ҮР МЕНГӘНДӘ
Хикәя 1. «КАЗАННАН ЛА!»
имер юл вокзалына килеп җиткәнемне хәтерләмим дә. Институтның кабул итү комиссиясеннән документларымны кире алганнан соң булган хәлләрнең берсе дә исемдә юк. Дөньядан үткән кеше төсле идем бугай. Билет алыйм дип чиратка баскач, үземне каһәрләп чәчәләнгән бер юан апа тавышына айнып киткәндәй булдым.
— Авыл бүкәне! Гафу да сорый белми бит! Фанир чемоданы белән кеше башына менә!..
Оятымнан кызарып, көч-хәл белән генә:
— Гафу итегезсәнә, зинһар?!—дидем.
Чыннан да, үз хәлем хәл бит. Кесәмдә акчам да билетка җитәр- житмәс кенә. Кәефем — әвене янган кешенеке төсле. Акчам да, акылым да юк.
Казан каласы мине үз күрмәде, ымсындырып кына алды да куып җибәрде. Институтка бәхетлеләр генә керә күрәсең. Безнең ишегә сан юк. Аның каравы, иңнәрендә солдат погоны эзләре дә уңып өлгермәгән егетләр, кайсы заводта эшләгән, кайсы колхозда сыер сауган кызлар күкрәк киереп йөриләр. Менә кемнеке замана!
Харап итте мине бу физика. Институт бусагасыннан хур булып бо-рылырмын, кабул итү имтиханында чәнчелермен дигән нәрсә уемда да юк иде. Моннан егерме көн элек кенә, татлы хыялга чумып, үземне төзелеш инженеры булырмын дип тоеп килгән идем. Өметләрем сабын куыгыдай шартлады.
Инде нишләргә? Укырга кереп булмады. Эшләргә дисәм, мин ни эшли беләм?! Сукыр бер тиенлек һөнәрем юк! Ни йөзем белән әни янына кайтыйм да бу хәлне нәрсә дип аңлатыйм? Аның йөрәк ярасына тоз салудан ни мәгънә? Башта ул сыкрап-сыкрап яшь түгәр, аннары мине юатырга керешер: «Ял ит тә хәзерләнә башла. Быел булмаса, институтка яренгә керерсең», — дияр. «Эшлә» димәс, чыдар, авызы тулы кан булса да төкермәс. Бар өметен миңа баглап тора ич ул. «Бердәнбер улым, ди, укысын, кеше булсын», — ди. Тик үземә оят бит» оят! Типсәң тимер өзәрлек егет башың белән район больницасында медсестра булып эшләүче әниең тиеннәренә карап ятыргамы? Ул болай да тормышның ачысын аз татымаган. Әти белән нибары бер-ике ел гына яшәп калганнар. Кулына күкрәк баласын тоткан килеш, әтине фронтка озатуы җиңел булмагандыр аңа. Менә инде хәзер мин җан көегенә әйләндем...
Т
10
Кинәт сискәнеп киттем. Паровоз составны тартып алды да, вагоннарны үзара чәкештергәләгәннән соң, тигез генә чаба башлады. Казан калды. Гөрләп торган ял паркы, студентлар торагындагы телевизор (мин ул торакта нибары нке-өч атна гына яшәп калдым), Кабан күле ярындагы Тукай һәйкәле, искиткеч Елга порты —барысы да калдылар. Электр утлары ерагая барып, тәмам күздән югалдылар. Тагын институт турында, классташлар турында уйладым.
Бер партада утырып укыган классташым Салих та институтка имтихан тапшырырга килгән иде. Аның да эше барып чыкмады. Тик ул кайтмый әле. Кичә кич Казанга аның әтисе килеп төште. Шуңадыр, Салихның йөзе бик шат иде. «Әткәй килгәч, тырышып карый инде ул. Бер җае табылыр. Казаннан киттем юк. Син ул тиле!» — ди. Әгәр Салихның ничек булса да укырга эләгүен белсә, әни тагын әрнер инде. «Аталылар нишләмәс! Аларның арысланы айга сикерә. Миикашев малае бит ул!» — дияр. Тагып әтине юксыныр. «Ул булса, син дә, шәт, институтның түрендә утырыр идең», — дип кимсенер. Ил өчен башын куйган офицер улын да кабул итмәделәр, дип ачыныр.
Соң моңа кем дә булса гаеплемени? Үзем пешмәгән мин, үзем. Физикадан имтиханны бик шәп биргән булсам, бәлки бу хәлгә төшмәгәндә булыр идем. Менә йөр инде дөм-караңгыдагы япа-ялгыз юлчы кебек...
Кыяфәтем бик мескен иде күрәсең, каршымдагы зур гәүдәле, калын тавышлы бер абый, миңа теләктәшлек күрсәткәнсыман, сүз кушты:
— Ераккамы сәфәр, егет?
Мин уйларымнан арына алмыйча, күзләремне беравык ачкалап- йомгалап торгач:
— Өйгә кайтам, — дидем.
Теге абый минем яныма ук күчеп утырды.
— Берәр бәлагә юлыктыңмы әллә, энекәш? Чыраең кабердән чыккан төсле. — Аның куе кашлары астыннан елтыраган зәңгәр күзләре миңа текәлде. — Каян кайтышың болай?
— Казаннан ла!—дидем мин, үзем дә тоймастан. Аннары тиз-тиз төзәтеп куйдым: — Казаннан кайтам. Төзелеш инженерлары институтына керү имтиханы бирергә барган идем. Үтмәдем.
Шул минутта бугазыма ниндидер кайнар төер тыгылды. Әгәр ялгызым гына булсам, эчем бушаганчы бер елаган да булыр идем, шәт. Вагон тулы кеше арасында егет башың белән елап булмый ич.
Абый шактый вакыт эндәшми барды. Юдииодамы, Васильеводамы вагонга әллә ничаклы кеше кереп тулды. Ыгы-зыгы басылгач, теге абый минем белән әңгәмәсен яңадан башлады.
— Инде нишләмәк буласың?—диде ул, янә миңа текәлеп.
Мин бераз җанлана төштем. Хәлемне сорашучы бер олы кеше очрагач, кайгымны уртаклашасым килде.
— Шул сорауга җавап таба алмыйм шул, абый.
Зәңгәр күзлеабый елмаеп кунды һәм тамырлары бүртеп торган зур, көчле кулы белән җилкәмнән кагып:
— Туры әйтүең ошый миңа, энекәш, — диде. Аннары салмак кына тавыш белән сөйләп китте: — Синең җиде юл чатында калгандай аптыравың гаҗәп түгел ул, энем. «Нишләргә?» дигән сорау белән баш ватуың да бик урынлы. Яхшы хәтта. Югыйсә, соңгы елларда яшьләрнең кайберләре трай тибәләр. ВУЗга эләгә алмыйлар. Анда алардан зирәкләр да байтак. Эшләргә дә теләмиләр. Тик әти-әннләренең җилкәсен кимереп яталар. Сүз уңаеннан сорыйм әле: өйдә кемнәрең бар?
— Әнием генә. Больницада медсестра.
— Алай... А-алай... Эшләргә кирәк, энекәш. — Абый кеше ике кулын тезләренә куеп, бармакларын биетеп алды. — Эшләргә кирәк! Аннары укырсың.
11
Бу сүзләрне мни мәктәптә дә байтак ишеткән идем инде. Соңгы елларда укытучылар һәммәсе дә: «Производствога!» — дип сөйли башладылар. Әмма кайда, кем булып эшләргә? Моңа рәтле-чутлы җавап та бирмәделәр, кирәгенчә һөнәргә дә өйрәтмәделәр.
Шул чакны күңелемдә уйлар өермәсе уйнап алды. Бер утырган килеш, шушы поезд белән Сталинградка чаклы сыздырыйм микән әллә, дип тә җилкендем. Аннары янәшәмдәге абыйга мөрәҗәгать итеп:
— Абый, исемегезне белмим, гафу итегез, Сталинград ГЭСы төзелешенә китсәм, эш табармынмы? — дидем.
Абый, бик мөһим нәрсәне хәтерләгән төсле, кашларын килешле генә сындыргалап, әйтте:
— Да, танышыйк булмаса. Степан Васильевич диләр мине. Фамилиям — Воинов. Сине кем дип белик?
— Мин — Илсур Сабитов.
— Ярый, бик әйбәт, Илсур энем. Сталинградка дисеңме?—Ул бераз тын торды. — Мөмкин. Андый зур ГЭСта эш бетәрмени! Ә нигә Сталинград яисә Братск ГЭСына гына, ә? Нигә безгә, Ташбуага, шикәр заводына түгел?
Ни әйтергә дә белмәдем. Бу тәкъдим, бер карасаң, мине газаплаган уйларны бик тиз куып тарата кебек. Чыннан да, үзебезгә күрше булган район үзәгендә, без яши торган эшчеләр поселогыннан егерме-утыз километрда гына төзелеш бара ич. Нигә шунда урнашмаска?
Инде икенче төрлерәк уйласаң, нәрсә инде ул Ташбуадагы шикәр заводы? Бөтен дөнья картасына түгел, СССР картасына да төшәчәге юк ич аның. Братск, Сталинград ГЭСлары, чирәм җирләр, Якутиядәге алмаз рудниклары — менә ичмасам тарихта эзләре калачак урыннар. Егетлек күрсәтергә ниятләгән кеше шунда омтылырга тиеш. Ә Татарстанның. бер районында шикәр заводы төзешү нәрсә ул?!
Степан Васильевич җавап көтә икән. Минем икеләнеп, аптырабрак уйга калуымны күргәч, ул үзе сүз кушты:
— Сизәм. энем, безнең төзелешне күңелең тартып бетерми ахры. Яшьлектә шулай ул, һәркем атаклырак җирдә булырга омтыла. Әмма минем киңәшкә яхшылабрак колак сал әле син. Без дә зур эш актарып ятабыз. Татарстанны үз шикәре белән чәй эчертмәкче булабыз. Икеләнмә, әйдә минем белән, үз участогыма. Прораб мии. Тресттан кайтып килүем.
Мин үземне куркыткан мәсьәләне әйтеп салдым:
— Степан Васильевич, мин нәрсә эшләрмен соң?
— Ташчы булырсың. Өйрәтербез, булышырбыз. Синдәй егетләр аз түгел безлә. Я. килештекме?
Нишлим, ризалаштым. Бичарадан ничара, дигәндәй, күнми хәлем юк иле. Бердән, әнине мәшәкатьләмәскә шәп була. Эшкә vpnanivra, һәммәсен дә бәйнә-бәйнә сөйләп хат язармын. Икенче ягы да бар. Эштән кайткач, тиз генә ашап-эчәрмен дә, марш физиканы кабатларга! Спорты да чәнчелеп китсен. Көрәшеп йөреп кенә физикадан белемем артасы юк. Вакытны бушка әрәм итмәм, һәркөнне ныгытып әзерләнсәм,
■ бер ел дигәндә су кебек эчәрмен ул физиканы. Аннары «Мин производ-стводан!»— дияргә дә хаклы булам түгелме соң?!
Менә шулай итеп, Казанга, институтка сәфәр чыккан газиз баш Ташбуага килеп юлыкты. 2. БАКЧА ИЯСЕНӘ ТҮТӘЛ ЮК
Поезддан иртән төштек. Бер-ике сәгать автомашина көтеп утырсак та, мәгънә булмады. Кичтән яңгыр явып узган икән. Юллап пычрак. Әле дә баш түбәсендә генә болытлар агыла. Күк йөзе шундый чытык, әйтерсең, елап җибәрергә тора ул.
12
Бер-ике километр атлауга чемодан үзен нык сиздерә башлады. Степан Васильевичка сер сынатмас өчен эре-эре атлаган булам, чемоданны әле бер җилкәгә, әле икенчесенә күчереп карыйм. Ә шәһәрчеккә тагын өч-дүрт километр чамасы ара бар. Бәхеткә каршы, Степан Васильевич хәлне үзе аңлады.
— Мә әле минем сумканы. Чемоданны үзем күтәреп карыйм. Оһо, энекәш, йөгең, салмак икән. Белем төягәнсең... — дип, чемоданымны җилтерәтеп алды да аршынлап атлый бирде.
Кайтып җитәбез дигәндә генә, автобус каршы очрады. Ул әле беренче рейска яңа гына кузгала икән.
— Гарьлек, валлаһи! — диде Степан Васильевич, чемоданны җиргә куеп.— Без дә капка төбендә, ул да юлга кузгала.
Прораб абый папирос көйрәтеп җибәрде. Тәмәке төтенен йотлыгып- йотлыгып берничә тапкыр суыргач, станция ягына таба күрсәтеп:
— Менә бу яктан заводның үзенә тимер юл тармагы керәчәк. Аны бик тиз эшләргә иде югыйсә, эшче көче җитми. Шул тармак булса, без дә менә болай унберенче трамвай белән йөрмәс идек. Иң мөһиме — төзелеш материалы ташу, завод җиһазларын кайтару эше бермә- бер җиңеләер иде, — диде. Аннары тагын заводның күләме, җегәрлеге хакында сөйләп китте, тик мин аны отып кала алмадым. Кыр уртасында калкып чыккан поселокка авызымны ачып карап тордым. Барысы да брр төсле йортлар тезелеп киткән. Арада ике катлылары да байтак, һәммәсе кызыл кирпечтән. Түбәләрен шифер белән япканнар. Юл буенда да, йорт тирәләрендә дә яшь каеннар үсеп утыра. Яфраклары инде саргая да башлаганнар.
Якынрак килгәч, биредә ике урам булуы аермачык күренде. Аларның беренчесен «Төзүчеләр урамы» дип, икенчесен «Тынычлык урамы» дип йөртәләр икән. Без «Төзүчеләр урамы»на борылдык. Степан Василь* евичның фатиры шул урамда булып чыкты.
Бусагада безне яшь кенә бер кыз каршылады. Ул Степан Васильевичлар белән уртак коридорлы бүлмәдә яши икән.
— Исәнмесез, Аля! — дип, аның белән бик җылы итеп исәнләште прораб абый. — Безнекеләр кайтмадылармыни әле?
