БОРЫНГЫ СМОЛЕНСК ЮЛЫНДА
Партизан язмалары
Запастагы майор Гаян Әмиров—Бөек Ватан сугышы елларында немец фашистлары басып кергән Смоленск өлкәсе районнарында халыкны дошманга каршы күтәрү, партизан отряды оештыру буенча актив эш алып баручыларның берсе. 1941—1945 елларда ул махсус заданиеләр белән күп мәртәбәләр дошман тылында була һәм командование тапшырган эшләрне намус белән үти.
«Кызыл Армиянең 24 еллыгы» исемендәге Аерым партизаннар полкы Гаян Әмиров катнашында оеша һәм бу полк Смоленск өлкәсенә басып кергән фашист оккупантларына зур зыян китерә. Полк соңрак дивизиягә кадәр үсә. Моннан тыш аларга ярдәмгә фронт аша һава-десант корпусы ташлана һәм атлы гвардия корпусы үтә. Партизаннарга каршы фашистлар фронттан алып зур көчләр ташлыйлар.
Гаян Әмиров «Кызыл Армиянең 24 еллыгы» исемендәге Аерым партизаннар полкы комиссары буларак отрядның дошманга каршы күп кенә сугышларында катнаша. Сугышларда күрсәткән батырлыклары өчен Кызыл Бийрак, Беренче, Икенче дәрәҗә «Ватан сугышы» орденнары, Икенче дәрәҗә «Богдан Хмельницкий» ордены, Беренче дәрәҗә «Партизаннар медале» һ. б. белән бүләкләнә.
Хәзер филология фәннәре кандидаты Гаян Әмиров СССР Фәннәр академиясенең Казан филиалының Тел, әдәбият һәм тарих институтында гыйльми секретарь булып эшли.
ЯҢАДАН ДОШМАН ТЫЛЫНА
амолеттан сикерү белән парашют ачылу арасындагы секундлар һәрвакыт куркыныч була; син, әле генә кабинада «каты» идәнгә нык басып йөргән кеше, кисәк шул идәннән аерылып тышка, дөм-караңгылыкка, билгесезлек кочагына чумасың, йомгак кебек бөтерелеп, мамык йондай, һавада очасың. Идән дә юк, түшәм дә юк. Җир белән күкнең кайсы якта икәнлеген дә тиз генә аерып булмый. Самолетның очу тизлеге һәм үзеңнең җиргә төшү, сикерү кызулыгы, һавада кайнашкан җилләр — барысы бергә җыелып, парашютчыны өзеп ташлыйбыз дигәндә, боҗраны тартасың...
Аэродромда өйрәткәнчә, тиешле секундлар саналгач, божраны тарттым. Нәрсәдер шартлады, колаклар чыңлап китте. Шунда ниндидер көч. төпсез бушлыкка төшүне шып иттереп кинәт туктатты да мине кире өскә, күккә чөйде...
Таганда атынгандай як-якка чайкалган килеш, күтәрелеп күккә карадым. Үрдә, минем баш өстендә, беленер-беленмәс кенә булып күренгән
С
ГАЯН ЭМИРОВ
4. ,С. Ә. - № 3 49
парашют күкне каплаган. Шул аклыктан башка һичнәрсә күренми. Бөтен тирә-якта көзге төннең куе караңгылыгы...
Инструктор өйрәткәнчә, тизрәк ориентирлар билгеләргә, баш-күз алырга кирәк иде. Үземнән бигрәк, иптәшләрнең кайда төшүен күзәтергә кирәк. Як-якка каранып, бүтән парашютчыларны эзләргә тотындым. Түбәнгә күз салдым. Анда да җәһәннәм караңгылыгыннан башка берни күренми иде.
Шул вакыт мине борчу чолгап алды. Парашют бауларына ныграк тотынып тагын тирә-якны күзәтеп чыктым. Ниһаять, болыт арасыннан ай урагы күренеп калды һәм шул арада мин үземнән уңда һәм арттарак, бик еракта, ике ак күбәләксыман нәрсә шәйләп алдым. Тиздән алар, кулъяулык болгагандай итенеп, күздән дә югалдылар. Бу ике ак яктылык бик тиз сүнде, минем күзгә генә күрендеме икән әллә дип уйлап куйдым. Шулай да мин беләзектәге компаска карап аларның урыннарын чамалап алдым. Бауларны тарта-тарта «ак күбәләкләр» күренеп киткән якка якынлашырга теләдем.
Самолет, ни өчендер, без төшәсе җирдән байтак читтәрәк гүләде; озакламый кызыл һәм яшел утлары белән җемелдәп тагын бер күренде дә көнчыгыш ягына таба китеп югалды.
Төньяктан искән җил һавадагы кара яңгыр болытларын куып тарата, ай урагын бер ача, бер яба иде. Әледән-әле җир өсте бөтенләй караңгылыкка күмелә. Мондый вакытларда, чиксез бушлык эчендә үзеңне ялгыз сизеп, күңел шомланып китә... Ярый әле яңгыр яумый тора. Моңа мин генә түгел, иптәшләрем дә шатлана торганнардыр...
Тирә-якта шомлы тынлык, тик көнчыгышта, самолет кайтып киткән якта, һавага күтәрелгән ут баганалары, ялкын һәм пуля трассалары күренә...
Ай яктысында берничә секундка гына сул яктан ниндидер авыл, ә миннән уңда урман күренеп калды, әнә басулар... Авылда кемнәр икән?..
... Җиргә таба төшмәгән кебек, җир үзе миңа каршы очып менгән төсле. Бауларны тарта-тарта, күренеп калган урман эчендәге ачыклыкларның берсенә, аланга төшәргә тырыштым. Якындагы агачларны узып биек һәм юеш үлән арасына шып итеп килеп төштем дә егылып киттем, аякларны алдан әзерләгәнчә җиргә тигез басарга тырышсам да, басып торып кала алмадым.
Бауларны тартып, парашютны «сүндердем» дә, бик тиз генә әлмәк- каптырмаларны ычкындырып, пистолетымны кулыма алдым.
Төн караңгылыгы карагайлар шавыннан тагы да шомлырак булып тоела. Япа-ялгызым кебек.
Ә бит әле без күптән түгел генә ирекле совет җирендә, сөекле дусларыбыз арасында идек..,
*
*-т- * *
Дошман тылына өченче рейд...
Әле икенче рейдтан чыгу газаплары да күз алдыннан китмәгән...
16 сентябрьдә, Ломоносов станциясе янындагы урманнардан үткән фронт сызыгына җиткәндә, безнең батальонда 500 дән артык кеше бар иде. 17 сентябрьдә иртән, алгы сызыкны өзеп, фронт аша нибары 380 кеше генә чыга алдык...
Югары командование рөхсәте белән безнең батальон командиры I Никон Федорович Шевцов үз бурычын үтәгән батальонны Смоленск- Мәскәү-Калинин өлкәләренең чиге терәлгән урманга кертеп, бераз тәртипкә китерергә — ял иттерергә уйлады. Шул кара урманның йөзәр еллык чыршылары арасында казылган землянкалар янында ул безгә:
— Тузган кием-салымны алмаштырырга, «бөҗәкләрне» көйдерергә, коралны һәм сугыш, кирәк-яракларын тәртипкә китерергә, батырлык күрсәтүчеләрне бүләкләү өчен исемлек төзергә, шушы арада разведка
50
һәм сугышчан хәрәкәткә — рейдка чыгарга әзерләнергә! — дип приказ бирде.
Яралыларны һәм батальонга ияреп чыккан «камалучыларны» без 30 нчы армиядә калдырган идек. Инде хәзер комбатыбыз Никон Федорович үзе дә контузиядән дәваланырга госпитальгә китәр дип уйладык. Ләкин без уйлаганча булып чыкмады: капитан Шевцов бөтен яраланган һәм контузия алганнарны госпитальгә тапшырды, ә үзе батальоннан китмәде, шунда дәваланды.
Көнбатыш фронтның икенче эшелоны артында, тик еракка ата торган дошман туплары җибәргән снарядларның вакыт-вакыт шартлавы ишетелгән районда, блиндаж-землянкаларда мунча кереп, кием-салым алыштырабыз. f
Разведчикларның һичбер вакытта да өзелми торган хәрби өйрәнүе бара....
Сентябрьнең соңгы атнасы иде. Семен Фроловны, Аркадий Кренде- левне һәм мине батальон штабына, комбат Шевцов янына чакырдылар. Штаб землянкасына алданрак барып кергән Фролов:
— Чакыруыгыз буенча килдек, иптәш капитан! — дип рапорт бирде.
— Капитан түгел, майор...—диде комбатның адъютанты аңа.
Чынлап та яңа гына югары штабтан кайткан Никои Федорович Шевцовның якаларындагы петлицаларда икешәр кызыл «шпал» ялтырый иде...
Шевцовны без бөтенебез дә бик ярата идек. Ул зур хәрби хәзерлекле. чиксез батыр йөрәкле һәм акыллы кеше иде. Кыяфәте белән нәкъ ...Василий Иванович Чапаев иде ул.
— Иптәшләр, сезгә бүген үк югары штабка, генералга барырга кирәк. Армиянең разведка бүлегенә,—диде ул. — Анда сезгә ни өчен чакырганнарын әйтерләр. Минемчә, берәр төрле яңа «эш» бардыр... Бәлкем, батальонга кире кайтып тормассыз, подразделениеләрегезне тапшырыгыз. Җыеныгыз, тиздән Армиягә машина китә, шуңа утырып барырсыз!
Бер-беребезгә караштык та, комбаттан рөхсәт алып, штабтан чыктык. Солдатның, бигрәк тә яңа гына дошман тылыннан фронт аша чыккан разведчикның, юлга чыгу өчен нәрсә әзерләнәсе бар соң?
Лейтенант Фролов — батальонда икенче фельдшер; кече политрук Кренделев — диверсант-сапер. Ә мин — пропаганда инструкторы, өлкән политрук. Без эшне бик тиз тапшырдык. Батальоннан бөтенләй китү дигән хәбәргә бик ышанып бетмәсәк тә, бөтенесе белән дә саубуллаштык. Землянкабызга кереп бик тиз генә җыендык та яңадан комбат янына килдек. Ул батальон штабы алдында Армия штабына китәргә әзер торган машина шоферы белән нәрсә турындадыр сөйләшә иде.
— Я, егетләр, сау булыгыз! Сау булыгыз һәм сак булыгыз! Уңыш юлдашыгыз булсын, һәрбер адашкан пуляны эләктереп йөрмәгез. Хәерле юл!—диде ул, һәрберебезгә дә кулын биреп.
Өчебез дә аның йөзенә оят китермәскә сүз бирдек.
Фашист бомбаларыннан бик нык җимерелгән борынгы рус каласы — Вязьманы без төнлә үттек.
Шәһәрчекнең җимерек өйләре әллә нинди шомлы күренешләрне хәтерләтә иде. Кайдадыр, Дорогобуж белән Вязьма арасындагы урманнар- j да ниндидер бер авылда — без барасы штабның команда пункты. Шунда’ еш кына барып йөргән шофер юлның һәр борылмасын хәтерләп алган, машинасын шәп кенә куа.
Штабны табып дежурныйга комбат җибәргән пакетны биргәч, безне күп көттермәделәр, Дөн уртасы булуга карамастан, генерал үзенә чакы
4» 51
рып алды. Исәнлек-саулык сорашкач та, ул безнең һәрберебезнең дә хәрби бурыч үтәргә әзерлегебезне белешеп алды һәм турыдан-туры эшкә башлады.
— Иптәшләр, сезне махсус җаваплы бурыч үтәргә җибәрергә уйлыйбыз,— диде генерал.
Өчебез дә тын калдык. Күптән түгел фронт аша чыкканда кичергән авырлыклармы, фронттан, ике яктан да күршеләр, ә тылдан көчле совет халкы ярдәм итеп торган алгы сызыктан аерыласы килмәүме — нәрсәдер безне уйланырга мәҗбүр итте.
— Сез, мөгаен, дошман тылына китәрсез. Бу бик мөһим бурыч... Дошманның бөтен хәрәкәтен күреп, ишетеп торырга, ә үзегез мөмкин кадәр -күзгә чалынмаска, күренмәскә тиешсез... Бәлкем, анда бик озак булырсыз...
Без тагын бер-беребезгә карашып алдык. Генерал сүзен дәвам итте:
— Моңа ничек карыйсыз? Риза булсагыз, оператив группа төзелер, иртәгә инструктаж алырсыз һәм тиздән хәрби бурычны үти башларсыз...
Генерал безнең җавапны көтеп, утырган урындыгының артына аркасын терәп, папирос тарта. Аның җитди күзләре безгә текәлгән.
Озак уйлап тормадык, кыска гына итеп:
— Ватан тапшырган бурычны үтәргә әзербез!—дидек.
— Яхшы. Без бары тик үзе теләп, үз иреге белән баручы тәҗрибәле разведчикларны гына шундый эшкә җибәрә алабыз. Сезнең группа биш кешедән торачак: группа начальнигы, ике разведчик (берсе сапер, берсе дошман артиллериясен һәм танкларын белүче), фельдшер (ул авиация һәм химияне белергә тиеш) һәм радист. Хәрби киемнәрне ташларга туры килер. Тиешле документлар һәм приказ алырсыз... Ул мәсьәләләрне иртәгә хәл кылырбыз, сау булыгыз,—диде генерал һәм, китәргә мөмкин икәнлекне белдереп, урыныннан торды...
Генерал адъютанты өчебезне дә күршедәге өйгә йокларга алып китте.
Ул көзне Смоленщина, Мәскәү янындагы авылларның бөтен өйләре дә гаскәриләр, армия кешеләре белән тулы булган кебек, бу колхозчы өендә дә солдатлар бар иде. Монда күчмә радиостанция корылган булып чыкты. Без кергәндә, идән уртасына җәйгән плащ-палатка өстенә радио аппаратын куеп, ниндидер бер радист морзянкада «тыкылдап» утыра иде. Купшыланырга яраткан адъютант, приказ биргәндәй ачык итеп:
— Менә сезгә генерал әйткән радист! Шул минуттан алып ул сезнең группаның члены, сезгә буйсына,—диде. Шул вакыт әлегә кадәр эш белән мавыккан радист безнең якка таба борылды. Радистның йөзе миңа таныш күренде. Ул аягүрә торып басты да:
— Радист Саша Заманов,—дип честь бирде.
