрсәтмәүче һәм җил- '■ кәсендә иске җәмгыять калдыклары тулган авыр капчык йөртүче кешеләр бар. Бу кешеләрне шул искелек капчыгыннан азат итү, аларда сакланган тискәре, ямьсез гадәтләрне бетерү, аларга коммунистик аң бирү, чын кешелек әхлагы тәрбияләү—безнең мөһим һәм җаваплы бурычыбыз.
һәрбер совет кешес’е илебезнең куәтен, байлыгын, данын тагы да үстерү өчен актив көрәшергә, тырыш, аңлы, фидакарь хезмәт итәргә, үзен һәрвакыт намуслы, бары тик яхшы яктан гына күрсәтергә тиеш. Социалистик культурага, аң-белемгә ия булмаган, җәмгыять интереслары белән хисаплашмыйча, бозыклыкларга юл куючы, хезмәт сөймәүче кеше коммунизм җәмгыятен актив төзүче була алмый, Ватанының, хал- ^кының Һәм шул исәптән үзенең дә бәхете өчен барлык сәләтен, көчен аямастан көрәшә алмый. Без исә үз арабызда мондый кешеләрнең булуын теләмибез. Бөтен халык коммунизм идеяләре белән рухланып яшәгәндә һәм дәртләнеп эшләгәндә, бердәм, тигез һәм көчле адымнар белән коммунизмга барганда, элкен- с’елкен арттан сөйрәлеп килүчеләр., ялкаулар, эшлексезләр, безнең идео,- логиябезгә, әхлагыбызга, тормышыбызга ят эшләр белән мәшгуль кешеләр безнең ихтирамга ия була алмыйлар.
Н. С. Хрущев докладында, XXI съезд карарларында совет кешеләренә коммунистик тәрбия бирү мәсьәләсе гаять зур урын били, чөнки халык хуҗалыгын үстерү белән параллель рәвештә кешеләрнең культура дәрәҗәсен, аң-белемен, мораль сыйфатларын күтәрү бурычы да хәл ителергә тиеш. «Коммунизмга күчү өчен, — диелә Н. С. Хрущев док-ладында, — материаль-техник базаның нык үскән булуы гына түгел, бәлки җәмгыятьтәге барлык гражданнарның югары дәрәҗәдә аңлы булулары да кирәк. Миллионнарча массаның аңлылыгы никадәр югары булса, коммунистик төзелеш планнары шулкадәр уңышлы үтә-лер. Менә шуңа күрә дә хезмәт ия.- ләреи, бигрәк тә үсеп килүче яшь буынны коммунистик тәрбияләү мәсьәләләре хәзер аеруча зур әһә-миятле булып әверелә.
Партиябезнең һәм дәүләтебезнең бөтен идеология эше совет кешеләрендә яңа сыйфатлар үстерергә, аларны коллективизм һәм хезмәт сөю, социалистик интернационализм һәм патриотизм һәм яңа җәмгыять мораленең югары принциплары рухында, марксизм-ленинизм рухында тәрбияләргә тиеш».
Совет җәмәгатьчелеге һәрбер кешене фидакарь хезмәткә, культуралы, яхшы холыклы, саф, гүзәл әхлаклы, тәртипле булырга чакыра. Үзеңдә шундый сыйфатларны булдырмый торып, хезмәттә дә уңышлар казанырга мөмкин түгел.
Партиянең XXI съездына хәзерлек чорында күп кенә заводларда, фаб-рикаларда, төзелешләрдә, колхозларда, совхозларда коммунистик хезмәт бригадасы исемен алу өчен көрәш җәелде. Коммунистик хезмәт бригадаларында эшләүчеләр нинди йөкләмәләр алалар? Производство планын үтәү, хезмәтне сөю,
-84
хезмәт дисциплинасын бозмау белән беррәттән, алар аракы эчмәскә, хулиганлык кылмаска, тәртипсез-ләнмәскә, сүгенмәскә, намуслы бу-лырга, алдашмаска, семьяда һәм җәмгыятьтә үзеңне үрнәк итеп тотарга, укырга, белем күтәрергә, культураны үзләштерергә, ата-ана- ларга, олы яшьтәге кешеләргә хөрмәт күрсәтергә, балаларны яратырга, ихтирам итәргә, хатын-кызлар белән дөрес мөгамәләдә булырга сүз бирәләр.
Гаҗәп матур йөкләмәләр! Димәк, совет кешеләре производствода актив эшләү белән бергә, әхлак мәсьәләсен, үз-үзеңне тоту мәсьәләсен дә бөтен кискенлеге белән куялар. Һәм моның башкача булуы да мөмкин түгел, чөнки производствода яхшы эшләү белән семьяда, җәмгыятьтә үзеңне начар тоту һич яраша алмый.
