Логотип Казан Утлары
Роман

САФ КҮҢЕЛ


л нәкъ үзе уйлаганча эшләде. Хат-фәлән язып, Миләүшәне дә эзләтеп тормады, әнисенә дә хәбәр итмәде. Аның янган урыннары ярыйсы* тиз төзәлде. Егет нык кына тазарды, кәефе яхшырды. Яңадан армия сафына бару алдыннан өенә кайтып, әнисен күреп килү өчен, аңа ун көнгә отпуск бирделәр.
Ул елны кыш ашыгып килмәгән иде ахрысы, ноябрь урталары булуга карамастан, пароходлар йөри иде әле. Билгеле, тәртип белән йөри торган пассажир пароходлары күптән юк иде инде. Ләкин госпитальдән соң кунакка кайтып баручы буш капчыклы солдат кеше өчен монысы әһәмиятсез иде. Ул, нинди пароход туры килсә, шуңа утырып, пристаньнардан кайсы тизрәк китә торган булса, шунысына күчеп, ярты тәүлек эчендә диярлек кайтып та җитте.
Менә ул, ниһаять, аның өчен үзәк өзгеч дәрәҗәдә таныш булган ике катлы агач өй янында. Аскы каттагы урам якка караган дүрт тәрәзәнең икесе аларныкы. Ләкин аларның берсендә дә ут күренми. Әнисе өйдә юк, димәк, кайтып җитмәгән.
Ул таныш капканы әкрен генә ачып, ишек алдына керде. Туп-туры үзләренең өйалды ишегенә килде. Өйдә кеше юклыгын белсә дә, звонок бавын тартып карады. Эчке яктан, әлбәттә, ишек ачарга килүче булмады.
— Үзем дә бик матур ача беләм мин, — диде Рифгат күңеленнән һәм, өйалды ишегеннән бер метр чамасы уңдарак ике такта арасындагы ярыкка бармагын тыгып, балачактан ук таныш булган төенле җеп очын эләктереп алды. Җиңелчә генә тимер тавышы чыгарып, өйалды ишегенең биге ачылды. Рифгат өй ишегенә килде. Кулы белән карманып, аның йозагын тотып карады.
— Әһә, синең дә ачкычың кайда икәнлеге безгә сер түгел.
Ул, капшанып, күптән белгән бүрәнә ярыгын тапты. Ачкыч иске урынында иде.
йозакны ача башлауга, эчтән моңаеп кына мәче кычкырган тавыш ишетелде.
— Ә-ә, Каракаш! Менә беренче булып кем белән күрешергә насыйп булган икән.
Ул, ишекне ачып өй эченә керү белән, сул як стенага үрелеп вклю- чательне борды. Түшәм уртасында асылып торган зәңгәрсу ефәк абажурлы лампа ялт итеп кабынып китте.
1 Ахыры. Башы журналның 9—11 саннарында.
У
13
Кашы гына түгел, бөтен җире тоташтан кара булган кечерәк кенә мәче, кабыргасы белән Рифгатнең аякларына ышкыла-ышкыла, мырылдарга тотынды. Рифгат аны кулына алды.
— Сагындыңмыни, иркәләнәсең килдемени? Бер үзеңә генә күңелсезмени?
Ләкин ул аның белән озак юанмады, бер-ике генә тапкыр башыннан сыйпады да: «Я, ярар, хәзергә җитеп торыр», — дип, кире идәнгә төшерде һәм сагынылган өй эчен, андагы таныш әйберләрне карарга кереште.
Барыннан да элек аның күзе бу өй өчен бөтенләй ят булган бала караватына төште. Әйе, әйбәтләп җыеп, өстенә челтәр каплап куелган бала караваты. Димәк, монда Рифгатнең әнисеннән башка тагын кемдер бар.
Әйе, әнә кечкенә карават янында зурысы да тора.
Кинәт кемдер бик каты итеп урам тәрәзәсен кагарга тотынды. Нәрсә бу? Пожар-фәлән бармы әллә? Рифгат, куркып, тәрәзәгә атылды. Тәрәзәнең шактый күп өлешен каплап торган ак пәрдәне ачып, урамга карады. Ләкин өй эче якты, урам караңгы булганлыктан, анда берни күренмәде. Тик яман ачулы ирләр тавышы гына ишетелде.
— Нәрсә? Сезнең өчен сугыш беткәнме әллә инде?
Рифгат берни аңламады, урамны яхшырак күрер өчен, тиз генә утны сүндерде. Ул тәрәзә янына кире әйләнеп килгәндә, урамда берәү дә юк иде инде.
— Бу нинди юләр? Кем дип белә ул мине?
Ул яңадан ут яндырды.
— Менә сиңа кунак! — дип уйлады ул, үз хәленнән үзе көлеп.— Менә Ялантау ничек каршылый. Әйтерлек тә түгел... Чынлап та, дезертир кебек күренәмме әллә мин?
Ул түрдә торган көзге каршысына килеп басты. «Миләүшәгә ничек күренермен икән?»—дигән уй килде аның башына, һәм ул үз-үзен Миләүшә күзлегеннән карарга тотынды. Бил каешын тарткалап, гимнастерка җыерчыкларын артка сыпырып куйды. Болай буй-сын ярыйсы. Каш-күзләр дә зарарсыз. Каш өстендәге яра эзе хәзер инде бөтенләй беленми дә диярлек. Тик менә уң як яңагындагы янган эз генә һаман чи иткә охшап кызарып тора. Хәер, яра эзе ир-ат йөзен матурлый гына диләр ич...
Аның хәтеренә тагын Шакир килеп төште. Ничек дигән иде әле, чудак. Миләүшәне эретеп төшерү өчен, нинди булырга кирәк диде? «йөзеңдә шырам булсын» дидеме? Анысы бар. Җитәрлек. «Күрешергә кулыңны бирәсең — ике бармагың юк!» дидеме? Бармаклар исән исәнлеккә, аның каравы кулдагы бу куырылган урыннарның кытыршылыгы сизелмәслек түгел. Хәзергә ярап торыр. Тагын нәрсә диде? «Күкрәгең тулы орден булырга тиеш» дидеме? Анысы да бөтенләй юк түгел. Ике генә тасма булса да бар. Җитеп торыр. Бу бит әле бөтенләй кайту түгел...
Ишектә кеше барлыгы ишетелде.
Рифгат әнисен каршы алырга өй алдына чыкмакчы булып, эчке ишекне ачуга, тыш яктан ниндидер бер хатын-кыз куркынган тавыш белән кычкырып җибәрде:
— Сүндер утыңны, Гөлсем апа! Ни булды сиңа, тәрәзәңне оныткансың бит!
Рифгат эшнең нәрсәдә икәнен аңлап алды:
— Ах, менә нәрсә! Монда да маскировка!
Ул, тиз генә кире чигенеп, лампаны сүндерде дә бүлмә уртасына баскан килеш хәрәкәтсез калып, ишектән керүчене көтә башлады.
14
G
Ишек ачылды. Бала күтәргән хатын-кыз шәүләсе күренде. Ул, кулындагы баласына мөрәҗәгать итеп булса кирәк: «Әнә, Гөлсем апасы бүген иртә кайткан» дип сөйләнә-сөйләнә, бала караватына таба узды. Аның тавышы Рифгаткә таныш кебек иде. Кем булыр бу?
Теге хатын бик тиз арада баласын караватка урнаштырып, пальтосын сала-сала сорап куйды:
— Тәрәзәне капларга оныттыңмыни, Гөлсем апа? — диде.—Хәзер маскировка мәсьәләсен бик каты куялар бит...
— Мин белмәдем, — диде Рифгат.
— Ай, кем ул? Гөлсем апа? Кем бар бездә?
— Курыкмагыз, бу мин, Гөлсем апагызның улы.
— Рифгат? Ай, булмас! Юктыр, саташамдыр! Абау!..
Ул караңгы өй эчендә бик җитез хәрәкәт итеп, бер секунд эчендә икс тәрәзәнең дә маскировка пәрдәләрен төшереп өлгерде. Шунда ук яктыртып та җибәрде.
— Кәримә ич бу!
— Рифгат! Чынлап та Рифгат! Нинди тазарган, зурайган. Бөтенләй ир булып беткән. Тфү, күз тимәсен. Абау, яңагың нишләде? Абау!
Рифгат беравык нишләргә, ни әйтергә белми уңайсызланып торды. Ләкин хатын-кыз каршында малайлар шикелле каушап калуны үзе үк килештермичә, шундук гайрәткә килде.
— Күрешик, Кәримә.
— Күрешергә дә онытканмын шул, — диде Кәримә, аңа кулын сузып. — Бөтенләй зиһеннәрем таралды. Бигрәк көтмәгәндә бит. Кара инде, куллары ничек зурайган... Абау, кулың нишләде?
— Зарар юк.
Ә Кәримәнең үз кулы исә, артык йомшак булмаса да, бик чиста, хәтта пөхтә итеп киселгән тырнаклары маникюрланган — алсу лак белән ялтыратылган иде. «Купшылану турында онытмый икән әле бу!» дип уйлады Рифгат. Ләкин тыштан моңа игътибар итмәгән булып күренергә тырышты.
— Әни кайда соң?
— Гөлсем апа мәктәптән соңрак кайта шул. Бик озакламас инде. Кая, мин чәй куя торыйм.
Кәримә, әле бүлмә якка кереп, әле өйалдына чыгып, нәрсәләрдер әмәлләргә кереште. Шул ук вакытта ул Рифгат белән сөйләшергә дә өлгерә иде.
— Директор булгач, күбрәк йөрергә туры киләдер шул, — диде Рифгат. — Болай бик бирешмәдеме?
— Юк алай, бик әйбәт йөри. Директор булгач ул бөтенләй яшәреп китте. Мәктәптә бик яраталар үзен...
Алар беразга сүзсез калдылар.
Кәримә, чын күңелдән шатланып, һаман ниләрдер әзерләп йөри» Рифгат аңа карап торган саен соклана бара иде.
Чынлап та матур иде Кәримә. Рифгат аның өстендә эштә кия торган кара юбка белән гади мамык җебеннән бәйләнгән зәңгәрсу кофта гына булуга бөтенләй игътибар итмәде. Ул бары аның үзенә тартып торган зифа буен күрде дә элеккегә караганда бераз тартыла һәм агара төшкән карасу йөзенең сафлыгына сокланды. Аның йөзендә, чиста кара күзләрендә шундый бер гадилек, әйтеп аңлатып булмый торган ачык чырайлылык бар иде ки, әйтерсең, ул синең әллә кайчангы якын танышың. Әйтерсең, ул синең барлык кайгы-шатлыкларыңны, барлык уй-тойгыларыңны, барлык йөрәк серләреңне үзең белән бер дәрәҗәдә белә дә, сиңа һәрвакыт, һәр эшеңдә теләктәшлек күрсәтергә әзер тора. Шунысы гаҗәп: ике арада булган шул бер-ике авыз сүздән үк Рифгат аңа тәмам ияләшеп өлгерде. Аның гадәттә була торган тартыну, уңай
15
сызланулары Кәримә янында бик тиз юкка чыкты. Ул инде үзенең теләсә нинди уен, теләсә нинди серен аның алдында яшерми әйтергә әзер иде.
— Ә син матурлангансың, Кәримә, — дип куйды ул, бик гади генә нтеп.
Кәримә моңаеп, мескенләнеп киткәндәй булды.
— Кая инде ул матурлану! Бу кадәр эшкә, әле дә инде...
— Эш бик авырга киләдер шул хәзерге вакытта.
— Анысына түзәр идең дә... Күңел сынык булмаса икән.
Аның ни өчен күңеле сынык икәнлеген Рифгат белә иде инде, аңла- мамышка салынып тормады:
— Әйе, — диде. — Улыгыз ни хәлдә? Үсәме?
Кәримә моңсу гына көлемсерәп куйды:
— Сез аның «биографиясе»'белән таныштыр дип уйлыйм?
— Беләм. йоклыймы үзе?
— Уяу иде, — диде Кәримә. — Ничек тавышын чыгармый ята торгандыр!— Ул баласы янына барды. — Шул, имезлек булса, җиткән инде аңа. Шулкадәр ияләшкән. Әнә, абый кайткан, улым!..
Рифгат тә алар янына килде. Ләкин, теле ачылмаган балалар белән сөйләшүдә тәҗрибәсе булмаганлыктан, сабый каршында үзен бик иркен тота алмады. Тырышып-тырышып имезлек суырып ятучы ап-ак йөзле балага карап:
— И-и,— дигән булды. — Шакирның малае шушымыни инде? Кемгә охшаган соң бу?
— Бабасына охшаталар. Тик менә әтисе...
— Мин үзем дә аңламыйм ул Шакирны, — диде Рифгат.— Шундый шәп егет...
Рифгат Шакир турында әйтә башлаганын дәвам иттерә алмады, ишек алдында балалар шаулашкан тавыш ишетелде, өйалды ишегенең биге шалтырап куйды.
— Әни?—диде Рифгат.
— Шул, Гөлсем апа. Аны шулай һәрвакыт балалары ишек төбенә кадәр озатып куялар.
Рифгат ишеккә атылган иде дә, Кәримә аны туктатты.
— Чү! Капыл әллә нишләп китәр, йөрәге начар аның. Үзем.
Рифгат икеләнә калды, Кәримә өйалдына чыгып китте.
— Сөенче, Гөлсем апа, сөенче!
— Ә? Ни? Нәрсә? Нәрсә?
— Рифгатең кайтты.
— Ә? Ә?? Ә???
һаман шундый тулы гәүдәле Гөлсем ханым, бусаганы атлап өйгә керүгә, ишек каршында торган улының кочагына ташланды да, үпкәләгән бала шикелле, кычкырып елап җибәрде.
7
Ун-унбиш минут чамасы узуга, алар өстәл янында гөрләшеп, чәй эчеп утыралар иде инде. Рифгатнең аркасында сәлберәп кайткан биштәре бик ябык күренсә дә, бөтенләй буш булмаган икән, аның эченнән коры паек төсендә юлга дип алынган колбаса, печенье, шикәр кебек тәмле ашамлыклар чыкты. Болардан тыш тагын Рифгат, әнисенә күчтәнәчкә дип, Казан базарыннан биш йөз сумга бер такта чәй дә тапкан иде. Өстәвенә ярты кирпечтән артык менә дигән арыш ипие! Тиз генә куырып алынган бер таба күкәй тәбәсе янына да өстәлгәч, бу сыйлар бөтен өстәлне тутырдылар.
Гөлсем ханым, рәхәтләнеп бер елап алганнан соң, елдан артык вакыт эчендә күкрәгенә тулган барлык кайгы-хәсрәт һәм сагыш сөремнә
16
рен шатлык яшьләре белән юып чыгаргандай, бушанып, җиңеләеп калды. Аның хәрәкәтләре җитезләнде. Теле ачылды. Рифгатнең Ялантау турындагы сорауларына ул бер дә иренмичә, тәфсилләп-тәфсилләп җаваплар бирә иде.
Рифгат, барыннан да бигрәк, кызыксынып, Миләүшә исеме чыгуын көткән иде, ләкин әнисе дә, Кәримә дә аны телгә алмадылар. Аның хакында аерым сорау бирергә туры килде.
— Ә Миләүшә ни хәлдә икән?
Гөлсем ханым бу сорауга җавап бирергә ашыкмады. Кәримә Рифгатнең үзенә сорау биреп өлгерде:
— Сез аның белән хат алышып торасыздыр бит?
— Бик күптән инде минем аңардан бер хат та алганым юк.
— Алай икән.
— Миңа аны Ялантауда булырга тиеш дигәннәр иде.
— Әйе шул, чынлап та, — диде әнисе, капыл исенә төшереп.— Хәтеремне әйтер идем. Әнисе бүген генә сөйләп торды әле мәктәптә. Ялантауда ди шул. Тик ул аны иртәгә иртүк китә, диде.
— Ә? Иртәгә иртүк?
Рифгат, әнисе янында утыруын онытып, сикереп торды.
— Аны күреп каласы иде бит миңа?
— Ай-Һай, улым, бик соң булмас микән? Кичләре бигрәк караңгы бит.
— Юк, әни, шулай да мин аларга барып килим.
— И, бигрәк тиз чыгып китәргә ашыгасың. Үзеңне күреп тә туймадым...
— Күрерсең, әни, мин биш-алты көн булам әле монда. Барып килим. Иртәгә иртүк китә, дисең ич.
— Ичмасам, чәеңне эчеп бетерер идең...
— Кайткач. Соңга калсам, ята башларлар.
Рифгат гимнастерка җыерчыкларын бил каешы буйлап артка таба сыпыра-сыпыра, шырт-шырт басып, көзге каршына килде. Ләкин ул көзге эчендә үзен күрергә өлгермәде, лампа сүнеп китте. Өй эче дөм- караңгы булып калды.
— Менә сиңа кирәк булса,—диде Рифгат, аптырап. — Ни булды? Тиз янар микән?
— Андый хәлләр була инде ул хәзер, улым. Тиз генә янып китәр дип әйтү дә кыен. Кайчак берәр атна янмый тора.
Ул арада Кәримә бүлмә яктан керосин лампасы кабызып алып чыкты. Өй эче, тоныграк кына булса да, яңадан яктырды. Ләкин ничектер, бары да беркадәр күңелсезләнеп калгандай булдылар. Кәримә Гөлсем ханымның электр лампочкасына карата әйткән фикерен төгәлләп куйды:
— Аңа гына ышанып торып булмый шул.
Рифгат сөйләшмичә генә шинелен, фуражкасын киеп алды. Әнисе аны үзе өйалды ишегенә кадәр озатып, хәерле юл теләп калды.
— Бик озаклама, улым, яме?
Рифгат җавап биреп тормады, ишек алдына чыгу белән кап-кара төн эчендә күздән югалды.
8
Миләүшәләр өендә бүген, шау-гөрсез генә булса да, чын мәгънәсендә күңелле бәйрәм иде.
Гөлниса, ире армия сафына китеп, үзе укытучылык эшенә кайтканнан соң, бөтенләй яңадан туган кебек булды. Ул башлангыч класс балаларын укыту өчен кирәк булган дәреслекләр белән генә канәгатьләнми, газет-журналлар да укый, әдәбият китаплары да карый, шуңа
2. Ә.. № 12. 17
күрә педсовет утырышларында булсын, ата-аналар җыелышларында булсын, үзен бик .иркен тота, акыллы чыгышлар ясый иде.
Сталинград районында хәлләр читенләшеп, ил авыр көннәр кичергән чорда, ул халык арасына чыгып, докладлар сөйләп йөрде, әңгәмәләр үткәрде. Фронт файдасына акча җыю, төрле якшәмбе өмәләре оештыру кебек эшләрдә актив катнашты.
Эшсез үткәргән еллары өчен үч алырга теләгәндәй, җаны-тәне белән бирелеп, янып эшләде. Күп вакытта ашарга да кайтмый, шунда — мәктәп буфетында тамак ялгап йөри иде.
Тик Миләүшә кайткач кына ул өе турында күбрәк уйлый башлады. Берничә көнгә генә Ялантауга тукталган бердәнбер кызын тиешенчә кунак итәсе килде аның.
Ә инде бүген! Кызының яраткан егете — кияү тиеш кеше киләсе булгач!.. Монда инде аналык хисләре тулысы белән өстенлек алды. Әйе, ана күзлегеннән караганда, бу көннең әһәмияте кечкенә түгел. Кызың артыннан йөрүче егетләр булыр ул анысы. Матур кызга кемнәр генә күз төшермәс! Ә менә берәү, кызның үзе белән дуслашып йөрү өс- тенә, аның әнисе белән дә танышырга каршы түгел икән, хәтта үзе үк шуны тели икән, бу инде зур мәсьәлә. Бик зур мәсьәлә. Шундый зур мәсьәлә, аның ни дәрәҗәдә зур икәнен Миләүшә үзе дә аңлап бетә алмый торгандыр әле...
Гөлниса хәзинәсендә булган байлыгын кызганмады.
Нәтиҗәдә, рәхимсез сугып/ вакытында гына түгел, тыныч шартларда да бик сирәк өйләрдә генә очравы мөмкин булган ләззәтле һәм купшы сыйлар белән тулы өстәл хәзерләнде. Мичтә, хәтта урамнан узучыларның да авыз суларын китерерлек тәмле ис чыгарып, эченә алма төелгән үрдәк кызып утыра иде. Киләсе кунагыннан бигрәк, Миләүшә үзе бу сыйларга сокланып бетә алмады.
— Абау, әни, тәмле итеп пешерә беләсең дә инде. Мин дә бервакыт шулай пешерергә өйрәнермен микән?
— Өйрәнерсең, кызым, тыныч заманалар гына кире кайтсын диген. Ризыкка муллык булсын диген.
— Абау, Сәйфулла килгәнче ашап бетермәм микән мин боларны?
— Кияү бик озак көттермәсә ярый инде, — дип куйды Гөлниса.
— Нәрсә сөйлисең син, әни? — диде Миләүшә, ачуланып. — Авызың әйткәнне колагың ишетәме?
— Нигә, ни булган?
— Кияү дисең ич. Ашыкма. '
— Ай әттә, шулай дип әйтеп ташладыммыни? Ярамый шул, алай алдан ярамый.
— Сәйфулланың үзе алдында шулай дип ычкындырма тагын.
— Авызыңнан җил алсын, оятлы булырсың...
9
Сәйфулла озак көттермәде, эш кешесе буларак, сөйләшкәнчә, нәкъ алтыга килеп җитте. Өйдә маскировка пәрдәләре корылып, ут алынган иде инде.
Аңа ишек ачарга Миләүшә чыкты.
— Менә молодец! — диде. Ул инде монда үзен хуҗаларча тота иде. — Аккуратный кешене яратам. Әйдәгез...
Ике яшь, биегән шикелле тыпырдашып, җитез генә өске катка кү-тәрелделәр. Кара клеенка белән тышланган ишекне ачып, бәләкәй коридорга керделәр.
— Чишенегез. Китерегез шинелегезне.
Сәйфулла шинель эченнән яңа йон гимнастерка кигән, ләкин орден- нарын-медальләрен такмаган, гадәттәгечә, кесә каплавычына аларның тасмаларын гына тезеп чыккан иде.
18
Алар түргә уздылар. ^Миләүшә кунагына диваннан урын тәкъдим итте. Гөлниса, бөтен шартын китереп, танышырга җайлы булсын өчен, кунак ишектән кергән минутларда юри күренми торды. Ул һаман кухня ягында маташа иде әлс. Янәсе, кызына килгән кунак. Ана кеше, олы башы белән, иик ул кадәр атлыгып торсын!
Миләүшә дә, хатын-кызга хас инстинкт белән булса кирәк, әнисенең күңелен дөрес аңлады. Ишек аша гына аңа мөрәҗәгать итеп:
— Әни, син бире чыгасыңмы? — дигән булды. — Кунак бар бит.
— Хәзер мин, хәзер...
Менә ул, ниһаять, үзенең озын күлмәккә охшатып тегелгән саргылт бизәкле ефәк халатын кигән килеш, ашыкмый гына атлап, түр бүлмәгә килеп чыкты. Тышкы кыяфәте шундый олысымак булса да, аның күңелендә: «Вакытыннан алда кияү дип ычкындырмасам ярар иде» дигән кечкенә курку тойгысы яшеренгән иде.
Миләүшә аны кунагы белән таныштырырга ашыкты.
Гөлниса белән Сәйфулла, бер-берсеиә сабыр гына елмаешып, кул бирештеләр. Исемнәрен әйтештеләр. Исәнлек-саулык сорашып алдылар. Бер-берсенә урын тәкъдим итештеләр.
Аннары Гөлниса бераз гадиләшә төште. Шаярыбрак сөйләшүгә күчте.
— Ничек соң, безгә килгәндә бик курыкмадыгызмы? — дигән булды. — Кичләрен бигрәк караңгы бит. Җитмәсә болыт.
— Караңгыда лутчы тынычрак ул, — диде егет. — Бандит-фәлән очраса да күрми үтеп китәр.
Гөлниса белән Миләүшә бик рәхәтләнеп көлделәр. Егетнең шундый тапкыр җавап бирүенә алар икесе дә күңелләреннән куанышып куйдылар.
— Чынлап та шулай бит, әни, — диде Миләүшә.
Сәйфулла тагын, сүз җаеннан файдаланып: «Без тегендә (ягъни фронтта) чакта, киресенчә, яктыдан куркып өйрәнгән», — дип өстәмәк- че булган иде дә, мактануга охшар дип, тыелып калды...