Беренче секундта үз күземә ышанмый тордым. Бу кеше минем авылдашым, балачактагы сабакташым һәм якын дустым Сафа Заманов иде. Без кочаклаштык...
Бөтенебез дә әле хәзергә бертигез хокукта булганга, Аркадий Крен- делев:
— Куегызсана инде шул назлануыгызны, ирләр кочаклашканны җенем сөйми, — дип безне аерды. Без өчебез дә Сафадан рациянең эшләвен, көчен — мөмкинлекләрен сораша башладык. Адъютант безне бү/Леп:
— йоклагыз, хәерле төн, — дип чыгып китте.
Сафа күрсәткән урынга чишенмичә генә яттык. Сафа, бераз эшләгәч, рациясен җыйды да шулай ук безнең янга килеп сузылды. Ләкин шундый хәлдә авылдашың белән очрашкач йоклап буламы соң — без төне буе сөйләшеп чыктык...
Иртәгесен генерал ярдәмчесе безнең барыбызга да бик җентекләп инструктаж бирде. Дошман тылында уңышлы разведка алып бару өчен
52
күп кенә нәрсәләр белергә кирәк иде. Шуңа күрә штабта ук безнең группа төшәсе районны өйрәнергә һәм ул районда башкарасы эшләрне билгеләргә керештек.
Төшке аштан соң безнең группага тагын бер кеше бирделәр.
— Өлкән лейтенант Костриков!—дип танышты ул безнең белән һәм күзләребезгә туп-туры карап:—Танымыйсызмы?—дип сорады.
Бик җыйнак, пөхтә һәм матур итеп өлкән лейтенант формасын киеп алган Петя Костриков чыннан да безгә таныш иде. Ул Смоленщинада, без җәй көне Слобода районын үткәндә, батальонга килеп кушылды. Унбиш көн буена диярлек Петя, партизан иптәшләре белән батальонга юл күрсәтеп, безне Лохмоносов станциясенә таба алып барды. Костриковка шул районнар гына түгел, Смоленск шәһәре, андагы урамнар һәм йортлар да шактый таныш икән.
Петя Костриков ару-талуны белми, урман кошлары тавышын чыгарып бик оста сызгыра, кояш баюына, болытларга карап, болыннарда үскән үләннәрдән иртәгә нинди көн буласын алдан әйтеп бирә, дошманның техникасын, корал төрләрен биш бармагы кебек белә — кыскасы, тумыштан разведчик диярсең.
Без дошман тылыннан чыккач, Петя суга чумган кебек юк булды. Аның кая һәм кайчан киткәнлеген ул чакта батальон командиры Шевцовтан башка кеше белмәде. Бездән, батальоннан киткәндә, ул хәрби киемдә дә түгел иде.
Бу юлы мин аңардан:
— Син, Петя, кайда югалдың?—дип сорадым. Бераз уйланып торгач ул:
— Курста булдым, укыдым, — диде...
Инде биш кешедән торган безнең группаны генерал тагын бер кат кабул итеп сөйләште, үзенең ярдәмчеләрен чакырып алып, безне бик яхшылап юлга әзерләргә кушты.
Башка берничә разведгруппа белән бергә, бишебез дә дошман тылында кирәк булачак нәрсәләрне җыештырырга керештек, дошман гаскәре артында озак разведка алып бару эшен өйрәндек.
Безгә дошманның байтак коралын, аның подразделение һәм частьларын, офицерларының чин һәм киенгән формаларын күрсәттеләр. Смоленщинада хәрәкәт иткән партизан отрядлары турында сөйләделәр.
Дөрес, озаграк укыган очракта без бу штабта күп нәрсәгә өйрәнгән булыр идек, тик безгә бу «мәктәптә» озак укырга мөмкин булмады — вакыт бик кысан иде.
Дошман гаскәрләрен өйрәнүдән җирле халыкка, Смоленщинаның оккупациядә калган районнарына күчкән генә идек, разведгруппа началь-никларын бик ашыгып кына генерал янына чакырып алдылар.
Бу вакытта фронтның Смоленск юнәлешендәге хәлләр кискен үзгәргән иде...
Генерал безгә менә нәрсәләр сөйләде:
— Иптәшләр! Фашист армиясе, Духовщина-Ярцев юнәлешендә кискен һөҗүм итеп, фронт сызыгын өзгән. Вязьма һәм башка шәһәрләр өстенә күп кенә десант ташлаган. Соңгы мәгълүматларга караганда, Рославль янында да дошман һөҗүм итә. Байтак частьлар белән элемтә дә юк...
Генералның йөзе борчулы иде, аның дулкынлануы безгә дә күчте. Күз алдыбызга гитлерчыларның бронялы агымы килеп басты.
Дошманның шул көчләрен ачыклап белү, аларның юнәлешен күзәтү өчен разведгруппаларны эшкә җибәрүне ашыктырдылар. Аның өстенә безгә дошман тылында калган частьларга һәм районнардагы партия- совет оешмаларына ашыгыч рәвештә ярдәм итәргә күрсәтмәләр дә би-
53
релде. Без, разведка алып бару белән бергә, урындагы партизан отрядларын активлаштыру чарасын да күрергә тиеш идек.
— Озын сүзнең кыскасы шул: сез хәзер үк үзегезнең хәрәкәт итәсе юнәлешегезне белеп, конкрет бурыч алырсыз, — диде генерал, сүзен тәмамлап, — сездән без нәтиҗәле эш көтәбез, иптәшләр! Дошманны күздән югалтмагыз, мөмкин булганда, партизаннар ярдәме белән, аңа сизелерлек зарар итегез!..
БЕЗ ХӘЗЕРГӘ ӨЧӘҮ ГЕНӘ ӘЛЕ... V
Без хәзер Гитлерның «Үзәк» армия группасы басып кергән Смолен- щинада...
Күкрәк тиңентен куе булып үскән юеш урман үләнен ярып, сул кулым белән бауларны өстерәп, парашютым янына килдем. Җитмеш биш квадрат метрга якын ефәкне бер төргәккә җыеп, пистолетымны куеныма тыктым да кулыма хәнҗәр алдым. Ефәкнең иң нык тегелгән җөйле җирләрен хәнҗәр белән телгәләдем һәм бу төргәкне бер төп астына күмеп куйдым.
Тирә-якта һаман шомлы тынлык, ичмасам бер генә кош тавышы да ишетелми. Иптәшләрне, әйберләрне табу турында уйлап бераз тын тордым. Аннары алдан вәгъдәләшкәнчә, сигнал биреп сызгырдым... Тынлык. Компасыма карап алга атларга торганда гына, уңда атыш күтәрелде. Берсен-берсе узып, караңгы һаваны кисеп, чыжлап ракеталар оча башлады, һавада ак, кызыл, сары, яшел ут йомгаклары, артларыннан утлы җеп сузып, тирә-якка чәчрәделәр. Атыш без төшкән җирдән берничә чакрым читтә булса да, пулялар монда таба очканга, бик якында гына барган шикелле. Мин үлән арасына чүгәләп утырдым.
Фашистларның тактикаларын, аларның караңгы төннәрдә куркып төрле якка атканнарын, һичтуктаусыз ракета чөйгәннәрен электән үк белә идем. Ракетаны алар кызганмыйлар, вагонлап яндыралар... «Әллә безнең группаның берәр кешесе шул тирәдә ут астына эләктеме»,— дигән уй мине сискәндереп җибәрде. Компаска карап юнәлешне билгеләп алдым һәм, вәгъдәләшкәнчә сызгыра-сызгыра, авылдан сулгарак атладым. Тиздән урман куелыгына барып кердем. Бераз баргач, сазлы урманнарда үсә торган эре үләннәр һәм тал куаклары башланды. Юеш үләннәрдән өс-баш бөтенләй манма су булды.
Атыш кисәк кенә тынды. Тавышлар соңгы кат зур урманга бәрелеп яңгырады да тирә-якпы тагын тынлык басты.
Тагын сигнал биреп сызгырдым. Бөтен дикъкатьне салып тирә-якны тыңладым, калын төн караңгылыгын тишәрдәй булып игътибар белән алга карап эзләндем. Тик бернәрсә дә күрмәдем. Берни дә ишетмәдем. Шулай бер сызгырып, бер тыңлап бара торгач, ниндидер тавыш ишетелә башлады, һавада буталып йөргән көзге карлы-бозлы болытлар тора- бара айны бөтенләй каплады. Күзгә китереп төртсәң дә берни күренми иде. Тирә-як төпсез караңгылыкка чумды. Агачка терәлеп бик озак бер урында тордым. Әлеге, ишетелгән тавыш су шаулагандай тигез, һич үзгәрешсез дәвам иткәч, аякларым белән йомшак урман җирен капшый- капшый, шул якка таба атладым һәм тиздән агым су буена барып чыктым. Урман суының өсте октябрь төне шикелле караңгы һәм ямьсез иде. Кайдадыр, түбәнрәк тирән упкын булырга тиеш: шарлавык тавышы күңелдә шомлы тойгы уята. Мин Смоленщинада аккан елгаларның исемнәрен хәтеремнән кичердем: Днепр, Белая, Ужа, Десна, Угра... Бу туларның кайсысы икән? Белсәң иде... Яр буенда үскән ак каен төбендә туктап компаска карадым. Минем азимут елга буйлап барырга мөмкинлек биргәч, тагын алга атладым... Болытлар тагы да куерды, караңгылык көчәйде, теңкәгә тия торган вак кына көзге яңгыр сибәли башлады. Мин, разведчикларга гына хас булган ниндидер бер яшертен
54
тойгы беләи иптәшләремне табарыма ышанып, һаман алга бардым. Шарлавыктан байтак үткәч, бер урман ачыклыгынамы, юлгамы чыктым, кат-кат сигнал бирдем.
Көтмәгәндә, алда һәм сулдарак кеше сызгыргандай тавыш ишетелде.
Мин җавап бирдем дә тыңларга тотындым... Тавыш кабатланды һәм мин шул якка йөгердем...
Иртәнге сәгать бишләрдә без бер карт чыршы төбендә өчәү очраштык һәм кочаклашып үбештек... Алар — Костриков белән Кренделев иде. Бу ике егет самолеттан бер-берсенә орынып диярлек сикергәнгә күрә, берсенә берсе бик якын төшкәннәр. Тик Аркадий гына бераз иужалан- ган: аның парашюты агач башына эләгеп, үзе асылынып калган. Аннары бауларны кисеп егылып төшкән һәм азрак бәрелеп аягы биртелгән... Петя парашютын турап үзләренә кулъяулыклар ясаганнар. Атышлар барган вакытта аякларына ефәк чолгаулар урап утырганнар. Икесе дә тик аркаларындагы биштәрләре белән генә калганнар.
Өч таган таймас, ди — без өчәү булгач, күңел күтәрелеп китте. Шулай да Фролов белән Сафаның юклыгы безне бик борчый иде.
Тиздән таң ата башлаган кебек күренде. Калган иптәшләрне һәм корал бәйләмнәрен яктыргач эзләргә булдык. Ә хәзергә эрерәк агачлы урманга кереп, яңгырдан яшеренергә һәм калган иптәшләрнең сигналларын тыңларга карар иттек.
Урал таулары итәкләрендә үскән карт чыршыдай агачлар Смолен- щинада да бар. Аның ботаклары түбән таба үсәләр. Иң түбән, җир өстеннән бер метр чамасы биеклектәге эре ботакларның очлары җиргә төшеп, чыршы үзәге тирәсендә табигый куыш ясалган. Без шундый карт чыршы астына кереп яшерендек. Каплап куйган киле эчендә калган чебешсыман өчебез дә чыршыга сыендык: икебез әзрәк черем итәргә уйласа, беребез дежур торды, ул Фролов белән Заманов сигналын тыңларга тиеш иде.
Аркадий белән Петяның парашюттан кисеп аякларына чолгау итеп алган ефәкләрен, кулъяулыкларын ташлаттым. Биштәрләрне аркадан салып, ашамлыкларның беразын кесәләргә күчердек. Баш астына капчыкларны салдык. Аста — көзге салкын җир һәм кабырганы тишәрдәй агач тамырлары өстенә җәйгән чыршы ботаклары...
Күзгә төртсәң дә күренмәслек караңгылык, хәтта бер-беребезнең йөзләрен дә юньләп күреп булмый. Тирә-яктагы тавышларны карт наратларның төньяк җилендә шыйлап сызгырулары баса:
— Жуу—шый-шый-жуу...
Ара-тирә урман шавын ярып самолет моторлары гүләгән тавыш ишетелеп китә.
Төшемдә дошман тылы, гитлерчыларның явызлык итүләре, җәй кэне Сураж яныннан үткәндә күргән хәлләр белән саташтым... Гитлер бандитлары 1941 елның июлендә Витебск еврейләрен, «эшкә алып барабыз», дип, җыйганнар да Сураж ягына алып чыгып атканнар. Балалары, карт-карчыклары беләи барысын да тезеп атканнар, күбесен тере килеш 1 күмгәннәр...
Туфрак арасында, кабер өстендә — тимер көрәк белән ерткыч фашистлар чабып өзгән бала куллары, хатын-кызларның элек кара булып, шушы каберләр алдында чал кергән чәч толымнары ята... Җитеп килгән арыш, бодай башаклары кан чәчрәүдән кызарганнар. Кабер тирәсендәге туфрак, кеше каны сеңеп, мәте балчыктай, тут кызыл төскә кергән. Шевцов батальоны разведчикларының яланбаш, күз яшьләрен тыеп, иреннәрен тешләп үч алырга ант итүләре... Белоруссия елгаларында аккан мәетләр... Берлин, Франкфурт, Мюнхен, Нюрнберг калаларыннан килеп безнең җиргә басып кергән котырынган фашистлар күз алдыннан үтте...
Дошман басып алган җирдә беренче салкын көзге таңны без шулай өчәү генә каршыладык...
55
*
* *
Таңнан алып кичкә кадәр бөтен тирә-якны айкадык — иптәшләребезне эзләдек. Олы юлларда немец гаскәрләре йөреп тора иде. Авылларда — фашистлар.
Кайда төшкәнебезне белү өчен якындагы авылга керепме, басуда очратыпмы берәр кеше белән сөйләшергә кирәк иде. Шулай да хәзергә әле иптәшләрне, корал бәйләмнәрен тапканчы, кеше-карага күренмәскә булдык.
