Логотип Казан Утлары
Публицистика

ЧЫН МӘХӘББӘТ

Искәндәр Шәйдуллин патша армиясенә солдатка алынып фронтка озатыла. Ике яшь бала белән иреннән калган Маһи апа ниләр генә күрми бу сугыш вакы-тында?! Ахырда ул хәлдән таеп егыла, тиф авыруы аны бу дөньядан алып •китә...
)
Л. Гыйлыли.

Ике ятим бала язмыш кркенә ташлана...
Татар совет язучысы Ләбиб Гыйльминең күптән түгел Татарстан китап нәшрияты бастырып чыгарган сЧын мәхәббәт» исемле романы киеренке итеп сурәтләнгән әнә шундый вакыйга белән башланып китә. Язучы укучыны урам малайлары, кесә караклары арасында Дуглас Шагов куша-маты алган Рәшитнең күргәннәре белән таныштыра, аның төзәлеп, социалистик тормыш чынбарлыгында чын совет кешесе, патриот булып җитешүен ышандыргыч һәм мавыктыргыч итеп сурәтли. Укучы колхоз тормышына аяк чалган корткычларны фаш итүдә яшь коммунист, алдынгы эшче Ша- , говның (Рәшитнең) эшчән- леге һәм хәзер РИК председателе булып эшләүче әтисе Искәндәр Шәйдуллин белән очрашуы сурәтләнгән битләрне укыганда дулкынлана, аларның Советлар илендәге бәхетле язмышын күреп, чын күңелдән шатлана.
Әсәр җиңел укыла, аның хәзерге буын яшьләре өчен тәрбияви әһәмияте зур.
Китап ахырында язучы Л. Гыйльминең тормышы һәм әдәби эшчәнлеге турында кыскача белешмә бирелгән. Китапның күләме 152 бит, бәясе 4 сум 55 тиен.
* *
Татарстан китап нәшрияты карт язучы Хөсни Кәримнең «Ертылган приказ» исемле хикәяләр җыентыгын бастырып чыгарды. Китапка кергән хикәяләр Бөек Октябрь социалистик революциясенә кадәрге иске тормыш күренешләрен сурәтләүгә багышланганнар.
«Ак песи» хикәясенең төп герое итеп бирелгән Фәт-
Хөсни Кәрим
ЕРТЫЛГАН
ПРИКАЗ
хетдин бай капиталистик төзелешнең аерылмас сыйфаты булган конкуренция нәтиҗәсендә бөлгенлеккә төшә. Ләкин ул байлык җыю теләген ташламый, һәм ахырда аны комсызлыгы акылдан шашу дәрәҗәсенә җиткерә. Хикәядә язучы хосусый милекнең кешене шәхес буларак бозуын ачык буяулар белән күрсәтә.
«Ике дус» хикәясендә дә байлыкка омтылучы зур бер сәүдәгәр образы сурәтләнә. Автор аның надан һәм милләт интересларыннан бик ерак торган саф кадимче, «халык өстендә яткан албасты» булуын фаш итә.
«Жан исәбе алганда» хи-кәясендә язучы патша само-державиесе ялчыларының халыкка дошман булуын тасвирлый, хезмәт халкын патша хөкүмәтенә буйсындырып тотуда диннең, руханиларның реакцион ролен ача. Автор бу әсәрдә ха-лыкны көчле итеп тасвирлый, оешкан рәвештә эш иткәндә аның үз теләгенә ирешә алуын күрсәтә.
«Ертылган приказ» хикәя-сендә Хөсни Кәрим авыл халкының Февраль рево-люциясен ничек каршы алуын сурәтли. Буржуаз- демократик революция вакытында крестьяннарның психологиясе бу хикәядә кызыклы гына вакыйгалар аша бирелә.
Китапның күләме 115 бит, бәясе 2 сум 85 тиен.
♦ *
Шагыйрь Салих Баттал озак еллар буенча Совет Армиясендә очучы булып хезмәт иткән. Ул совет очу- чыларының тормышын яхшы белә. Күптән түгел аның үзенең күргәннәренә, белгәннәренә, ишеткәннәренә нигезләп язылган «ОЧУЧЫ язмалары» исемле китабын (күләме 124 бит, бәясе 3 сум 15 тиен) Татарстан китап нәшрияты каршындагы яшьләр-балалар әдәбияты редакциясе икенче кабат бастырып чыгарды.
