Логотип Казан Утлары
Публицистика

БЕЛЬГИЯДӘ

зган елның сентябрь аенда миңа, Советлар Союзының төрле шәһәрләреннән һәм авылларыннан җыелган җиде йөз турист белән берлектә, «Грузия» теплоходына утырып, Европа илләре буйлап сәяхәткә катнашырга туры килде. Без барлыгы ун мең километрдан артык юл үттек, Швеция, Бельгия, Франция, Италия, Греция һәм Төркия илләрендә булдык. Чит илләрдәге тормыш белән таныштык, бу илләрдәге тарихи урыннарны күрдек, күп төрле милләт кешеләре белән очрашып сөйләштек. Безнең сәяхәт вакытында күргән- нәребез арасында иң сокландырганы Брюссельдәге Бөтендөнья күргәзмәсе булды. Мип биредә Бельгиядә алган кайбер тәэсирләрне укучылар белән уртаклашырга булдым.
Стокгольм портыннан кузгалып киткәч, көннәр кояшлы торды- Иге- чиге күренмәгән диңгез өсте көзге кебек ялтырап ята. Диңгезгә озак карап барып булмый — күз күреме җиргә җәелгән, һәрьяклап күк гөмбәзенә барып тоташкан су өсте күзне талчыктыра, туйдыра. Шуңа күрә пассажирлар — палубада да, салонда да, каюталарда да — вакытны бер-берсе белән гәпләшеп уздыралар, һәрберебезнең телендә — Бельгия, андагы мәшһүр порт шәһәре Антверпен, Брюссель каласы, бигрәк тә Бөтендөнья күргәзмәсе...
Менә без Киль каналына килеп җиттек. Халык палубага ябырылды. Балтик диңгезе белән Төньяк диңгезне тоташтыра торган бу атаклы каналны күреп калырга тырыштык.
Киль каналы хәрби флоты Балтик диңгезеннән Төньяк диңгезгә ин кыска юл белән чыгару өчен 1887—1895 елларда Германия тарафыннан казылган. Аның озынлыгы туксан сигез километр, ә киңлеге — йөз дә ике метр.
Хәзерге көндә барлык илләрнең сәүдә флоты йөрешендә гаять зур әһәмияте булган бу канал шлюзыннан күтәрелү белән үк безне немецләр дусларча, күптән көтелгән кунаклар кебек итеп, алкышлап каршы алдылар. Без үзләрен читтәрәк тотарга ярата торган төньяк табигатьле шведлар белән немец халкы арасында булган аерманы шунда ук сизеп алып, бу очрашуны пленкаларыбызда беркетеп калдырырга ашыктык...
Киль каналының соңгы шлюзы ябылу белән без Төньяк диңгезгә килеп кердек. Бер тәүлек тә үтмәде, теплоходның сул ягында Голландия ярлары күренә башлады. Нидерландлар җире диңгездән түбән булу аркасында, бу илләр су басудан биек валлар ярдәмендә генә сакланып тора икән. Унбиш, ә урыны-урыиы белән утыз-кырык метр биеклегендәге валлар, меңнәрчә километрларга сузылып, бу илләрне диңгез китерүе мөмкин булган һәртөрле афәтләрдән саклап торалар.
Диңгездән Шельд елгасына кереп, Антверпен шәһәренә дә барып җиттек һәм Бельгия җиренә аяк бастык.
У
76
Тугыз миллионга якын халкы булган Бельгиядә конституцион монархия хөкем сөрә. Монда барлык законнарны чыгару һәм власть король белән ике палатадан торган парламент кулында. Югары индустриаль- аграр ил булган бу дәүләттә бөтен нәрсәне акча, хосусый милек хәл итә. Ләкин, дөресен әйтергә кирәк, Бельгия халкы безне җылы сүз, якты йөз белән каршы алды. Порт эшчеләренең, матрослар һәм гомумән шәһәр халкының безгә булган мөнәсәбәтендә Бельгиядә Совет иленә карата ихтирамның зур булуы күренде. Безнең Совет иленең чит илләр белән булган бәйләнешенең ныгыганнан-ныгый баруын монда йөргәндә бигрәк тә ачык күрдек.