Шулай эзләнеп йөргәндә, кичкә таба алдан барган Петя көтмәгәндә генә безнең кораллар бәйләмен алып төшкән парашютның зур чыршыга асылынып торганын күрде. Зур саклык белән, шул агачны тирәләп, кораллар бәйләме тирәсенә якынлаштык. Аркадагы биштәрләребезне салып куйдык та бик кызу эшкә башладык. Аркадий җәһәт кенә агач башына менеп, парашютны тарткалап төшерергә тотынды. Петя тирә- якны караштырып, башка капчыкларны эзләргә китте. Бәйләмне дә, парашютны да тизрәк билгеле бер урынга күмәргә кирәк иде. Безнең өчен иң мөһиме тол — шартлаткыч... Аның белән борынгы Смоленск юлына чыгып дошманны «биетергә» була!
Эшкә мавыгып кабаланганда якында гына атыш башланды һәм ниндидер этләр өрергә тотынды. Русча һәм немецча кычкырган командалар ишетелде. Ул да булмады, Петя:
— Немецлар! Полицайлар!—дип кычкырды да йөгерә-йөгерә куаклар арасыннан, безне читләп, урман куелыгына кереп китте. Шул секундта Аркадий агач башындагы парашют бауларына асылынып шуып төште. Җирдә яткан биштәрләребезне эләктереп, бер-беребездән калышмыйча Петя чапкан якка без дә йөгердек. Петя эзәрләүчеләрне үзенә ияртеп, бездән читкә алып китәргә уйлаган иде, ләкин аның бу нияте эшкә ашмады. Дошман солдатлары һәм полицайлар безнең парашют һәм корал бәйләме тирәсенә килеп чыктылар. Эзәрләүчеләр бәйләмне тикшер- гәләгәнче, без байтак җир китеп өлгердек. Тиздән тагы атыш башланды: гитлерчылар түбән, аяк астына төзәп аталар иде. Аларның парашютчыларны тере килеш кулга алу өчен шулай атулары безгә билгеле. Аягы яраланган кеше кая китә ала?
Петя тоткан юнәлеш белән урман эченә чапсак та, тиздән эзәрләүчеләрнең безне яланга чыгарырга тырышуларын сиздек. Автоматлардан ярылгыч дум-дум пулялары белән аталар. Овчарка этләр чинап-улап өрәләр... Аркылы яскан чытыр-чатыр аша сикереп үтәбез, ауган зур агачлар очраса, тирәләп әйләнәбез. Тик алга-алга!
Яланга куып кертү планы барып чыкмагач, немецлар безне ниндидер бер елгага таба кыса башладылар. Полицайларның сүгенүләре, фашист солдатларының хырхылдап немец телендә нәрсәдер кычкыруы, этләр өрүе, атыш — барысы да урманны гөж китерә...
Кинәт, һич көтмәгәндә, безнең Аркадий егылды... Ни булгандыр инде: әллә берәр нечкә агачка абындымы, ялгыш бастымы, пуля тидеме— ул тормады. Гөп итеп барып төште дә ауган капчык шикелле ятып калды...
Безнең хәл чынлап та авыр иде.
Петя уктай атылып Аркадий янына ташланды.
— «Өчебез дә бер урынга җыелырга ярамас», — дип мин, дошманнарга каршы борылып, бер чыршы төбенә яттым. Аркадий сыкранып ыңгыраша башлады... Эзәрләүчеләр шатланышып, кычкырышып шул якка чаптылар. Алар хәтта иелмичә йөгерәләр- Петя:
— Этләрне ат! — дип кычкырганда, мин пистолетымны җайлап төзәп мишень сайладым. Шул секундта Петя сүгенә-сүгенә фашистларга таба граната ыргытты. Урман яңгырап, җир селкенеп китте. Дошман солдат
56
ларының җыелышып килгән җирендә һавага балчык катыш агач ботаклары, тагын әллә нәрсәләр очты.
Озак йөгергәнгә күрә куллар калтыраса да, мин пистолеттан ата башладым. Петя дә ут ачты. Менә якында гына җирне исни-исни килгән овчарка күренде. Ул йоннарын тырпайткан, немец солдаты кулыннан ыргып-ыргып ычкынырга тырыша.
Петя белән бер үк вакытта атсак та, эт егылмады, фашист солдаты егылды. Овчарка инде безнең өскә ташланыр дисәк, алай булмады, ахры эт немецның каешына бәйләнгән булгандыр... Шул секундта без тагын аттык. Овчарка үрә сикереп зырылдап әйләнә-әйләнә уларга кереште. Ул арада бүтән солдатлар, полицайлар да безнең якка йөгерештеләр. Мнн күтәрелеп шул якка граната чөйдем. Петя Аркадийны култыклап йөгерә-атлый алга китте. Аксый-аксый чатанлап алга барган Аркадийны күргәч, алар артыннан мин дә йөгердем. Безнең артта гөрселдәп граната ярылды, аның ярчыклары сызгырып баш өстеннән узды. Без куркыныч турында онытып, Аркадийны уртага алдык та алга — караңгырак, куерак урманга чаптык.
Атыштан, кычкырыштан куркып агач араларында саесканнар, тукраннар очканын да, тиен һәм башка җәнлекләрнең сикереп-сикереп качуларын да күрмәдек... Алар кайгысымыни?
Агач ботаклары өс-башны йолка, биткә чыбык суга, безне эзәрләүчеләргә булышкандай, үч иткәндәй тоткарларга тырышып, чытыр-чатыр, ауган агачлар каршы төшәләр...
Бәхетебезгә, көн кичекте һәм шул безнең язмышны хәл итте. Җан тиргә төшкән Аркадий тагын егылды. Өчебез өч урынга яттык. Тик бу юлы эзәрлекләүчеләр дә саклык белән эш итә башладылар: фашистлар, үзләре артка калып, полицайларны алга кудылар. Аларның:
— Бирелегез! Сезнең эш беткән! Урманның теге ягында сезне көтәләр... — дигән сүзләре аралаш, немец офицерының:
— Halt! Sich hinlegen! (Тукта! Ятыгыз!) —дип кычкырган тавышлары ишетелде. Шуннан соң алар бик каты ут ачтылар. Урман эче тагын гөж килде. Без яткан агач ботакларын автомат пулялары тураклап койды. чыршы кайрылары һәм энәләре муеннарга коелды.
— Петя, сез Аркадий белән чигенегез, ә мин аларны... — мин сүземне әйтеп бетермәдем, Аркадий, агачларга тотына-тотына, үзе алга китте. Ә без, Петя белән, чиратлап эзәрлекләүчеләргә граната чөяргә булдык. Барыбыз да шабыр тиргә баткан идек инде. Бар ышаныч—тик караңгылык һәм куе урман иде. Полицайлары булмаса, фашистлар бервакытта да бу урманга шул хәтле ерак кермәсен беләбез, шул хаиннарга үч кайный.
Аркадий ераклашканчы Петя каплауда калса, Аркадийны мин җитәклим, мин калсам, Петя җитәкли. Ниһаять, эзәрлекләүчеләр артка кала башладылар. Моның сәбәбен без үзебезнең зур сазлыкка кереп баруны һәм кичке караңгылык төшкәнне шәйләгәч кенә аңладык... Аркадий" бер саз түмгәге өстенә килеп утырды да, ачу белән:
— К черту, мин артык бара алмыйм, теләсәгез ни эшләгез, егетләр! Ахры, аякның сөяге сынган, ут кебек яна, — дип, ыңгыраша-ыңгы- раша, итеген сала башлады. Мин эндәшмәдем...
Обойманы алыштырдым да, эзәрлекләүчеләргә таба атарга уйлап, артка борылдым. Бәхеткә, алар эзәрләүдән туктаганнар. Аларның безнең якка таба тәртипсез атулары гына дәвам итә иде. Мин шатланып Петя белән Аркадий янына йөгердем. Бу хәбәрне ишеткәч, Петя:
Бәлки, хәзер эзәрләмәсләр. Караңгыланды. Сазлыкка төнлә кемнең керәсе килер. Овчаркаларның да икесен йомдырдык бугай, диде.
Мин тукталырга риза булмадым, әкренләп алга оарХык. Ә безне кулларыннан ычкындырган дошманнар урман эченә тәртипсез рәвештә пуля сиптеләр, ракеталар чөяргә тотындылар.
57
Караңгыланган саен, алга бару авырлашты. Фашистлардан болан гына котылып булмасын һәркайсыбыз белә. Аркадийның хәле начар булса да, бу районнан читкә китәргә, куркынычлы урыннан чыгарга кирәк иде. Туктап ял иткәндә, Аркадийның:
— Каһәр төшкерләре! Кайдан алар безнең барлыкны сизгәннәр, ә?—дип соравына Петя ачуланды:
— Кайдан, кайдан, имеш. Немецларның үзеннән сора. Я берәр овчарка үләксәсенә әйт... Төнлә мотор тавышы ишетелә, ә без, акылсызлар, төшкән җирдән тизрәк китмәгәнбез. Корал бәйләмнәре, имеш...
Мин аны бүлдердем:
— Ташла, юкны сөйләмә! Безгә коралдан бигрәк Сашка белән Фролов кирәк, — дидем.
— Ярый, рәхмәт әйтегез, бу гестапочыларны мин алданрак күреп калдым. Югыйсә алар кирәкне бирәләр иде, — диде. Костриковның болай мактануы урынсыз булса да, мин каршы сүз әйтмәдем. Бик арыткан иде. Кыска гына итеп «хәрби совет утырышы» үткәрдек... Карар тагын да кыскарак булды: бу зонадан китәргә, ничек кенә булса да берәр смолякны очратып, төшкән урынны белергә!
Аркадийның аягы күгәреп, шешеп китте. Чолгавын коры башы белән әйләндереп урадык. Петя хәнҗәрен алып аңа таяк кисеп бирде.
Тагы киттек. Сазны уратып үтәргә тырыштык. Фашист армиясе көнчыгышка барса, без алар тылына — көнбатышка карап юл тоттык. Безнең юл уңаена урман ярып үткән ачыклыкка — межага чыктык таг Аркадийны уртага алып, юеш үлән өстеннән алга атладык, бу куркыныч урыннан ничек кенә булса да ерак китәргә ашыктык...
Өченче көннең төш вакыты җитеп килә иде. Иртән башланган кар катыш яңгыр әкренләп туктады. Көзнең шаталак көне бер ачыла, бер томалана. Аякка ияргән кар катыш балчыкларны «тибеп» очыра-очыра атлыйбыз...
Иң алдан Петя барганга, алда урман сирәгәя башлавын, аннан ялан башланганны ул беренче күрде. Бөтенебез дә туктадык. Тирә-як тын иде. Шулай да килгән урман межасыннан читкә кердек тә, ниндидер елга башына чыгып, аланны күзәтә башладык. Алан шактый зур, аның бер башы көнбатышка сузыла. Елга зур түгел — сикереп аркылы чыгарлык. Ул аланны көнчыгышка таба кисеп үтә дә борылып-борылып тагын урман арасына кереп югала.
Петя аланның аргы башына — разведкага китте. Аркадий белән без бер миләш төбендә калдык. Ак кар өстендә кызарып янган миләш тәлгәшләре безнең ач күзләрне үзенә тартты. Аркадий түзмәде: миләш куагын иеп тәлгәшләрен өзеп, сайлап-сайлап ашый башлады. Елга кереп югалган якта урман, уңган бодай басуын боз суккандай, кыркылган, туралып өзгәләнгән. Йөзәр еллык чыршылар урталай сынганнар, чыраланып беткәннәр. Агачларның күбесе шыр ялангач — ботаксызлар. Мин шул яктан күземне алмаска тырышсахМ да, Аркадийның тәкъдимен кире кага алмадым, ул «мә, сыйлан!» дип сузган «бик майлы» бер тәл- - гәшне алып, салкын миләш чүпләргә керештем.
Озакламый Петя Костриков кайтып җитте. Аның йөзе ап-ак булып агарынган, күзләре — куркыныч, аларда иге-чиге булмаган нәфрәт сизелә иде. Күз төпләрендә—яшь бөртекләре, борын канатлары еш-еш күтәрелә, ә иреннәре калтырана, яңакларына ачу билгеләре чыккан. Ниндидер ямьсез, ачулы тавыш белән ул безгә:
— Әйдәгез әле, әйдәгез, күрегез! — дип кычкырды да хәзер генә үзе килгән якка атлады. Аның әсәрләнгән, шомлы тавышы тәэсиренә бирелеп без дә иярдек.
58
Алан өсте бөтенләй ялан түгел. Анда-санда куаклар, вак агачлар бар. Җентекләп караганда шул куаклыклар арасында кырмыска өемнәрен хәтерләтеп җир өстенә калкып чыккан зур түмгәкләр күренә. Бу түмгәкләрнең күбесе җәйдән ясалып өсләренә чирәм үскәнгә, ә кайсы берләре яхшы итеп төрлечә маскаланганга күрә, тик хәрби күзәтүче күзләре белән карап кына, анда блиндажлар булганлыгын белеп була.
Кар эреп җир йомшарган иде. Таймаска тырышып, агач куакларына тотына-тотына, елга буена төштек, сукмакка чыктык. Елга суы кызгылт сары төстә иде. Урман сулары гадәттә шундый кызгылт булганын белгәнгә, башта без аңа артык игътибар итмәдек. Тик Петяның:
— Әнә карагыз, югары раса — фашистлар «батырлык» эшләгән! — дип кулын сузып күрсәткән якка карагач кына эшнең нәрсәдә икәнлеген аңладык. Мәетләр тулган елгачык акмыйча буылып тора һәм су да аларның каннарына кызарган төсле булып күренә иде.
Бу аланда Кызыл Армия укчы дивизиясенең медсанбаты булган. Блиндажларда, хәтта чыршы ботакларыннан ясалган куышларда дивизиянең батырларча сугышып яраланган гаскәриләре яткан. Фашистлар бу лазареттагы яралы сугышчыларны ерткычларча үтергәннәр.
Петя безне блиндажларның берсенә алып кермәкче булды. Аркадий:
— Сак булырга кирәк, фашистларның бу тирәдә булуы бар,—дисә дә, Петя:
— Юк монда алар, икенче урынга олакканнар, бу тирәдә эзләре дә юк... Сволочьлар! — дип тиргәнә-тиргәнә, канга буялган баскыч киртләчләреннән блиндажга кереп китте. Кренделевне күзәтергә тышта калдырып, мина куелудан шикләнә-шикләнә мин дә түбән төштем.