Бу китап укучылар, бигрәк тә җидееллык һәм урта мәктәптә укучы балалар өчен әһәмиятле. Анда география, физика, математика фәннәренең практик тормыштагы файдасы турында мавыктыргыч итеп төрле мәгълүматлар бирелгән.
----------------
С. Баттал
ОЧУЧЫ
\ ЯЗМАЛАРЫ
Китапның башында автор үзенең ничек итеп очучы булып китүен сурәтли, беренче мәртәбә һавага күтәрелүе, самолетны идарә итәргә өйрәнүе, парашюттан сикерүе турында яза.

Автор авиациянең халык хуҗалыгында һәм илебезне дошманнардан саклау эшендәге әһәмиятенә дә шактый киң туктала, шул уңай белән гражданнар сугышында, Бөек Ватан сугышында совет очучыларының күрсәткән батырлыкларын сурәтләгән күп кенә эпизодлар китерә. Аларның барысы _п.а коры сөйләп бирү тәртибендә генә түгел, хикәя төсле итеп, художестволы формада язылганнар. Бигрәк тә совет очучысы, татар егете Биктимернең күргәннәре, аның дошман тылындагы авыл халкын фашистларга каршы көрәшкә оештыруын сурәтләгән битләр кызыклы.
Мәктәп балалары өчен язылган бу китапны зурлар да яратып укыячаклар.
* *
Татарстан китап нәшрияты һиндстан язучысы Кри- шан Чандарның кече яшьтәге мәктәп балалары өчен язылган «Тылсымлы агач» исемле китабын татар телендә бастырып чыгарды. Китап әкият формасында язылган, анда Йосыф исемле ятим малайның күргәннәре сурәтләнә.
Китапның башында ав-торның «Совет балаларына хат»ы урнаштырылган. Ул анда болай ди:
«... Сихри дөньяның бөтен могҗизаларын сез минем «Тылсымлы агач» исемле китабымда очратырсыз. Ләкин әкият кабыгына җеннәр белән дә, алыплар белән дә, принцессалар белән дә, тыл-сымлы лампалар белән дә һичбер уртаклыгы булмаган башка бер хикәя яшеренгән. Бу хикәя безнең көннәрдәге вакыйгалар белән бик нык үрелеп бара. Аны эзләргә кирәкми, бу китапны укыганда ул үзеннән-үзе ачылыр».
Чыннан да, китапны укы-ганда фантастик әкияткә чын хикәянең үрелеп баруы ачык сизелә. Нәрсә турында соң ул хикәя?
Шәфкатьсез патша үзенә хезмәткә килмәгән өчен унике яшьлек Йосыфны бакчасыннан һәм коесыннан мәхрүм итә. Әнисе аңа актык сыерларын сатарга киңәш бирә. Иосыф старостадан бу сыер бәрабәренә тылсымлы орлык алып кайта. Бу тылсымлы орлыктан тишелеп чыккан агачның тамырлары өстә, ‘һавада була, ә очы белән ул җир астына таба үсә. Шушы агач буйлап Йосыф җир астына сәяхәткә юнәлә һәм ул анда гаҗәп хәлләр күрә. Җир астында күргән
К. Чандар
ТЫЛСЫМЛЫ АГАЧ
вакыйгалар җир өстендәге капиталистик тормышның гаделсезлеген фаш итәрлек итеп сайланганнар. Алтын- көмеш сарайлар тирәсендә исәпсез-хисапсыз адәм сөяк-ләре сибелеп ята. Алтынга кызыгу, комсызлык кешеләрне үлемгә китергән.
Йосыф һәм аның юлдаш иптәшләре — Мохан белән принцесса — тылсымлы агач буйлап җир астында сәяхәт иткәндә тагын бик күп мог-җизаларга очрыйлар, бик күп кыенлыкларны җиңеп чыгалар, бик күп кешеләрне төрле бәлаләрдән коткарыл калалар, яхшы кешеләргә изгелек эшлиләр, явызларны төрле җәзага тарталар. Ә явызлык бу әкияттә һәр урында алтынга, алмаз таш. ларга, байлык эстәүгә бәйләп бирелгән. Сәяхәтче балаларны байлык кызыксындырмый, аларның нияте яхшы: алар дөнья күрергә, тормышны өйрәнергә тырышалар.
Ниһаять, балалар, Вакыт бабайның канатлы таягын* утырып, җир өстенә күтәре-ләләр. Шәфкатьсез патша һәм аның якыннары, алтын- көмешкә алданып, җир астына төшеп олагалар.
