Логотип Казан Утлары
Хикәя

ТОРНАЛАР КИТКӘНДӘ


оррыйк-торрыйк...»
Ерактан, аксыл-зәңгәр сентябрь күгеннән моңсу аваз ишетелә. Туып-үсеп кош булган җирләре белән хушлашып, торналар җылы якка китә. «Торрыйк-торрыйк...» Бу — «Торыйк, торыйк әле» дигән кебек яңгырый. Ләкин алда баручы тәҗрибәле, ихтыярлы карт торна яшь кошларның сагышлы тавышына колак салмый. Ул карлыгач койрыгы кебек ике чатлы торналар төркемен чиксез-кырыйсыз күк диңгезеннән алга, бер үзенә генә билгеле урынга алып бара.
«Торрыйк-торрыйк...»
— Хәерле юл! —дип кул болгый озын буйлы, озынча битле кеше ачык тәрәзәдән.
— Язын шул торналар Тәзкирәмә канат алып килсә ярар иде, — дип пышылдый моңсу күзле хатын.
Озынча йөзле кеше, диванга утыргач, күп еллар буе спирт белән юганлыктан шомарып беткән кулларын «Кавказны онытма» дип язылган самшит таякка куйды, киң соры кашларын җимереп, мамык ястыкта яткан чырайсыз кызга карап алды. Моңсу күзле хатын бу кешедән күзен алмый тилмереп нидер көтә иде.
Киң кашлы кеше, яңа укырга өйрәнгән бала кебек, тотлыга-тотлыга сөйли башлады:
— Мең тугыз йөз... җиденче елның... әйе, әйе, җиденче елның көзендә (ул чакта әле миңа унөч яшь тә тулмаган иде) бер торна баласы безнең авыл янындагы Камышлы күл буенда торып калган. Канатын сындырган, мескенем. Әтием белән без аны өйгә алып кайттык, үзебезчә дәваладык, борчак ашаттык. Торна тора-бара безгә ияләште: артыбыздан ияреп йөри, әйткәнне аңлый башлады. Без аңа озын муенлы, озын аяклы Күпер буе Сәмигулла абзыйның исемен куштык.
«Сәмигулла!» дисәң, мескенкәй, «Торрыйк!» дип кычкыра да яныңа килә торган иде. Бервакыт торнабыз исеме белән әйтмәсәң дә кычкыра башлады. Без, сарайда ятып ялыккандыр, дип, аны ишек алдына чыгардык. «Сәмигулла»быз һаман тынмый, биргәнне ашамый, озын, нечкз аяклары белән, кәефе бозылган солдат кебек, әрле-бирле йөри. «Мескен кошның очасы килә, — диде абыем, торнаны күзәтеп торганнан соң.— Кайгырма, «Сәмигулла», бездә генә кышларсың. Без сиңа җылы оя ясарбыз, ә язын Камышлы күлгә илтеп куярбыз».
Торна, әйтерсең, шушы сүзләрне генә көткән... Абыема муенын сузып карады да: «Торрыйк» дип кычкырды һәм күккә күтәрелде. Без, әллә куркуыбыздан, әллә шатланып, «Сәмигулла!» дип аның артыннан йөгердек.
Т
47
— Кая ашкына ул?.. Хәзер егылып төшә инде... Төшә... Төшә... — Абыем үзе егылып төшкәндәгеннән дә ныграк борчылды.
— Абый-абый!—дип кычкырдым мин ярсып.—Торналар! Җылы якка китәләр...
Абыем минем -киндер күлмәгемнән эләктереп алды.
— Их, безнең «Сәмигулла» шуларны куып җитсә... вәт шәп булыр иде, малай.
— Ә куып җитсә, аны ияртерләрме соң, абый?
— Куып кына җитсен әле...
Торна баласының очуы акрынайды.
— Хәзер егылып төшә инде...
— Нигә соң аны көтеп тормыйлар икән?..
— Күрмиләрдер...
— Әһә, кызулады... Ишетәсеңме, кычкыра, хәбәр бирә...
— Шаулама... җитә, җитә, җитте, иярде, иярттеләр. Ну батыр торна икән безнең «Сәмигулла»...