Б‘ез совет кешесенең һәрьяклап күркәм булуын телибез, һәрбер совет кешесе үз өстенә әнә шундый йөкләмәләрне алса һәм намус белән үтәсә, нинди күңелле булыр иде, тормышыбыз тагы никадәр матурланыр иде! Ә бит моңа ирешергә мөмкин. Моның өчен һәрбер кешенең тырышлыгы, үз-үзен һәм башкаларны контроль астында тотуы, ныклы ихтыярлы булуы кирәк, социалистик тәртипләрне бозучы әхлаксыз элементларга каршы рәхимсез көрәш алып бару кирәк.
Безнең илдә социализм төзү про-цессында кешеләр бик нык үзгәрделәр, саф әхлаклы яңа кешеләр үстеләр һәм чыныктылар. Олы яшьтәге кешеләрнең гаять зур күпчелеге иске гореф-гадәтләрдән арынды, социалистик җәмгыять кагыйдәләрен үзләштерде. Кешеләр арасында дуслык, туганлык, хезмәттәшлек урнашты.
Буржуаз җәмгыять кешенең әхлагын тупас рәвештә боза, зәгыйфьли, ..бер кешене икенче кешегә бүре -ясый, кешеләрдә индивидуализм, шәхси комсызлык, үзара дошманлык һәм көнләшү рухын тудыра. -Капиталистик строй кешене- үз эчелә йомылган хәлгә, ялгызлык хәленә .куя, аның башкаларга ышанычын бетерә. - - •
Безнең илебездә урнашкан ком-мунистик әхлак кешенең дәрәҗәсен гаять зур югарылыкка күтәрә, аңарда коллективизм, бер-береңә ышану, ярдәм итү, шәхси бәхеттән бигрәк җәмгыять бәхете, бөтен халык бәхете турында кайгырту хисен үстерә. Совет кешеләре үз хисләрен һәм ихтыярларын бөек идеалга — җәмгыятькә мөмкин кадәр күбрәк файдалы булырга, җәмгыять өчен яңадан-яңа материаль һәм культура байлыклары тудырырга дигән идеалга буйсындыралар. Совет строе, коммунистик төзелешнең бөек бу-рычлары совет кешесендә шундый гүзәл мораль сыйфатларын ача ки, мондый сыйфатларның изү-изелүгә корылган иҗтимагый строй шартларында булганы да юк һәм булуы да мөмкин түгел.
Совет кеш’есе! Нинди олы һәм горур исем! Совет кешесе ул — дөньяда беренче булып социалистик һәм коммунистик җәмгыять төзүче, гаять зур һәм авыр кыенлыкларны җиңеп чыгып, илебезнең халык хуҗалыгын һәм культурасын чәчәк аттыручы; бөтен дөньяда тынычлык, социализм һәм демократия өчен көрәшнең башында баручы; Җирнең беренче иярченнәрен тудыручы, хаклы рәвештә «Коммунизм йолдызы» дип аталган космик ракетаны Кояш тирәсендә әйләндерүче. Бөтен дөнья совет кешесенә сокланып карый, чөнки ул дөньяда яхшылыкны, гү-зәллекне, гаделлекне гәүдәләндерә- Шулай булгач, совет кешесенең дә-рәҗәсен кимсетү, аның исеменә, данына кара тап төшерү, мораль йөзен бозып күрсәтү фактлары белән без килешә алабызмы? Юк, килешә алмыйбыз.
Кызганычка каршы, безнең арабызда әшәке сыйфатлардан арынып бетмәгән, бозык, әхлаксыз элементлар бар әле. Тәртип бозучы, хулиганлык кылучы, эчеп-исереп йөрүче, урлашучы, спекуляция белән шөгыльләнүче кешеләр безнең тормышыбызны ямьсезлиләр, аңлапмы яки аңламыйчамы — барыбер, совет җәмгыяте үсешенә аяк чалалар, .коммунистик төзелешкә комачаулык итәләр. Аларны тәрбияләү, төзәтү, тәртипкә, • җәмгыять законнарын,
85
халык иминлеген ихтирам итәргә ча-кыру, кирәкле очракта каты җәзага тарту — безнең бурычыбыз әнә шуннан гыйбарәт. Совет строеның тагы да ямьлерәк чәчәк атуы өчен, коммунизм тантанасы өчен көрәш — совет кешесенең бөтен яктан матур булуы өчен дә көрәш ул.
