Логотип Казан Утлары
Шигърият

ШИГЫРЬЛӘР

Журнал үз укачыларын тугандаш әдәбиятлар белән таныштыруны дәвам итә. Аның битләреннән төрле халыкларның үзенчәлекле тавышын ише- men, күзләр явын ала торган милли бизәкләрне күреп, без әле бик күп куанырбыз!
Менә бу юлы сезнең игътибарга, хөрмәтле укучылар, ерак Якутиядәге якын дусларыбызның тырыш һәм сугышчан поэзиясе үрнәкләре тәкъдим ителә.
Дө есен әйтергә кирәк, аларны беренче тапкыр укыганда да, соңыннан үзебезнең туган телебезгә тәрәтемә иткәндә дә күңел күзләрем белән мин тирән кар баккан Лена буйларын, Якутия күгендәге ап-ак кояшны күреп тордым шикелле. Каршымда калын тайга шаулагандай һәм алмазлар эк;е- мел әгәндәй булды, әйтерсең, ул якларда сәяхәттә булдым да, дуслар мине үз Сапан туйларында (ысыах) кымыз белән сыйладылар, үзләренең батыр-лары турында матур Һәм моңлы әкият-җырлар (олонхо) көйләп күрсәттеләр.., Җырда очрашып, без бер-беребезнең эк;ылы кулларын кысыштык. Җыр йөрәктән-йөрәккә күчте, бәхетле язмыш, батыр хезмәт һәм туган илгә чиксез мәхәббәт турында үзенең алмаздай үткен һәм бизәкле теле белән онытылмаслык итеп сөйләде.
Янут халкының язма әдәбияты әле шактый яшь, ләкин шул ук вакытта шактый бай да, көчле дә. Бу республиканың каләм осталарыннан кайберләре белән танышу сезнең өчен дә куанычлы булыр дип ышанасы килә.
Зәки Ну р и.
ИННОКЕНТИЙ ЭРТЮКОВ
кыш
-££^аяралар тирән кар ерып Болан туны кигән балалар. Кардан ясап ап-ак шар-йомрык Агачларга тидерә алар.
Күктә кояш ап-ак үзе дә.
Бик охшый ул куян халкына: Бер күренә дә кеше күзенә, Тиз-тиз кача урман артына.
Кайчак чаба болыт-боланнар, Ә кайчакта, салмак калтырап, Акрын йөзә салкын томаннар, Поши сырты төсле ялтырап.
Шул томанны сөзеп юл уза Корыч канат диеп атаган Бер генә кош!
58
Көн-төн ул безгә
Алма ташый Алма-Атадан.
Ботак сына шартлап салкыннан, Ь.әм йолдызлар туңып күз йома. Әй салкын ла Төньяк, салкын ла — Чыда гына кышын, түз генә!..
Якташларым минем алдады
Шул кышны да! Әйтим үз күреп: Җәйне җәйгә алар ялгады Теплицада кыяр үстереп.
УМЫРЗАЯ
-котлыйм сине, умырзая дустым, Шәп чәчәк син, җитез, күркәм син! Кар астыннан кыю бәреп чыктың — Туң катламны җиңдең, иркәм, син.
Көч күп кирәк чыгар өчен астан, Белмәгәнсең ару, талуны.
Зурлыйм синең
өскә каты баскан Салкынлыкны җиңә алуны.
Батырлыгың белән горур мактан! Син — канатсыз очкан яз кошы. Синең язмыш — үскән, чәчәк аткан Ьәрнәрсәнең кыю язмышы.
Халык синең зирәклекне сөйгән — Курыкмаганга кардан, бозлардан. Шуңа бәлки Ньургусун1 дигән Исем кушалардыр кызларга.
Котлыйм сине, умырзая дустым, Яңа язның тәүге бизәген,— Кар астыннан кыю бәреп чыктың, Җиребезне безнең бизәдең.
СЕМЕН ДАНИЛОВ
БӘЙРӘМГӘ ЧАКЫРУ
Лаеннан каенга чуклы бау сузылган, Бауларда җилферди ал, гөлле тасмалар. Күр өнә, ни хәтле олаулар тезепгән, Олауда кымыз да, ширбәт тә, аш та бар.
’Ньургусун — якутча җитез (ньургун) һәм буйчан (усун) төшенчәләрен аңлаткан кушма сүз. Умырзая, ягъни эргәзембай чәчәге исеме.
59