Блиндажның эче иркен, ул биек итеп, каезланган агачлардан эшләнгән. Елга ягына караган кечкенә генә тәрәзәләре ватык.
— Карагыз! Әнә фашистлар ничек кеше каны эчкәннәр, күрегез! — диде Петя ачу белән һәм алдагы стена почмагына кесә фонаре яктысын төшерде.
Анда каезлап салынган бүрәнәле биек стенаның түшәменә тиеп... кеше гәүдәсе баскан иде. Икебез дә ишеккә таба чигендек... Кешенен ике кулы, кемнедер кочакларга җыенгандай, җәелгән дә каткан. Береш че карауда бу кеше аяклары белән басып торадыр шикелле... Петя ымлагач якынлаштым: йөрәк «жуу» итеп китте һәм мин башта күземне йомдым. Шулчак Петяның:
— Әнә алар, «СС»лар, безнең халыкны нишләтәләр... Ерткычлар! — дигән нәфрәтле сүзләре көч бирделәр.
Петя фонаре яктысында стенага терәлеп торган бу кешенең ике кулы ике якка, бүрәнәгә зур кадаклар белән кагылганлыгын күрдек. Кан стена буйлап юл-юл булып агып төшеп, каерысы каезланган чыршы сагызы белән укмашып каткан. Көчле кулларның бармаклары йодрыкка төйнәлгәндәй бөгелгәннәр, ә кайсылары изелеп, сындырылып, кара янганнар.
Фонарь уты түбән яктырткач, без бу мәетнең аякларына карадык. Алар да тимер чыбыклар белән ике якка тартылып блиндаж идәнен аркылы ныгыткан бүрәнәгә бәйләнгәннәр... Соңрак, Берлинга кадәр барган сугыш юлында, явыз Гитлер үрчеткән фашист-шакалларның чиксез ерткычлыгын һәм кабахәтлекләрен күп кенә күрсәк тә, блиндаж эчендәге бу куркыныч күренеш хәзер дә һаман күз алдында тора. Ул искә төште исә, тәннәр чымырдап китә.
фронтта беренче тапкыр булган кеше, фашистларның бу ерткычлыкларын күрсә, акылдан шашар,—диде Петя һәм блиндаж баскычыннан өскә күтәрелде. Мин блиндаж эчен ныклап карарга тырышып, күз йөртеп чыктым. Монда фашист офицерларының эзе, бүре эзе шикелле, шул килеш сакланган, ярылып ята иде: әнә аларның эчкән аракы-
59
коньяк шешәләре, тартып ташлаган сигарет төпчекләре һәм тартмалары. Бөтен нәрсәдә дә кан таплары күренәсыман — стеналарга хәтле кан чәчрәгән кебек тоела.
Аркадийның:
— Вакыт үтә бит, егетләр, әйдә китик моннан, — дигән ялынуларына Петя әйләнеп тә карамады. Ул безне блиндажлар арасыннан яр ■буена алып төште.
Буа артында бөтен нәрсә шушы медсанбатта дәваланып яткан яралы геройларның фашист «СС»лары белән бугазлашкан, приклад һәм күсәк күтәреп сугышкан булуларын күрсәтә иде. Икенче яктагы тау битеннән килгән юл өстендә немец солдатлары күмелгән. Каберләр өстенә ак каен тәреләр кадалган, тәреләр төбендә каскалар тезелгән. Ә безнең аяк асларында канга манчылган күсәкләр, яньчелгән каскалар, СВТ мылтыкларыннан алынган пычак-штыклар, ватык винтовка прикладлары яталар. Тирә-якка немецларның мундир өзекләре, пилотка, противогазлары чәчелгән.
Без юлга чыгып, инде госпитальдән кузгалабыз дип торганда, «очлы күзле» Петя юлдан сулга, яр астындагы куаклыкка таба киткән эзне күреп калды һәм безне шунда чакырды.
Юл белән су арасындагы куаклыкта булган хәлне фашистлар күрмәгән, ахры. Алдыбызда немец ефрейторын каплап безнең солдат ята. Совет солдатының башы канлы марля белән бәйләнгән, сул аягы итексез, тездән түбән шулай ук бәйләнгән. Немец ефрейторының уң кулында парабеллум-пистолет. Безнең солдат ефрейторның бугазын тешләп өзгән, ә үзенең сул кабыргасында пуля тишеге бар... Алар шулай үлгәннәр: совет солдаты немец ефрейторы өстенә егылган һәм аның авызына балчык тутырган, бугазын чәйнәгән. Ефрейторның башыннан төшеп тәгәрәп китеп, тал куагы арасына кысылган каскасында — «СС» дивизиясе эмблемасы...
*
* *
Җиргә төшүебезгә алтынчы тәүлек китте. Заманов белән Фролов һаман табылмады. Адашып, уралып-уралып йөргән урманнарның исемен, ерактагы басулар аша күренгән авылларның исемен, елга исемнәрен белергә бик тырышсак та, җай туры килмәде. Ә карталар Сафа Замановта иде.
Үткән төнне бер авылга кереп чыгарга дип юл тоткан Петя, велосипедлы немецлар колоннасына очрап, алдан барган немецка пистолетыннан терәп диярлек итеп атып җибәргәч, чак качып котылды. Үзенең уңганлыгы һәм төн караңгылыгы ярдәм итте аңа.
Бу тирәдә авылларга керергә түгел, олы юлга чыгарга да мөмкинлек юк, бөтен җирдә гитлерчылар кайнаша иде.
Бүген иртән чак кына яктыра башлаганда туңып уяндык. Чираттагы «фатиры»быз — чыршы ылысының канат астыннан чыксак, бөтен тирә- як ап-ак бәс белән капланган, кырау төшкән иде. Әйтерсең лә шушы бер төн эчендә җиргә чал кергән. Бит-күз ачылгач та, Петя әйтмешли, «заседать итеп алдык» — киңәшләштек. Пистолетларыбыз өчен икешәр обоймалык патрон бар. Ашарга, юл буеннан җыйган миләш, саз җиләгеннән башка берни дә юк. Аяклар юеш, өс-баш шулай ук манма су булып юешләнгән, бүгенге салкында алар бозланып каткан иде. Безнең хәзер хәтта сөйләшәсе дә килми башлады. Радист юк, парашют белән төшкән бәйләмнәр табылу түгел, аркадагы биштәрләр дә буш.
Юлга чыгып китәр алдыннан, аяклардагы итекләрне салып, чолгауларның коры башын алмаштырып урадык. Хәзер Аркадий да, аягы бик каты авыртуга карамастан, итеген салып кия ала башлады. Еш кына ул аягына кигәндә:
60
— Эх, итегең кыскач, дөньяның киңлегендә ни файда! Дөньясы да фашистларга җитми башлаган, сволочьларга... Имеш, аларга яшәү киңлеге кирәк, — дип зарлана иде.
Чолгауларның аякка ураган башы юешләнеп, кара-соры төсле итек буявына манчылды. Аяк бармаклары аклы-күкле, кара-зәңгәр һәм кызгылт төскә керде.
Безнең тормыш бөтенләй аюлар тормышына әйләнде; аюны аягы ризыкландыра, ди, безне дә эзәрләүче дошманнардан аякларыбыз гына коткарачагын бик яхшы белә идек. Шуңа күрә аякларыбызны мөмкин кадәр кадерләргә тырышабыз, үз аякларыбызны үзебез кызгана-кыз- гана~ чолгау урыйбыз. Аркадий тиргәнә-тиргәиә үзенең ефәк чолгавын урый (ул парашютның бер кисәген яшереп алып калган'булып чыкты), иске чолгавы итек эчендә аяк табаны астында җыерылып аның үкчәләрен кыра башлаган. Тәннәргә, сөякләргә салкын үткән — авырталар, тик бер-ике сәгать йөргәч кенә язылып китәләр.
Ничек кенә булса да, бу сазлы урманнардан чыгып, кешеләр яшәгән җирдә үзебезгә ярдәм эзләү нияте белән без компаска карап тагын көн буе бер юнәлештә атладык. Без исемен белмәгән ниндидер бер елга буена чыкканда, тагын кич булды. Итәген урман каплаган зур бер калкулык, йомрыланып, алдагы исемсез елгага табан сузыла; шул тауның иң калку җирендәге урман киселгән — диләнкә. Баеп барган кояш яктысында ул кисенте кыска кырыккан чәчле йомры башка охшап күренә. Без кисенте-диләнкәгә чыккач, су аръягында, алда басулар күренде. Авылда сирәк-мирәк өйләрнең морҗаларыннан төтен чыга. Елганың авыл ягындагы урман арасында немецлар автомашиналарга бүрәнә төйиләр.
Без кире урман авызына чигендек һәм ышыкланып күзәтә башладык. Тиздән машиналар киттеләр. Без урман читенә чыгып, алда күренгән авылны җентекләбрәк күзәтергә тотындык. Петя биноклен саклап калган иде, ул бик ярады безгә: авылда йөргән фашистлар бинокль аша якында гына кебек күренделәр.
Көн буе килеп арыганга күрә, шушы урманда кунарга уйладык, һәр көн йокларга ятар алдыннан тирә-юньне карарга өйрәнгән Аркадий, сул яктагы агачлык эченнән үтеп, үзебез туктаган җирнең тирә-ягын карап чыгарга елга буена төшеп китте. Без Петя белән үләннәр йолкып, яфрак җыеп агач төбенә урын әзерләргә тотындык.
Тиздән безгә Аркадийның кем беләндер сөйләшкәне ишетелде. Петя Костриков шунда таба атларга омтылды. Мин аны бу юлы туктаттым, бармагымны иренемә куеп, шым булырга куштым. Аркадий кемнедер тынычландырырга ашыгып:
— Чү, кычкырма! Курыкмагыз! Мин — рус солдаты, совет кешесе,— ди, аннары ялганлап та өстәп куя: — монда безнекеләр бик күп!
Аңа ниндидер хатын-кыз тавышы җавап бирә, сүзләрен аерып булмый.
Күпме гомер кеше-фәлән күрергә интизар булып йөргәч, беренче мәртәбә — дошман тылында беренче мәртәбә очраган кеше белән иркенләп сөйләшәсе килә. Петя үзен-үзе тыя алмый шул якка омтыла, мин аны җиңеннән тартып торам.
Менә безнең Аркадий сораулар яудыра башлады:
— Кайсы авылда торасың?
— Кая барасың?
— Алдагы елганың исеме ничек?
— Сезнең авыл зурмы? Анда немецлар күпме?
Бер сәгатькә якын әңгәмәдән соң, Аркадий ул хатынны елгага таба озатып төште дә аннары безнең янга килде.
Без яңалыклар белергә ашыктык һәм ул көттермәде:
— Бу __күрше авылга әнисенә бәрәңге алышырга барган бер хатын.
61
Алдагы авыл — Белая Грива. Авылда немецлар тора. «Соңга калсам, өйгә кертмәсләр. Балаларым янында кеше юк», — дип ул китәргә ашыкты, — диде.
— Безнең кебек кешеләрне күрмәгәнме? — дип сорады Петя.
— Моннан егерме чакрымдагы бер авылда ниндидер парашютчыны •асканнар дигән хәбәр ишеткән, белмим, дөресме икән? Әниләре торган авылдагы полицайлар да «парашютчылар төшкән» дип сөйләнгәннәр.
Бәрәңге казып кайтучы хатын бик ашыкса да, Аркадий аңардан күп кенә нәрсәләр турында сорашкан. Аның сөйләвенә караганда, Белая Гривадагы немецлар тимер юл төзәтәләр, күперләр салалар. Төнен дә, көнен дә, безнең совет самолетлары очса, дөнья куптарып ата башлыйлар, ә үзләре куркалар, ди.
— Партизаннар бармы соң бу тирәдә? — дип сорауга хатын:
— Ишетелмәде. Бардыр инде. Дорогобуж артында, Ельня районында җәйдән үк партизаннар бар дип сөйләгәннәр иде. Фашистлар партизаннардан бик тә шүрлиләр, — дип җавап биргән.
Эз югалтыр өчен, үзебезнең барасы яктагы авыллар, юллар турында гына түгел, бөтен тирә-як турында җентекләп сорашкач, үзе белән очрашуы турында беркемгә дә әйтмәскә сүз алып, Аркадий аны авылга кайтарып җибәргән.
Без төн үткәрергә урын җайлауны оныттык.
Штабта тәгаенләнгән урыннан байтак читкә ташланган булып чыктык. Моны белгәч, болай да начар булган кәеф бөтенләй бозылды. Ә инде ниндидер парашютчының асылган булуы турындагы хәбәр өчебезнең дә йөрәкне тетрәтте. Анысы бигрәк тә коточкыч хәбәр иде. Берберебезгә кычкырып әйтергә кыймасак та, һәркайсыбыз бу асылган парашютчының безнең иптәшләрнең берсе булуы мөмкинлеге турында уйландык. Без әле Днепр аша Соловьев кичүеннән бик ерак түгел икән. Димәк, иртәгәдән үк көньяк-көнчыгышка, Ельня районына юл тотарга кирәк. Ә бүген безгә ни эшләргә? Бу тирәдә калыргамы, юкмы?
Өчебез дә бу урында куна калырга каршы идек. Шуңа карамастан, беркая да китә алмадык. Немецләрнең овчарка этләреннән кача-кача, урман, сазлар яра-яра, без үзебез эт кебек арыган идек, бөтен нәрсәгә дә гамьсез карый башладык.
Кисенте урманны калдырып, бер зур чыршы таптык та шуның астына коры яфраклар җәйдек, чыршы ботаклары сындырып салдык. Бүрек колакларын төшереп бәйләп, башларыбызны чыршы үзәгенә терәп, кулларыбызны кайсыбыз изүләренә, кайсыбыз җиңгә тыгып «йокларга» яттык. Баш астына утын пүләне салган Аркадий:
— Броня өстендә катырак була, егетләр, агач йомшак ул, мендәр кебек, — дип шаяртты. Тик беркем дә елмаймады. Хәл кискен, чиксез киеренке иде-
Башта бөтенебез бергә җыеласы урыннар: Клин-Мутище авылы тирәсендәге урманнар турысында сөйләштек. Анда бару һәм иптәшләрне табу турында хыялландык. Петя үзенең курста укыган көннәрен, яңа формасын — киемнәрен сагынды. «Эх, егетләр, тагын шул киемнәрне киеп Мәскәү урамнарыннан үтеп булырмы икән?» — дип сөйләнде.