Без совет кешесенең эшчән булуын, иҗтимагый хезмәткә намус белән каравын телибез. Кешене хезмәттән башка күз алдына китерү мөмкин түгел, кеше хезмәтсез яши алмый һәм бәхеткә ирешә алмый. Бу турыда Г. Тукай:
Зур бәхетләр сызганып эшкә бирелгәннән килә, Аһ, оят, хурлык, түбәнлекләр иренгәннән килә,—
дип язды. «Иң мөкатдәс нәрсә — эш», — диде ул. Бары тик хезмәт кенә, эш кенә кешене матурлый, аңа иминлек һәм чын рәхәтлек бирә. Дөньядагы барлык байлыклар кеше хезмәте белән генә тудырыла. Кеше хезмәте табигатьне җиңә, авыллар, шәһәрләр төзи, промышленностьны, авыл хуҗалыгын, культураны, сәнгатьне, фәнне үстерә.
Б’езнец илдә, социализм илендә, намуслы хезмәт кешесе гаять зур ихтирам, дан, хөрмәт казана. Тырыш хезмәте өчен Социалистик Хезмәт Батыры исеменә лаеклы булган, орденнар, кыйммәтле бүләкләр алган кешеләр бик күп бездә. Гомерен намуслы хезмәт белән үткәргән кешеләрне һәрбер коллектив олылап, хөрмәтләп ялга, пенсиягә озата. Хезмәтне сөймәгән, тормышын эшлексезлек белән үткәргән кеше мондый бәхеткә ирешә алмый, җәмәгатьчелек ихтирамын казана алмый. Андый кешеләргә халык нәфрәт белән, чирканып карый.
Әйе, безнең җәмгыятьтә хезмәтне сөймәүче, эшлексез, ялкау кешеләр бар әле. Предприятиеләрдә, төзелешләрдә хезмәт дисциплинасын бозу, эшкә салкын карау нәтиҗәсендә производство планын үтәмәүче, брак ясаучы эшчеләр бар. Ә бит алар производствога никадәр зарар ките-рәләр! Кайбер колхозларда хәтта хезмәт минимумын да үтәмәүче, икмәк өчен көрәшнең иң кызу һәм җаваплы көннәрендә эшкә чыкмаучы кешеләр очрый. Шуның аркасында агротехник чаралар тулысынча үткәрелми, җирләребез тиешенчә эшкәртелми кала, иген уңышы кими, терлекчелек продуктлары тиешенчә алынмый.
Әгәр дә һәрбер эшче, һәрб*’ер кол-хозчы үз тармагында хезмәттә аңлы рәвештә, актив катнашса, үз эшен бөтен ил эше, халык эше дип санаса, безнең уңышлар тагы да күбрәк булыр иде, производство планы өзелү фактлары булмас иде. Моңа ирешергә мөмкинме? Әлбәттә, мөмкин. ДАоның өч’е*н һәрбер предприятиедә, учреждениедә, колхозда һәм совхозда хезмәткә салкын караучыларны тәртипкә чакырырга, кискен тәнкыйть уты астына алырга, мондый кешеләргә карата җәмәгать фи-керен тупларга кирәк. Бу аларны хезмәткә дөрес карарга һичшиксез мәҗбүр итәр. Бөтен коллектив бердәм булып тотынса, Геләсә нинди бозык кешене тәрбияли ала һәм ул моны эшләргә тиеш.
Хезмәтне сөймәүче, гомерен эшсез үткәрүче кеше рәхәт яшиме соң? Бәхетлеме соң ул? Беренче карашта, бәлки, бу шулай күренә торгандыр. Кайчакта шундый сүзләрне ишетергә дә туры килә: менә, имеш, бәхетле кеше, эшләмичә генә рәхәт' яши, җиңел кәсеп белән көн күрә, хезмәт авырлыгын белми. Ләкин нинди ялгыш һәм зарарлы караш бу! Чынында исә андый кешенең дөнья рәхәтен белмәве бик ачык. Ул иң мөкатдәс нәрсәдән — хезмәт шатлыгыннан мәхрүм. Эшлексезлек, иҗади хезмәттән читтә тору бәхет тә, рәхәт тә китерми.
Әйе, ул кешенең тамагы да тук, өсте дә бөтен, кесәсе тулы акча да булуы мөмкин, бәлки Галләм хаҗиның күмгән алтыннары кебек бай7 лыгы да бардыр. Ләкин кайдан килгән соң алар? Башка кешеләрнең хезмәте бәрабәренә, аларның өлешенә кереп, намуссыз кәсеп белән, урлап табылган байлык ул. Бәхет тә, шатлык та бирми ул кешегә.