Ысыах була ул елына бер генә, Зур бәйрәм биредә — кил менә, күр менә. Зур «Сайды» колхозы бүген җир селкетә, Кунакның һәркайсын сый көтә, җыр көтә.
Телисең икән син чабышта узарга, Кил безгә, көч сынаш — көтәләр егетләр. Күз салыйм дисәң син иң гүзәл кызларга, Кил безгә — табылмас бездәге кебекләр.
Сөясең икән син уенны-көлкене, Зур бәйрәм биредә, көтәбез, кил, сине. Кил безгә, уен ул күңелне көр итә, Кунакның һәркайсын сый көтә, җыр көтә.
Җыр бездә чиксез күп, кил, тыңла һәрберең Безнең шәп җырчылар олонхо сузганны. Акыллы сүзләрнең кем белә кадерен, Утыртыйк без картлар янына шуларны...
Ишетим дисәң син өр-яңа хәбәрләр, Ул бездә киң дәрья, биек тау кадәр бар. Кил безгә — бәйрәм ул күңелне көр итә. Кунакның һәркайсын сый көтә, җыр көтә.
Савытта шаяра яшь бия кымызы — Әзер ул сибәргә очкынын, күбеген. Утыртып түрләргә сыйларбыз көн озын, Сыйның син тапмассың бездәге кебеген.
Күп итеп, мул итеп чыгардык сыйны без, Без бәйрәм итәбез, без кунак сыйлыйбыз. Кил безгә — бәйрәм ул күңелне көр итә, Кунакның һәркайсын сый көтә, җыр көтә.
МИНЕМ КҮҢЕЛ МОҢАЙМАСЫН ӨЧЕН...
-Л^инем күңел моңаймасын өчен Туган якларымны сагынып, Якташ наратларым үсә монда Яшел бөркәнчекләр ябынып, һәм каеннар үсә як-ягымда Дымын эчеп Балтик ягының. Алар мине якын, тиң итә, Сагыну сагышларын киметә.
Минем күңел моңаймасын өчен Туган якларымны сагынып, Зәңгәр күктә кара шөлдер чыңлый — Тургай сайрый канат кагынып. Якут моңы итеп күңел тыңлый Шушы көен Балтик ягының.
Даугава киң — сөям мин аны, .Уйлыйм ләкин ерак Ленаны.
60
Минем күңел моңаймасын өчен Туган якларыма ашкынып, Латвиянең гүзәлләре миңа Күрсәтәләр бию ташкынын. Кызлар монда — тиңләр чәчәк беләнР. Җырның монда матур яшь моңы... Сөйгәнемне сагыну хисләрен Тараталар шулар кичләрен.
Минем күңел моңаймасын өчен Сагынганда туган ягымны, Җәя миңа латыш дуслар монда Киң күңелле, сүзчән табынны: Бар да белә алар русча монда, Бар да сөйли матур, ягымлы. Шатлык сала дуслар йөрәккә Якут җирләреннән еракта.
СЕРГЕЙ ВАСИЛЬЕВ
БАЛАЛАР ХАКЫНА
Шаярмаса җәен балалар, Уйнамаса шушы рәхәттә, Киң тугайлар, болын, далалар- Күмелмәсен куе чәчәккә.
Салкын көндә ак кар өсләрен Бала эзе чуар итмәсә,
Кирәге юк безгә кышларның, Кар яумасын җиргә ичмаса.
Мәңге салкын синең кочагың. Сыенмаса балаң кочакка, Бала җылытмаса учагың Нигә кирәк учак ул чакта!..
Яшәү өчен җирдә гөрләшеп Иң кадерле нәрсә — бала ул. Була ала сиңа зур бәхет, Үлемсезлек була ала ул.
Зур яз итеп аны сөясең, Йөрәкләргә җылы үтсен, дип, Бар көчеңне эшкә бирәсең, Чәчәк булып бала үссен, дип.
Тау ишәбез бала хакына, Киң-киң итеп канал казыйбыз,. Шәһәр калка шәһәр артыннан,. Чүлгә килә яшел языбыз.
Без атлыйбыз узып вакытны, Без үтибез бөек планны

Елмаюлы, якты, бәхетле Булсын өчен йөзе оланның.
Иң зур бакча бөтен бу җирдә Булсын өчен безнең илебез Тырышабыз гомер-гомергә— Балаларга бәхет телибез.
... Юл куймабыз атом утында Яндырырга бала шатлыгын, — Тынычлыкның сизгер постында Кыю тора безнең саф бүген.
Зәки Нури тәрҗемәләре.

62