Логотип Казан Утлары
Публицистика

КОММУНИСТИК ХЕЗМӘТ КЕШЕЛӘРЕ


г
ыш кыш инде. Берара җылы көннәр булып ала да тагын чатнама суыклар башлана. Битләрне чеметеп-чеметеп алырлык әче җилләр исә, буран чыгып Казан урамнарына кар тутырып китә — урам себерүчеләрнең җен ачуларын чыгара.
Әле кичә генә хәтсез салкын иде. Ә бүген менә җылытып җибәрде. Кояшлы көн. Урамда йөрүчеләр ашыкмый гына атлыйлар. Аларга кушылып мин дә атлыйм. Ленин исемендәге Казан Җитен комбинатына барыш.
Бирегә килүем — җил куып йөрү түгел иде. Ләкин... кунак булсаң, тыйнак бул дигәндәй, комбинатның туку фабрикасына кергәч, үземә кирәк кешене — астан сугулы станоклар цехының смена мастеры Клавдия Алексеевна Дарченкованы — сабыр гына көтеп алырга туры килде.
Мастер дигәннәре, өстенә зәңгәр халат киеп алган, буе-сыны спай, зәңгәр күзле, аксыл, чандыр йөзле яшь кенә, чибәр генә бер ханым булып чыкты.
— Цехка керергә телисезме? — дип, елмаеп кына сорау бирде ул миңа. Аннары, мин авызымны ачып ни әйтергә дә өлгермәдем, ишеккә юнәлде.
— Әйдәгез!
Әйдә икән әйдибез инде, шуның өчен килгән. Тукыма үлчәү бүлеге аркылы цехка уздык.
Цех озын, киң. Ике як стеналары пыяладан гына диярсең — тәрәзәләр идәннән түшәмгә терәлә. Өч рәткә тезелгән йөздән артык туку станогы. Тавышка колагың тонар. Авызын колагыңа куеп сөйләүченең дә ни әйтүен аңлавы читен. Хәер, тукучы кызлар, иелеп-үрелеп, авыз сузып маташмыйлар. Карыйм: мастер туктый, бездән өч-дүрт станок арада бер кыз, чәкән тутырган капчыгына кулы белән ишарәләп, нидер сөйли. Сөйли торгандыр инде — авызы ачыла да ябыла ич. Мастер аңа:
— Алып китегез! — дип кычкыра, һәм минем гаҗәпсенеп торуымны күреп: — Без күнеккән инде. Иреннәребез кыймылдавыннан аңлашабыз, — ди.
Имәндә икән чикләвек! Елмайган ди иттем. Тукучылар үзләре сук-ранмыйлар икән, минем җиллектән җил өрми, — артык төпченеп тормадым. Шулай да, колакларыма чүбек тыгарлык булып йөргән бер мәлне, күңелемә шундый уй килде: фән һәм техника дөньясында гаҗәп-сәер могҗизалар эшләнгән тарихи чорда, туку фабрикаларында шау-шуны киметү мәсьәләсе хәл ителмәү аяныч. Ә бит бу туку фабрикаларында эшләүче миллионнарның сәламәтлек проблемасы, һәм... хәл ителмәслек
. ,с. ә.- № 2.
К
97

98
проблема түгел. Күптән түгел генә Орел шәһәренең текстиль машиналары эшләү заводы аз тавышлы тигезләгеч (ровничная) машина ясап чыгарды. Димәк, аз тавышлы туку станоклары булдыру турында уйлау— конструкторлар һәм инженерларыбызның чираттагы бурычы булырга тиеш.
Бу цехта барысы да дип әйтерлек яшь кызлар, яшьләргә хас дәрт белән эшләүчеләр. Алар комбинатның күренекле эш осталары А. Богомолова, А. Горышин, Н. Миңнуллина, AL Хәбибуллина һәм башкалар белән иңсәне иңсәгә куеп, кулга-кул тотынышып, зур тырышлык күрсәтеп эшлиләр.