Моның белән автор изү-челәрнең кешелек тарихы казыган кабергә күмеләчәген гәүдәләндерә.
Ә тылсымлы агач — кешелек тарихының агачы булып чыга. Балаларның тылсымлы агач буйлап гизед йөрүләре — кешелек тарихы туплаган гыйлемне өйрәнү икән ул.
Вакыт бабай балаларга күргәннәрен - белгәннәрен авылдашларына сөйләргә киңәш итә дә үз юлы беләа китеп бара.
Шулай итеп, бу китап — тылсымлы әкият кенә түгел, анда, автор әйткәнчә, һиндстан дагы һәм чит җирләрдәге тормыш турында дөреслек тә гәүдәләндерелә.
Авторның әйтүе буенча, һиндстанда бу китапны балалар гына түгел, зурлар да, хәтта карт кешеләр дә бердәй кызыксынып укыйлар икән. Моны шулай ук татар укучылары да бик мавыгып укыячаклар.
Китап матур рәсемнәр белән иллюстрацияләнгән. Бәясе 3 сум 85 тиен. Күләме 124 бит.

125
ТАТАРСТАН ЖУРНАЛИСТЛАРЫНЫҢ УЧРЕДИТЕЛЬНЫЙ СЪЕЗДЫ,
Январь урталарында Татарстан журна-листларының учредительный съезды үткәрелде. 16 январьда Муса Җәлил исемендәге Татар дәүләт опера һәм балет театры бинасына газета һәм журнал эшчеләре, партия һәм совет җәмәгатьчелеге, шәһәр һәм авыллардагы актив хәбәрчеләр арасыннан сайланган делегатлар, язучылар, съездга чакырылган кунаклар жыйналды. Съездны Татарстандагы карт журналистларның берсе Б. Корбанов ачты.
Журналистлар союзының Татарстан бүлеген оештыру комитетының эше һәм журналистлар алдында торган бурычлар турындагы докладны оештыру комитеты председателе Галим Рябков ясады. Докладтан соң фикер алышуларда катнашкан делегатлардан 3. Абдуллин, 3. Төхфәтуллии, профессор И. Пехтелев, С. Оффенгенден, Г. Ку- шаев, С. Бәхтияров, Г. Вафин, В. Галимов, Ф. Надыров һәм башкалар журналистларны тормышка ныграк үтеп керергә, актуаль мәсьәләләрне үз вакытында яктыртып ба-рырга чакырдылар, Журналистлар союзының Татарстан бүлеге һәм аның каршында оештырылачак иҗади секцияләр эше өчен кыйммәтле тәкъдимнәр әйттеләр. Фикер алышулар икенче көнне—язучыларның Тукай исемендәге клубында дәвам итте.
Съезд Журналистлар союзының Татарстан бүлеге идарәсен, ревизия комиссиясен һәм СССР журналистларының учредительный съездына делегатлар сайлады.
Аннары яңа сайланган идарәнең беренче утырышы булды. Утырышта идарә президиумы председателе итеп Ш. Хамматов, җаваплы секретаре итеп С. Оффенгенден сайланды.
ФАТИХ КӘРИМ КИЧӘСЕ
9 январьда Татарстан җәмәгатьчелеге ша- гыйрь-патриот Фатих Кәримнең тууына 50 ел тулу көнен билгеләп үтте. Бу көнне Казанның Колонналы залына шагыйрьне нскә алу өчен язучылар, журналистлар, югары уку йорты һәм мәктәп укытучылары, студентлар һәм күп кенә әдәбият сөючеләр килде.
Фатих Кәримнең тормышы һәм иҗатэш- чәнлеге турында филология фәннәре кандидаты Зәет Мәҗитов доклад ясады. Язучы Мирсәй Әмир, композитор Җәүдәт Фәйзи, инженер А. С. Будрин шагыйрь турында истәлекләрен сөйләделәр.
Соңыннан зур концерт булды. Залда уты-ручылар В. Й. Качалов исемендәге Казан зур драма театры артисты Игорь Ингвар- пың Фатих Кәрим шигырьләрен укуын яратып тыңладылар. А\оннан тыш концертта Әзәл Яһүдин, Фәйзи Биккинин, Разия Ти- мерханова, үзешчән композитор Ф. Әхмә- диев һ. б. лар катнашты.