һәм бик дөрес эшләде. Чөнки Гөлниса ханым урынлы шаяруның да, кирәкмәскә шапырынуның да бәясен белә торган акыллы кеше иде. Хәзер инде ул сүзне җитдирәк мәсьәләләргә борып җибәрде. Геологларның җәйге экспедицияләре нинди нәтиҗәләр бирүе белән кызыксынды. һәм гомумән Татарстан җирләрендә кара алтын барлыгы турында ишетелгән сүзләрнең ни дәрәҗәдә нигезле булуын, шул эш белән туры- дан-туры шөгыльләнүче белгечнең үз авызыннан ишетәсе килгәнлеген аңлатты.
Тәбәнәкев өчен исә шул гына кирәк иде.
Ул Татарстанның табигый байлыклар ягыннан Союз күләмендә кечкенә урын тотуына эче пошып йөрүдән башлап китте.
— Теләсәгез нәрсә әйтегез, мин үзем, барыннан да элек, үзебезнең Татарстан патриоты, — диде ул. — Советлар Союзында яшәүче төрле халык белән очрашырга туры килгәне бар. Әзербәйҗан кешеләре үзләренең нефтьләре белән горурланалар. Украинлылар булса — күмерләре белән. Үзбәкстан, Төрекмәнстан кешеләре — без бөтен Союзны киендерәбез, диләр. Ә безнең бит, ичмасам, арыш ипиебез генә дә үзебездән артырлык түгел...
Гөлниса, йомшак кына булса да, аңа каршы килде:
— Юк, сез алай Татарстанны бөтенләй бетереп ташламагыз әле,— диде. — Бездә дә бит бик зур промышленность бар. Мехкомбинатпы гына алып карагыз. Алар эшләп чыгарган продукция дөнья күләмендә дан тота... Күн промышленносте, туку фабриклары...
— Мин табигый байлыклар турында әйтергә телим, — диде Тәбәнәкев.— Галимнәр арасында бик озак еллар буенча безнең як турында файдалы чыганакларга ярлы дигән фикер яшәп килгән. Хәзер менә
2* 19
күрәбез, алай түгел. Ниләр генә юк безнең республика яшәгән җир асларында! Менә дигән төзү материалы булырлык минераллар, тау токымнары тулып ята. Күмер дә бар анда. Тагын фосфорит дисеңме, яна торган сланецлар кирәкме, күкерт, торф, табигый буяулар, төрле рудалар, минераль сулар... Бары да бар. Ә иң ышанычлысы, иң әһәми- ятлесе — нефть...
Гөлниса ханым аиы бик зур игътибар белән тыңлап утыра, ара-тирә сораулар да кыстырып куйгалый иде.
— Чынлап та шундый зур промысел ачарлык чыганаклар булыр дисезме?
— Әлбәттә, — диде Тәбәнәкев. — Мәсьәләне зуррак күләмдә куеп, чынлабрак тотынучы булган сүрәттә, ул чыганаклар инде күптән ачылган да булыр иде. һәм ул менә хәзер безгә бик ярап та куяр иде. Гомумән, сугышка кадәр көнчыгыш районнардагы мөмкинлекләргә җитәрлек әһәмият бирелмәгән. Ә тиешенчә әһәмият бирелгән булса, Украинадагы шахталарның сафтан чыгуы да, нефть районнарының куркыныч астында калуы да бу кадәр ачы сизелмәс иде...
Тәбәнәкев соңгы вакытларда нефтьнең бездә бик реаль һәм конкрет төс алганлыгын, хәзер инде Шөгер структурасында тирән разведка, ягъни турыдан-туры бораулап карау эшләре барганлыгын сөйләде. Үзенең, Татарстан якын киләчәктә көчле нефть һәм газ республикасына әверелер, дип өметләнүе турында әйтте.
Ниһаять, Гөлниса кунакларны (аның өчен кызы да кунак кына иде бит) өстәл янына чакырды:
— Сүз белән генә сыйлау ярамас, — диде. — Әйдәгез, әңгәмәне чәй янында дәвам иттерербез.
Гөлниса белән Миләүшәнең дә, Тәбәнәкевиең дә сүзне бәләкәйрәк, өй, гаилә тормышына якынрак мәсьәләләргә күчерәселәре килә -иде инде, һәм Тәбәнәкев аны бик оста борып җибәрде. Гөлнисаның: «Димәк, быелгы разведкагыздан зур уңышлар белән кайттыгыз?» дигән соравына ул, ярым шаярган булып, болай дип җавап бирде:
— Әйе, — диде, — мин үзем бигрәк тә бәхетле булып чыктым: эшем дә уңышлы үтәлде, үземә менә дигән дус та табып кайттым. — Ул, мәгънәле елмаеп, каш астыннан гына 'Миләүшәгә карап алды.
Гөлниса аны, әлбәттә, бик дөрес аңлады һәм үзе дә елмаеп куйды.
— Миләүшә дә шулай ди шул әнә.
Беразга бары да тынып калдылар.
Сүзне тагын Тәбәнәкев ялгап җибәрергә тиеш булды.
— Чынлап та, — диде ул, кыюрак булырга тырышып. — Гөлниса апа, без Миләүшә белән бик нык дуслаштык... Шулай бит, Миләүшә?..
Миләүшә, матур гына кызарып, түбән карап утыра иде. Ул башын күтәрмичә генә:
— Әйт инде, үзең әйт, — дип куйды.
— Әйе... сез инде, Гөлниса апа...
Гөлниса, егетнең сүз таба алмый торуын күреп, ярдәмгә килде:
— Ни әйтим, — диде. — Андый хәлләр турында уйлау өчен бик авыр заман булса да, яшьлек үзенекен итә, күрәсең. Бер-берегезне якын күрәсез икән, бик әйбәт. Икегез дә сабый балалар түгел. Алдын-артын уйларлык акылыгыз, белемегез бар. Тик менә Миләүшәнең укуына зыян килә торган булмаса...
— Дуслыкның укуга ни зыяны тисен инде, әни?
— Нигә, дуслык ул, бик тирәнгә китсә, кызым, тормышны үзгәртеп тә куя...
Сәйфулланың мәсьәләгә тиешенчә ачыклык кертәсе килде:
— Гафу итегез, Гөлниса апа, — диде ул. — Мии ачык итеп әйтергә тиешмен. Минем Миләүшә белән гомерлек иптәш буласым килә. Икебезнең тормыш юлын бергә кушасым килә. Мин үзем бүгеннән аның
20
белән бергә тормыш корырга да -риза. Ләкин аның укуын бүлдерергә теләмим.
Миләүшә иркә балаларча гына үз фикерен әйтеп куйды:
— Юк, мин укыл бетермичә риза түгел...
— Минемчә дә, ул кадәр ашыктыруның кирәге юк, — диде Гөлниса, сабыр гына. — Фронттагы хәлләр дә бераз җиңеләя төшсен...
Тәбәнәкев үзенең Миләүшәне көтәргә дә каршы түгел икәнлеген белдерде. Шулай итеп, бүгенге очрашуның иң киеренке ноктасы үтелде, иң төп мәсьәлә ачыкланды. Аннары инде, бу эштә хәл кылгыч әһәмияте булмаган, икенче, җиңелрәк мәсьәләләргә күчелде.
10
Гөлниса, сүз җаен туры китереп, кияү булырга тиеш кешенең үз әти- әнисенә карата нинди мөнәсәбәттә икәнлеген беләсе килүе турында ымлады. Сәйфулла моңа, бер дә уңайсызланмыйча, бик ачык һәм тулы итеп җавап бирде:
— Әтинең җитди мәсьәләләрдә миңа киңәшче булырлык кеше түгел икәнлеген мин бик яшьли аңлаганмын, — диде. — һәм бик дөрес эшләгәнмен. Мин аның ярдәменнән башка, хәтта аның каршылыгын җиңеп дияргә була, югары мәктәпне бетердем. Хөкүмәтебез тудырган шартлар мине җаным теләгән эш буенча белгеч итеп чыгарды. Нишләвемне бик яхшы аңлап, партия сафына кердем. Иң авыр шартларда, фронтта атакага бару алдыннан кердем. Бу эштә дә миңа киңәш бирүче—атам түгел, ә партия булды. Үземнең намусым булды... Ләкин мин әтидән ваз кичмәдем. Армиядән азат ителеп үз эшем буенча бирегә — Ялантауга җибәрелгәч, туры аңа кайттым. Кем генә булмасын, миңа тормыш биргән, бала вакытымда ипи ашаткан ата күңеле рәнҗемәсен дидем. Ул мине, үзенчә, шатланып каршы алды. Тик холкымны, үзсүзлелегемне яратмады. Шул ук вакытта аның белән исәпләшмәвем өчен үпкәләмәде дә. Ихтимал, тора-бара ул үзе минем белән исәпләшә башлар иде. Бик тиз китеп бардым шул. Ә кайтуыма әнә үзен утыртып та куйганнар.
Гөлниса егетнең хәлен бераз җиңеләйтергә теләп: «Бәлки, аның гаебе дә юктыр әле...» ди башлаган иде дә, Тәбәнәкев, урынсызга яклашу кирәкмәгәнлеген аңлатып, аны бүлдерде:
— Юк, — диде, — гаепсез дияргә ашыкмыйм. Аның холкын беләм бит. Шулай да кызыксынып карамый булмас.
— Әлбәттә.
Бары да, беразга сүздән тынып, ашарга-эчәргә керештеләр. Тик үзенең акыллы сүзләре белән Гөлниса апасын (хәзер инде «әбисен» дияргә дә була) авызына карата алудан күңеле күтәрелгән Сәйфулланың сөйләргә илһамы килеп кенә тора иде. Өстәлдәге искиткеч сыйларны мактарга теле кычыта иде аның, Газиз абыйсы турында бик әйбәтләп сорашасы да бар, Миләүшәнең кечкенә чагы турындагы истәлекләрен аның әнисе алдында сөйләп күрсәтәсе дә килә иде.
Ләкин туры килмәде, ул бары өстәлдәге ашамлыкларны мактарга керешеп:
— Бу сыйлар ашарга жәл, — дип әйтергә генә өлгерде, ишектә, кыяр-кыймас кына итеп, звонок кыңгыравы чыңлап куйды. Бары да сагаеп калдылар.
— Кем булыр бу вакытта? Шушындый караңгыда?
Миләүшә сикереп торган иде дә, әнисе аңа ирек бирмәде:
— Утыр, утыр, үзем, — диде һәм ашыкмыйча гына ишеккә юнәлде.
Ул эчке ишекне яртылаш ачык калдырып, аска төшеп киткәч, Сәйфулла, әллә шаярып, әллә чынлап, мәгънәле генә әйтеп куйды:
— Караңгыдан курыкмаучылар бер мин генә түгел ахрысы...
Ул арада аскы ишектән калн» гына булып ирләр тавышы килде.
21
«Әти!» дип уйлады Миләүшә һәм өстәл яныннан сикереп торды. Ләкин йөгереп өйалдына чыгарга өлгермәде, әнисенең чамадан тыш гаҗәпләнү белән: «Рифгат?!» дигәнен ишетеп, катып калды. Кинәт аның бөтен тәненә шаулап кайнар дулкын йөгерде. Баскычтан менеп килүче Гөлнисаның: «Нишләп вакытсыз, бик мактап йөрисең... кунак та бар иде әле...» дигән сүзләре аның колагына ишетелсәләр дә, аңына барып җитмәделәр. Ул, бик зур җинаять өстендә тотылган кеше кебек, нишләргә, үзен кая куярга белми иде. Әйтерсең, аны зур хөкем залына алып баралар. Рәхимсез судья әнә, шак-шак басып, баскычтан менеп килә...
«Тизрәк кухня якка чыгып яшеренергә, бөтенләй күренмәскә» дигән уй килде аның башына. Ләкин алай эшләргә аның күңеле тартмады, аяклары да карышты. Ул, ихтыярсыз, ишеккә таба кузгалды. Судьясына каршы атлады...
11
Рифгатне ул куркудан йөзе ап-ак булып, катып калган хәлдә каршы алды. Аны бу кыяфәттә күргәч, Рифгат үзе дә әллә нишләп китте.
— Миләүшә?!
Миләүшә Рифгатнең гаҗәпләнеп, куркып китүен күреп, бераз акылына килгәндәй булды. Ул үзен тизрәк кулга алырга тырышты.
— Рифгат, исәнме? — диде ул, күрешергә кулын сузып. — Ничек болай, кайдан болай? Көтмәгәндә генә... Ай, син яраландыңмы әллә?.. Чишен, чишен. Сал шинелеңне... Абау, син нинди зурайгансың! Тазаргансың!
Рифгат берни аңламаган хәлдә шинелен, фуражкасын салып элде. Госпитальдән соң үсеп җитмәгән кыска чәчен учы белән ышкып алган булды. Гимнастерка итәген артка таба тарткалап куйды. Шулай ни әйтергә белми беравык азапланганнан соңк тамагын кырып, көч-хәл белән генә:
— Ыһы, сиңа ни булды, Миләүшә? —дип сорый алды. — Агарып киткәнсең.
Рифгатнең болай каушабрак калуы Миләүшәгә көч кертте, ул кыюлана төште.
— Юк, берни булмады. Бөтенләй көтмәгәндә син килеп кергәч, әллә нишләп киттем. Әйдә, түргә уз.
Рифгат Миләүшә артыннан эчкә узды. Бу вакытта Тәбәнәкев, өстәл яныннан торып, ишеккә каршы килеп баскан иде.
Рифгат иң элек бу төзек, зифа буйлы чибәр егетнең маңгай аркылы сызылган яра эзен күрде. «Менә бу ичмасам «шрам!» — дип уйлады ул, Шакир әйткәннәрне исенә төшереп һәм шунда ук Тәбәнәкевнең күкрәген бизәгән орден һәм медаль тасмаларын күреп алды. — Әйе, нәкъ Шакир әйткәнчә, күкрәге тулы орден. Менә дигән герой».
— Танышыгыз, — диде Миләүшә. Ул иң элек Рифгатне тәкъдим итте: — Мәктәптә чакта минем белән бергә укыган иптәш — Рифгат Сабитов, — диде, — күрәсез, хәзер нинди зур офицер булган. — Аннары Рифгаткә теге егетнең кем булуын әйтте: — Инженер Тәбәнәкев.
Ике егет кул кысыштылар.
Рифгат аның уң кулында ике бармагы да юк икәнен белгәч, әллә ничек, сихерләнгәнсыман, шомланып китте. «Авызыгызда алтын тешегез дә юкмы?» дип сорыйсы килде аның. Әгәр дә ул шаянрак, дөресрәге, кыюрак, әрсезрәк кеше булса, һичшиксез, шулай дип сораган да булыр иде. Һәм ни өчен алай дип соравының сәбәбен дә аңлатып, компанияне көлдерә-көлдерә Шакир әйткәннәр турында сөйләп бирер иде.
Ләкин Рифгат алай эшли алмады шул. Әллә нишләтте аны бу инженер. Хәтта ул бөтенләй телсез калган кебек булды. Нәрсә әйтсен соң ул аңа? Миләүшә үзе генә булса, Рифгат, әлбәттә, болай ук аптырап
22
тормас иде. Ә бу кеше алдында Миләүшәгә дә нәрсә әйтә алсын? Ичмасам, үзләре сүз башласын иде. Берәр сорау бирсеннәр иде. Юк, бары да анардан көткән кебек, сүзсез калдылар.
Аптыраганнандыр инде, Рифгат шунда түшәм уртасында тоныграк кына янып торган электр лампасына игътибар итте һәм, юләр кеше шикелле, бу урында һич кирәге булмаган сүз әйтеп куйды:
— Сездә ут сүнмәгән икән, — диде.
— Сезнең урамда сүндерделәрмени? — диде Миләүшә.
— Безнең урамда сүнде шул.
Гөлниса аны тынычландырырга теләгәндәй:
— Сезнең урамда да янар әле, — дип куйды. — Хәзер ул шулай бер көнне бер урамда яна, икенче көнне икенче урамда...
Сүз тагын өзелде. Гөлниса кунакларны уңайсыз тынлыктан коткарырга теләп, барын да өстәл янына чакырды.
— Чәй эчәргә рәхим итегез!
Рифгатнең чәй эчәсе дә килмәде.
— Рәхмәт, мин әле генә ашап чыктым, — дип, ул диванга барып утырды. — Сез эчегез, эч, миңа карамагыз. Әйтәм ич... ыһым...
Гөлнисаның Тәбәнәкевкә ялгыш «кияү» дип дәшүдән куркуы Рифгат килгәч тагы да көчәйде, һәм шул курку аны артык көчәюе белән харап та итте.
Ул, Рифгатнең өстәл янына утырмавын килештермичә, аны ныклабрак чакырырга теләде. Моның өчен ул башта кызы белән киявен... тфү, тфү... кемне... Сәйфулланы чакырырга карар бирде һәм, ялгыш «кияү» дип әйтеп ташламыйм дип, күңеленнән тагы үзен бер мәртәбә ныгытып та куйган иде. Шайтан саташтырдымыни!
— Ягез, я, килегез—өстәл янына утырыгыз. Миләүшә, син бит әле бөтенләй ашамаган идең, — дип, дөрес кенә сөйләп килде дә, шуның артыннан ук Тәбәнәкевкә мөрәҗәгать итеп: — Син дә, кияү... — дип ычкындырып ташлады...
Ычкынган-ычкынган инде, аңар игътибар итмичә, сүзендә дәвам итсә, зиһене таралган Рифгат, бәлки, берни сизми үткәреп җибәргән дә булыр иде. Ләкин андый салкын канлылык сакларлык хәлдә булса, Гөлниса бу сүзне ычкындырмаган да булыр иде шул. Ә ул ычкындырып кына калмады, бик табигый буларак, нәрсә әйткәнен шунда ук сизеп алып, төзәтергә ашыкты:
— Ай, нәрсә дидем, кем... Сәйфулла диясем лә...
Җитмәсә тагы шунда Миләүшәсе аңа ачулы карап, шелтәле тавыш белән:
— Әни! — дип куйды.
Бары да кызарыштылар. Тик Тәбәнәкевнең үзенең артык исе китмәде ахрысы, ул түбән карап, гөнаһсыз елмаеп кына куйды.
Рифгат хәзер инде үзенең ни дәрәҗәдә ахмак хәлдә калганлыгын тулысы белән аңлап алды. «Кияү?» Менә ничек икән! Нәкъ Шакир әйткәнчә, эрегән дә төшкән икән. Болай булгач, биредә нишләп утырсын инде Рифгат! Үзенең артык кеше икәнлеген күптән сизде ич инде...
Ул диванда утырган җиреннән капыл гына торды. «Ярый, хушыгыз» димәкче булган иде, тавышы чыкмады, бугазы төбендә нәрсәдер төелгән иде. Аның үз-үзенә ачуы килеп китте, ачу белән тамагын кырып, тавыш юлын ачты да, шактый кычкырып, саубуллашырга тотынды:
— Ыһы!., ярый, хушыгыз!—диде. —Күреп кенә чыгыйм дигән идем. Артык комачаулап тормыйм.
Ләкин Миләүшә аны болай гына җибәрүне килештермәде.
— Ай, Рифгат, нигә алай бик тиз? — диде. — Әле бит бернәрсә дә сөйләшмәдек.
— Нәрсәсен...
23
Рифгатнең тагын тавышы чыкмады. Ул тагын, ачуланып, тамагын кырып алды:
— Ыһы, ыһы! Нәрсә сөйләшеп торырга...
— Сөйләшмичә теге! Мин бит әле синнән берни дә сораша алмадым. Шакир турында да...
— Ә, Шакир?.. Ул сиңа сәлам әйтте.
— Исән-саумы?
— Исән-сау.
— Үзеңнең ничек яралануың турында да әйтмәдең?
— Аның нәрсәсен әйтеп торасың... Күрәсез, бөтен әгъзаларым урынында...
— Әллә син контужен булдыңмы? — диде Миләүшә.
Рифгатнең: «Мондый удардан контужен да булырсың» дип әйтәсе килде. Ләкин әйтмәде. Аның артык сүз озайтасы килмәде. Коридорга чыгып, шинелен кияргә тотынды.
— Син миңа ачуландың ахрысы, Рифгат? — диде Миләүшә.
Рифгат аңа ишетелер-ишетелмәс кенә мыгырдап җавап бирде:
— Нәрсәгә... ыһым... нәрсәгә ачуланыйм...
Ул арада ни өчендер ашыгып кына Тәбәнәкев тә киенә башлады.
— Ярый, миңа да вакыт.
Миләүшә Рифгат алдында аны туктатып калырга яхшысынмады ахрысы, берни әйтмәде. Ә Гөлниса дәшми кала алмады:
— Нигә алай ашыгасыз, утырыр идегез әле, — диде.
— Ярый, хушыгыз, — диде Тәбәнәкев, ана белән кызның кулларын кысып. — Миләүшә, иртәгә мин сезне озатырга төшәм әле. Сезнең белән дә, Гөлниса апа, күрешербез. Мин Ялантауда калам ич...
Рифгат, ишетелер-ишетелмәс кенә итеп, тагын бер тапкыр:
— Хушыгыз! — диде дә, үпкәләгән бала төсле, авызын турсайтып, өйалдына чыкты, баскычтан йөгерә-йөгерә аска төшеп китте.
12
Урамга чыгып бераз баргач, аны Тәбәнәкев куып җитте.
— Рифгат, ашыкма ул кадәр, — диде ул.
Рифгат эндәшмәде, адымын да акрынайтмады.
— Син миңа ачуланма, Рифгат.
— Берни... ыһым, ыһым! Берни әйтмим ич!
— Миләүшәне дә гаепләргә ашыкма.
Рифгат шул ук бер сүзне кабатлады:
— Ыһым! Берни әйтмим ич!
— Шулай да син аның алдында үзеңне егетләрчә тотмадың...
— Үзем дә беләм...
— Белсәң, яхшы. Бир кулыңны. Бир, бир, курыкма! Мин сиңа дошман түгел. Менә шулай. — Ул, көчләп дигәндәй, Рифгатнең уң кулын тартып алды. — Менә шулай. Хуш! — Ул аның кулын җибәрмичә тагын берникадәр вакыт тотып торды. — Мин сине беләм. Гөлсем апа малае бит? Бәлки, тагын очрашырбыз әле. Мин Ялантауда. Ярый, хуш, бирешмә.
Тәбәнәкев шул урында туктап калды. Рифгат ары китте.
Ярты квартал чамасы баргач, ул кинәт адымын әкренәйтте. Тирән итеп бер сулап куйды.
— Чынлап та кая ашыгам соң мин? —дип уйлады ул. — Оятымнан шулай качып котылмакчы буламмы? Их син! Командир! Лейтенант!.. Танкист!.. Шул янган танк эченнән чыга алмый калсаң, яхшырак буласы икән!.. Командир түгел, бозау син! Уҗым бозавы! «Контужен булдыңмы әллә?» — ди. «Башыңа тай типтеме әллә?» дигән сүз ич бу!
Их, Шакир! Шакирның сүзләре алтын булган икән. Менә ни өчен
24
хат язмаган икән ул Миләүшәгә. Ул бит, хәтта, аңа үз исеменнән сәлам язарга да кушмый иде. Белде микәнни соң ул аның әллә кайчан икенче кешегә ауганын? Кайдан белсен? Юк, әлбәттә. Ләкин аның күңеле сизгән. Миңа да сизенергә, һич югында әз генә шикләнергә урын юк идемени соң? Аның ел буена диярлек хат язмавы?.. Мин язган хатларга да җавап бирмәве уйландырырга тиеш түгел идемени? Ә мин? Хат дигәннәрем, нәкъ Шакир әйткәнчә, мәхәббәт теләнеп язылган гаризалар гына булган икән... Ә ул? Ичмасам, «отказать» дигән резолюция белән кире кайтара да белмәде...
Ул үз өйләре турысына килеп җитеп, аны узып киткән иде инде. Белмичә түгел, белә торып керәсе килмәде. Бу хәлендә анда кереп нишләсен соң ул? Керү белән аңа ни әйтәчәкләре билгеле: «Бик тиз кайттың, — диячәкләр. — Миләүшә өйдә туры килмәдеме әллә? Әллә ятып йоклаганнармы?» — дип төпченәчәкләр. Нәрсә дисен аларга Риф- гат? Миләүшә миңа хыянәт итте, дип, әнисенә зарлансынмы? Кәримәгәме?
«Хыянәт!»
