Логотип Казан Утлары
Публицистика

ФАТИХ ӘМИРХАННЫҢ «САЙЛАНМА ӘСӘРЛӘРЕ»


£йдәби мирасыбызны туплау, өй- ” рәнү эше акрынлап алга бара. Соңгы берничә ел эчендә генә дә классикл арыбызның, танылган язу- чыларыбызның, әдәбият белгечләренең сайланма әсәрләрен җыйнап биргән берничә хезмәтнең дөньяга чыгуын күрсәтергә мөмкин. Реалист язучы, атаклы сүз остасы, күренекле әдәбият белгече Фатих Әмирханның соңгы ике елда чыккан ике томлык сайланма әсәрләре җыелмасы 15 әдәбият сөючеләргә яңа зур бүләк булды.
Язучының «Сайланма әсәрләре»- нең беренче томына повестьлары һәм хикәяләре, ә икенче томына ике пьесасы һәм мәкаләләре, фельетоннары, очерклары кергән. Егерме елдан артыкка сузылган әдәби-иҗат • эшчәнлеге чорында Фатих Әмирхан художество көче, тел осталыгы ягыннан татар әдәбиятының алтын фондында күренекле урын алып торучы берничә дистә проза әсәре, пьесалар, йөзләрчә публицистик мәкаләләр бирде. Татар җәмгыяте үсешенең төрле баскычларына карый торган һәм төрле мәсьәләләрне яктыртучы бу әсәрләргә уртак булган бер нәрсә—татар халкының рухи үсешен тоткарлап килүче консерватив көчләргә чиксез нәфрәт, дини-милли йомыклыкны утлы тәнкыйть астына алу. Фатих Әмирханның әдәби осталыгы чәчәк аткан чорда иҗат иткән әсәрләреннән берсе булган «Фәтхулла хәзрәт» повесте язучының ни дәрәҗәдә үткен каләмгә ия булуын, шул чор татар җәмгыятендәге паразит элементларны тәнкыйтьләүдә аның сатирасы көчен
15 Фатих Әмирхан. Сайланма әсәрләр. Ике томда. I том 1957 елда, II том 1958 елда басылды. Татарстан китап нәшрияты. Төзүчеләре А. Шамов, X. Хнсмә- туллин, редакторы А. Гумеров.
1 «Әльгасрелҗәдит», 1906 ел, № 6.
раслый. 1909 елда язылган бу повестьта Фатих Әмирхан шул чор «каһарманна-ры» Фәтхулла хәзрәт һәм Миңсылу кодачаны яңа обстановкада, үз дәве-реннән үзгә булган тормышта сурәтли. Моның белән ул куелган төп максатына, һәртөрле яңалыкларга баш-аягы белән каршы булган дин башлыгын бөтен кабахәтлеге белән ачып салу максатына ирешүдә зур осталык, тапкырлык күрсәтә. Чөнки билгеле бер чор тормышының тәнкыйтьләнергә, сатира уты белән көйдерелергә тиешле яклары икенче бер обстановкада тагын да үткенрәк, көчлерәк бульщ күз алдына баса, аның вәкилләре дә үзләренең рухи халәтләре, гадәтләре белән яңа шартларда тагын да мескенрәк, ая-нычрак булып күренәләр. Язучы гаҗәп осталык белән шундый хәлгә куйган Фәтхулла хәзрәт үзендә тупланган һәм аңар үз дәверендә ничә- мә еллар буе җәмгыятьтә өстенлек итәргә мөмкинлек биргән «аң-беле- ме», уй-фикере, гореф-гадәтләре белән, үз средасыннан аерылгач, укучы алдына йоны йолкынган әтәчкә охшап калган хәлдә килеп баса. Фәтхулла хәзрәтләр өстенлек иткән чорның бер җимеше булган Миңсылу кодача образы да бу җәмгыятьнең җитешсезлекләрен ачарга бик уңышлы хезмәт итә.
