Логотип Казан Утлары
Публицистика

ХӘТЕРДӘ САКЛАНГАННАРДАН


стәл өстендә вакыт үтү белән кәгазе бераз саргайган, «Хөрмәтле Хөсни дус» дип башланган хат ята. 1930 елның 15 июнендә язылган бу хатны укыганнан соң ирексездән Шәриф Камалның хезмәт ияләренә карата гомер буена сүнмәс, турылыклы, тирән мәхәббәтен сизәсең.
1900 еллар. Булачак язучының туган авылы янында гына диярлек тимер юл төзелеше бара. Кысан патриархаль семьяда сыеша алмаган һәм һәрбер яңалыкка зур кызыксыну белән карый торган яшүсмер шул төзелешкә гади эшче булып килә. Эшчеләрнең тормышларын якыннан- рак белгән, аларның эчке тойгыларын аңлаган саен, аңарда дини гореф-гадәтләр белән сугарылган әйләнә-тирәгә нәфрәт арта бара. Дини мәдрәсәдә укыган бу шәкертнең семьясы һәм әйләнә-тирәсендәге мохит белән алыш-биреше шулай өзелә, ул 16—17 яшеннән намуслы хезмәт юлына баса.
Туган җиреннән еракта, төрле шахта һәм промыслоларда эшләп йөргән яшь егеттә патша Россиясендә чиктән тыш авыр шартларда яшәгән эшчеләрнең тормышы, көнкүреше, аларның характерлары, тойгылары, үзара мөнәсәбәтләре онытылмаслык тирән тәэсир калдыра. Шуның өчен дә аның иҗатында хезмәт һәм бәхет темасы үзәк урынны алып тора да. Әсәрләрендә хезмәт ияләренең бәхетле тормыш белән яшәргә хаклы икәнлекләрен исбат итәр өчен, ул аларны иң югары кешелек сыйфатлары белән, художестволы образларда күз алдына бастыра.
Иҗат юлының беренче елларында Шәриф Камал физик һәм рухи газаплар кичергән хезмәт ияләренең фаҗигалы тормышлары турында әрнеп яза. Ләкин ул аларның һәрвакыт зур өметләр белән яшәүләрен, якты көн туасына тирән ышанычларын да сизә. Шулай ул сыйнфый көрәш юлын күрсәтерлек дәрәҗәгә үсә бара. «...Октябрь мине бөтенләй яңадан тудырды, — дип яза ул. — ... Каты эксплуатацияле, культурасыз, караңгы тормыштан котылу өчен сызлану, сыкрануларның файдасыз булганлыгын, ул тормышны җимерү һәм якты, яңа тормыш төзү өчен революцион көрәш юлыннан башка икенче бер юл юк икәнлекне мин ачык күрдем...»
1930 елның җәендә Шәриф Камал Бондюг заводында иҗат коман-дировкасында булды. Ул анда бик тиз арада эшчеләр белән аралаша алды. Ул, заводның цех партия оешмасына учетка кереп, эш һәм җыелыш вакытларында эшчеләр арасында торган бурычлар, кыенлыклар һәм уңышлар белән танышты һәм шул тормыш белән яшәде.
Хәзер гомеренең сигезенче дистәсенә чыккан карт һәм хөрмәтле әдип Хөсни агага язган һәм журналның бу санында китерелгән хат шул ко-мандировканың бер истәлеге булып сакланып калган.
Ө

Шәриф Камал язылачак әсәрләре геройлары белән көндәлек тормышында да якын бәйләнештә булды. Номерлардан ул эшчеләр посел- касына, заводта 45 ел эшләгән Сәләх абзый Гыймазов квартирына күчте.
Бу тәҗрибәле карт эшче белән алар күп елларга сузылган якын дуслык мөнәсәбәтләрендә булдылар. Бондюг материаллары нигезендә язылган «Таулар» пьесасындагы образларда бу үткен, тапкыр сүзле, тормышка бик уяу, төпле карашлы, сыйнфый дошманнарга карата килешү ихтималы булмаган Сәләх абзыйны һәм аның иптәшләрен тиз танып була. Бондюг заводының ул атаклы эшчесе тышкы кыяфәте, кием-салымы һәм характеры белән «Акчарлаклар» повестендагы Шәрәфи картны бик нык хәтерләтә иде. Башында кара киез эшләпә, аягында йон оек белән резин галош булган бу кеше, заводның иң авыр цехында, искечә әйткәндә, җәһәннәм шикелле кызу сульфат мичләрендә, ярты гасыр эшләвенә карамастан, физик яктан гаҗәп таза, нык, ә инде рухи тормышына килгәндә, ул үзен эшли торган заводының гына түгел, бәлки бөтен тор, мышның хуҗасы шикелле тота иде. Татарстан Үзәк Башкарма Комитеты члены буларак ул Казанга сессияләргә килгән чакларында безгә туктый иде. Алар әти белән кичләрен озаклап, бик җылы, самими, шуның белән бергә бик гади төстә сөйләшеп утыралар. Сәләх ' абый үзенең фикерләрен сөйләгән вакытта: «Шәриф, син моңа ничек карый-сың?» — дип, якын итеп эндәшә, яисә: «Шәриф, минем фрактик зур, фиория җитешми», — дип зарлана, ә тирән психолог булган Шәриф Камал, елмаеп, бу гаҗәп үзенчәлекле картка карап утыра. Шул чакларда ул, һичшиксез, үзенең язачак геройларын күз алдына китергән булырга кирәк дип уйлыйм мин. Шул елларда әти «Бондюг» X дигән очерк һәм «Таулар» пьесасын язды.
Миңа гына түгел, бәлки миллионнарча китап укучыларына да бик кадерле булган бу язучының тууына 75 ел тулу көнендә ихтыярсыз шулар хәтергә килде.
X «Атака» журналы. 1930 ел, № 6—7.
Карт эшче Сәләх Гыймазовныц Татарстан дәүләт музеенда саклана торган бюсте. Л. Ф. Шулькевнч эше (1943—1944).