— Юк әле, Степан Васильевич. Хәбәр дә юк,—диде Аля.
— Нигәдер озакладылар, — диде прораб һәм үз бүлмәләренең ишеген ачты. Мине эчкә узарга өндәде: — Әйдүк, Илсур энекәш, рәхим ит. Төзелештә беренче пристанең шушы булсын. Теләк бер генә: диңгезчеләрчә әйтсәк, безнең шәһәрчектә якорьны ныклап сал. Да, Алечка, — дип, теге кызга таба борылды ул аннары, — картлык баса бугай, зиһен дигән хәзинә кимеп бара. Мин сезне кунак белән таныштырмадым бит әле. Ул төзелешкә килде. Өлгергәнлек аттестаты алган егет.
Кыз кыю булып чыкты. Каршыма килеп, юынып кереп баруы гына булгангамы, суык кулын биреп күреште.
— Әлфия!—диде.
Мин дә үз чиратымда исемемне әйттем.
— Аля быел төзелеш техникумын тәмамлый. Безгә практикага кайтты,— диде Степан Васильевич.
Мин күңелемнән бу кызның анкетасын укый башлаган идем инде, әмма үземә иш кеше дип санап, нык ялгышканмын икән. Ул бер-ике айдан диплом алачак, техник булачак, димәк. Менә сиңа бөтерчектәй генә кыз. Ә мин... Мин төзелештә көрәкне сәнәктән аера белмәүче бер бәндә... Ярый ла, тора-бара эшкә кулым ятса. Менә шундый техниклар: «Пешмәгән син. Илсур!» — дисәләр, хурлыгыңнан чәнчел дә үл.
Ярый әле, Әлфия Степан Васильевичлар бүлмәсендә озак тормады, үз ягына чыкты. Ул киткәч, дөресен әйтим, рәхәтрәк булып калды. Прораб абый да миңа мәлҗерәп торырга ирек бирмәде.
— Чишенеп юыныйк, энекәш. Иртәнге чәйне хәзерлик,—диде.-Ми--
13
нём карчык кызыма кунакка киткән иде, һаман кайтып җитә алмый әле. Кызым — укытучы, Чистайда... Я, әйдә, юынып керик!
Ашап-эчкәч, Степан Васильевич мине конторага алып китте. Анда озак маташмадык. Прораб сүзгә-сүз диярлек әйтеп торып гариза яздырды. Аның читенә мине эшкә алу хакында боерык теркәлде. Иртәгә, 25 августта, Рашат Баһавиев бригадасына эшкә чыгарсың, диделәр. Начальник коры гына кисәтеп куйды: «Кыяклыйсы булма, егет. Тырышып эшлә. Алдынгы бригадага юллыйбыз үзеңне»,—диде. Ә Степан абый үз участогына эшкә юнәлде.
Кичә генә студентлыкка кандидат—абитуриент идем, бүген мин — эшче. Менә ул кеше язмышы. Ни хәл итәсең инде.
Төзелешкә килүемне ишетсәләр, классташларның беришесе мыскыллап көләр. Салих Минкашев гадәтенчә: «Тиле!» дияр. Төптәнрәк уйласаң, кемдә кемнең ни эше бар соң! Әни кулына карап ятар чак узды инде, үземә икмәк табарга вакыт.
Складка барып эш киемнәре алдым. Тулай торак коменданты паспортымны алды. «Ялгызаклар яши торган өченче номерлы торактагы егерменче бүлмәдә яшәрсең» дип, кәгазь тоттырды. Минем урыным Степан Васильевич Воинов яши торган җирдәрәк, Төзүчеләр урамында булып чыкты. Күршеләр без хәзер. Бүлмәбез ярыйсы. Уртада зур өстәл. Дүрт карават. Өчесендә урын-җир бар. Җыештырып куелганнар. Берсе буш. Мин ишек янындагы шул койкага урнаштым. Нишлисең, алдан килгән урын өчен. Тик менә матрац та, мендәр дә, одеал да юк бит әле. Төштән ■соң, диделәр.
Ә йокы килә. Күз кабакларына таш асканнармыни? Тәрәзә төбенә таянып, шәһәрчекнең электр станциясенә, бетон заводына карап тора торгач, тәмам оеп китә язганмын. Уңга карадым, сулга бактым да үз караватым янәшәсендәге урын-җиргә барып яттым. Сыртым йомшакка тигәнен хәтерлим, күзләрем йомылганны белмим. Үлгән кебек йоклап киткәнмен.
Тирләп-пешеп уянганда кояш төшлектән авышкан иде инде. Ләкин бу уяну йокым туйганлыктан түгел, изүемнән эләктереп җилле генә йолкудан булды.
— Әпәй склатыңа берәрне сыдырганны кетәсеңме әллә? Яхшы цакта куп минем урыннан. Иту күрик астыңа нишатыр кыстырым, бак...
Торсам, каршымда аркылысы-буе бер диярлек тәбәнәк, таза гәүдәле берәү басып тора. Шайтан суын авыз иткән ахры, күзләре кызарган. Тау халыкларыныкы шикелле киртләнеп торган борынының яфраклары киңәйгән. Тамагына әчкелтем кикерек килгәли бугай, яңа танышым әледән- әле чыраен сытып, күзләрен кыскалый, авызын чалшайтып куя. Шул чакта аның бакыр тышлык кидерткән казык тешләре ялтырап китә. Үзе ара-тирә көлгән дә була, дөресрәге, тамагына балык кылчыгы кадалгандай, хихылдап куя.
— Ни хәл!? Кем син?—ди бу. — Бир бишне, ун булсын. Ни атлы син?.. Илсур? Илдус, Илдар, Илбарис, Илгизәр... Илсур, имеш!.. Әтәңә- әнәңә ни этим. Малаен таба белгәннәр, адәм рәтле ат куярга хәлләреннән килмәгән. Минем малайның аты да пирвый сурт, но хатын тәртәгә тибә. Вын хат язган...
йокымнан арынып, беравык сөйләшкәч, бу кешенең Хасәй исемле булуын, төзелештәге шофер икәнлеген белдем. Хасияттер инде ул. Мишәрләрдә исемне ярты-йорты гына йөртү гадәте бар бит. Моннан утыз-кырык чакрымдагы Яртуган авылыннан, диме.
Шуннан соң ул күп сөйләшмәде. Чишенеп тормастан, караватына ауды. Өстәлдә аракысы беткән шешә һәм ерткалап ташланган хат кисәкләре ята иде.
Хасәй, йокы аралаш бугай, сүгенеп куйды.
— Минем урынга ятырга не смей! Бу йортның беренце кирпецләре минем кузовта катте. Выт бизобрази... бакца иясенә түтәл юк...
14
Соңгы сүзләре егетнең кәефе кырылганны раслыйлар иде. Мин одеал, мендәр алыйм дип чыгып киттем. Хасәй, чебиләр иярткән тавык кебек, чык-чык итә калды. Аны йокы алмаган, бәлки очкылык тинтерәтә иде. Ә минем муеныма боз кисәге салдылармыни! Хасәйне күрү рухымны төшерде. Бүлмәдәшләремнең берсе менә бу тип. .Яшә инде шулар белән. Студентлар болай булырлар идеме соң? Эх, бу физика! Котырынган дулкын кебек эләктереп алды да мине тормышның комлы ярына чыгарып, ташлады. 3. БАКЧА ИЯСЕ УЛ ТҮГЕЛ
Кичен, чемоданымны алып чыгыйм дип, Степан Васильевичларга кердем. Прораб абый берәр җиргә кунакка барырга җыенган иде ахры: өстенә яңа костюм, аякларына ялт иткән туфли кигән. Төенен зур гына ясап, костюмына иш куе зәңгәр төстәге галстук таккан. Шәпләп кырынган, сары чәчләрен җайлап артка тараган. Кыскасы, яшәреп киткәндәй булган.
Үзе минем белән бераз гәпләшергә вакыт тапты алай да. Безнең яшәп яткан җир ошыймы, янәсе; төзелеш һавасы борыныңны кытыклый башладымы әле? Бүлмәгез әйбәтме, кемнәр белән яшәячәксең һәм башкалар, һәм башкалар.
'Аннары сәгатенә күз төшереп алды да:
— Мин кичке сәгать сигездә партбюро утырышында булырга тиешмен. Секретаребыз ялда, аның Вазыйфаларын миңа башкарырга туры килә бу араларда. Киттекме?—диде.
Чыгарга кузгалгач, сүз арасында гына әйтеп куйгандай, болай дип өстәде:
— Синең акчаң юк инде, Илсур энекәш. Менә мин беркадәр биреп тора алам. Ал, ал, нәрсә шиккә калдың, — дип, миңа йөзлек акча сузды. Мин аптырап калдым.
— Ал!—диде Степан Васильевич, карулашырга чама бирми торган тавыш белән. — Ашарга кирәк бит сиңа. Кирәк. Ашамыйча эшләп булмый ул, энекәш. Хезмәт хакы алгач, үз җаең белән кайтарырсың.
Акчаны кесәмә салдым да прораб абый белән янәшә атлап киттем, йөземә кызыллык йөгерде бугай. Ә ул бөтенләй миңа карамаган да кыяфәт белән кырт кына әйтеп куйды:
— Мин бит сиңа аны хәер-садака итеп түгел, эшче иптәшемә әҗәткә бирүем.
Степан Васильевич партбюро утырышына китте, мин үзебезнең торакка борылдым.
Кайтып керсәм, бүлмә ялт иткән. Күзне камаштырырлык булып электр лампасы яна. Идәннәр себерелгән, тәрәзәләргә пәрдәләр корылган. Егетләр радионы да тоташтырганнар. Казан концерт бирә. Ширма артында ике егет ашап утыралар. Хасәй, комбинезонын урындык аркасына элеп, каядыр киткән.
Бүлмәдәшләр мине ачык каршыладылар, ай-ваема карамыйча, кичке чәйгә өстерәп утырттылар, бер-бер артлы сораулар яудырдылар. Мин дә алар белән танышып өлгердем.
Минем тормышымны төпченеп сорашучы иртәгесе көннән начальнигым булачак кеше — Рашат Баһавиев икән. Ул — прораб Воинов участогындагы ташчылар бригадиры. Төзелешкә беренче тапкыр аяк баскан кешене дә санга алып сөйләшүе, киңәшләр бирүе белән бик ошады ул миңа. «Армиядән кайтканнан бирле, төзелешләрдә бишенче ел эшлим инде», — ди. Үзе төзелеш техникумында читтән торып укырга да вакыт таба. «Син дә шулай укырсың. Белемнең дә кадерен белерсең, акчалы
15
да булырсың», — ди. Киләчәк ничек булыр, анысын әйтүе кыен. Әмма мин укырга тиеш. Бүлмәдә мондый иптәшнең яшәве үзе бер таяныч ул.
.Яңа танышымның икенчесе — маляр Мансур Нуриев. Ул да ярыйсы кешегә охшый. Күбрәк сөйли сөйләвен дә, аннан миңа ни зыян. Минем телем таламыни. Әнә бит бер сәгать эчендә автобиографиясен сырлап та бирде. Сәхнә җене кагылган икән аңа. Шуңадыр, сөйләргә керештеме — авызыннан ут чәчә. Озын чәчләре тузгып алга төшә. Соры күзләре очкынланып китә, кулларын бутый, бөтен йөзен, гәүдәсен хәрәкәтләндереп сөйли.
— Мин күрмәгән аз калды, Бохардагы таз калды, — ди. — Тугызынчы класста укуны бетергәч, военкоматка йөгердем, юнгалар мәктәбенә җибәрүләрен сорадым. Бу трюк барып чыкмады. Киттем агитбригада белән район колхозларына. Вак-төяк роль уйныйм, шигырь сөйлим. Ике авылда мине «бис»ка чакырдылар. Сирәк була торган хәл бу. Җырны, биюне, гармоньда уйнауны кат-кат сорыйлар икән, ул — нопма. Нәфис сүзчегә мондый бәхет кәбисә елда да эләкми. Ә яңа елдан безнең районда колхоз-совхоз театры ачылды. Менә минем стихия кайда, мәйтәм. Сәхнә машинисты булып кердем. Машинист дигәч тә, сыңар машина да юк анда. Авылдан-авылга күчәсең. Артистлар ашый-эчә, ял итә, репетиция үткәрә. Ә син кулыңа чүкечеңне тоткан әле. Я түшәмгә задник кагасың, я декорация тезәсең. Әмма чыдадым, артист булырга теләү хакына түздем. Сыртым сынса ла сынатмадым. Качалов та, Москвин да, Әбҗәлилов та булмасымны белдем, ну үземнән урта кул артист чыгачагына шик-шөбһәм юк иде. И булдым! «Галиябану»ны куйганда сәхнәгә Хәлилне аткач та керә торган ике кешенең берсе ролен бирделәр. «Бер кеше» идем мин. Киенәсең, буянасың, сәхнәгә чабып керәсең һәм нибарысы... алты сүз әйтәсең. Театрдан нигә шылуымны бер сөйләрмен әле. Хәзер күп такылдарга ярамый. Рашат китапка ябышырга тора. Әйдә, укысын.
Нотыгы бетте дигәч тә, ул үзенең монда драмтүгәрәк җитәкчесе икәнлеген әйтте, мине шунда йөрергә чакырды.
Рашат, китапларын алып, бүлмә уртасындагы зур өстәл артына барып утырды. Тик аңа тынычлап укырга туры килмәде. Күктән төшкән яшен ташы шикелле, Хасәй кайтып керде. Ул бик кәефсез иде.
— Выт бизобрази,—дип сөйләнә-сөйләнә, ул үз ятагы янына узды.— Буфеттагы катыииы әйтәм. Бурыцка йөз грамм да ышанмый. Әйтерсең, мин аны юкә агацка атландырганым бар. Үзенә прадухталар кайтарырга машина кирәксә, керфегеңә куна, бизобрази...
Рашат аның зарын кырт кисте:
— Мин сатучы булсам, каршыма акча тотып килсәң дә, бирмәс идем. Карачы кыяфәтеңә. Чыраең чүпрәк төсле булган.