Бельгия белән таныша башладык. Иң элек без Бельгиянең Антверпен шәһәрен, аның тарихи урыннарын һәм сәнгать байлыкларын карадык.
VII йөзләрдә үк салына башлап, хәзер инде Европаның иң зур порт шәһәрләренең берсенә әверелгән Антверпенда без фламаидия готикасының иң күренекле үрнәкләреннән берсе булган Ыотр-Дам соборын карадык. Шәһәрдәге король музеенда дөнья-күләм әһәмияткә ия булган гаять кыйммәтле картиналар саклана. Монда Рубенс, Ван-Дейк, Йордане кебек атаклы художникларның осталыкларына сокланып, сәгатьләр буена басып торырга, кайта-кайта карап та, караган саен, яңадан-яңа һәм көчле рухи ләззәт алырга мөмкин. XVI йөз художнигы Рубенсның «Динсез Фома», «Салкын Венера»сы, Иордаисның «Серле кичә» һәм «Кич» исемле әсәрләре бездә онытылмаслык тәэсир калдырды.
Зур әһәмияткә ия булган гаять кыйммәтле сәнгать әйберләре белән Антверпен һәм Брюссельнең музейларында да танышырга мөмкин. Бельгиядә без Малин шәһәрендәге Ромба соборы янында булдык. Туксан җиде метр биеклегендәге бу бик борынгы чиркәү башына куелган төрле зурлыктагы йөзләрчә чаңнар клавиатура ярдәмендә бер үзәккә тоташтырылган. Чаң сугучы музыкант шул чиркәү чаңнарында төрле классик әсәрләрне башкара.
Брюссельдән унтугыз километр ераклыкта булган мәшһүр Ватерлоога без бельгиялеләрнең бик яратып ял итә торган Тюрверн паркы аша киттек. Меңнәрчә кеше чәйләр эчеп, ашлар ашап ял итә торган бу паркның искиткеч чиста булуына сокланмыйча мөмкин түгел. Монда ял иткән һәр кеше кечкенә генә кәгазь кисәге, тәмәке төпчегенә хәтле җыештырып алып китә икән. Ә парктагы яшеллек һәм үсемлекләрне саклауны һәркем үзенең иң беренче бурычы итеп саный икән.
1823 елда Наполеон гаскәрләре тар-мар ителгән Ватерлоода художник Дюбо тарафыннан ясаган гаять зур панорама бу тарихи вакыйга турында онытылмаслык тәэсир калдыра.
Халыкның тыгызлыгы ягыннан дөньяда беренче урынны алып торган Бельгиядә юллар бик төзек һәм яхшы. Машиналар йөрү өчен бик пөхтә итеп эшләнгән асфальт юлларның һәрберсендә велосипед белән йөрүчеләр өчен аерым сукмаклар бар. йортлар бик төзек. Алариың иң зур күпчелеге кызыл кирпечтән ике катлы итеп салынып, черепица белән ябылган.
Халыкның тормыш шартлары иң яхшы дип саналган бу илдә без хезмәт ияләренең хәле, тормышлары белән дә таныштык. Дөрес, монда, Франция, Италия, бигрәк тә Греция хезмәт ияләре хәленә караганда халыкның тормыш шартлары шактый яхшы кебек булып күренә. Ләкин җентекләбрәк кызыксына башласаң, түбәндәге хәл килеп чыга икән. Мәсәлән, Бельгиядә урта кул эшче аена биш-алты мең франк эш хакы ала. Ләкин эшче шуның ике меңен квартир өчен, ике мең франкын ягулык өчен түләргә тиеш. Әгәр дә телефон һәм башка шуның кебек коммуналь кирәк-яракларның шактый кыйммәт булуын исәпкә алсаң, эшченең ашау-эчүе, көндәлек тормышы өчен бик аз акчасы калуын күрәсең. (Бельгиядә телефон-автоматка 3 франк төшерергә кирәк, ә бу безнең акча белән санаганда 60 тиен дигән сүз).