ШАГЫЙРЬ ҺӘМ ХУДОЖНИК ПАВЕЛ РАДИМОВ БЕЛӘН ОЧРАШУ
20 январьда Татар дәүләт музеенда язучылар, шагыйрьләр һәм журналистлар Габдулла Тукай әсәрләрен беренче мәртәбә рус теленә тәрҗемә иткән рус шагыйре һәм художнигы Павел Александрович Радимов белән очраштылар. Очрашуда П. А. Радимов үзенең туган ил табигатенә багышланган әсәрләрен укыды.
Татарстан язучылары исеменнән Афзал Шамов татар культурасына күп хезмәт күрсәткән шагыйрь һәм художникның иҗатына тирән ихтирам һәм зур җылылык белән чыгыш ясады.
Музейда П. А. Радимов иҗат иткән кар-тиналарның күргәзмәсе оештырылган иде.
ОЧЕРК ТУРЫНДА СӨЙЛӘШҮ
12 январьда язучыларның Тукай исемендәге клубында журналистлар, язучылар «Огонек» журналының редколлегиясе члены II. Н. Кружков белән очраштылар. II. Н. Кружков әдәбиятта очерк жанрының тоткан урыны һәм аның алдында торган бурычлар турында сөйләде, газеталарда басылып чыккан кайбер очеркларның сәнгатьчә эшләнешләренә тукталып, фикерләрен әйтте.
ХАЛЫК АРТИСТЫ КАМАЛ III ЮБИЛЕЕ
19 январьда Ленин орденлы, Галиәсгар Камал исемендәге Татар дәүләт академия театрында РСФСРның һәм Татарстан АССРнын халык артисты Камал 111 кә 60 яшь, иҗади хезмәтенә 40 ел тулу уңае белән тантаналы җыелыш булды. Җыелышны Татарстан Культура министры урынбасары Я. Шәмсетдннов ачты. Театр директо-
126
ры Н. Гайнуллин юбилярның тормышы һәм эшчәнлеге турында доклад ясады. Аннан соң юбилярга төрле оешмалардан, учреждениеләрдән, иҗади дусларыннан котлау адреслары. кыйммәтле бүләкләр тапшырылды, тәбрикләп килгән дистәләрчә телеграммалар укылды. Аннары Казандагы 113 иче мәктәп пионерлары Камал 111 не үзләренең оешмасына мактаулы пионер итеп алулары турында белдерделәр.
Кичәнең тантаналы бүлегеннән соң, Камал 111 катнашы белән В. Шекспирның «Отелло», Н. Исәнбәтнең «Мулланур Вахитов» әсәрләреннән өзекләр уйналды.
Юбилей уңае белән Камал III Татарстан АССР Верховный Советының Мактау кәгазе белән бүләкләнде.
ИҢ яхшы ХИКӘЯ ҺӘМ ОЧЕРК ӨЧЕН ПРЕМИЯЛӘР
СССР Язучылары Союзы секретариаты «Дружба народов» журналы редакциясе советының 1959 елдан башлап заманыбызның актуаль темаларына багышланган иң яхшы хикәяләргә һәм очеркларга премияләр бирү турындагы карарын раслады. Премияләр, тугандаш халыклар телләрендә чыга торган республика журналларында бер ел эчендә басылып чыккан, шулай ук авторлар^ яки журнал редакцияләре тарафыннан ябык әдәби конкурска җибәрелгән һәм «Дружба народов» журналында файдаланылган әсәрләр тикшерелгәннән соң, редсо- вет^ тарафыннан бирелә.
Ун премия билгеләнә. Аларның җидесе (10 мең сум күләмендә — бер беренче, 7 мең сумлык — ике икенче, 5 мең сумлык — дүрт өченче премияләр) әсәрләрнең авторларына, 5 мең сум күләмендәге өч премия бу әсәрне бастырып чыгарган республика журналлары редакцияләренә бирелә.
Конкурс йомгакларыннан соң, премия алган һәм «Дружба народов» редсоветы яхшы дип тапкан әсәрләр аерым җыентык булып басылып чыгачак.
ТАТАРСТАН КИТАП НӘШРИЯТЫНДА
— 1959 елда Татарстан китап нәшрияты матур әдәбияттан нинди яңа китаплар чы-гара?
Редакция нәшрият җитәкчеләренә шундый сорау белән мөрәҗәгать иткән иде. Алар безгә түбәндәгечә җавап бирделәр:
— Татарстан китап нәшрияты үткән елда тулай күләмнәре 790 табак, барлык тиражы 810 мең данә булган 80 исемдә төрле матур әдәбият китаплары бастырып чыгарды.