Хасият, сөзәргә җыенган үгез шикелле, күзләрен акайтты, тамагына кылчык утыргандай хыхылдап куйды.
— Син, Рашат агай-эне, мараль укырга бик оста. Камсург дисәң, камсург. Ну акылың үзеңдә генә торсын. Акцам булса, бугазыңа басып алыр идем мин. Мансур, яле бер ун тәнкә. Иртәгүк бирәм.
Мансур тәлинкә-кашыклар юып маташкан җиреннән төксе җавап кайтарды:
— Бирмим.
Хасият миңа текәлде.
— Синдә юкмы, агай-эне?
Мин авыз ачарга да өлгермәдем, Рашат бик төрпә генә итеп карады. «Бирмә!» — ди иде аның күзләре.
— Акчам юк, — дидем мин гаепле кешесымап. Кесәмдә йөзлек була торып, алдашуыма кыенсынып та куйдым.
— Раштуада кар бирмәссез сез, сараннар! Сезнең белән каберең янәшә булмасын! — дип кызып китте Хасият. Ул, башы авыртуга чыдый
16
ллмыйча, бүлмә буйлап табаны пешкән мәче төсле арлы-бирле йөри башлады.
Рашат түзмәде.
— Хасият, яхшылык белән әйткәнне аңла, — диде ул.—Акыл бирүем түгел — син яшьтәш кеше, — ташла эчүеңне. Бетәсең болай йөрсәң, Үзең дә әрәм булырсың, машинаңны да чәрдәкләрсең.
Хасиятнең җене кузгалды.
— Бабаң утырмага килсен, әбиеңә сәлам әт! Кит, торма каршымда. Айлар бизәге рамазан, көннәр бизәге җомга түгелсең.
Хасият тагы хыхылдады, тагын бакыр тышлы казык тешен ялтыратты һәм, атлап-юллап сүгенгәч, ишекне бик каты бәреп, бүлмәдән чыгып китте.
— Зыян юк, тышта һава салкынча. Айныбрак керер. Кайдан килгән батыр! —диде Рашат тыныч кына.
Мин Хасәйнең бүлмә хуҗасы түгеллеген аңладым. Димәк, бакча ияләре — менә бу егетләр.
Беравыктан мин әнигә хат язарга утырдым. 4. МАҢГАЙ ТИРЕ
Үзем вакытында тора алган булыр идемме, белмим, Рашат уятты. Сәгать алты да тулмаган иде әле.
Юынгалап алган арада Мансур иртәнге чәйгә буфеттан азык-төлек алып керде. «Синең өлешкә дә алдым, Илсур, акчаң булгач түләрсең,— ди. Акча дигәннән, исемә кылт итеп Хасият төште. Ул кунарга кайтмаган булып чыкты, ятагы буш иде. Мансурга акча суздым.
Аннары эшкә кузгалдык. Иртәнге бу сәгатьләрдә поселок, корт иледәй, гөж килә иде.
Мансур, беравык безнең белән килгәч, тиздән өлгерәчәк унике фатирлы йортларның берсенә таба борылды. Анда эшләр төгәлләнеп бара, чират малярларга җиткән икән инде.
— Икенче эшелон кешесе ул безнең Мансур, — ди Рашат, бүлмәдәшен шаяртып үчекләргә теләп. — Без, ичмаса, төзелешнең пионерлары. Алар ташчылар салган йортларны гына бизәп йөриләр.
— Сез төзегәнчә генә булса, анда пәри үзе дә кереп ояламас иде,— дип җавап бирде Мансур, шундый ук шаярту тоны белән.—.Я, ярый, армый эшләгез!—Аннары шактый ераклашкач, артына әйләнеп кычкырды: — Илсур, онытма, бүген драмтүгәрәк көне. Кәҗәләнеп торма, әйдә...
Рашат бригадасы Культура йортын төзүдә эшли. Без шул корылыш мәйданчыгына юнәлдек. Шунда барышлый, бригадир минем спорт белән кызыксынуымны сорашты.
— Мансур драмтүгәрәккә өнди өндәвен дә, синең ул эшкә хиресле- гең бармы соң? —дип сөйләп китте ул. — Юк, дисең алайса. Гаеп түгел. Артистлык һәммә кешенең кулыннан килми. Мине менә асам дисәләр дә артист итә алмаслар. Булмый. Ә спортта маташтырам. Боксын да бераз чамалыйм. Көрәш дисәң, бөтенләй риза-бәхил. Спорт белән бит гарип булмаган барлык кешеләр шөгыльләнә ала һәм шөгыльләнергә тиешләр дә.
Мин мәктәптә укыганда татарча көрәш секциясенә йөрүемне әйткәч, Рашат җилкәдән үк кагып куйды.
— Шәп алайса! Якшәмбе көнне минем заиятиегә барырсың,—диде.— Тик секциягә язылуның бер шарты бар.
— Нинди шарт соң ул? — дидем мин, бүлмәдәшемә текәлеп.
— Милициягә булышлык бригадасына керү. Безнең төзүчеләрдән егермеләп кеше шунда член булып тора.
Аннары Рашат төзүче егетләрнең үз поселокларында да, Ташбуа урамнарында да дежурлык итүләрен, тәртип саклашуларын, исерек башларны акылга утыртуларын, хәтта кайчак кыңгыр куллы бәндәләрне дә чабуларыннан эләктерүләрен сөйләде.
Мин секциягә йөрермен дә димәдем, тискәре җавап та бирмәдем. Дөресен генә әйткәндә, әле эшли башламаган, рәтләп яшәп китәсемне кем белсен. Ә шәпләп көрәшергә өйрәнсәң, анысы ярар иде. Спорт белән шөгыльләнсәң, кесәл булып йөрмисең инде. Анысы шулай да, физика дигән нәрсә дә бар бит әле...
Менә объектка килеп җиттек. Ай-Һай зур булачак икән бу Культура йорты дигәннәре! Бер тамаша залы гына да алты йөзгә якын кешене сыйдырачак. Футбол кырымыни. Ә икенче катында төрле түгәрәкләр өчен бүлмәләр, спорт залы ясалачак. Бу кадәресе Рашат өчен бик кулай була инде. «Югыйсә көрәш секциясе дәресләрен хәзергә ашханә залы бушагач кына уздырабыз», — ди. Шул галәмәт зур йортның яртысы салынган инде.
Без объектка иң алдан килүчеләр булып чыктык. Корылып ята торган бина эченә кергәч, кыйгачлап куелган киң басмалар буйлап, стеналар ягалый ныгытып эшләнгән сәндерәләргә мендек. Ташчылар шуларга басып эшлиләр. Өя торгач, стеналар биегрәк күтәрелгән саен, осталар үз аяклары астындагы сәндерәчекләрне дә югарырак калкыта баралар.
Бригада җыелып бетте. Чыннан да, ташчыларның барысы да яшьләр икән. Рашат, һәркемгә эш кушып чыккач, минем яныма килде.
— Күтәргән кирпеч җитәрлек. Әнә измә дә китерделәр. Эшкә керешик!— диде. Мине үз янәшәсенә бастыруына шатланып, тагын нинди әмер бирер икән инде, дип көтә башладым. Бригадирның авызына гына карап торам. Ул да әлегә бик ипле күренә.
— Менә нәрсә, Илсур,—ди.—Монда күтәргән кирпечләр беткәч, кран белән менгергәннәрен сак кына алып бер читкә өярсең. Миңа кирәк кадәрен биреп торырсың. Буш арада рәт кирпечләрен үзең тезешсәң дә була. Ә чатлар һәм кырый рәтләр бик тигез булырга тиеш. Беравык кул кыздырмый, күз күнектерми торып, анысына чамаң җитмәс. Ату, Мансур әйтмешли, трагикомедияне көт тә тор.
Шул рәвешле, минем эш бик гади дә, шактый читен дә булып чыкты. Бераз эшләгәч, югарыда кирпеч бетте. Күтәрткеч кран, үзе баскан рельслар буйлап булачак бинаның бер башыннан икенчесенә йөреп, безгә кирпеч өләште. Аннары измә бирделәр. Шуларны кабул иткән арада мин шабыр тиргә баттым. Рашат үз кешеләрчә генә көлемсерәп куйды.
— Маңгаеңа тир чыктымы? Зыян юк, аппетитны ача ул, кара икмәкне күбрәк сугарсың, — ди. Объектның теге башында ук эшләүче кыз- кыркын минем йомшак якны сизеп, читләтеп суктыра башладылар:
— Илсур, кулың кабардымы әллә?
— Билең кузгалдымы әллә, егет?
— Я, кызартмагыз яңа кешене. Сөмсере коелыр да табан ялтыратыр...
Әмма минем кәеф шәп иде. Бәхетемәдер инде, беравыктап безнең объектка килеп җиткән практикантка Әлфия дә мине яклады. Кирпечләр аның кулларында биеп кенә торалар. Мин кыюланып:
— Ябага тайны хурлама, язга чыккач ат булыр!—дидем.
— Маладис, Илсур, җилле селтәдең, — дип, кечерәк гәүдәле, кыеграк күзле егет — кранчы Шәяхмәт мине очындырды.
Бер-ике минуттан минем хакта тәмам оныттылар бугай, барысы да ябырылып эшли башладылар. Рашат та сафсата сатарга юл куймый, күрше участок ташчылары белән ярышуыбызны искә төшереп, әйдәп кенә тора...
2. ,с. Ә-. № 2
17
18
5. «ӨЗДЕРЕП НИГӘ КАРАДЫҢ...»
Төш авышкач, безнең янга Степан Васильевич килеп китте. Хәл- әхвәл сорашты, Рашат белән озак сөйләште, Әлфияне шаяртып алды. Аннары ул беренче участок ташчыларының бүген бик- шәп эшләүләрен әйтте. «Сезне узып китмәгәйләре!» — ди, үзе зур зәңгәр күзләрен Шәях- мәт кранына эленгән күчмә вымпелга төбәгән. Ычкындырмагаегыз диюе булса кирәк.
Ул киткәч, аврал башланды, аврал! Өермә куптымыни! Рашат тын алырга ирек бирмәде. Үзенең кулларына күз иярми. Кызлар да авызларына су капкандай булдылар. Шәяхмәтнең баш кашырга да вакыты калмады. Ут уйнаттык. Тик ул тырышу минем буыннарымны бик йом* шартты, менә-менә хәлдән таям, дигән минутларым булды. Шунысын да әйтим: гомеремдә беренче тапкыр яиып-пешеп, бил бөгеп, күзгә тозлы тир кергәнче этләүнең нәрсә икәнен татыдым. Бу көнем тикмәгә үтмәде. Культура йорты бинасының стенасына мин салган кирпечләр дә мәңгегә беректеләр. Стена бүген тагын никадәр биегәйде. Моңа сәбәпчеләрнең берсе мин!
Сәгать дүрттә смена тәмамланды. Эшчеләр төркем-төркем булып өйләренә кузгалдылар. Рашат, Степан Васильевич эштән соң партбюрога керергә кушты, дип, Воинов янына китте. Мин юл уңаендагы буфетка сугылырга булдым.
Керсәм, анда шактый чират икән. Барысы да минем төсле үк комбинезон кигән, кесәләренә яки бил каешларына зур-зур бияләйләр кыстырган ташчылар, бетончылар, балта осталары һәм шоферлар биредә. Чират алырга да өлгермәдем, шактый алда баскан Хасәй, күз кысып мине үз янына чакырды.
— Сиңа нәстә алыйм? Әт ятьрәк, — диде һәм читтәге өстәлдәй урын билгеләргә кушты.
Озак та үтмәде, Хасәй икмәк, яшелчә салаты, сыра һәм йөзәр грамм аракы күтәреп килде.
— Тот адә, пирвый көнең бит, өшегәнсең. Тәти комбинезоныңа цәц- рәгән балцыкны юарга кирәк!—диде ул, ачык чырай белән. Аның ялтыравык тешләре күренеп китте. Ул шактый кызып алган иде, карынкы тавыш белән әледән-әле хихылдап көлде. — Эцмисең? Ну и дурак син; Илсур! Дөньяда кем эцми? Кемнең сәмәне юк и кемгә салып бирмиләр. Выт син укыган кеше. Абдулла Тукай нәстә әйткән?
Эцә халык хәләл дип тә, харәм дип тә, Эцә халык салкын дип тә, барям дип тә; Китайски әфлисуннар ящиктә дип, Эцми үткән яшьлек гумер әрәм дип тә.
Шыл аймы? Шылай.
Минем бу сүзләргә ачуым килде. Кара сии аны, сәрхуш баш. Тукайны үзенә адвокат итмәкче. Алай да тыныч кына сөйләргә тырыштым. Югыйсә Хасәйнең кичәге кебек акырына-бакырына башлавы мөмкин. Янәшәмдә Мансур да, Рашат та юк. Буфет эче тулы халык. Шешәдәше дип, әллә ни бүлешәләр, дип уйлаулары ихтимал.
— Хасият абый, мәйтәм, Габдулла Тукай газаплы заманда яшәгән халыкның аптырагач, йөдәгәч эчүен язган ул. Элек бит эшсез интеккәннәр, эксплуататорлар халыкның канын эчкәннәр. Аракы парлары белән миләрен агулап булса да онытылып торырга теләгәннәр кешеләр. Ә син ник эчәсең?
Хасият, «Кара бу малайны, кемгә сабак өйрәтмәкче була» дигәндәй, тонган соры күзләрен әлҗе-мөлҗе китереп торгач, гадәтенчә, тамагына кылчык кадалгандай, хыхылдап көлеп җибәрде.
— йә, йә... Рашат булма. Аның кыланышына да гарык булган инде
19
монда. Эш кешесе берсәк тәкапмагац, нужарудан какуйтулк?!—Ул ста-каннардагы аракыны бер-бер артлы эчеп куйды. Тәмам исерде. Аннары керләнгән юан бармагын минем борын төбендә селки-селки үз фәлсәфәсенә бирелде:—Бу дөньяны хода яратканмы, чуртмы, белмим. Выт пирвый башта ян ияләренә гумер бүлгәннәр, имеш... Да... Выт адәм баласы үзенә биргән гумерне әз дип этеп әтә икән. Ян ияләре арасында нәфсесезләре дә булган. Әбәзиян дә, ат та үз гумсрләренең берсәгеи кешегә биргәннәр- Выт шыниан бирле адәм баласы озак яши дир. Сабый цагында, әбәзиян кебек, уни, цаба, нужасыз яши. Буй тарткац, балиг булгац, гумер буена ат кебек эшли башлый. Куаты бар, дәрманы бар. Ник эцмәсен ул, ә? ник? Картайгац, выт, эцә алмас. Карт алаша, тарт алаша, тик йөрер.