77
Бельгиядә, һәрбер буржуа илендә булуы мөмкин булган, ләкин безгә кызыклы гына булып күренгән яклар да очрады. Мәсәлән, анда тән төзелешен бозмыйм дип тиешенчә ашамый-эчми, һәр көнне үлчәнеп кенә яши торган хатын-кызларның, күбесе дестрофия белән авырыйлар икән. ЛАондыйлар илдәге барлык хатын-кызларның 25—30 процентын тәшкил итә, ди. Аннары, Бельгиядә мәчеләрне бик яраталар икән, һәрбер семья ике-өч мәче асрый. Бу илдә мәче асрау, мәчеләрне тәрбияләү мәсьәләләре белән шөгыльләнә торган ике махсус җәмгыятьнең булуы бу эшнең бик «мөһим» бернәрсә итеп каралуын күрсәтә. Хатын-кызлар симерү, юанаюга каршы көрәш алып барсалар, ирләр сыра эчү белән бик нык мавыгалар икән. Монда бер ел эчендә эчелгән сыраны кеше башына бүлеп карасаң, һәрбер җан башына ул 280 литр туры килә!
Илдә бик күбәүләр күгәрчен асрау белән мавыга һәм анда елга берничә мәртәбә күгәрчен ярышы үткәрелә икән. Билгеле бер ераклыктан (мәсәлән, Париждан) очырып җибәрелгән йөзләрчә күгәрченнең иң алдан очып килеп җиткәненең хуҗасына егерме биш мең франкка хәтле бүләк бирелә икән.
Брюссельнең шәһәр ратушасы бинасы белән танышып йөри торгач, без никах бүлмәсенә килеп кердек. Бу — бүлмә генә түгел, ә бәлки урта кулдагы аерым бер зал. Язылышырга килүчеләрне зур хәзерлек һәм тантана белән каршы алу өстенә, шушы ук залда, илле ел бергә яшәүчеләр бәйрәме үткәрелә икән. Илле ел бергә яшәгән парларны махсус эшләнгән зур баскычтан шушы залга алып кереп бик зурлап котлыйлар һәм аларга ике мең франк бүләк бирелә икән. Бу исә Бельгиядә семья мәсьәләсенә, аның ныклыгына зур әһәмият бирелүен күрсәткән күңелле бер факт...
Элек-электән шау-шулы булуы һәм купшылыгы белән мәшһүр Брюссель каласы үзендә Бөтендөнья күргәзмәсе оештырылу уңае белән чын- чыннан халыкара шәһәргә әверелгән. Күргәзмә оештырылу алдыннан Бельгия капиталистлары махсус гостиницалар ачканнар, тимер юллар, күперләр, сәүдә павильоннары һәм яңа магазиннар салдырганнар. Аерым урамнарга күргәзмә исеме бирелеп, алар махсус рәвештә яктыртылган, бизәкләнгән.
Бөтендөнья күргәзмәсе Брюссельдән җиде километр ераклыкта, ике йөз гектар мәйданлы Хейсель паркында оештырылган. Күргәзмәдә илле ике ил, биш халыкара оешма катнаша.
