ДМИТРИЙ ГУЛИА ШИГЫРЬЛӘРЕ
БОЛАН
'I ора иде горур басып
Елга ярында болан: Аяклары — талдан нечкә, Мөгезләре — наратсыман.
Инде аны төрле яктан Алганнар тәмам чолгап. Ә күзләрдә алтын төсле Очкыннар тора уйнап.
Яр астында төпсез упкын, Тын йөзә анда томан.
Ташланып башын җуйсынмы, Кулга төшсенме болан?
Әйе, бирелер төсле ул, Упкынга очсын ни дип? Атыла ләкин кыядан Куркусыз бер кош кебек.
Кешеләр катып калалар, Телләрен йоткансыман. Югала чумып томанга Кыядан очкан болан.
Шундый бер уйга китерде Әле сөйләнгән бу эш: Кол булып җирдә калганчы, Гүргә кер азат килеш.
ЯШЬЛӘРГӘ
^инең алда, дускай, киң юл ята: Иң якты юл, зур юл, туры юл. Һәр таң ата анда бәхет булып, Тик син үзең шунда тугры бул.
1 Шушы елның 21 февралендә Абхазиянең халык шагыйре, абхаз әдәби теленә нигез салучы Дмитрий Гулиага 85 яшь тулды. Күренекле язучының шигырьләрен беренче тапкыр татар теленә тәрҗемә итеп урнаштырабыз. Редакция.
Мәгънәсезгә ләкин әрәм итсәң Бер көнеңне шушы юлда син, Гафу итмәс һичкем һәм белеп тор Ъәрчак сиңа шелтә буласын.
Беләбез ич, бар ул шундыйлар да, Яшерен-батырын түгел һичкемгә: ♦Мин карт, диләр, мин хөрмәткә лаек» — Утыралар юлың өстендә.
Көннәреңне җилгә җибәрдеңме, Бич ихтирам көтмә дөньяда.
Шул картларга килгән кебек әнә Чал чәч кенә килер сиңа да.
Тере мәет булып йөрерсең дә Вакытыннан элек сүнәрсең. Юк, теләмим, кеше үзен алай Мәгънәсезлек белән күммәсен.
Ил бәхете өчен ялкынланып
Яну булса әгәр йөрәктә, Ихтирамы белән килә картлык, Чынлап лаек була хөрмәткә.
Зыя Мансур тәрҗемәләре.