Хәлебез мактанырлык булмаса да, алдыбызга куелган бурычны үтәячәгебез турында беребездә дә шөбһә-шикләнү юк иде.
*
❖ ❖
Бүген көн буена күргән маҗаралардан соң йокы кермәде. Әлегэ чаклы бер генә төн дә безнең өчен бу кадәрле үк озын күренмәде. Петя ай яктысы юклыкка чиксез пошынды, ай яктысында ул алга, без җыеласы урынга хәзер үк юл тотмакчы булды. Без аңа тирә-яктагы
62
миналар тулы кырларны, чәнечкеле тимер чыбыклы траншеяларны, танкларга каршы казылмаларны, басулар, ялан, болыннарда көндез, якты вакытта да әле бик зур саклык белән йөрергә кирәклеген искәрттек. Шуның өстенә һаман да сер бирми килгән Аркадий бик сызлана, аның яралы аягына һәрхәлдә ял итеп алу кирәк иде.
Артык аруыбызга ^карамастан, без батырландык, йокламадык. Агач төбенә сыена-сыена, башта шыпырт кына, соңыннан кычкырыбрак сөйләшеп киңәшләштек.
Безнең алда чишелмәстәй ике мәсьәлә, ике сорау туды: иптәшләрне— Заманов белән Фроловнымы, әллә биредәге район җитәкчеләрен эзләргәме? Ике иптәшем икегә бүленде: Петя Костриков тизрәк райкомны табу ягында иде, Аркадий Кренделев радист һәм фельдшерны эзләү ягында булды.
— Рациясез без нишли алабыз? Фельдшер табылган булса, минем аяк та болай озак авыртмас иде, каһәрең. — дип Аркадий үз фикерен куәтләде һәм бераз дәшми торгач, акрын гына тавыш белән сүзен дәвам итте:
— Әгәр дә бу хатын дөрес сөйләсә, безнең җыеласы урынга 80—100 чакрым чамасы булыр. Ул юл — исән-сау кешегә иң күбендә дүрт-биш көнлек юл.
Моңа кадәр нәрсәдер уйлап яткан Петя дә сүзгә кушылды:
— Карга гел туры оча, тик өенә кайта алмый, ди руслар, шуны онытмагыз, — диде ул.
Ахырдан шундый нәтиҗәгә килдек: бу хатын хәбәрләрен тагын берәр кешедән сорап тикшерергә һәм җыеласы районга туры юл белән мөмкин кадәр тиз барып җитәргә!
Көнчыгышта офык яктыра башлау белән юлга чыктык. Без, кар катыш яңгыр явуына карамастан, Алексин ат үрчетү совхозын читтә калдырып, көньяк-көнчыгышка атладык. Компас белән исәпләп, урман, куаклыклар аша, елга буйлары белән байтак җир үткәч, Вязьмадан Смоленскига бара торган олы юлга — Борынгы Смоленск юлына якынлаштык. Олы юлга якынлашкан саен, алда атыш тавышы көчәя барды...
Өчебез дә иелә-иелә, куакларга ышыкланып, агач төпләрендәге яфракларны кыштырдатмаска тырышып, юл күренгәнче барабыз да куаклык эченә кереп ятабыз.
Борынгы Смоленск юлында немецлар, оясына таяк тыккан кырмыска шикелле, кайнашалар. Туктаусыз машиналар, олаулар, танклар изгән Смоленск юлы көзге яңгырда эштән чыккан...
Башта безне юлдан фронтка таба агылган техника кызыксындырды. Шул ук вакытта дошман тылына кире кайткан машиналарны да саныйсы килә иде. Аркадийга артиллерия колоннасын, үзйөрешле орудиеләрне исәпләргә кушып, Петя белән икәүләп танкларны саный башладык. Ян-якларына тәре төшерелгән корыч машиналар, тигез ара калдырып, зур тизлек белән фронтка ашыгалар. Яңгыр явуга карамастан, башня һәм алгы люклары ачык. Башнялардан күн шлемнар, комбинезоннар кигән, кулларына сигнал флаглары тоткан немец офицерлары карап баралар...
Без Германия танк гаскәренең төзелешен бераз беләбез. Менә рота, батальон колонналарына бүленеп, бер полк үтте. Аның танклары артыннан ягулык һәм май ташучы машиналар агылдылар. Менә икенче полк колоннасы уза башлады. Монысының танклары алдагылардан аерыла. «Эх, рация булып менә болар өстенә бомбардировщиклар чакырып китертсәң иде!»—дип кызыгып, танк дивизиясе үткәнне санап ярты көн гомер үткәрдек.
Бер агым сулга, тау сырты өстенә, фронтка таба барган пушкалар, сугыш кирәк-яраклары төялгән машиналар, арбалар, рәткә тезелгән сол-
63
дат роталары, батальоннарыннан—безгә, разведчикларга таныш күренештән— торса, икенче агым безне хәйран калдырды. Бу агым уңга, түбән таба, көнбатышка, немецлар тылына агылды. Анда буш обоз, фронтта яраланган фашистларны төягән санитар машиналар аралаш олы юлны иңнән-иңгә диярлек тутырып пленга эләккән халык колоннасы бара. Хатын-кыз, бала-чага һәм картлар. Арада безнең кызылармеецлар да күзгә ташлана. Хәрбиләрнең күбесе яраланып, марля, ак чүпрәкләр, эчке күлмәк ертыгы белән бәйләнгәннәр. Таякка таянганнары да шактый, кайсыларын картлар, хатын-кызлар, яшь кенә кызлар култыклаганнар, җитәкләп баралар. Шул төркемдә балаларын кулларына кү-тәргән аналар да атлый...
Әсирләрне карабин, автоматларын колоннага төзәп тоткан фашист солдатлары, резин плащ ябынып атка атланган ефрейторлар саклап баралар. Фашистлар хәлсезләнеп артка кала башлаган кешеләрне прикладлар белән тукмыйлар. Шау-шу. Хәлсез ыңгырашу авазлары, эт өргән тавышларга ара—тирә мылтык шартлавы кушыла...
Әсирләр колоннасының очы-кырые юк кебек иде. Аның аргы башы инде еракта күренгән авылга керде, безнең яннан гына, пычрак, тайгак юлдан йончып беткән хәлсез кешеләр, бер-бер артлы тезелеп, һаман агыла торды. Ниһаять, юл тынып калды. Без фронт ягына киткән танк, артиллерия һәм үзйөрешле орудиеләрнең санын хәтердән генә тәртипкә салдык та, коеп яуган кар катыш яңгыр астында, калкулык буйлап яшеренеп кенә, авылга карап китеп бардык.
Бераз вакыт баргач без, ындырлар һәм алар тирәсенә өелгән салам,, ашлык кибәннәре яклап, авыл бакчалары артына килеп чыктык. Бакчада моннан бер ай элек кенә кояш нурлары балкытып утырган көнбагыш сабакларының кайсы сынган, кайберсе авып җиргә яткан. Өчебез өч бакча киртәсе буйлап олы урамга таба якынлаштык. Әсирләр колоннасы авылдан чыгып бетмәгән иде әле. Авыл кешеләре әсирләргә азык-төлек бирергә дип урамнарга чыккан. Колоннаны саклап баручылар аларга үа телләрендә кычкырыналар, автоматларыннан һавага аталар. Авыл уртасында — зур елга, елга аша күпер салынган. Авылның Смоленск ягына чыккан очында колонна уңга борылып елга буйлап бара.
Без күпер каршысындагы йорт коймасы янында яшеренеп торабыз. Хатын-кызлар кайбер әсирләрне «улым, туганым, ирем» дип колоннадан читкә сөйриләр, аларньг үлемнән коткарырга тырышалар, конвой белән тартышалар...
Бары тик салам яндырганда гына җылы күргән кешеләрне, аларның корым-сөремнәргә каралган йөзләрен, төтен ачысыннан кызарып сукырая башлаган күзләрен, салкын, пычрак балчыктан яртылаш туңып черегән бәрәңге казып алганда катып беткән кара кулларын, хәлсезләнгән аяк адымнарын читтән генә карап тору безгә бик авыр булды, саклану турында да оныттык, һәм шул чакны һич көтелмәгән бер вакыйга булды. Үзем дә сизмәстән мин дә Петя белән Аркадийның кискен омтылышына иярдем.. Аркадий, күз ачып йомган арада, күпергә таба карап бер һавага, бер колоннага аткан немец часовоена юлбарыс кебек ташланды. Петя белән икебез йөгереп барып, якында гына безгә арты белән торган фашистка берьюлы хәнҗәр кададык. Костриков урам буйлап елга аръягына, колоннаның авылдан Смоленск ягына чыгып барган башына йөгерде. Мин аңа иярдем. Аркадий, әле хәзер генә фашист кулында булган автоматны алып, колоннаның өстеннән ата-ата:
— Таралыгыз, качыгыз!—дип кычкыра-кычкыра авыл уртасында ни эшләргә белми аптырап калган әсирләрне урамнарга куа башлады.
Петя колоннаның аргы башындагы фашистны пистолеттан атып үтерде, һаман да әле аңнарына килмәгән әсирләргә елга буена, басуга таралырга куштык. Ниһаять, алар үзләренең иректә булуларын аңлап алдылар, елга яры астына төшеп, басуга, ындырлар артыннан күренгән
64
урман ягына — төрлесе төрле якка йөгерештеләр. Колоннадан бик күп кеше качып өлгерде. Без дә, немецлар эшнең асылына төшенеп җиткәнче качып котылыйк дип, бер-беребездән аерылмаска тырышып, авылдан читкә, котырып яуган карлы яңгыр астында басуга, ә аннан елга буйлап урманга чаптык.
Бу һич көтмәгәндә килеп чыккан бәрелеш, зур дуамаллык булса да, безнең партизанлыкка беренче адымыбыз булды. Петя Костриков һәм Аркадийның күңеле күтәрелеп, йөзе ачылып китте. Петя яңадан үзенең җәй көне Булижа урманнарында партизанлыкта йөрүен исенә төшерде бугай. Аркадий да шактый җанланган иде. Мин, саташкан кеше кебек, әсирләрдән:
— Арагызда радист юкмы? Радист, радист!..—дип, Сафа Замановны эзләдем. Аптырагач: — Берәр татар юкмы? — дип сорадым...
Кемнәрдер рәхмәт әйтте. Кемдер фашистларны каһәрләде, ә ике егет, ялынып-ялынып, корал бирүебезне үтенде.
Петя белән Аркадийның трофей автоматларны бирәселәре килмәде. Шулай да аларны гына түгел, булган башка трофейларны да биреп, без бу халыктан аерылып киттек, һәм үзебезнең төп бурычыбызны үтәр өчен кабат алга юл алдык. Ә безнең артта калган авылда атыш көчәйде һәм озакламый анда янгын күтәрелде...
Берничә ай үткәч, бу колоннаның кайдан чыгып кая барганы ачыкланды.
Октябрь аенда фашистлар, Вязьма шәһәрендә лагерь корып, анда бөтен тирә-яктан егерме биш меңгә якын кеше җыеп ябалар. Аларның күбесе окоп казуда эшләгән колхозчылар, шәһәрләрдән килгән хатын- кыз, бала-чага була. Авыру һәм яраланган кызылармеецларны чәнечкеле тимер чыбыклы киртә артында яңгыр һәм кар астында тоталар; ачка интектерәләр, җитмәсә этләр өстереп талаталар. Аларны теләгән бер исерек немец ефрейторы атып үтерә. Безгә очраган әсирләр туларның бер төркеме булган. Вязьмадан чыкканда унбиш мең кешелек булган колоннада Смоленскига килеп җиткәнче бары тик ике мең әсир генә калган. Аларның күбесен фашистлар юлда ерткычларча үтереп бетергәннәр...
❖ *
... Без ачлыктан интегәбез. Ничә көннәр инде рәтле ризык күргәнебез юк. Инде тәмам хәлсезләндек: баш әйләнә, күз аллары караңгылана. Зур, таза гәүдәле Петр Костриков ачлыкны аеруча авыр кичерде, солдат сохариын сагынды. Без юл өстендәге бер авылга азык эзләргә керергә булдык. Борынгы Смоленск юлында фашист гаскәрләре кайнаганга күрә, урман арасында кечкенә генә бер авыл табарга тырыштык. Андый авылны табу бик авыр булмады.
Урманнан авылга бик ерак түгел иде. Басу өстеннән барып бер чакрым чамасы үткәннән соң, бакчалар башлана. Авылның бер башына урман авызыннан чыккан елга тиеп тора. Без шул елга буйлап авылга якынлаштык һәм елганың авыл як ярына күтәрелдек. Яр башына колхозның машиналар саклый торган һәм иген суга торган лапаслары, келәтләр салынган. Шул келәтләр артыннан урам башлана. Лапасларның берсенә йолыккан борчак, җитен көлтәләре өелгән. Без шул лапаска кердек. Борчак кузакларын ашыгып-ашыгып кесәләргә тутырырга керештек.
Әмма борчак белән генә озак яшәп булмый бит. Колхозчылардан икмәкме, итме сорап алырга кирәк. Шул ният белән мин сарай алдына чыктым һәм, урамда немецлар күренмәгәч, егетләргә күзәтергә кушып, үзем якындагы бер өйгә таба атладым. Өй урамның елгага таба борылган җирендә, эчкәрәк кертеп салынган, алдында — читән белән әйләндереп алынган яшелчә бакчасы.
s- .с. Ә.' № з. 65
Ишек алдына кергәч, бераз тыңлап тордым. Өй эчендә кемнәрдер сөйләшәләр иде. Тәвәккәлләп ишекне ачтым һәм:
— Саумысыз, — дип сәлам бирдем. Өйдә кешеләр күп иде, ләкин минем сәламгә жавап бирүче булмады. Түрдә утырган картка карап мин кабат исәнләштем»
— Исәнме, бабай! — дип кычкырыбрак эндәштем.
Бабай ачулы тавыш белән:
— Кем буласың, нишләп йөрисең? — дип сорады.