86
Спекуляция белой шөгыльләнүче-ләрне алыйк. Кызганычка каршы, алар әле бетмәгән. Башка кешеләрнең намуслы хезмәт белән табылган байлыгы хисабына көн күрүче бу бәндәләрне без паразитлар дип атарга хаклы. Эшләмичә, дәүләт мил- кен, колхоз байлыгын урлаучылар, совет кешеләренең кесәләренә керүчеләр дә шундый ук корткычлар, халык дошманнары. Безнең җәмгыятьтә аларга якты көн һәм иркенлек булмаска тиеш. Спекулянтларга, каракларга һәм башка әрәм тамакларга беркайда да юл куелма-сын, аларның пычрак кулларына үз вакытында каты сугылсын. Намуслы хезмәт белән яшәргә теләмәгән бозык элементлар халык хөкеменә, җәзага тартылсын. Бигрәк тә бу соры кортлардан безнең яшь буынны сакларга, яшьтән үк һәрбер совет к’ешесен фидакарь хезмәткә өйрәтергә кирәк.
Безнең яшьләребез арасында да хезмәткә дөрес булмаган караш очрый әле. Кайбер егетләр һәм кызлар хөрмәтле ата-аналар кулында иркәләнеп үсәләр, урта яки югары белемгә ирешәләр. Ләкин эшкә керешергә вакыт җиткәч, аларда моңа бик үк зур теләк күренми. Теге яки бу институтны бетереп тә, әле һаман мөстәкыйль хезмәт белән шөгыльләнмәүче, ата-ана карамагында, алар хисабына яшәргә тырышучы егетләр һәм кызлар бар. Агроном дипломы булып та, колхозда яки совхозда эшләүдән качучылар бар.
Бу нәрсәдән килә соң? Әлбәттә, яшьтән үк хезмәтне сөю рухында тәрбия җитмәүдән, эшлексезлек белән аздырудан килә. Кайбер ата- аналар балаларының йокы урынын да үзләре җыялар бит.
1959—65 елларда СССР халык ху-җалыгы үсеше планы белән бергә, партиябез һәм Совет хөкүмәте халык мәгарифе мәсьәләсен дә бөтен җәмәгатьчелек карамагына куеп тикшерде. СССР Верховный Советы бу турыда гаять зур әһәмияткә ия булган закон кабул итте. Очраклы хәлме бу? Юк, очраклы түгел. Мәктәпләр мәсьәләсе — коммунистик җәмгыять төзелеше һәм кешеләргә коммунистик тәрбия бирү мәсьәләсенең аерылгысыз бер өлеше. Совет мәктәбе яшь буынга гыйльми белемнәр белән беррәттән хезмәт күнегүләре дә бирергә, авыл хуҗалыгында, промышленностьта, төзелештә, культура өлкәсендә нәтиҗәле эшкә сәләтле итеп тәрбияләргә тиеш. Урта һәм югары уку йортларын тәмамлаган егетләр һәм кызлар социалистик Ватанга, халыкка, Коммунистлар партиясенә турылыклы, намуслы, саф акыллы һәм яхшы әхлаклы, хезмәт сөючән булырга тиешләр.
Коммунизм — намуслы, аңлы хезмәт җәмгыяте ул. Кешеләрнең ихты-яҗларын тулысыича канәгатьләндерү өчен кирәк булган барлык байлыкларны киеренке, тырыш хезмәт белән генә тудырырга мөмкин. Совет кешесенең әхлагы, мораль йөзе аның хезмәткә карашы белән, коммунизм тантанасы өчен армый-талмый көрәше белән билгеләнә, һәрбер совет кешесе хезмәттә никадәр активрак катнашса, коммунистик тормышка без шулкадәр тизрәк ирешербез.
« *
Гаҗәп зур ул, гүзәл ул, куәтле ул безнең сөекле Ватаныбыз — Совет Социалистик Республикалар Союзы! һәм без аның тагын да куәтлерәк, баерак, матуррак булуын телибез. Үзенең Ватанын чын йөрәктән сөйгән һәрбер патриот кеше монын өчен кулыннан килгәннең барын да эшли. Совет кешеләре бөек Ватаныбыз өчен сугышларда кан түктеләр, хезмәттә искиткеч батырлык күрсәттеләр һәм күрсәтәләр. Шуңа күрә дә Ватанның кадер'ен белеп бетермәүче, аның тагы да чәчәк атуы өчен көрәштә актив катнашырга теләмәүче, төрле бозыклыкларга бирелеп, совет кешесе исемен пычратучы элементларга карата бездә бары тик нәфрәт кенә булуы мөмкин.