Күргәзмәгә безне иртәнге сәгатьләрдә алып килделәр. Без Антверпеннан килеп күргәзмә алдындагы мәйданга туктаганда, капкалар ачылырга ун-унбиш минут вакыт калган иде әле. Ә мәйдан күргәзмәгә керергә ашкынып килгән меңнәрчә кешеләр белән тулы иде инде. Монда кемнәр генә һәм нинди милләт вәкилләре генә юк... Әнә, безнең уң ягыбызда торган бер төркемдә — немецләр, алар янында, үзләренең милли киемнәрендә килгән испанлылар, ә сул ягыбызда—гарәп илләре вәкилләре. Алар- дан ерак түгел негрлар һәм башка бик күп төрле милләт кешеләре шау- гөр килеп, һәммәсе үз телләрендә сөйләшә торалар. Күргәзмә алдына, аерата зур осталык белән ясалып утыртылган матур баганалар өстенә һәрбер илнең дәүләт флагы куелган. Безнең Советлар Союзы флагының дөньядагы иң зур дәүләтләрнең флагларыннан алда җилфердәп торуы бездә гаять зур шатлык һәм горурлык тудырды. Безгә иң якын булган Кызыл Байрагыбыз безгә карап, гүя: «Әйдәгез, хуш килдегез, хөрмәтле совет кешеләре!» — дип җилферди иде кебек...
Ватаныбызның даны хәзер инде бөтен капиталистик илләр тарафыннан танылу гына түгел, ә бәлки ул илләрдәге миллионнарча дуслары- бызның безнең уңышларга горурланулары турында уйлана-уйлана күргәзмәгә кереп киттек.
Күргәзмәгә килеп керү белән икешәрләп кенә йөри торган кечкенә генә вагоннар күзгә бәрелде. Төрле ягы ачык, ләкин утырырга бик уңай
78
лы итеп эшләнгән бу вагоннар күргәзмә тимер юлы вагоннары икән. Шул ике вагонга утыз биш-кырык кеше утырып, башта бөтен күргәзмәне тимер юл буенча карап чыктык. Шуннан соң, әгәр телисен, икән, күргәзмәне өстән, канатлар буйлап йөри торган «һава поезды»на утырып та карап чыгарга мөмкин, һәм бик күбәүләр шулай эшли дә.
Күргәзмәнең гомуми төзелеше белән танышкач, без үзебезнең павильон — Совет павильонын күрергә ашыктык. Безнең павильон күргәзмәнең нәкъ түрендәге бер биеклеккә, корыч, алюминий һәм пыяладан салынган. Егерме ике метр биеклектә, йөз илле метр озынлыктагы һәм җитмеш ике метр киңлектә булган Совет павильоны үзенең тышкы күренеше белән үк илебезнең куәтле бер дәүләт икәнен күрсәтеп тора.
Пөзләрчә төрле ил кешеләре белән берлектә, без бу ят җирләрдә туган илебезнең кечкенә генә бер өлеше хезмәтен үтәүче үз павильоныбызга үз йортыңа кергәндә генә булуы мөмкин булган шат күңел белән килеп керлек. Павильонга керү белән безне совет кешеләре, менә инде алты ай буена шушы күргәзмәдә эшләүчеләр зур шатлык белән каршы алдылар. Аларның күзләреннән, туган илне, аның һавасын, кешеләрен сагынулары ни дәрәҗәдә көчле булуын күрү кыен түгел иде. Без алар белән әллә кайчаннан бирле таныш-белеш кешеләр кебек дусларча күрешеп, күргәзмәне карый башладык.
Күргәзмә залы. Залның нәкъ урта бер җиренә җирнең ясалма иярчене макеты куелган. Зур залга килеп керү белән иң элек шул күзгә ташлана һәм безнең павильонны карарга килгән һәрбер кеше башта ицэлек әнә шул үзәккә, безнең Совет фәне үсешенең дөнья-күләм әһәмиятен раслаган иярчен макеты янына бара. Ә чит илләрдә иярченне белмәгән кеше юк. «Спутник» сүзе барлык халыкларның телләренә кергән: швед та, бельгияле дә, итальян, француз һәм грек кешеләре — барысы да беренче очрашу белән үк әнә шул иярчен рәсеме төшерелгән значокны бүләк итүебезне үтенәләр. Барысы да бик ачык итеп русчалап, «Спутник» дип әйтеп сорыйлар.
