Логотип Казан Утлары
Публицистика

НЕФТЬ ЧЫККАН ЯКЛАРДА

М. КОЛОДИН

I
алык арасында яхшы әйберне алтын белән тиңләү гадәткә кереп киткән. «Алтын кебек әйбәт әйбер», — диләр. Кешеләргә карата да «кеше генә түгел, алтын ул» дигән әйтем киң таралган. Бу бик табигый, чөнки алтын ул — матур да, озак гомерле дә. Ләкин дөньяда алтынга торырлык бүтән әйберләр дә бар. Мәсәлән, Иләк елгасы буенда тоз чыгаруда эшләүчеләр тозны алтынга караганда да кыйммәтрәк йөртәләр. Тоз чыгаручыларга багышланган моннан берничә ел элек Оренбургта басылып чыккан бер китапны юкка гына «Алтыннан кыйммәтрәк» дип атамаганнар.
Ә нефть? Аңардан да киң файдаланыла торган әйбер табигатьтә тагын бармы икән?.. Ул машиналарга җан кертә, аңардан ничәмә-ничә төрле әйберләр ясыйлар. Нефтьчеләрдән: «Нефть алтыннан кыйммәтрәк»,— дигән сүзләрне еш ишетергә була. Болытлы көнне генә нефть кара булып күренә. Сез аңа кояшлы көнне карагыз: төсе белән дә нәкъ алтын кебек ялтырый...
Ләкин барысыннан да кыйммәте — кеше. Алтынны да ул таба, девон тирәнлегеннән нефть фонтаннарын да чыгара, куәтле турбиналар ярдәмендә су көчен файдалы электр энергиясенә әверелдерә, атом төшен таркалырга мәҗбүр итә, Галәмгә космик корабльләр җибәрә. Кеше нәрсәгә генә сәләтле түгел ул!..
Татарстанда нефть чыга башлауга әллә ни күп гомер үтмәде әле. Шуңа карамастан, республикабыз «кара алтын иле» буларак бөтен Советлар Союзына, алай гына да түгел, бөтен дөньяга танылды инде.
Ромашкинода нефть табылуга ун гына ел үтте әле. Ә республикабызның йөзе ничек үзгәрде! Буш урыннарда Әлмәт, Лениногорск кебек зур-зур шәһәрләр, бик күп эшче поселоклары үсеп чыкты. Элек беркатлы агач йортлардай гына торган Бөгелмә шәһәрен, Азнакайны хәзер танырлык та түгел. Кырларда, тау битләрендә нефть вышкалары калкып чыкты, республикабыздан йөзләрчә, меңнәрчә километрларга нефть һәм газ үткәргеч трубалар сузылды. Бу якларны танымаслык итеп үзгәрткән хезмәт кешеләренә Ватаныбыз рәхмәт әйтә, чөнки алар көннән-көн күбрәк кара алтын чыгаралар, яңадан-яңа нефть ятмаларын табалар; алар тагын да матуррак булачак иртәгәге көн өчен — коммунизм өчен эшлиләр...
II
һәр уңыш кешеләрдә шатлык тудыра, киләчәккә өметне, шул киләчәкне тизрәк булдыру теләген арттыра. 1955 елда Алабуга һәм Бондюг тирәләрендә нефть ятмалары табылу турында хәбәр таралды. Кешеләр
Х
106
дә шул нефтьне үз күзе белән күрәсе килү теләге туды. Тирә-күрше авыллардан колхозчылар, эшчеләр килде бирегә. Алар Виктор Зимляну- хин бригадасы бораулаган скважинадан нефть чыгуын күрергә җыелганнар иде. Махсус казылган зур һәм тирән чокырга нефть инде тула язган. Кешеләр алтын төсе белән ялтырап торган бу сыеклыкка йомычкалар, таяклар маналар, аңа бармакларын манып карыйлар.
— Сыеграк шул... куерак булса, арба майларга бик шәп буласы икән...
— Бик шәп нәрсә. Движокларны бик шәп эшләтә ул...
Кешеләрнең телендә гел нефть кенә. Алар нефтьнең Кама буйларын үзгәртәчәге турында сөйлиләр, нефтьнең төрле үзенчәлекләре турында бәхәсләшәләр. Кешеләр ялгышмадылар: тиздән Кама буйлары үзгәрә башлады, бирегә корыч трубалар, компрессорлар, лебедкалар, насослар китерелде. Кешеләр үз илләренең куәтен тагын бер кабат үз күзләре белән күрделәр. Чыннан да, зур энергетик предприятиене хәтерләтә торган бер скважина гына да ярты миллион сумга төшкәч, меңнәрчә скважиналарны бораулау өчен дәүләтнең никадәр бай, никадәр куәтле булуы кирәк!..
