ГАБДУЛЛА ТУКАЙ ТУРЫНДА ЯҢА ХЕЗМӘТ
ТГ ил геле ки, Габдулла Тукайның иҗатын фәнни тикшерү эше белән күп кенә әдәбият белгечләре һәм тәнкыйтьчеләр шөгыльләнеп киләләр. Шулай да бөек шагыйрьнең гаҗәп бай иҗатының кайбер яклары тикшерелеп бетмәгән әле. Әйтик, Тукайның сатирасы, балалар әдәбияты өлкәсендәге хезмәтләре, публицистикасы һәм башка кайбер яклары аның иҗатының әле ныклап кул тимәгән, «ак урыннары» булып калуларында дәвам итәләр.
108
Рөстәм Башкуровның күптән түгел Татарстан китап нәшриятында чыккан «Тукай һәм рус әдәбияты (Шагыйрьнең тәрҗемәләре турында)»16 дигән китабы әлеге «ак урыннарны» тутыру эшендә җитди бер хезмәт булып тора һәм аның аша Г. Тукайның моңа кадәр ныклап тикшерелеп җитмәгән тәрҗемә өл-кәсендәге эшчәнлеге күз алдыбызга шактый бер бөтен булып килеп баса.
Дөрес, Тукай иҗатының рус әдәбияты белән бәйләнешен тикшергән хезмәтләр моңарчы да булмады түгел, булды. Алардан үзгә буларак, Башкуров бөек шагыйрьнең рус әдәбиятыннан тәрҗемә иткән яки файдаланып язган алтмышлап шигырен һәм дүрт проза әсәрен янәшә куеп тикшереп, чагыштырып чыккан, әлегәчә ачыкланып җитмәгәннәрен, төп чыганаклары билгеле үк булма- ганнарын оригиналлар буенча ачык-лаган. Шул нигездә бу әсәрләргә анализ ясаган, шагыйрьнең тәрҗемә үзенчәлекләрен, стилен, системасын һәм принципларын өйрәнгән. Шулардан чыгып, автор: «Тукайның барлык тәрҗемәләре нигездә ирекле тәрҗемәләр. Аларны шартлы рәвештә төп ике төргә: оригиналга якын һәм оригиналдан ераклашкан тәрҗемәләргә бүләргә мөмкин» дигән нәтиҗәгә килгән.
Тукайның тәрҗемә эшчәнлеген болай ике төргә бүлеп йөртү безнең әдәбиятыбызда әле беренче очрый. Автор шагыйрьнең тәрҗемә эш-чәнлеген шулай ике төргә бүлү белән нигездә хаклы һәм ул моны шагыйрьнең тәрҗемә әсәрләре ярдәмендә уңышлы гына исбат итә. Ләкин болай шартлы бүлүнең, безнеңчә, бер зур кимчелеге дә бар. Тукайның бөтен тәрҗемәләрен дә «оригиналга якын һәм оригиналдан ераклашкан» дип карау «Төлке һәм Йөзем җимеше» шикелле адэкват тәрҗемәләрне тегесенә дә, монысына да кертү мөмкинлегеннән мәхрүм итә. Моны автор уйлап җиткермәгән булса кирәк. Ул Тукайның адэкват тәрҗемәләре турында ләм-мим әйтми. Безнең карашыбызча, шагыйрьнең мондый әсәрләренә дә тукталу бүгенге көндәге тәрҗемә практикасы күзлегеннән караганда үзен аеруча
16 Р. Башкуров. Тукай һәм рус әдәбияты. Татарстан китап нәшрияты. 1958 ел.
аклаган булыр иде.
Шул ук вакытта мисалга алынган әсәрләре арасында авторның үз бил-геләмәсенә каршы килгән бер очракны әйтми узып булмый. Тукай үз заманында Пушкинның «Сказка о мертвой царевне и семи богатырях* әкиятеннән бер өзекне алып, аңардан «Исәр җил» дип башлана торган бө-тенләй яңа әсәрен тудырган. Әгәр Тукай үзе «Пушкиннан» дип куймаган булса, аның оригиналга якын- булуы турында, ай-һай, башыбызга килер идеме икән!? Шулай да Башкуров моны оригиналга якын тәрҗемәләр рәтенә кертә. Оригиналның идеясе саклануга карап кына, аны оригиналга якын тәрҗемәләр рәтенә- кертү белән бу очракта һич тә килешеп булмый, әлбәттә.
Автор Тукайның тәрҗемәләрен тикшергәндә аларга тар караштан чыгып кына якын килми, киресенчә, рус әдәбиятының Тукайның шагыйрь буларак формалашуына уңай йогынтысын, шуның белән бергә, Тукай тәрҗемәләренең татар шигыре культурасын югарырак күтәрүгә, аның художество чараларын баетуга да уңай йогынтысын күрсәтә. Г. Тукайның, Каюм Насыйри шикелле үк, рус культурасы һәм әдәбияты белән* иҗади бәйләнеш урнаштырган очракта гына татар әдәбиятының чын- үсеш юлына чыгачагын тирән аңлап эш итүен раслый.
