Логотип Казан Утлары
Шигърият

СИН ҮЗЕҢ БИРДЕҢ


Ю к, тылсым түгел, хыял түгел бу: Киләчәгемне күзәттем бүген. Бөек максатны күрерлек күзне Син үзең миңа, син үзең бирдең.
Компасым итеп Тезисларыңны, Маягым итеп максатларыма, Киләчәгемне күрергә бардым Җидееллыкның азакларына.
һәрбер елымны күреп, танышып, Билгеләр куйдым Киләчәгемә. Ышаныч туды
тиздән бу якка Алгы сафларда киләчәгемә.
Коммунизмны Күрәсе килде Җидееллыклар калкулыгыннан. Ерак-еракка нурлар сузылган Безнең байраклар алсулыгыннан.
Могҗиза түгел, Тылсым түгел бу, Киләчәгемне күрәм мин бүген.
Бөек максатны күрерлек күзне Син үзең миңа, син үзең бирдең.
Юк, бу дөньяны үзебез бары Киләчәк көнгә алып килмәсәк, Коммунизмны әзерләп куеп Көтеп торамы безне Киләчәк?!
Сине фәкать без, Коммунисгик чор( Иҗат итеп без, үзебез бары, Титаннарга хас иҗат юлыннан Алып киләбез Сиңа дөньяны!
Киләчәгемнең
Беренче таңы Тәрәзәләрне алсулый инде, һәр көнең шулай, алдагы гомрем һәр көнем шулай балкысын иде.
Юк, тылсым түгел, хыял түгел бу, Киләчәгемдә булдым мин бүген. Бөек максатны күрерлек күзне Син үзең миңа, Син үзең бирдең.