Татарстанның нефть промыселларында әле күптән түгел генә цементлау агрегатлары күренә башлады. Аларның насослары гына да өч йөз атмосфера басымлы. Ә нефтьчеләр аның белән идарә итү эшенә бик тиз өйрәнделәр. Әйтерсең, бу агрегат аларга күптән таныш. Хәзер трубаларны күтәргәндә механик кыскычларны эшче кнопка ярдәмендә генә йөртә. Бораулау бригадасы хезмәтен бу автомат әллә ничә тапкыр җиңеләйтте.
Техниканың болай туктаусыз үсүе нефтьчеләрнең хезмәт нәтиҗәләрен дә һаман үстергәннән үстерә. Үткән биш ел эчендә республикабызда бораулауның күләме унбер тапкырдан артыграк үсте. Әле күптән түгел генә мең сигез йөз метр тирәнлегендәге девон скважинасын бораулау өчен сигездән алып ун айга тикле вакыт китә иде. Ә хәзер Ә. Вәлиев, В. Ермаков, В. Гурьянов, Д. Тулышев һ. б. бригадалары андый скважинаны ун-унике көндә бораулыйлар. 1953 елда Татарстанда йөз егерме тугыз бораулау бригадасы эшләсә, хәзер алар йөз дә бер генә, ә үзләре ике тапкырдан артыграк бораулыйлар. Бер метр бораулау өчен киткән хезмәтнең үзкыйммәте дә ике мәртәбә кимеде.
Техника үсеше, алдынгы технологияне куллану (турбина белән бораулау, балчык эремәсе урынына су куллану), мастерларның һәм эшчеләрнең осталыклары камилләшү, менә шундый матур нәтиҗәләргә китерде.
Боларга совет нефтьчеләренең ярышып эшләүләре дә өстәлү нәтиҗәне тагы да күренешлерәк итте...
Читләрендә зифа каеннар үсеп утырган, өч почмакланып килгән зур гына мәйданда Мөгаллим Гыймазов, Газим Гайфуллин һәм Петр Бойко бригадалары эшли.
Бу бригадаларның һәм анда эшләүче мастерларның даны еракларга таралган...
СССР Верховный Советы депутаты Гыймазов бригадасына без кич- кырын килеп төштек. Озакламый «Победа»сы белән Гайфуллин дә бирегә килеп җитте. Аның бригадасы Гыймазов бригадасы белән ярыша икән. Без Гайфуллиннаи бригадалар арасындагы бу ярыш турында, алган йөкләмәләренең үтәлеше турында сораштык. Газим сүзгә саран, ләкин һәр сүзе күп мәгънәне аңлата иде.
— Безнең ярыш болай бара,—дип башлады ул сүзен. — Скважинаны бораулый башлау белән бер-беребезнең эшеннән күзебезне алмыйбыз. Беребез аз гына узып китсә, икенчебез тизрәк аны куып җитеп, узып китәргә тырыша. Мин Татарстанда нефтьтә 1949 елдан бирле эшлим. Тәҗрибә дә бар шикелле, эшне дә беләм кебек — әллә ничә мең
107
метр җир борауладым. Ә өйрәнергә һаман кирәк икән. Менә мин еш кына Мөгаллим янына барам. Барам, аларның эшен карыйм, яңалыкларын күреп, өйрәнеп китәм. Кайткач, егетләргә сөйлим. Без дә аларча эшли башлыйбыз... Бервакыт Гыймазов ялга китте. Аның бригадасы скважинага эремәне дөрес агызмаган булып чыкты. Без алардан узып киттек. Тегеләр моны белеп алдылар да тырыша башладылар. Бераздан алар бездән илле-алтмыш метрга узып киттеләр. Әллә ни күп тә түгел. Ләкин ятсаң, күзгә йокы керми... Кайвакыт Мөгаллим һәм Бойко янына көнгә берничә тапкыр барып кайтасың...
— Шундый вакытлар да була, — дип дәвам итте ул, — кинәт борау яки бүтән берәр нәрсә җитешми. Актүбәгә, конторга барып кайтырга ерак. Гыймазов яки Бойко янына йөгерәсең. Алар ярты сүздән үк эшнең нәрсәдә икәнен белеп алалар, кирәк әйберне үз запасларыннан бирәләр... Бервакыт мин Гыймазов бригадасының кальцийлаштырылган сода, су һәм цемент кушып әзерләнгән эремә куллануын белеп алдым. Бу эремә эшне шактый тизләтә икән. Без дә аны куллана башладык. Бездән күреп Бойко һәм мастер Баклушин бригадалары да шулай эшли башладылар...