Андый сорауларга без җәйге рейдларда Белоруссиядә, Великие Луки тирәсендә үк күнегеп беткән идек. Бер дә ис китмәде:
— Үзебезнең кеше, совет солдаты, — дидем аңа каршы.
— Безнекеләр, совет солдатлары моннан күптән чигенделәр. Немец Вязьманы алган инде. Сез монда нишләп йөрисез, адашып калдыгызмы әллә?
Бабай соравына җавап бирәсе урынга мин ашарга сорадым. Өйдә булган хатын-кыз ашамлык эзләп чәбәләнә башлады.
Хәзер генә эвакуациядән кире кайткан семья кайсы төенчектә нәрсә барлыгын да белми. Төеннәрен күпме актарсалар да, чи иттән башка нәрсә тапмадылар. Шул чак урамнан сызгырган тавыш ишетелде. Бу минем иптәшләр сигналы иде. Хуҗа хатын зур кисәк ит кисеп бирде. Шул арада бер чүмеч салкын су эчтем дә, чүпрәккә төргән чи итне куеныма кыстырып, урамга ташландым. Мин читән буена чыкканда, уңда, урамның аргы башында немецләрнең обозы авылга кереп килгәне күренде. Тиз генә елга буендагы агачлыкка йөгереп төштем һәм елга буйлап сарайлар артына күтәрелә башладым. Аркадий белән Петя мине анда көтәләр иде.
Без урманга ашыктык. Шул арада колхоз сарайлары тирәсенә фашист обозлары да килеп җитте.
Төнгә хәтле елга буенда, салкын сазлыкта ятып калырга туры килде. Фашистлар төи буена ракета чөеп, без яткан чокырлардагы әрәмәгә табан трассалы пулялар аттылар. Төн авышкач, алар бераз тындылар. Шул чакны без киңәшеп алдык та бер карарга килдек: пи булса — шул булыр, бу обозчыларны әзрәк «кытыклап» алырга уйладык. Көзге төн дөм-караңгы. Өчебездә дә сугыш кырларыннан тапкан гранаталар бар.
Чокырдан күтәрелеп көндез килгән юлга чыктык. Икебез фашист машиналарын шартлатырга тиеш идек, ә Петя атлы обоз ягына китте. Берьюлы эшкә керешү өчен сигнал — немец ракетасы; шул сүнгәч тә аллы-артлы икешәр граната чөяргә һәм бар көч белән чокыр буйлап урманга карап качарга булдык. Менә без басу юлы буендагы чокырдан әремнәргә, тигәнәкләргә посынып сарайлар каршына чыгып яттык... Көтәбез, ә фашист ракета атмый. Менә газап!
Уңда Петяның «Эһ!» итеп көч белән граната ташлаганын ишетеп өлгермәдек, һавага ракета очты. Без чокырга сыендык. Сакчы Петя йөгергән якка ут ачты. Ракета сүнүгә икебез дә сарайлар ягына гранаталар тондырдык һәм бар көчкә урманга чаптык...
Бу обозга ник бәйләнгәнебезгә үкендек. Гранаталар шартлау белән бергә авыл өстен яктыртып берничә урыннан ракеталар күтәрелде. Шунда ук нәрсәдер гөрселдәп шартлады да дөрләп яна башлады. Безнең өскә, тирә-якка пуля яуды. Ракеталар безнең якка очтылар. Ә урманга байтак юл бар иде... Ярый әле караңгы иде, фашистлар безне юньләп күрмәделәр һәм эзәрлекләргә дә батырлыклары җитмәде. Озакламый авылдан мотор тавышлары ишетелде: машиналарын янгыннан чыгарырга маташалар иде булса кирәк.
Без соңгы көчләребезне җыеп абына-сөртенә йөгерәбез. Ниндидер вак куаклыклар башланды, аларга бутала-бутала йөгергәндә, ниндидер тирән буразнага аягым төшеп китте һәм мин чәчрәп барып төшеп, бик каты бәрелдем. Куенымдагы чи ит кисәге әллә кая очты. Шул арада
66
Аркадий да яныма килеп ятты. Икебез дә гыжлап тын алабыз. Минем терсәкләр, тезләр уттай янып авырталар. Битем белән җиргә сөртенгәнмен— авыз тулы туфрак, хәтта күзләргә дә кергән.
Аркадийга тотынып аякка бастым. Тәмам хәлем беткән иде. Аркадий белән Петя ярдәмендә көчкә-көчкә урманга барып җиттем. Аларга авылда алган чи ит кисәген югалтуымны әйткәч, Петя ачуланды:
— Шашлык ашар идек, атац башы! — дип куйды. Бүтән вакыт булса аның балаларча турсайган авызы, үпкәле күзләре көлке тоелыр иде, Ләкин без ана карап елмая да алмадык. Хәлебез хәл иде шул. Шаяртыр. көләр вакыт түгел.
Артта бик яман гөрселдәп нәрсәдер шартлады; әйләнеп карасак, янгын зурайганнан-зурая, авыл көндезгедәй якты — ялт итеп тора иде.
— Анда бензин мичкәләре шартлый ахрысы, — диде Аркадий, авыл ягыннан күзен алмыйча.
Инде котылдык дигәндә генә тагын уңайсыз хәлгә калдык: безнең алда — урман эчендә әллә нәрсәләр шартлап ярыла башлады... Башта берни дә аңламадык. Аннары Аркадий әйтеп куйды: — Каһәр суккан фрицлар, чыпчыкка пушкадан аткандай, безгә мина яудыралар, — диде. Без миномет уты астыннан чыгып бу тирәдән ераклашырга ашыктык. Бу уңыш безгә дәрт кертеп җибәрде, төнен дә йокламадык, икенче көнне, ач булсак та, көн кичеккәнче һаман алга бардык. Глинка станциясе ягына ашыктык.
Безнең һөҗүм турындагы хәбәр үзебездән дә узып киткән иде, очраган кешеләр: «Партизаннар фашистларның машиналарын яндырганнар, корал складына ут төрткәннәр», — дип берничә урында сөйләделәр...
Радист һәм рациянең булмавы атлаган саен үзен сиздерә иде. Дошман гаскәрләренең һәрбер хәрәкәтен командованиегә хәбәр итеп торасы урынга, без өчебез дә сукыр, саңгырау кешегә охшап калдык.
Менә бүген иртән, бераз көн аязгач, көнчыгышка таба дошман самолетлары очканын күрдек. Көн җәелгәч, моторлар гүләве җир өстеннән дә ишетелә башлады. Башта Аркадий Кренделев бу гүләүне танк моторлары тавышына охшатты. Тиздән ул үзенең ялгышканын белде: без Ельнядан төньяктагы Чанцово авылы басуыннан самолетлар күтәрелгәнне күрдек.
— Карагыз әле, анда аэродром бар икән,—диде Петя Костриков, биноклен күзенә таба күтәреп (ул аны әле һаман ташламаган иде). Бераз карап торгач:
— Әнә «юнкерс»лар... Оһо, күпләр... Әнә Смоленск ягыннан «Хейн- кель»ләр төшәләр, — дип сөйләнә башлады. Мии аның биноклен алып карадым. Бөтен аэродром күренмәсә дә, Петя сөйләгән самолетларны бинокльдән карап санап була иде.
Аэродром янына якынлашу мөмкин түгел: без килеп чыккан урман читеннән алып Чанцово — Ельняга хәтле уч төбе шикелле ачык һәм тигез басу җәелгән. Бу аэродромны ныклап күзәтергә һәм андагы самолетларның санын белергә булдык.
Биек агач башына менеп карагач, Чанцово аэродромы тулысы белән күренде. Хәтта бинокль аша Ельня ягыннан аэродромга килгән автомашиналар, бензовозларны да санап була иде.
Тик самолетларны санавы җиңел булмады: бердәй — ара ерак, икенчедән — аларның бер төркеме күтәрелеп очып китсә, икенче төркеме кайтып җиргә төшә барды.
Чанцово аэродромын без көн буе күзәттек. Шуңа да карамастан, күзәтү бик аз мәгълүмат бирде. Без башта бу аэродромны ниндидер бер полкмы, дивизияме биләгән стационар аэродром дип уйладык; самолетларның санын исәпләп, монда полкмы яки дивизия урнашканмы
5Ф) 67
икәнлеген белергә тырыштык. Төш вакытында агач башыннан төшкән Петя Костриков:
— Мин, егетләр, бер нәрсәгә аптырыйм—бу аэродромга читтән яңа- дан-яца самолетлар килеп тора, көнчыгышка таба күтәрелеп китеп тора. Бу, мөгаен, вакытлы, Смоленск ягыннан көнчыгышка күченү өчен файдаланган аэродром булса кирәк, — диде. Чынлап та, без исәпләгән самолетларның саны һәм аларның очып китеп, кире кайтуы бер полк яки бер дивизия торган аэродромдагы хәрәкәткә охшамаган иде.
Без бу мәсьәләдә байтак баш ваттык.
Караңгы төшә башлагач, көн буе күзәткән самолетлар санын йомгакладык; бер нарат төбенә утырып, комлы туфрак өстенә аэродромның схемасын сыздык, аның тирәсендәге ориентирларны ятладык, самолетлар, автомашиналар торган җирләрне схемага төшердек. Петя Костриков: «Тагын бер көп югалды. Рация булмагач, бу күзәтүләр пычагымамыни?» дисә дә, мин бу аэродромны тагын бер көн күзәтергә калырга булдым. Башта яктырганчы черем итеп алырга уйласак та, аэродром, төн булуга да карамастан, эшен дәвам иттергәнне күргәч, без йоклама-дык, чиратлап агач башына менеп, төн буе күзәтеп чыктык.
Безнең авиацияның монда юклыгына, фашистларның төн уртасында ачыктан-ачык аэродромны прожекторлар белән яктыртып, самолетлар очырып, самолетлар кабул итүенә гаҗәпләндек.
Сугыш башланганда немецләр төннәрдә, якшәмбе көннәрдә сугышмыйлар иде. Иртәнге аш ашамый — сәгать сигез-тугыз тулмыйча сугыш башламыйлар. Төшке ашка тәнәфес ясыйлар иде... Хәзер аларны «Иван» төнлә дә, якшәмбе көн дә, төшке аш вакытында да сугышырга өйрәтте. Ашыгалар иде алар. «Үз башларына булсын, нәләт төшкерләре», — дип уйландык без.
*
❖ &
Икенче көнне кичкә каршы без тагын бер аулак авылга кердек. Бу — бөек рус композиторы Глинка туган авыл — Новоспасское иде.
Россиянең горурлыгы булган бөек композитор туып үскән җирләрне дошман басып алыр да аның музей усадьбаларын тар-мар итәр, туздырып ташлар, дип элек кем уйлаган.
Новоспасское авылы каенлык һәм юкәлекләр арасында Десна яры өстендә, бик матур урында утыра. Көз көннәрендә бу тирәләрдә оныта алмаслык гүзәл күренешләр ачыла. Чыршы аралаш алтындай сары яфраклы каеннар, ахактай янган кызыл яфраклы миләш, чаган агачлары— барысы да күреп туя алмаслык соклангыч гүзәллеккә күмелгән...
Авылның янында гына парк. Парктагы юкә һәм каен агачлары арасыннан килеп без читтәге бер йортның ишесен кактык.
— Авылда немецлар бармы? — дип сорадык ишек ачарга чыккан җитмеш-сиксән яшьләрендәге бер карттан.
— Юк, немецлар юк, — диде ул. — Хәер, кем белә, хәзер юк, берничә минуттан килеп җитүләре дә мөмкин. Әлегә юк,—диде ул, безне алга уздырып.
Керү белән күзләребез өйнең түренә төште. Безнең як кешеләре Тукай рәсемен, Украинада Тарас Шевченко рәсемен олылаган кебек болар да Михаил Иванович Глинка рәсемен түрдәге стенага элеп куйганнар.
Аркадий эчкәрәк үтте. Ул бабайдан Глинка хакында сорашты, ә без күрше өйгә юнәлдек. Безгә ничек кенә булса да өс-баш, кием-салымны алмаштырырга кирәк иде. Дошман тылына төшкәннән бирле өстән салынмаган, төннәрен һәм немецләрдәп качып җир өстендә аунаудан пычранып беткән, урманнарда чытыр-чатыр өзгәләгән кием белән безгә халык күзенә күренергә ярамый иде.
Күрше өйнең ишеген ачу белән каршыбызга зур овчарка эт торып басты. Борынны ярып, тамакларны кытыклап аш һәм яңа пешкән икмәк
68
исе керде, баш әйләнеп китте. Хуҗалар ит ашап утыралар иде. Овчаркага ис китмәде, безнең күзләр өстәлгә, текәлде. Без исәнләштек. Хуҗалар теләр-теләмәс кенә сәлам бирде. Иконалар астында утырган илле яшьләрдәге, озын чәчле, көрәк сакаллы кеше этне чакырды. Овчарка өстәл белән безнең арага идәнгә ятты. Безне өстәл янына да, утырырга да чакыручы булмады. Көтәбез.
Әнисе янында нидер ашап утырган сары чәчле кечкенә малай, пигәдер елый башлады. Хуҗа аңа:
— Цың! Уйнаштан туган! Тавышың чыкмасын! Хәзер татарга бирәм үзеңне... Әнә татарлар килә! — дип куркытты...
Бала әнисенә сыенды.
Минем тәнем чымырдап китте, йөземә ниндидер пычрак чүпрәк белән суккандай булды. Шулай да сер бирмәскә тырыштым.
Ниһаять, өй хуҗасы ашап туйды, өстәлнең икенче башына чыкты да иконаларга борылып бик озак «чукынды» — Христоска һәм аллага рәхмәт укыды; тәре таккан муенын ябып, изүен каптырды һәм тәмәке төрергә тотынды. Тәмәке төреп кабызгач, әле генә овчаркасы басып торган урынга үзе килеп басты.
— Ну, Сталин солдатлары, нәрсә әйтергә телисез? Батыр Кызыл Армиянең калдыкларымы сез? — дип, усал карашы белән безгә текәлде. Борыныма бу кешенең авызыннан чыккай тәмәке төтене белән бергә самогон исе килеп бәрелде. Ул кинаяле тавыш белән сүзен дәвам итте:
— Совет ашатмыймыни сезне, комсомоллар?.. Эшләп ашарга кирәк. Әнә, минем сарайда тирес ята, шуны чыгарып бетерсәгез, ашатам. Юк. давай бәрәңге алабыз, бәрәңге... Ризамы? — диде ул Петяга.