Шул вакыт күктән «Торрыйк!» дигән моңсу аваз ишетелде. Бу, күрәсең, «Сәмигулла»ның безнең белән хушлашуы булгандыр. Без дә киез эшләпәләребезне болгап: «Хуш, исән-сау әйләнеп кайт!»—дип, аңа хәерле юл теләдек.
Озын кеше торды.
— Тәвәккәл, ихтыярлы торна иде «Сәмигулла».
Күзләрен йомып яткан кыз йомшак күкрәк тавышы белән сорады:
— Ул бит барыбер Африка ярларына барып җитә алмагандыр...
— Барып та җитте, әйләнеп тә килде. Икенче елны яз көне үз күзем белән Камышлы күл буенда күрдем.
— Аның канаты гына сынган шул, профессор, ә минем йөрәгем...
Профессор Сорур апага мәгънәле итеп карады.
— Мин сиңа, Тәзкирә, дөньядагы иң көчле даруны калдырам. Син терелерсең. Ә хәзергә хуш. Боекма. Ишетәсеңме? Башыңны имә!
Профессор артыннан Сорур апа да чыкты.
— Бөтен ышанычым сездә, Абдулла абзый. — Сорур апа күз төбендәге яшьләрен бармак очы белән сөртте.
— Юк, бөтен ышаныч кызыгызның үзендә, Сорур. Аның йөрәгеннән бигрәк кәефе начар. Апатия. Апатия бик хәтәр чир ул. Иң элек менә шуннан котылырга кирәк. Үзең дә бик боек күренәсең. Ярамый. Төнбоеклы күлгә карап утырган «Аленушка»ны хәзергә алып куй. Радио- приемникны эчке якка, Тәзкирә янына керт. Ялгыз моңаеп ятмасын, музыка тыңласын.
— Врачлар бит аңа дулкынланырга ярамый, — диделәр.
Абдулла агайның киң соры кашлары соры күзләре өстенә төште.
— Кем, нинди врач әйтте? Ышанма! Ярсый, дулкынлана белмәгән йөрәк—йөрәк түгел ул. Ә Тәзкирәнең йөрәге йоклаган, йоклаган йөрәкне сүндерүе җиңел, Сорур кардәш. Кызыңны тизрәк терелтәсең килсә, врачлар чакырып мәшәкатьләнмә. Шушы даруларны бир, мин әйткәннәрне эшлә. Кабатлыйм, иң ышанычлы дару — ышаныч, көрәш. Көрәш бетсә — тормыш бетә, Сорур кардәш. Ярый, хуш.
Сорур апа иягенә таянып бик озак утырды... Тәзкирә, Тәзкирә... Аның бердәнбер өмете, бердәнбер шатлыгы. Әгәр шул шатлык та сүнсә, дөньяда яшәүнең ни яме дә, ни тәме калыр. Тәзкирә атадан бик иртә калды. Бала чагы тормышның иң авыр вакытында, сугыш елларында үтте. Сөт-мак җитешмәде, шикәр дә бәйрәм көннәрендә генә тиде. Әмма Тәзкирә шат күңелле, таза булып үсте, яхшы укыды. Дус-ишләре, укытучылары: «Безнең Тәзкирә математика профессоры булачак. Ул бит тугач та хисап чыгара башлаган» дип, зиһенле булуына сокланып туймый торган иделәр. Унынчыны алтын медаль белән бетергәч, Тәзкирә кинәт икенче төрле уйлады — гаризасын медицина институтына илтеп бирде.
48
Башта аның бу кыланышын аңламадылар да, ошатып та бетермәделәр. Ә Тәзкирәгә бертөрле үгет тә кермәде. Көннәрнең берендә ул әнисен кочаклады да серен чиште:
— Әни, безнең иң әшәке дошманнарыбыз кем, беләсеңме?
— Кем дип ни... Сугыш ачарга йөрүче мәлгуньнәр инде.