«Әйе, үзара ярдәмләшеп эшләү—совет кешеләренә хас сыйфат, — дип уйладым мин, Гайфуллин сүзеннән туктагач. — Аларда көнләшү, бер-бер- сенең эшенә зыян китерергә тырышу юк, чөнки алар бер максат белән, илебезнең, халкыбызның байлыгын арттыру максаты белән эшлиләр...»
Нефть турында язылган төрле дәреслекләрдә, популяр брошюраларда бораулау эше озак вакытлар буена пар көче, чуен дары, примитив бораулар ярдәмендә алып барылуы әйтелә. Фән һәм иҗади фикерләү яңа, камилләшкән бораулар тудырды. Бу элеккеге карашларны, нормаларны җимереп ташлады, эшне бердән үк җиңеләйтте.
Фәнни-тикшеренү учреждениеләре, заводлар борауның сыйфатын, аның ныклыгын тагы да арттыруны өзлексез кайгырталар. Шулай да борау девон заманындагы чакма ташларны, доломитларны бораулаганда хәзер дә әле бик тиз эштән чыга. Борау алмаштыру озак вакыт сорый. Бораулаучылар заводлар алдына таләп куялар: борауның уртача бораулау сәләте минимум йөз-йөз илле метр булырга тиеш,— диләр. Ә. Вәлиев бригадасы, 4752 номерлы скважинаны бораулаганда, бер борау белән кырык ике метр да егерме өч сантиметр бораулаган. Хәзер бу иң югары күрсәткеч санала. Ә алда «минимум» — йөз-йөз илле метр бораулау тора, ә аның никадәр файда бирәсөн күз алдына китерегез!
Нефтьчеләрнең бу таләбе тормышка ашар дип ышанырга була. Өлешчә инде ул тормышка да ашты. 1958 елның 13 Октябренда инженер- мастер Виктор Гурьянов бригадасы 947 номерлы скважинаны бораулау эшен, планда билгеләнгәнгә караганда, унсигез тәүлеккә алдан төгәлләде. Коммерческий тизлек станок-айга биш мең өч йөз утыз метр булды! Гурьянов бу скважинаны бораулаганда Пермь заводында ясалган 11 нче номер борау белән эшләде. Берничә көннән соң (17 нче октябрьда) «Татбуриефть» трестының дүртенче конторасы бораулаучысы Әхмәт Вәлиев Гурьянов рекордын да узып китте: ул ике йөз утыз җиде сәгать эчендә мең сигез йөз уналты метр бораулады. Аның коммерческий тизлеге Гурьяновныкыннан йөз сиксән җиде метрга артык булды. Бүген, бүген булмаса иртәгә бу күрсәткечне дә узып китүче булыр. Менә бит ул ничек!
* $
...Юл әле кырлар буйлап, әле таулар арасыннан уза. Юлдан өзлексез агым булып машиналар йөреп тора. Алар җир астында, тирәндә яшеренеп яткан «кара алтын»ны җир өстенә чыгарып бирүче нефтьчеләр өчен тау-тау йөк төягәннәр.
108
Кая гына карама — вышкалар, көмеш кебек ялтырап күренгән неф1ь баклары, нефть, газ, су үткәрү трубалары өчен яңа гына казылган канаулар... Әнә тегендәрәк бу яклар өчен бик гади, ә безнең өчен кызыклы күренеш: куәтле алты трактор башын күккә чөйгән вышканы сөйрәп баралар...
111
Менә без Лениногорск районының «Уңыш» колхозында. Фермаларны, силос корылмаларын, сиксән гектарга җәелгән җиләк-җимеш бакчаларын карап йөрибез. Аннары партиянең шәһәр комитеты секретаре Лавреньев иптәш белән колхоз идарәсенә керәбез. Председатель Вагыйз Хафизов, аның урынбасары, бригадирлар безне ачык чырай белән каршы алалар...
Ишектән кыскарак буйлы, олы яшьтәге бер кеше килеп керде. Ул кулына тоткан чиләген өстәлгә китереп куйды. Чиләк газета белән капланган иде.
— Нәрсә булыр икән ул чиләк эчендә?—дип, ихтыярсыз бер-беребезгә караштык.
Бу кеше — республикабызның атаклы бакчачысы, мичуринчы Шәриф- җан абзый Сәлимҗанов булып чыкты.
— Үзебездә үскән йөзем җимешеннән авыз итегез, — диде ул, чиләк өстендәге газетаны алып.