Күргәзмәнең промышленность, транспорт, фән һәм техника, сәнгать һәм әдәбият бүлекләрендә кырык бер ел эчендә илебезнең үсешен, аның байлыгын күрсәткән меңнәрчә искиткеч матур, югары сыйфатлы экспонатлар куелган. Күп милләтле илебездә яшәүче барлык халыкларның үзләренә хас үзенчәлекләрен чагылдырган милли киемнәренең гаять оста һәм бай итеп бирелүләре караучыларда гаҗәп яхшы тәэсир калдыра.
Күргәзмәнең сәнгать һәм әдәбият бүлегендә гаять бай эчтәлекле картиналар һәм скульптуралар янында йөзләрчә кешенең сокланып, аерыла алмыйча карап торуларын күреп тагын бер шатланасың. Күргәзмәдә татар әдәбияты да күренекле урынны алып тора. Бу бүлектә Муса Җәлил, Гомәр Бәширов, Кави Нәҗми, Афзал Шамов һәм башка татар язучыларының танылган әсәрләре, татар халык поэзиясе буенча чыккан китаплар куелган.
Күргәзмә — күреп, танып белү урыны гына түгел, ә бәлки чагыштыру урыны да. Ә нәкъ менә бу күргәзмәдә үз илебезнең уңышлыкларын илле ике илнең байлыгы белән чагыштырып карарга тулы мөмкинлек бар. Күргәзмәдә булу өчен билгеләнгән ике көн эчендә бу илләрнең барысының да павильоннарында булу һич мөмкин түгел иде. Нинди илләр павильоннарында булу мәсьәләсе һәркемнең үз иркенә куелды. Мин Америка Кушма Штатлары, Англия, Франция, Гарәп илләре, Төркия һәм Испания, социалистик илләрдән — Чехословакия павильоннарын карарга булдым. Бу урында боларның һәрберсе турында аерым- аерым тукталу һәм һәрберсендә алынган тәэссорат турында бәйнә-бәйнә сөйләү һич мөмкин түгел. Тик кыскача гына шуны әйтергә мөмкин: бөтен күргәзмәдә иң зур павильоннарның берсе Америка павильоны. Күп акча тотылып һәм чиксез күп хезмәт куелып салынган бу матур павильонга килеп керү белән үк павильон эчендә ниндидер бер буш-
79
лык сизәсең. Экспонатларны куюда ниндидер билгеле бер тәртип — системаның юклыгы күренә. Кая гына барма, төрле буяулардан ясалган шакмаклар өеменнән торган һәм хәзерге Америкада «сәнгать»иең иң соңгы уңышлыклары дип саналган «картина»лар күзгә ташлана. Ә шулхәтле зур павильонны йөреп чыгып та күзгә төшәрлек, күңелен рәхәтләнерлек бернәрсә дә күрмә, имеш! Менә ни өчен бу павильонда халык бик аз икән дә, бу зур йортның һәрбер каты һәм бүлекләре буш икән! Шулай шул, халык нәрсә карарга икәнен һәм һәрбер нәрсәнең үзенә тиешле бәясен бирә белә! Халык, халык дигәч, мондый чакларда безнең татар халкы да: «Әйе шул, өе биек, өйрәсе сыек», — ди. Америка павильоныннан мин әнә шул фикер белән чыктым.
Франция павильоны бик зур, гаҗәп матур итеп, энә карагы формасында эшләнгән. Павильон эченә килеп керү белән французларның булган хәтле әйберләрен матурлап күрсәтә белүләре күзгә ташлана. Эчтәлеге белән әллә нинди бай булмаса да, бу павильон купшылыгы һәм төзеклеге белән шактый көчле тәэсир калдыра.