— Алардан башка күзгә күренмәгән дошманнарыбыз күп әле. Чир. Күпме кешеләр чәчәк аткан вакытта гүргә керә... Бөтенесенә дә авыру гаепле, әки. Шуңа күрә кешенең гомере бигрәк кыска. Козгыннар дә өчәр йөз ел яши, ә ни өчен кеше өч йөз ел яшәмәскә тиеш? Син көлмә, әнием. Килер бер заман, кешеләр теләсә нинди авыруны җиңә белерләр. Юк, алай гына да булмас, авыру якынлаша башлагач та, аны куып җибәрерләр. Кешеләр икешәр-өчәр йөз ел яшәрләр, газетаны күзлексез укырлар, волейбол уйнарлар... Син көлмә, әнием, бу әле хыял гына... әмма тормышка ашырлык хыял. Нигә, хәзер дә икешәр йөз ел яшәгән кешеләр бар бит.
Менә шундый күтәренке күңелле, күкрәге тулы нур булган кыз, көтмәгәндә аяктан язды — салкын тидереп, айдан артык авырып ятты. Ннде терелде, инде институтка укырга йөри башлады дигәч, өзлегеп китте.
Их... ниләр генә күрми аналар!.. Ниләр генә кичерми аналар... Сорур апаның өч улы, ире фронттан әйләнеп кайтмады. Дүрт ай эчендә ул военкоматтан дүрт тапкыр шомлы «извещение» алды. Кайгы шулчаклы зур булды — хатыннар түгел, ирләр бөгелеп төшәрлек иде. Ә аналар түзә, иң авыр кайгыны да җиңә, коточкыч авырлыкларны да күтәрә белә. !
Әгәр Тәзкирә терелә алмаса, Сорур апа нишләр... Юк, ул бу кайгыны күтәрә алмас. Их, бала, бала... Мөмкин булса, үз гомерен биреп, кызын терелтер иде...
Сорур апа күңеле бушаганчы елады да, битен юып, кызы янына керде.
— Кызым, профессор калдырган даруны эчәсеңме?
— Торналар былтыр да шушы вакытта безнең өй өстеннән очып киткән иде, әни...
— Мә әле, кызым. Яна, көчле дару.
— Әни, теге торна баласы әйләнеп кайтты, дип профессор дөрес әйттеме, әллә?..
— Профессор башы белән алдашмас инде, кызым. Алар аның сул аягына кызыл ефәк теккәннәр... Яз көне шундый аяклы торнаны күл буенда күргәннәр.
— Аның канаты гына сынган шул, әни...
— Кызым, хәзер мин сиңа, бик матур күлмәклек алып кайтам, терелгәч күлмәк тектерерсең.
— Ни төсле, әни?
— Җирлеге аксыл яшел, аллы-гөлле күбәләкләр очып йөри... Сиңа шундый килешер...
— Элек булса килешер иде дә... Хәзер мин әнә ул Аленушкага охшап калдым... Әни, ә «Аленушка» кайда?
— Ә... аны профессор сораган иде... Улым художник булырга җыена, ди... Шуңа карап төшерергә дип алды... Кассадан акча алам да магазинга барам. Ә син даруыңны эч. Бакчага чыгып утыр.
— Әни, җирлеге зәңгәр булса, миңа ныграк килешер иде...
— Син ииндине теләсәң, шундыйны алырмын, кызым.
— Әни... акчаңны әрәм итмә, барыбер кала бит.
Бик еш әнә шулай булды: Тәзкирәнең күңелен күренер-күренмәслек өмет чаткысы аз гына яктыртып торды да сүнде. Ул җүиләп ашамады, килгән иптәшләре белән рәтләп сөйләшмәде Аленушка белән киңәшләшеп тик ятты. Дус-ишләре аны үгетләп тә, гарьләндереп тә карадылар.

Юк, үзгәреш булмады. Тәзкирәне дөньядагы бер нәрсә дә кызыксындырмады — әйтерсең, ул тере мәет иде.
Абдулла агайга рәхмәт. Эшнең нидә икәнлеген әйтте. Әйтү генә җитми шул... Тәзкирәне бу хәленнән чыгарырга, йөрәген уятырга кирәк. Ә ничек уятасың аны? Әнә шундый күңелсез, сөремле көннәрнең берсендә аларга бер шат егет керде. Аңа карасаң, елмаймыйча түзеп булмый иде. Егетнең өстендә шакмаклы костюм, кар төсле ак күлмәк, янып торган кызыл галстук.
— Сәлам, иптәшләр! — диде ул кергәч. — Танышыйк: мин — Янти- миров. Исемем — Һади. Фамилиямә караганда исемемне ныграк яратам. Шулай булгач, аңларсыз инде.