Бу сүзнең бик зур һәм җаваплы сүз икәнлеге Рифгатне сискәндереп җибәргәндәй булды. Чынлап та хыянәт иттеме соң аңа Миләүшә? Әгәр шулай булса, нишләп ул хыянәтче каршында болай җебеп төште соң? Юк, Рифгат нинди генә мәсьәләдә булмасын, үзенең хаклы икәнлегенә ышанычы нык булса, бервакытта да җебеп төшә торган егет түгел иде бит. Юк, монда ниндидер хаталык булды, һәм үзенең хаталануын, шул хаталануы аркасында бик нык алдануын егетләрчә танырга аның көче җитмәде. Әйе, Тәбәнәкев дөрес әйтә: Рифгат үзен Миләүшә алдында егетләрчә тота белмәде. Шундый факт алдында калганыңны күргәч, йөрәгең әрнесә дә, тешеңне кысып түзәргә кирәк иде. Сер бирмәскә иде. «Вакытсыз борчуым өчен гафу итегез», — дияргә дә, яңа иптәш табуы белән бик әйбәтләп тәбрик итеп, чыгып китәргә иде. Менә егетләрчә эшләү булыр иде. Ә ул... Әллә иртәгә пристаньга үзен озатырга төшәргәме? Шунда тиешенчә гафу үтенеп, хатасын төзәтергәме? Юк, пожалуй монысына да егетлек җитмәс. Тагын бер кат хур гына булырсың...
Ниһаять, Рифгат үз капкаларына әйләнеп килде. «Озак йөрү ярамас, — дип уйлады ул. — йокламыйча көтеп утырулары бар. Икесе дә эшкә барасы кешеләр...»
Бу вакытта Миләүшә белән Гөлниса, инде күптән яткан булсалар да, тыныч кына йоклап китә алмадылар. Гөлниса Рифгаттән бигрәк Тәбәнәкев өчен борчылды. Бу егет аның күңеленә бик ошап өлгергән иде инде. Тик аның капыл гына кузгалып, Рифгат белән бергә үк чыгып китүе бераз уйга калдырды.
— Ни өчен ул алай бик капыл гына чыгып китәргә булды икән? — дип хафаланды Гөлниса. — Әллә Миләүшәгә карата күңелендә берәр шик тудымы?
Шундый уйлар белән борсаланып, йокыга китә алмый ятканда, ул кызының мышык-мышык елаганын ишетеп, тагын да шомлана төште. Монысы да елап ята. Бу ни эш?
— Миләүшә, кызым, елап ятасың түгелме син?
— Елыйсым килә, әни.
— Нигә елыйсың, кызым, ни булды?
— Рифгат жәл...
Гөлниса җиңелрәк сулап куйды.
— Нәрсәсен жәллисең аның? Аңа ни булсын?
— Безнең урамда ут сүнде ди бит, мескен...
— Ятма юләрләнеп. Нишләп мескен булсын ул? Егет кешегә берни булмый. Яшь әле ул. Дөресен генә әйткәндә, кыз турында уйлар чагы да түгел... Бик шәп егет белән дуслашкансың, башкасын оныт... йокла...
25
УНЫНЧЫ БҮЛЕК
СОҢГЫ СӘГАТЬТӘ
1
Икенче көнне иртән Рифгат бераз тынычланган иде инде. Шулай да аның күңеле күтәрелеп китә алмады. Әнисе, аның болай күңелсезләнүе Миләүшәләргә барып кайту нәтиҗәсендә булганлыгын сизсә дә, Рифгат үзе берни дә әйтмәгәч, ул турыда сорау биреп күңелен борчымады. Рифгат, әтисез үскән малай буларак, әнисен аеруча якын итә, аның белән бөтен уй һәм серләрен уртаклаша иде. Ләкин ул мәхәббәт серләрен дә аның белән уртаклашу дәрәҗәсенә барып җитмәде. Әнисе үзе дә аңардан моны таләп итмәде. «Акылы булсын, — дип фикер йөртә иде ул күңеленнән. — Акылы булса, нишләргә кирәклеген үзе дә белер. Кирәк тапса, әнисе белән дә киңәшер...» һәм бу мәсьәләдә аның, ана буларак, улына биргән киңәшләре: «Яман хатын-кызга бәйләнүдән сак бул, улым!» диюдән артмый иде.
Шуңа күрә Рифгат кыерсытылган мәхәббәт тойгыларын эчендә бикләп тотарга мәҗбүр булды. Шулай да әнисе янында булу бик нык юата иде аны. Өйдә йокы урыны булсын, юыну-киенү шартлары, су китерү яки тышка чыгу яклары госпитальдәгегә караганда күп уңайсыз булса да, Рифгаткә бары да сагынылган, бары да рәхәт булып тоелды. Ул, элекке гадәте буенча, йокысыннан тору белән әнисенә су алып кайтып бирмәкче дә булган иде. Тик чиләкләр тулы булып чыкты. Мондый эшләрне хәзер Кәримә башкара икән.
Гөлсем, шундый җитезлеге, уңганлыгы өчен Кәримәне мактый-мак- тый, Рифгаткә чәй урыны хәзерләде.
Алар берсе фронт хәлләрен, икенчесе Ялантаудагы тормыш турында сораша-сораша, ашап-эчеп алдылар. Гөлсемгә мәктәпкә китәр вакыт җитте.
— Бүген иртәрәк кайтырга тырышырмын, — диде ул. — Синең ан- да-монда барасың килер микән, улым?
— Ярар, әни, бар син эшеңә, бар, — диде Рифгат. — Минем өчен борчылма. Чыгып китәсем килсә, ишекне ничек бикләргә кирәген онытмадым. Бар.
— Ярый, ярый...
йорт хуҗалыгында Рифгатне көтеп яткан бер генә эш тә табылмады. Утынлыкта да һәрнәрсә тиешенчә үз урынында булып чыкты. Каен катыш нарат утыны бик әйбәтләп кисеп-өеп куелган, тик күләм ягыннан гына кышка җитәрлек дәрәҗәдә түгел иде.
— Тагын бераз утын рәтләп китәргә кирәк булыр.
һәм Рифгат бу эшне озакка сузмыйча, шунда ук чарасына керешергә ниятләде.
— Тик кайдан башларга соң? Кемгә барырга? Военкоматкамы? Тукта, туры Шәһәр Советына барыйм. Сания апаны да күреп чыгасы бар.
Фронт кешесе икәнлеге тышкы кыяфәтеннән үк күренеп торган яшь командирны Раиса Лазаревна аеруча якты йөз белән каршы алды.
— Рәхим итегез, иптәш офицер, сезгә кем кирәк?
— Миңа иптәш Ибраһимова кирәк иде, — диде Рифгат.
— Сания Саматовна утырышта, — диде ул. — Утырыш бара... Әз генә көтеп торыгыз, мин хәзер чыгам, иптәш офицер...
Председатель бүлмәсендә, шык-шык басып, ишеккә таба килгән аяк тавышы ишетелде. Рифгат аны танып, күңеленнән генә: «Үзе» дип куйды. Элек, мәктәптә чакта да шулай аны, үзен күрмәс борын ук, коридор буенча шык-шык атлап килүеннән таный торганнар иде.
2G
Әнә ул килеп тә чыкты. Нәкъ элекке Сания апа. Киң маңгае аның чыраен аеруча якты, ачык итеп күрсәтә. Өстендә дә шул ук зәңгәр костюм. Шул ук ап-ак яка...
Рифгат аның сүз кушканын көтеп тормады, үзе аңа каршы ташланды.
— Исәнмесез, Сания апа?
— Кара, чынлап та Рифгат ич! Исәнме, акыллым? — Сания чын күңелдән шатланып, яратып, аның кулын кысты, һәм шунда ук куркынып сорап куйды. — Ничек болан? Бик ашыгычмыни? Бер дә вакытың юкмыни соң?
— Көтәргә дә мөмкин, — диде Рифгат. — Бүленергә ярамаса, мин соңыннан керермен.
— Зинһар, шулай ит, акыллым. Бездә хәзер утырыш... Барасы җирең булмаса, кереп утырырга да була.
— Комачауламаммы икән?
— Юк, юк. Тыңлап тик утырырсың. Шунда бераз Ялантау хәлләрен дә ишетерсең.
— Әйе шул.
Рифгатнең үз гомерендә йомышы төшеп Шәһәр Советына килгәне юк һәм ул гомумән шәһәр хуҗалыгының ничек алып барылуы турында берни белми иде. Исполком утырышы аның өчен тыл турында менә дигән җанлы әңгәмә булды. Нинди мәсьәләләр генә күтәрелмәде анда, нинди генә карарлар чыгарылмады.
Утырыш һаман яңадан-яңа мәсьәләләргә күчә барды. Көн тәртибенә куелган мәсьәләләрнең очы-кырые юк кебек иде. Шулай да Рифгат аларның барын да зур кызыксыну белән тыңлап утырды. Яңадан фронтка баргач, әлбәттә, аңардан тылдагы тормыш турында сорашачаклар бит. Ул моны үз тәҗрибәсеннән белә...
Әнә шәһәрдәге ремстройконтора дигән учреждение турында сөйләшә башладылар. Бу оешмадагы яңа җитәкчелекнең эшне ничек яңадан коруы турында информация тыңлыйлар. Машиналарны тергезү буенча эшләре бераз алга киткән, диләр. Ләкин атларга азык хәзерләмәгәннәр. Хәтта өч атларын, азык җитмәү аркасында коры сөяккә әйләнеп, аякларында басып торырлык хәлләре калмагач, ит өчен суярга мәҗбүр булганнар...
«Ит өчен?»
«Коры сөяккә әйләнеп, аякларында басып торырлык хәлләре дә калмаган ул мәхлукларның ите нинди булгандыр инде? — дип уйлады Рифгат. — Җитмәсә әнә кемнедер, шул итне бүлгәндә хәрәмләшкән дип, үзенә артык өлеш алган дип гаеплиләр әле... Тылдагыларга да эләгә, мескеннәргә...»
Тагын яңа мәсьәләгә күчелде.
Совнаркомның өченче группа инвалидларны эшкә тарту турында махсус карары булган икән — шәһәр буенча шул карарның ничек тормышка ашырылуы турында информация тыңладылар.
Аннары фронтовик семьяләренә ярдәм турында сүз барды. Бу мәсьәләдә бик күп эш башкарылган булса да, җитешсезлекләр дә күп икән әле. Шушы көнгә кадәр бер агач утый белән тәэмин ителмәгән семьяләр дә бар икән.
— Болай булгач, минем әнинең хәле начар түгел әле, — дип уйлады Рифгат.
Ниһаять, Сания көн тәртибендә торган унбишенче мәсьәләне игълан итте.
— Соңгы мәсьәлә, — диде, — гаризалар карау. Бишенче магазин директоры яза. Магазин территориясен чистартмаган өчен салынган штрафны кире алуны сорый. Территорияне чистарту буенча тиешле чаралар күрелде, ди.
27
Справка өчен милиция киемендәге берәү сүз алды.
— Бишенче магазин территориясен тикшереп карадык, —диде ул, Саниядән күзен алмыйча. — Чынлап та, яхшылап төшендергәч, ягъни биш йөз сум штраф салгач, директор иптәш аңлаган... — Утырыштагы- лар көлешеп алды. Ләкин милиционер үзе көлмәде, һаман Саниягә караган килеш, җитди төстә дәвам итте: — Ишек алларын да, үз өлешләренә тигән тротуарларны да бик әйбәтләп чистарттырган. Сүз әйтерлек түгел. Минемчә, бер юлга штрафтан азат итәргә ярый. — Ул, Саниядән күзен алып, сез ни әйтерсез, дигәнсыман, утырыштагыларга борылып карады. Шул минутта Рифгат аның ияксез профилен күреп алды.
— Мөхсинов ич бу! Шакирның әтисе! Нишләп болай милиционер формасында соң ул?
Тагы нәкъ шундый, үзләренә салынган штрафны кире алуны сорап, йорт идарәләреннән кергән ике гаризаны карагач, утырыш тәмам булды.
Мөхсинов башта Рифгаткә артык әһәмият бирмәгән иде. Ә инде аны күргәч һәм кем булуы турында Саниядән сорашып белеп тә алгач, бөтенләй ачылып китте.
— И-и-и, — диде ул, Рифгаткә туры карап. — Мәрхүм Сабитның малае шушындый булган, ә? Танышыйк, туган, бик әйбәтләп танышыйк. Мин Шакирның әтисе булам — Мөхсинов.
Рифгат аңа бик рәхәтләнеп кулын бирде.
— Ә мин сезне әллә кайчаннан бирле беләм бит, Бакир абый.
— Шулаймыни? Ә мин, юләр, дөресен генә әйткәндә, сине бар дип тә белмәгәнмен. Шакир белән бергә икәнлегеңне ишеткәч кенә кызыксына башладым. Ә син менә нинди егет икәнсең. Лейтенант! Җә-ә-ә. Димәк, Шакир белән бергә хезмәт итәсең?
— Бергә булдык, Бакир абый. Бергә училищены бетереп чыктык. Бергә сугышып йөрдек. Шакир бервакытта да начар иптәш булмады. Хәтта...
Мөхсинов учы белән ишарәләп аны туктатты.
— Кирәкми, — диде, — сөйләми тор. Дөресен генә әйткәндә, тәмен җибәрми тор. Болай аяк өсте сөйләшеп әрәм итмик. /Мин сине үземә кунакка чакырам. Ялантауда озак торасыңмы?
— Тагын бер биш көн торырга ният.
— Бик әйбәт. Бүген димим, иртәгә димим. Берсекөнгә кич белән безгә килеп утыра алырсыңмы?
— Мөмкин булыр, Бакир абый.
2
Рифгат үз өйләренә әйләнеп кайтканда, аның Ялантаудагы беренче көне үтеп тә киткән иде инде. Шулай да караңгы төшеп җитмәгән иде әле. Берсе дә кайтмагандыр, дип уйлаган иде Рифгат. Ләкин аның әнисе өйдә булып чыкты.
Ул үз дәресләренә генә кереп чыккан да, башка эшләрен укыту бүлеге мөдиренә тапшырып, төш вакытында ук кайткан һәм ашарга әзерләп, шул 'вакыттан бирле улын көтеп торган икән.
Рифгат аңа үзенең Сания апасында кунакта булуы, аның белән бергә шәһәрнең җаваплы работниклары ашханәсендә ашап чыгуы турында әйтте һәм алдагы көннәр өчен әнисен кисәтеп куйды.
— Зинһар, минем өчен үзеңә өстәмә мәшәкать тудырып, эшләреңне калдырып йөрмә, әни, — диде. — Мин бит үзем дә кайтып ашый алам. Теләсәм — бәрәңге пешерәм, теләсәм — чәй эчәм, кирәк булса, син кайтуга аш пешереп тора алам.
28
— Ярар, ярар, син кунакка гына кайткан кеше, — диде әнисе. — Болай да бик күп бергә булырга туры килмәс әле. Бүген эшем әзрәк көн иде. Иртәгә менә кичен дә бушый алмыйм...
Иртәгәсен Рифгат заводка барды. Үзе белән бергә укып йөргән кыз- ларнын һәм гомумән мәктәп буенча таныш булган балаларның нәрсә эшләүләрен күрәсе килгән иде аның. Җыю цехы начальнигы — чибәр генә йөзле ханым — Рифгаттән аны нәрсә кызыксындыруын сорады.
Рифгат аңа, иң элек, үзенең танкист булуын һәм танк эчендә ул карап йөри торган сәгатьнең ничек эшләнүен күрәсе килгәнлеген әйтте.
— Аннары биредә минем белән бергә укыган танышлар булырга тиеш, алар да сагындырган, — диде.
— Ничек соң, иптәш танкист, — диде цех начальнигы, — без эшләп җибәргән сәгатьләр сезгә ошыймы?
— Шулкадәр әйбәт сәгатьләр эшләп җибәрәсез, — диде Рифгат, — танкистлар аларга сокланып туя алмыйлар. Хәтта, карамыйрак йөрсәң, кайбер танкистлар аны танктан борып алып, кесәләренә салып куялар.
— Шаярусыз?
— Чынлап әйтәм, андый хәлләр дә була.
— Менә шушы кызлар җыя инде ул сәгатьләрне. Детальләре башка цехларда эшләнә.
Рифгат цех эчен нечкәләбрәк карарга тотынды һәм мондагы тәртипкә, чисталыкка хәйран калды.
Залның буеннан-буена сузып, тар-тар гына ике өстәл куйганнар. Көндез булуга карамастан, өстәлдән ярты метр чамасы гына биеклектә электр лампалары тезелеп янып тора. Ә өстәлләрне ике яклап, бары да өсләренә ап-ак, ап-ак халатлар кигән кызлар тезелеп утырган, барысының да маңгайларында, цех башлыгыныкы шикелле, махсус коршау белән беркетелгән калын пыялалы сыңар күзлек. Берәүләре аны күзләренә төшергәннәр. Кайберәүләренең, маңгаена күтәреп куелган килеш, шулай запас күз булып тора. Кызлар бары да дөньяларын онытып үз эшләренә йотылганнар, һәркайсы ясалып бетмәгән сәгать эчендә казына. Цехка чит кеше керде дип, ник бер генәсе бер күтәрелеп карасын!
Рифгатнең ишеккә якын почмакта торган кечкенә өстәл янында тырнакларына маникюр ясатучы бер кызга күзе төште. Ләкин ул, үз күзләренә үзе ышанмыйча, цех башлыгына карады:
— Гафу итегез, болар нишләп утыра?
— Маникюр ясата ич.
— Бигрәк купшы кызлар икән сезнең цехта.
— Купшылык түгел, безнең производство шундый чисталык, җыйнаклык таләп итә.
Рифгат, Кәримә белән күрешкән вакыттагы уйларын исенә төшереп, күңеленнән рәхәтләнеп куйды: менә нәрсәдә икән хикмәт! Кайда соң үзе? Ул бит шушы цехта булырга тиеш...
Цех башлыгы аны ашыктырмыйча гына өстәл буйлап алып китте. Рифгат хәзер инде тезелешеп утырган кызларны берәм-берәм җентекләп карый башлады. Ул аларның кулларындагы эшләрен дә күзәтә, йөзләре белән дә кызыксына иде.
Сәгатьне җыйнау платина дип аталган детальдән башланып китә икән. Түгәрәксыман итеп киселгән һәм берничә тишек тишеп куелган шул металлга сәгатьнең аерым кисәкләрен, эреле-ваклы көпчәкләрен беркетә баралар. Ләкин аларның барысын да бер кеше түгел, һәркай- сын диярлек аерым кеше эшли. Берәү бер кисәкне беркетә дә күршесенә бирә. Күршесе, үзенә тиешле детальне урынына куеп, икенче як күршесенә бирә. Шулай итеп, һәркем үз өлешен керткән саен, механизм кул- дан-кулга күчә һәм әкренләп сәгать кыяфәтенә керә бара...
Рифгат шушы хәрәкәт артыннан күзәтеп барганда, үзе белән бергә укыган таныш кызларын да күрде. Аларның кайберләре аңа күтәрелеп
29
карап елмайдылар, кайберләре кыска гына итеп исәнләшергә дә өлгерде, ләкин берсе дә эшләреннән аерыла алмадылар. Ә кайбер танышлары аңа күтәрелеп тә карамадылар, хәтта аны бөтенләй күрмәделәр дә. һәм Рифгат үзе дә аларга сүз кушарга кыймады. Бу кызлар үзләре дә сәгать механизмы шикелле төгәл, тәртипле эшлиләрсыман-тоелды аңа. Берәү генәсе игътибарын читкә җибәреп, бер-ике секундка гына тукталып калса да, бөтен конвейер бозылачак бит...
Шушы нечкә хезмәт процессын күзәтү Рифгатнең күңелен әллә нишләтеп җибәрде. Көн яктысына ут яктысы да кушылганлыктан, йөзләре дә, куллары да аеруча нәфис булып күренгән бу кызлар аңа гаҗәеп бер кәрәмәт иясе булып тоела башладылар. Бу кызлар гына түгел, бөтен завод!
Сәгать! Шундый кечкенә, гади генә корал — вакыт үлчәве! Ә шул никадәр цехлар аркылы үтә. Унбишләп цех. Инде әзер детальләрне җыеп, сәгать рәвешенә кертү генә дә ничәмә-ничә куллар аша уза! Танкларга барып беркетелгәнче, тагын нинди юллар үтә торгандыр әле. Уйлап карасаң, танктагы бөтен приборлар да шулай барлыкка килә торгандыр инде. Андагы перископлар, ишетү, сөйләшү аппаратлары, рация! Танк үзе, аның моторы! Андагы ату кораллары, сугыш при- паслары... Күпме шәһәрләрдән җыелган алар. Күпме кеше кулы аркылы үткәннәр... Чынлап та, бөтен кеше, бөтен ил фронт өчен эшли, бөтенесе дошманны җиңү өчен!..
Кеше елдан артык туган җирләреннән читтә, сугыш кырларында, ут эчендә йөреп кайткан. Ничә тапкыр үлемнән калган ул. Шул кеше үзенең элек бер партада утырган иптәшләре белән очраша. Сугыштан еракта, тылда, иректә. Ләкин алар белән тиешенчә исәнләшергә җөрьәт итә алмый. Ни өчен Рифгат аларга ташланмый, яки алар үзләре ни өчен сикереп торып аны кочып алмыйлар? Нинди көч тыя аларны? Нинди рәхимсез, шул ук вакытта бөек, гүзәл тойгы бу?
Рифгат белән цех башлыгы, әкренләп килә-килә, өстәлнең яртысын узганнар иде инде.
— Менә бу чибәр кыз сәгатькә җан кертеп җибәрә, — диде Ибә- туллина.
Тик шунда гына, цех башлыгы ымлап күрсәткәч кенә, Рифгат Кәримәне танып алды һәм аның бу минуттагы матурлыгын, гүзәллеген күреп, хәйран калды. Кәримә үзенең бөтен игътибар көчен эшенә туплаган: аның гадәттәге карасу-ал йөзе ниндидер эчке нур белән яктыр- тылгансыман алсу-ак төс алган, башы бераз түбән иелгәнлектән, аеруча ачык булып сызылган кашлары кара хәтфә кебек елкылдыйлар, озын керфекләре үтә күренмәле ефәк пәрдә булып, аның түбән караган күзләрен каплап торалар.
Ул, әлбәттә, цех башлыгының үзенә ымлап әйткән сүзен ишетте. Ләкин кулындагы сәгатенә тупланган игътибарын бүлмәде, эшендә дәвам итте. Рифгат юри аңардан күзен алмый карап торды. Кәримә аңа игътибар итмичә, кулындагы ачык механизмның нәрсәсендер шыгыр-шыгыр китереп борды да колагына куеп тыңлап карады. Әле сәгать рәвешенә кереп бетмәгән механизм келт-келт йөри иде инде. Аннары Кәримә аны сул як күршесе алдына куйды һәм уң як күршесе тарафыннан үзенә таба этеп куелган икенче механизмга үрелде.
— Тәки күтәрелеп карамады ахры, — дип уйлады Рифгат.
Ләкин ялгышты. Икенче механизмны кулына алган арада Кәримә әлеге үтә күренмәле ефәк керфек пәрдәсен күтәреп, саф кара күзләрен Рифгаткә төбәде, әз генә елмаеп куйды, аннары үз иткән тавыш белән әкрен генә:
— Карап торма, ары кит,—диде.
Рифгат әлеге, хәзер инде келт-келт йөргән хәлдә кулдан-кулга күчеп баручы сәгать механизмы артыннан ары китте.
30
Ләкин ул хәзер аны артык нечкәләп күзәтми иде инде. Аның уйлары һаман Кәримәдән аерыла алмый иде.
— Шулай да бу Шакир кызларны таный белә, шайтан, — дип куйды ул күңеленнән. — Ләкин нәрсәсен ошатмый ул Кәримәнең? Мин аның урынында булсам, юләр, ябышып ятыр идем.
Өстәлнең аргы башына барып җиткәч, ңех башлыгы аңа ясалып беткән әзер сәгатьне күрсәтте. Бу сәгать моңарчы Рифгат күргән сәгатьләргә бик үк охшамаган булса да, ул аны таныган булып күренергә теләде.
— Әйе, таныш сәгать, — диде. — Димәк, бу сәгать бүгеннән танкка беркетелергә әзер?
— Юк, — диде цех башлыгы. — Сынау үтәсе бар әле.
«Сынау үтәсе бар әле?»
Бу сүзен Рифгаткә кичен Кәримә белән сөйләшкәндә тагын бер тапкыр ишетергә туры килде. Тик туры мәгънәсендә генә түгел, киңрәк мәгънәдә...
3 !
Әйе, кичен Гөлсем ханым шәһәр мәгариф бүлегенә ниндидер киңәшмәгә китте. Рифгат белән Кәримә өйдә икәү генә калдылар. Өченчегә кечкенә Азат бар иде тагын. Ләкин ул, әнисе һәм кунак абыйсы белән үз телендә бераз сөйләшеп алганнан соң, тамагын туйдырды да, резинка имезлеген суыра-суыра, йокыга китте.