Дарченкова мине әнә шул осталарның берсе, мастер ярдәмчесе Александр Иванович Горышин белән таныштырды. Горышин коммунистик хезмәт бригадасы дигән мактаулы исем алу өчен комбинатта беренче булып көрәш башлаучы Аня Исаева бригадасына хезмәт күрсәтә.
Безгә кул кысып танышу белән үк сүзгә керешергә мөмкин булмады. Эшнең иң кызган чагы иде...
Узган елның ноябрь урталарында «Комсомольская правда» газетасы Мәскәү-Сортировочная депосында башланып киткән патриотик хәрәкәт турында хәбәр итте. Моннан кырык ел элек нәкъ әнә шул депода коммунистик шимбәләр уздырыла башлаган иде бит. В. И. Ленин ул хәрәкәтнең коммунизм төзүдә зур әһәмияте барын әйтте: аны «Бөек башлангыч» дип атады. Кырык елдан соң, Советлар Союзы Коммунистлар партиясенең XXI съезды алдыннан, совет халкы Җидеёлык план буенча фикер алышкан көннәрдә, шул ук депода янәдән патриотик хәрәкәтне башлап җибәрделәр: коммунистларча яшәргә һәм эшләргә!
Мәскәүнең Семеновская заставасы артындагы депода башланып киткән патриотик хәрәкәт коммунизм төзүдә җиң сызганып катнашырга теләүче миллионнар хәрәкәтенә әверелде.
Билгеле инде, үз алдыңа бурыч куеп: «Коммунистларча яшим һәм эшлим!» — дип ура кычкырып кына, кулыңнан эш килмәсә, ихтыярың чамалы булса, күпне куандыра алмыйсың. Туку фабрикасының комсомол комитеты секретаре Катя Варфоломеева әйтүенчә, Аня Исаева бригадасы кызлары йөкләмә алганда бу хакта сүзне уртага салып, ныклап сөйләшәләр. Төп бурыч итеп менә нәрсәләр алына:
1. Бүген кичәгедән, иртәгә бүгенгедән күбрәк продукция бирергә;
2. Гомуми, политик һәм техник белемне даими күтәрергә;
3. Үз-үзеңне тотуың белән башкаларга үрнәк булырга һәм шәхси интересны бөтен коллектив интересына буйсындырырга.
— Безнең ил коммунизм төзүгә керешеп, капиталистик дөньяга тыныч ярыш игълан итте һәм бу ярышта без җиңеп чыганагыбызга шигебез юк! Шуңа күрә безнең үз алдыбызга куйган таләпләребез дә зур... коммунистларга хас, — диләр кызлар.
Коммунизм!..
В. И. Ленин Комсомолның III съездында сөйләгән речендә: «...бүген унбиш яшь тулган буын... коммунистик җәмгыятьне күрәчәк һәм бу җәмгыятьне үзе төзәчәк, һәм ул тормышының бар бурычы әнә шул җәмгыятьне төзү икәнен белеп торырга тиеш», — дигән иде.
Бөек юлбашчыбызның бу сүзләре бүген аеруча горур яңгырыйлар. Утызынчы еллардагы яшь буын техника буенча Американы куып җитеп узып китәр өчен көрәште. Бүгенге яшьләр җан башына продукт җитештерү буенча Американы узып китү өчен көрәшәләр. Утызынчы елларда социализм төзү башланган иде, бүгенге буын исә коммунизмга аяк басты.
1* 99
Коммунизм!..
Җидееллыкның беренче елы хәерле эш белән башланды. Галәмгә Совет космик ракетасы җибәрелде. Ул хәзер Кояш әйләнәсендә, эллиптик орбитада хәрәкәт итә. Беренче ясалма планета! Ә уйлап карасаң, бу бит әле булачак бөек эшләрнең чәчәге генә.
Менә шушы шартларда совет халкы капитализм дөньясын тыныч ярышка чакыра. Без кыю сөйләшәбез, чөнки үзебезне бөтен яктан өстен һәм нык тоябыз.