— Кара диңгез буйларында җитешкән диярсең! — дип сокландык без, тәмләп карагач.
Шәрифҗан абзыйга, аның авылдашларына сиксән гектар җир биләгән бакчаны үстерү, менә бу Зәй-Каратай виноградын җитештерү өчен гаҗәп күп көч түгәргә, хезмәт куярга туры килгәндер! Хәзер бу бакчага керсәгез, исегез китәр: Кырьш дип уйларсың.
Бакчачылык эшенә җаны-тәне белән бирелгән Шәрифҗан абзый инде җитмеш яшькә җитеп килә. Күптән түгел аны зур хөрмәт белән пенсиягә чыгарганнар. Ләкин ул өендә тик ятмый, эшсез өйдә тик ятуны ул күз алдына да китерә алмый. Ул андый кеше түгел. Шәрифҗан абзый әле дә гел аяк өстендә, һаман теге яки бу эш артыннан йөри. Җитмәгән җире юк!
— йөземне безнең якларда күбрәк үстерәсе иде. Бүтән колхозлар да кызыксынсыннар иде аның белән,— ди ул.— Без ярдәм күрсәтергә һәрвакыт әзербез...
— Хезмәтең әрәм китмәс, Шәрифҗан абзый, — диләр аңа идарәдәге- ләр. — Син бик кирәкле кеше безгә. Берәр эш булды исә, сиңа йөгерәбез ич...
Картның йөзе яктырып китә, битендә мөлаем җыерчыклар барлыкка килә.
Табигатьне үзгәртүче кеше үзе дә үзгәрә ул, киң күңеллегә әверелә. Советлар власте шартларында яшәүче хезмәт кешесенең рухы, аның эчке дөньясы явыз, эчкерле көнләшүдән, әшәке астыртынлыктан, үз белгәнен явыз ният белән башкалардан яшерергә теләүдән азат ул. Павел Бажов хикәяләреннән укып беләбез: элек заманда Урал осталары, булат корыч кою серен беркемгә дә әйтмәгәннәр, «көндәш»ләр күбәясеннән, эш булмаудан курыкканнар. Ул серне алар үләр алдыннан улларына гына чишкәннәр. Күп вакытта сер үзенең иясе белән кабергә дә китеп барган.
Ә Шәрифҗан абзыйга серен нигә яшереп торырга! Аның бөтен эше күз алдында Аның зур батырлыкка тиң хезмәте — халык өчен. Үз хезмәте җимешләреннән халыкның күбрәк файдалануын кайгырта ул.
— Иван Владимирович Мичуринга, — ди Шәрифҗан абзый авыл-дашларына, үзенең остазы турында сөйләгәндә, — яңа төр җимешләр
109
булдыру өчен бик күп көч түгәргә туры килгән. Әмма ул кыенлык алдында башын имәгән, үзенекен эшләгән. Яна нәрсә бик тиз генә барлыкка килми ул. Ә инде бер бөреләнсә, көч алса, аны берни дә тотып тора алмый...
IV
Катлаулы һәм авыр тормыш мәктәбен үткән карт бакчачы бик хаклы: яңалыкны берни дә тотып тора алмый, нинди генә каршылыклар, нинди генә киртәләр булмасын, ул алармы җиңә һәм үзенә юл сала. Нефть районнарында очраган күп нәрсә моның ачык мисалы булып тора.
Татарстанда бораулау һәм нефть чыгаруның үсүе, киңәюе сәбәпләрен кабат әйләнеп эзләнә башласаң, ике нәрсә күз алдына килеп баса: турбобурлар һәм эре блоклар. Алар икесе дә гаҗәп күп һәм киң кулланыла хәзер. Әлбәттә, биредәге нефть ятмаларының зур булуын да истән чыгарырга ярамый. Хәзер бер бригада да турбобурга кырын карамый инде. Хәер, әгәр хәзер дә аны кайберәүләр кире каксалар, бу яулап алынган позициядән артка чигенү, хәтта җинаять булыр иде. Ә бит әле күптән түгел генә турбобур куллануны административ юл белән мәҗбүр итеп кертергә туры килгән. «Әлмәтбурнефть» управляющие, яшь инженер Валерий Иванович Игревский бу турыда менә нәрсә сөйли:
— Элек еш кына болай була иде: буровойга инженер килә дә турбобурны эшләтә башлый. Ул бригадада вакытта бораулаучылар турбобур белән эшлиләр. Инженер киттеме, турбобур туктала, тагын элеккечә эшләргә керешәләр. Искегә гадәтләнгәннәр, яңа ысул белән мәшәкатьләнәселәре килми иде... Менә бер заман, эшли, аңлата торгач, турбобурның тәмен белеп алмасыниармы. Барысы да аны мактый, өстен күрә башлады.