Бөтенләй аулак калгач, Рифгат ниндидер тынычсызлану хис итә башлады. Нәрсәдәндер зиһене чуалган кебек булды. Башында бернинди рәтле уй тумый, теленә бернинди сүз килми иде. Бары тик Кәримәгә һаман якынрак елышасы гына килә иде аның һәм-, тәкатьсез булып, куллары белән аңа үреләсе, аның кай җиренә булса да кагыласы килә иде.
Рифгат, үз-үзен көчләп, Кәримә яныннан ераграк китте. Түр почмакта язу өстәле белән янәшә торган кечкенә китап шкафы каршына барып басты.
Аның зиһене ачылып киткәндәй булды, уйлары бер тәртипкә тезелделәр. Ул тынычрак фикер йөртерлек хәлгә килде.
Рифгат үзенең бик күптән, сугыш башланган көнне үк, Кама буенда карлыган куагы төбендә Миләүшәне үпкән чагын хәтерләде. Шул минутны бит ул, гомерендә бер генә тапкыр булган иң матур истәлек итеп, шушы көнгә кадәр күңелендә саклап килде. Ләкин шул чакта аңарда мондый хисләр кузгалмаган иде бит. Юк, Миләүшә аңарда мондый хисләр уятмый иде. Дөресрәге, андый тойгылар Миләүшә янында баш күтәрергә кыймыйлар иде. Әйе, ул кызда егетләрдә була торган азгын хисләрне йөгәнли алырлык эчке, мәгънәви көч булган. Шундый көч: ул сине үзеннән ычкындырмый да, артык якын да җи-бәрми... Ә бу?!
Ул, үзе китап шкафы каршында басып калган килеш, күз карашын тагын Кәримәгә юнәлдерде. Кәримә гөнаһсыз гына, юаш кына кыяфәттә кечкенә бала күлмәге тегеп утыра, аның озын керфекләре түбән караган, иреннәре ниндидер бик хикмәтле сүз әйтергә хәзерләнгәнсыман, көлемсери иде.
Рифгаткә ул бөтен торышы белән аны үзенә чакыра кебек тоелды. Юк, кулына энә-җеп белән бала күлмәге тотып утырган булса да, күңеле тегүдә түгел аның, ул мөгаен Рифгатнең сүз кушуын яки сүз- сез-нисез турыда н-туры кочып алуын көтә...
һәм Рифгат өчен аны хәзер кочып алу шундый якын, шундый җиңел, гади бер эш булып күренә, хәтта гаҗәп. Бернинди каушау да, бернинди уңайсызлану да борчымас иде^апы хәзер.
Рифгаткә кинәт Кәримә бик кызганыч тоелып китте.
31
Аның тыелгысыз бер көч белән Кәримәне юатасы, кочагына алып иркәлисе килә башлады һәм ул ничектер ихтыярсыз аңа таба атлады.
— Кәримә, нигә син болай боегып утырасың?
Кәримә тегүеннән туктады. Хәтәр барлыгын сизенгәндәй, сагая калды. Шулай да ул үзен бик тыныч тота иде.
— Ник? — диде ул. — Шулай боеккан төсле күренәммени?
Рифгат бөтенләй аның янына ук килеп җиткән иде инде.
— Синең хәлеңне аңлыйм, Кәримә,—диде ул. Аның теленә башка сүз килмәде, зиһене яңадан чуалды һәм ул, Кәримәнең хәлен чынлап та аңлаганын күрсәтергә теләгәндәй, аның иңенә кулын салды. Шул ук секундта ул аны икенче кулы белән ал ягыннан кочып алырга әзер иде. Ләкин Кәримә аңа ирек бирмәде. Кинәт сискәнеп киткәндәй, капыл гына урыныннан торып, арты белән баласы караватына сөялде.
— Рифгат, — диде ул, мөмкин кадәр тынычлык сакларга тырышып.— Зинһар, миңа кулың белән кагылмый гына сөйләш, акыллым!
Зиһене чуалганнан-чуала барган Рифгат әрсезләнә генә төште.
— Курыкма, Кәримә. Минем сине юатасым гына килә, — дип, ул аны кочып ук алды.
Ләкин Кәримә, бөтенләй Рифгат көтмәгәнчә җитдиләнеп, кырысланып китте. Гаҗәеп бер җитезлек белән аның кочагыннан тайпылып чыкты да йоклап яткан баласын кулына алды. Рифгат ихтыярсыз арт- карак чигенде. Кәримә аңа үпкә катыш ачулы, әрнүле карап:
— Мин синнән моны көтмәгән идем,—диде.
— Ник? Кәримә, мин сине юатырга теләп кенә, кызганып...
— Рәхмәт, — диде Кәримә, аңа мыскыллы карап. — Ничек кызганганыңны күреп торам.
Хәзер инде Рифгат үзе дә аны Кәримәгә елышырга мәҗбүр иткән тойгының кызгану түгел икәнлеген аңлап алды. Шулай да Рифгат тиз генә сер бирергә теләмәде. Бернинди гөнаһсыз баладай, гаҗәпләнгән булды:
— Нәрсә сөйлисең син, Кәримә? Мин сине аңламыйм?
— Кыйланма, Рифгат, баядан бирле сизеп торам. Күңелеңдә оятсыз теләкләр туган өчен гаепләмим. Ләкин мин сине үзеңне җиңәрсең, андый ямьсез теләкләреңә юл куймассың дип уйлаган идем... Ә син?..
— Кәримә!..
Кәримә аны тыңларга теләмәде, үзенекен әйтергә ашыкты:
— Рифгат,—диде. — Бер-беребезне ямьсезләшү килеп чыкмасын өчен, хәзердән әйтеп куям: дошманым буласың килмәсә, минем, баламны күтәреп, хәзер үк бу өйдән бөтенләйгә чыгып китүемне теләмәсәң, андый хисләрең белән миңа якын килмә.
Рифгат сул кулы белән маңгаен учлап, яңадан китап шкафы каршына барып басты. Берникадәр вакыт сүзсез торганнан соң, ул тагын Кәримәгә йөзе белән әйләнде.
— Юк, Кәримә, — диде. — Минем сиңа дошман булып каласым килми. Куй калканыңны караватына, бозма сабыйның тынычлыгын, йокласын.
Кәримә чынлап та куркыныч узганлыгын күрде, баласын кире урынына салып, баягы эшен кулына алды.
— Гафу ит, Кәримә, — диде Рифгат.—Мин синең турыда хата уйлаганмын.
— Мине ялгыш аңлаучы бер син генә түгел, Рифгат. Моңа мин үзем дә гаепле.
4
Хәзер инде Рифгатнең аны чынлап та юатасы, аның күңелен күтәрерлек җылы сүз әйтәсе килә иде. Ләкин нәрсә әйтсен соң ул аңа? Син матур, дисенме? Синдә кешене үзенә җәлеп итә торган ниндидер көч
32
бар, дисенме? Син уңган кыз, дисенме?.. Аның иң нык күңелен күтәрә торган сүз, әлбәттә, «Сиңа Шакир сәлам әйтте» дию булыр иде дә бит, ялганлаудан ни файда? Ничек соң ул миннән Шакир турында ныклабрак сорашмый әле?..
— Рифгат, — диде Кәримә, — ачуланмасаң, мин синнән бернәрсә турында сорамакчы идем.
— Рәхим ит, нигә ачуланыйм.
— Кичә син Миләүшәне озатырга төштеңме, юкмы?
— Юк.
— Нишләп?
— Беләсеңме, Кәримә, Миләүшә хәзер минем өчен юк.
— Димәк, дөрес хәбәр булып чыкты?
— Нинди хәбәр?
— Мин аның турында бер инженерга кияүгә чыгарга йөри дип ишеткән идем.
— Әйе, — диде Рифгат. — Бу дөрес.
— Син аны ярата идеңме, Рифгат?
— Ярата идем.
— Авыр булдымы?
— Авыр булды.
— Хәзер ничек?
Рифгат бераз уйланып торды.
— Ничек дип әйтим... Минем характерымда, ахрысы, бик зур кимчелек бардыр: мин, ничектер шунда, башыма килгән бәхетсезлек белән тиз килешүчән... Беләсеңме, танк эченә снаряд кереп яна башлагач, миңа үлем котылгысыз булып күренде. Шул минутта мин хәтта үлем белән килешкән идем.
— Син үзеңә үзең яла ягасың, Рифгат.
— Белмим.
— Хәзер ничек? Миләүшәне әле дә яратасыңмы?
— Мин үземне яратмаган кешене ярату мөмкин дип уйламыйм.
— Элек ул сине ярата идеме?
— Ярата дип чын күңелдән ышанып йөрдем.
— Нәрсәгә таянып? Ул сиңа вәгъдә биргән идеме?
— Без аның белән бик әйбәт дуслар идек. Күңелем шулай сизә иде.
— Ә аның Шакирны яратуы турында белә идеңме?
— Мин аны Шакирны яратыр дип бервакытта да ышанмадым.
— Ник? Шакир, синеңчә, кызлар яратмаслык егетме?
— Белмим, күңелем шулай сизә иде...
— Ә Шакир Миләүшәне ярата идеме?
Рифгат бик азга гына икеләнеп торгандай булды.
— Миңа синең белән бу турыда сөйләшү, бәлки, килешми дә торгандыр,— диде ул, ниһаять. — Ләкин үзең сорагач әйтәм: әйе, Шакир Миләүшәне яратам ди торган иде. Ләкин, дөресен әйткәндә, мин аның да Миләүшәне чынлап яратуына ышанмадым.
— Ник?
— Бар инде аның сәбәпләре. Просто гына әйткәндә, күңел сизә бит...
«Күңел?» дип куйды Кәримә үз алдына. Аннары аның йөзендә, күзләрендә сизелер-сизелмәс кенә булып шук елмаю билгесе күренде.
— Ә беләсеңме, Рифгат, — диде ул әкрен генә. — Син бит үзең дә Миләүшәне чынлап яратмагансың.
Рифгат бу сүзгә жәберсенеп куйды.
— Ничек алай дип әйтә аласың син, Кәримә?
— Шулай, күңелем сизә.
— Ансат ж.авап.
— Ансат шул. Син үзең дә минем бөтен сорауларыма шулай дип җавап бирдең «ич.
Рифгат, сәерсенеп, көлеп куйды.
— Чынлап та... Ә бит дөрестәйдә, күңел сизә икән, нәрсәгә булса да таянып сизә.
— Ләкин күңел дигән нәрсә нәтиҗәсе ачык булмаган һәр эшне үз файдасына юрарга ярата. Шуңа күрә ул хаталана да...
Рифгат уйга калды, һәм үзенчә бик җитди, катлаулы яңа бер мәсьәлә өстендә шактый баш ватканнан соң, күп гасырлар дәвамында буыннан-буынга .кабатланып килгән бик иске сорауга килеп төртелде.
— Нәрсә соң ул мәхәббәт?
Кәримә бу сорауга җавап бирмәде, сүзне капыл гына Рифгат өчен бөтенләй көтелмәгән якка борды:
— Рифгат, — диде, — беләсеңме, без әле — син дә, мин дә — сынау чорын үтәбез.
— Сугыш чорың әйтәсеңме?
— Юк, бөтенләй бүтән. Менә син бүген заводта, безнең цехта булдың.
— Әйе.
— Яна гына җыелып беткән сәгатьне күрдеңме?
— Күрдем.
— Аның бөтен җире килгән, әйеме? Йөри, вакытны күрсәтә.
— Ие.
— Шулай да аны практикада куллану өчен дөньяга чыгарып җибәрмиләр әле. Ул шактый вакыт сынау чорын үтә.
— Әйе, анысын да ишеттем.
— Менә шул, алайса. Кешенең дә шундый чоры бар.
— Кешенең? Алай дисәң, .кеше дөньяга килгән көненнән башлап, гомер буена сынау үтә...
— Бәлки, минем бу чагыштыруым бик үк тапкыр килми торгандыр,— диде Кәримә. — Мин үзебезнең үсеп җитү чорын алам. Әйтик, паспорт алырлык яшькә җиттек. Кеше булып җиттек дигән сүз. Ләкин без әле сыналмаган сәгать кебек. Ачылуы ихтимал булган җитешсез- лекләребезне белмибез. Безне эшкә урнаштыру мәсьәләсендә бу чор искә алына. Ә менә семья кору, әниләр теле белән әйтсәк, башлы-күзле булу мәсьәләсендә искә алынып бетми. Ләкин без бу чорны барыбер кичерәбез... Сәгатьләрнең күбесе сынау чорын әйбәт үтәләр. Арада яхшы үтә алмаганнары да бул*а... Мин үзем сынау чорын яхшы үткәрә алмадым, ялгыштым.
— Әйе,— диде Рифгат, Кәримәнең хәсрәтен уртаклашкан тонда.— Син уңайсызрак хәлдә калгансың шул. Хәзер, әлбәттә, үзең дә үкенә торгансыңдыр.
— Әнә бит, син дә шулай уйлыйсың...
Рифгат аны аңлап җитмәде.
— Ничек?
— Үзең дә беләсеңдер, Рифгат. Баласы тугач кешене тәбрик итәләр. Чынлап та, баласы булу — ана кеше өчен бик зур шатлык бит ул. Ә мине шундый зур шатлыгым белән тәбрик итүче бер генә кеше дә булмады. Бик күп танышларым, хәтта туганнарым, ата-анам каһәрләделәр. Ә инде миңа иң яхшы карашта булган дусларым, миңа иң яхшы теләктә булган өлкәннәр, абый яки апа тиеш кешеләр... алар да бары минем кайгымны гына уртаклаштылар. Шулай итеп, минем шатлыгымны кайгыга әйләндерделәр. Ә мин аларга моның өчен үпкәли дә алмыйм: алар миңа моны явызлык теләгәннән түгел, киресенчә, мине үз күргәннән шулай иттеләр...
Бу сүзләр Рифгатне бик нык уйга калдырдылар. Аннары кинәт аның башында матур бер якты фикер чагылып киткән кебек булды.
3. .C. ә.- X. 12.
33
34
— Кәримә, — диде ул, җанланып. — Әгәр дә син үзен, бу хәлгә кай-гырмыйсың икән, балаң синең әчеп шатлык икән, төкер калганына. Теләсә нәрсә дисеннәр... Менә мин сине 'чын күңелдән тәбрик итәм. Молодец...
Рифгат үзенең бу киңәше, бу сүзләре Кәримәгә бик яхшы тәэсир итәр, ул җанланып китәр, дип уйлаган иде. Ләкин Кәримәнең әз генә дә исе китмәде.
— Рәхмәт, — диде ул, сүрән генә елмаеп. — Мин үзем дә шулай уйлаган идем. Менә хәзер шуның җәзасын күрәм... Мин хәзер бернәрсәне аңладым: кешеләр белән бер шәһәрдә яшисең икән, алар белән бер эшне эшлисең, алар эчкән суны эчәсең, алар белән бер мунчада юынасың икән, аларның сиңа ничек караулары белән дә исәпләшмичә булмый... Ярамый... Ә мин исәпләшмәдем. Миңа барыннан да кыйммәте Шакирга булган мәхәббәтем иде. Ә калганына, син әйткәнчә, төкереп карамакчы идем...
Рифгат хәзер инде бөтен күңеле белән Кәримә ягында иде.
— Ә син андыйларга төкереп каравында дәвам ит! — диде ул, батырланып.
— Булмый, Рифгат. Шунысы авыр: яхшы-яхшы гына кешеләр, мин зур хөрмәт белән карый торган танышларым мине җиңел карашлы, ирләр алдында тотанаксыз хатын итеп беләләр. Бозык күңелле кешеләр минем янымда үзләрен артык иркен тоталар. Шуңа намусым рәнҗи. Хәтта син үзең дә бит әнә, әле генә минем хакта ниләр генә уйлап бетермәдең, мин бит күреп торам...
Рифгат үзенең бик нык кызарганын сизде.
— Тагын бер кат гафу ит, Кәримә, — диде ул. — Син бөтенләй күрәзә кебек сөйлисең...
Кәримә аңа җавап бирмәде, үз фәлсәфәсен дәвам иттерде:
— Беләсеңме, Рифгат, — диде. — Шушы гыйшык-мәхәббәт, семья турындагы бик күп фаҗигаләр күбесенчә кемнәрнеңдер әнә шулай кеше фикере, халык фикере белән исәпләшмәве аркасында килеп чыгалар бит...
— Син артык олыларча фикер йөртәсең түгел микән, Кәримә?
— Элек безнең халык бу мәсьәләгә аеграк караган кебек күренә миңа. Хәтта безнең бабайлар бу мәсьәләдә безнең хәзерге буынга караганда материалистрак булганнар.
Рифгат, мәсьәләне артык катлаулыландырудан Кәримәне тыярга теләгәндәй, көлеп куйды.
— Син инде, Кәримә, арттырып җибәрә башладың.
— Чынлап та, үзең уйлап кара, Рифгат. Минем, бик күп китаплар укыганым бар, татарчасын да, русчасын да — үзебезнең совет язучылары язган китаплар. Мәхәббәт турында язганда, аны күп вакытта реаль дөньядан өстен торган бер көч 'итеп сурәтлиләр. Чын мәхәббәт ул алла тарафыннан бирелгән тойгы дип кенә әйтеп бетермиләр... Мин дә үземнең Шакирга булган мәхәббәтемне шундый, дөньядагы бөтен нәрсәдән өстен көч итеп күрә идем.
— Син аны хәзер дә яратасыңмы, Кәримә?
— Мин аны хәзер дә яратам, — диде Кәримә, нык итеп. — Тик менә син әйтәсең, үзеңне яратмаган кешене яратып булмый дисең.
Рифгат тагы, күңеленнән ниндидер бер зур шатлыклы ачыш ясаган кебек, җанланып китте.
— Шакир да сине яратырга тиеш, — диде ул үз-үзенә бик нык ышанган тавыш белән. — Әйе, һичшиксез.
Кәримә мыскыллы елмаеп куйды.
— Күңелең сизәмени?
Рифгат, тотлыккандай, аптырый калды, ләкин тиз җавап бирде:
35
— Әйе, — диде, — күңелем сизә. Бер дә көлке түгел. Беләм, моңарчы ул сиңа карата игътибарсыз булды. Гафу итмәслек дәрәҗәдә игътибарсыз. Ни өчен? Миләүшәне яраткангамы? Түгел. Ул просто сине яхшы белми, Кәримә. Менә хәзер күрсә иде ул сине! һәм күрер дә исән булса. Күрер дә, башы-аягы белән яңадан гашыйк та булыр... И шуның белән җиңү синең якта. Менә әйтте диярсең...
Кәримә, менә бусы, ичмасам, юатуга охшый, дигәндәй, өметле елмаеп куйды.
— Рәхмәт, Рифгат, мондый сүзләрең өчен, — диде ул.— Мин үзем дә ул көнне күрүдән өмет өзгәнем юк. Минем бу өметемне канатландырып җибәрә торган тагын бер рәхмәт төшкере кеше бар: анысы Шакирның әтисе, Бакир абый.
— Бакир абый?!—диде Рифгат, гадәттән тыш шатланып. — Алай булгач инде, бигрәк тә.
— Әйе, Шакирның әнисе дә каршы түгел.
— Әнисе дә? Болай булгач, иртәгә мин аларга бик шатланып барам. Югыйсә, мин аларда нишләрмен дип, уңайсызланыбрак тора идем әле. И... болай булгач...
5
’Бакир белән Җәмилә аны бик зур кунак итеп каршы алдылар. Урамда яңгыр катыш кар явып торган ямьсез, караңгы, жилле кич иде. Шуңа күрә Мөхсиновларның өй эче Рифгаткә аеруча ямьле, җылы һәм аулак булып күренде. Тәрәзәләргә корылган маскировка пәрдәләре дә, өн эченә караган якларына саргылт-ал бизәкле обой кәгазе ябыштырылган булганлыктан, күңелсез сугыш чорын хәтерләтмиләр, киресенчә, алар да өйгә бәйрәмдәгечә җанлылык кертәләр иде.
Мөхсинов үз куллары белән Рифгатнең шинелен салдырып алып, ишек катындагы чөйгә элеп куйды. Аннары ул аны хатыны белән таныштырды. Җәмилә дә, кунакка хөрмәт йөзеннән, шунда ук аяк өсте басып тора, аның да өстендә иренең джемперы төсле көрән йон кофта иде.
— Рәхим ит, — диде Бакир. — Менә бу Шакирның әнисе Җәмилә апаң булыр. Бәлки, аны да таныйсыңдыр?
— Әйе, — диде Рифгат, Җәмилә белән кул бирешеп.—Сезне дә мәктәпкә килгән чагыгызда күргәнем бар иде.
Җәмилә ягымлы елмаеп, аны раслап куйды.
— Әйе, — диде. — Мәктәп җыелышларына баргалый идем шул. Ләкин мин сезне хәтерләмим.
— һи, каян безне хәтерләп бетәсең! Без бит анда мең бала-чага...
— Шакир янына да килеп йөрмәгәнсездер күрәсең. Безгә килеп йөргән малайларны мин белә идем...
— Шулай шул,—диде Рифгат. — Ул вакытта без Шакир белән артык дус булмаганбыз күрәсең. Бер-беребезнең өенә барып йөрешми идек...
Аны өстәл янына ашыктырдылар. Өстәл өстендә эреле-ваклы буш тәлинкәләр һәм газет белән каплап куелган тагы нәрсәләрдер бар иде.
— Ул вакыттагы дуслык нәрсә ул, — диде Мөхсинов, Рифгатнең сүзен дәвам итеп, — чын дуслык әнә шул фронттагы дуслык инде ул. Бергә нужа күргән дус кадерле... Әйе, әйдә, уз, уз өстәл янына. Прәме түргә уз. Шулай. Рәхәтләнеп сөйләшеп утырыйк әле бер. — Ул, шулай сөйләнә-сөйләнә, өстәл өстенә капланган газетны алып куйды. Рифгатнең алдында төрле зурлыктагы тәлинкәләрдә тозлы кәбестә, кыяр, помидор, тозлы балык кебек сыйлар тезелеп тора, шулар арасында куе зәңгәр пыяладан эшләнгән берничә буш рюмка утыра иде.
36
Мөхсинов сул як стена буенда торган пыялалы шкафның аскы бүлегеннән печәте бозылмаган бер шешә аракы китереп чыгарды. «Фронттан кайткан кунак булгач, монсыз килешмәс» дип сөйләнә-сөйләнә, аның бөкесен ачты һәм шешә авызында калган сургыч чүпләрен бармаклары белән чистартып, өстәлгә китереп утыртты. Рифгат моны хуп күреп тә, кире кагып та берни әйтмәде. Җәмилә бер тәлинкә белән вак-вак телемнәргә туралган кара икмәк, икенче тәлинкә белән башланмаган бер йомарлык ак май чыгарып куйды.
Бакир, бертуктаусыз сөйләнә-сөйләнә, рюмкаларга аракы салып чыкты.
— Мин үзем хәзер бу нәрсә белән дус түгел, — диде ул. — Шулай да кадерле кунак барда кире какмыйм. Сезгә дә фронтта җитәрлек авыз итәргә туры киләдер инде...
Рифгат әдәп саклап һаман дәшми утырды. Ул бары, әле Мөхсинов- ның үзенә, әле Җәмиләгә карап, кунак булгач нишләтсәгез дә мин риза, дигәнсыман елмая гына иде.
Мөхсинов, бөтен шартын китереп, үз алдына куелган буш тәлинкәгә төрлесеннән берәр кисәк алды да рюмканы -кулына тотты.
— Ягез әле, — диде ул, — тотыйк әле. Җәмилә, утыр әле син дә, утыр, тот. Беренчесен кадерле кунак хөрмәтенә бергәләп күтәрик. Шуннан арыгысын үз ихтыярыңа куям... Менә шулай. Исәнлеккә- саулыкка, кунак хөрмәтенә... — Бакир рюмкасын тиз генә бушатып өстәлгә утыртты да, тозлы кәбестә кабып, авызын чәпелдәтеп куйды һәм шунда ук рюмка күтәрү алдыннан әйтә башлаган сүзен дәвам иттереп алып китте:
— Әйе, телләр ачылып китсен әле бер, тәмле генә сөйләшеп утырыйк...
— Ай-Һай, Бакир абый, — диде Рифгат, — сезнең бу зәңгәрләрегез рюмка гына түгел ахрысы, бокал бу! Сыразы башка менде.