— Сезгә кем кирәк? — диде Сорур апа, ачык чырайлы егеткә сокланып карап.
— Барыгыз да. Мин — участковый врач.
— Врач? Ә теге...
— Аны кудылар. Мин сезнең өйдә ’ авыру кешеләр юктыр, дип ышанам.
Сорур апа бер кызына, бер яшь офицер кебек зифа гәүдәле яңа врачка карап алды да:
— Аллага шөкер, икебез дә исән-сау, — диде.
— Бик яхшы. Тазалык — зур байлык, дигән борынгылар. Хушыгыз.
Врач шул чак, чынаяк кебек ак йөзле, зур зәңгәр күзле, алкаланып торган кара бөдрә чәчле Тәзкирәне күреп алды. «Нинди матур... Әнисе дә кыз чакта шулай булгандыр. Тик чәчләре генә иртә агарган...»
— Хәзер чәй әзерлим, кузгалмагыз, энекәш.
— Рәхмәт, кергән бер җирдә чәй эчә китсәм, участканы бер елда да әйләнеп чыга алмам... — Ә үзе эченнән генә: «Тагын бер тапкыр «утыр» дисә, бер самовар чәй эчәргә дә ризамын», —дип уйлады.
— Хәлебезне белүегез өчен рәхмәт инде. Элекке участковыйны чакырып та китереп булмый иде.
Ишекне ачкач, Һади чәчәкле халат кигән кызга тагын бер карады. Нигә табигать бер кешегә шул чаклы матурлык бирә икән?.. Борынгы греклар матурлык идеалын — классик фигураны мәрмәргә сынландырыр- га тырышканнар... Әгәр алар мондый кызны күргән булсалар, Венера Милосскаядан да гүзәлрәк статуя эшләп калдырган булырлар иде. Э-эһ... Матурлык кешегә нигә шул чаклы тиз һәм тирән тәэсир ясый икән... Шундый гүзәл кызлар тудырган өчен рәхмәт сиңа, табигать, һәм кинәт аңа начар уй килде — их, шул сылу кыз ике-өч көнгә генә авырса... Мин аның янына иртә дә, кич тә, көндез дә, төнлә дә килер идем. Тын алганын, керфекләре селкенгәнен карап, баш очында утырыр идем... Эх, врач... авыруларны дәвалаучы кеше. Ә син үзең авыру чакырасың... Бар, бар, тизрәк чыгып кит, сине сәламәт кешеләр түгел, авырулар өметләнеп көтә.
Врач киткәч, Тәзкирә гаҗәпләнеп әнисеннән сорады:
— Нигә аны алдадың, әни? Әллә минем...
— Ярар, әллә ниләр уйлама. Хәзер бер врачны да якын китермим, берсенең дә сүзен тыңламыйм.
Дөрес әйтәсең, Сорур апа. Кайчак бер сүз, саксыз, уйламый әйтелгән бер сүз кешенең башына җитә бит. Синең кызыңны да авыру түгел, бер сүз шушы көнгә төшерде. Син үзең дә бу сүзнең кайчан, кем авызыннан очып чыгып, Тәзкирәнең йөрәгенә кадалганын белмисең.
... Ул моннан бер ай элек булды. Авызыннан да, кулларыннан да спирт исе килеп торган участковый врач ярты сәгать буе Тәзкирәнең йөрәген тыңлады да: «Да-а» диде. Штурм алдыннан уйланган генерал кебек, баш бармагын иягенә терәп торгач, янә: «Да-а» диде һәм ымлап Сорур апаны алгы якка чакырды.
4. .С. ә.'№2.
49

50
— Мин врач та бит, Сорур ханым, — диде ул чәнчә бармагын селкеп.— Минем миссия — кешеләр тергезү, но... «но» дигәч, сезгә аңлашы- ' ладыр дип уйлыйм. Мин алдашырга яратмыйм.