Тузга язмаган акланулар тыңлап эчем пошып бетте. Ниһаять, Хасияттән аерылып чыгып киттем. Ул ниндидер йомыш белән Ташбуага барырга ниятләп калды.
Тулай торакка кайтып кергәч, коридорда җыр тавышы ишеттем. Безнең бүлмәдә искиткеч ягымлы тавыш белән ниндидер хатын-кыз җырлый иде. Әйтерсең, таң тынлыгында чишмә чылтырый, әйтерсең, яз моңчысы сандугач сайрый. Бүлмә ишеге тоткасына үрелгәч, ачып җибәрергә кыймыйча тукталып калдым. Кем бу? Роза Багланова килмәгәндер ич?
Җыр салмак, ләкин дәртле булып агыла иде.
Агым суда яулык батмый, Аны дулкын күтәрә. Иркәм сөя дә, сөйми дә, Вакыт кына үткәрә.
Эх, Самара-шәһәрчек, Җуйдым тынычлыгымны, Җуйдым тынычлыгымны, Юат син күңелемне!
Баянчы кушымтаның азагын бик матур итеп, өздереп уйнап куйган иде, җырчы өр-яңа дәрт белән дәвам итте:
Гөлчәчкәгә тиң үстем мин, ’ Яшьләрем — унҗидедә; Унҗиде яшьтә кызларны Мәхәббәт җилкендерә..:
Елга буенда ак каен Үсә үрелеп кенә; Сөйгән ярың дип санасаң, Йөр кадерем белеп кенә. Эх, Самара-шәһәрчек...
Баян тынды. Аннары бүлмәдән Мансурның шатланып кычкырып әйткәне ишетелде:
— Монысы була! Аккордны сөйләшкәнчә бирермен. Икенче җырыңны тыңлап карыйк.
Мин ишекне шакып бүлмәгә кердем. Алдымда практикантка Әлфияне күргәч, сәерсенеп киттем. Култык астыма кыстырып кайткан бер кирпеч икмәкне куярга да, куймаска да белми калдым. Чишенергә, узарга кирәк иде. Гаепле кешесыман, чәч төпләремә кадәр кызарганымны тойдым.
Ә кызый кай арада эш киемнәрен салган да ни вакыт эчендә бу чаклы чибәр киенеп өлгергән. Өстендә куе зәңгәр төстәге озын күлмәк. Ул аның бил нечкәлеген, гәүдә килешлелеген күрсәтеп тора. Аягына биек үкчәле туфли кигәч, калкурак булып киткән. Бер дә кичә иртән безне каршылаган бөтерчек кыз димәссең.
*— Исәнмесез! Репетицияме? — дидем, ишек төбендә басып торган килеш.
— Исәнмесез, Илсур? Бик ардырмадымы?—диде Әлфия, күптәнге танышлар кебек итеп. 2*
20
— Әллә кая олага күрмә! Бүген кич Наратлыга барабыз. Комсомол комитеты колхоз яшьләренә вәгъдә биреп ташлаган. Тагын бер сәгатьтән машина киләчәк. Хәтер базында калган берәр шигырьне булса да укырсың. Драмтүгәрәк репетициясен иртәгәгә калдырабыз, — дип Мансур күз ачып йомганчы әллә никадәр сүз сөйләп алды. Әлфия тагын җыр башлады.
Мин шул арада чишендем, түргә уздым һәм Рашатның тумбочкасы өстеннән Мопассан хикәяләре томын алып, китап битләре актара башладым. Тик күзем китапта, күңелем Әлфиянең җырында иде.
Әлфия үзен тыныч тота. Гүя ул җырламый, каршысындагы кеше белән сөйләшеп кенә тора. Ә тавыш дигәнең, — күз тимәсен, картлар әйтмешли. 1\аян чыга бу кадәр. Мин ул җыр белән тәмам сихерләндем. Әлфиянең гамендә берни дә юктыр, әлбәттә. Җырлый бирә ул.
...Өздереп нигә карадың, Ник тоттың чиләгемнән? Суларым түгел, ялкыным Түгелде йөрәгемнән.
Бу канатлы сүзләрнең миңа төбәп җырланмавы ап-ачык. Ләкин әйтми булдыра алмыйм: әгәр, шагыйрьләр тасвирлаганча, йөрәктә ялкын кабыну ихтималы хак икән, шул минутларда, мөгаен, минем йөрәккә дә ниндидер ут үрли башлагандыр. Мин аның кызуын чигә тамырларымның тибешеннән һәм учларымның, хәтта бармак очларымның кызышуыннан тойдым.-Тик гаҗәп хәл—ул ут әрнетми, авырттырмый. ә бәлки ничектер җылыта, бөтен күңелне рәхәтләндерә иде.
Репетиция тәмамланып, практикант кыз бүлмәбездән чыккач, миңа күңелсез булып калды. Мансурның: «Яле, яттан белгән берәр шигыреңне укып кара әле. Халык алдына чыгарлык чамаң бармы икән?» — дип бәйләнүе биткә кунып интектергән көзге чебен әрсезлеген хәтерләтте. Аны куып җибәрәсем, татлы да, газаплы да уйларымны бүлдереп йөргәне өчен аның белән әрләшәсем килде.
— Хәзер үкме? Шушы минуттамы?—дидем мин, ризасызлыгымны белдереп.
— Хәзер үк! Бер минуты да кадерле! — диде ул.
Күтәрелеп карасам, Мансур артистларча кыяфәттә басып тора. Сул кулы белән бөеренә таянган, уң кулын алга сузган.
— Бер минут мине театрдан мәңгегә аерды. Һич югында урта кул артист чыкмас идемени миннән: шигырь укыйм, баянда уйныйм, кирәксә декорация дә ясый алам. Буяу пумаласын тота беләм...
Мин аңа булган үпкәмне оныта яздым. «/Менә бит театрга гашыйк кеше» дип, сокланып каравымны ул да аңлады бугай. Урын-җирем өс- тенә җәелгән ак җәймәнең читен кайтарып куйды һәм яныма килеп утырды. Уң кулын минехм иңнәремә салды да ашыгып сөйләргә кереште:
— Болай булды ул, Илсур. Кечкенәрәк бер авылда «Галиябану»ны уйнадык. Спектакль майлаган кебек барды. Помреж—режиссер ярдәмчесе дигәнем—Галиәкбәр Әхмәти дә чыраен сытмады. Сонгы картина харап итте. Пәрдәне ачып җибәрдем дә, бераз суыныйм дип, арткы ишектән болдырга чыгып утырдым. Арып, йокыга талганмын. Ә финал якынлашканда эшлисе зур эшем бар иде. Тавыш эффекты дип атала ул — мылтык ату тавышы яңгыратырга кирәк иде. ДАин моны сәхнәдә Хәлил белән Исмәгыйль әрләшеп, кызып киткәч эшләргә тиеш идем. Артистлар пьеса буенча бер әрләшкәннәр, ике әрләшкәннәр, әүмәкләшеп беткәннәр. Исмәгыйль дигәне (директорыбыз үзе иде) алтатарын төзи дә тора, төзи дә тора, ди. Аннары, сәхнә артына акаеп карый икән дә, янә ачуыннан буылган булып:
— Ә, этме? — дип җикеренә икән.
21
Хәлил (бу рольне помреж Галиәкбәр үзе уйный иде бит җитмәсә), билгеле инде, нәкъ пьесадагыча, кесәсеннән пәке чыгарып, Исмәгыйльгә һөҗүм итә. «Эт син!» ди. Исмәгыйль: «Мә алайса!» дип атып җибәрергә тиеш тә... арттан шартлатырга мин юк.
Интегеп җан тирләре тамгач, миңа ачуы хәттан ашкан директор Исхак абый (Исмәгыйль ягъни) әмәлен таба: Хәлилдән пәкене тартып ала да ярлы егетнең үз пәкесе белән үзен суя. Хәлил үлә. Шул арада старшина булып уйнаучы егет болдырга чыгып мине күрә... и якадан эләктереп ала. «Атарга соңгардың бит!» —ди. Мин уянып китәм. Тегенең кулыннан ычкынам һәм йөгереп килеп шартлатып җибәрәм... Күземне ачыбрак карасам — сәхнәдә Хәлилнең мәете янында халык җыелган икән...
Спектакльдән соң, авылның бер-ике активисты сәхнәгә менделәр. «Галиябану»ның авторы яңа вариантын язганмы әллә?» — диләр. Исхак абый кармакка эләкмәскә тели. Сабырлык саклап, бик нәзакәтле генә булып аңлата: «Юк, иптәшләр, ди. Мирхәйдәр Фәйзи, мәгълүм ки, моннан берничә ел элек үлгән. Бу — режиссерның беркадәр башкача- рак трактовкасы гына». Фәлән дә. фәсмәтән, кыскасы. Ул елны «Чаян» чыкмый иде әле, газетага язмадылар ахры. «Беркадәр башкачарак трактовка»ның соңы шул булды: мине эштән чыгардылар. Бәхәсләшеп торып булмады. Менә ул бер минут,, бер секунд нәрсә, Илсур!
Мансур ни уйлагандыр, мин шаркылдап көлдем.
Аннары репетиция башладык. Мин A'lyca Җәлилнең «Хәдичә»сен сөйләп азапландым.
— Ярар, сөйләрсең, — диде Мансур.—Җыен. Адәм рәтлерәк чалбарың бармы? Галстукны үзем биреп торырмын.
Кичке җидедә, караңгылана башлагач, ундүрт-упбиш кеше йөк машинасына төялеп Наратлы авылына киттек. Әлфия белән бергә баруыма шатланган идем, әмма ул сөенеч бик тиз көенечкә әйләнде.
Үзем гаепле бу эшкә. Концерт әйбәт бара иде. Мансур баянда татар халык көйләрен оста уйнады. Кабат чакырдылар. Шәяхмәт искиткеч шәп биеде (кранда эшләгәндә һичкем аны ул кадәр җитез дип уйламас!), Әлфиянең җырын әйтмим дә инде. Минем күңел кыллары гына тибрәнеп калмады, Наратлы егетләре дә, кызны сәхнәдән кертмәскә теләп, «Бис! Бис!» дип теңкәсен корыттылар. Ул җырлаганда аның моңлы тавышына, гөл чәчәкләредәй матур иреннәренең килешле кыймылдауларына хәйран калып утырган идем, соңыннан әдәм хуры була яздым.
Шигырьне ярыйсы гына сөйләп барганда, «Хәдичә» диясе урында:
«Әй, Әлфия, Әлфия!
Кичегеп кайтып кичә...»
дип такмаклап киткәнмен. Әүвәле залдан: «Хәдичә!» дип куйдылар. Мин эшнең нәрсәдә икәнен аңлап өлгермәдем. Аннан Мансур ян пәрдә ышыгыннан җилкенеп: «Хәдичә! Хәдичә!» дип пышылдады. Сүземне бүлделәр, йөземә ялкын үрләдемени, колакларыма тикле кызарып, соңгы строфаны көч-хәл белән әйтә алдым.
Тамашачылар да көлделәр, үзебезнекеләр дә чыдый алмадылар. Мансур тәмам ярсыды.
— Гашыйк булдыңмы әллә? Телең ни сөйләгәнне колагың ишетми. Гыйшкың бераз соңгарган шул, энекәш!—диде. Мин аның соңгы сүзләрен аңламадым. Кызган табага баскан шикелле тойдым үземне. Ярый әле, Әлфия тупас кыланмады. Әйтерсең, ул минем ялгышымны искәрмәгән дә.
«Сәхнә эшчәнлегем» шуның белән тәмамланды. Мансур мине репе-тицияләргә чакырмас булды. Алай гына да түгел, минем белән сөйләшүенең дә рәте китте.
22
6. ХАТИРӘЛӘР ЯҢАРГАН КӨН
Үзенә генә хас матурлыгы белән сентябрь ае килде. Иртән үк күк йөзе чалт аяз, кояш елмаеп тора иде. Нурлы иртәдә бәйрәмчә киенеп мәктәпкә баручы балалар былтыргы шушы көнне исемә төшерделәр. Укытучыларымны, классташларымны хәтерләдем.
Бүген менә укытучылар безне дә искә төшергәннәрдер. Институтларга керүчеләрне һәрхәлдә мактыйлардыр. «Алар —чын сәләтле яшьләр», диләр булыр. Әмма зыян юк. һөнәргә өйрәнеп китсәм, бик үк үкенечле булмас. Степан Васильевич әнә: «Тиздән кыска сроклы курслар ачабыз», — ди.
Бүген кәеф әйбәт. Смена тәмамланыр алдыннан бригадага прораб Степан Васильевич белән профсоюзның төзелеш комитеты рәисе килделәр. Шунда ук кечкенә генә җыелыш та булып алды.
— Күчмә вымпел сездә кала, иптәшләр!—диде Степан Васильевич. Үзе, гадәтенчә, зур зәңгәр күзләрен кранга эленгән вымпелга төбәде.— Сезне, яшьләр, партбюро һәм профсоюз оешмасы исеменнән котлыйм. Тем не менее борын чөергә бер карыш та чамабыз юк. Сезнең белән ярышучы икенче бригада да айлык планын йөз дә җиде процентка тутырды. Тик аларда чатаклык килеп чыкты. Эшләрендә бер брак табылды. Кабат эшләргә мәҗбүр булдылар. Сезгә теләк бер генә: полный вперед, яшьләр! Бирешмәгез!
Степан Васильевич Рашатның кулын кысты. Без кул чаптык. Минем шул чакта дәртләнгәнемне белсәгез икән: биисем, җырлыйсым, бригададагы һәр кешене барып кочаклыйсым килде. Бу уңышта минем дә бәләкәй генә булса да катнашым бар бит.
