КОММУНИЗМНЫҢ ҖИҢҮЕ ӨЧЕН
Бишенче февральдә КПССның чираттан тыш XXI съезды, коммунизм төзүчеләр съезды үзенең эшен тәмамлады. Бу съездның барышын бөтен дөнья җәмәгатьчелеге зур игътибар белән күзәтеп барды.
Съездның эшендә марксистик-ленинчыл партияләрнең җитмеш ике илдән килгән делегацияләре катнашты. Халыкара коммунистик хәрәкәт вәкилләренең мондый киң катнашы белән уздырылган җыелыш моңа кадәр әле тарихта булганы юк иде.
И. С. Хрущев докладында, съезд карарларында, СССР халык хуҗалыгының 1959—65 елларда үсешенең контроль саннарында коммунизмның материаль-техник базасын тудыру, илебездә киң колачлы коммунистик төзелеш программасы бирелде. Иптәш Хрущев докладында моңа кадәр яулап алынган җиңүләрне тирән анализлау нигезендә Советлар Союзында социализм төзүнең инде бөтенләй тәмамлануы турында әһәмиятле теоретик һәм политик нәтиҗә ясалган.
КПССның XXI съезды карарлары дөнья тарихының хәзерге чорын марксизм-ле- нинизмның якты нурлары белән коендыра. Бу карарларда коммунизмга күчүнең фәнни нигезләнгән конкрет программасы күрсәтелгән.
Партиябез үзенең XXI съездына бердәм һәм нык булып килде. Съезд ленинчыл Үзәк Комитетның эшчәнлеген, аның эчке һәм тышкы политикадагы, XX съезд карарларын үтәүдәге әһәмиятле чараларын тулаем яхшы дип тапты. XXI съезд резолюциясендә күрсәтелгәнчә съезд Үзәк Комитетның Маленков, Каганович, Молотов, Булганны
5
һәм Шепиловның фракцион группасын, аларның партия бердәмлеген какшатуга, партия эшчәнлеген Ленин юлыннан читкә тайпылдырырга азаплануларын фаш итүен бик дөрес дип билгеләде. Моның белән партия марксизм-ленинизм байрагы астында Үзәк Комитет тирәсенә тагы да ныграк тупланды.
Безне, галимнәрне, партиянең җитештерү көчләренең яңа зур үсешен билгеләгәндә фәннең һәм техниканың өр-яңа казанышларына таянуы, фән көчләре алдына яңадан- яңа бурычлар куюы аеруча шатландыра. Съездда галимнәргә карата күп кенә яхшы сүзләр әйтелде. Тәнкыйтьләүләр дә булмады түгел. Аеруча куандырганы шул: Н. С. Хрущев иптәш съезд трибунасыннан Советлар Союзындагы фән һәм техника өлкәсендәге бөек җиңүләр өчен галимнәргә рәхмәт белдерде.
Безнең өчен, фән һәм югары мәктәп эшчеләре өчен, Коммунистлар партиясенең XXI съезды карарлары гаять зур әһәмияткә ия. Н. С. Хрущев доклады буенча кабул ителгән резолюциядә коммунистик җәмгыять төзүнең хәзерге чорында фәннең торган саен зуррак әһәмияткә ия була баруы турында бик ачык әйтелә. Җидееллык дәвамында фәннең барлык тармаклары да тагы да югарырак баскычка күтәрелер, яңадан-яңа теоретик һәм практик тикшеренүләр тормышка ашар.
Фән кешелек тормышында һәм аның эшчәнлегендә торган саен зуррак урын ала бара. Киләчәктә институтларыбызның фәнни учреждениеләр һәм заводлар белән бәйләнеше тагы да ныгуы бик зарури. Зур практик проблемаларны тормышка ашыруда моның әһәмияте бик зур.
Татарстанда, җидееллык план буенча, промышленность продукциясенең 84,5 процентка үсеше билгеләнә. Республикабыз җидееллык дәвамында югары индустриаль ил булып әвереләчәк. Нефть, химия, машина төзү промышленносте һәм энергетика аеруча зур тизлек белән үсәчәк. Республикабызның авыл хезмәт ияләре ит җитештерү буенча жидееллык планны өч елда, ә сөт буенча ике елда үгәргә сүз бирделәр.
Партиябезнең XXI съездында кабул ителгән җидееллык планны тормышка ашыру эше предприятиеләрдә һәм төзелешләрдә, колхозларда һәм совхозларда, фәнни учреждениеләрдә хәл ителә. Әлбәттә, җиңү үзе генә килми, аны тир түгеп яулап алырга һәм ныгытырга кирәк. Шуңа күрә дә һәр коллектив бу җидееллык планда үзе үтәргә тиешле эшләрне аллан билгели, бу гомумхалык эшенә үз өлешен мөмкин кадәр күбрәк кертергә тырыша.
Кешелекнең якты киләчәге өчен көрәштә зур җиңүләргә ирешкән совет халкы бу бөек планны да намус белән үтәп чыгачагына нык ышана.
Гыйлем КАМАЙ, профессор, КПССның XXI съезды делегаты.