2
Мастер ярдәмчесенең карамагына егерме сигез туку станогы бирелгән. Горышин смена дәвамында аларның тоткарсыз эшләүләрен тәэмин итәргә тиеш. Эш җитәрлек. Әле кугыч ватыла, ул да түгел, тукыманың тыгызлыгын көйли торган арткы йөкне тигезләргә, я тешле тәгәрмәчне алмаштырып куярга кирәк була. Егерме сигез станокның егерме сигез төрле мәшәкате булуы мөмкин.
Мин кабат әйләнеп килгәндә, Александр Иванович һаман эштән бушамаган иде әле. Ул бик борчылган кыяфәт белән кырый станок янында кайнаша иде.
— Әле теге станокның бәләген көйләп кенә өлгергән идем. Инде бусы... кылысы ватылган. Белә бит вакытын, каһәр, — диде ул мине күреп, ләкин эшен бүлмәде.
«Бәләге нәрсә дә, кылысы нәрсә икән инде моның?»—дип чигәмне кашып алдым. Шулай да, сер бирергә исәп юк. «Тисә тиенгә, тимәсә ботакка», — дидем дә, белдеклелек күрсәтеп, һич тә тәкәллефсез генәз
— Әйе... кылые — мөһим деталь ул, — дигән булдым.
Горышин, миңа ышанасы килмичәрәк карап торды һәм, үз-үзенә сөй-ләнгәндәй:
— Кылые — станокның йөрәге ул, — диде.
Ярар, мәйтәм, кәкре атсам да туры тиде әле бу. Шуңардан кәефем күтәрелеп, кыюрак кыландым. Бер кыз:
— Станокка якын тормагыз, шүре ычкынып китеп калынлыгыгызны үлчәмәгәе, — дигәч тә бик исем китмәде. Ычкынса соң! Күрмәгән нәрсәм түгел. Җиң очы белән борынымны сөртергә өйрәнеп килгән елларда ук белә идем мин ул шүрене. Әни алача сукканда берсен, үзенә сиздерми генә алып, урталай ярып карый идем. Аннары... әни мине яра иде...
Шулай да бу шүреләр икеләтә зурлар, йөрешләре дә тиз. Мастер ярдәмчесе эшен түгәрәкләгәч тә, үзара гәпләшергә булып, мастерлар бүлмәсенә киттек. Анда тавыш та әзрәк, шүреләр дә юк.
Брезент һәм капчыклык тукыма тукучы кызлар — Коммунистик хезмәт бригадасы членнары мастер ярдәмчесе Горышин турында:
— Ул безнең остазыбыз, — диләр.
Бу һич тә ярарга тырышу түгел, бәлки кешене чын күңелдән ихтирам итү. Александр Ивановичның остаз булырлыгы бар. Комбинатта чирек гасыр эшли инде ул. Бирегә 1932 елны Фурманов шәһәреннән килгән. Беренче елларын заправщик булып эшли. Соңыннан, аның сәләтле, тик- шеренүчән егет икәнен сизеп алалар да мастер ярдәмчесе итеп куялар Коммунист Горышин егерме алты ел эчендә йөзләрчә кызларны «аякка бастырган» — туку эшенә өйрәткән. Бүген үзе җитәкчелек иткән бригада кызлары да беренче көннән башлап аның кул астында квалификацияле тукучылар булып җитешкәннәр....
Бу хакта Александр Иванович мин язганча ук итеп сөйләмәде, билгеле. Эш кешесе мактанырга яратмый бит ул. Ләкин эш — мин язганча.
Горышин, чалгы пәке белән кыргандай шома, чиста башын (контузиядән соң чәче коелган икән) сыйпаштыра. Азрак кысынкы, яшькелт
100
күзләрендә сүрән елмаю чагылып китә. Ләкин ябык, озынча йөзе җитдилек саклый.