Башкуров, билгеле, үзенең хезмә-тендә Габдулла Тукай иҗатының бер генә ягын, ягъни шагыйрьнең тәрҗемә өлкәсендәге эшчәнлеген тикшерүне генә максат итеп алган. Бу хәл теге яки бу дәрәҗәдә алга куелган кайбер мәсьәләләрнең өстәнрәк яктыртылуына китергән. Китапны укып чыккач, мәсәлән, аеруча1 шагыйрьнең бай иҗаты белән таныш булмаган кешенең уенда Тукай тәрҗемәче шагыйрь генә булганмы икән әллә, дигән ялгыш фи-кер туу да бик ихтимал.
Тукайның беренче басылган ши-гыренең («Мужик йокысы») тәрҗемә булуы һәм моңа чаклы И. А. Кры
109
ловның күп кенә мәсәлләрен тәрҗемә итү белән шөгыльләнүе турындагы юллар укучыда бу фикерне тагын да көчәйтәчәк кенә. Кырлай кешесе Н н гъм әтж а н о в и ы ң Тука й 11 ы ц Кы р - лайда ук җырлар һәм бәетләр чыга-руын хәтерләве, Уральск мәдрәсәсендә бергә укыган иптәшләрендә сакланып калган: «Укыгыз, кызлар, укыгыз!», «Туйга бардым мин бүген», «Мөгаллим Нури» кебек шигырьләре Тукайның үзенең иҗатын тәрҗемәдән башлап җибәрмәвен күрсәтәләр. Үзенең оригиналь шигырьләрен бастырырга аңа, беренчедән, ул чакта Уральскида татар вакытлы матбугаты булмау тоткарласа, икенчедән, ул үзенең бу шигырьләрен җитлегеп җиткән әсәрләр дип карамаган булса кирәк.
Кафедрада, диссертация яклаганда, болай якын килү, ягъни Тукайның тәрҗемәләре турында тар мәгънәдә генә сөйләү бик табигый, ләкин китап итеп укучыга тәкъдим иткәндә автор моның белән генә чикләнеп калмаска, бөек татар шагыйре иҗатының башка якларын да күрсәтеп- үтүгә беркадәр игътибар бирергә тиеш иде. 31 нче биттә ул бу хакта сөйләргә бераз омтылыш ясап карый каравын, ләкин бу фикерен киңәйтмичә, шундук икенче мәсьәләгә күчеп китә.
Аннары Р. Башкуров, Г. Тукай тәрҗемә эшчәнлегендә күренекле рус шагыйре В. А. Жуковскийны остаз итте, ди. Автор Тукайның 1913 елда язылган «Кыйтга» шигырендәге «Моктабислектә Жуковский — зур остазым минем», — дигән сүзләреннән чыгып шундый нәтиҗәгә килә. Ләкин монда да беркадәр ачыклык кертергә кирәк иде. «Остаз итте» дип әйтәбез икән, күз алдына шундук остазның шәкерте килеп баса бит. «Шәкерт» белән «остаз» арасында уртаклык шактый булу мөмкинлегеннән чыгып караганда бу мәсьәләдә саклык аеруча сорала. Чөнки Тукайны Пушкин белән генә чагыштырырга мөмкин булуы, Тукайның классик шагыйрьлеге тәрҗемә эшчәнлегендә булмыйча, халыкчан һәм заман үтсә дә искерми торган оригиналь әсәрләр калдыруында икәнлеге бәхәссез нәрсә. Тагын шунысы да бар: әгәр Жуковский үзе үк: «Минем әсәрләремнең күпчелеге читтән алынган яки читтәге вакыйгаларга нигезләнеп язылган» дип ачыктан-ачык әйтсә, Тукайда тәрҗемә дип йөртелгән әсәрләр бик аз — 352 шигыреннән андыйлары 60 ка да тулмый.
Тукайның тәрҗемә әсәрләренең теле оригиналь шигырьләреннән «саф татарча һәм гади халык телендә язылуы белән аерылып тора», дигән фикер дә, Башкуров үзе еш кабатларга яратканча, артык калку итеп бирелгән. Автор моны берничә урында телгә ала. Тәрҗемәләре генә түгел, Тукайның иң-иң күпчелек әсәрләре саф халык телендә язылулары белән безне үзләренә җәлеп итәләр. «Пар ат», «Көз», «Туган җиремә», «Теләнче», «Туган тел», «Китмибез!», «Мәдрәсәдән чыккан шәкертләр ни диләр?», «Шүрәле», «Су анасы» һәм башка шигырьләре саф татарча язылмагаинармыии? Тукай үзенең чит сүзләр кыстырып язылган шигырьләрен соңга таба үзе үк аяусыз тәнкыйтьләп чыгуы да һәркемгә мәгълүм.
