Логотип Казан Утлары
Шигърият

ДУНАЙ ДӘФТӘРЕ


КУНАКТА
5әңгәр юл буйлап килдек без Зәңгәр Дунайлы илгә.
Саргая иде инде көз Яфрагын коеп җилдә.
Йөзендә ләкин дусларның Яз күрү рәхәт иде.
Күрдек без сүнмәс төсләрне — Ьәр якта чәчәк иде.
Җирдә зур закон бар күптән: Дус булсаң — дусны ярат!
Кылыч кысып, бала тоткан Мәрмәр солдатка карап, Елмайдылар йөзләр йөзгә, Кыстылар куллар кулны: ♦Кырык дүртенче елда безгә Шул салды тәүге юлны. Азатлык килде бу якка Бөек Иделле илдән.
Түр урын — сезгә, кунаклар! Сез бит Иделдән килгән».
Елмаеп кырыс ак таш та Чакырды кебек түргә:
— Утырыйк түрдә, якташлар, Җан дуслар белән бергә!
Бу — кайнар йөрәк авазы,
Бу — якты хисләр теле, Бу — күкнең чиксез аязы, Бу — румын дуслар иле.
Әйе, без моннан ул чакта Фашистны кудык кыйнап. Әйтәбез тыйнак булсак та: Без монда —көткән кунак.

КОЯШ БЕЛӘН ОЧРАШУ
^ояш карый биек зәңгәр күктән, Кояш яна илнең гербында.
һәр карышы нурлар белән чиккән Келәм төсле бөтен җир монда.
Кояш уйный румын кызларының Кара тутлы якты битендә.
Явын алып синең күзләреңнең, Калка монда кояш кичен дә —
Мартен өсләрендә җем-җем уйнап, Яме балкый таңнар төсенең, Нәни кояшлары мең-миллионлап Кабыналар Биказ ГЭСының.
Һәм бер сүзне күңел күкләренә Нурлар белән язып куясың:
— Күтәрелә, ирек, күтәрелә Һәр урында синең кояшың!
МОТОР әйтә...
Бакчасыннан зур бер карбыз өзеп Кидергән дә чалгы сабына, Митря абзый озын буен сузып Китеп бара басу ягына.
Бераз бодай, бераз тары чәчкән Иманасы чагыла күзенә.
Тир түккән ул шунда кече яшьтән һәм уңышын җыйган үзенә.
Зур бер кырда нәни ямаулыкка Охшап торган җире күренә.
— Колхозга кер! - диләр аңар юкка.... Кызыгалар ахры җиренә...
Митря абзый шуны уйлап атлый, Бер ялгызы атлый уйланып.
Арттан җитеп, кинәт нидер таптый Язды төсле... Китте уянып.
Колхозчылар эшкә бара иде, Килә иде гүләп трактор. «Ут-арбабыз сыйдыра ала сине, Утыр әйдә, юлың ерактыр!»
Митря утыра. «Болай шәп атлыйлар, Тавышлар көр, тәртип юк түгел... Үзләре дә ләкин: бу ат, диләр, Күп түгел шул әле, күп түгел...»