Шәяхмәт тә миннән ким дулкынланмаган иде ахры. Балта осталары янына китеп баручы Воиновка карап:
— Бу вымпел йөзен, иптәшләр, мин исән чакта башкалар күрә алмас! Күчмәс вымпел итәбез аны, — дип кычкырды.
— Зинһар, мактана күрмәгез, җәмәгать, — диде Рашат. — Сентябрьдә дә алдынгылыкны бирмибез дибез икән, кылны кырыкка ярырга тиешбез!
Күтәренке рух белән кайтып, төзелешкә килгәннән бирле беренче тапкыр диярлек физика дәреслеген кулга алдым. Бер-ике сәгать укыган булып утырдым. Ләкин, турысын әйтим, башыма берни дә кермәде. Китап юллары буйлап күзләрем бушка йөгерделәр. Шатлансаң да, борчылгандагы кебек үк, күңел эшкә ятмый икән.
Бүлмәдәш егетләр дә өйдә юк. Япа-ялгыз утырасым килмәде. Киенеп чыктым һәм Степан Васильевичларга юнәлдем. Август аенда үземә тигән акчадан прораб абыйга әҗәтемне түлим, дидем.
Ишек кыңгыравы төймәсенә басуга, ишекне Степан Васильевич үзе ачты. Ул мине бик ачык каршылады.
— Илсур! Әйдә, әйдә, энекәш! Бик вакытлы килдең. Мактап йөрисең икән. Әнкәләре пирог белән сыйларга ниятли әле...
Түргә узганда, Степан Васильевич кухня якка хәбәр сала үтте:
— Григорьевна! Кунак бар. Чәеңне ашыктыра алмассыңмы?
Кухнядан Степан Васильевичның хатыны—Мария Григорьевна чыкты. Ул тулы гәүдәле, түгәрәк йөзле апай икән. Ак чырайлы булып, күз тирәләрен җыерчыклар баса башлагангамы, иренә караганда олырак та күренә. Әмма яшьлегендә бик чибәр булгандыр ул. Бит уртасына юри төртеп куйган шикелле миңе йөзенә ниндидер ягымлылык өсти. Менә ул майлы кулларын алъяпкыч итәгенә сөртә-сөртә, түргә узды, өстәл җәймәләрен рәтләштергәләде. Үзе миңа:
— Рәхим итегез, утырыгыз. Мин хәзер... Степан белән гәпләшә торыгыз, — диде.
23
Степан Васильевич шул арада радиола уйнатып җибәрде. Бүлмәдә моңлы бер музыка яңгырады.
Радиола куйган өстәлгә таянып, беравык утыргач, прораб абый салмак кына сөйли башлады:
— Үлеп яратам мин бу полонезны; Илсур энекәш. Көн саен кат-кат тыңласам да туймыйм. Сугыш елларында бөтен экипажыбыз белән гашыйк идек без ул полонезга. Мин хезмәт иткән су асты көймәсендә Верняковский фамилияле сигналчы бар иде. Поляк. Шул безгә бу полонезның тарихын сөйләгән иде. Шуннан мин бу монны аеруча үз иттем. Югыйсә бит, музыканың мәгънәсенә төшенмәсәң, сукыр тавыкка бар да бодай дигәндәй, бик яхшы көйләргә дә исең китми йөрисең...
— Сез диңгезчемени, Степан Васильевич? — дидем мин, аңа сокланып та, көнләшеп тә карагандай. — Кайсы флотта идегез? — Үзем әле генә уйнатылган пластинканы карадым. Анда: «Огинский. Ватан белән саубуллашу. Полонез» дип язылган иде.
Степан Васильевич әллә минем бик нык кызыксынуымны сизмәде, әллә күңелендә яңарган хатирәләр аның уйларын еракка—дулкыннар котырынган диңгез киңлекләренә алып китте, ул тиз генә җавап бирмәде. Урыныннан торып, тәмәке көле сала торган кечкенә савытны алдына китереп куйды, папирос көйрәтеп җибәрде. Гадәтенчә, папиросын берничә суыргач кына, сүзгә кереште:
— Балтик флотында идем мин. Әнә шул музыка сөюче Верняковский Костя белән бер көнне партиягә кергән идек. 1943 елның май башы иде. Мәрхүм Верняковский партия билеты алганның иртәгесен ук һәлак булды. Шуннан бирле ни гомер үтте, әмма аларның һәлак булган көннәре бер дә күз алдымнан китми. Үлемнәре әле дә булса йөрәкне телгәли, энекәш. Ә полонез экипаждагы дусларның икесе белән мәңгегә бәхилләшү көе төсле яңгырый-
Степан Васильевич, уйга чумып, янә тын торды. Аннары исенә бик җитди нәрсә килеп төшкәндәй кузгалып, өстәлгә калын альбом китереп куйды. Дустының рәсемен эзләп, альбом битләрен бик тиз актарды. Ниһаять, аннан кечерәк бер фото алып күрсәтте. Рәсемнән какча йөзле, бөдрә чәчле һәм рәссам карандашы белән нечкә генә итеп сызып куйгандай мыеклы бер диңгезче карап тора иде. Аның йөзе йончу, әмма киң ачылган күзләрендә өмет чаткысы ялтырый төсле. Карточкасының артына: «Мичман дустым Степанга. К- В. Балтика. Апрель, 1943» дип язган.
— Шәп егет иде! — дип көрсенеп куйды Степан Васильевич.—Кыюларның кыюы. Шуңа күрә ул соңгы сәгатьтә комиссар белән бергә калды да. Ә комиссар безнең якташ иде. Татарстаннан. Сугышка кадәр Идел буе районнарының берсендә партия райкомында эшләгән булган.
Прораб абый тагын альбом битләрен актарды һәм аннан бер төркем хәрби диңгезчеләр төшкән рәсемне алып, сул учына куйды да уг яктысынарак сузды. Уң кулының имән бармагы белән күрсәтеп:
— Монысы менә корабль командиры. Эстонлы. Иптәш Тальви. Ур- тадагысы — комиссарыбыз, —диде.
Кинәт минем гәүдәм аша электр агымы үткәндәй булды. Тыным кысылды, чигә тамырларымның ярсып тибүен сиздем. Арткарак авышып, урындык аркасына сөялдем. Өстемә салкын су сипкән яки тигез юлдан ваемсыз гына атлаганда тирән чокырга төшеп киткән төсле аптырап калуыма Степан Васильевич та гаҗәпләнми булдыра алмады.
— Нишләдең, Илсур? Ни булды?
Әйле-шәйле торуымны үзем дә килештермәдем. Урынымнан җәһәт кенә куптым. Күзләрем ялгышмыймы дип, рәсемне тагын бер җентекләп карадым да, тәмам ышангач:
24
— Бу минем әтием бит, Степан Васильевич!—дип кычкырып җибәрдем.
— Ничек? Комиссар Афзал Сабитов — синец әтиең? Ах, энем! — ди де ул.
Мин тизрәк үз фикеремне ачыкламакчы булдым. Әйтерсең, мәсьәләне аныкларга бер мизгелгә генә кичексәм дә һәммәсе юкка чыгачак, ! уяныр алдыннан күргән төш булып калачак иде.
— Әйе, минем әти ул, Степан Васильевич, — дидем, ашыгып аңлатырга керештем:—Безнең өйдә дә шундый карточка бар... Сезнең хакта әни ишетсә...
Степан Васильевич, мине беренче тапкыр күргәндәй, текәлеп карап торды-торды да, зур, таза гәүдәле кешеләргә хас булмаганча җитез хәрәкәтләнеп, мине кочагына алды. Бу абый шул чаклы дулкынланыр дип мин һичкайчан уйлый алмас идем.
— Илсур энем, — диде ул. Аның тавышы калтырады. Мин үзем дә бик нык дулкынлана идем.
Табын хәзерләргә дпп кухнядан чыгып килүче Мария Григорьевна хәйран калды бугай.
— Степа! Нишләвең бу?—дип сорады.
— Искиткеч очрашу, Машенька!
Мария Григорьевна тиз генә төшенмәде. Степан Васильевич беркадәр тынычлангач һәм чәй янында барысын да бәйнә-бәйнә аңлаткач, аның да гаҗәпсенүе бермә-бер артты. /Минем өчен исә элекке мичман Степан Васильевич Воиновның сүзләре зур яңалык, үзен күреп белмәгән, әнием истәлекләре буенча исемен күңелемдә кадерләп саклап йөргән кешемә кагылышлы тарих иде. Мин аны җөмләгә-җөмлә хәтеремә сеңдердем дисәм дә ялгышмам... 7. ЧӨЙ ӨСТЕНӘ ТУКМАК
Гомер дигәнең искән җил кебек. Инде сентябрь уртасы да узып бара. Эшемә өйрәнеп, мондагы кешеләргә күнегеп киләм. Сменадан соңгы вакытымны да азрак адәм рәтле бүлә белә башладым. Атнага бер- ике тапкыр гына булса да физика китабын кулга алам. Бер көнне, мәсьәлә чишә алмагач, Әлфия янына кердем. Исем китте. Ничек тиз чамалап алды да дөрес итеп эшләп тә бирде. Көрәш секциясенә дә йөрим. Кичә менә өченче тапкыр бардым. Шәяхмәт белән көрәштек. Аның йөзе какча, аксыл; күзләре дә, кешегә текәлергә кыймыйча шикләнгәндәй, чалышрак карыйлар. Ә үзе болай бик исе китмәгән шикелле генә басып тора.
Рашат, көрәшә башларга мөмкин, дип, кул чапкан гына иде, кранчы малайны бөтереп алдым. Ул минем билдән тотарга да өлгермәде. Әрсезләнмәде дә. Кулларын як-якка җәеп җибәрде. Янәсе, күрегез.
Карап торучылар дәррәү көлеп куйдылар.
— Акылы алтын малайның... Кем тоткан, шул еккан итмәкче була... Ха-ха-ха!
Рашат мине ачулана язды.
— /Кибәр әле Шәяхмәтнең билен, — ди. — Әйтеп куям: әтәчләнгәнне яратмыйм. Көрәштә гаделлек кирәк. Яле, билләрегездән алышыгыз. Менә, менә... Инде хәзер карап карагыз.
Шәяхмәт ярыйсы гына селкеткәләп куя. Сак кына йөрим. Әмәлен, хәйләсен өйрәнмәк булам тегенең. Ул да кабаланып төшми. Бер әйләндек келәм өсләрен, ике әйләндек. Җитәр, мәйтәм, шар сугып йөрергә. Бар куәтемне җыйдым да «һоп!» дип кычкырып келәмгә аудым, кранчы егетне баш аркылы алып ыргытырга иде исәп. Күземә генә күренәме, дип торам. Лап итеп өстемә сузылып ятты. Булмады.
25
Янә билләрдән алыштык, янә йөрибез. Бу мәртәбәсендә Шәяхмәтнең җилкенүен көтәм инде. Хәер, озак зарыктырмады, келәмнән каерып алды да зырылдатып әйләндерә башлады. Бар көчем белән әйләнү уңаена каршы торыйм дип маташканда, бик шәп кенә сылады бу мине. Бер бөртек тә хәйлә-мазар булмады. Чнп-чиста. Тагын сикереп тордым, тагын билләрдән алыштык.
— Соңгысы!—диде Рашат, кисәтеп. Күзләрендә миңа карата мыскыллы караш чагылып киткән кебек булды. Үз булдыксызлыгымнан үзем гарьләндем. Ачуым чыкты, тешләремне кыстым. Шәяхмәтне янбашка салып кына мәтәлдермәкче булдым. Ул әллә минем зәһәрләнүемне сизде, әллә тез буыннарымның йомшый башлавын тойды, кыюлана төште. Беравык маташкач, мине капылт кына күтәреп алды да, имгәнә күрмәсен дигәндәй, җайлап кына келәмгә ябыштырды.
Стена буена тезелешеп утыручылар аны хуплап кул чаптылар. Миңа төрткәләп, чатлы-ботлы сүзләр ычкындырдылар:
— Ботканы азрак ашаган.
— Аңа дигән ит калҗасын повар ялгыш үзе йоткан...
— Ярар, ярар, тел шомартмагыз. Чебешне көзен саныйлар диген, Илсур...
Рашатның йөзе тыныч иде. Тирләрне сөртергә дип сөлге сузды Һәм бүгенге нәтиҗәләргә йомгак ясап куйгансымаи:
— Шәп... Ярыйсы... Борын салындырырлык урын юк. Берәү дә көрәшче булып тумый. Чирек сәгать эчендә генә Салсал батыр да җиңүче булмагандыр, — диде.
Аннары ул миңа «Татарча көрәш кагыйдәләре» дигән китапчык тоттырды.
— Ал, укы. Зиһенендә калсын. Хәрәмләшмәскә өйрән, — дип куйды.
Үзем секция җитәкчесе әйткән сүзләрне уйлый-уйлый киенәм, үзем каш астыннан гына Шәяхмә-ткә карыйм. Масаямы, юкмы? Миннән көләме, әллә кызганамы? Юк, аның йөзе гаҗәп тыныч һәм үзгәрешсез, әйтерсең, без көрәшмәгәнбез дә. Гүя ул берәүне дә җиңмәгән. Күзләре һаман шулай, туры карарга кыеп җиткермиләр, чнткәрәк карыйлар.
Иртәгесен Тушбуага барасы иттем. Аз булса да, илле-алтмыш сум гына булса да, әнигә дә җибәрәсе иде. Берәр хәҗәтенә ярап куяр. Минем хатны алгач, тикмәгә генә куанмаган иде ул. Ярдәмчем булыр, таянычым булыр, дип сөенгән.
«Быелга институтка керә алмавыңа ул чаклы көенмәдем, балам. Гомер озын, юл ерак, дигәннәр. Теләгең булса, укырсың әле», — дигән хатында. Нәкъ шул юллар өстендә ике кечкенә тап бар. Беләм мин әнинең күңел ярасын. Әткәйне сагынып елап алгандыр.