Мөхсинов кәефле көлеп куйды:
— һә-һә-һә-һә!.. Юк, капылга гына шулайдыр, зарар юк. Үз мөмкинлегеңә кара. Мин алай бу мәсьәләдә кешене көчләргә яратмыйм... Буш тормасын өчен, әлбәттә, салып куям. — Ул, шулай сөйләнә-сөйләнә, тагын рюмкаларга эчемлек сала башлады. — Ә эчү мәсьәләсендә... анысы һәркемнең үз җаена карап. Сиңа да салып куям, Җәмилә...
— Юк, юк, миңа кирәкми...
— Эчмәссең, рюмка буш тормасын... — Ул өч рюмканы да аракы белән тутырды да, бик әһәмиятле эш башкарган кебек, тирән сулап куйды: — Менә булды. Менә хәзер инде, Рифгат туган, сөйлә безгә Шакир турында белгәннәреңне, берсен дә калдырма. Шулай бит, Җәмилә?
Җәмилә дә аның фикерен куәтләде:
— Безнең өчен Шакир турында әйтелгән сүз бары да кадерле инде.
— Яхшы,—диде Рифгат.—Хәтеремдә калган кадәресен барын да әйтергә тырышырмын...
Шулай дип башласа да, ул Шакир турында белгәннәрен барын да әйтеп бетерергә тиеш тапмады. Иптәшенең кимчелекле яклары турында бөтенләй диярлек телгә дә алмады. Аның сөйләве аркылы курсант Шакир да, танк командиры лейтенант Шакир да, барыннан да элек, иң яхшы иптәш булып, җаны-тәне белән Ватанга бирелгән аңлы һәм1 бернинди курку белмәс батыр сугышчы булып гәүдәләнде, һәм бу ялган да түгел иде.
Ата белән ана өчен дә аның шулай гәүдәләнүе бик күңелле булды. Рифгат Шакирның аны ничек үлемнән коткарып калуы турында сөйләгәндә, алар аеруча тәэсирләнделәр. Җәмилә хәтта берничә тапкыр күз яшьләрен сөртеп алды. Бакир үзе дә тыныч кына утырып кала алмады, рюмкасын тотып аяк өстенә басты:
37
— Эчик әле бер шул малай исәнлегенә!..
Рифгат белән Җәмилә дә урыннарыннан тордылар.
Шакир исәплегенә эчкәч, Җәмилә ит белән аралаштырып мичтә пешерелгән бәрәңге китерде. Мөхсинов кайнар аш алдыннан тагын берне күтәрергә тәкъдим итте. Рифгат Шакир турында белгәннәрен азагына кадәр сөйләп чыгып, бераз бушанган иде инде, каршы килмәде.
6
Ләкин Бакир белән Җәмиләнең эчен пошырган төп сорауга җавап юк иде әле. Ул мәсьәләгә Рифгат үзе белеп кагылмады күрәсең, ниһаять, Мөхсинов үзе бу турыда сүз кузгатырга мәҗбүр булды.
— Шунысына гаҗәп калабыз, — диде ул, — нигә Шакир безгә хат язмый?
Башка вакытта булса, Рифгат өчен бу сорауга җавап бирү бик читен булыр иде. Ләкин бүген аңа Мөхсиновның зәңгәр бокаллары ярдәмгә килде. Хәзер ул үзендә Мөхсиновның күңеленә ошап бетмәстәй кайбер нәрсәләрне курыкмый әйтерлек батырлык та, шулай ук кайбер бик үк ачык булмаган мәсьәләләрне үз теле белән шомартып җибәрерлек тапкырлык та сизә иде.
— Әйе, — диде ул, бик тирән мәгънәле итеп, — аның соңгы вакытларда беркемгә дә хат язмавына мин үзем дә гаҗәпләнә идем. Башта ул үзе миңа бу турыда бернинди аңлатма бирмәде. Ул турыда сөйләшәсе дә килми иде, шулай да тора-бара мин аны аңладым...
Мөхсинов, түземсезләнеп:
— Так, так!—дип куйды.
— Мәсьәлә Кәримәгә килеп терәлә.
— Так, так!
— Үзегез беләсез, Шакирның үз тормышын ул кыз белән бәйләү турында уенда да булмаган. Ну, яшь чак, юләр чак, үзегез беләсез. Алдын-артын уйлап тормыйча, ялгышлык эшләп ташлаган... Ә теге кыз. күрәсең, шуңардан файдаланмакчы булган инде... — Рифгат Кәримә турында юри шулай Бакирның уйларын белмәгән булып сөйләде. Үзенчә, шул юл белән боларның Кәримәгә карашы ничек булуын сынап карамакчы булды ул.
Мөхсинов та үз фикерен әйтергә ашыкмады.
— Так, так! — дип кенә куйды.
— Шул, баласы да булып киткәч инде, мәсьәлә җитди төс ала шул. Ә Шакирның барыбер ул кыз белән башын бәйлисе килми. Гомумән, ул кызның кеше буларак нинди икәнлеген бөтенләй белми дә ул.
— Белми шул менә, — дип куйды Мөхсинов. — Белсә, бәлкем, үзенең дә карашы үзгәрер иде.
— Шулай дисезме?
— Шулай. Малай үзе дә белмичә менә дигән кызга туры килгән.
«Әһә, — дип уйлады Рифгат, эчтән куанып, — чынлап та, килен ошаган күренә боларга». Ләкин ул күңелендәген тышка чыгармаска тырышты.
— Ә менә Шакир үзе алай дип белми.
— Яздым бит үзенә, яздым,—диде Мөхсинов, үрсәләнеп. — Үзең белепме, белмичәме — шәп кызга туры килгәнсең, дидем. Прәме әйттем. Юләрләнеп йөрмә, яз үзенә хат, юат, дидем. Әйт, безгә килеп торсын, ул синең сүзеңне көтә, — дидем. Юк, җавап бирмәде. Тагын яздым. Тагы җавап бирмәде. Әнисе язып карады, юк. Безнең хатларны алмый дияр идең, синең әниең язган хатлар нигә бара? Кешедән оят, үз малаебызның адресын синең хатлар аркылы гына белеп килдек бит. Хәзер менә, адресы алышынса, нишлисең?! Ник язмый?
38
— Беләсезме, Бакир абый, — диде Рифгат, тавышын әкренәйтеп. — Әйтергә дә җайсыз, ләкин әйтмичә дә булмый, беләсезме, ул сезгә ышанмый.
— To-есть, без аңа Кәримәне юри мактап язабыз була?
— Ул әйтә, әти минем язмышым өчен борчылмый, үзенең .карьерасы турында кайгыра, — ди.
— Ягъни?
— Мин әтинең характерын беләм, ди. Ул прокурор. Шул урынны ычкындырасы килми, ди. Әгәр дә шунда, аның малае бер кызны җәберләгән дип, эшне зурга җибәрсәләр, авторитетына тап төшәр, карьерасына зарар килер, прокурорлыгыннан ычкындырырлар дип курка, ди. Шундый хәл килеп чыкмасын өчен, мине ничек булса да шул кызга әйләндерергә азаплана, ди.
— Так, так, та-а-к. Менә юләр. Ә ул минем прокурорлыктан күптән ычкынган булуымны, кәнишне, белми.
— Чынлап та ул бу турыда белми,—диде Рифгат.
— Кайдан белсен, мин аңа ул турыда язмадым. Юри белдермәскә тырыштым. Янәсе, андый хәбәрне ишетеп, малайның күңелсезләнүе, хафалануы бар, әтисе турында башына әллә нинди уйлар килүе мөмкин... Ә ул, әнә ничек...
— Әйе шул, — диде Рифгат. — Әгәр ул сезнең хәзер прокурор түгел икәнлегегезне белсә, бәлки куаныр гына иде.
Мөхсинов шактый озак вакыт башын тотып, уйга чумып утырды.
Өй эчендә беразга тынлык урнашты. Бары тик Мөхсинов үз алдына ара-тирә «так-так» дип куйгалый да, стенада келт-келт сәгать йөргәне генә ишетелә иде.
Шул сәгать тавышы исенә төшерде ахрысы, Җәмилә көтмәгәндә генә:
— Бу Тайбә нишләп һаман юк?—дип куйды.
— Ә?—диде Рифгат, аны аңламыйча калып. — Кем дисез?
— Юк, болай гына, — диде Җәмилә. — Бездә тагы Бакирның сеңе- лесе тора бит. Тайбә исемле. Мунчага киткән иде. Нишләп һаман кайтмый икән, дим.
— Чынлап та, шундый караңгы төндә... Көндезрәк бару кирәк иде.
— Көндез эштә шул. Тегү артилендә эшли. Кич белән, әлбәттә, чират зур. Суы да бетеп киткән чаклар еш була...
— Так, так, так!
Ниһаять, Мөхсинов башын күтәрде. Башкаларга тәкъдим итмичә генә, рюмкасын алып эчеп җибәрде. Тагын бер тапкыр сузып кына: «Так-так, та-а-к!»—дип куйды. Шуннан соң гына, бөтенесен үлчәп, ачык бер фикергә килгәнсыман, сөйләргә кереште:
— Гомереңдә кешегә карата шикләнеп яшәмә икән, Рифгат туганкай,— дип башлап китте ул. — Әйе, якыннарыңнан кемгә карата булса да күңелеңдә шик туа икән, син аны вакытында ачыкла. Беткәнче ачыкла. Ачык, саф күңел белән яшә. Дөньяда иң бәхетле кеше, иң көчле кеше — керсез күңелле кеше...
Ул, кызмача кешеләргә хас булганча, бөтен йөрәген ачып, Рифгаткә үзенең тарихын сөйләп бирде.
Гомер буена Шакир турында, үз балам түгел дип, шикләнеп йөрүе турында да әйтте, Җәмиләсенә карата бәгыре катып, хаксызга аны җәберләп килүе, үзе белән бер дәрәҗәдә булган күп кенә иптәшләренә һәм гомумән кешеләргә ышанмыйча, шик тотып яшәве турында да калдырмады.
— Үзем гаепле, — дип куйды ул ахырда. — Дөресен генә әйткәндә, Шакирга үзем шундый начар йогынты ясаганмын. Әнә бит, хәзер үземә дә ышанмый.
39
Мөхсиновныц тәүбәсе Рифгатне дә уйландырды һәм Шакирга карата аның күзен ачып җибәргәндәй булды: чынлап та, Шакир да шулай кешегә ышанмаучан бит, күп нәрсәгә шикләнеп караучан...
7
Мөхсинов сүзне тагы баягы мәсьәләгә китереп терәде:
— Димәк, Шакир минем хәзер прокурор түгел икәнлекне ишетсә, куаныр гына иде дисең, ә?
— һәрхәлдә, кайгырмас иде.
— Беләсеңме, Рифгат туганкай, — диде Мөхсинов капыл гына.— Прокурорлыктан алынуым өчен мин үзем дә борчылмадым. Хәтта, дөресен генә әйткәндә, җаныма җиңелрәк булып калды. Чынлап, әгәр бу хәл минем өчен бик түбән төшү дип карасам, ул тирәдә калмаган булыр идем. Ә мин, милиционер итеп булса да, шушы эштә калдыруларын сорадым. Дөресен генә әйткәндә, минем прокурор булып ясаган хатамны милиционер булып төзәтәсем килде. И төзәтәм. Беләсеңме, прокурордан милиционер булуны кеше түбән төшү дип карый. Ә минем өчен ул күтәрелү булды. Дөресен генә әйткәндә, прокурор булу өчен мин үзем түбән торганмын. Ә хәзер мин үз урынымда. Бу урында миңа акны карадан аеру җиңелрәк. Аннары килеп, шунысы да бар: син үз эшеңне яратып, җаның-тәнең белән бирелеп, гаделлек белән, әйе, беткәнче гаделлек белән эшлисең икән, нинди генә урында булсаң да, үз эшең сиңа зур булып күренә. Нигә? Милиционерлык кечкенә эшмени? Шәһәр җирендә халыкның рәхәт яшәве, дөресен генә әйткәндә, милиционер кулында. Бик зур эшләр эшли ала милиция... Әйе. Честный булса, и батыр булса, куркуга бирелмәсә....
— Я, карт, — диде Җәмилә, — бигрәк тә күп сөйли башладың, кунакны туйдырып бетерерсең.
Ләкин Рифгат Мөхсиновның сүзләрен чын күңелдән бирелеп тыңлый, прокурордан милиционер булуны үзе өчен күтәрелү дип караучы һәм шуны ышандырырлык итеп исбат кылучы бу кеше аңа ошаганнан- ошый бара, аның һәр фикере яңа һәм ифрат кызыклы булып тоела иде. Шуңа күрә ул Җәмиләнең борчылуын кире какты:
— Юк, Җәмилә апа, — диде. — Сез бер дә борчылмагыз, сөйләсен. Мин рәхәтләнеп тыңлыйм, башка берни кирәкми. Чынлап та, уйлап карасаң, милицонер тормышта бик зур урын тота шул. Бигрәк тә хәзерге кебек сугыш вакытында...
Мөхсинов тагы да җанланыбрак китте.
— И мактанып әйтүем булмасын,—диде ул.—Хәзер безнең Ялантауда теләсә нинди төн уртасында, теләсә нинди урамнан уз—сине борчучы, куркытучы күрмәссең. Минем аркада дип әйтмим. Әмма ләкин, дөресен генә әйткәндә, нинди генә коллективта булмасын, бер генә кеше булса да, беткәнче гаделлек белән эшли икән, калганнары да шуңа иярмичә булмый. Куркып булса да иярә. Әйе, хәзер менә бездә милиция кешеләре арасыннан берәрсе взятка алып карасын әле!.. И синең тәртип өчен, гаделлек өчен чынлап көрәшкәнеңне белеп алгач, халык үзе булышырга атлыгып тора. Кайда нинди шахыр-махыр күрә — хәзер килеп әйтә... Тотам әле мин теге сукин сынны да...
— Кем ул сукин сын?—диде Рифгат.
— Шул Әхмәтшайны әйтәм. Жулик. Аферист.
— Ә ничек тотасйз аны?
— Прокурор Мөхспиовтан ычкынды, ә милиционер Мөхсинов кулы- 'на үзе килеп керер.
— Я, карт, — диде Җәмилә. — Бусы инде мактануга китте. Син .Шакир турында бөтенләй оныттың.
Мөхсинов үзе дә сүз белән артык мавыгып киткәнен сизеп алды.
40
— Чынлап та,—диде. — Шакир турында әйтеп бетермәдем бит әле, кая, тагын берәрне тотып алыйк, булмаса.
Рюмкаларны тагын бер кат иреннәренә китереп алгач, алар яңадан Шакирга күчтеләр. Инде Рифгат сүз алды.
— Минемчә дә, Шакир Кәримәнең нинди кыз булуын белми,— диде. — Ул аны яхшырак белсә, бәлки чынлап та карашы үзгәрер иде.
— Мин дә шулай дип уйлыйм, —диде Җәмилә. — Аннары тагы бер нәрсәне искә алырга кирәк. Минемчә, Шакирның Миләүшәгә күңеле төшеп йөри иде бугай...
Мөхсинов аны кырт бүлдереп, үзе ялгап алып китте:
— Так, так, — диде. — Мин әле анысын онытып торам икән. Әйе, ул Баязитов кызын чамалап йөри иде. Ә хәзер әнә, Җәмилә әйтә, Баязитов кызы икенчегә караган, ди. Шакир турында уенда да юк, ди...
Рифгат нидер сизенгәндәй булды. Әллә болар бу турыда да Шакирга язганнар иде микән? Шакирның Миләүшәгә дә хат язмавы, бәлки, шуның аркасында булгандыр?
— Гафу итегез, Җәмилә апа, сез ул Миләүшә турындагы хәбәрне күптән белә идегезме?
— Мин аны яз ук ишеткән идем инде, — диде Җәмилә.
Рифгат өчен шул җитте: факт. Язганнар. Шуңардан Шакир шиккә төшкән. Ышанырга да, ышанмаска да белмәгән. Шуңа күр.ә миңа да әйтмәгән. Факт...
— Әйе, — диде ул. — Бу хәбәрнең Шакирда борылыш ясавы мөмкин.
— Әгәр дә ул моңа ышанса...
Җәмилә Рифгатнең яңадан фронтка китү мәсьәләсе белән .кызыксынды.
— Сезне кая җибәрәләр соң инде хәзер? — диде. — Яңадан Шакир янына барып чыга алсагыз, әйбәт булыр иде дә бит...
Мөхсинов, дөнья күргән кеше буларак, Җәмиләнең бу сүзен беркатлы балалар сүзе дип тапты.
— Ай-Һай, — диде ул. — Бер киткән урынга яңадан б>арып эләгү сугыш вакытында...
— Чү! — диде Җәмилә. — Капкада кеше бар түгелме?
Бары да тынып калдылар. Тышта, чынлап та, дөбер-дөбер китереп капка каккан тавыш ишетелде.
— Теге кайткандыр, — диде Мөхсинов. — Тайбәдер...
— Ул булса, капканы үзе ачар иде. Бер дә булмаса, звонокны тартыр иде... Юк, чит кеше бу. Чыгыйм әле.
— Тукта,—диде Мөхсинов. — Үзем чыгам. Мин хәзер...
Ул ишек янында эленеп торган плащын алып җилкәсенә салды да ишек алдына чыгып китте. Җәмилә аның артыннан:
— Башыңа кияр идең, — дип кычкырып калды.
Үзе юктан файдаланып, Рифгат Мөхсиновны яратуы турында әйтеп калырга ашыкты.
— Бакир абыйны мин элек сүзгә саран, кырыс кеше дип белә идем,— диде ул.—Хәтта бераз куркыныч та кебек күренә иде ул безгә, малайларга. Ә ул, якыннанрак белгәч, бик әйбәт күңелле кеше икән.
— Ул хәзер бик үзгәрде,—диде Җәмилә. Аннары әз генә вакыт дәшми торганнан соң, үзеи-үзе төзәтеп куйды:—Дөресрәге, үзгәрмәде, ә элекке хәленә кайтты. Югыйсә бик бозылган чаклары бар иде...
— Юк, ул чынлап та менә дигән...
Рифгат башлаган җөмләсен тәмамларга өлгермәде, яшь малайлар шикелле йөгереп, Мөхсинов әйләнеп керде.
— Җәмилә!—дип кычкырып җибәрде ул. — Кая тизрәк кенә минем форманы китер әле...
41
Ул ашыга-ашыга өстендәге джемперы белән чалбарын салып, милиционер киемнәрен кияргә тотынды. Бу хәлгә Җәмиләнең артык борчылуы сизелмәде.
— Нәрсә, тагы берәр хәл бармы? — диде ул тыныч кына.
— Атлы Хәюрла хатыны килгән, — диде Мөхсинов, тавышын әкренәйтә төшеп.—Хәтерле Фәхрүшнец теге елларны Японга качкан малае кайтты, ди. Бутавын бутый торгандыр, әмма кем булса да миңа кирәкле кеше булырга тиеш... Әйдә, егет, син дә барасыңмы? Бәлки, монда безнең ничек сугышканны күрергә туры килер үзеңә...
Ул шулай сөйләнә-сөйләнә киенеп тә беткән иде инде. Коралы белән бергә салып куелган каешын да биленә бугач, ул шундый төзек, зифа буйлы сугышчан командирга охшап китте. Җитмәсә, наганын кабура- сыннан чыгарып, урталай сындырды да аның барабанындагы бушаган урыннарга яңа патроннар тыгып куйды.
Ул арада Рифгат тә шинеле белән бүреген киеп, каешын буып өлгергән <иде инде.
— Мин хәзер, иптәш командир, — диде ул. Хәзер инде ул Мөхси- новка шулай «иптәш командир» дип мөрәҗәгать итә иде.
— Хәер, туктале,—диде Мөхсинов. — Сине алып барып, берәр бәлагә дучар итмим тагы үзеңне.
Ләкин Рифгаттә хәзер яшь сугышчы каны уйный иде инде.
— Што сез, Бакир абый, — диде ул, җәберсенеп.—Мин хәзер сездән ни за что калмыйм.
— Ну что же, әйдә, сиңа да эш табылыр.
— Тик, иптәш командир, минем бернинди дә корал юк бит әле. Мөхсинов аңа кайдандыр ялт итеп винтовка китереп чыгарды.
— Мә, тот, кара. Биш патроны да исән булырга тиеш.
Рифгат «ә» дигәнче аның патроннарын барлап өлгерде,
— Есть!
— Тик сиңа аны мондый караңгыда, атудан бигрәк, күсәк урынына кулланырга туры килүе мөмкин,—диде Мөхсинов.— Күбрәк түтәсенә ышан син аның. Ярый, әйдә. Хәер-догада бул, карчык...
— Хушыгыз, Җәмилә апа,
— Берүк үзегезне саклагыз.
Алар дөм-караңгы ишек алдына чыктылар. Капканы бикләп калырга дип, Җәмилә дә чыкты. Тышта һаман җилләп-җилләп кармы, яңгырмы явып тора иде.
Капкада аларга кемдер очрады.
— Кем бу?—диде Мөхсинов.
— Мин ич.
— Ә, Тайбә. Кара аны, аягың җиңел булсын.
— Җиңел булмыйча, бөтен керләремне юып калдырып, чистарынып кайтып киләм. Тагын кем ул? И, әттә генәсе, Шакирның иптәше идеме әллә? Сөйләшми дә калдым. Кая ашыктылар соң?
— Ярый, бар керегез, — диде Мөхсинов.
Алар капкадан чыгу белән күздән югалдылар.
Атлы Хәюрла белән Гашия, алар белән бергә тагын икмәк сатучылардан өч кеше җәй көне үк кулга алынган булсалар да, һаман суд булганы юк иде әле, җинаятьчеләр төркеменең башлыгы булган Әхмәт? шай Әхмәт табылганны көтәләр иде. Аны тоту эшен исә Мөхсинов үз I өстенә алды. Җинаятьчене кулга төшерү чараларының берсе тәртибендә, үзенә ярдәмгә Атлы Хәюрланың хатынын чакырды ул. Чөнки бу хатын ирен гаепсезгә кулга алынган дип ышана һәм аны акланыр дип өмет итә, шуңа күрә судның тизрәк булуын тели иде. Мөхсинов аңа: «Әхмәтшайны никадәр тиз тота алсак, суд та шулкадәр тиз булыр, — диде. — Аның тизрәк тотылуын теләсәң, безгә булыш. Күзәтә йөр. Аның хатыны янына кем килә, кем китә, искәреп тор. Үзе кайтып төшсә яки
'12
башка берәр шикле кеше килгәнне күрсәң, миңа хәбәр ит», — диде. Менә хәзер исә, шуның нәтиҗәсе буларак, Атлы Хәюрла хатыны килеп әйткән — Әхмәтшай Әхмәтнең хатыны янына кемдер килгән, ди..й
Машинада утырып барышлый, Мөхсинов Рифгаткә кыска гына итеп шуларны аңлатып бирде.
— Бүре дип уйлаганыбыз бернинди куркынычы да, кирәге дә булмаган гади эт булып чыгуы да мөмкин, әлбәттә, — диде ул. — Ләкин хәзергә бүре дип уйламыйча хакыбыз юк. Төне болай бик өметле. Ни җитте генә җәнлек йөри торган төн түгел...
8
Бу минутларда чынлап та Әхмәтшай Әхмәт торган өйдә бик кызыклы спектакль уйнала иде.
Нурания, ире юкка чыкканнан соң, подвалда ялгыз яшәүче авыру атасы яныннан берничә тапкыр кул селкеп чыгып киткән булса да, аңардан бөтенләйгә өметен өзә алмады. Бер ычкындырмаса бер ычкындырыр. саташып булса да алтыннарының кайда ишерелгәнлеген әйтмичә теге дөньяга китә алмас дип өметләнә иде ул. Ләкин Хәтерле Фәх- рүш бик тиз генә саташырга уйламады. Киресенчә, көзгә таба Сталинград районында безнең хәлләр авырайган саен, аның кәефе ачыла, хәле яхшыра барды. Ул тагы ишек алдына чыгып йөри, урамнарда да кү- ренгәли башлады. Ләкин тора-бара немецләрнең ярсып-ярсып, шашып- шашып Иделгә ыргылуларыннан һаман ул көткән нәтиҗә күренмәгәч, Сталинградның һаман үз урынында нык торганын белгәч, карт яңадан бирешә башлады. Сирәк-мирәк капка төбенә чыгып утыру белән чикләнә, күбрәк гомерен шул подвалдагы бүлмәсендә ятып уздыра торган булды. Ә тагы да соңрак, көннәр кышка таба авышкандай булып, немецләрнең бу һөҗүме дә барып чыкмаганлыгы беленгәч, җитмәсә радиодан безнекеләрнең һөҗүмгә күчүләре турында хәбәрләр яңгырый башлагач, Хәтерле Фәхрүш бөтенләй аяктан егылды. Шуннан соң аның янына кызы Нурания ешрак керә торган булды. Авыруның рәте югала бара. Ул вакыт-вакыт саташып, алмашынып та китә иде. Өстәвенә колакка да шактый катыланды. Хәзер аның белән күршеләргә ишеттерми генә сөйләшү дә кыен иде инде. Бу хәлне күреп, кызы аны бөтенләй үз янына алды, һәм картның хәле кирегә киткән саен, Нураниянең өмете арта бара иде.