Беравык сүзсез утырабыз. Мин язгалаган булам, ул, сизеп торам, моның сораулары күпме икән, дип сабырсызланып утыра. Бәлки шуңа күрәдер, бу юлы мин сораулар биргәнне көтмәде, үзе сүз башлады. Елмая төшеп:
— Комбинатта беренче булып безнең кызлар коммунистларча эшли башлавы минем өчен зур сөенеч, — диде ул үз сүзләренә азрак уңайсызланып. Аннары, шуннан артык сүзем юк инде, теләсәң нишлә, туган, дигәнсыман кепкасын башына чөйде дә папирос кабызды. Иркен күңелле, хөр фикерле кеше булып чыкты бу. Әлеге шул сүзен өзеп папирос көйрәтүе дә тикмәдән түгел. Үземне талкыма, кызлар турында сүзем бар, диюе булды, күрәсең. Билгеле шулай. «Сөенеч» дип, салпы яктан салам кыстырып азаплануы — сүзне кызларга борырга тырышуы.
Кызлар икән, кызлар. Киттек цехка, кызлар янына. Тагын станоклар, тагын йөзләрчә станокларның дөпелдәгән тавышы...
Коммунистик хезмәт бригадасында унбер кыз икән. Сер итеп кенә әйтим: берсеннән-берсе матурлар, һәркайсы өчәр станокта эшли. Ә Мария Косолапова — дүрт станокчы.
Бригада еллык планны 10 октябрьга тутырган һәм плаңнан тыш 84500 буй метр тукыма биргән. Ә инде 1959 елда планнан тыш 100 мең метр тукырга йөкләмә алган, һәр тукучы алган йөкләмәсен намус белән үтәргә тырыша. Узган елның декабрь ае (коммунистларча эшли башлауның беренче ае) планы 136,5%ка үтәлеп, планнан тыш 12 мең метр брезент тукымасы бирелгән.
— Алган йөкләмәбезне үтәрбез дип уйлыйм, — ди Аня Исаева. Ә инде Горышин, әле кызларга, аннары станокларга күз салып, бер мизгел уйланып тора да:
— Арттырып үтәрбез! Декабрь аенда 12 мең метр бирдек ич. Яңа елда яңача эшләп, аена 10 ар мең метр гына бирсәк тә елына 120 мең метр җыела, — дип төзәтмә кертә.
120 мең метр! Утыз мең пар махсус кием дигән сүз ич бу! һәм бу утыз мең пар махсус кием планнан тыш тукылган брезенттан тегеләчәк бит. Бер караганда, күп тә түгел шикелле, ә яхшылабрак уйласаң... ярыйсы гына. Фабрика түгел, ә нибарысы унбер кешедән торган бригада гына бирә бит аны. Хәер, кызлар үзләре бик аһ итмиләр.
— Шулай да эшләмәсәң, оятка килер, — диләр.
...Бригада членнары тик эш белән генә дан алырга, үз кабыкларына 'йомылып яшәргә уйламыйлар. Кызлар җәмәгать эшендә дә актив катнашалар. Аня Исаева үзе комбинат клубына, күмәк җыр түгәрәгенә йөри — җырчы; Шура Богомолова — профгруппорг; Нурания Шәйхет- динова — страхделегат; Наҗия Зәйнуллина — җәмәгать инспекторы; Луиза Галеева — культура эшләрен оештыручы. Кызлар бердәм коллектив булып яшиләр. Шимбә көннәрдә, эштән соң бергәләшеп, яңа спектакль, кинофильм карарга баралар.
Коллектив белән бер якка атларга, һәр җиргә өлгерергә, бер-береңә булышып, бердәм һәм дус яшәргә! — коммунистларча эшләргә сүз биргән кызларның девизлары шундый. Ә инде белемне күтәрү турында алар үзләренә тагын да таләпчәнрәкләр. Алган йөкләмәләрендә бу хакта менә нәрсә язылган: «Укырга теләмәү аңсызлык һәм коллективны ихтирам итмәү булып саналачак».