Англия йортына барып кердек. Бу да зур. Мондагы кайбер этнографик һәм тарихи фактлар белән таныштырган бүлекләрне алмаганда, экспонатларның иң зур күпчелеге фоторәсемнәрдән гыйбарәт.
Гарәп илләре павильоны иң зур дәүләтләр — Советлар Союзы һәм Америка Кушма Штатлары павильоннары уртасына салынган. Көнчыгыш стилендә, бик матур орнаментлар белән бизәкләнеп эшләнгән бу павильонга килеп керүгә сине’ шат йөзле, кунакчыл табигатьле гарәпләр каршы алалар. Гарәп илләренең табигый байлыгын чагылдырган юлнамә-рекламаларны алганнан соң, хәзергә хәтле каралган павильоннардан бик күп кечкенә, ләкин бай эчтәлекле бу павильонның ике катын да зур кызыксыну белән карыйсың. Монда гарәп халыкларының гомер- гомергә хезмәтчел, зур һөнәр ияләре, искиткеч осталар булулары ачык күренә. Күргәзмәнең һәрбер бүлегендә генә түгел, бәлки һәрбер әйбердә яңа гына азатлык алып иҗади эшкә тотынган Берләшкән Гарәп Респуб-ликасының үсәргә, алга барырга омтылуы сизелеп тора. Миңа калса» гарәпләр Бөтендөнья күргәзмәсендә безнең белән күрше булуларына шатланалар, шуның белән чын-чыннан горурланалар кебек булып күренде. һәм бу шулай да.
Менә Испания павильоны. Монда, кызганычка каршы, хөр күңелле героик испан халкының бөек омтылышларының тормышка аша алмавы нәтиҗәләрен күрәсең. Дөрес, павильонда Испания иле өчен характерлы, аның өчен генә хас булган үзенчәлекле яклары бар. Ләкин тырыш испан халкы үз язмышын үзе хәл итсә, үз байлыгына халык үзе хуҗа булса, бу павильон болай гына булыр идеме соң! Без бу павильонда Брюссель күргәзмәсенә үзләренең милли киемнәрендә килгән шат күңелле испан егетләрен, испан кызларын күрдек. Алар безгә искиткеч матур милли биюләрен башкарып күрсәттеләр. Мин рәхмәт йөзеннән аларның кулларын кысканда, испан телендә бер генә сүз дә әйтә алмагач, татар телендә: «Рәхмәт сезгә, бик зур рәхмәт! Хөр күңелле испан халкының азатлык һәм ирек яулап алуын телим!» — дидем. Без бер-беребезне бик күптәннән белгән якын дуслар кебек саубуллаштык.
Чехословакия павильоны унөч мең квадрат метр мәйданны биләп тора. Бу павильон алдына килеп басу белән үк үзеңне ниндидер бер яңа дөнья сарае алдында кебек хис итәсең. Павильон алдында кечкенә генә бер бакча бар. Бик күп төрле, матур декоратив агачлар белән бизәкләнеп, хәтфә яшеллек һәм чәчәкләргә күмелеп утырган бу бакча павильон хуҗаларының байлыкларын гына түгел, ә бәлки күргәзмәгә бөтен дөньядан җыйналган кунакларны тиешенчә каршы ала белүләрен, кунакларга карата бик игътибарлы булуларын да күрсәтә.
Бу илнең байлыгы һәм фән-техника ягыннан алда торган бер ил булуы павильон эченә кергәч тагын да ачыграк күренә. Павильондагы

һәр бүлек, һәр экспонат Чехословакиянең техника ягыннан теләсә нинди капиталистик ил белән ярыша алырлык һәм көннән-көн үсә, алга, тик алга * гына бара торган бер ил икәнен раслый. Кешенең акыл байлыгы һәм фикер сәләте нигезендә туган бик күп яңалыклар безне чын-чыннап рухландырды һәм без бу социалистик ил павильоныннан ‘зур канәгатьләнү хисе белән чыктык.