Фатих Әмирхан иҗатында иске карашлы надан аталар белән яңа
кцзету
106
карашлы, прогресска омтылучы яшь- ләр-балалар арасындагы көрәш үзәк урыннарның берсен ала. «Бәйрәм- нәр»дә Вәли абзыйларга каршы Габделмәҗитләр, «Фәтхулла хәзрәттә Фәтхулла хәзрәт, Миңсылу кодачага каршы Әхмәт, Зыя, Ләйлә, Нәфисәләр, «Яшьләр»дә Хөсәен, Рәхимҗаннарга каршы Газиз, Йосыфлар килешмәүчән фикер көрәше алып баралар. Җәмгыять үсеше тарафыннан көн тәртибенә куелган бу көрәштә җиңүнең дөрес юлы әле ачык түгел, ләкин язучының яшь каһарманнары көрәшнең үзләре бул-дыра алган төрләрен кулланалар: алар культура өлкәсендә кыю адымнар ясыйлар, кеше шәхсенең, хатын- кызның азатлыгы мәсьәләләрен хәл итәргә тырышалар. Газиз кебек («Яшьләр») атасы йортын ташлап чыгулар алар өчен зарури бер нәрсәгә әверелә. Үзенең бу каһарманнарын Фатих Әмирхан зур теләктәшлек һәм эчке җылылык белән сурәтли.
Фатих Әмирхан әсәрләрендә күтә-релгән әһәмиятле мәсьәләләрнең берсе — хатын-кызның җәмгыятьтәге ролен билгеләү. Язучы хатын-кызга карата кыргый хайвани мөнәсәбәткә кискен төстә каршы чыга, хатын- кызга тигезлек бирү идеясен үз әсәрләрендә аңарчы татар әдәбиятында күрелмәгән дәрәҗәдәге осталык белән ачып бирә. Нибары тугыз биттән генә торган «Татар кызы» исемле нәсерендә ул дини кануннарга бу йс ы н га н тормыш ш а ртл а р ы н д а татар хатын-кызларының фаҗигале, аяныч язмышының киң полотнолы тулы картинасын бирә. Язучы бу темага башка әсәрләрендә дә кат- кат әйләнеп кайта («Хәят», «Яшь-ләр», «Рәхәт көн» һ. б.)
Фатих Әмирхан шул чор татар җәмгыятендә киң канат җәюче ка-питализмның нигезләрен күрә алды.
«Нинди контраст!
Бу йортта үлеп яталар, аның күр-шесендә бик ләззәт белән гомер сө-рәләр. Уйлап-уйлап гаҗәпләнә баш-лыйм: бәгъзы кешеләр шуның икесен бер диләр бит...»—ди ул 1908 елда язылган «Авырулар галәмендә» исемле очеркында.
Капитал изм җәм гыяте тудыр га н шу н ды й контра стл а р и ы, ти гезсез- лекләрне Ф. Әмирхан бигрәк тә иҗа-тының башлангыч чорында язган публицистик мәкаләләрендә зур ба-тырлык белән күрсәтеп чыга. Мәсәлән, Думага карата язылган мәкаләләре («Думалар», «3 нче июнь кануны вә партияләр», «Думада центр» һ. б.) аның бу вакытта большевикларга симпатия белән каравын, аерым алганда җир мәсьәләсендә ал арның тактикасын ачыктан-ачык яклаганын күрсәтәләр.
Ләкин шулай да, бер яктан, «бер уч кадәр аз: помещиклар, купецлар, фабрикантлар... мәмләкәтнең байлыгын үз кулларына алып, һәртөрле начар эшләргә тотып бетерәләр» икәнен, икенче яктан, «шул ук вакытта никадәр халык кулында бернәрсәсез һәм ялланып эшләүчегә әйләнеп беткәннәр... вә эш таба ал- масалар, ачтан үләләр» («71-ел Коммунасы» !) икәнен төшенә алган бу зур язучы шул ямьсез, иске тормыштан чыгуның дөрес юлын күрә алмады. X ал ы к н ы ң, җә м гы ятьнең тормышына чын йөрәктән борчылып караган Фатих Әмирхан киләчәк тормыш турында күп уйлана, хәтта үзенең карашларын әдәби әсәрләрендә дә чагылдырырга тырыша. («Балалар атавы», «Фәтхулла хәзрәт», «Гарәфә кич төшемдә».) Ләкнн ка-питалистик җәмгыятьне җимереп төзелә торган яңа җәмгыятькә баруның дөрес юлларын күрә алмаган язучы, әлбәттә, аның ничек булачагын да ачык күзаллый алмый. Ул бу әсәрләрендә капиталистик җәмгыятьнең, һичшиксез, яңа җәмгыять — барлык халык өчен дә яшәве җиңел булачак җәмгыять белән алмашыначагын сизә, ләкин күренеп торган тигезсезлекләрнең беткән булуын бары тик гомуми сызыкларда гына билгеләп үтә. Капитализмның черек якларын фаш итүдә Фатих Әмирхан иҗатында, бигрәк тә Габдулла Тукай, Хөсәен Ямашевлардан соңгы чорда, тема ваклыгы бик ачык күренә («Сәмигулла абзый», «Салихҗан кари», «Танс кичәсе» һ. б.).