Бар бит шундый кешеләр: алар безнең белән бергә, социалистик дәүләт, халык тудырган иминлектән файдаланып яшиләр, ләкин безнен тормышыбыздагы яхшы, гүзәл якларны күрмәскә тырышалар, «тегесе юк, монысы җитешми», дип лыгырдыйлар, һәрвакыт зарланалар, тыр
87
нак астыннан кер эзлиләр, һәр нәрсәгә кара күзлек аша гына карыйлар. Әйе, безнең тормышта җитешмәгән яклар күп әле. Дөрес, кибетләрдә ит, май кебек әйберләр дә әлегә тулып ятмый, шәһәрләрдә торак та җитми. Ләкин совет халкы, Коммунистлар партиясе җитәкчелегендә, бу җитешсезлекләрне бетерү өчен армый-талмый эшли һәм бу өлкәдә гаять зур уңышларга ирешә. Ә менә лыгырдыклар читтән генә карап һәм тәнкыйтьләп торырга яраталар, илебезнең байлыкларын үстерү өчен үз хезмәтләрен куярга теләмиләр.
Совет кешесенә килешә торган эш-мени бу? Юк, син Ватаныңны сөйсәң, чын патриот булырга ‘ теләсәң, халык хезмәтен читтән генә күзәтеп торма, демагогия белән мавыкма, бәлки үзең җиң сызганып илең өчен хезмәт ит, аның материаль һәм культура байлыкларын үстер, алар- ның кадерен бел, мескенләнмә, ә үзеңне горур тот, социалистик Ватанның бөек казанышларына дөрес бәя бирә бел һәм аларны күз карасыдай сакла.
Социалистик патриотизм төшен-чәсенә каршы килә торган ялгыш һәм зарарлы карашларны культура өлкәсендә дә күрергә мөмкин. Ком-мунистлар партиясенең, Совет хө-күмәтенең даими һәм тирән кайгыртуы аркасында илебездә гаять зур культура байлыклары үсте, шул исәптән татар культурасы һәм сәнгате дә искиткеч гүзәл чәчәк атты. Моның белән без горурланабыз, шатланабыз. Ләкин безнең арада бу казанышларның әһәмиятен аңламаучы, культурабызның кадерен белмәүче, аңа кимсетеп караучы кешеләр дә юк түгел. «Поэзияме? һәй, юк ул бездә хәзер. Дәрдемәнд заманнары узды шул инде. Татар музыкасы? Бармыни ул? Җиһанов яки Яхин татар музыкасы тудыра-лармыни?» Кайбер демагоглар авы-зыннан шундый тузга язмаган сүзләрне дә ишетергә туры килә. Ләкин чынында бу кешеләр әдәбиятны да, сәнгатьне дә бик аз беләләр, белергә дә тырышмыйлар, безнең шагыйрьләребез һәм композиторларыбыз иҗат иткән әсәрләрне укымаганнар да, тыңламаганнар да.
Үзен культура, әдәбият, сәнгать эшлеклесе дип санап та, бу өлкәдә зур хезмәт күрсәтмәүче, бәлки башкалар иҗат иткәнне генә хурлап, яманлап яшәүче, яки үзенең чил’е» пешле әйберләрен сәнгать үрнәге, культураның зур казанышы итеп күрсәтергә маташучы кеше дә әле чын патриот исеменә лаеклы була алмый.
Бу кайбер кешеләрдә әле культу- ралылыкның, патриотик хисләрнең җитмәве турында сөйләү белән бергә, культура, әдәбият, сәнгать ка-занышларын массалар арасында пропагандалау эшенең тиешле юга-рылыкта тормавын күрсәтә. Шуның аркасында үз туган культурасының кадерен белеп бетермичә, безгә ят булган «культурага» сукырларча иярү, мещанлыкка, обывательлеккә бирелү фактларын очратырга туры килә.
Моны аеруча идея һәм мораль ягыннан чыныгып җитмәгән яшьләр арасында күрергә мөмкин. Кайбер егетләрнең һәм кызларның буржуаз музыка белән мавыгуы, милли нәфис биюләр урынына маймылча кылану, яхшы, ягымлы җыр урынына акыру-бакыру, адәмгә хас булмаган чуар киемнәр кию, ана телен бозып сөйләшү, үз халкыңның гүзәл традицияләрен инкарь итү совет кешесенә оят нәрсә, ул безнең патриотик хисләребезгә, идеологиябезгә, әхлагыбызга каршы килә.