Менә шулай берничә ил павильонында булып, алариы бик зур кызыксыну белән карап чыкканнан соң, без яңадан совет павильонына киттек. Минем безнең павильон турында башка ил кешеләренең фикерләрен беләсем килде. Безнең павильон турындагы фикерләр язылган китапны сорап алдым. Монда чит ил халыклары тарафыннан төрле телдә гаҗәп нәрсәләр язылган һәм павильон турында бик күп фикерләр әйтелгән. Бу фикерләр, бәяләүләрнең күбесе рус теленә тәрҗемә ителгән. Болар илебезнең Бөтендөнья күргәзмәсе кебек бу зур туйда үзен гаҗәп матур итеп күрсәтә алуы турында сөйлиләр. Моның шулай икәнлеген раслау өчен мин алардаи берничәсен, тнк берничәсен генә китереп үтәм.
«СССР павильонында булып, милләтнең прогрессына хәйран калдым» (Лорд Бивербрук).
«Сезнең павильоныгыз мине таңга калдырды. Сез техника һәм фән өлкәсендә искиткеч алга киткәнсез. Сезнең артистларыгыз күрсәткән әсәрләр гаять матурлар, ә аларның уеннары тиңдәшсез. Тагын бер мәртәбә рәхмәт».
«Безнең бөек күршебез, Советлар Россиясе куйган павильонны карау минем өчен гадәттән тыш күңелле булды. Россия сокланырлык прогресс ясаган. Ул гади халыкның һәрьяклап үсешен күрсәткән матур үрнәк булып тора» (Каке Каллакар, һнндстан. Җ. Неруның шәхси вәкиле. 24/VI. 58).
«Реакция тарафыннан яла ягылган бу бөек һәм искиткеч яхшы халыкның зур казанышларын үз күзең белән күрү бигрәк тә яхшы. Русларның тешләренә пычак капкан һәм метр ярым сакаллы кешеләр түгел икәнен күрү бик әйбәт. Яңадан очрашканга хәтле. Сәлам сезгә!»
«Барлык павильоннарны карап чыкканнан соң шуны гына әйтә адам: руслар павильоны башкаларныкыннан күп хмәртәбә өстен тора. Чын күңелдән тәбрик итәм» (Антверпен).
«Яшәсен Советлар Союзы! Гарәпләр сезнең эзегездән баралар. Үсеш көчегезне әкренәйтмәгез. Без сезнең туганнарыгыз» (Ливанлы).
«Америкалы буларак минем шуны әйтәсем килә: миңа рус павильоны үзебезнекенә караганда ошый төште» (Смит).
«Ни өчен безгә Россия турында ялган сөйләделәр икән? Яшәсен Россия!» (Бельгия очучысы).
Югарыда китерелгән фикерләр бик күп төрле ил вәкилләренең безнең павильонны дөрес бәяләүләрен, шунын белән бергә, безнең илебез һәм аның дөнья күләмендә тоткан урыны турында дөрес карашта торуларын күрсәтә.
Күргәзмәдә безнең илнең игътибар үзәгендә булуын күрсәткән тагын бер генә фактны әйтеп үтәргә кирәк. Совет павильоны янында зур һәм бик матур ресторан эшләп тора. Шуның янында Совет иле әйберләре— сувенирлар сату оештырылган. Безнең ресторан һәрвакыт халык белән шыгрым тулы була. Бик күп төрле милләт кешеләре Совет сәүдә павильоныннан күпләп-күпләп бүләк алалар.
Алты-җиде ай вакыт эчендә кырык биш миллион кеше карап үткән безнең павильонның күргәзмә ябылу көннәрендә иң югары бүләк белән бүләкләнүе Совет иленең дөнья халыклары арасында зур популярлыгы, СССР халыкларының кырык бер ел эчендә яулап алган бөек җиңүе турында ачык сөйли.