Акрынлап нефтьчеләр арасыннан җыелышларда чыгыш ясаучылар да
1 турбобурның әһәмияте турында сүз кузгаталар:
— Турбобурны куллану нәтиҗәсендә без шундый-шундый уңышларга ирештек... Турбобур булмаса, без аларны күрә алмаган булыр идек, — диләр.
Вышкаларны блокларга урнаштыру мәсьәләсе белән дә шундый ук хәл килеп чыккан. Баштарак бораулаучылар бу алымнан, төрле сәбәпләр табып, кул селтәргә тырышканнар. Ә бу алым белән вышканы күчерү сүтеп күчерүгә караганда вакытны бик күпкә азрак ала, арзанга да төшә.
Эш вакытын кыскарту, тизлек — хезмәт җитештерүчәнлеген арттыруның, үзкыйммәтне арзанайтуның бетмәс-төкәнмәс резервы ул, дәүләт акчасын, халык байлыгын саклап калу ул.
Бораулау эшендә электр челтәре өзелү, балчык эремәсе, төрле эш кораллары үз вакытында килеп җитмәү аркасында тукталып торулар бөтенләй бетерелсә, бигрәк тә әйбәт булыр иде. Киләчәктә, әлбәттә, шулай булыр. Ләкин хәзер әле теге яки бу гаеп белән тукталып, эшләми торулар шактый вакытны ала. Менә шуңа күрә дә һәр җыелышта, һәр утырышта бу мәсьәләгә карата сүз чыга. «Тукталып, эшсез торуларны минимумга кадәр бетерергә кирәк»,—диләр нефтьчеләр...
V
Без нефтьчеләрнең уңышлары турында шатлыклы хәбәрләрне еш ишетәбез. Әле теге яки бу бригада планнан тыш йөзләрчә метр бораулаган, әле нефть куу күләме арткан, әле яңа йорт салу тәмамланган... Халыкларның бәхетле киләчәге, илебездә коммунизм төзү өчен барган бөек көрәштә ирешелгән бу уңышлар турында ишеткәч, бездә чын-чынлап горурлану хисе туа.
110
Алдынгы бригадаларның шундый уңышларына карата:
— Алар өчен нәрсә ул. Аларга бит кирәк-яракларның, инструментларның барысын да яңасын бирәләр, — диючеләрне дә очратырга була. Алай диючеләр бик гади бер хакыйкатьне аңламыйлар: бирелгән техни-1 кадан чынлап файдалана белү, аны камилләштерү дигән нәрсә дә бар бит. Ә камилләштерелгән эш коралын кайда да булса сынап карарга кирәк. Аны, әлбәттә, башта яхшы эшләүче бригадалар сыный. Шуны да әйтергә кирәк, андый бригадада эшләүчеләр техниканы үзләре үк камилләштерәләр дә. 1\ыю рәвештә яңалыкны кертү, машинаның теге яки бу детален камилләштерү нәтиҗәсендә алар алдынгы да...
Нефть районнарына барсаң, анда һәркөнне яңадан-яңа һәм әһәмиятле вакыйгаларны күрәсең.
1957 елның җәендә элек мастер булып эшләгән, хәзер Мәскәү нефть институты студенты Македонов каникул вакытында ял итәргә Азнакайга кайта һәм диплом яклау өчен үзенә бригада бирүне сорый. Аның үтенечен канәгатьләндерәләр. Бригадага егетләрнең менә дигәннәре килә. 1351 номерлы скважинаны бораулаганда алар бик зур йөкләмә алалар һәм нәтиҗә күпләр өчен һич көтелмәгәнчә булып чыга: утыз алты көндә эшләнәсе эш унбер көндә тәмамлана! Алар станок-айга дүрт мең биш йөз алтмыш тугыз метр тизлек белән бораулыйлар.
— Су белән борауладык, — ди Николай Македонов. — Берничә ел элек балчык эремәсе урынына су тәкъдим ителгәч, аңа каршы килүчеләр күп булды. Ләкин хәзер су белән эшләү бик киң керде инде.
Нефть басымын арттыру өчен нефтьчеләр елдан-ел күбрәк су таләп итәләр. Аларның бу таләпләрен канәгатьләндерү йөзеннән хөкүмәт, уннарча миллион сумнарга төшереп, су саклагычлар төзи. Күптән түгел генә терлекләр утлап йөргән җирдә барлыкка килгән Карабаш диңгезе— әнә шуларның берсе...