Фәхрүш тәмам зарыккан тавыш белән әледән-әле: «Килмәделәрме?» дип сорый башлады.
Нурания аның кемнәр турында соравын аңлый иде инде. Башта ул аның бу соравына тупас җавап бирде:
— Килделәр, ди, көт, юньсез! — диде ул аңа. — Немец килгәнне көтә-көтә, тәки кәкрәерсең ахрысы. Көтмә, юләр булмасаң, әйт бердәнбер кызыңа мирасыңны, күрсәт алтыннарыңны яшергән урынны...
Кызының мондый сүзләренә каршы Фәхрүш бернинди дә җавап бирми, бөтенләй телсез калган шикелле, сәгатьләр буенча эндәшми ята, аннары тагы онытылып китеп, шул ук соравын кабатлап куя иде.
— Килмәделәрме?
Беркөнне шулай Нурания, артын-алдын уйлап тормыйча гына, аны өметләндереп карарга булды.
— Озакламый килеп җитәләр инде, әти, — диде ул аңа. — Тыиыч бул.
Кызыннан шундый ягымлы сүз ишеткәч, картка бераз җан кергәндәй булды. Ләкин колакларына ышанып җитмәде ахрысы, тавышын күтәрә төшеп, кабатлап сорады:
— Ә?
— Озакламый килеп җитәләр дим, әти! Әзерләнеп тор!
Карт тагын телсез калды.
43
Төн уртасында Нурания аның: «Заһри кайтмадымы әле?» дигән тавышын ишетте. Ләкин йокысыннан айный алмады, җавап биреп тә тормады. Иртән торганда ул бу турыда бөтенләй оныткан иде инде. Фәх- рүш көне буена берни дәшми ятканнан соң, кичкә таба тагын шул соравын кабатлады:
— Заһри кайтмадымы?
Нураниянең күңеле әллә нишләп китте. «Егерме биш ел күрмәгән улын исенә төшерә,—дип уйлады ул. — Ахрысы, актык сәгатьләре якынаядыр, мескеннең»... һәм шунда ул ничектер, үзе дә сизмәстән, картның бу саташулы соравына бик хикмәтле җавап биреп куйды:
— Заһри абый күптән юлда инде, әти,—диде ул йомшак тавыш белән.— Ялантауга бик якын, тик кайтып җитәргә акчасы гына юк. Менә хаты килде.— Шул минутта, бәхетенә каршы, кесәсеннән бер кәгазь дә килеп чыкты, һәм Нурания, бөтен формасын китереп, «хат укырга» кереште:— Менә тыңла: «Газиз әткәем, дигән, сине күрергә зар-интизар булдым, дигән. Үзебезнең аклар отряды белән Текә тау борынында гына ятабыз, дигән. Тик менә расходка акчабыз җитми тора. Син ярдәм итә алмассыңмы?» дигән...
Карт коры сөяккә.калган куллары белән, калтырана-калтырана, хатка үрелде. Нурания, бер дә шикләнмичә, кулындагы кәгазьне аңа тоттырды:
— Мә, үз күзләрең белән күр... *
Ике айга квартир хакы түләмәгән өчен йорт идарәсеннән җибәрелгән кисәтү кәгазе иде бу. Фәхри карт аны, изге бер затны тоткан шикелле, кулына алып, әйләндереп-әйләндереп карады. Күкрәге өстенә җәеп, учы белән сыйпарга тотынды. Аның күзләренә яшь килгән иде.
— Улым... Заһри улым!.. Әтрәт белән...
Нурания аның бу кадәр ышануын көтмәгән иде. Аның үзенең дә күңеле йомшарып китте, хәтта ул, әтисенең күкрәгенә ятып, бер-ике тапкыр үксеп алды. Аннары чын-чынлап күз яшен сөртә-сөртә авыру карт белән киңәшергә тотынды.
— Әти бәгырем, — диде. — Нишлибез? Ничек ярдәм итим Заһри абыйга. Шундый изге юлда ничәмә-ничә еллар җәфа чигеп йөри бит, мескен. Инде Ялантауга килеп җиттем дигәндә, аптырап калганнар бит- Үз байлыгым булса, бер тиенен җәлләмәс идем... Әти, бәгырем, теләсәң синең кулыңнан килә бит. Әйт кенә алтын-көмешләреңнең кайда икәнен. Миннән жәлләсәң дә, шундый изге юлда йөргән улың өчен жәлләмә. Дин өчен, байлар заманын кире кайтару өчен сугышып йөри бит Заһри абый!..
Хәтерле Фәхрүшнең дә таш күңеле моңарчы беркайчан да булмаган дәрәҗәдә йомшарган иде.
— Кызым, — диде ул. — Әйт абзыеңа: минем аңардан кызганган байлыгым юк. Изге юлда йөргән кешегә бөтен хәзинәм жәл түгел. Үземә бер көмеш калагымны да калдырмыйм.
Нурания хәзер үзенең ялганына үзе дә ышаныр дәрәҗәдә иде инде.
— Рәхмәт яусын, әткәем, сиңа. Әйт. Ничек табарга соң синең хәзинәңне? Заһри абыйга нәрсә дип языйм?
— Язма.
— Әйе шул, — диде Нурания, — язуның чит кеше кулына төшүе бар, үзем генә илтеп бирермен. Текә тау борыны ерак җир түгел. Бара беләм. Караңгы төндә дә юлны табармын. Әйт, әткәем, бәгырем, ничек табыйм хәзинәңне? Кайда ул?..
— Кызым, Заһри абыең үзе килеп алсын.
— Үзе килә алмый ята бит, әти. Әнә, хатын укыдың...
— Заһриымнан башка беркемгә дә әйтмим, кызым. Үзе килсен, алсын...
— Ярый, әти, шулай диярмен...
44
Көтмәгәндә генә башланып киткән бу шаярудан Нураниянең на искиткеч бер уй килде.
— Әһә! — дип куйды ул үз алдына. — Димәк, картка Заһри ас ның үзе кирәк. Ә үзе әллә дөньяда бар, әллә юк. Булса да хәзер инА- аңа, җилкә чокырын күрә алмаган шикелле, Ялантауны кайтып күрү дә насыйп булмастыр. Ярар безгә үзе булмаса да. Үзенә караганда шәбрәк Заһри абзый табарбыз. Әхмәтшайның аңардан кай җире ким? Мондый эш өчен бер генә кичкә кайтып китәргә тәвәккәллеге җитәр әле. Яшьрәк чагында әти аны үзе үк Заһри абзыйга охшата торган иде. Охша- маса тагы, ул заманнан бирле кеше үзгәрми торамы? Җитмәсә, Әхмәтшай, заманында, артист булып, сәхнәдә дә уйнап йөрмәгән кеше түгел. Барып чыга бу! Шундый барып чыга, әткәем-бәгырем саташмаган чагында да ышанмый булдыра алмас...
Иренең җәй буена кайда качып йөрүен дә, соңгы вакытта аның шушы Ялантауда Яр асты урамында торучы бер иске танышы йортында яшеренеп ятуын да Нурания белә иде, әлбәттә. Ул, эшне озакка сузмыйча, шул кичне үк ире янына юнәлде.
Әхмәтшай үзе дә Нураниянең бу ниятен бик шәп дип тапты. Шушы атна эчендә үк, караңгырак, урамда кеше-кара йөрмәстәйрәк бер төнне сайлап, ак эмигрант Заһри кыяфәтендә Хәтерле Фәхрүш янына кайтып төшәргә булды.
Нурания үз чиратында бу шатлыклы очрашуга әтисен хәзерли торды.
— Әткәем, бәгырем, аллаңа рәхмәт укы,—диде ул аңа.—Теләгең кабул булды. Заһри абый белән хәбәрләштем. Шушы көннәрдә кайтып җитәчәк.
— Алла ярдәм бирсен, — дип куйды Хәтерле Фәхрүш.
Нурания дәртләнеп дәвам итте:
— Аның артыннан отряды да озак тормас, — диде. — Акча җитмәү генә тотып тора аларны...
Менә, ниһаять, Әхмәтшай Әхмәт көткән карлы-яңгырлы караңгы төн килде. Нурания аңа күрше-күләнне борчып, 41шек шакып йөрергә эш калдырмаган иде. Әхмәтшай песи шикелле тавышсыз гына өскә күтәрелде. Үз квартирының ишеген учы белән капшап карау җитте, киез кадаклап, өстеннән киндер белән тышланган ишек майлаган шикелле- шома гына ачылды. Нураниянең: «Синме?» дип пышылдаганы ишетелде.
— Мин.
Тышкы ишек тавышсыз гына ябылды. Ир белән хатын бәләкәй генә караңгы коридорда тагын нәрсәдер пышылдашып алдылар да, Нурания шыпырт кына эчкә узды. Әхмәтшай хәзергә тавыш-тынын чыгармыйча, бәләкәй коридорда калды.
Эчке бүлмәдә дә дөм-караңгы иде. Нурания әкрен генә басып, авыру яткан почмакка барды. Карт йоклый иде булса кирәк, сулышы бик үк тигез булмаса да, тавыш-тынсыз гына ята иде. Нурания аның яныннан китеп, караватына барып ятты да, атасын юату өчен, юри шактый күтәренке тавыш белән аның хәлен белешкән булды.
— Әти, нишлисең?—диде ул. — Хәлең начар мәллә?
Карт, ыңгырашып, урыныннан кузгалды. Ләкин җавап бирмәде.
— Әти дим, ни хәлең бар?
Авыру тагын да катырак ыңгырашырга тотынды.
Шул вакыт «шык-шык» ишек каккан тавыш ишетелде. Нурания сискәнеп урыныннан торган булды.
— Ай, кем бар анда?
Картның ыңгырашуы бетте. Тагын ишек шакылдады.
45
Нурания электр лампочкасын яндырып җибәрде. Бүлмә эче шакгый яктырып китсә дә, калын маскировка пәрдәләре төшерелгән булганлыктан, бу яктылык Нуранияне куркытмый иде.
Ул ишеккә килде.
— Кем бар?
— Ачыгыз, бу мин — Заһри.
Нурания шатлыгыннан нишләргә белмәгән кыланып, «Заһри абзый!»— дип кычкырып җибәрде һәм ишекне ачты.
Өстенә күн плащ киеп, биленә киң каеш буган, башына ялтыр козыреклы, кокарда кадаган биек маңгайлы зәңгәр фуражка кигән, кара мыеклы, елгыр күзле кеше килеп керде. Нурания тагын бер мәртәбә «Заһри абзый!» дип кычкырды да аның кочагына ташланды...
Шул минутта ул, атасы ишетсен дип, арттырыбрак җибәргәнен сизми калды. Аның тавышы аскы катта торучыларга да ишетелде. Ә алар- ның астындагы подвалда Атлы Хәюрла хатыны Хәдичә тора иде. Хәдичә Хәйрулла турындагы хәлне аның күптән түгел генә георазведкадан кайткан улы Сәйфуллага да төшендереп өлгергән иде инде. Ул Нурания бүлмәсендәге хәлгә күз-колак булып торуны аңа тапшырды да үзе шыпырт кына Мөхсиновка чапты.
Ә өстә бернинди шикләнүсез спектакль дәвам итте.
— Нурания, синме бу?! — диде Әхмәтшай һәм йөзе белән аның күкрәгенә капланган хатынын шап-шап сөяргә тотынды. — Әти кайда, әти?!
Нурания атасы янына ашыкты.
— Әти, әти җаным! Заһри абзый кайтты бит! Тор.
Карт ыңгырашып урыныннан торырга азапланып карады, ләкин тора алмады. Аның янына Әхмәтшай үзе килеп җитте.
— Әти, җаным!
Ул үзенең юеш, салкын күн плащы белән картның коры сөяккә калган ачык күкрәгенә капланып, берникадәр үксеп алды. Аннары башын күтәреп, ялангач бармаклары белән күзләрен сөрткәләп куйды.
— Кузгалма, әти, торырга авыр булса, кузгалма. Өзлегерсең.
Әсәрләнүдән шашар хәлгә җиткән карт, ниһаять, телгә килеп:
— Улым!—дип әйтә алды.—Заһри улым... Күрер көн бар икән, ходаем... эһ... чишен, улым... Нурания... Самавыр куй..: эһ!
Әхмәтшайның, бер тәвәккәлләп өйгә кайтканда, хатыны түшәгендә бераз җанын җылытып китәргә дә нияте бар иде, ашыгычлык күрсәтмәде, чишенде. Ул эчке яктан да формасын китергән — зур галифе чалбар белән ялтыр кунычлы итек кигән, ниндидер сары погонлы озын гимнастерка өстеннән портупейле каеш буган, биленә кап-кара кынлы кечкенә хәнҗәр таккан иде. Ул, үзенчә, шундый батыр офицер кыяфәтендә, шырт-шырт басып, тагын авыру янына килде. Кулын аның маңгаена куйган булды.
— Сөбханалла! — диде карт.— Ай, күзләрем яхшырак күрсә!.. Эһе... Әллә генерал ук ясадылармы? Эһе...
— Шуңа якын, әти! Ул яктан аллага шөкер.
Картның бик сөйләшәсе килә, ләкин хәле юк, тыны җитми иде. Шуңа күрә ул сөйләшү урынына күбрәк ыңгырашты гына. Шулай да сорыйсын сорамый калмады.
— Эһ... бу мәлгуньнәрне бетерәсезме инде?
— Күп калмады инде, әти. Хәзер аларның көннәре санаулы. Без яллаган япон гаскәре акча җибәрүебезне генә көтә.
— Бәрәкалла... җибәрегез тизрәк. Жәлләмәгез, эһ...
— Барын җәлләгәи юк инде, әти. Иске байлар әле дә бик зур ярдәм иттеләр. Большевиклардан яшереп калган хәзинәләрен барын да чыгарып бирделәр.
— Бирми теге, эһ, андый изге эшкә...
— Шулай, әти, мал кызгана торган чак түгел.
46
— Эһ... эһ...
Бу вакытта Нурания, самовар куеп чыгып, яңадан алар янына килеп баскан иде.
— Әти,—диде Заһрп кыяфәтенә кергән Әхмәтшай.— Синең дә теге хәзинәңне ходка җибәрергә вакыт җитте...
— Эһ... эһ...
Фәхрүш бер сүз дә әйтмичә ыңгырашып кына куйды һәм, күзләрен ямьсез әйләндереп, Нураниягә таба карап алды. Аннары көч-хәл белән генә:
— Кызым, самавырың нишли?—диде.
Әхмәтшай, картка сиздермичә генә, хатынына күз кысып, китәргә ымлады. Әйе, картның Нурания алдында серен ычкындырасы килми, булса кирәк...
Нурания китте. Ләкин самавыр карарга чыкмады, читтәнрәк торып кына, иренең карт белән ничек сөйләшүен тыңлап торды. Әхмәтшайга тел тидерерлек түгел, Заһри ролен Нурания көткәнгә караганда да шомарак башкара иде.
— Син дә, әти,— диде ул,— шәт, инша алла, андый эшкә байлыгыңны кызганмассың.
— Бөтенесен... эһ... шул эшкә багышладым. Улым... эһ..: сиңа тапшырам. Ал!.. Беләм, әрәм-шәрәм итмәссең... миннән хәер-дога.
Нурания әтисе авызыннан әйтелгән сүзләрне ишетеп, бөтенләй сулыш алмас дәрәҗәдә тынып калды. Уф! Хәзер әйтә!.. Әйтеп бирә!
Ләкин карт ни өчендер хәзинәсенең кайда ишерелгәнлеген әйтергә ашыкмады. Әхмәтшай Әхмәт үзе дә, тын алудан тукталып, аның хәл кылгыч сүзен көтте. Тик карт һаман дәшми, бары ыңгырашкалап кына куя иде. Ахыр килеп, Әхмәтшай түзмәде:
— Я, әти, — диде, — шул изге эшкә багышлаган хәзинәңне минем каршымда ачасыңмы инде?
— Барын да сиңа тапшырдым, улым, ал. Миннән фатиха...
— Яхшы, әти, мең рәхмәт сиңа. Тик синең ул хәзинәңнең кайда икәнлеген белмим бит әле мин.
— Ә? Эһ...
— Хәзерге вакытта кайда соң ул хәзинәң, әти? Мин аны ничек табып алыйм?
— Шул урында,—диде карт. — Эһ... беркая күчергәнем юк.
— Кайсы урында иде соң әле?
— Эһ... эһ...
Әхмәтшай кабатлап сорады:
— Кайсы урында дим, әти? Алтыннарың кайда яшерелгән?
Карт, бераз дәшми торганнан соң, рәнҗегән тавыш беләи генә әйтеп куйды:
— Заһретдин улым,—диде. — Эһ... Нигә башымны катырасың? Мин бит аны сиңа әйттем инде.
Әхмәтшай аптырый калды. Нураниянең ниндидер күңелсез сизенүдән йөзе агарып китте.
Ләкин Әхмәтшай тынычлыгын югалтмады, ягымлы тавыш белән картны йомшартырга тырышты.
— Юк, әти, ялгышасың, әле син миңа ул турыда берни дә әйтмәдең. Саташасыңдыр.
— Әле булмаса, тегендә, — диде карт. — Эһ... әйе, Бирхуралскида чакта ук әйттем...
Әхмәтшай эшнең нәрсәдә икәнен аңлап, иренен тешләде. «Эм... менә кайда икән хикмәт,—дип уйлады ул. — Каһәр генә суккан Хәтерле Фәхрүш икән...»
Шулай да ул тиз генә башын югалтмады: йөзе яктырып киткән кебек булды аның.
47
— Ә-ә,— диде. — Әйе шул. Әйткән идең шул... Тик, әти җаным, ачуланма, ул көннән соц бик күп заман үтте бит. Хәтеремнән чыккан...
Карт нәрсәдәндер хәвефләнеп киткәндәй булды.
-— Ә?!
— Әйе, әти, зинһар искә төшер, онытканмын.
— ’ Оныткансың?
Фәхрүш дәһшәтле кыяфәттә яртылаш урыныннан торды. Аның ярты йомык хәлдә сүнеп барган болганчык күзләре коточкыч зур булып ачылдылар, аларда ниндидер салкын чаткы ялтырап китте. Хәзер инде аның тавышы да көррәк яңгырый, сүзләре дә аермачык һәм кискен булып чыга иде.
— Оныткансың?—дип кабатлады ул, ниндидер яиаулы тавыш белән.— Кит! Хәтерле Фәхрүш малае түгел син! Жулик син! Кит!.. Уф...
Ул, тәнендә, күзләрендә, тавышында калган барлык көчен актык тамчысына кадәр сыгып чыгарып бетергәндәй, кинәт хәлсезләнеп, яңадан урынына сеңде. Тынып калды. Хәтта бөтенләй ыңгырашмый да башлады.
Әхмәтшай белән Нурания тирән аптырашта калып, бер-берсенә караштылар. Икесенең дә күзләрендә «Үлдеме әллә?» дигән шомлы сорау билгесе яна иде.
Нурания йөгерә-атлый карават янына килеп, уң колагын атасының күкрәгенә куйды, Әхмәтшай авыруның үлгән елан шикелле буынсызланып, шәлперәп төшкән кулына тотынды—аның тамыр тибешен барларга кереште.
— Тере!
— Әти, бәгырем, — диде Нурания һәм аның караватына утырып, маңгаеннан сыйпарга кереште. — Ни булды сиңа, әти җаным?.. Саташтың ахрысы. Бисмиллаңны әйт, әти... Заһри абый бит ул...
Әхмәтшай, картка ишеттерү нияте белән, бик кайгылы кыяфәттә үз алдына сөйләнеп куйган булды:
— Мескенне куркытып бетергәннәр, большевиклар... бөтенләй котын алганнар, бахырның... Үз улына ышанмый бит кеше! Варварлар...
Әхмәтшай белән Нурания, инде барып чыкты дигәндә, эшнең бик күңелсез әйләнеш алуын сизенсәләр дә, һаман өметләрен өзмәгәннәр иде әле. Ләкин алар нинди генә юмалау сүзләре әйтмәсеннәр, нинди генә оста хәйләләр кормасыннар, Хәтерле Фәхрүш барыбер яңадан телгә килмәде. Ул бары тик, үзенең әле җаны барлыгын белдерергә теләгәндәй, ямьсез ыңгырашкалап кына куя иде.
Ахыр чиктә Әхмәтшайның сабыр җепләре шартлап өзелде. Ул күкрәген ярып чыгардай булып ташыган ачуына чыдаша алмыйча:
— Бугазын буып кына эшен бетереп куйыйм мәллә? — диде. — Ичмасам, җаныбыз тынар иде.
— Ашыкма, — диде аңа Нурания. — Чыкмаган җанда өмет бар. Әйдә калып торсын. Чәй эчеп алыйк.
Тик ул чәй урыны хәзерләргә кузгалгач кына, карт яңадан телгә килде. Ул хәлсез генә тавыш белән:
— Килмәделәрме?—дип куйды.
Тегеләр тагын аны сихерләргә керештеләр.
— Киләләр, әти, киләләр, — диде Нурания. — Эш синдә генә тора...
Аңа Әхмәтшай үзе кушылды.
— Әти җаным, — диде ул. — Рәнҗеттең син мине. Бәгыремә пычак кададың...
Хәтерле Фәхрүш, аларпы бөтенләй ишетмәгәндәй, тагын шул шомлы соравын кабатлады:
— Килмәделәрме?
Нәкъ шул вакытта бик таләпчән итеп ишекне шакыдылар.
Нурания дә, Әхмәтшай да, сискәнеп, агарынып киттеләр.
48
— Кадалып китсен! — диде Әхмәтшай. — Әнә килделәр. Менә кемне көгкән икән ул үләт!
Ул ялт итеп күн пальтосын киеп алды. Эчтән таккан хәнҗәрен кы- нысыннан суырып алып калып, билен буды, башына әлеге кыргый фуражкасын каплап, тәрәзә янына килде.
— Нурания, сүндер утны. Үзең халатыңны сал да юрган астына кереп ят. Ишекне ачарга ашыкма!
Ут сүнү белән ул маскировка пәрдәсен күтәреп җибәрде. Нураниянең инде кышлыкка дип ябып, замаскалап, сылап, кәгазьләр ябыштырып куйган ике кат тәрәзәсен шатыр-шотыр китереп ачты да, кыиысын- нан суырылган хәнҗәрен кысып тоткан килеш, баз шикелле караңгы урамга сикерде.
Нурания ашыгыч кына тәрәзәне япты, пәрдәне рәтләп куйды да, капшанып, караватына барды. Ишекне катырак, таләпчәнрәк итеп, тагын кактылар. Хәтерле Фәхрүш ыңгыраша-ыңгыраша кызына дәшә башлады.
— Килделәр... эһ... ишектә кеше бар, кызым...
Нурания торды, өстенә халатын кимәгән килеш, ишеккә килде.
— Кем бар?
Тыш яктан аскы катта торучы Хәдичә тавышы ишетелде.
— Нурания, ач әле, күрше. Сине сорыйлар, — диде.
Нурания артык каршылык күрсәтүдән файда чыкмаслыгын аңлады.
Ишекне ачып җибәрүгә аның күзенә кесә фонары яктысы бәрелде, һәм аны күкрәге белән эчкә таба кысрыклап, озыи буйлы ир-ат килеп керде. Аның артында тагын кемдер бар иде.
Чакырылмаган кунак бәләкәй коридорда тукталып тормады, юлын кесә фонары белән яктыртып, туры эчкә узды.
— Яндыр утыңны!
Нурания аны тавышыннан танып алды.
— Бу нишләвегез, Мөхсинов абый, җиде төн уртасында?
Мөхсинов стенадан включательне табып, утны үзе яндырып җибәрде. Нурания, эчке күлмәктән килеш, идән уртасында аптырап басып тора иле.
— Ки өстеңә! — диде Мөхсинов. — Мин синең яныңа гыйшык- мишык уйнарга килмәдем. Кайда кунагың?
Нурания ашыкмыйча гына өстенә халатын киеп алды.
— Нинди кунак?
— Заһри абзыең кайттымы?