— Терелмәс микәнни? <
— Шикле. Хәтта бик шикле. Йөрәк. Ә йөрәге хөрт, йөрәкне дәвалап булмый. Ну. дәвалавын дәвалап була, но... «ио» дигәч аңларсыз инде. Мин түгел, Сорур ханым, ме-ди-ци-на гаепле. Ә ме-ди-ци-на әле безнең... — Ул тагын чәнчә бармагын күрсәтте. — Шешне дә тиз генә бетерә алмыйбыз. Жалко, жалко, кыз матур, яшь, но... «но» дигәч, сезгә аңлашылыр дип уйлыйм.
Бу сүзләр Сорур апаның күңеленә дөрләп торган ут салды. Ә Тәзкирә... Тәзкирә нәкъ шул вакыт бакчага чыгарга дип урта ишекне ачкан иде. Тәҗрибәле врачның шәфкатьсез сүзләре аны тетрәтеп җибәрде. Ул, үзе дә сизмәстән, йөрәген тотты. Пульсен санады. Тәнендә шикләнерлек бер генә кимчелек тә тапмагач, ул үзенең кыланышыннан үзе көлде. Агулы сүзләрдән көлеп кенә арына алмады шул. Теләмәсәң дә уйландырды, уйламасаң да шикләндерде. Уң кул күкрәкнең сул ягын әледән- әле тотты... Ә шикләнгән саен йөрәкнең тибеше үзгәрде...
Тәзкирә, төн урталарында уянып китеп, пульсен санап, йөрәк тибешен тыңлап ятты. Кеше йөрәгенә шикләнү корты гына төшсен, аннан бөтен начарлыкны көт тә тор инде. Тәзкирә дә тамактан язды, йончыды, аңа дөнья күңелсез тоела башлады... Нигә бишәр катлы йортлар салып этләнергә инде. Нигә җитмешкә җитеп килгән Хөснетдин бабай алмагач утыртып йөри, барыбер озакламый үлә бит инде, дип уйланды ул, чәчләрен туздырып күл буенда утыручы Аленушкага карап...
Шундый көннәрнең берсендә, Тәзкирә артка китә башлагач, Сорур апа иренең танышы профессор Абдулла Кәримовны чакырды. Соңлабрак чакырдың шул, Сорур апа. Без күршеләребез, танышларыбыз әз генә авырса да: «Тизрәк врачка күрен, дәвалан», — дип киңәш бирергә, өйрәтергә яратабыз, ә менә авыру үзебезгә килсә... үтәр, бетәр әле, дип врачка күренергә иренәбез.
Врачлар сумкасы урынына зур, ике йозаклы күн портфель тотып, Һади икенче көнне дә Сорур апаларга килде.
— Энекәш, кичә мин сезгә бездә авыру кеше юк, дип әйткән идем түгелме?
Врачның исе китмәде:
— Эшем шундыйрак бит, апа... Көн саен участокны карап чыгам — профилактика.
Сорур апа яхшы сүзгә яман җавап кайтара алмады.
— Кергәч, утырыгыз. Хәзер чәй эчәбез.
— Рәхмәт.
— Эчкәч рәхмәт әйтерсең. Утыр, утыр, кичә дә эчмәдең.
Һадига шул гына кирәк иде. Ул күзлеген салып сөртте. Тәзкирә аның кара гәрәбә кебек күзләренә карады. Күзләр, күзләр... Карап торуга бөтен кешедә дә бертөсле була кебек: я кара, я зәңгәр, я соры, я коңгырт... Ә җентекләп карасаң, һәр кешедә фәкать үзенә генә хас, кабатланмаслык матур күзләр була икән. Һадиның күзләре дә карап туймаслык матур, акыллы иде. Бер күрсәң, аларны гомергә оныта алмассың. Кызганыч, күзлек кия.
Һади көн саен сәгать өчтә «профилактика өчен» Сорур апаларга килде. Көн саен, Тәзкирәгә күтәрелеп карарга оялып, тирләп-пешеп чәй эчте. Сорур апа аның гамьсез, һәрвакыт елмаеп торган йөзенә, пөхтә киеменә карап, бәхетле мул семьяда туып үскән бала, дип көнләшеп тә куйды.
— Атаң-анаң бармы, Һади?
— Бар.
— Картлармы?
51
. — Юк. Әтием профессор, әнием инженер.
— Семьягыз зурмы?
— Юк. Мин баш бала да, төпчек тә.
— Институтны күптән бетердеңме?
. — Юк. Быел гына.
— Авылга җибәрмәделәрме?