Буровойларда тагын бер нәрсә күзгә ташлана: скважина бораулау эше торган саен техник яктан төгәлрәк башкарыла. Югары хезмәт культурасы тизлекне үстерә барырга, җиһазларны күп өлеш киңрәк файдаланырга мөмкинлек бирә. Моннан ел ярымнар гына элек кечерәк диаметрлы турбобур белән бораулауның уңай яклары турында сөйлиләр иде. Инженерлар аның уңай якларын конкрет әйтеп тә бирделәр: турбобурның диаметры кимесә, димәк, турбобурның авырлыгы да кими, диделәр. Бораулау өчен электр энергиясе дә азрак китәчәген күрсәттеләр, һәм ул идея тиздән тормышка да ашты. Кечкенә диаметрлы турбобурларга сорау бермә-бер артты. Гомумән турбобур белән эшли башлау һәм аны производствога кертүдә Татарстан нефтьчеләре актив катнаштылар.
Турбобур бораулау эшендә могҗизалар тудырды. Моңа кадәр совет инженерларының бу ачышларын танырга теләмәгән америкалылар да хәзер турбобурдан башка бораулау тизлеген арттырып булмасын аңладылар: алар Советлар Союзыннан турбобурның техник документациясен сатып алдылар...
VI
Республикабызның нефть районнарында чын-чыннаи иҗат белән сугарылган, романтика белән тулы киң колачлы көрәш бара. Чын-чын- лап иҗади көрәш бу, чөнки нефтьче хезмәте—бер үк алымнарны сукыр кабатлау түгел ул, анда өзлексез яңалык өстәлә тора. Бораулаучы яхшы белә: һәр скважинаның —гәрчә берничә скважина рәттән борауланса да _ ү3 ЮЛы, үз капризы, үзенчәлеге бар. Әгәр дә эш уңай барса, механизм, инструмент бердәм эшли икән, хезмәт кешесенең шатлыгын әйтеп бетерү мөмкин түгел.
Тормышны чын йөрәктән сөйгән Горький бер хикәясендә нык торулары, ихтыяр көчләре, үзләренең бердәмлекләре аркасында стихияне
111
җиңгән кешеләрне кочаклап үбәсе килүе турында яза. Зур нефть өчен көрәш алып барган батыр хезмәт кешеләренә карата да шундый теләк туа. Монда — индустриянец алдынгы сызыгы, монда — көрәш, иртәге көн өчен, коммунизм өчен зур көрәш бара. Мондагы кешеләр күз алдына гади кешеләр генә булып түгел, әкиятләрдәге гаҗәеп баһадирлар булып килеп баса. Алар арасында Ватан сулышын ныграк сизәсең.
Без күп кенә буровойларда булдык. Алар арасында төрлесе бар: алдынгылары да, уртачалары да, артта калучылар да. Кызыклысы шул: беренчеләре — ирешелгән уңышлары белән тынычланып калмаганнар, икенчеләре — алдынгыларны куып җитәргә омтылалар, ә өченчеләре — безнең артталыкның сәбәбе нәрсәдә дип, үз-үзләрен тикшерәләр; алар артталыктан чыгу, башкалар белән тигезләнү өчен юллар эзлиләр.
Әмма барысының да максаты бер:
— Тирәннән-тирәнгә бораулыйк. Ватанга күбрәк нефть бирик!
Бу бердәм максат кешеләрне яңадан-яңа хезмәт батырлыкларына өнди!
Кайчандыр бер скважинаны бораулау еллар буе дәвам иткән. Бу өлкәдә белем арткан саен, җиһазлар камилләшкән саен бораулау өчен киткән вакыт та кыскара барган: баштарак ул вакыт айлар белән исәпләнгән, ә хәзер көннәр белән генә чикләнә. Нефтьчеләр инде бер скважинаны бер-ике борау белән генә бораулап бетерү турында хыялланалар. Хәзер бораулар чагыштыргысыз яхшырды. Кечерәйтелгән диаметрлы борау куллану — бу өлкәдә революцион үсеш бирде. Ә эшче сыйныфы һәрвакыт революцияне бөтен көче белән яклый. Инженер В. Мищевич исәпләп чыгарганча, 8 нче номерлы борау белән бораулаганда бораулап чыгарыла торган туфракның күләме алтмыш процентка кимегән, ә металл конструкцияләр утыз биш процентка җиңеләйгән. Шулай ук цемент һәм балчык та азрак тотыла икән. Димәк, унике дюймлы борауны яклауның кирәге юк!..