Фатих Әмирхан — әдәбият белгече, тәнкыйтьче буларак та киң таныл
107
ган язучы. Аның икенче томына туп-ланган әдәби тәнкыйть мәкаләләре татар әдәбияты тарихында реализмны тулы теоретик формалаштыруга омтылу шушы язучыдан башлана икән, дигән фикер тудыралар. Ул бу өлкәдә халык шагыйре Г. Тукай белән кулга-кул тотынып эшли. Мәсәлән, 1907 елда Г. Тукай «Тәнкыйть — кирәкле шәйдер» исемле теоретик мәкалә белән чыкса, Фатих Әмирхан нәкъ шул елларда (сүз уңаенда әйтергә кирәк: язучы тәнкыйть мәкаләләренең күпчелеген шушы чорда язган) төрле язучылар әсәрләренә, әдәбият һәм сәнгать өлкәсендәге яңалыкларга рецензияләр язуны киң җәелдереп җибәрә. 1908 елда Фатих Әмирхан «Әдәбиятка гаид» исемле тирән эчтәлекле мәкаләсен яза һәм анда татар әдәбияты тарихын тикшерү тәртибендә әдәбиятның халык авыз иҗаты белән бәйләнеше турында кайбер фикерләр дә әйтеп уза. Г. Тукай 1910 елда бу мәсьәләне тагын да тирәнәйтүче «Халык әдәбияты» хезмәтен бирә.
Татар язучыларыннаи беренче булып Тукайның бөек шагыйрь икәнлеген танучы да, аны күп сайлы буржуаз тәнкыйтьчеләр һөҗүменнән саклап килүче дә, Г. Камалның драма өлкәсендәге көчле сатирасын күрә белүче дә, Г. Коләхметовның татар әдәбиятына яңалык алып килүен хәбәр итүче дә Фатих Әмирхан булды. Әдәбият өлкәсенә караган мәкалә-ләренең бергә тупланып бирелүе аның эстетик карашларын билгеләүгә, татар әдәбият теориясе тарихын өйрәнүгә зур ярдәм итәчәк.
Соңгы сүз итеп шуны әйтәсе килә: «Сайланма әсәрләр»не төзүчеләр һәм редактор, иҗатында төрле чалуларга төшә язып та, алардан уңышлы чыга алган, кайбер ялгышлыкларына карамастан, соң чиктә Советлар дәүләтенең дөрес политикасын аңлап, аңар чын күңеленнән хезмәт итү юлына баскай язучының әдәби мирасын җыйнау һәм бастыру- fera яраклы хәлгә китерү буенча зур 1 һәм мактаулы эш башлаганнар.
Әсәрләрнең, моңарчы чыккан җыен-тыклар белән чагыштырганда, тулырак туплануы, аларга һәм тарихи шәхесләргә, вакыйгаларга искәрмәләр һәм аңлатмалар бирелүе, аңлашылып бетми торган сүзләрнең шактый системалы рәвештә аңлатылып барылулары бу басманың кыйммәтен арттыра. Беренче томдагы кереш сүз Фатих Әмирханның катлаулы иҗатын күзаллауга ярдәм итә.
Фатих Әмирхан иҗаты тулысыңча тупланган дип әйтеп булмый әле, әлбәттә. Мәсәлән, бу «Сайланма әсәрләр»гә язучының кайбер бик кирәкле мәкаләләре кертелмәгән («71-ел Коммунасы», «1-Дума әгъзаларына хөкем», «Таңчылар» һ. б.).
Киләчәктә язучының тулы җыен-тыгын чыгарганда аерым сүзләрне аңлату мәсьәләсендә дә билгеле бер система булдырылсын иде. Бу басмада сүзләргә аңлатма беренче томда аска сан белән төшереп, ә икенче томда бернинди билгесез төшереп бирелгән. Безнеңчә, беренчесе уку өчен күп уңайлырак. Күп укучылар аңламастай сүзләрнең бер өлеше әле аңлатмасыз калган; бик сирәк булса да, кызганычка каршы, кайбер хәреф хаталары да күренгәли (мәсәлән, 1 том, 17 биттә «танс» сүзе бер төрле, 467 биттә икенче төрле язылган).
Фатих Әмирхан иҗатын туплау киләчәктә дә уңышлы дәвам итәр һәм тиздән без аның тагын да тулырак басмасын укырбыз, дип ышанабыз.