1959 елны матур әдәбият китаплары бастыру. тагы да үсә. Быел 96 исемдә төрле матур әдәбият китапларын чыгару план- лаштырылды. Аларның күләме 936 табак, тиражы 826 мең.
1959 елда нәшрият рус классикларының әле моңарчы татар телендә бер дә чыгарылмаган зур күләмле әсәрләрен бастыруны күз алдында тота. Алардан, мәсәлән, Н. В. Гогольнең «Диканька утары янындагы кичәләр» дигән повестьлар жыенты- гы, И. А. Гончаровның «Обломов», Н. Г. Чернышевскийның «Нәрсә эшләргә?» романнары бар. Рус совет язучыларыннан. М. Шолоховның «Кеше язмышы» исемле- киң танылган хикәясе хәзер производствода.
1812 елгы Ватан сугышында катнашкан батыр якташыбыз Н. А. Дурованың «Кавалерист кыз повестьлары» дигән җыентыгы,, рус совет язучысы В. Каверинның «Ачык китап» исемле роман-трилогиясе басылачак. Мәскәү журналисты И. Осиповны^ Татарстан нефтен табу, батырларча үзләштерү турындагы очерклары рус телендә басылып чыгачак.
СССР халыклары әдәбиятыннан да үрнәкләр шактый гына. Башкорт язучысы С. Кудашның «Хәтердә калган минутлар» исемле китабына истәлекләре җыйналган. Д. Юлтыйның «Сайланма әсәрләр» җыентыгында «Кан» исемле романы, пьесалары һәм башка әсәрләре бирелә. А. Таһиров- ның «Солдатлар» романында беренче империалистик сугыш вакыйгалары сурәтләнә. Башкорт шагыйре Г. Рамазановның «Яшә, яшьлек!» исемле җыентыгына «Яшьлек таңнары» исемле нефтьчеләр турындагы поэмасы һәм шигырьләре керә.
Латыш язучысы В. Лацисның «Яна тормышка» («К новому берегу») романы, казакъ шагыйре Җ. Молдагалиевнең М. Җәлилгә багышланган «Җыр турында җыр» исемле поэмасы татар теленә тәрҗемә итеп бастырыла.
Халык демократиясе илләре язучылары әсәрләреннән кытай язучысы Чҗао Шу- линең «Саньливань авылында» исемле романында кытай авылындагы социалистик кооператив эше күрсәтелә. Шулай ук кытай язучысы Цао Юйның «Тайфун» исемле пьесасы чыгарыла. «Албания язучылары хикәяләре» дигән китапта албан язу- чыларының албан халкының социализм төзү өчен көрәшен чагылдырган иң яхшы хикәяләре бирелә.
Нәшрият татар әдәбияты үсеше тарихында күренекле роль уйнаган язучыларның әсәрләрен бастырып чыгару эшен быел да дәвам иттерәчәк. Язучы, журналист, Коммунистлар партиясенең күренекле эшчесе булган Шәһит Әхмәдиевнең «Сайланма әсәрләр»енә хикәяләре, публицистик мәкаләләре, М. Вахитов, Г. Ибраһимов һәм башкалар турындагы истәлекләре кертелә.
XX йөзнең 30 нчы елларындагы татар язучысы М. Галәүнең «Сайланма әсәр- ләр»ендә «Күкеле сәгать», «Күпләрдән берәү» исемле хикәяләре, «Пугачев явы» дигән тарихи пьесасы бар. Г. Толымбай- скийның хикәяләр һәм повестьлар җыентыгы чыгачак.
Кави Нәҗминең дүрт томнан торган «Әсәрләр»енең соңгы ике томы басылып бетә. III томга «Язгы җилләр» романы, IV томга язылып бетмәгән «Тирән агым» исемле романы, пьесалары, басылмаган әсәрләре керә.

Заһир Бигиевнең «Повестьлар» китабы «Гөнаһе
кәбаир» («Олы гөнаһлар»), «Өлүф яхут гүзәл кыз
Хәдичә» исемле әсәрләрне үз эченә ала.
Гражданнар сугышы елларында кулаклар
тарафыннан явызларча үтерелгән демократ
шагыйрь Даут Гобәйдинең шигырьләре беренче
тапкыр аерым китап итеп басыла. Татар
поэзиясенең остасы 3. Дәрдмәнднең «Сайланма
шигырьләр» китабы укучыларыбызга зур бүләк
булачак.