— Әстәгыфирулла, тәүбә...
.Мөхсинов үзе белән кергән милиционерга нидер ымлады.
Алар бүлмә эчендә эзләнергә керештеләр.
10
Рифгат урам якта калган иде.
— Менә шушы ике тәрәзәне күзәт, — диде аңа Мөхсинов. — Кеше- фәлән урамга сикерсә, ычкындырма, кара аны. Шуны бел: тәрәзәдән чыкса—юньле кеше булмый ул. Хыт сугып ек, хыт атып ек. Әмма ләкин ычкындырма. Тик теге дөньяга китә торган гына булмасын, үзең беләсең...
Рифгат аның бу киңәшләрен тыныч кына тыңлап торды. Ул, әлбәттә, андый ук хәл булыр дип һич уйламаган иде. Киресенчә, олылар сүзенә ышанып, кармак урынына ата каптырма тагылган җеп белән балык тотып азапланучы өч яшьлек сабый шикелле, тәрәзәдән жулик сикергәнне көтеп торырмын шушында, караңгыда, ә иң кызыгын күрми калырмын, — дип күңелсезләнгән иде ул.
Шулай да җилләп яуган карлы-яңгырлы караңгы төн эчендә япа-
.с. ә.- № 12. 49
ялгыз калгач, ул шактый җитдиләнде, кулында корулы винтовка булу үзе генә дә аның уйнап йөрмәгәнлеген искәртеп тора иде.
Менә эчтә ишек каккан тавыш ишетелде. Рифгат, кызыксынып, игъ-тибарын күбрәк шул тавышка юнәлдерде: тиз ачарлар микән? Ничек каршы алырлар икән? Бәлки, атыш та булыр.
Ул шулай уйланып торганда, әлеге ике тәрәзәнең берсе шатырдап ачылып киткәне ишетелде. Рифгат кинәт сагаеп, шунда таба карады. Ләкин төн бик караңгы булганлыктан берни күренми иде. Ул арада кемнеңдер якында гына шап итеп җиргә сикереп төшкәне ишетелде һәм шундук бер шәүләнең урам уртасына таба йөгергәне күренеп калды.
Рифгат ярсып шәүлә артыннан ташланды.
— Стой!
Шәүлә туктамады. Рифгат аның артыннан куа-куа атып җибәрде. Шәүлә һаман лап-лап басып йөгерә иде. Рифгат җан-фәрманга аның артыннан ташланып, шәүләне куып җитте һәм аны бәреп егарга теләп, приклад белән кизәнде. Ләкин караңгы булганлыктан приклад җинаятьченең аркасына туры килмәде күрәсең, аның яныннан шуып үтеп китте дә, Рифгат алга сөрлегеп, башы белән тегенең аркасына барып бәрелде. Рифгат бик каты бәрелдеме, әллә аяк астында чокыр туры килдеме, теге шәүлә егылып китте. Рифгат аның өстенә барып ауды һәм сыңар кулы белән аны кай җиреннәндер эләктереп алды. Ләкин юешләнгән күн кием аның кулыннан бик тиз шуып чыкты һәм шундук җинаятьче кулын югары күтәреп, Рифгаткә бик каты кизәнде- Егетнең бәхетенә, шул ук караңгылык дошманга да уңайсызлады, үткен хәнҗәр аның сул як иңбашын гына сыдырып үтте. Егет үзенең бик куркыныч хәлдә кал-ганлыгын аңлап алды. Мылтыгы хәзер аңа уңайсызлый гына иде инде: ташларга ярамый, шул ук вакытта, дошман артык якын булганлыктан, аның белән сугып та булмый иде. Ә дошманның кулында хәнҗәр. Менә ул бер кулы белән Рифгатнең винтовкасын тотып алды. Икенче кулын тагы югары күтәрде.
Нәкъ шул вакытта якыннан гына билгесез кешенең битенә көчле якты төшерделәр. Рифгат немец генералларыныкына охшаган биек кикрикле һәм кокардалы фуражка кырында хәнҗәр ялтыраганны күреп калды. Тик җинаятьче хәнҗәрен егетнең аркасына батырып өлгерә алмады, фонарлы кеше аның кулын тотып алды. Ахрысы бик каты эләктергәндер, дошман ачуына, ярсуына чыдаша алмыйча, үкереп куйды.
— У-у-ух!..
Рифгат, ычкынып, аның икенче кулына ябышты. Күп тә үтмәде, ике таза ир-ат Әхмәтшайның кулларын каерып, каеш белән бәйләп тә алдылар.
Рифгат үзенә ярдәмгә килгән кешенең һаман күкрәгендә янып торган фонарын гына күрә, аның йөзен күрә алмый иде әле.
Капка ягыннан боларга таба бик тизлек белән тагын бер кесә фо- нары килгәне күренде. Ул үзенең Мөхсинов икәнлеген ерактан ук белдерде.
— Эләктердегезме?—дип кычкырды ул. — Молодцы! Кайда, без эзләгән җәнлекме икән?
Ул, якын килеп, фонарын җинаятьченең йөзенә терәде.
— Әһә, — дип кычкырып җибәрде ул тагын. — Әхмәтшай дус! Кайда югалып йөрисең син болай? Дөресен генә әйткәндә, сагындырдың, малай. — Ул аның башыннан фуражкасын тартып алды. — Бу нинди бутафория тагын?
— Спектакль уйнап йөрибез, — дип куйды Әхмәтшай Әхмәт.
— Әйдә, җылыга алып керегез артистны, һәйбәтләп акт төзеп алыйк.
Иң куркыныч минутта үзенә ярдәмгә килеп өлгергән фонарлы егетнең кем икәнлеген Рифгат өйгә кергәч кенә белде: Ул — Атлы Хәюрла малае Сәйфулла Тәбәнәкев иде.
50
11
Берничә көннән Рифгат Мәскәүгә китте.
Оешкан төстә булмаса да, аны озатып калучылар, аңа хәерле юл то ләүчеләр күп булды. Әнисе турында әйткән дә юк. Шул ук Мөхсинов» лар да аны үз уллары кебек күреп озатыштылар, үз улларына әйтәсе* сүзләрен аңа әйтеп җибәрделәр.
Егетне аеруча дулкынлану белән озатып калучыларның берсе Кэри* мә булды. Ул Рифгатне Шакирның иптәше итеп кенә түгел, чын мәгы нәсендә яхшы күңелле кеше булганы өчен дә үз күрде. Чынлап та, Кәримәнең эчке дөньясын аның кебек дөрес аңлаган һәм аңа шул кадәр яхшы теләктәшлек күрсәткән бүтән кеше булганы юк иде әле. Рифгат Ялантауда булган көннәрдә Кәримә үзен ничектер бөтенләй башкача, гадәттәгедән рәхәтрәк, иркенрәк хпе итте. Ул көннәрдә аның шәхси тормышында да бернинди китеклек юк кебек иде.
Кәримә белән соңгы саубуллашкан минутларда Рифгат әйтте:
— Минем сине дә, Шакирны да бәхетле итеп күрәсем килә,— диде. — Шакирның болай кыланып йөрүен мин бары аның сине яхшылап белмәвеннән генә килә дип ышанам, — диде. — Бер заман сугыш бетәр. Барыбыз да исән булсак, шунда мин сезне, Шакир белән икегезне, берьюлы ике зур җиңү белән котлармын: берсе — немецне җиңү, икенчесе—чын мәхәббәтнең ялган капризларны җиңүе!..
Алар бер-берсенә хат язып торырга сүз бирештеләр.
Рифгат әнисе белән саубуллашкан чакта да Кәримәне исенә төшерде:
— Аны үз яныңа алып яхшы иткәнсең, әни, — диде. — Ул бик акыллы кеше. Егете ташлап киткән дип уйлама. Аның егете дә әйбәт. Кайтыр, менә күрерсең. Шакир кайтканга кадәр син аны үз яныңнан җибәрмә...
Ялантау кунагын, әнисе белән янәшә үз машинасына утыртып, аэродромга илтүче һәм аны У-2 самолетына урнаштырып (Камада пароходлар тукталган иде инде), Казанга озатып җибәрүче кеше Сания үзе булды. Ул да Шакир турында телгә алмый кала алмады. Үзендә укып чыккан кызларның, егетләрнең, ил шундый авырлыклар кичергән вакытта, сынатмыйча, заводларда булсын, сугыш кырларында булсын, үзләрен батырларча тотулары аны чын күңелдән шатландыруы турында әйтте.
— Тик менә Шакирга бераз рәнҗим, — диде.—Дөрес, батыр сугышчы булуы белән ул да мине куандыра. Рәхмәт. Тик менә аның Кәримәгә карата шундый кешелексез булуы мине рәнҗетә. Тагын очрашырга туры килсә, әйт үзенә...
Шулай да Саниянең соңгы сүзе Камил турында булды.
— Әгәр дә туры килеп, Камил абыеңны очратсаң, бездән күп итеп сәлам әйт, — диде. — Ялантау турында бөтен күргәннәреңне сөйлә...
Менә, ниһаять, кечкенә самолет, туң җир өстеннән шактый вакыт тәгәрәп барганнан соң, һавага күтәрелде. Аннары кире борылып төньякка таба очып китте. Сания аны күздән югалганчы карап торды. Ә күңеленнән ул инде Рифгатне яңадан фронтка барып җиткән һәм, әлбәттә, Камил белән очрашкан итеп күрә иде. Шакир да шунда, Газиз Баязитов та, Фәрдәнә дә—Саниягә таныш булган тагын бик күп, бик күп Ялантау кешеләре — бары да шунда. Бары да бөтен көчләрен туплап, Сталинград тирәсендәге дошман өерләрен тизрәк бетерү өчен тырышалар.,.
Төрлесе төрле фронтларда сугышып йөргән кешеләрнең Сания хыялында шулай бергә кушылып, Сталинград төбенә җыелуларында чынлап та бер мәгънә бар иде. Әйе, ул көннәрдә безнең бөтен фронтларыбыз үзләренең хәрәкәтләрен Сталинград сугышларына буйсындырдылар.
4* 51
Камил Сталинградтан еракта — төньяк-көнбатыш фронтта иде. Ул, бу фронтка килгәнче үк, Информбюро белдерүләре буенча, Демянск районында немецләрнең уналтынчы армиясе безнекеләр тарафыннан чолганып алынган булуы турында ишеткән иде инде. Ләкин үзе шул җирләргә килеп чыккач, Информбюро белдерүләрендә әйтелмәгән бер ямьсез яңалыкны белде: иемецләр бу чолганышны бер җиреннән өзеп, тар гына коридор ясаганнар да шул коридор аша үзләренең тыллары белән тоташканнар икән. Шуңа күрә алар бик нык торалар икән.
Иемецләр Сталинград юнәлешендә һөҗүмгә күчкән көннәрдән башлап, төньяк-көнбатыш фронт гаскәрләре дә хәрәкәткә килделәр. Шул Демянск районында чолганган немец гаскәрләрен бетерү нияте белән берничә тапкыр һөҗүмгә күчтеләр. Дошманның байтак көчләрен кырдылар алар. Кайбер әһәмиятле калкулыкларны алып, үз позицияләрен яхшыртуга ирештеләр. Ләкин күзгә бәрелерлек зур уңышлар булмады. Камил дә бу сугышларда актив катнашты. Аерым алганда, үзенең яхшы гына чыгышлары булгаласа да, гомуми уңышка ирешә алмагач, аңа зур җиңү шатлыкларын татырга туры килгәне юк иде әле. Ул бары куркынычлы, каты бәрелешләрдән исән калу шатлыгын гына белә иде. Ә андый шатлыкның куанычы аз. Чөнки ул иптәшләреңнән кемне булса да югалту кайгысы белән ямьсезләнгән була, һөҗүм итеп тә төп теләгеңә ирешә алмау, дошманны үзең теләгән күләмдә чигендерергә яки бирелергә мәҗбүр итә алмау көенече күңелне тырнап тора. Дошманны үзеңә караганда һаман да көчлерәк итеп тою өзлексез пошындыра...
Ләкин төрле фронтларда алып барылган һәм нәтиҗәләре артык күзгә бәрелмәгән мондый һөҗүмнәрнең әһәмияте Сталинград тирәсендә барган хәлиткеч сугышлар өчен ни дәрәҗәдә зур икәнлеген Югары баш командование бик яхшы белә иде. Ул сугышлар немецләрнең зур көчләрен үзләренә тарттылар. Немец командованиесенә үзенең көньяктагы гаскәрләрен яңа көчләр белән ныгытырга мөмкинлек бирмәделәр.
Шуңа күрә Сталинград районында чолгап алынган немец гаскәрләренең бетерелүе турындагы хәбәрне бөтен фронтлар үз җиңүләре турындагы хәбәр итеп тыңладылар һәм, бик табигый буларак, бу уңай белән барлык фронтлардагы командирлар, сугышчылар үзләренең якыннарыннан, дус-ишләреннән котлау хатлары алдылар.
12
Бөтен илгә бөек җиңү тантанасы алып килгән ул көнне Сания, Гу- бернаторовлар белән бергәләп, театрга барган иде. Ул чорда театрга бару факты үзе генә дә Ялантау өчен бик зур шатлыклы вакыйга булды. Чөнки шәһәр хуҗалыгына сугыш китергән авырлыклар театрны да ябарга мәҗбүр иткән иде. Бөтен эшне сугыш чорына җайлаштырып кору нәтиҗәсендә бик күп авырлыклар-кыенлыклар аркылы үтеп булса да, шәһәр тормышы һаман рәткә салына барды. Сугышка кадәр эшләгән театр коллективыннан фронтка китми калган артистлар, шәһәргә эвакуация белән килүчеләр арасыннан да көчләр табып, бөтен бер ансамбль оештырдылар да Шәһәр советына тынгы бирми башладылар. Сания үзе дә бу эшне бик хуп күрде. Горком да Ялантау шикелле шундый ерак тылдагы шәһәрнең, сәхнә көчләре була торып, театрсыз яшәвем килештермәде. Әкренләп рәтен таптылар: элекке театр бинасы бушатылды. Бу эш, әлбәттә, үзенең бөтен авырлыгы, бөтен четрекле яклары белән Сания җилкәсеннән кичкән иде. Шуңа күрә беренче спектакльгә бару аның өчен аеруча әһәмиятле булды.
Константин Симоновның «Рус кешеләре» пьесасын уйнадылар. Пьеса да, артистларның уены да Саниягә бик ошады. Ул һаман үзенең Камилен күз алдына китереп, дулкынланып утырды. Берничә тапкыр ап-ак кулъяулыгын чыгарып, күз яшьләрен дә сөртеп алды ул.
52
Менә бервакыт спектакль бетте. Тамаша залы тулы халык артистларны кат-кат сәхнәгә чыгарып алкышлады. Халыкның шулай күп килүе дә, кешеләрнең шулай дәртләнеп кул чабулары да — бары да Саниянең күңелен күтәрде.. Халык өчен чынлап та бик зур эш эшләнде бит! Шунда Губернаторов белән Галина Сергеевна аны тәбрик итеп кулын да кыстылар.
— Зур җиңешегез белән котлыйм, Сания Саматовна, — диде Губернаторов.
— Нишләп мине котлыйсыз, Аркадий Андреевич, — диде Сания.— Энә, артистларны котларга кирәк.
— Алары икенче статья. Ләкин Шәһәр советының ярдәменнән башка андый эшне аякка бастыру мөмкин булмас иде.
Шәһәр халкы тарафыннан шундый тантана белән каршы алынган бу әйбәт эштә үз катнашы да барлыгын тою Саниядә эчке бер канәгатьләнү тойгысы уятты.
Алар күмәкләшеп кайтырга чыктылар. Тышта чатнап торган аязг айлы төн иде. Маскировка караңгылыгы да сизелми. Шәһәр урамнары тыныч вакыттагы кебек күңелле. Бөтен биналар ялт итеп тора. Җитмәсә һава да артык салкын түгел. Бөтенләй өйгә керәсе килмәслек матур кышкы төн...
Театрдан кайтучылардан берничә төркем, ашыкмыйча гына атлап, узара кычкырып сөйләшә-сөйләшә, Ленин мәйданына килеп җиттеләр. Менә шунда Ленин һәйкәле артындагы бакча почмагына куелган көчле репродуктордан Левитанның көр тавышы яңгырап китте.
Соңгы сәгатьтә...
— Безнең гаскәрләр Сталинград районында чолганышта калган немец-фашист гаскәрләрен тулысынча юк иттеләр... Сталинград янында барган тарихи сугыш тулысынча безнең гаскәрләрнең җиңүе белән тәмамланды, Немецнең туксан бер мең солдат һәм офицерлары плен алынды...
Диктор, бик тәмләп һәм озак итеп, плен алынган немец генералларының һәм полковникларының исемнәрен санаган вакытта, урамда булган кешеләр, үзара бөтенләй таныш булмасалар да, бер-берсен тәбрик итештеләр. Шунда ук уртак тел табып, күптәнге танышлар шикелле сөйләшеп киттеләр.
Сания өйгә кайткач та тиз генә йокларга ята алмады. Гадәттәгегә каршы буларак, ул төнне алар Губернаторов семьясе белән кушылып, бергә күмәкләп чәй эчтеләр. Инде бөтен кеше ятып беткәннең соңында, Сания Камилгә котлау хаты язарга утырды.
Икенче көнне эшкә баргач, аңа Хәтерле Фәхрүшнең үлүе турында әйттеләр.
Күптән кабер якасына баскан бу картның яшәве дә, үлүе дә Ялантау өчен берни түгел кебек иде инде. Шулай да бу хәбәрне ишеткәч, Сания, өстеннән албасты төшкән кебек, җиңел сулап куйды. Бу үлем аңа һаман кире кайтырга янап йөргән иске заман өрәгенең мәңгегә юкка чыгуы булып күренде.
УНБЕРЕНЧЕ БҮЛЕК
КАРА СИН БУ ЕГЕТКӘ!
1
Фронтлардагы хәлләр безнең өчен бөтенләй күңелле әйләнеш алды. Советлар Союзы өстендә көн саен безнең гаскәрләрнең яңадан-яңа җиңүләре, дошман кулында калган шәһәрләребезнең күпләп-күпләп азат ителүе турында хәбәрләр яңгырый башлады. Тылда да халыкның
53
күңеле күтәрелде. Хәзер инде кешеләр җиңү дәрте белән рухланып, соңгы зур бәйрәм көнен тизрәк китерү теләге белән канатланып эшли иде.
Шулай да сугыш вакыты иде әле бу. Азык-төлек әйберләре бик каты норма беләк генә бирелгәнлектән, берәүгә дә диярлек туйганчы ашау эләкми, бөтен ил өстен яңгыратып килгән күңелле җиңү хәбәрләре астыннан шыпыртын гына берәүләрнең батырларча һәлак булулары, икенче берәүләрнең каты яралануы турында күңелсез хәбәрләр килеп тора иде. Шунлыктан һәркемнең күңел төбендә, яңадан-яңа җиңү хәбәрләрен ишетеп шатланган минутларында да, өянәкле чир шикелле булып, сугыш хәсрәте төере ята иде.
Сания бу төерне аеруча үткен хис итте. Шәһәр хуҗалыгына бәйле мәсьәләләр ягыннан эшләре ярыйсы иде аның. Вакытына күрә бөтенесе тәртипкә салынган иде. Тик менә Камил ни хәлдә икән? Ул үзенең соңгы хатларының берсендә немецләргә каршы бик каты һөҗүм алып барулары турында язган һәм хатының ахырында «Камил Илминский» дип кул куйган иде. Сания бу яңа «фамилиянең» серенә бик тиз төшенде: димәк, аның Камиле Илмень күле буенда. Ачыктан-ачык әйтеп язган булса, аны хәрби цензура бозган булыр иде, әлбәттә. Камил цензураны алдау хәйләсен тапкай — «Илминский» дип куйган.
Ул чорда Информбюро белдерүләрендә Илмень күле бик еш телгә алына, шул күлдән көньяктарак безнең гаскәрләрнең каты сугыш алып барулары турында һәр көнне әйтелми калмый иде. һәм бу хәбәрләрне тыңлаган саен Саниянең җаны тетри, ул түземсезлек белән Камилдән тизрәк хат килүен көтә, тик аны Камилдән килгән хатлар да тынычландыра алмый иде. «Бу хат килеп җиткәнче, ничә көн үтеп киткән, ә ул көннәрдә никадәр каты сугышлар булды, — дип борчыла иде Сания.— Исән микән? Тагын кайчан хаты килер?..»
Ниһаять, Илмень күлен сирәгрәк телгә ала башладылар. Анда да каты сугышлар дәвам итә дип түгел, ә «Илмень күленнән көньяктарак бүген безнең гаскәрләр позицияләрен ныгыттылар» кебек артык куркыныч булмаган сүзләр генә әйтелә иде. Тора-бара ул тирә турында бөтенләй берни дә әйтми башладылар. Ә Камилдән хат һаман килә торды. Димәк, куркыныч көннәр хәзергә үтеп китте! Камил исән.
Яз җитеп, көннәр җәйгә авыша башлау белән, Илмень күле янында гына түгел, бөтен фронтларда да сугыш хәрәкәтләре йомшарды. Һәр көнне иртән дә, кич тә радиодан бер үк кыска җөмлә кабатлана:
— Бүген фронтта бернинди дә әһәмиятле вакыйгалар булмады, — диелә иде.
Хәзер инде Санияне башка уй борчый, аның күңелендәге әлеге сугыш хәсрәте төере икенче яктан чәнчә башлады.
— Ул әһәмиятле вакыйгалар булмый калмас бит, — дип уйлый идс, шомланып. — Тагы нинди этлекләр уйлый икән дошман? Узган кышта җитәрлек эләкте эләгүен кабахәткә, Россиягә ник килдем көненә төшәрлек булды да бит, җәйгә чыкса, котыра торган гадәте бар явызның...»
Апрель үтеп китте. Май үтеп китте. Июнь үтеп китте. Информбюроның иртәнге тапшыруларында да, кичке тапшыруларында да һаман шул бер үк җөмлә кабатлана иде:
— Бүген фронтта бернинди дә әһәмиятле вакыйга булмады...
Нәкъ менә шундый, фронтта бернинди әһәмиятле вакыйга булмаган көннәрнең берсендә Камилгә үз башыннан гаять дәрәҗәдә әһәмиятле хәлләр кичерергә туры килде.
Дөрес, әлеге Илмень күленнән көньяктарак барган каты сугышларда да аның башыннан бик күп куркыныч хәлләр кичкән иде инде. Ләкин ул сугышлар немец гаскәрләрен Демянск районыннан сөреп чыга
.54
ру, шактый зур территориябезне һәм бик күн авылларыбызны азат итү, дошманның күп кенә кешеләрен һәм техникасын кыру белән тәмамлансалар да, ул операциядә катнашкан кешеләр үзләре бу җиңүдән бик үк канәгать була алмадылар. Чөнки анда, Сталинград вакыйгасыннан соң эшнең кая барганын сизенеп, үзләре үк ул тирәдән үкчә күтәрү ягын караган немец гаскәрләрен сөреп чыгару гына түгел, ә аларны тиешенчә чолгап алып, капчык эчендә калдырырга һәм шунда дөмектерергә кирәк иде. Шулай кирәк икәнлеген командование дә белә, һәрбер сугышчы да бик яхшы аңлый иде инде. Ләкин алай ук булып чыга алмады шул. Кемнең хатасы булгандыр, анысы Камил кебекләргә караңгы, тик һәркемгә шунысы ачык булды: капчык авызын нәкъ кирәк вакытта бәйләп өлгерә алмадылар. Ярый, хәерле булсын, һәрхәлдә дошман, артында канлы эз һәм үлекләрен калдыра-калдыра, чигенде, Безнекеләр алга киттеләр.
Дошманның Демянск группировкасы бетерелгәннән соң, ул тирәдә фронт сызыгы бик нык кыскарып калды. Камилләр частеиә шактый көньякка — Великие Лукига таба күчәргә туры килде, һәм Камил үзенең беренче тапкыр сугышып йөргән җирләренә килеп чыкканлыгын күрде.
Партизаннар арасыннан кайтып, бу частькә килгәч, ул үзенең элекке танышларыннан әлеге чуваш дусты Яков Беляевне очраткан иде. Икесе дә чиксез шатландылар. Яков разведка взводында иде. Камилне дә үз янына чакырды. Партизанлык практикасы булган сугышчыны разведкага алырга командир да каршы килмәде. Шулай итеп, Камил разведчик булып китте. Рәсми яктан махсус хәрби белемле булмаган- лыктан, чин мәсьәләсендә ул өлкән сержантлыктай югары күтәрелә алмады. Ләкин зур белемле, аңлы коммунист һәм акыллы, тәвәккәл разведчик буларак, взвод командиры гына түгел, рота командиры да, дивизиянең разведка начальнигы подполковник Богданов үзе дә Камилне таныйлар, аңа сугышчан задание биргән (вакытларда уйлап, кадерен белеп файдаланырга, аның тормышын саклау буенча сугыш шартлары сыйдырган чараларны күрергә тырышалар иде.
