АЛГЫ ИҖАДИ ҖИҢЕШЛӘРГӘ ТАБА
Партиянең XXI съезды коммунизмга күчүдә илебезнең күп милләтле халыклары алдына гаять катлаулы яңа зур бурычлар куйды. Хуҗалык һәм культура өлкәсендәге җидееллык план, билгеле, безнең алдыбызга бик киң һәм зур эш мәйданнары ача. Димәк, һәркемгә бу мәйданда үз инициативасын, иҗат активлыгын күрсәтергә мөмкинлекләр тагын да киңрәк булачак.
Иптәш Хрущев үзенең тирән эчтәлекле докладында коммунизм төзү буенча безнең алга килеп баскан күп кенә теоретик һәм практик мәсьәләләрне яктыртты, ачыклады. Ул коммунизм җәмгыяте вакытында дәүләтнең бетүгә бару мәсьәләсенә дә тукталды һәм шул юлда кайбер мөһим чаралар күрсәтте.
Шул мөһим чаралардан күренүенчә, бу җидееллыкта җәмәгать оешмалары дәүләтне идарә итү эшенә тагын да активрак катнашачаклар, җәмәгать оешмаларының роле тагын да үсәчәк. Бу момент исә әдәбият һәм культура төзелешендә эшләүчеләргә дә турыдан-туры кагыла. Шунлыктан, язучылар өчен, шулай ук барлык фән-сәнгать һәм мәгариф хезмәткәрләре өчен бу пункт аерата әһәмиятле урын тота. ЛҮисалга язучылар союзын алып карыйк. Социалистик илебездә алар моңарчы да җәмәгать оешмасы буларак яшәп килделәр. Бу оешма моңа хәтле дә әдәбият һәм милли культурабыз өлкәсендә зур абруйлы оешма иде, инде яңа карарлар нигезендә аның абруе тагын да ныграк үсәргә тиеш булачак һәм иҗтимагый функциясе дә киңәя барачак.
Безнең җәмгыять шартларында бу барыш бик табигый. Чөнки коммунизм җәмгыяте ул кеше шәхесенең барлык иҗади көчләрен җәелдерергә тулы мөмкинлек бирүче, аның гармоник үсешен тулы тәэмин итүче бердәнбер алдынгы җәмгыять булырга тиешле. Иҗат эше һәм төрле сәнгать осталыклары асылда үзе дә гомумән кеше өчен табигый бер әйбер. Шулай булгач, ул ниндидер аерым чин яки кулында язучылык билеты булган аерым бер рәсми категория кешеләрнең генә эше түгел, шул ук вакыт ул кемнәрнеңдер гонорар эшли торган кәсеп оешмасы да, яки һөнәрчелек цехлары да түгел.
Инде бу җидееллыкның планына карасак, анда без шундый хәл күрәбез: бер яктан, хезмәт ияләренең эш сәгатьләре кыскара барып, акыл хезмәтенә вакытлары күбрәк калачак. Икенче яктан, укучылар һәм гыйлем кешеләре дә хезмәт һәм квалификациягә бәйләнгән булачак. Шул ике сәбәп аркасында, кешедәге акыл хезмәте белән физик хезмәт арасында аерма бетә барачак икәне ачык. Шулай булгач, совет кеше-ләренә үзләренең төрле шәхси талант һәм сәләтләрен ачарга, җәелдерергә вакыт һәм мөмкинлек күбрәк булачак...
Шуның белән безнең культура өлкәсендәге төрле җәмәгать оешмаларыбыз да халкыбыз арасыннан төрле талант чаткыларын күрә һәм тарта белергә, аларның шәхесләре бай сыйфатлы булып, гармоник рәвештә үсүенә ярдәм итәргә тиеш була. Димәк, язучыларның, композиторларның, рәссамнарның, театр эшчеләренең иҗади союзлары һәм башка гыйльми-иҗади оешмалар төрле талант ияләрен үзләренә ныклап һәм күпләп тартырга, бу оешмалар аларга консультация һәм иҗат лабораториясе булып хезмәт итәргә тиешлек килеп чыга. Аннары союзлар гына да түгел, бу эшләр гомумән үзешчән түгәрәкләрнең бик нык җанлануына бәйле. Ягъни, урыннарда иҗат-сәнгать эшләре һәркайда киң җәмәгатьчелек атмосферасы эченә алынырга тиешле була. Димәк, клубларның һәм үзешчән түгәрәкләрнең җәмәгать эшчәнлеге киңәячәк. Шунда ук әдәбият эшләре дә җанланачак.
Безнең язучылар союзы күп еллар буе 40—50 язучының гына оешмасы булып килде. Дөрес, соңгы бер-ике ел эчендә безнең союз яшьләргә игътибарны беркадәр көчәйтә төште. Киләчәктә, минемчә, язучылар союзы яшь каләм һәм талант ияләрен бер дә курыкмыйча һәм чикләнмичә бик ныклап тартырга тиеш булачак. Башка шәһәрләребездә бу оешма үзенең филиалларын ачарга, язучылар клубын да хәзерге чарлагыннан төшереп, каядыр аскы катта, урамга ишеген киң ачып куярга тиешле булачак...
Билгеле, бал-бал димәк белән авыз татлы булмаган кебек, культура да культура дип корыга шаулау белән генә мәдәният булмый. Бу данлы җидееллыкта культура һәм сәнгать өлкәсендә безнең шикелле арттарак кымшанучы халыкка яшьләрне яңа рухта тәрбия итү өчен тагын да ныграк көч салып эшләргә, моның өчен Татарстан хөкүмәтенә бу эшләргә мәйдан һәм шартлар тудыруда киңрәк колач җәеп тотынырга кирәк булачак. Чөнки бит, Татарстанның бер нефть промышленносте буенча гына да Америка Кушма Штатларының үзен икеләтә узып киткән булуы бөек съезд трибунасыннан торып әйтелде.
Милли культурабызның үсешенә зур этәргеч булырлык яңадан-яңа әдәби һәм сәнгать журналлары, газеталары (кече яшьтәге балалар өчен, яшүсмерләр өчен, шулай ук олылар өчен дә) чыга башларлар, бу җидееллыкта татарча әдәби-сәнгать журналлары һәм газеталарның саны бермә-бер артыр дип уйлыйм.
Кыскасы, алгы җидееллыкта хуҗалык, культура усеше һәм тәрбия эшләренең гаять дәрәҗәдә киң масштабта алынуы безнең алга да бик җитди бурычлар куя.
Шулай ук монда аерым язучыларның хезмәт активлыгы хакында да берәр сүз әйтәсе килә. Бездә, талант һәм иҗат мөмкинлекләре зур булуга карамастан, аз эшләп, башка эшләгән кешеләрне өйрәтүче кайбер иптәшләр бар. Билгеле, өйрәтүчеләр дә кирәк. Әмма үзеңнең талантың һәм саулыгың була торып та аз язу шул талантыңны илгә, Ватанга бирергә теләмәү була. Мондый иптәшләрнең башкаларны өйрәтүе кешене ышандырмый. Мондый күренешләрне дә коммунизм әхлагы белән сыеша алмый дип беләм.
XXI съезд хуҗалык һәм мәдәният төзелешендә безне һәр тармакта иҗат казанышлары яулап алырга чакыра, шуңа рухландыра.