*
* *
Безнең Совет илендә иң кешелекле, ягымлы иҗтимагый тәртипләр урнашкан. Ул совет кешеләрен ту- лысынча канәгатьләндерә, аларга матур көнкүреш, рухи үсү өчен мөмкинлекләр бирә. Бер-береңә хөрмәт, дуслык, идея-политик бердәмлек, булышлык, кайгыртучанлык, яхшы мөгамәлә кылу, җәмгыятьтә, семьяда иминлек — социалистик җәмгыятьне, аның кешеләрен бизи торган күркәм сыйфатлар әнә шундый, һәм без бу кагыйдәләрнең барлык кешеләр тарафыннан үтәлүен телибез. Ләкин бөтен совет халкы яклаган,
88
яраткан һәм саклаган бу кагыйдәләрне бозучы кешеләр дә бар әле. Аларның берәүләре моны аңсызлыктан, тәрбия җитмәүдән эшләсәләр, икенчеләре оятсыз рәвештә, хулиганнарча эшлиләр.
Совет кешесе һәм... хулиган. Бу ике төшенчә бергә һич тә сыеша алмый. Бәхет, шатлык, иминлек тәэмин итә торган социалистик җәмгыять тәртипләрен бозу, теләсә нинди әдәпсезлек эшләү, совет кешеләренең ямьле тормышын пычрату — моннан да әшәке тагы нинди оятсызлыкның булуы мөмкин?
Менә совет гражданы киеренке иҗади хезмәттән соң ял итү өчен бакчага, паркка яки урамга чыга, кәефләнеп һава сулый, сөйгән кызы, хатыны, балалары, якын дуслары белән кызыклы әңгәмә алып бара. Кинәт аның каршысына күзләрен тондырган, чиркангыч кыяфәтле бәндә килеп баса да нинди дә булса сылтау табып бәйләнә, сүгенә башлый, хәтта пычрак кулларына да ирек куя. Менә колхоз клубына җыелган кызлар һәм егетләр ял кичәсе оештыралар, җырлыйлар, бииләр, уйныйлар, күңел ачалар. Кинәт ишектән бер хулиган килеп керә дә үзенең килбәтсез кыланышлары, тәмсез сузләре белән кичәнең бөтен ямен җибәрә, кешеләрнең кәефен боза.
һич гафу ителмәслек явызлык бу. Аны эшләүчеләр ачы нәфрәткә һәм рәхимсез җәзага лаеклы. Хулиганлык, сүгенү, тәртип бозу, кыйнашу совет кешесенең намусын, мораль йөзен пычрата, аны мәсхәрәли, аеруча һәрбер нәрсәне тиз үзләштерүчән яшь буыныбызны боза. Совет кешесен, бигрәк тә яшьләрне мондый йогынтыдан, ялгыш адымнан сакларга кирәк. Алар, картлар әйтмешли, тәүфыйклы булсыннар, үзләрен тәртипле, әдәпле тотсыннар, культу-ралы сөйләсеннәр, кешеләр белән яхшы мбгамәлә итә белсеннәр. Моңа ирешү өчен көрәш — бөтен халык эше.
Әгәр дә совет кешеләре барысы бердәм булып тәртип бозучыларга, хулиганнарга каршы даими көрәш-сәләр, яшьләрне тәрбияләү эшен үзләренең җаваплы бурычлары дип санасалар, тәртипсезлек, хулиганлык фактларын тәмам бетерергә мөмкин. Бу бер милиция эше генә түгел, бәлки бөтен җәмәгатьчелек эше.
Без коллектив рәвештә коммунизм төзибез, илебезнең экономикасын һәм культурасын бергәләп күтәрәбез, димәк, без хулиганнарны да коллектив көч белән авызлыкларга тиешбез. Социалистик көнкүрешне мәсхәрәләүче, совет кешесен җәбер-ләүче элементларга карата килешү- чәнлек күрсәтү, пассив рәвештә аларның явыз хәрәкәтен күзәтеп тору беркемгә дә гафу ителмәсен.