Хәзерге татар язучыларыннан Г. Әпсәлә-
мовның «Дустым мәхәббәте», Ә. Еникинең
«йөрәк сере» исемле повестьлары аерым китап
итеп басыла. Г. Ахуновның «Юллар чатында»
исемле китабына Татарстан нефтьчеләре һәм
студент яшьләр тормышын сурәтләгән хикәяләре,
очерклары керә. М. Хөсәеннең «Чирәм җирләр
сулышы» дигән очерклар китабы чирәм җирләр-
дәге яшьләрнең героик хезмәтен тасвирлый. Яшь
журналист М. Хәмитовның колхоз һәм совхоз
кешеләре тормышын чагылдырган биш очеркы
«Гүзәл җимешләр» исемле китапка туплана. Г.
Иделленең «Тормышка мәхәббәт» дигән
китабына шул ук исемдәге һәм «Дәүләт Бәдриев»
пьесалары, «Күпер», «Очрашу» дигән хикәяләре
һәм башка әсәрләре, X. Садриның «Безнең
таңнар» исемле китабына «Ил батырлары»,
«Безнең таңнар» дигән повестьлары һәм башка
әсәрләре урнаштырыла.
И. Газиның «Без әле очрашырбыз», А.
Расихның «Юлда маяклар», Н. Фәттахның
«Берничә хикәя», Р. Төхфәтуллинның «Авылым
хикәяләре» дип исемләнгән китапларына төрле
темаларга багышланган хикәяләр керә. Ф.
Әмирхан һәм А. Шамов- :<ың хикәя китаплары
рус телендә чыгачак.
Планда драма әсәрләреннән Ю. Әминов һәм А.
Әхмәтнең «Бер пәрдәле пьесалар» кемле аерым-
аерым китаплары, Р. Ишморатның «Шайтан
таягы» исемле пьесалар жыентыгы бар.
Шагыйрьләрдән Б. Сирин, X. Туфан, Ә. Исхак,
С. Баттал, С. Хәким, Ә. Давыдов, Г. Хуҗиев, Ә.
Ерикәй, Ә. Юныс, 3. Мәҗитов, К. Әмири, М.
Ногман, Бөек Ватан сугышында һәлак булган яшь
ша- ’ыйрь М. Гаяз һәм бүгенге кайбер яшь
язучыларның поэтик китапларын чыгару
планлаштырыла. 3. Нуриның шигырьләре рус
телендә җыентык итеп бастырыла.
Республикабызда рус телендә иҗат итүче
шагыйрьләрдән И. Калимуллин, Ф. Кузнецов
җыентыклары планга кертелде.
Коллектив әсәрләрдән «Юмор һәм сатира»
җыентыгын, «Күңелле сәхнә» исемле
җыентыкның 11 нче китабын, «Литературная
Казань» альманахының 1 һәм 2 нче, яшь язучылар
альманахы «Идел»нең 3 һәм 4 нче китапларын
чыгару күз алдында тотыла. «Дуслык көче» дигән
Кытай Халык Республикасының X еллыгына
багышланган җыентык татар совет язучылары һәм
журналистларының Кытай турындагы хикәялә-
рен, очеркларын, шигырьләрен үз эченә ала.
20 табак күләмендәге «Әдәбият мәсьәләләре»
дип аталган китабында классик язучыбыз Г.
Ибраһимеэиы» әдәби тәнкыйть мәкаләләре
бирелә. СССР Фәннәр академиясе Казан филиалы
Тел. әдәбият һәм тарих институты тадасыннан
әзерләнгән «Татар совет әдәбияты» дигән
җыентыгы бу төр китаплар арасында зур
игътибарга лаеклы.
Яшь тәнкыйтьче Р. Бикмөхәммәтовныи
«Шиңмәс чәчәкләр» исемле китабы татар
әдәбиятындагы традицион образлар турында
фәнни-популяр монографиядән тора.
Музыка белгече Ч. Бәхтиярованың «Фәрит
Яруллин» исемле монографиясе күренекле татар
совет композиторының тормыш һәм иҗат юлын
яктырта.
«Халык җырлый» исемле җыентыкның быелгы
тиражы 25000 данә булачак. Планга X. Ярми
төзегән «Татар халык мәкальләре һәм әйтемнәре»
исемле китап та кертелгән. Музыкаль әсәрләрдән
композитор А. Ключарев тарафыннан төзелгән
«Татар композиторларының баян өчен язган җыр-
лары» дигән җыентык бар. Шулай ук татар
композиторларының яңа популяр җырларын
аерым листовкалар итеп чыгарырга уйла ныла.
Бу китапларның бер өлеше производств вога
бирелде дә инде.