«Күрше районда булсаң да, читтә инде син хәзер. Миннән аерым,— дигән аннары. — Шунысы менә бәгъремне әрнетә. Буйга җитсәң дә, минем өчен гел бала бит әле син. Хәзер һәр атнаны, һәр көнне хат ташучыны көтәрмен инде.
Синең исәнлек хәбәреңне, имин эшләвең, өстең-башың бөтен, тамагың тук булу хакындагы хәбәрне көнгә чыккан саен өмет итәрмен, балам. Зинһар, кыек юлга, кыңгыр эшкә генә юлыга күрмә, улым. «Илсурың адәм мәсхәрәсе булды» дигән җан өшеткеч сүзне ишетмәсәм икән...»
— Илсур!—дип кычкырган тавышка артыма борылып карасам. Шәяхмәт кайтып бара.
— Шәһәргә барасың юкмы?—ди. — Йомышың булса, әйдә киттек. Хасәй машина белән бара.
Җыендык та киттек. Ташбуага байтактан килгәнем юк иде. Үзәк урамдагы кибетләрен йөреп чыктык. Китап кибетеннән «Радиолокация» дигән китап сатып алдым. Бу теманы белми торып, безнең заманда
26
физиканы беләм дип авыз ачарга да ярамый. Институтка имтихан тотачак кешегә бигрәк тә...
Аннары ашханәгә кереп, тамак ялгап чыкмак булдык. Хасәй берничә кат: «Каршы авыл кочыклары өрә, адәгез берсәк теш арасына кыстырып ңыгыйк!» дип искә төшерде һәм бакыр тышлы тешен күрсәтеп елмайды.
Хасәй һәм Шәяхмәт белән бер өстәл артына утырдык. Күрәм, егетләр үзара күз кысышып алдылар да аракы китертергә булдылар. Ха- сәй, теге көнне буфетта очрашуыбызны хәтерләп, сөйли башлады: -
— Илсур выт кампаниун тегел инде. Аепламыйк. Эңми ул. Изге ян.
Үзе бер миңа карый, бер Шәяхмәткә каш сикертә. Көлгән була, гадәтенчә хихылдый. Шәяхмәт исә бәхәскә юл куймагандай:
— Әллә нигә бер аз-маз гына ярый инде ул, — ди.
— Выт мин дә шыиы әтәм дә. Гурытка килгәц, берсәк кенә гурла цылатмаган кеше юк дөньяда...
— Син бөтен дөньяны гизәргә өлгердеңме әллә?—дидем мин, ачу белән Хасияткә карап.
Ул да кәефсезләнде. Миңа акаеп карады.
— Ярар, брат. Ялынмыйбыз. Эцмәсәң, эцмә. Безнең мишәр ягында синең пшене кандала сытып кан суырган, диләр. Саранланып җыйган сәмәнеңә сүәктән ташпулат салырсың.
Бик ачуым килде. Акаеп торуына, чәнечкеле сүзләр әйтеп хурлавына күрә, сикереп торып сугасым килде шул Хасәйгә. Шәяхмәтнец ләм- мим дими утыруы гына шиккә төшерде. Әллә, чыннан да, мин кирәгеннән артык әүлияланып маташаммы? Иптәшләр шулай итә икән, бәлки бераз кәефләнеп алудан зыян булмас. Югыйсә саран диярләр төртеп күрсәтә башларлар. Әнинең эш хакыннан алып түләмим бит инде. Ү’з көчем, хәләл акчам...
Беравык кәефләнеп утыруымны, Шәяхмәтнец бездән аерылып китүен хәтерлим. Шуннан соң безнең янга олы яшьләрдәге ииндидео юан бер кеше килеп утырды бугай. Алар Хасәй белән нәрсәдер сөйләштеләр. Икәүләшеп мине кыстадылар. Хасәйнең официант кыздан тагын ак аракы даулавын, агы булмаса кызылын да гаеп итмим, кызылын китерегез, дип әмер биреп утыруы да буталчык төш кебек кенә истә калган. Төн җиткәч, Хасәйнең ниндидер шофер белән сөйләшкәне колагыма керде. Теге Тәтешкә бара иде бугай. Хасәй мине аның машинасына утыртып кайтарып җибәрде. Үзе Ташбуада калды.
Бүтән бернәрсәне дә искә төшерә алмыйм. Степан Васильевичлар фатиры болдырында килеш, Әлфиянең куркынган тавышына уянып киткәндәй булдым.
— Синме бу, Илсур?! Нишләдең, Илсур? — диде кыз.
Мин телсез калдым. Башым чатнауга, күңелем болгануга күз алдымдагы һәр нәрсәнең асты-өскә килүгә чыдар идем, оятыма түзәр хәлем юк иде. Шуңа күрә ык-мык итеп калдым. Баганадай катып тору ярамаганлыгын сизеп:
— Мин... тулай торакка... кайтып барам, Әлфия, — дип көч-хәл белән әйтә алдым.
— Хуш! Кайтып йокла. Тик бу эшең шома гына үтәр дип уйлама, һәр кеше кулы белән эшләгәнне иңе белән күтәрергә тиеш, — диде кыз, нәфрәтләнеп.
Аяз көнне баш түбәмдә яшен ялтырадымыни! Эсселе-суыклы булып киттем. Шушы кыяфәткә түнеп кайтуымны Әлфия генә белеп калмаячак, Степан Васильевич һәм Мария Григорьевна да ишетәчәкләр. Тора- бара әнигә барып ирешмәс диеп тә булмый.
Бүлмәбезгә кергәч, дәреслекләр, дәфтәр-сызымнар арасында чумып калган Рашатны күрүгә, барысын да сөйләп, гафу үтенермен дигән идем, бригадир бик коры тотты:
27
— Чишен, ят, йокла. Иртәгә сөйләшербез,—диде. Мансур да мыскыллы гына көлемсерәп куйды. Бүлмәдәш, имеш. Аңлашып та тормас- тан... Тыштан дустым, эчтән юшкын шулдыр инде. Хәер, исеректән нәрсә сорашып торсыннар соң?
Чишендем. Кесәмдә тиеннәр генә чылтырап тора. Акчамнан җилләр искән. Менә мә! Әнигә җибәрермен дигән идем бит! 8. ИКЕ УТ АРАСЫНДА
Иртәгесен төш вакытында ашханәгә килгәч, комсомол оешмасы чыгара торган «Яшен»нсң соңгы санын күреп исем китте. Андагы ике мәкаләнең берсендә минем хакта язганнар иде. Стена газетасы тирәсенә җыелган бер төркем эшчеләр арасында Хасият тә бар бугай.
Үземне күргәч, шаркылдап көлеп үк җибәрделәр. Авызларын томалап булмый бит. Хасият тә, күзләрен май ашаган мәче кебек ялтыратып, минем сызлавыкка чиертеп алды.
— Аппмтетың бозылмаса, партритыңны карап кит. Тенә кая салып йөрдең син? — диде һәм хихылдап җибәрде. Аның берни белмәгән булып кылануына, җитмәсә тагын минем йөрәккә тоз салырга маташуына җенем купты. Алай да чырай сытмадым. Үз гөнаһысын яшерергә маташканга шулай маймыллана ул.
Белдерүләр тактасына ябыштырып куелган «.Яшеп»гә күз ташладым. Анда, койрыгына ут капкандай йөреп, автомашина җимергән җилкуар Гарәф белән янәшә тагын бер карачкы ясалган иде. Рәсемдәге исерек аягына чак кына басып тора, пальтосы төймәләнмәгән, чәчләре тузгыган. Авызыннан селәгәй ага.
Үпкәләрлек урын юк. Әлфия әйтмешли, кулым белән эшләгәнне иңем белән күтәреп йөрергә туры килә. Озак эленеп торырмы икән ул «Яшен»?
Буфетка кердем. Кесәмдә булган барлык бакыр һәм көмеш тиеннәрне җыеп, коры-сары азык белән аягүрә чәйләдем.
Ашаганым тамагыма таш булып төште. Ризык тәмен тоймадым, чүбек чәйнәгән кебек булдым.
Объектка гадәттәгедән иртәрәк, ялгызым гына әйләнеп килдем. Төш чагында ашханәгә бармыйча, иртән өйдә хәзерләп килгән сыйлары белән тукланып утыручы кызлар җәһәт кенә әйләнеп кайтуымны абайлап алдылар. Шәяхмәткә тынгы бирмәгән кебек:
— Куып җибәрделәрме әллә, Илсур?—дип төпченә башладылар.
— Юк, — мин әйтәм, — чиратсыз гына ашадым да кайттым.
— Алайса, нигә бик боектың? —диләр кызлар, тәмам тигәнәк булдылар бит.
— Сезгә гашыйк булганга! — дим.
Кызлар шаркылдап көлеп җибәрделәр.
— Кара, кара, нәрсә ди.
— Дәрт кергән малайга...
— Гыйшык утларында яна икән ич.
Без капчыкта ятмый, төштән соң бригадада минем кичәге кыяфәтем хакында сүз купты. Берәүләр, аеруча бая кәефем өчен борчылган кызлар, минем файдага нидер әйтмәкче булдылар. Ул чаклы күсәк күтәрерлек эш юк, диделәр. Шәяхмәт кранына менеп оялаган иде, ак та, .кара да димәде. Мин дә кичәге мәҗлестәшләремне атап авыз ачмадым.
Ә Рашат бик кырыс булды.
— Күсәк күтәрерлек эш юк имеш!—диде ул, тәмам ярсый язып.— Ташбуа буенда исереп йөргәне өчен башыннан сыйпамыйсызмы тагын? Егетнең кулына кергән акчаның һәр сумы әтәч булып кычкыра башлаган.—Ул күзләре белән миңа кадалып карады. — Әшәке кыя
28
фәттә сине беренче кат күрдем, Илсур. Колагыңа киртләп куй, соңгысы булсын. Шүрләтим дип әйтүем түгел, ихлас күңелдән кисәтүем: аракы белән дуслашсаң, бригада белән дошманлашырсың. — Бригадир, нәрсәнедер кыл уртадан икегә өзгән кебек, кул селтәп куйды.
— Исерекләрнең кирәге юк!
Ә кичен тулай торакка кайткач, бригадирыбызны алмаштырып куй* дылармынн! Ай-кояш булды. Әйтерсең, мин, алкынганчы эчен,’ исереп, иптәшләрнең кәефен бозмаганмын, гүя бригадада минем хакта сүз дә булмаган.
Комсомол комитеты секретареның кәефе болай яхшыру сәбәбен бер- авыктаи аңладым. Үз дигәненнән хат алган икән. Ул кыз Казанда педагогия институтында укый, ә хәзер Казахстанга, чирәм җирләр уңышын җыярга киткән, ди. «Киләсе җәйдә, диплом алгач, Ташбуага, яшьләрнең кичке мәктәбенә укытучы булып кайтырга булдым» дип язган.
— Сиңа да бер чибәрдән хат бар, — диде Alancyp, баян шыңгырдатуыннан туктап.—«С. М. » дигән хәрефләр синең өчен тылсымлы түгелме?
Шаяртамы яки кичә Әлфияне тагын минем янәшәмдә күргәнгә үч итәме, дисәм, аның сүзләре хак булып чыкты. Мансур итәгеннән баянын алып бер читкә кунды, йөзенә тузгып төшкән озын чәчләрен артка сыпырып җибәрде һәм, куен кесәсеннән чыгарып, зәңгәр конверт сузды. Хат Салих Минкашевтан иде. Караватым читенә утырып, классташның хәбәре белән таныша башладым.
— «Илсур дус!
Бер сүз дә язмавыңның серен бүген, Казанга әти килеп чыккач кына төшендем. Ул яңалык әйтте. Син ташчы булгансың лабаса!
Тиле син, дус кеше, дивана. Җүләр күп булса, акыллы тук була, диләр. Дөньяда синең ише беркатлы бәндәләр күп түгел. Кара эшче булып шунда калалармыни соң?
Яшерми генә әйткәндә, мин дә укырга керә алмадым. Ну синең шикелле ташчы булырга да ашыкмадым. Елан авызыннан агу эчәргә була, кирпеч ташырга аягым тартмый. Шуңа дип ун ел укыдыммыни мин? Әтинең әшнәләре сау булсын! Зоя Космодемьянская урамында аулак кына урында бер сыраханә бар. Абзац шунда хәзер. Сәүдә, экономика, дус. Әти юлыннан барам.
Мәктәптә чәчәкле-чуклы сүзләр белән бизи-бизи сочинение язгак чаклар узды, үзебезчә көй күрер көннәр җитте, йокларга ярамый.
Сәлам белән Салих.
Оныта язганмын. Безнең белән укучылардан кемнәр кая китеп беттеләр икән?»
Бу хат бәгырьне көйдерде. Хәер, болай фикер йөртергә хаклымы соң әле мин? Ертык тишектән көлә булып чыга түгелме? Кичә генә үзем дә исереп кайттым. Шулай да Салих түгел ич мин. Түгел! Кичә булган ахмаклыкны мин кабатламам. Ә Миикашевка шундый җавап бирәсе иде, авызы тыгылсын, лыгырдамасын иде.
һе! «Чәчәкле-чуклы сүзләр белән бизи-бизн сочинение язган чаклар», имеш! Мәктәптә вакытта кыюларча сөйләнеп тә, хәзер әрәмәлеккә кыякларгамы? Әткәй, Верняковский, дошман корабларын диңгез төбенә җибәреп һәлак булганда, шуны теләгәннәрме? Юк, «Ирләр булыгыз, илгә таяныгыз!» дигәннәр. Ирлек ул аулак почмакка посу түгел. Сыра күбеге күперүгә авыз суыңны китереп утыру илгә таяну була алмый. Тик менә ничек итеп җавап бирәсе икән?
Хатны Рашатка күрсәттем. Ул башта үзе генә укып чыкты, аннары Мансурга да укытты, һәммәбез дә кызыксынгач, Хасәй дә түзмәде.
— Нәстә язган ул хәтле. Акца сугарга эрәткәнме әллә?—дип, килеп карады.
29
Аннары гына Рашат ялкынланып, кызып китеп, әйтеп куйды:
— Күңелендә барын яз, Илсур. Эшчеләрне тинтәккә санап йөрмәсен.