Кайбер кеш’елэр исә шундый гамь-сезлек күрсәтәләр, бозыклык эшләүчене үз күзе белән күреп тә, аңа каршы чара күрергә теләмиләр, «минем эш түгел», «катнашмавың яхшырак» дип, читләтеп үтәләр. Куркаклык бу һәм обывательлек! «Хулиган сугар, үтереп тә куяр» дию дә совет кешесе сүзе түгел. Дөрес, хулиган, карак сугарга да, башка явызлыкка да сәләтле була. Ләкин ул аны син бер ялгызың булсаң гына эшли ала. Бергәләп, коллектив рәвештә хулиганга каршы чыкканда, ул берни дә эшли алмый, курка, йомшап, шәлперәеп төшә. Хулиганны, каракны көчле дип санау зур ялгышлык. Көчле кеше хулиган да, карак та, үтерүче дә булмый. Көчле кеше — ихтыярлы, акыллы кеше, намуслы хезмәт кешесе. Көч хулиган кулында түгел, бәлки коллектив кулында. Әгәр дә инде коллектив үзенең көченнән файдаланмаса, йомшаклык күрсәтсә, хулиган тәкәбберләнә, гайрәтләнә, безнең кешеләрне куркаклар дип саный башлый.
Без моңа һич тә юл куярга тиеш түгел. Бөтен көчебез, ихтыярыбыз белән, барлык чараларны кулланып, хулиганнарга, каракларга һәм башка җинаятьчеләргә каршы рәхимсез көрәш уты ачарга, социалистик тәртипләрне тагы да ныгытырга кирәк.
Иҗтимагый тәртипне бозу күбесенчә эчүчелектән килә. Аракы эчеп исерү сәбәпле кайберәүләр төрле ахмаклык, хулиганлык кылып, сүге
89
неп, сугышып йөриләр. Айнык чакта әдәпле генә кеше аракы эчсә тил’е- рә, кешелектән чыга, үзен тәртипле тота алмый. Бу гаять начар, зарар- ,лы авыру һәм моңа каршы ныклы көрәш ачарга кирәк. Совет кешесенең исереп, намусын, дәрәҗәсен югалтуы, әхлаксызлануы белән без һич тә килешеп тора алмыйбыз.
Совет кешесенә аракы эчүнең нинди хаҗәте бар? Эчү ул — иске җәмгыять калдыгы. Ул заманнарда изүче сыйныфлар кулы астында җәфа чигеп яшәгән кешеләр кайгы-хәсрәт- ләрен аракы белән «юарга» тырышканнар, исереп, дөнья газабын онытып торырга уйлаганнар. Совет кешесе моңа мохтаҗмыни соң? Юк, мохтаҗ түгел. Акылын, ихтыярын җыеп, үзенең көченнән, сәләтеннән килгән кадәр эшләп, үзен, семьясын, балаларын һәр яктан тәэмин итәргә, культуралы ял итәргә, укырга, белем алырга аңа тулы мөмкинлекләр бирелгән.
Без һәрбер кешенең таза, сәламәт, көчле булуын телибез. Совет хөкүмәте һәм Коммунистлар партиясе халык сәламәтлеген саклау турында гаять зур кайгыртучанлык күрсәтәләр, медицина учреждениеләрен арттыралар, врачлар үстерәләр. Шул ук вакытта кайбер кешеләр эчүчелеккә бирелеп күрәләтә сәламәтлекләрен югалталар. Аракы бе-лән дус кеше зәгыйфьләнә, көчен югалта, киеренке, аңлы хезмәткә сәләтсез була, производствога тулы- сынча файда бирә алмый. Киресенчә, эчеп яки эчүдән айнып бетмәгән хәлдә эшкә тотынып, производствога ул гаять зур зарар гына китерә.
Аракы — кешенең дошманы. Үзенә, балаларына кием-салым булдыру, яхшы ашау, йорт җиһазлары алу урынына, әйтик, кинога, концертка, театрга бару урынына, эчүче кеше акчасын аракыга исраф итә. Кайвакыт шундый хәлләр дә була: иренең, аталарының эш хакы алып кайтуын хатыны, балалары зарыгып көтәләр, бергәләп бәйрәм итәргә хәзерләнәләр. Ә ул, тинтәк, өенә кайтып җиткәнче үк акчасын эчеп туздырып бетеоә. Хатынына да хуҗалыкны алып барырга акча калмый, балалары да бүләктән мәхрүм булалар, ата кеше дә үзенә булган мәхәббәтне, хөрмәтне югалта. Совет кешесенә яраклы эшмени бу? Иң югары, данлы исемгә ия булучыга мондый түбәнчелек килешәме соң? Юк, йөз мәртәбә юк! Моны һәрбер кеше, ниһаять, аңларга тиеш. Эчүчелек һәм аның белән бәйләнгән һәртөрле әхлаксыз эшләр җәмгыятькә, производствога, семья иминлегенә, балалар тәрбияләү мәсьәләсенә гаять начар йогынты ясый. «Эчүчелек кебек искелек калдыгын бетерү,—диде Н. С. Хрущев, — кешеләрнең сәламәтлеген яхшыртуга, семьяда һәм җәмгыятьтә үз-үзеңне тоту нормаларын тагын да ныгытуга ярдәм итәчәк. Моңардан дәүләт тә, халык та отачак, чөнки халык татлы әйберләрне күбрәк, әче әйберләрне кимрәк кулланачак».