Без Лениногорск нефтьчеләре янында. Менә 3934 номерлы буровой. Дмитрий Васильевич Тулышев безгә биредә эшләүче бригада членнарын дулкынландырган нәрсәләр, аларның шатлыклары, омтылышлары турында сөйли:
— Узган елны без уналты мең метрдан артыграк җир борауладык, — ди ул. — Барысы да мактадылар, үзебезнекеләр дә канәгать иде. Быел да башта шул күрсәткечкә тукталдык: ел ахырына кадәр былтыргыча борауларга булдык. Бер скважина бораулыйбыз, икенчесен, өченчесен... Күренеп тора: быел без артыграк борауларга тиеш. Егетләрне чакырдым. Берсе әйтеп куймасынмы: «Кара әле, Дмитрий, егетләр егерме мең метр турында сөйлиләр бит. Без башкалардан нәрсәбез белән ким!» — дип. Минем башымда йөрткән уйны әйтте дә бирде. Ул мине әйди булып чыкты... Шуннан соң планны яңабаштан үзгәртергә туры килде — ел ахырына кадәр егерме мең метр борауларга йөкләмә алдык. Аны үтәре- безгә дә ышанабыз.
Аннары ул күршедәге Әлмәт һәм Азнакай нефтьчеләре белән ярышулары турында сөйләп китте. Мондагылар Ермаков, Гринь, Моржавин бригадаларының һәр адымын күзәтәләр, аларны үзләреннән уздырмаска тырышалар. Тегеләре дә еш кына бире киләләр, сорашалар, мондагы эшләр белән танышалар икән.
Күптән түгел генә бирегә, үзенең барлык ярдәмчеләрен ияртеп. Әлмәт тресты управляющие Игревский килгән, танышкан, барысы турында да сорашкан, аннары егетләрне мактап, аларга уңыш теләгән.
112
— Бер скважинаны экономия исәбенә борауларга уйлыйсыз икән, — дигән ул, саубуллашканда. — Бик шәп эш. Берүк карагыз аны, барыбер сезне узып китәбез!
«Узып китәбез» — бер караганда гади генә сүз үзе. Шул гади сүз егетләрдәге көрәш дәртен яңартып җибәргән. Озак та’ үтми, алар да әлмәтлеләр янына барып кайтканнар, Иван Моржавин бригадасында булганнар, бораулау буенча үткәрелгән конференциядә катнашканнар, аларның эш алымнарын өйрәнгәннәр. Шундый «кунак»ка йөрешү бораулаучыларга зур файда бирә. Әлмәт нефтьчеләре янында алар менә нәрсә күргәннәр: әлмәтнекеләрнең бораулау тизлеге югарырак, алар су ярдәмендә бораулау алымын кыюрак кулланалар икән. Бу мәсьәләдә «Тат- бурнефть» тресты кирәгеннән артык саклык күрсәтә — анда теге-бу килеп чыкмасын дип, артык мәшәкатьтән шикләнәләр икән...
Тулышев бригадасы үз трестындагы бригадалар белән дә ярыша. Алар бер-берсенә булышалар, кыенлык килгәндә ярдәм итешәләр.
— Ярышта җиңеп чыгу өчен бригада егетләренең бердәмлеге төп нәрсәләрнең берсе булып тора, — ди мастер. — Егетләр бердәм булмаса, кыш көне, буран улап торганда, бер скважинаны егерме көн эчендә бораулап буламыни! Безнең бригада моннан өч ел элек оешты һәм шул вакыттан бирле аннан беркем дә китмәде. Бораулаучылардан Кубрак, Хәмидуллин, Коренной, бораулаучы ярдәмчеләре Галиев, Слепцов, Горобченко, верховойлардан Сәлимов, Колесников, Мурзаков — менә дигән егетләр. Атар намус белән эшлиләр, вакытның кадерен беләләр. Ә вакытның, минутларның һәм секундларның кадерен белү—зур нәрсә ул. Безнең бригадада һәрвакыт киләсе смена өчен эшне җайга салып китү гадәткә кергән. Эш вакытын тулы файдалануда моның зур әһәмияте бар. Ярты еллыкта безнең бригада бөтен вакытның 79 процентын җитештерү* эшенә файдаланды. Дөрес, бу бүтән күп кенә бригадалар- ныкыннан артык. Контора буенча бездә гомуми вакытның 61—63 проценты файдаланыла. Шулай да әле эш вакытын максималь файдалана алганыбыз юк... Скважинага инструментларны төшерү һәм күтәрү озак вакытны ала...