Ике кулын чалбар кесәләренә тыгып, бүлмә буйлап беркадәр йөренгәч, исенә нидер төшкәндәй, өстәп әйтте:
— Бергәләшеп языйк без аңа. Син, мин, Мансур. Бәлки Хасият тә кул куяр, үз фикерен әйтер...
Хасәй койкасына барып ауган иде инде. Карынкы тавыш белән иренчәк кенә җавап кайтарды:
— Сиңа ышанып хат язуцысына рәхмәт яусын, Илсур. Тешең дә бик сирәк түгел ләбаса, авызыңда сүз тормый. Ә син, Рашат, кеше ашына катык катарга дисәң, самый ппрвый...
Хасәй безгә арты белән үк әйләнеп ятты. Бу — аның үзенчә ризасызлыгы иде. Рашат ләкин аңар игътибар итмәде. Үз фикерен куәтли бирде.
— Язын безгә урта мәктәпне былтыр тәмамлаган бер нәзберек бәндә килгән иде. һөнәр алды да табан ялтыратты. Тегендә бара да мич чыгара, арырак китә дә таш койма коя. Күп акча эзли. Салихына да. бездән тайган егет ишеләргә дә сабак булмасмы, күмәк хат языйк та яшьләр газетасына җибәрик. Бәлки бастырып чыгарырлар.
— Идея! — дип дәртләнеп китте Мансур. — Әйдәгез, язабыз.
Тагын уйлашкач, Степан Васильевич белән киңәшергә булдык. Салих Минкашевка хатны бүлмәдәшләр исеменнән генә түгел, шикәр заводы төзелешендәге барлык яшьләр исеменнән җибәрергә дигән карарга килдек. Аны иң элек комсомол оешмасының ачык җыелышында тикшерергә кирәк, дип таптык.
Иртәгесен ВЛКСМ комитеты утырышына Степан Васильевич килде. Ул безнең күмәк хатыбыз белән танышты, Минкашевның кулъязмасы тәрҗемәсен янә бер мәртәбә күздән кичерде.
— Тук мещаннарча сөйләргә өйрәнмәкче була, значит. Ә ул, кызганычка каршы, ялгызы гыиа түгел. Ишәк ише, шайтан шәе белән, диләрме. Җирнең ясалма иярченнәре, космик ракеталар заманында яшәсәк тә, искелек иярченнәре дә бар әле. Дөрес язгансыз, хуплыйм.
Ярты сәгатьтән комсомол җыелышы башланырга тиеш иде. Комитет членнары ашханә залына киттеләр. Степан Васильевич мине партбюро бүлмәсенә чакырып кертте.
Гадәтенчә урын тәкъдим итте, һәрвакыттагыча салмак кына сорау бирде:
— «Яшен»дә язганнар дөресме, энекәш?
— Булды андый хәл, Степан Васильевич. Моннан соң кабатламам...
Прораб абый учларын тезенә куеп, бармакларын биетеп алды.
— Эх, шәп түгел, энекәш, шәп түгел!—диде ул, һәр иҗеккә басым ясый-ясый. — Үз-үзеңне агуларга керешкәнсең. Получкаң саен берәр китап алсаң, спектакль, кино карасаң, фикерең тутыкмаска яхшы булыр иде. Улым төсле күреп әйтәм, Илсур, әтиең кебек намуслы, тырыш бул! Югыйсә дуслык озакка бармас безнең.
Әңгәмә тәмамланды дип, урынымнан калыккан идем, Степан Васильевич миңа бер китап сузды.
— Акча түләп алган кадәрен саклый белергә кирәк. Болдыр саен китап ташлап йөрсәң, ярамас, — диде ул һәм кеткелдәп көлеп куйды. Алсу тышлы китап — «Радиолокация» иде.
— Иртән болдырдан табып кердем. Алядан сорыйм, Сабитов имзасы сырланган китап нишләп безнең ишек төбендә кич кунды икән, дим. Белмәмешкә салышты. Ә бераздан түзмәде, барысын да сөйләп бирде. Ул да синең җүнсезлегеңә ярсыган.
30
Мин эндәшмәдем. Ике ут арасында калдым. Бердән, Әлфия әләкче булып тоелды миңа. Ә икенче төрлерәк уйласаң... Минем җүнсезлегем аны кайгыга сала. Чыннан да, расмы бу?
Бусагадан тышка атлаганда, Степан Васильевич, баягы җөмләсен тәмамлап куйган шикелле, болай диде:
— Ну, энекәш, тормыш нык ихтыярлы кешеләрне, ә кызлар булдыклы егетләрне ярата. Шуны мыегыңа бөтереп куй.
Җыелыш бик шәп узды. Комсомол юбилее һәм партиянең булачак съезды хөрмәтенә яңа йөкләмәләр алдык. Без төзи торган Культура йорты декабрьга әзер булырга тиеш. Киңәшле уй таркалмый, җыйналып сөйләштек тә, аны Октябрь бәйрәменә төзеп җиткерергә булдык.
— Бәйрәм концертын шунда тыңларбыз алайса, — диде Степан Васильевич. Аннары өстәп әйтте: — Шулай булыр дип ышанабыз. Яшьләр сүзе...
Залдан хор белән диярлек ялгап киттеләр:
— Каккан казык!
Көн тәртибендә икенче мәсьәлә бик үк гадәти түгел иде. Кайберәү- ләргә ул сәеррәк тоелды.
Салих Минкашевка ачык хатны укып тикшердек. Яшьләрнең күбесе Рашат фикеренә кушылдылар. 9. ӨМӘДӘ
Көн күпме генә елак булмасын, яшьләр шимбәне көтеп алдылар. Күктән таш яуса да, шәһәргә танцыга барырга үрсәләнгән кызлар җомга көнне кичтән үк күлмәк үтүкләп, туфли ялтыратып, чәч бөдрәләтеп йөрделәр. Мансур да берничә көн элек: «Шимбә көнне кичке сәгать җидедә концерт программасын хәзерләү буенча чираттагы репетиция үткәрелә» дип, су буе чаклы игълан язып элгән иде. Тик кызлар ымсынып, Мансур репетиция үткәрәм дигән өмет белән ясканып кына калдылар. Смена тәмамланыр алдыннан партбюро членнары һәм комсомол комитеты вәкилләре барлык участокларны йөреп чыктылар. Кичке сәгать алтыдай иртәнгә чаклы төзелеш материалы ташу өчен өмә оештырылганлыкны әйттеләр.
Өмә ясаудан берьюлы ике куян атабыз. Бердән, вагоннарны бушату вакыты кыскара. Югыйсә, юл биләп торган өчен, тимер юлчылар дөнья кадәр штраф алалар. Шунысы да бар: участокларда кирпеч тәмам беткән. Дүшәмбедә көнозынга да җитмәс.
Өмә ясау Хасәйгә бер дә ошамаган. Мин бүлмәбезгә кайтып кергәндә, ул бер ялгызы сүгенеп йөри иде.
— Тапканнар апальный рабучи. Субботник, имеш, атасының арт сүәге сынгыры. Воинов үзе барсын да эшләсен. Приказ бирергә бар да мастер... Ярар, карарбыз. Алар гына акыл иясе тегел.
Нәкъ сәгать алтыда тимер юл станциясенә юл алдык. Егермедән артык автомашинага төялгән эшчеләр төнге суыкка бирешмәслек итеп киенгәннәр. Барчабызның күңел күтәренке. Алдагы машинага менеп кунаклаган Мансур кулына чыбык алган, дирижерлык итеп маташа (хорга катнашучыларны шул машинага җыеп утырткан икән). Анын янәшәсенә баскан Шәяхмәт белән Әлфия, барыгыз да ишетегез, дигән төсле, кычкырып җыр башладылар, башкалар аларга дәррәү кушылдылар.
Хасият мине үз машинасына чакырып алды. Кузовта берничә кыз да бар иде.
Шәһәргә кереп, бер-ике квартал узуга, Хасият машинасын юлдан читкәрәк борып туктатты. Үзе елт итеп кабинасыннан чыкты һәм, ка-
31
потны күтәреп, нидер эзләнә башлады. Ул маташкан арада арттагы машина безне куып җитте. Хасият, кузовтагы кызларга карап:
— йөрәк майларым, теге машинага күцеп утырсагызсана. Мотор отказ бирде, — диде. Ә миңа китмәскә кушты. — Хәзер күлибез, — ди.
Кызлар күчеп утырдылар һәм күздән дә югалдылар.
Өмәчеләр барысы да узып беткәч, Хасият машинаны җәһәт кенә кабызды да, туп-туры барасы урынга, сул тыкрыкка борып алып китте.
— Бесплатный эш гелән унҗиде яшьтә ул. Картаймый, суынмый. Әдә, минем знакум Хәйретдин әбзәйләргә кереп цыгабыз, — диде.
Шофер анда озак юанмады, чыкты. Йорт хуҗасы булса кирәк, зур башлы, күсе койрыгыдай нечкә мыеклы, карыш буйлы, бүксәсе тулган үрдәк шикелле уңга-сулга чайкалып атлаучы бер агай да ияргән иде. Абзый баштарак миңа шикләнеп карады, капылт кына ачылып китмәде. Хасәй белән нидер чүкердәшкәч кенә:
— Исәнме, энекәш!—диде. Ул безне озатып калды.
Хасәй дүртенче тизлек белән, газны арттыра-арттыра, машинаны станциягә куды. Үзеннән аракы исе килә иде. Кай арада эчәргә дә өлгергән. Аракы диңгезе булса, беренче булып Хасәй шунда сикерер иде, дип уйламый булдыра алмадым.
Без килеп җиткәндә, биек багана башларындагы прожекторлардан көлтә-көлтә булып төшкән нурлар яктырткан состав буена йөк машиналары артлары белән тезелеп өлгергәннәр пде инде. Эш кайный. Авыр кирпечләр кулдан-кулга күчеп, кузовларга төяләләр. Әнә алдан- рак килгән машина, сыйдыра алган кадәр йөк алып, төзелеш мәйданына таба кузгалды да инде.
Хасәй кабина ишеген ачып, муенын, сузып, кайдарак туктатыйм, дигән кебек, як-ягына карангалап торды. Шул вакытта Степан Васильевич Воинов килеп чыкты.
— Нәрсә булды, Алләмов? — диде состав буйлап ашыгып килүдән сулышы ешайган Степан Васильевич.
— Свечалар капризлана, Степан Васильевич. Искра югала, биза- брази...
— Үзеңнең искраларың .югалып китмәдеме? — диде Алләмовныц холкын белеп өлгергән прораб. Ул моны чәнчеп әйттеме, шаяртып куюы булдымы, төшенмәдем. Хасият, теленә шайтан төкергән шикелле, җавапсыз калмады:
— Шту сез, Степан Васильевич. Рашат берәр нәстә сүләп ташлагандыр. Ышанмасагыз, мыни Сабитовтан сорагыз. — Шофер мине шаһит итте.
Кара, нәрсә ди бит. Хасият сүзләрен расласам, Степан Васильевичны алдау булачак. Дөресен әйтсәм, әләкче булам. Бер минут эчендә тегесен дә, монысын да үлчәп алдым да эндәшмәдем.
Сүз шуның белән очланды. Прораб безгә әле генә кузгалып киткән автомашина урынына барып туктарга кушты. Үзе якында гына көлешә- көлешә кирпеч төяүче яшьләр янына атлады. Анда аның калын, көр тавышы ишетелде:
— Көч, дәрт артсын, иптәшләр!
— Рәхмәт, Степан Васильевич. Әйдәгез, мәҗлеснең уртасында булыгыз.— Кызлардан кемдер ярым чынлап, ярым уйнап әйтеп ташлады.
— Була ул, кызлар, була.—Прораб платформага менеп, кирпеч төяшә башлады. — Тик, пожалуйста, сак булыгыз. Кирпечләрне ыргытмагыз, ватмагыз. Бу килеш алар наять, беренче сорт, кисәк-косак булды исә кыйммәте яртылаш кими...
Мин кирпечләрне кузовка алып тордым. Хасият үзе дә булышты. Тотынса, ике-өч кеше кадәр эшли икән ул.
32
Ярты сәгать үтмәгәндер, машина шоссега чыкты һәм үкереп алга чапты. Аның фараларыннан алга сирпелгән яктылык тасмалары әле җиргә кадала, әле югарыга сикерә. Ара-тирә төшкән яңгыр тамчылары фаралардан сузылган яктыда көмеш бөртекләредәй ялтырыйлар иде. Ташбуа урамыннан үткәндә, кинога ашыгучы байтак яшьләр юлыкты. Бер кыз белән бер егет култыклашкан килеш юл уртасында аптырап калдылар. Хасият кат-кат сигнал бирде. Тегеләр уңга да, сулга да тайпыла алмыйча аптырадылар. Автомашинаның йөрешен акрынайтырга туры килде. Гашыйклар аннары гына олы юлдан читкә йөгерделәр. Аларга карап, Хасият:
— Мехәббәттәи исергәннәр. Ике дөнья бер савыт аларга хәзер,—дип куйды. Тирән көрсенгәч, сөйләп китте: — Бар иде яшь ңаклар минем дә... Мехәббәткә ышана идем, патаму што үземнең бәгырьне кромсайт итә иде. Үләндем и мехәббәт җилгә оцты. Туйда ырладылар диярсең.
Беренче карашка туң йөрәкле булып күренгән, аракыдан башка һичнәрсә турында уйларга да теләмәгән шикелле кешедәй ишетелгән бу сүзләр мине сискәндергәндәй булды. Үзем дә тоймастан, аңа сорау бирдем:
— Нәрсә булды соң, Хасият абый?