Безнең илдә семья мәхәббәткә ко-рылган. һәркем үзенә лаеклы хатынны сайлап ала һәм лаеклы иргә сайлап чыга. Беркемне дә көчләп өйләндермиләр һәм көчләп кияүгә бирмиләр. Андый гадәтләр тарихка калды инде. Совет семьясы ирекле семья, ул ирләр белән хатын-кызлар арасында тигез хокукка нигезләнгән. Ләкин бу иркенлек тәртипсезлек дигән сүз түгел, ул беркемгә дә семья мәсьәләсенә җавапсыз, җиңел карарга һәм теләсә нинди сылтау табып семьяны туздырырга хокук бирми. Кайбер кешеләр исә моны аңлап җиткермиләр әле. Уйламыйча, мәхәббәт булу-булмауга карамастан, бер очрашкач та кушылып, ныклы семья кора алмау фактлары күп әле. Ә мондый җиңелчә карашның нәтиҗәсе гадәттә аерылышу белән бетә. Ә балалар ата-ана тәрбиясе бәхетеннән мәхрүм калалар. Мондый аяныч хәлләргә чик куярга вакыт инде.
Буржуаз җәмгыятькә хас аума-кайлык, хатын-кызның, балаларның язмышы белән уйнау безнең арада булмаска тиеш. Семья корганда тирән уйлап эш итәргә, ә аннан соң аны ныгытырга, сакларга кирәк. Совет кешесе үз мәхәббәтенә хуҗа була белсен, аны үстерә, бизи белсен, ныклы, бәхетле семья кора белсен.

Моңа аның аңы да, ихтыяры да җитә. Семья — безнең олы җәмгыятебезнең бер кисәге. Димәк, семьяны ныгыту ул — совет җәмгыятен ныгыту, коммунизм төзүчеләрнең яңа буынын үстерү, тормышыбызның тагы да матуррак булуын тәэмин итү дигән сүз.
***
Без совет кешесенең әхлагына ка-гылган кайбер мәсьәләләргә тукталдык. Монда әйтелгәннәр коммунистик әхлак мәсьәләсен тулысынча эченә алмый, әлбәттә. Ләкин шунысы ачык: һәрбер совет кешесе саф әхлаклы, намуслы булсын, хезмәтне сөйсен, барлык ихтыярын, көчен, белемен, сәләтен Ватаныбызның тагы да матуррак чәчәк атуы өчен, коммунизм төзелешенең яңа җидееллык программасын уңышлы үтәү өчен көрәшкә бирсен.
Совет кешесенең күз алдында сок-ландыргыч бөек үрнәк бар, ул — Коммунистлар әхлагы, Маркс, Энгельс, Ленин әхлагы, Коммунистлар партиясенең күренекле җитәкчеләре ҺӘХМ эшлеклеләре әхлагы. «Коммунизм өчен көрәшчеләр, — диде Н. С. Хрущев, — халык массаларын капитал изүеннән коткару, кешелекнең гомуми бәхете өчен хезмәт итү кебек изге идеяләр белән рухландылар. Алар үзләренең шәхси үрнәкләре һәм үз-үзләрен тотулары беләк бөек әхлак көчен күрсәттеләр. Коммунистлар бөек идеалларны тормышка ашыру хакына беркайчан да көчләрен дә, гомерләрен дә кызганмадылар, үлемгә һәм җәзага кыю рәвештә бардылар...
Социалистик илләрдә коммунизм идеяләренең бөек әхлакый йогынтысы миллионнарча кешеләрнең яңа тормыш төзүдә актив катнашуларында чагыла».
Без коммунизм җәмгыятенең тизрәк җиңүен телибез һәм үзебезне ко м му нисти к җә м гы ятькә л аеклы кешеләр итеп тәрбияләргә тиешбез. Коммунистик әхлак кешене һәрьяклап матурлый, яңадан-яңа югарылыкка күтәрә, аңарда бетмәс-төкәнмәс дәрт, үз көченә ышаныч үстерә, хезмәттә, көрәштә яңа җиңүләргә рухландыра. Барлык совет кешеләренең дә коммунистик әхлак кагыйдәләрен үзләштерүенә ирешү, совет кешесе исемен тагы да югарырак күтәрү, намуслы хезмәт белән, яңа җиңүләр белән аклау — безнең изге бурычыбыз.