— Әй, алар җибәрү белән... Качып кайттым.
— Сез дә, башка да качып кайтса, авылда кем эшләр?
Һади очлы башлы модный замш туфлиләренә карап куйды.
— Дураклар беткәнмени?..
Бүлтәебрәк торган аскы иренен салкын чәй белән чылатып утыручы Тәзкирә Һадига күтәрелеп карады, ләкин бер сүз дә әйтмәде. Күрәсең, аны бу сүзләр аз гына да кызыксындырмагандыр.
— Минем кызым кебек нужа күреп үскән булсаң, икенче төрлерәк сөйләшер идең дә, — диде Сорур апа, ачынып.
ч.— Бөтен кеше дә нужа күрергә тиешмени?—Һади урыныннан торды:— Рәхмәт, Сорур апа, күптән шундый- тәмле чәй эчкәнем юк иде инде.
— Сез чәйне сирәк эчәсездер шул.
— Әти бит... Профессорлар сөтсез кофе эчәләр, дип безне аптырата. Хушыгыз. — Һади бөгелә-сыгыла рәхмәт әйтеп чыгып китте.
Тәзкирә җавап кайтармады.
— Әни, тагы килсә, кертмә.
— Килешеп бетмәс бит.
— Кертмә, дим.
Ә Һади болай да килмәде. Атна-ун көн үтте... Тәзкирәне бу хәл аз гына да борчымады. «Очынгыч, мактанчык егет... килмәве хәерле»,— дип уйлады ул, ләкин Һадиның гәрәбә кебек күзләре күз алдыннан китмәде.
Шул, әлеге дә баягы тел... Эшне хур итүче дә озын тел, эшне хөр итүче дә тел. Ашыгыч йомыш белән кергән күрше Хәсби апа сәгать ярым утырып чыкты. Башта өендәге, аннан урамдагы, каладагы хәлләр турында сөйләде. Хәтта Африкага да барып җитте.
— Ни, теге Мисыр призиденты... Әй, Мисыр дигәннән безнең яшь врач искә төште... Кызым булса, үзенә ике куллап бирер идем. Шундый матур, шундый акыллы... Ходай бирсә, бирә икән. Кичә үзенең янына барып килдем әле. Авырып ята, бичаракаем. Ашарына әзерләп, керләрен юып кайттым.
— йортта йөрүче кешеләре юкмыни?
— һи-и... кайдан килгән ди. Алар бит ятимнәр. Һади атасыннан дүрт яшендә калган. Аталары сугышта үлгәч, үги әнисе ал арны ташлап киткән. Һади өч энесен тәрбияләгән, өчесен дә кеше иткән, Сорур апакай гынам. Дүрт малай — дүрт яшь имән, берсеннән-берсе матур, берсеннән- берсе акыллы. Кызларым булган булса... Ходай бирмәде шул. Сорур апакай гынам, мин нинди йомыш белән кергән идем әле? Ә, исемә төште...
Чыгарга дип ишек ачкач та ул ярты сәгатьләп телен чарлап торды:
— Үзе авырып ята, үзе әллә нинди китап язып ята. Өс-башларын юучы, аш-су хәзерләүче әбиләре бар иде, ул да үткән айда вафат булды. И-и... бу фани дөнья... фани дигәннән, төпчек улымның ботинкасын мастерскойга илтәсем бар икән. Ярый, чыгыйм әле. Кызыңа күз тимәсен, рәтләнә башлаган. Тфү, тфү.
Хәсби апа чыгып киткәч, Тәзкирә урыныннан торып утырды: «Ь1игә Һади аларны алдый икән? Әллә Хәсби апа алдыймы? Әллә Һади Хәсби апаны юри өйрәтеп куйганмы? Килсен әле, мин аны... Юк, килмәсен... Эзе дә, үзе дә булмасын...»
Һади, әйтерсең, Тәзкирәнең теләген ишетте. Ул ун, унбер көн Тәзкирәләргә килмәде. Ә Тәзкирә унике көн буе: «Килмәсен, килмәсен. Нигә!
52
һаман килми икән, әй, килмәсә тагы...»,—дип икеләнеп борчылып көтте, һәм менә ишекне ачканчы ук сөйләнә-сөйләнә, элекке кебек үк шаян Һади килеп керде.