10
Йөрәк кинәт тибә батыраеп, Күңел кинәт никтер йомшара: «Алыгыз дип әллә әйтергәме, Ясаргамы әллә ишарә?!»
...Мотор җырлый яңа җырлар монда. Ә кыр әле, ә кыр — ямаулы.
Мотор әйтә: румын кырларында Ямауларның көне санаулы.
БЕЗНЕҢ ҖЫР
Тезелгәннәр су ярында Түп-түгәрәк өстәлләр. Армый-талмый сыйланырга Җитсен генә көч-хәлләр!
Бокаллар ташып тулган чак, Ширбәт мул чак йөземдә1, Алсу ямь балкып торган чак Алтын көзнең йөзендә.
Нурлырак итеп табынны, Йөзеп елга төбенлә, Йолдызлар дәррәү кабынды Тыргу-Муреш күгендә.
Бу төннең кайнар эзләре Калды күңел ярында.
Чит телнен шунда сүзләрен Ачык әйтеп барын да
Безнең җырны сузды венгр, Безнең җырны җырлады: «Туган илем минем киңдер, Күптер урман-кырлары...»
Әй таныш җыр, илләр буйлап Ничек болай сибелдең?!
Безнең янда, гүя, уйнап Суы акты Иделнең.
Шул җырда торды яңгырап Урал да һәм Себер дә. Булырмы моннан ямьлерәк Һәм тәмлерәк сый җирдә!
Безнең хак сүз яңгырап үтә Җирдә бөтен юлларны, Дуслар кыю канат итә Юлда безнең җырларны.
Шундый бер мәгънә бар монда: Чын җырга — чын кадер бар! Бөтен зур дөнья алдында Җаваплы без — шагыйрьләр. 1 Виноградта.
11
ДАФТАН ДАСТАНЫ
Ларадык без Дафтан төрмәсен, Караңгылык өнен карадык. Төшләреңә андый кермәсен, Таш өеме булып, каралып.
Ник юеш бу салкын таш? Беләм: Көн юк монда — таңнар атмаган, Юылган ул кан һәм яшь белән, Яңгыравыннан үчнең чатнаган.
Ирек килер! — дигән кем җиргә, Шул кояшны даулап кем йөргән, — Антонеску керткән шул гүргә, Тереләтә шунда күмдергән.
Тәрәзәләр — калын тимерле, Ә ишекләр — бар да таш ишек. Һәлакәттән саклап гомерне, Ничек ач та ничек кач ишеп?!
Йозаклары бүрек хәтлеләр, Ә богаулар — бар да бер потлы. Язып алган җырны саклыйлар — Өшетә җыр, ала җыр котны.
«Кыйнамагыз, җитәр, туктагыз...» — Җырлаганнар моны тоткыннар. «Яндырырбыз сезне утта без!..» Җырны ничек биктә тотсыннар!
Җырлаганнар меңнәр бер булып, Георге Деж башлап көйләгән. Набат булып, үлмәс җыр булып, Зур хакыйкать үзе сөйләгән.
Йөге зурга авыр газапның, Хәтта җир дә монда тетрәгән... Җиңел юлдан килми азатлык, Әзер Бәхет төшми күкләрдән.
Шул сүзләрен ачы тарихның
Саклый ташлар — шундый Дафтан бу. Бу музей зур — озак карыйсың.
Йөрәкләргә язган дастан бу.
ТАУ ЕЛГАСЫ
^ау башында таш астыннан Саркып чыккан елга син. Дәрт аласың башлап шуннан, Җыр аласың юлга син.

Озатып сине сәфәргә, Ак болытлар үбәләр. Көч бирә сиңа яшәргә Кар бүрекле түбәләр.
Дулкының канатын җилпеп Уйнау шәптер Карпатта?! Ашкынмый түзәрме бөркет Пар канаты бар чакта!
Кяй урында шактый озын Борма ясап алган син, Кай урында — ташның үзен Ярып юллар салган син.
Юк, ярамый ашыкмыйча — Анда көтә үзәнлек:
Таудан муллык ташып төшә, Агып төшә гүзәллек.
Йөртә румын җире сине: Баһадир! — дип. Дөрес ул. Күрдем синең тырышуны, Тау елгасы Мурешул!
Кайнап тора суың өсте, Юл салган син таш ярып... Булсын иде кыен эшне Синең төсле башкарып!
САГЫНДЫРДЫ
Мин Карпатта булдым атна буе,. Бухарестта ике көн йөрдем.
Һәм юлларын туган якларымның Сагынып та инде өлгердем.
Бу дус илдә мин бәхетле кунак — Түгел дәрвиш, түгел ят кеше. Күз алдымда ләкин тора уйнап Казан утларының яктысы.
Манаралар монда йорт саен бар, Сөембикә ләкин күренми... Бакчаларда безнең аккаеннар Очрамасмы диеп йөрим мин.
Сагындырды Аккош күлләрендә Битләремнән сөеп искән җил. Төштә күрәм сине төннәремдә, Сине күрәм, туып үскән җир!
Күзем йомсам — күрәм таң атканын Ярларында ерак Иделнең...
Кагынмаса, йөрәк, канатларың, Болай сагына белмәс идем мин.