Кызлар быел партия тарихын өйрәнү түгәрәгенә йөриләр. Ә яңа уку елында кичке мәктәпкә керергә җыеналар. Якын дүрт-биш ел эчендә барысы да урта белемле булырга уйлыйлар. Бүгенге тормыш, әнә шулай эшкә дә, белем алуга да карашны үзгәртә. ,
— Урта мәктәпне тәмамлагач нишләргә уйлыйсыз? — дип сорау би- рәм мин кызларга.
101
— Техникумга керергә телибез.
— Читтән торып укырга туры килер, — диләр кызлар.
Эшләп уку... Сүз юк, эштәй соң, кайтып ял итәсе урынга, китапка баш ию җиңел түгел. Әлегә хәтле, барлы-юклы белем белән дә эшләргә, шуңа канәгать булып яшәргә күнгән кешегә бу бигрәк тә авыр. Ләкин... җаны барның эшендә җае булыр, диләр бит. Ничәмә еллар эшләп, инде инәсеннән җебенә кадәр өйрәнеп өлгергән ул кызлар өчен, шул ук таныш эшне тирәнтенрәк, теоретик яктан өйрәнү артык зур мәшәкать тә тудырмас, һәрхәлдә алар үзләре шулай уйлыйлар.
Эш һәм укудан тыш, коллективта, гаиләдә үзеңне тоту турында да кызлар кырт кисеп сөйләшәләр.
— Коммунистик хезмәт бригадасы икән, анда инде бар нәрсә дә ком-мунистларча булырга тиеш. Эштә дә эленке-салынкы йөрмә, башка вакытта да үз интересыңны гына кайгыртып, туры юлдан тайпылма, — ди Горышии.
Кызлар, килешеп:
— Билгеле шулай.
— Башкача булырга тиеш тә түгел, — диешәләр.
Ә инде Катя Горюнова кызарына, уңайсызланып башын ия. Иптәш кызлары алдында гаепле икән. Күптән түгел генә ул, беркемнән дә рөхсәт сорамый-нитми, икенче бригададан бер кыз белән килешеп, сменасын алмашкан. Кыз кеше, серле генә эше булгандыр инде. Әмма ләкин иптәш кызлары аның сере-мере белән кызыксынып тормадылар. Алар аңа, артык ачуланмый гына, шулай да бик ачык, аңлаешлы итеп вәгазь укыдылар. «Эшең булса киңәш сора, кирәк икән рөхсәт ал, үз белдеклегең белән йөрмә. Әгәр бу сүзгә колак салмасаң,. син безгә иптәш түгел!» — диделәр аңа. Катя тукучы кыз, җеп ни өчен нечкә җиреннән өзелүен белә. Аның нык чорналган йомгактан өзелеп каласы, ягъни коллективтан аерыласы килми.
— Гафу итегез, кызлар! Икенчеләй алай итмәм, акыллырак булырмын,— дип ышандырды ул иптәш кызларын. Соңыннан бераз елап та алды. Андый чакта шунсыз буламы соң!..
Бу күңелсез вакыйга бер Катя өчен генә түгел, башкалар өчен дә сабак. Туйдан соң такмак әйтеп йөрисең килмәсә, сүзеңә хуҗа бул — таләп шундый!
Туку эше, үзе бер төрле булса да, күңелле, мавыктыргыч эш. Тукыманың күзгә күренеп арта баруын карап торганда күнел кытыклана — аның тагын да күбрәк, тагын да әйбәтрәк булуын тели. Менә шуңа күрә, чәкәннәр бетә башладымы, кызлар ваемсыз йөрмиләр, әзерләү бүлегенә үзләре йөгерәләр: тизрәк кыймылдагыз, минуты кадерле! Станокның берәр җире ватылдымы, мастер ярдәмчесенә үзләре булышалар — эш тоткарланмасын, минутлар бушка узмасын, һәм никадәр тырышыбрак эшләсәләр, эшләре шулкадәр җиңелрәк, кызыграк булып тоела. Элегрәк, яңача эшли башлаганчы, авыр, матавыклы тоелган эшләр дә, хәзер йөрәкне җилкетә, үзенә тарта.