Куллар үзләреннән-үзләре кесәдәге пистолетка тотынды, ләкин безгә соңгы ирекне кулга алып булса да тыелырга кирәк иде. Мондагы хәлләрне белмибез бит әле.
— Риза. Эшлибез. Нинди генә эш булса да безнең кулдан килә, эшләрбез, — дидек без.
— Ну, по рукам! Алай булгач хәзер үк сарайга — марш! Тирес чыгарырсыз. Ә иртәгә — бәрәңге алырга!
Ул өс-башына да киеп тормады, сарайга алып чыгып безгә тимер сәнәкләр тоттырды да һәм ике тачкага аягы белән тибеп:
— Менә шуңа төягез. Әнә бакчаның теге башына ташыгыз,— диде һәм күптән түгел бакчасын киңәйтеп яңа читән тоткан якка күрсәтте.
Без эшкә тотынганда гына Аркадий килде. Ул танымаслык үзгәргән. Әстендә безнеке шикелле ерткаланган чүпрәкләр салынып тормый. Безнең сораулы карашыбызга җавап итеп:
— Бабай — молодец, ул бирде, — диде Аркадий һәм бик үк яңа булмаса да нык һәм чиста бишмәтенә күрсәтте.
Без караңгы төшкәнче тирес чыгардык. Хезмәтебез өчен хуҗа безгә өч телем икмәк, өч кыяр бирде.
— Йокларга сарайда ятарсыз. Кем белә, немец абзыегыз килеп чыгар... Минем үз өемнән командирларны плен алып киткәнне күрәсем килми. Безнең халыкның теле яман. Соңыннан үзе тотып бирде дип сөйләрләр, — диде ул. Аркадий:
— Безнең командир икәнлек маңгайга язылганмы әллә, кайдан уйлап чыгардың? — дигәч, хуҗа*.
— Эшли белмисез. Солдат теләсә нәрсә эшли белә, ә сез?.. Тирес корты кебек казынасыз. Әнә, кулларыгыз да кабарган... Аннан соң чәчләрегез озын, ә бу егетнең (ул Петяга күрсәтте) алтын теше үзе үк әйтеп тора,—дип сөйләнде. Ничектер ул йомшарды шикелле, Петя белән Аркадийга тәмәке тарттырды. Безгә лапастагы арбага ике кочак печән бирде, аннары овчаркасын йорт алдына чыгарып чылбырга бәйләде.
— *Менә кулак, — диде Петя, хуҗа өенә кереп киткәч.
69
— Дөмексен, сволочь, — дип тиргәнде Аркадий.
Без Аркадийдан көндезге бабай турында сораштык. Аркадий бабайның Глинка хакында, аның. «Руслан һәм Людмила», «Иван Сусанин» исемле данлыклы әсәрләре турында хыяллануын сөйләде. «Беләсезме, егетләр, монда Наполеонга каршы бик күп партизаннар сугышкан икән. Бабай әйтә, Иван Сусанин — безнең авыл кешесе ул, ди, монда декабристлар, хәтта Пушкин үзе булган, дип әйтә карт.
— Безиец Смоленщина атаклы кешеләргә бай ул. Әнә, Нахимов та безнең якташ, — дип сүзгә Петя да кушылды. Аның тавышында горурлану сизелә иде.
Чынлап та без Россиянең үзәгендә, данлы Смоленщинада идек бит.. Минем күз алдымнан 1812 елгы Ватан сугышы геройлары—Кутузов. Барклай, Багратион, Ермолов, Денис Давыдов, Платов, Сеславин образлары үтте. Аркадийга бабай сөйләгәнчә, алар барысы да бу җирләрдә булганнар... Алар гынамыни? Ул карт күрше Столбы авылыннан сунарчы Савелий Прохоров дүрт улы белән французлар куып алып барган колоннадан рус әсирләрен коткарганны, ә Иван Стабровскийның шушы Новоспасское чиркәве алдында французларга каршы крестьяннар сугышында күрсәткән батырлыкларын үз күзе белән күргәндәй сөйли.
Без бик озак шулар турында сөйләшеп яттык.
Иртән безгә хуҗа үзләреннән калган ашны ашатты. Хәрби частьлардан калган атны хәрби бричкага җигеп, арбага сабан салды да басуга алып китте...
Төш вакытында ялга туктагач, кырда пешкән тәмле бәрәңгене кыяр белән ашый-ашый, хуҗаның «кылын тартып» карадык.
— Рус армиясе 1812 елда җиңгән бит. Бу юлы да немецләр җиңелер,— дидек. Ул ачыктан-ачык:
— Кутузов вакытында эш башка булган, — дип сөйләп китте. — Анда хәзерге танк, самолетлар булмаган. Рус гаскәре күкрәк белән алган. Иван ул аю кебек — ачуланса, бөтен нәрсәне җимерә. Ә хәзер кемнең танкысы, самолеты күп, шул җиңәчәк. Мәскәү ягына күпме герман техникасы китте! Уһу-у, брат, аны туктатып булмый. Менә күр дә тор, яңадан аерым хуҗа булабыз, «колхоз капут!..»
Хуҗадан без бу райондагы хәлләр турында да сораштык. Аның сөйләвенә караганда, немецләр Ельняда авыл хуҗалыгы комендатурасы ачканнар, аның коменданты обер-лейтенант Фриц Герман икән. Элекке алпавыт токымнары монда килгәннәр. Алар инде үзләренең элекке утарларын эзләп Теренино, Гнездилово, Щелкино авылларына барганнар да. ди. Фриц Герман: «Бу утарлар төп хуҗаларына кайтарылачак», — дип әйткән, ди.
Без хуҗадан эш ялына кием-салым сорадык. Ул бу «мәсьәләне» өйгә кайткач хәл итәргә булды.
Көн чалт аяз. һавада туктаусыз моторлар гөрли.’ Бәрәңге басуын тирәләгән урмандагы ак каеннардан сары алтын тәңкәләр — яфраклар коела... Мин сабан артыннан салмак кына атлап, буразна төбенә тәгәрәп төшкән бәрәңгеләргә басмаска тырышып барам. Коелган яфраклар исе белән тулган һавада бер тузан бөртеге дә юк. Аяк астыннан кара туфрак, бәрәңге сабаклары исе күтәрелә. «Эх, менә шулай көннәрең үтсен иде! Сугыш, фашистлар дөмексен иде!» дип тә уйлап куям. Ул гына да түгел, икенче бер уй йөрәкне тырный, мине бораулый: үтәсе юл, эшлисе эш— сугышчан бурыч, югалган иптәшләр — күз алдыннан китми. «Хәзер үк ташлап китәргә кирәк! Бу үлеп бетмәгән кулакның җанын алырга кирәк!» — дигән уйлар газаплый башлый. Шулай да без кичкә чаклы эшлибез... Ни өчендер хуҗа безне караңгы төшкәнче алып кайтырга булды. Без аңардан тик киемнәрне алмаштыруын сорадык. Ул безнең өстәге фуфайка, сырган чалбар, итекләрнең әле ярарлыгын күргәнгә, үзенең чоланыннан иске-москы әйбер, иске ботинкалар чыгара башлады. Аның
70
күзе безнең итекләрдә иде. Кием хакында сатулашканда, урамнан мотоцикллар чабып үтте һәм бик тиз авыл урамы танк, автомашина гөрелтеләре белән тулды... Хуҗа югалып калмады:
— /Марш базга! Әнә кухня базына, бәрәңге арасына — марш! — диде. Ул иске-москы киемнәрен җыеп алып сәндерәгә ташлый башлады. Капка төбендә тукталган машиналарны күргәч, без икеләнеп тормый базга сикердек. Хуҗа хатыны баз капкачын япканда, өнгә кергән гитлерчыларның аяк тавышы ишетелде.
Хуҗа безне ни өчендер тотып бирәсе итмәде. Безне икенче көнне төштән соң гына баздан чыгарды.
Бу вакыт эчендә фашистлар авылның астын-өскә китергәннәр иде...
Новоспасское кешеләренең күбесе фашистлар килгәнне күрү белән кайсы кая качып беткән була, урамда акылсыз Степка гына кала. Башта ул да чарлактан фашистларны күзәтеп ята. Немеңләр машиналарын тезеп куеп авылны талый башлагач, акылсыз Степка урамга чыга. Кулындагы таяк белән ул немец машиналарының алгы тәрәзә пыялаларын сугып ватарга керешә. Колхоз канцеляриясе янындагы бөтенләй никел- ләнгән, ялтырап торган «Хорь» машинасы янына килеп:
— Телсез шайтаннар, сезне монда кем чакырды,—дип сорый һәм машинага таягы белән кизәнә. Аны гитлерчылар тотып алалар. Ниндидер офицер, тәрҗемәче һәм шоферлар җыела. Тәрҗемәче Степкадан:
— Син партизанмы? — дип сорый. Ә теге:
— Әйе, — ди.
— Немецләрне үтердеңме?
— ҮтердехМ һәм үтерәчәкмен, — ди акылсыз.
Аңа штыксыз һәм затворсыз рус винтовкасын тоттыралар. Тәрҗемәче:
— Мә, ат! — ди. Степка винтовканы алып офицерга төзи башлый... Тирә-яктагы ефрейторлар фотоаппаратларын коралар, ә баскычта торган бер лейтенант парабеллумнан, шартлагыч дум-дум пулясы белән, акыл* сыз Степканың маңгаена ата. Степка винтовка түтәсе белән тәрҗемәчегә суга да дөп итеп җиргә егыла...
Без итекләребезне үзебездә калдырып, теге хуҗаның иске пиджак, иске чикмәннәренә фуфайка һәм сырган чалбарларны алмаштыргач, Глинка музеен саклаган бабайга кердек. Авылда булган хәлләр турында безгә әнә шул бабай сөйләде.
— Степаның мәете әле һаман колхоз идарәсе алдында ята, күммәскә куштылар, — диде бабай көрсенеп һәм фашистларның бүтән кыланышларын да сөйләп бирде.
Гитлерчылар урамда биш яшьлек бер баланы очратып туктаталар.
— Атаң кайда? — дип сорыйлар аңардан.
— Фронтта, — ди бала.
— Анда ни эшли? — дип сорый фашист.
— Фашистларны пук-пук итә...
— Ә син?
— Үскәч мин дә ал арны пук-пук итәм!
— Менә «пук-пук» итмәссең,—диләр дә гитлерчылар, баланың ике кулын беләзектән чабып өзәләр...
Бабай бездән тирес түктергән кулак калдыгын вөҗдансыз кеше дип бәяләде, бүтән вакыт аңардан ерак булырга киңәш итте.
Үз өеннән тотып бирергә шикләнгәндер. Аның өендә булмасагыз, эшегез харап иде, — дип сүзен тәмамлады ул.
Сугыш башлануга дүрт ай тулмас борын ук икенче кат оккупациядә калган Ельня шәһәре каберлектәй тын иде. Десна елгасының ике ягында да йортлар җимерелеп беткән. Гик мич урыннары, морҗалар.
71
ялангач стеналар, ватык кирпеч өемнәренә әверелгән завод-фабрика, чиркәү биналары гына күренә. Кая гына карама бушлык, ватык тәрәзәләр, янган багана, янган агачлар күзгә ташлана. Аяк астына пыяла ватыклары, снаряд, мина ярчыклары чәчелгән. Өй нигезләре астындагы дот амбразуралары, пулемет мәйданчыклары, тыкрык чатларында баррикадалар калдыгы, чәнечкеле тимер чыбыклар монда сугышның бик көчле булуын әйтеп торалар.
Шәһәр уртасындагы таш өй җимерекләрен һәм Десна аръягында ничектер сакланып калган берничә йортны исәпкә алмаганда, Ельня җир өстеннән бөтенләй юк ителгән диярлек. Шуңа карамастан, шәһәр тулы гаскәр күренә.
Без, хезмәт биржасы — «Arbeiter Dienst» тирәләрендә эш эзләп йөрүчеләр кебек күренергә тырышып, үзебезгә кирәк кешеләрне күзәтә башладык. Ул көннәрдә немецләрнең бөтен кайгыртулары тик Мәскәү иде. Калага төрле яктан кереп-чыгып, безнең кебек кая барып бәрелергә белми йөрүчеләр күп булганга күрә, немецләрнең рус кешеләренә артык исләре китми иде әле. Ә шулай да гестапо, полиция эшли, аларныц агентлары күзәтеп йөриләр.
Башка басып алынган шәһәрләрдәге кебек үк, фашистлар Ельняныц да бөтен администрацияләре тирәсен көчле ныгытма белән әйләндереп алганнар. Иң үзәктә хәрби комендатура урнашкан. Җимерелеп бетми калган өйләрнең стеналарына хәрби комендант кул куйган приказлар немец, рус телендә язып ябыштырылганнар.
Комендатура тирәләрендә төрле «службалар» урнашкан. Аларның исемнәрен Петя укып-укып тәрҗемә итә. Әнә — яшерен кыр полициясе (ГФП).
Элекке детдом йортында, Пролетарский һәм Первомайский урамнар почмагында, гестапо урнашкан.
Ельня җәй һәм көзге сугышларда ук бик каты җимерелгәнгә күрә, немецләргә үз учреждениеләрен урнаштырырга төзек өйләр бик аз калган. Аның өстенә фашистлар, партизаннардан, һавадан бомбага тотудан шикләнеп, бөтенесе бергә җыелмаска тырышканнар.
Полиция идарәсен төрмә тирәсендә урнаштырырга теләсәләр дә, җимерек шәһәрдә төрмәгә якын калган өйләр булмагач, аларга элекке Пролетарский һәм Сапожный урамнары почмагындагы йортны биргәннәр. Ул йорт тимер чыбык киртә белән уратып алынган, полиция идарәсе янында, чәнечкеле тимер чыбык киртә тирәсендә җиңнәренә «полицай» дип язылган чүпрәк бәйләгән «щуцман»нар йөри.
Элекке Интернационал урамының Первомайский һәм Энгельс урамнары арасындагы бердәнбер җимерелми калган таш йортта «СС» командасы урнашкан.