— Тәмле чәегезне эчәргә килдем, Сорур апа. Исән-сау гына торасызмы? Ачуланмагыз, мин сезгә кечкенә генә күчтәнәч алып килдем. Монысы сезгә, Сорур апа, ә монысы Тәзкирәгә. — Беренче тапкыр аларның күзләре очрашты. Күзләр очрашып бер-берсен аңлашса, тагы да нн кирәк иде...
Тәзкирә: «Терелдеңме, Һади?» — дип сорамакчы булган иде. Сорур апа күз кысты.
—Күренми башладың, Һади, үзеңне сагынып беттек.
— Участка зур, Сорур апа, өлгереп булмый. Мине бит сәламәт кешеләргә караганда авырулар ныграк көтә. Әтигә әйтәм әле, я мине берәр клиникага күчерсен, я үзенең «Победа»сын бирсен.
Тәзкирә кычкырып көлеп җибәрде. Кинәт бүлмә балкып китте. Борынгы сәгатьнең агач күкесе түгәрәк ишектән чыгып өч тапкыр кычкырды. Сорур апа элек, күп көләсең, ирләр кебек көләсең, дип кызын шелтәли торган иде. Ә менә хәзер аның күзеннән яшьләр атылып чыкты. Тәзкирәнең күптән шулай көлгәне юк иде бит.
— Нигә көлдегез, Тәзкирә?
— Былтыр булган бер хәл исемә төште.
— Мин әллә миннән көлдегезме дип торам... Сорур апа, әйтегез әле, шундый тәмле чәйне сез ничек әзерлисез? Рецебы ничек?
— Әниең килсен, өйрәтермен.
— Ул... Ул Сочида. Икенче ай инде.
— Отпускасы ике аймыни?
— Ул... былтыр отпуска алмаган иде шул. Ярар, исән-сау булып торыгыз. Участка зур, ашыгам.
Һади чыгып киткәч, Тәзкирә әнисен янына чакырып алды, аның вакытсыз агарган йомшак чәченнән сыйпады.
— Әни, син нигә бая күз кыстың? Мин аны кызык итмәкче идем.
— Кирәкми, кызым, үзенә ничек ошый, шулай сөйләтсен.
— Ә нигә алдашып, мактанып йөри ул?
— Әллә бәлки аның профессор улы буласы киләдер.
— Әни...
— Әйе...
— Ярар инде...
— Минем барып кайтасы җирем бар. Син күңелсезләнеп, борчылып ятма, кызым.
Тәзкирә ялгыз калгач, Һади турында бик озак уйланып ятты һәм елмайган килеш йоклап китте. Сорур апа кызының елмаеп йоклаганын күреп, өч айга беренче тапкыр шатлыгыннан елады.
Икенче көнне Тәзкирә иртүк торды, ашыкмый, көзгегә бик еш карый- карый киенде дә:
— Әни, мин дус кызларым янына барам,—дип чыгып китте.
Юк, Тәзкирә дус кызлары янына китмәде, ул Хәсби ападан адрес алып, Һадиларга барды. Дулкынлана-каушый өченче катка күтәрелде дә, ишек кагарга кыенсынып, аска төшеп китте. Урамның икенче ягына чыгып ул Һадиларның тәрәзәсен табарга тырышты. Әйтерсең, дүрт егет кенә торган квартирның тәрәзәсе бөтенләй башка булырга тиеш: челтәр пәрдә урынына газета эленгән, гөл-мазар юк. Бу көнне ул, Һадиларга керергә батырчылык итми, өйләренә кайтып китте- «Иртәгә оялып тормыйм, керәм. Керсә, ни гаеп? Кайткач әниемә сөйлим дә бирәм. Сөйләсә? Кызлар янына егетләр килсә, гаеп түгел, ә менә кызлар егетләр янына барса —гаеп. Кызык кына. Барыбер түгелмени соң, ул бит әллә ни уйлап бармый, ә Һадиларның хәлен белергә генә тели». Ни чаклы үзен тәвәк
53
кәл итәргә тырышмасын, Тәзкирәнең икенче, өченче көндә дә Һадиларның ишеген кагарга кыюлыгы җитмәде.