Мастер Тулышев әйткән бу кысыр вакытны киметү исәбенә бораулау тизлеген бик күпкә — хәтта күп тапкыр арттырырга мөмкин булыр иде. Хезмәт вахтасында фаҗигале рәвештә һәлак булган мәрхүм Михаил Белоглазов бригадасы оештыру эшләренә киткән вакытны киметү, шунын исәбенә бораулау тизлеген арттыру белән Татарстан нефте тарихына кереп калды да бит...
Без Тулышев бригадасында 1958 елның июль ахырында булган идек. Бу вакытта инде аның бригадасы унсигез мең биш йөз метр бораулаган иде. Ә Октябрьның кырык бер еллыгына ул егерме мең метр бораулады.
Коммунист Дмитрий Васильевич Тулышев — безнең заманның чын- чынлап алдынгы кешесе. Ул үз тирәсенә менә дигән коллектив туплаган. Аның җитәкчелегендә төрле милләт кешеләре: татарлар, руслар, украинлылар эшли. Илебезнең даны булган эшчеләр сыйныфының бу кечкенә генә бер төркемендә, бер тамчы суда чагылган кояш нурлары кебек, бәхетле киләчәк өчен көрәшүче социалистик Ватаныбызның бөеклеге чагыла.
Татарстанның нефть районнарында мондый бердәм коллективларны бик күп очратырга мөмкин!
Мәсәлән, Анатолий Криушкин бригадасы узган ел дистәдән артык скважина бораулады. Бу яшь мастер үзенең остазы Тулышев турында бик з\р ихтирам белән сөйли. Муса Ж,әлил исемендәге Казан дәүләт опера" һәм балет театры бинасына күптән түгел генә коммунистик хезмәт бригадасын оештыру инициаторлары җыелды. Аларның саны меңнән

артык иде. ВЛКСМ Өлкә Комитеты секретареннан Мактау язуы алганнан соң Анатолий болай диде:
— Минем бу трибунадан остазым коммунист Дмитрий Васильевич Тулышевка рәхмәт әйтәсем килә. Ул акыллы киңәше белән безнең эшебезгә зур ярдәм итә, тәҗрибәсен уртаклаша. Аның кебек аталарча кайгыртып торучы булганда, тагын да яхшырак эшлисе килә...
Коммунистик хезмәт бригадалары исемен яулап алу өчен көрәш республикабыздагы эшче һәм колхозчы яшьләр арасында торган саен киңрәк колач ала. Ул бригадаларны совет кешеләренең коммунистик киләчәк өчен көрәш героикасы белән сугарылган омтылышы барлыкка китерде. Эшчеләр сыйныфының алдынгы отряды булган нефтьчеләр бу көрәштә дә сынатмыйлар, алар бу гүзәл башлангычның алгы сызыгында баралар. Татарстан нефтьчеләренең 1958 елда яулап алган зур уңышлары әнә шуны күрсәтә. Алар үткән елның бер ун ае эчендә генә дә бер миллион метр— 1951, 1952 һәм 1953 елларда, өч ел буена бораулаиган кадәр — борауладылар.
1959—1965 елларда Татарстан нефте алдында чикләнмәгән горизонт ачыла. Җидееллыкта республикабыз нефтьчеләренең Совет дәүләте куәтен арттыруга керткән өлеше тагын да зуррак булачак. Коммунистлар партиясенең XXI съезды нефтьчеләрне яңа данлы эшләргә рухландыра. Алар скважина бораулауны тагы да тизләтүгә, нефть чыгаруны тагын да арттыруга омтылалар.
XXI съездда кабул ителгән җидееллык планның контроль саннары бөтен халык тикшерүенә куелган көннәрдә Татарстан нефтьчеләре республикабызда нефть эшкәртү заводлары салырга тәкъдшм иттеләр. Ә баулылар киләсе ике елда скважина бораулауны автоматлаштырырга, диспетчерлаштырырга, җир асты насосларын урыннарыннан кузгатмыйча ремонтлауны кертергә уйлыйлар. Ә бит хәзергә әле бораулау вакытында күп кенә эшләр кул көче белән башкарыла.
Безне, «кара алтын» илендә яшәүчеләрне, нефть белән бергә җир өстенә чыга торган газның күп өлеше әрәм булуы борчый. Нефть районнарында әле тегендә дә, монда да газ факеллары яна. Ә бит анда без киясе яңадан-яңа костюмнар, безнең өчен бик кирәкле булган химик әйберләр яна. Бу газларны да эшкә кушу — алда торган зур бурычларның берсе.
Нефтьчеләр бу җидееллыкта республикабызның данын тагын да югарырак күтәрерләр!