Р. Башкуров үзенең хезмәтенең кереш өлешендә үк «Тукай тәрҗемә стиле хәзерге тәрҗемә стиленнән бик нык аерыла» дип кисәтү ясый. Ләкин алга таба ул үзенең бу тезисын, ни өчендер, үстерми. Тукайның тәрҗемә принципларыннан, системасыннан һәм стиленнән соңга таба кемнәр файдаланган, ничек файдаланганнар, файдаланмасалар, ни өчен файдаланмаганнар, татар әдәбиятының тәрҗемә практикасына аның бу эшчәнлеге нинди уңай йогынты ясаган — болар турында автор үзенең китабында, әлбәттә, әйтергә, Тукайдан соңгы чордагы тәҗрибә практикасына, аның торышына, әлбәттә, анализ ясарга бурычлы иде. Тукайның бу өлкәдә йогынтысы бөтенләй булмау мөмкин түгел. Әсәрнең соңгы бүлегендә автор рус классикларын татарчага тәрҗемә итү Тукай иҗатындагы образлар системасының баюына зур йогынты ясавы белән бергә, «Тукайның рус классикларыннан тәрҗемә иткән әсәрләре аша кергән поэтик образлар системасы
110
татар поэзиясенең үз хәзинәсенә әве-релде. Аны бүгенге көндә дә татар совет шагыйрьләре үз әсәрләрендә уңышлы кулланып киләләр», — дип язуы ук, Тукай тәрҗемәләренең үзеннән соңгы тәрҗемәчеләр эшчәнлегенә йогынтысы булу мөмкинлеген күрсәтә түгелме?!
Тәрҗемә өлкәсендә күп кенә хезмәт куйган иптәшләребез нинди юл белән баралар, әле хәзерге көндә дә. аеруча поэзия өлкәсендә, кулланыла торган «ирекле тәрҗемә» дип йөртелгән нәрсә Тукай йогынтысының дәвамы түгелме? Гомумән, хәзер, безнең шартларда, ирекле тәрҗемә булырга тиешме? Тукайның ирекле тәрҗемәләре белән хәзерге ирекле тәрҗемәләр арасында нинди аерма бар? Бу һәм моңа охшашлы башка .сорауларга ул үзенең китабында җавап бирергә, үткән заман белән хәзерге заман арасына күпер үк булмаса да, басма салырга тиеш иде. Ә бит автор үзе үк, Тукай «татар әдәбиятында ирекле тәрҗемә мәктәбен нигезләде», дип бик ачык әйтә. «Мәктәп нигезләнгән» икән, аның укучылары да булырга тиеш түгелме сон? Ләкин бу мәсьәләне иптәш Башкуров бөтенләй читләтеп үткән.
Тагын бер нәрсәне әйтеп үтәргә кирәк. Р. Башкуров Тукайның тәр-җемәләренә бәя биргәндә аларның иң күпчелеген тәрҗемә әсәрләр сый-фатында гына карый. Мәгълүм бул-ганча, Тукай тәрҗемә объекты итеп алган әсәрләрдә, кирәк дип тапканда. тексттан читкә дә китә, аның кайбер әйләнмәләрен төшереп калдырулардан да тукталып калмый, аерым сүз һәм художество берәмлекләрен татар теленә хас алымнар белән тәрҗемә итә, оригиналга теге яки бу художество детальләре дә өсти. Нәтиҗәдә, күп кенә очракларда өр-яңа әсәрләр тудыра («Карлыгач» .«Иссез чәчәк» һ. б.). Шунлыктай В. Г. Белинскийиың мәсәлче Крыловка әйткән сүзләре Тукайның иң зур күпчелек тәрҗемәләренә карата да әйтелгән шикелле яңгырыйлар: «Ул үзенең кайбер мәсәлләренең эчтәлеген, — ди бөек тәнкыйтьче, — Ла- фоитеннаи алса да, ләкин аны тәрҗемәче дип әйтергә ярамый: аның искиткеч рус табигате барсын да рус рухы аша үткәрде һәм рус формаларына яраклаштырып яңадан эшләде». Тукайның тәрҗемә эшчәнлегенә дә без нәкъ әнә шул караштан чыгып якын килергә тиешбез.
Тукай турындагы яңа хезмәт уңае белән кайбер искәрмәләр һәм анык-лаулар әнә шулар.
Ни әйтсәк тә, яшь тәнкыйтьче Р. Башкуровның «Шагыйрьнең тәр-җемәләре турында»гы хезмәте Габ-дулла Тукайның бай иҗатын фәнни өйрәнү өлкәсендә шактый әһәмиятле хезмәт булып тора.
Ф. ИБРАҺПМОВ