Тәзкирә шулай озак йөрер иде микән, билгесез. Көннәрнең берсендә Һади аны үзләренең ишек төбендә очратты. Һадиның шат, гамьсез йөзе кинәт җитдиләнде, тавышы калтыранды.
— Тәзкирә... Безгә килдегезме? Без... ы-ы...
— Юк, нигә, әллә бу сезнең квартирыгызмы?
— Әйе. Менә алтынчы номер.
— Ә-ә... мин дус кызым янына килгән идем дә, өйдә юк икән.
— Дус кызыгыз янына? Бу катта кызлар юк та.
Тәзкирә ничек тә судан коры чыгарга тырышты.
— һи-и, бу өченче катмыни? Мин икенче дип торам.
— Тәзкирә, әйдә безгә керәбез.
— Юк... Әти-әниеңнән оялам.
— Алар өйдә юк бит.
— Сочидамыни?
— Юк, ерактарак. Алар бөтенләй юк.
— Беләм.
— Беләсез? Кем сөйләде?
— Барысын да беләм, Һади...
— Тәзкирә, сез мине...
— Һади, сез нигә безне алдадыгыз?
Һади тагы элекке шаян, гамьсез Һадига әйләнде.
— Хыялда гына булса да, профессор баласы буласым килде.
— Һади... Сезнең шефыгыз булыйммы?
— Тәзкирә...
— Һади...
— Юк, юк. — Ул ике йодрыгы белән ишекне кага башлады. — Әй, малайлар...
Ишекне чәче-башы тузган, унике-унөч яшьлек малай ачты. Аның бите, куллары кара майга буялып беткән иде. Ә өстәлдә, урындыкларда радиоалгыч частьлары ята.
— Таныш булыгыз: минем иң кече дустым: фантазер һәм фанатик. Инде өч радиоприемник ясады, һәй, малай, исәнләшергә кулыңны сузганчы, кырык кат сабынлап ю!.. Без менә шунда торабыз инде, Тәзкирә.
Бүлмә эче ничаклы җыйнак һәм чиста булмасын, хатын-кыз кулы җитмәгәнлеге ишектән кергәч тә сизелеп тора иде.
Шушы көннән алып, Тәзкирә көн саен «дус кызлары» янына барды. Көн саен иртән ул көзгегә еш карый-карый киенде, авыз эченнән генә җырлады, элекке кебек кычкырып, бөтен күңеле белән көлә башлады. Сорур апа профессорга рәхмәт әйтеп туймады, дару килеште, кызым аякка басты, аллага шөкер, дип сөенде.
Биектән, бик биектән, язгы зәңгәр күктән дәртле аваз ишетелә: «Тор- рыйк-торрыйк». Ерактан, бик ерактан, Африка ярларыннан торналар бала чыгарып үстерер өчен Уралга киләләр. Алдан иң көчле, иң тәҗрибәле торна һава ярып оча. Арыса, аны икенче торна алыштыра, ә ул иң артка күчә.
— Хуш килдегез, — ди эшләпәсен болгый озын буйлы кеше һәм Агыйдел яры башында җитәкләшеп торган егет белән кызга сокланып та, көнләшеп тә карый. Ә язгы йомшак җил аларның чәчләрен тарый...
— Син булмасаң, мин диссертациямне бер елсыз тәмамлый алмас идем, Тәзкирә. Рәхмәт, бәгърем. Син миңа көч, дәрт алып килдең.
Ә син, минем йөрәгемә канат китердең, Һади.

— һи-и...
— Һади, ә шулай да, нигә син башта мине, профессор малае, днп алдадың?
— Мин, эчем тулы ут булса да, кеше алдында уф димим, Тәзкирә. Кайгы кайгырган саен кабара бит. Ә миңа кайгылы йөрергә ярамый, мин бит врач... Кешеләр дәвалаучы.
Гашыйк булган кешенең хисләре кебек ташып, ярларыннан чыгып Агыйдел ага... Зәңгәр күктән торналар тавышы ишетелә: «Торрыйк-тор- рыйк». Абдулла абзый аларга эшләпә болгый.
— Һади...
— Ә?
— Синең диссертацияңнең темасы нинди әле?
— йөрәк.
— йөрәк? йөрәк...
— «Торрыйк-торрыйк...»