Якты хыял белән канатланып эшләүче кызларга карыйсың да, Гетенең: «Хәрәкәт итәргә теләгән — тынычлыгын югалтсын!» дигән сүзләре искә төшә. Әйе, кешелекнең якты киләчәге — коммунизм җәмгыяте төзүче, үз тынычлыгын гына кайгыртып, алма пеш — авызыма төш, дип кул кушырып утырырга яратмый, хәрәкәт итә.
Коммунистик хезмәт бригадалары комбинатның башка фабрикаларында да бар. Шулардай берсе эрләү фабрикасында, Сания Ибраһимова бригадасы. Бу бригадада унике эрләүче кыз. Мастер ярдәмчесе Нәгыймә Миңнуллина әйтүенчә, кызлар беренче көннән үк «һөҗүмгә күчкәннәр». Күз иярмәс тизлек белән бөтерелгән корыч орчыклар тагын да тизрәк бөтерелә башлаганнар диярсең. Әзерләү бүлегенә, җеп чорнаган кәтүкләр көннәи-көи күбрәк озатылып тора. Тик декабрь аенда гына да планнан
102
тыш тугыз тонна җеп эрләнгән. Бригада эш нормасын көн саен арттырып үти. Бригада членнарыннан Мөкәррәмә Галиәхметова, Мәйсәрә Галимова, Хәтимә I атауллиналар — бөтен комбинатка билгеле производство алдынгылары. Бу бригаданың да үз алдына куйган максаты коммунистик ярыш таләпләренә бөтен яктай җавап бирерлек.
Коммунизм төзүче!..
Яхшы эшләргә, яхшы укырга һәм яхшы яшәргә! Бер уйласаң, бу эрләүче кызларны да, башка миллионнарча кызлар-егетләрне дә: «Менә шулай итегез, менә болай гына яшәгез!» — дип көчләүче юк бит. Ләкин... безнең совет кешесе тереклек итәр өчен түгел, матур итеп яшәр өчен туган. Ул үзенең яшәвен акларга тиеш, тормышының һәр почмагы да тулышып торырлык, һәр эш файдалы, экономик яктан гына түгел, мораль яктан да мәгънәви булырлык итеп яшәргә тиеш икәнен аңлый. Безнең совет кешесе бөек эшләр өчен туган, димәк... Герцен әйткәнчә, «төрле якка яшәргә», бар җиргә өлгерергә, барысын да белергә, барысы белән дә кызыксынырга тиеш. Үзең өчен генә яшәмә! Чөнки, бар тырышлыгың белән, җиде кат тир агызып хезмәт итсәң дә, син җәмгыять каршында бурычлы каласың, үз гомереңдә ул сиңа биргәннең бер чеметемен дә түләп өлгерә алмыйсың. Шул җөмләдән, илебездә кузгалган бөек эшләр коммунизм иртәсен якынайту теләге йөрәкләрдә кайнар хисләр кузгата.
Коммунизм төзүче!.. Горур яңгырый. Кем генә шул горур исемгә лаек булырга теләмәс!..

* *
Коммунистларча яшәргә һәм эшләргә сүз биргән тукучылар, эрләүчеләр үзләре һәм иптәшләре турында гына кайгыртмыйлар. Бер уңайдан киләчәгебез — балалар турында да искә алырга кирәк, диләр.
— Балаларны тәрбияләү турында сүз йөрткәндә, беренче урын ясле һәм балалар бакчасына бирелергә тиеш.