Алардан ерак түгел—төрмә, Воскресенский соборын кертеп чәнечкеле тимер чыбык киртә белән уратып алынган стадионда — лагерь. Шәһәр бакчасында, җәйге сугышларда ботаклары кырылып беткән агачлар арасында, кулга алынган партизаннар өчен аерым лагерь. Патриотларны шунда җәзалап, үсеп утырган агачларга асып үтергәннәр.
Элекке колхозчылар йортында авыл хуҗалыгы комендатурасы оештырылган. Новоспасское кулагы шул комендатура турында сөйләгән иде инде. «Смоленск өлкәсенең байлыгын шундый комендатуралар аша Райхка, Германиягә савалар инде,—дип уйладым мин,—җитмәсә, элекке алпавытларны кире кайтарып колхозчылар җилкәсенә утыртмакчы булалар. Боларча, тарих тәгәрмәче кирегә әйләнергә тиеш...»
Шәһәр белән бераз танышкач, Ельнядагы без күрергә тиеш кешеләрне эзләп карадык. Зур саклык белән йөрдек. Минем өс-башым начар иде. Буй да зур түгел. Немецләр ачкан кечкенә генә чиркәү алдына киттем. Чиркәү каршына җиткәч, туктап, өч бармагымны маңгай-күкрәгемә төртеп алдым һәм бер төркем хәерчеләрдән читкәрәк киттем дә алдыма
72
бер колагы өзек колакчын бүрекне салып утырдым. Мине күзәтеп килгән Аркадий белән Петя бүрегемә ике кисәк икмәк салдылар, мин бөгелә- сыгыла «чукынып» куйган булдым. Алар үз эшләренә киттеләр. Икмәк кисәкләрен кесәмә алып салдым. Ниндидер әбиләр көнбагыш, пешкән бәрәңге, кыяр салып киттеләр. Бераздан Аркадий килеп:
— энем> бер эш таптым үзеңә,—дип мине моннан алып китте. Аркадий барган җирдә квартира буш, безгә кирәк кешеләр шәһәрдән киткән булып чыктылар. Икенче адреста, Петя әйтүенчә, безгә кирәк кеше тора торган өйнең нигезе генә калган, ди.
Бераз киңәш иткәч, мин тагын үз урыныма, чиркәү алдына килеп утырдым, ә Аркадийны Заречьега җибәрдек. Петя аның артыннан күзәтә барды. Винзавод урамындагы итек тегүчедә немец администрациясендә эшләүче ниндидер офицер квартирда тора икән. Шулай итеп Ельня подпольесын без таба алмадык. Бәлки, ул подполье әле булмагандыр да. Булса да без аңа «ачкыч ярата» алмагачбыздыр. Петяның бик саклык белән генә кайбер кешеләрне «капшап» каравы да бер ни бирмәде. Халык сөйләвенчә, райкомның беренче секретаре Яков Петрович Балуев 4—5 октябрьда немецләр Ельняга һөҗүм иткәндә үлгән, ә калган район җитәкчеләре билгесез югалган булып чыга иде.
Сафа Заманов белән Фроловны һәм корал бәйләмнәрен югалтканнан соң, бу безнең өчен тагын да бер зур кайгы булды. Җитмәсә, чиркәү яныннан «Хезмәт бнржа»сына үткәндә без фашистлар кулына эләгә яздык.
Ельняда безгә кирәк кешеләрнең чынлап та булмавын аңлагач, без тизрәк шәһәрдән чыгарга булдык. Чиркәү яныннан кузгалып киткән генә идек, безгә «шуцманиар» патруле очрады. Немец карабины тоткан, типсә тимер өзәрлек ике егет безнең паспортларны сорады. Берсе, ахрысы олырак чинлысы, «Аусвайс—аусвайс папир!» дип көйли. Аларның авызларында диңгез үләне катнаштырып ясалган эрзац сигаретлар, үзләреннән сасы самогон нее аңкып тора. Петя бу юлы да югалып калмады, бик тиз паспортын чыгарды. Полицайларның берсе аның паспортын кулына алып карамакчы булса да, Петя паспортын бирмәде. Ул үз кулындагы документын ычкындырмый гына:
— Менә, күрмисеңмени?—дип, бармагы белән төртеп регистрация штампын күрсәтте. Бу штамп «теге якта» салынган штамп иде. — Германиягә ялланып китәбез, эшкә,—диде ул. Без дә үз паспортларыбызны ачып күрсәттек тә, бик ашыккан кешеләрсыман биржага табан китеп бардык. Полицайлар бер-берсенә карашып калдылар. Биржа алдындагы халык арасында эз югалтыр өчен без, «Minen» дип язылган тактага карап та тормыйча, җимерек стена аша икенче йортка, ул йорт аша икенче урамга чыктык. Без Шарапово совхозы юлына күтәрелгәндә теге ике полицайның тагын өч немец ияртеп «Биржага» таба барганнарын «очлы күз» Петя күреп алды. Без адымнарыбызны тизләтеп Ельняны калдырдык.
Клин авылы советы җирләренең зур өлешен алган урманда — безнең җыеласы урын; иптәшләрне һәм Ельня партизаннарын табу өмете белән без көньякка карап атладык. Урманга якынлашканда яңгыр катнаш кар ява башлады. Урман межаларының очы-кырые күренми. Кайсы чакта кар туктала, яңа яуган сөттәй, парланып, җылы, куе томан күтәрелә. Урман ачыклыгындагы сукмактан, куе урман үләннәре арасыннан барганда, алда — биш-уп метрда нәрсә барлыгын да күреп булмый. Ял итеп алырга туктагач, без өчебез дә, исебездә ныграк калсын өчен, Ельняда күргән ныгытмаларны, гаскәр тупланган урыннарны, лагерьларны чыбык белән җир өстенә схема сызып тикшереп чыктык. Олы юллар буйлап көнчыгышка, төньяк-көнчыгышка агылган техника, гаскәр хакында безне җибәрүчегә донесение әзерләдек. Бу атна буена күргән-
73
нэрне һич кичектерми генералга җиткерәсе килде. «Бәлки хәбәр дә итәрбез әле» дигән өмет белән урыннарыбыздан тордык. Чират буенча алдан Аркадий Кренделев атлый, аннан мин, без бер-беребездән өч-дүрт адым гына ара калдырып барабыз. Шулай кызу гына атлап барганда, безнен. сукмакны аркылы кискән урман юлында, һич көтмәгәндә:
— Стой, руки вверх! — дип кычкырып җибәрделәр. Ирексездән тук талдык. Башларына каска кигән, өсләренә плащ-палатка ябынган, кулларына мылтык, автомат тоткан солдатлар күз ачып йомганчы безне камап алды. Петя кулын куенына тыкмакчы иде, зур гына гәүдәле бер солдат моны күреп алды:
— Шаяртма! Руки вверх! Сиңа әйтәләр бит, — дип җикеренде.
Аның карлыккан һәм каты, кискен тавышы Петяга тәэсир итте. Ул кулын күгәрде. Ул арада булмады, безне тенти башладылар. Бер-беребезгә карашып алдык, өчебезнең дә йөзебездә «каптык!» дигән шикле сорау күренә иде. Як-якка карап алдык. Тик качып котылырлык хәлдә түгел идек инде без. Сулда, юл кырыйларындагы карт чыршы төбендә, «максим» пулеметы, аның щиты артында ике каска — солдатлар күренә. Юлда без килгән урман ачыклыгына төбәлгән Дегтярев пулеметы тора.
Безнең тирәдәге солдатларның русча сөйләшүләре, аларның киемнәре, кораллары безнеке — советныкы булса да, күңел тынычсызланды. Чөнки фашист ялчылары да шулай урманнарда засадалар ясап, партизаннарны аулыйлар һәм безнең кебек разведчикларны эләктсргәлиләр иде. Без:
— Бу нинди халык?—дип аптыраштык. Тик җавап бирүче булмады.
— Командирыгыз янына алып барыгыз, — дидек.
Безне урман юлы белән сулга алып киттеләр.
Яңа тапталган юл буйлап бара торгач, киң генә бер аланга барып чыктык. Аланга җиткәндә, агач төпләрендә тагын пулеметлар күрдек. Пароль сорадылар.
Алан гаскәр белән тулы. Солдатлар мылтыклардан өчаяк-кузла торгызып палаткалар ясаганнар. Күп кенә урыннарда утлар яна. Аланның аргы башында ниндидер иске абзарлар, алар тирәсендә атлар да күренә. Безнең эчкә җылы кереп китте: димәк, бу үзебезнекеләр, камауда калганнар, фронт аша чыгарга баручылар.
Безне шул абзарлар тирәсенә алып килделәр. Пистолет, гранаталарны алган командир сарай эченә кереп китте. Анда аның кычкырып рапорт биргәнен ишетеп торган Петя:
— Каһәр суккан, кара сип аны, безне «шпионнар» дип рапорт бирә, ә? Эх, шайтан алгыры! — дип сүгенде.
Без аны тыйдык һәм командир белән беребез генә сөйләшергә булдык.
Бераздан безне алып килгән командир чыгып’-
— Кем старший? — диде һәм Петя белән Аркадийны абзар капкасының ике баганасы төбенә аерып утыртып куйды да. мине сарай эченә алып кереп китте.
Абзарның түбәсе ябылган, бер башында байтак кына печән өелгән. Алгы өлешендә коры печән өстенә плащ-палатка җәелгән. Аның өстендә берничә кеше ята. Шулар арасыннан берсе ярым утырып, ярым таянып миннән допрос ала башлады. «Днепрдагы Соловьев кичүендә сугыштык, аннан соң камалуда калдык. Берәр партизан отряды очрамасмы икән, дип эзләнәбез. Мөмкин булса, фронт аша чыгарбыз», — дидем. Шул вакыт бу командирга-
Разведка кайтты!—диделәр һәм ул, допросны туктатып, үзенең разведкасын тыңларга булды.
Разведка командиры рапорт биреп бетергәч, мине кире чакырдылар. Допрос алып баручы командир плащ-палаткасын иңеннән салып ташлаган. Аның шинель петлицаларында өч шакмак—димәк, миннән Кызыл Армиянең өлкән лейтенанты сорау ала. Разведчикларга ял итәргә рөх-
сәт бирелде. Разведка турында рапорт бирүче кеше арыш көлтәләренә сузылып ятты. Ә өлкән лейтенант миннән туган җиремне, иптәшләрем турысында, нинди дивизия, ничәнче полкта сугышуыбыз турында, сугыш алдыннан кайда, нинди мәктәпләрдә укуым турында сораша башлады. Шул тикле гаскәр башында килгән өлкән лейтенантның Кызыл Армия командиры икәнлегендә һичбер шик калмаганга күрә мин аңа:
— Көньяк Уралда Башкортстаида туганмын, — дидем. Шул чакта әле генә разведкадан кайткан кеше яткан урыныннан:
— Кайсы калада, кайсы районда? — дип сорап куйды. Мин әйттем. Ул Башкортстандагы башка шәһәрләрне, шул исәптән Уфа, Бөре каласын, андагы уку йортларын сорашты. Мии белгәнемчә әйтеп бирдем. Бу кеше торды һәм бөтенләй миңа якынлашты. Абзар түбәсендәге ачыклыктан төшкән яктыда бу кешене ачык күреп була иде. Ул өлкән лейтенанттан гафу үтенеп, рөхсәт алды да тагын бер-ике сорау бирде. Бу кешене кайдадыр күргән кебек, тавышы да таныш шикелле тоелды. Күз алдымда Харьков шәһәре, училищедагы иптәшләр килеп басты. Ул арада булмады, каршымда торган бу кеше исем-фамилиямне әйтеп мине кочаклап алды. Харьковтагы хәрби училищеда минем белән бергә укыган курсант, ә хәзер кече лейтенант Нури Казыхаиов иде ул.
— /Менә бу очрашу дисәң дә очрашу!—дип чиксез шатланды Нури, һәм өлкән лейтенантка карап, кабат гафу үтенде. Эшнең асылын аңлап алган өлкән лейтенант:
— Я, башта сөйләшеп туегыз, аннан мии дә сөйләшеп алырмын,— дип, безне тышка, Аркадий белән Петя янына чыгарып җибәрде. Алар- ны Нури белән таныштырдым.
Казыханов белән озак кына сөйләшеп утырдык. Үзләрендәге хәлне ул бәйнә-бәйнә сөйләп бирде.
Өлкән лейтенантның фамилиясе Григорьев икән. Ул соңгы сугышларда яраланып, каты контузия алган. Шуңа карамастан, батальон белән командалык итүне ташламаган. Аны күп вакытта носилкада алып баралар. Аның батальоны, фронт аша чыгарга исәпләп, төиьяк-көнчы- гышка юл тота. Батальонда яралылар күп, сугыш кирәк-яраклары җитәрлек түгел, сугышчылар да йончыган. Шуңа күрә бөтен ышаныч разведкада икән. Алдагы маршрутны бик җентекләп тикшермичә торып алга бармыйлар- Хәзергә кадәр әле батальон обозыи да ташламаган- Миномет, пулеметларны атлар җигеп тарттыралар.
Нури Казыханов безгә бик зур ярдәм итте. Казыханов белән шунда очрашмасак, безгә ничек караган булырлар иде — билгесез...
Аның үтенече буенча безне разведкага алдылар.
Дошман тылында күпме генә йөрсәк тә, рациясез файдалы эш чыгара алуыбызга ышанычын югалткан Аркадий бу батальонга тап булуга чиксез шат иде.
һич бул м аса, батальонга ияреп фронт аша чыгарбыз. Шушы батальонга разведка мәгълүматлары җыеп булса да үз бурычыбызны үтик, бу эштә без генерал өчен дә кирәкле материал хәзерләрбез, дигән карарга килеп, хәзергә биредә калырга булдык. Шулай да без әле төп бурычтан: партизаннарны табып, алар ярдәмендә «зур җир» белән бәйләнешкә керү ниятеннән өмет өзмәгән идек.
Клин-Мутище тирәләрендәге урманнарны буеннан аркылыга үткән Нури ул тирәдә партизаннарның эзе дә юклыгын, аларның Всход урманнарында булуы мөмкинлеген әйтте. Без аңардан әгәр партизаннар очра- , са, безне алар белән бәйләвен үтендек.
Шул көннән алып батальонның маршрут разведкасында эшли башладык Көн саен генерал өчен разведка мәгълүматлары җыйдык. Партизаннарны һәм Заманов белән Фроловны эзләп табуга да өмет зур иде...
(Дәвамы бар)
L