Ул миңа карамыйча, рульдән кулын, юлдан күзен алмыйча гына җавап бирде:
— Урманда урынсыз, кырда куриксыз булып үстем мин. Ятим үстем. Армиядән каткяц, үзебезнең Яртуганда Күпер баш Җамали кызы дип атаулы Сүембикәгә үләндем. Колхозда шофер идем. Бабай инде байтяктаи үлгән. Әби белән, хатынның анасы белән, значит, бергә яши башладык. Выт шул, хатын үзе дә, бер писатель әтмешли, атом бомбасы, но килешеп була иде аның белән. Әби, значит, Даллес прямо. Семьяда сугыш кузгатуңы. Тәкатем калмады, ташлап киттем. Әби куды, дисәм дә хата булмас. Кызы белән адәм рәтле яшәгәндә цыда- мады. Хәзер алимент түлим. Ылаи бар и шул жалко. Но алимент тү- ләгәц, миңа нәстә кала? Ягадан табыштырма келисең. Табасыңда кайгыдан кабасың.
— Иптәшеңне, балаңны монда китертеп булмыймыни, Хасият абый?
Ул әрнеп җавап кайтарды:
— Бер кискән әпәй кире ябышмый, дип язган. Выт теге көнне хат алган идем. Хәзер йөрим бак дуадак каз шикелле.
Мин дә уфтанып куйдым. Хасият абыйны да, Яртугаидагы Сөембикәсен дә, баласын да кызгандым. Ләкин юату сүзе әйтергә, акыллы киңәш бирергә минем көчемнән килми иде. Олылар эшенә тыгылып булам ыни!
Алай да, үземчә нәтиҗә ясап, «Син дөрес эшләмәгәнсең, Хасият абый!» димәкче идем» баягы тыкрык буйлап болынга, елга буена килеп чыгуыбызны күргәч, икенче сүзләр әйтеп җибәргәнемне искәрми дә калдым:
— Хасият абый, кая киттек без?
Шофер кырыс кына: «Монда гына, курыкма, пажалыста», диде. Үзе машинасын арты белән капкага терәп шып туктатты, утларын сүндерде Һәм кыска итеп сигнал биреп куйды. Ул арада кабинага берәү якынлашты. Текәлебрәк карасам, баягы йорт хуҗасы икән.
Ишек алдына кердек. Кирпечләрне ашыгып бушата башладылар. Миңа да булышырга куштылар. Хасәй колакка гына пышылдагандай:
— Мәгәрицеи ресторанда алдан каптык. Ятьрәк бул. Эләксәк, барыбызга да хана!—диде.
Яланаяк көенчә керпегә бастырдылармыни! Эсселе-суыклы булып киттем. Ресторанда, Шәяхмәт киткәч, безнең янга килеп утырган адәм шул идеме икәнни?
Күсе койрыгыдай мыеклы кеше Хасәй сүзләрен ишетте булса кирәк:
— Я, пан, я пропал, энекәш. Балтаң суга төшкән төсле, уклау йотып торма. Бушат! — дип өстәде. Үзе арырак китеп басты һәм өзеп- өзеп кенә мыгырданды: — Басып торырга... эшләгән эшкә пичәт сугарга гына булса... синең хаҗәтең дә... аз булыр иде... Авыр күтәрү... бүсеремә ярамый... Шуңа дип... сиңа сүз куштык.
Минем җаным әрнүгә чыдый алмыйча кычкырып җибәрәсем, бүсерле абыйны җирдә тәгәрәтеп таптыйсым һәм урамны яңгыратып каравыл саласым килде. Ләкин шулай итсәм, мәгънәсезлек кенә эшләгән булыр идем. Әлеге абзый белән Хасәй авызны тиз томаларлар иде. Поселокка, тулай торакка кайтканчы түзәргә кирәк дигән карарга килдем һәм кирпеч бушатырга керештем.
Кирпечләрне йөрәксенә-йөрәксеиә ташладым бугай, дөбердәтүгә кәефе кырылган Хасәй, килеп, янбашыма төртте.
— Син иәстә... атаңның арт сүәге сынгыры... «Без монда!» — дип разбой салган шикелле дыбырдыйсың!
Саграк селкендем, тавышсыз-нисез генә бушата башладым. Тик һәр кирпечне кулыма алган саен учыма утлы кургаш тамган төсле булды.
Яңадан станциягә кайткач, кешеләрнең күзенә карарга кыймадым. Рашат безнең автомашина янына килгәч, агарынып ук калдым бугай. Ни генә әйтсәм дә, мин җинаятькә катнаштым бит. Дәүләт кесәсенә керүчеләргә булыштым.
— Башкалар икешәр рейс ясадылар. Ә син, Алләмов, ташбака төсле кыймылдыйсың, — диде комсомол комитеты секретаре. Аның түгәрәк йөзенә ризасызлык бәреп чыккан иде. — Машинаңны көндез карап куйсаң булмыймыни?
Хасәй сүз көрәштермәде.
— Нишлим соң, агай-эне! Цыгымцы алаша кебек, тыр-пыр итә дә тора бит,—диде.
Мин аңа:
— Алдыйсың! Урлашып йөрдең бит!—дип кычкырмакчы идем, ниндидер эчке бер көч телемне бәйләде. Үземнең, ирексездән булса да, кыңгыр эштә өлешчегә әверелүем, кыек куллы кешеләр белән төне буе әвәрә килүем телдән калдырды. 10. ҮР МЕНҮ АНСАТ ТҮГЕЛ
Төнге өмәдән соңгы бер атна гомер минем өчен иң зур җәза булды. Минуты айга, сәгате елга тиң иде ул атнаның.
Баштарак үзем икеләнеп йөрдем. Хасият белән Хәйретдиннең әшәке-лекләрен фаш итәргәме, юкмы? Кинәт үземә бәйләнә башласалар?..
Шулай булып чыкты да.
Хасәй нәрсә дип маташты? «Кирпечне икәү киңәшеп ырладык. Акцасын уртак бүлдек, уртак эцтек. Сабитовка ул калҗа берсәк җитми калды ахры. Выт шыңа явит иткән ул», — ди.
Тубалбаш Хәйретдин тәмам эт каешына әйләнгән. Бер карауга һич бәйләнерлек җире юк. Хезмәт кешесе, тире-яры җыючы агент. Келәтенә, кар базына, хәтта ак мунчасына төягән ашлыкны да «хәләл тпеннәре»- нә алган, имеш. Ярый әле, тикшерүчеләр зирәк. Күрше «Таң» колхозы басуыннан югалган ашлык икәнен ачыкладылар.
— Боргаланма, Хәйретдин Ильясов, — дигәннәр аңа прокуратурада. — Каян килде сиңа бу кадәр ашлык?
— Элегрәк заем откан идем, аннан ары латари уйнады, халадиль- ник чыкты. Шуның акчасы да кергән иде, — ди икән.
Нечкәли торгач, лотерея отышы чыккан кешенең билетын, тияреннән артык бәя биреп, үзенә сатып алуы мәгълүм булды. Тире-ярычы булып ат асравының да сере ачылды, йортта ат бармы? Бар. Шул
2. «С. Ә.“ № 2ф
33
34
сылтау белән нке-өч ат асрый икән. Берсен ала, берсен сата. Барышник түгел диген!
Ә Хасәй аның «автомашиналы хезмәтчесе»нә әйләнгән булган.
Хөкем залыннан алып чыгып барганда, Хәйретдин миңа шундый итеп карады, кодрәтеннән килсә, карашы белән көйдереп ташлар иде. Елан ыжгыргандай пышылдап:
(— Сдачасын алырсың, тәти егет! — диде һәм кулларын артына куеп чайкала-чайкала китеп барды. Ләкин бу — канаты сынган козгын карылдавы гына иде инде. Мине ул сүзләр өркетмәде, иптәшләрнең, дусларның ышанычсыз караулары үзәкне өзде. Мансур тәмам кырын йөри башлады, Әлфия дә теләр-теләмәс кенә исәнләште. Бригададагы кызлар, хәтта Шәяхмәт тә миннән шикләнделәр. Аларның күз карашыннан: «Син, чыннан да дәүләт кесәсенә кергән бәндә түгелме соң?» дигән шик аңлашыла иде.
Бәхетемә каршы, Степан Васильевич белән Рашат миңа нык ышанганнар икән. Алар тикшерү органнарында да булганнар, комсомол райкомына кереп тә сөйләшкәннәр.
Ниһаять, кичә мине милициягә булышлык бригадасына член итеп кабул иттеләр.
Бүген — якшәмбе. Иртән торып физикадан мәсьәләләр чиштем, «Сүнмәс утлар» романын укып бетердем. Көрәш секциясенә барырга хәзерләнеп, киемнәр үтүкләп ята идем, ишек шакыдылар.
Майкадан һәм трусиктан гына булганга, гардероб артына посарга туры килде. Шуннан:
— Бер генә секунд сабыр итегез! — дип кычкырдым.
Сабыр итмәделәр. Берәү ишекне каерып ачты да дөп-дөп басып килеп керде. Тиз генә чалбарны эләктереп, каршы чыгыйм дисәм, Рашат шаярып маташа икән. Ташбуадан кайтып та җиткән. Иттер, майдыр һәм бүтән азык-төлек алып кайткан.
— Менә, иптәш старшина, — ди, уң кулын чигәсенә куеп, — боерыгыгыз үтәлде. Әмма ләкин, иптәш старшина, кичке ашны пешерү үзегезгә йөкләнә.
— Ник?—дим. — Чират синеке, иптәш гвардия рядовое. (Югыйсә Рашат үзе старшина булган).
Көлә, каһәр, авызын йома алмый. Шатлыгы зур, димәк. Күзенә карыйм да:
— Кайттымыни? — дим.
Серне чишми хәле юк. Бүген кичке поезд белән чирәм җирләрдә эшләгән күңел күбәләге кайта икән. Телеграммасында: «Укулар башланганчы берничә көнгә Ташбуага кайтам» дигән.
Тиз-тиз генә җыендык та көрәшкә киттек. Кызыл почмакта җыр һәм баян уйнаган тавыш ишетелә иде. Бүген бездә яшьләр кичәсе. Мансур үзенең артистлары белән мәш килә.
Без килеп кергәндә, ашханә залы спорт мәйданына әверелгән иде инде. Стеналар буйлап урындыклар тезелгән, келәм әзерләнгән. Секциягә йөрүчеләр, көрәш киемнәреннән генә калып, буыннарын язып маташалар. Рашатны көтәләр.
Мин бүген икенче парда көрәштем.
Шәяхмәт, әүвәлгечә үк, тыйнак кына чыгып баса, бермәл читкәрәк карап тора һәм билдән салмак кына эләктереп ала. Шуннан соң чаяр- та башлый инде, түз генә, һәр занятие саен аның маһирлыгы арта бара.
Алай да бу юлы ул мине тинтерәтә алмады. Аның алымнарын бармак очы кыймылдавыннан сизә башладым. Келәм өстендә бер-ике кат әйләнүгә мин аны күтәреп салдым. Егетләр моны көтмәгәннәр иде ахры. Барысы бергә диярлек:
35
— Молодец, Илсур!—дип кычкырып җибәрделәр. Шәяхмәт, мине җиңгәндәгечә үк, тыныч иде. Әмма, теге вакытта мин югалып калгандай, үрә катып тормады. Килеп кулымны кысты һәм елмаеп әйтте:
— Шәп ектың. Инде мин синең әмәлеңне отарга тиешмен.
Шул минутта гына үземнең теге вакытта тупаслык эшләгәнемне аңлап алдым. Ул чакта бит мин аның кулын кысып тәбрикли дә белмәдем.
Кичен яшьләр кичәсендә булдык. Башта Рашатның лекциясен тыңладык.
— Иртәгә заводның төп корпусының нигезен сала башлыйбыз,—диде ул сүзен тәмамлап. — Барлык участоклардагы яшьләр эшкә берәр сәгать иртәрәк кузгалырга һәм беренче кирпечләрне салуда катнашырга булдылар. Моны хупламый мөмкин түгел.
Без гөрләтеп кул чаптык. Чыннан да, ул өмәгә чыкмыйча кемнең генә җаны түзәр икән?
Лекциядән соң концерт булды. Мансурның тырышлыгы җилгә очмаган. Үзешчәннәр шундый итеп җырладылар, биеделәр, Казаннан ансамбль килгән дисәң дә ышанмаслык түгел.
Аннары танцы башланды. Әмма мин биергә калмадым. Кайтып физикадан хәзерләним, дип чыгып киттем. Ләкин торакка кайтмадым. Олы юл буйлап, уйлана-уйлана, китеп барганымны тоймый да калганмын. Наратлы авылын ышыклап торган үргә менеп җиткәч кенә үзебез яши торган поселокка, төзелеш мәйданына әйләнеп карадым. Поселок нурга чумып утыра иде.
— Соклангыч! — дидем мин үз-үземә. — Яшәгән урыным, хезмәтем, дусларым, иптәшләрем — барысы да бик ошый. Степан Васильевич әйтмешли, мин монда якорьны ныгытып салырмын ахры.
Киләсе атнадан курслар ачыла. Хәзер мин үземне тормышта да үр менүче итеп сизәм. Тормышта биеккә менү, гомер үрләренә һәм тауларына күтәрелү һәрчак ансат кына булмый, билгеле. Әмма, әткәй әйтмешли, илгә таянсаң, Идел кичәргә мөмкин.
Аннары акрын гына атлап кайттым, һаман уйлар өермәсе эчендә идем әле мин.
Яшьләр кичәдән таралганнар. Урамнарда шау-шу тынып калган. Бик ерактан яңгыраган төсле, баян тавышы гына ишетелә. Мансур өздереп «Зәңгәр күзләр»не уйный. Әлфиянең китәр көннәре, ул шуңа ямансулый бугай. Мин дә, ни өчендер, күңелемнән Әлфиянең һаман биредә калуын тели идем.
Әлфия җыр башлады:
Күзләренә, күзләреңә
Күз дә салмыйм, күзләмим.
Мин алай матурлыкларны
Тышкы яктан эзләмим.
Тулай торакка юнәлдем. Степан Васильевич фатирына күз ташлап уздым. Вакыт соң булса да, Степан Васильевичларның түр ягында ут якты яна иде. Укый, белем арттыра прораб.
Бүлмәбезгә кайтсам, анда берәү дә юк иде әле. Рашат та кайтып җитмәгән. Айлар буе күрешмәгән ике гашыйк тиз генә аерылып китә' алалармыни?
Минем дә ятасым килмәде. Таңны керфеккә керфек тә какмый каршыларга риза идем мин.