Дөрес сүзгә җавап юк. Ата-аналары эштә булганда балалар өчен иң шәп урын — ясле һәм бакча. Чөнки, балалар бакчасында бирелгән тәрбияне, иң тәти нәнкәләр дә, иң әйбәт әбиләр дә, хәтта тәрбия эше, балалар психологиясе белән азмы-күпме таныш әти-әниләр дә бирә алмыйлар. Ә бит сүз бүгенге буынга алмашка үсүчеләргә коммунистик тәрбия бирүнең яңа, революцион формасы турында бара. Инде килеп, икенче ягын да онытырга ярамый. Күңел биреп эшлим дигәндә генә: «Өемдә балаларым калды, нишлиләр икән инде», — дип уйланып йөрсәң, әтиме син, әниме син — барыбер, җан тынычлыгың югала, кулың эштә, күңелең өйдә була.
Кызгакычка каршы, Казан Җитен комбинатында (һәм бер биредә генә түгел) балаларын яслегә, бакчага урнаштыра алмаучылар шактый әле. Сер түгел, әлегә хәтле бу мәсьәлә еш кына арткы планда була килгән. Комбинат ишек алдын яшелләндерү быел гына исләренә төшкән кебек, балалар бакчалары турында ныклап уйларга кирәклеге дә комбинат /китәкчеләренең тик быел гына башларына кергән. 1959 елның февраленә 60 урынлы яңа ясле эшли башларга тиеш. Бабайлар әйтмешли, соң булса да, уң булсын.
Комбинатка дүртәр катлы йортлар салу өчен Красиококшайская, Повстанческая һәм Чкалов исемендәге урамнарда тулы бер кварталлык ч'рын бирелгән. Тукучыларның шул булачак поселокларында салыначак беренче йортларда иң элек итек-читеккә баш сабу урыннары түгел, ә балалар бакчасы, ясле ачу планлаштырылса, «савабы» зуррак булыр иде, билгеле.
103
Партиябезнең XXI съезды алдыннан башланып киткән коммунистик ярышның нәтиҗәләре Җитен комбинатында нык сизелә. Бу хакта телгә алып сөйләрлек бар.
Казанда кеги дә белә: Ленин исемендәге Җитен комбинаты — югары техника белән җиһазландырылган эре предприятие. Сүз уңаеннан әйт<- кәндә, ул электә дә зур иде. Ләкин аның бүгенге хәлен узганы белән чагыштырып булмый. Әгәр утызынчы-кырыгынчы елларда комбинат тәүлегенә унсигез-унтугыз мең буй метр тукыма эшләп чыгарган булса, хәзер шул ук производство мәйданында илле биш-алтмыш мең буй метр тукыма җитештерә. Моның төп сере — техниканың һәм, аннан да битәр, хезмәт җитештерүчәнлегенең тулаем үсешендә.
Әйе, елына миллионнарча сумлык продукция бирә торган мондый предприятиене аты олы, кабыргасы коры дип булмый. Комбинат айдан- айга, кварталдан-кварталга производство планын арттырып үти. 1958 ел планы бөтен күрсәткечләр буенча да үтәлү белән бергә, планнан тыш дүрт йөз утыз тонна таралган җитен сүсе, өч йөз кырык тонна җеп, •сигез йөз егерме мең буй метр тупас һәм сигез йөз җитмеш мең буй метр әзер тукыма җитештерде. Продукциянең үзкыйммәтен төшерү һәм чималга экономия ясау өчен көрәшеп планнан тыш җиде миллион биш йөз .мең сум мая тупланды. Продукция «сан плюс сыйфат» принцибыннан чыгып эшләнә. Шуңа күрә дә комбинат маркасы мактаулы. Мисал өчен шуны гына алыйк: узган елның соңгы көннәрендә ерак Үзбәкстаннаи бер хат килеп төшә. «Продукцияне үз вакытында җибәрүегез өчен безнең туку фабрикасы коллективы сезгә зур рәхмәт белдерә... Киләчәктә дә шулай югары сыйфатлы брезент тукымасы эшләгез. Яңадан-яңа уңышларга ирешегез!» — диелә ул хатта. Андый хатлар, котлау телеграммалары әледән-әле килеп тора.
Җидееллык план коллектив каршына яңа бурычлар куя. Комбинат директоры Виктор Константинович Успенский әйтүенчә, менә нәрсәләр планлаштырылган: тегү цехында капчыклар тегү 470 мең данәгә артырга тиеш. Эрләү фабрикасында җеп эрләү 1959 елда (бөтен саннар 1958 ел планы белән чагыштырма рәвештә алына) 1. 125 тоннага артачак. Туку фабрикасының планы миллион буй метрга күтәрелә. Эрләү фабрикасында яңа җиһазлар (8 эрләү машинасы, 21 тасма машинасы, 11 таратып салу машинасы һ. б.) куелса, тегү фабрикасы әлеге өстәмә бер миллион метр тукыманы фәкать хезмәт җитештерүчәнлеген тагын да күтәрү, коммунистик ярышны тагын да киңрәк җәелдерү исәбенә генә бирергә тиеш...
— Бу бурычларны намус белән үтәүдә, бәхәссез, коммунистик хезмәт бригадаларының роле зур булачак,—ди Виктор Константинович.
Җидееллык план нигезендә якын арада авыр йөкләрне күтәрү һәм күчереп йөртү эшләрен механикалаштыруны тәмамлау билгеләнә. Гомумән, комбинатта производствоны механикалаштыру һәм конвейерлаштыруга зур игътибар биреләчәк.
Санап киткән фактлар СССР җитен промышленностеның перспектив планы нигезендә эшли торган комбинатның производство куәте үсүен ^раслый. Җидееллык план буенча нигездә җитен тукымалары җитештерү 155 миллион метрга артырга тиеш. Моңа ирешүдә В. И. Ленин исемендәге Казан Җитен комбинаты коллективы да, коммунизм төзүче бөтен • совет халкы белән бергә, зур көч һәм омтылыш белән эшли.
... Заманында В. И. Ленин бөтен дөньяга билгеле язучы-фантаст Герберт Уэллсиы Россияне электрлаштыру планы белән таныштырган. Күренекле язучы «Кремль хыялчысына» ышанырга базмаган. Гасырлар дәвамында таланып килгән фәкыйрь, сугыш елларында барлы-юклы промышленность предприятиеләре дә җимерелеп беткән, экономик яктан

дөньяда иң артта калган бу илдә шундый бөек эшләрне үтәп чыгар көч, мөмкинлек булуына Уэллс кына түгел, капитализм дөньясының башка күренекле кешеләре дә әкият дип кенә караганнар.
Бөек юлбашчыбыз шул чакны Герберт Уэллска Россиядә ниләр эш-ләнгәнен күрер өчен тагын ун елдан соң килеп чыгарга тәкъдим иткән.
Советлар Россиясе ун ел эчендә чыннан да әкият итеп сөйләрлек эшләр башкарды. Бу кыска гына вакыт совет халкына Англия капитализмы тик йөз ел эчендә генә ирешә алган экономик күтәрелешкә ирешү өчен җитте.
Аннан бирле күп җилләр исте, күп сулар акты инде. Капиталистик идеология инглиз язучысына безнең илебездә башланачак бөек эшләр планының реаль булуын аңларга комачаулаган иде. Ләкин бүген, утыз сигез елдан соң, капиталистлар, совет коммунистлары үзләренең жиде- еллык планнарын күтәреп чыккач, теге вакыттагы кебек: «Буш хыял!» — дип лаф орырга базмыйлар. Кая ул! Алар хәзер чери башлаган капитализмның экономика капчыгы буйлап шартламагае дип борчылалар.
Юк, совет халкы — буш хыял белән юанырга күнгән йомшак сеңерле, мескен халык түгел. Ул матур киләчәккә кыю карый һәм алдан ук:
— 1965 елны, мәйлегез булса, безгә рәхим итегез, әфәнделәр! Җиде ел эчендә совет халкы ниләр эшләгәнен күреп китегез!—дип чакырып куя.
Советлар Союзы күгенә сүнмәс кояш — коммунизм кояшы күтәрелә. Менә монысына инде бүген үк карап сокланырга була.