Дивизия яңа позициягә килеп урнашкач, Камил үзенең бу җирләрдә тагын да кадерлерәк разведчикка әйләнеп киткәнлеген күрсәтте. Чөнки бу тирәләрне ул карта буенча гына түгел, үз күзләре белән күреп белә иде. Топографик картада яки планда шартлы билге белән генә күрсәтелгән авыллар, елгалар, күлләр, урманнар, чокырлар — бары да хәзер аның өчен җанлы картина иделәр.
2
Беркөнне аны разведка начальнигы подполковник Богданов үз блин-дажына чакыртып алды.
Богданов Камил белән бер яшьләр чамасында, нәфис, нечкә гәүдәле бер командир иде. Аның әз генә җирәнсу ак йөзе айлар буенча ачык һавада йөрсә дә каралмый, шуңа күрә Камил аны һәрвакыт яңа гына ерак тылдан килгән яшь офицерга охшата, ләкин аның курку белмәс батыр, акыллы сугышчы һәм үзеннән түбән чинлыларга карата ифрат кешелекле командир булуын белеп, аны чын күңеленнән олылый иде.
Подполковник аны бу юлы да, гадәттәгечә, үзе белән бер дәрәҗәдәге кеше күреп, иптәшләрчә ачык йөз белән каршы алды һәм бик әйбәтләп исәнлек-саулыгы, кәеф-хәтерләре турында сорашкач, Камилнең алдына зур итеп топографик карта ачып салды.
— Менә бу җирләрне карагыз әле, иптәш Ибраһимов, — диде ул, карта өстендә каләмен йөртеп. — Менә күрәсезме?
— Әйе. Мина таныш җирләр. Менә бу күл, бу елга, Подлесная, Сосновка авыллары...
55
— Дөрес!..
Подполковник әнә шул Камилгә таныш булган елга буенда дошманның нәрсәгәдер хәзерлек башлавы, Подлесная пунктында зур көчләр туплавы турында мәгълүмат барлыгын әйтте. Ләкин ул мәгълүматларны әле күз белән күреп ачыклыйсы һәм тулыландырасы бар икән.
— Менә шуны барып карап кайтырга кирәк,—диде Богданов.— Генерал сезне җибәрүне мәгъкул күрә...
Шундый зур, җаваплы сугышчан задание турында командирның бо- лай сөйләшүе Камилгә аеруча нык тәэсир итте. Ул чын күңеленнән янып, дулкынланып җавап бирде:
— Барабыз, иптәш подполковник. Генералның ышанычын акларга тырышырбыз.
Подполковник, йөзем шундый ак, нәфис булган каравы, минем күзләрем кырыс, дигәндәй, сүзсез генә Камилгә туп-туры карап торды. Аның керфек төпләре күгелҗемләнеп торган зәңгәр күзләре чынлап та кешене үтә тишеп карыйларсыман тоела, күп кеше, бу карашка чыдый алмыйча, аның каршында үзенең көчсезлеген, җиңелүен икърар иткәндәй, читкә борылырга мәҗбүр була иде.
Камил бирешмәде. Подполковникның күзләре аңа ниндидер янаулы кисәтү белән карыйлар, әйтерсең, алар аңардан рәхимсезлек белән сорыйлар: «Нинди катлаулы, нинди куркыныч эш белән җибәреләсеңне аңлыйсыңмы соң син? — диләр. — Син бит ярсыган ерткычларның өннәренә барып керергә тиешсең...»
«Аңлыйм, барын да белеп барам»,—дип җавап бирде аңа Камилнең күзләре.
Подполковник, күзе белән генә аңлатып бетерә алмаганын телдән өстәп куйган шикелле, җитди генә итеп әйтеп куйды:
— Күзәтүләр өстеиә, штаб тирәсендә эшләүче тере немец тә алып кайту кирәк булачак...
Тере немец! Теләсә нинди гади немец кенә түгел, штаб тирәсендәге булсын!
Бу, әлбәттә, разведчикка йөкләнә торган сугышчан заданиеләрнең иң авыры. Камил моны аңлады. Шулай да барасы җирләрнең таныш булуы аның күңеленә ышаныч бирә, хәтта ул таныш җирләр аны үзләренә чакыралар кебек иде.
— Аңлыйм, иптәш подполковник,—диде ул.—Тырышырбыз.
— Кемнәрне алып барасың килә, ничә кеше — үзең сайла. Хәзерләнергә ике көн срок, үтәргә — биш көн.
— Есть, иптәш подполковник.
— Планың әзер булгач, сөйләшербез.
Камил үзеннән башка тагын биш кеше алырга булды. Беренче итеп, үзенең күптәнге танышы һәм дусты — сыналган пехота солдаты Беляевкә тукталды ул. Икенче иптәше итеп украин егете Василенконы алырга уйлады. Аның өчен бу егетнең артиллерист булуы һәм аю кебек тазалыгы әһәмиятле иде.
Өченчегә — танкист Степанов. Калган ике кеше саперлардан Котты- баев белән Асылгәрәев иделәр.
Рота командиры аның бу сайлавын дөрес дип тапты. Хәрби хезмәтнең һәр төрен белүчеләр бар, бик әйбәт. Тик капитанны сан ягы бераз уйга калдырды. Алты кеше азрак булмасмы?
— Җитәр,—диде Камил. — Дошман тылында йөргәндә группа кечкенә булса җиңелрәк...
Группаның составы турында капитанның ризалыгын алганнан соң, Камил иптәшләрен җыеп сөйләште, киңәште. Алар тәүлек буенча дошманның алгы сызыгын күзәттеләр. Икенче көнне кичкә группаның алгы сызык аша дошман тылына ничек үтү планы әзер иде инде. Рота командиры бусын да ярарлык тапты.
56
Өченче төнне кичтән үк диярлек бөтен алгы сызык буенча һәр ике яктан атышу барды. Әле тегендә, әле монда котырып пулеметлар тырылдарга тотына, көтмәгәндә артиллерия телгә килә һәм ниндидер шашкын ашыгычлык белән өсте-өстенә снарядлар гөрселди... Әледән- әле күк йөзенә ракеталар күтәрелеп, бөтен әйләнә-тирә яктырып китә, урман өсләре, окоп калкулыклары, катлы-катлы тимер чыбык киртәләр күренеп кала...
Фронтка бернинди әһәмиятле үзгәреш кертмәгән шушы шау-шулы төндә Камилләр, дошманның үз траншеяләреннән үк файдаланып, аның алгы сызыгы аркылы үттеләр, тылына чыгып киттеләр. Бу тирә бер-берсенә ялганып барган зур-зур урманнар белән капланган булганлыктан, аларга үзләренә кирәкле җиргә барып җитү артык куркынычлы булмады.
Юлда бер төн уздырып, икенче көнне төш вакытларында алар кайчандыр Камил партизан булып йөргән җирләргә килеп чыктылар. Бу тирәдә инде хәзер саграк хәрәкәт итәргә туры килде.
Тирән чокыр буйлап куе булып үскән зирек урманы астыннан агып ятучы кечкенә елга кырыйларында һәм ике урман арасындагы ачыклыктан узган юл өстендә җанлы хәрәкәт бара—әледән-әле өсләре яшел япма белән капланган зур-зур йөк машиналары уза, арада җиңел машиналар да еш кына күренә иде.
— Әһә,—дип уйлады Камил. — Алар шул Подлесная пунктына баралар булырга тиеш. Анда нәрсә бар? Менә шуны белү әһәмиятле.
Алар урман эчләп Подлесная тирәсен күзәтергә киттеләр. Елганың югары ягындагы киң ачыклык битендә урнашкан авыл янында ерактан ук тезелешеп торган танклар төркеме күренде. Авыл читләрендә һәм бәрәңге бакчаларында озын көпшәләрен һавага сузган зенит туплары утыра иде.
Авылдан ерактарак урман читендә авыр артиллерия бүлекчәләре ур-нашканлыгы да бик ачык күзгә ташланды. Тик, пушкалар тирәсендә булсын, танклар янында булсын, бер дә кеше заты күренмәве Камилгә сәер тоелды.
Арада аеруча үткен күзле булуы белән танылган разведчик Котты- баев шунда әйтә куйды:
— Агач пушкалар түгелме соң болар?
Чынлап та шулай булып чыкты. Зенит туплары да, танклар да, башкалары да ялган иде. Димәк, безнең һава разведкасын алдаганнар. Подлесная турында дивизия штабындагы мәгълүматлар дөрес түгел-. Ул авылда берни дә юк. Хәрби частьләр түгел, хәтта ул авылның үз кешеләре дә качып беткән.
3
Разведчиклар яңадан немец машиналары уза торган юл уртасына килделәр. Күзәтү аларны елганың аръягындагы урман буенда утырган һәм Камилгә күптән таныш булган Сосновка авылына алып барды. Авыл тирәсендә исә немецләр чынлап та актив кайнашалар иде.
Камил группаны өчкә бүлеп күзәтү алып барырга булды. Степанов белән Коттыбаев авылның көньяк башына җибәрелде. Василенко белән Асылгәрәев — төн ягында калдылар. Ә Сосиовканың калын урманга терәлеп торган көнбатыш кырыена чыгу өчен, авылны читләтеп, төн ягыннан әйләнеп узарга — урман эчләп өч-дүрт километр барырга кирәк иде. Анда, Беляев белән бергә, Камил үзе китте, Ә тегеләргә кич белән үз янына килергә әйтеп калдырды.
Камил белән Беляев авылга шактый якын җиргә килеп чыктылар. Бинокльдән караганда, андагы күп кенә ишек аллары, өйләр һәм шул өйләргә кереп-чыгып йөрүче кешеләр шактый ачык күренә иде.
57
Камил авылның сул як яртысындагы өйләрне Беляевкә тапшырып, үзе уң яктагы өйләрне күзәтергә кереште.
Иң башта ул авылда өйләрнең бик сирәкләнгән булуына игътибар итте. Берничә өй урынында морҗа очлары сынып төшкән ялангач мичләр генә утырып калган иде. Аннары Камил, кызыксынып, кайчандыр үзе дәваланып яткан йортны — колхоз председателе Захар Петрович өен эзләп тапты, йорт үз урынында иде. Тик аның ишек алдындагы каралтылар берсе дә юк, ике як күршесендәге өйләр урынында да сирәк-мирәк алабута үскән кара чокырлар гына калган булып чыкты. Каплардай каралтылар булмаганлыктан, Камилгә таныш өйнең чолан ишеге туп-тулы ачык икәнлеге дә күренде. Ләкин аның эченә кереп-чы- гып йөрүче берәү дә юк иде. Аннары Камилнең игътибарын урамның каршы ягындагы икенче бер өй җәлеп итте. Захар Петрович өе туры-сыннан йөз-йөз илле метр сулдарак торган бу йорт алдында яшелле- каралы төскә буялган ала автомобиль тора, өйнең ишеге турысында да, урамга карагай тәрәзәләре каршында да часовойлар күренә иде.
Ниндидер түрә яки штаб булырга тиеш. Әнә анда тагы бер ала машина килеп туктады. Ике офицер, машинадан чыгып, өй эченә кереп киттеләр...
Камил ашыкмыйча гына үз өлешенә тигән бөтен өйләрне карап чыкты. Авылның үз кешеләреннән нибарысы дүрт-биш хатын гына күзенә чалынды аның. Өйләргә кереп-чыгып йөрүчеләр бары да диярлек хәрбиләр иде. Арада Захар Петрович өе шикелле бернинди хәрәкәтсез-җан- сыз өйләр тагын бар булып чыкты,
Аннары Камил авылның аргы кырыйларын, аның көнчыгыш як читендәге ачыклыкны, ачыклык аръягындагы әрәмәле чокыр буйларын күзәтергә тотынды. Ул анда дошманның кораллы көчләре яшерелгән урыннарны күрде. Аныклаган кадәресен хәтергә алып, картасына кирәк билгеләр куйгач, ул яңадан биноклен авылга күчерде. Яңадан Захар Петрович йортына тукталды. Бу йортның теге — штабка охшаган өйдән якын булуы һәм аның хәрәкәтсез, буш торуы бик кызыксындыра иде аны. Ул аның артындагы урман ягына таба җәелгән бәрәңге бакчаларын җентекләп күзәтергә кереште. Бәрәңге бакчасы дигәне дә хәзер күптән ташланган, һәртөрле алабута, әрекмән, шайтан таяклары үсеп утырган буш җиргә әверелеп калган булырга тиеш. Шул чүп үләннәре арасында яшеллек белән капланып бетмәгән кечкенә сары калкулык күренә. Әйе, анда Захар Петровичның яшелчә саклый торган подвалы иде... Әйе... Захар Петровичның улы Павлик, төн уртасында мин шул подвалга бер үзем керергә курыкмыйм, дип мактанган да иде әле. Кайда икән хәзер ул малай?..
Павликның балаларча җитди, ягымлы түгәрәк йөзен күз алдына китереп һәм аның саф татарча: «Камил абый!» дип әйтергә өйрәнгәнлеген исенә төшереп, Камил елмаеп куйды...
Аннары ул берничә адым читтәрәк ятып күзәтү алып барган Беляевне үз янына чакырып алды.
— Хәтерлисеңме, Якуб,—диде ул. — Теге вакытта сез мине яралы килеш кайсы өйдә калдырып киткән идегез?
— Шушы авыл икәнен беләм. Ну өен хәтерли алмыйм. Караңгы иде бит.
— Әнә ул өй. Яхшылап кара әле шуны. Үткәнне искә төшерү өчен генә түгел, разведчик булып кара.
—’ Төшенәм...
4
Кич җитеп көн караңгылануга, алар янына теге разведчиклар килеп җитте, һәрберсе үзе белгәнчә кош булып сайрашып, бер-берсен табыштылар.
58
Барысының да күзәтү нәтиҗәләрен җыеп, йомгак ясагач, Камил бу җирдә дошманның яңа оборона сызыгы төзеп ятканлыгын аңлады. Кайда күпме техник көчләр, нинди кораллар тупланганлыгы да хәзер аларга яхшы ачык иде. Кулда булган кадәр мәгълүматларны гына алып кайтып бирсәң дә, безнең командование өчен бик әһәмиятле яңалыклар иде инде. Ләкин группа алдына куелган бурычның иң авыр өлеше үтәлмәгән иде әле: иемецнең штаб офицерларыннан берсен тере килеш кулга төшереп алып кайтасы бар иде.
Ләкин моны ничек итеп тормышка ашырырга? Камилнең бу турыда әзер планы юк иде әле. Шулай да аның башында бер фикер тугай иде инде. Ул бүген төнлә әлеге үзенә таныш ташландык өйгә кереп калырга да, чарлакка яшеренеп, шуннан иртәгә көне буе авылның эчендә, штабның борын төбендә күзәтү алып барырга ниятләде. Ул вакыт эчендә, әлбәттә. кемне һәм ничек итеп плен алу юллары ачыкланачак, иртәгә төннән дә калмыйча, кирәкле «тел» аларның кулында булачак.
Ул үзенең бу ниятен иптәшләренә әйтте. Бу чараның зур тәвәккәллек икәнлеген һәм аның көтелмәгән бәлаләр килеп чыгу ихтималы белән бәйле булуын бары да аңладылар. Ләкин мондый бурычны үтәгәндә андый тәвәккәллекнең, куркыныч ихтималларныц котылгысыз икәнлеге дә һәркайсына ачык иде. Каршы фикер әйтүче булмады.
Камил үзе белән Беляевне һәм Василенконы алырга булды. Ә урманда кала торган группа өчен җаваплы итеп Степановны билгеләде. Ул аңа, дошман көчләрен ачыклау буенча күзәтү алып баруны дәвам иттерү белән бергә, үзләрен, ягъни авылга китүчеләрне дә игътибар үзәгеннән ычкындырмаска кушты.
— Иртәгә төнлә, таң алдыннан да соңга калмыйча, шушы урынга әйләнеп килербез,—диде ул.—Әгәр дә уңышсызлыкка очрасак, безгә ярдәмгә килү турында акыл белән эш итегез. Хискә бирелмәгез.
Аннары инде кулда булган мәгълүматларның безнең командование өчен бик әһәмиятле икәнлеген аңлатты ул. Бернигә карамастан, аларны алып кайтып тапшырырга кирәклеген әйтте. Алгы сызык аркылы үзебез- некеләр ягына чыкканда кирәк буласы парольне исенә төшерде.
— Есть, товарищ старший сержант.
Камил нидер уйланып, бик аз гына вакыт дәшми торганнан соң, бик гади хәл турында сүз алып баргандай, тыныч кына итеп әйтеп куйды:
— Хәлебез бөтенләй өметсез булса, без автомат белән сигнал бирербез. Өчне рәттән, соңыннан тагын бер нокта. Аннан инде үзегез белеп хәрәкәт итәрсез.
Ул Степановны тагын бер кат бөтен булган материаллар белән та-ныштырды. Аннары, саубуллашып-нитеп тормыйча гына, Беляев белән Василенконы ияртеп, урман читенә таба атлады.
Авылга якынрак килгәч, эшнең тагы да читенләшә төшкәне беленде: урман чите белән авыл арасындагы сукмак буйлап патруль йөреп тора иде.
— Партизаннардан сакланалар,—диде Камил.
Сакчының кайдан кая хәтле йөрүен, аннары киткән урынына яңадан ничә минуттан әйләнеп килүен сагаларга туры килде.
Разведчикларның бәхетенә, төн кара ңгылаиганнан-караңгыл ана барды. Урман артлап еракта күк күкрәгәне ишетелә башлады. Күк йөзен болыт каплады. Ниһаять, сукмак буйлап йөреп торган сакчы өченче тапкыр сулга таба узгач, Камилләр аның юлый кисеп, чүп үләннәре баскан ташландык бакча урынына уздылар. Бернинди тавыш чыгармыйча, алабута, әрекмән араларыннан шуышып, бәрәңге базы өстендәге калкулык кырыена килеп җиттеләр. Аннары шундый ук саклык белән өй эргәсенә күчтеләр. Аны төрле яктан әйләнеп, карап чыктылар. Камил тәрәзәләргә тимер рәшәткә кагылган булуына игътибар итте. «Берәр
59
склад булды микән монда?—дип уйлады ул. — Әллә төрмә урынына файдаланганнармы? Әллә берәр куркак начальник торды микән?..»
Менә алар, җеннәр шикелле, беркемгә күренмичә, бернинди тавыш чыгармыйча, берәм-берәм өйалдыиа керделәр. Өйалды стенасына беркетеп, текә итеп ясалган чарлак баскычы Камилгә электән таныш иде. Ләкин алар чарлакка менеп урнашырга ашыкмадылар. Төн караңгы, һаман кайдадыр еракта ишетелер-ишетелмәс кенә булып күк күкри, ләкин яңгыр бирегә килеп җитә алмый иде. Разведчиклар төннең мондый рәхимлелегеннәи файдаланып, шактый еракта торган күрше өйләрнең дә яннарына барып килделәр.
Таң алдыннан разведчиклар ташландык өйнең чарлагына менеп ур-наштылар.
Иртәнге эңгер-меңгердә алар бу өй эчендә ниләр барлыгын тикшереп чыгарга да өлгерделәр. Чарлакта да, астагы бүлмәләрдә дә иске газет ертыкларыннан һәм ниндидер буш контор кәгазьләре калдыкларыннан башка берни юк, өй чынлап та бөтенләй ташланган хәлдә иде.
Шулай итеп, моңарчы эшләр һаман Камил уйлаганча әйбәт кенә барды. Көн яктыргач та бик шәп дәвам итте. Алар, үзләре беркемгә күренмәгән хәлдә чарлакта ятып, тимер рәшәткә кагылган кечкенә тәрәзә аша авыл эчен, немецләрнең ниләр эшләвеи уч төбендә шикелле күреп торалар, хәтта, ара-тирә булса да, аларның ниләр сөйләшүләрен дә ишетәләр иде.
5
Көн шулай тыныч узып китсә, киләсе төндә үз бурычларын уңышлы итеп башкару мөмкинлекләрен Камил хәзер ачык күрә, әйткән вакытына зур табыш белән иптәшләре янына әйләнеп кайтуына да ышана иде.
Ләкин бары да ул теләгәнчә шома гына узып китә алмады шул.
Төш узып, көн кичкә таба авышканда, разведчиклар яшеренеп яткан йорт янына капыл гына бер йөк машинасы килеп туктады. Бер өер солдат сикерешеп җиргә төштеләр. Бериичәсе йөгереп өйгә килеп кергәне ишетелде.
Разведчиклар бөтенләй тын алмас дәрәҗәдә сагаеп калдылар. «Димәк, сизделәр,—дип уйлады Камил, — димәк, бетте. Эләгүебез шушы..< Хәер, туктале...»
Ул солдатларның үзара әйтешкән сүзләренә һәм хәрәкәтләренә карап, аларның үзләрен гамьсез тотуларыннан чамалап, икенче уйга килде. Юк, алар биредә разведчиклар яшеренгәнен белмиләр. Әйе, әйе, бирегә кемнедер урнаштырырга җыеналар алар. Хәтта Камилнең күңелендә курку урынына куануга охшаш хис кузгалып куйган кебек булды. Чынлап та, берәр зуррак түрәне китереп кертсәләр, Камилләр шушында ятып калса... Төнлә белән артык-портык фрицларны-гансларны шушы өй эчендә мәңгегә тынычландырып, киемнәрен киеп, иң кирәклесен «кадерләп» кенә алып чыгып китсәләр?.. Бик булуы мөмкин... Ләкин алар монда берәрсен урнаштырырга уйласалар, әлбәттә, башта бик ныклап карап чыгарлар. Идән асларын да калдырмаслар, чарлакны да актарырлар...
Немец чынлап та озак көттермәде, баскыч турысында башына пилотка кигән, сырт уртасы почмакланып сынып торган зур кәкре борынлы солдат йөзе күренде. Ул чарлакка иңбашын гына күрсәтерлек биеклектә тукталып калды да кесә фонарын туфракса өстендә йөртергә тотынам. Бу хәлне яшеренеп күзәтеп торган Камил, үз йөзенә якты төшкәнче, башын морҗа артына алды. Аннары ул, фонардаи төшкән яктылыкның ничек күчеп йөрүеннән чамалап, немецнең чарлакка менгәнлеген белде. Аның, кәрниз буйларын җентекләп карый-карый, морҗага якынаеп
60
килүен тойды һәм мәгънәле генә итеп Василенкоиың кабыргасына кагылып куйды. Василенко аны бик дөрес аңлады: зур, таза гәүдәле булуына карамастан, бернинди кыштырдау авазы чыгармыйча, морҗаның сул ягына күчте. Бу вакытта немец ярым чүгәләгән хәлдә, кесә фоиары белән яктыртып, уң як кәрниз буйларын тикшереп тора иде.
Василенко аңа якынлашып өлгермәде, теге сискәнеп артына әйләнде һәм морҗа кырыннан үзенә таба килүче ала-кола маскхалат кигән автоматлы кешене күргәч, коты очып, кыргый тавыш белән кычкырып җибәрде:
— Партизан!
һәм шунда ук, түбә тактасына башын бәреп, бер сикерүдә туфракса кырыена барып җитте, икенче омтылуында, әллә сикереп, әллә егылып, аска төшеп китте.
Аста берничә төрле тавыш белән: «Партизан! Русиш партизан!» дип кычкырдылар. Шау-шу күтәрелде.
Немецләрнең дөбер-шатыр йөгерешеп өйдән чыгулары ишетелде.
Камил дә, аның иптәшләре дә үзләренең нинди хәлдә калганлыкла- рын аңладылар. Хәзер алар алдында бер генә бурыч иде инде: тормышны арзан бирмәскә кирәк — бары шул гына.
6
Урман читендә калган группада бернинди үзгәреш юк иде. Төнлә алар чиратлашып йокы туйдырдылар. Камилләр кергән өйне бер генә минутка да игътибарсыз калдырмаган хәлдә, бер-берсеннән артык ерак китмичә генә яңа күзәтүләр дә алып бардылар. Бернинди хәвеф-хәтәрсез көн узып барганны күреп, аларның күңелләре үсә, иптәшләренең уңыш белән кайтачагына ышанычлары арта бара иде. Ләкин... ләкин..,
— Бу ни хәл?
Серле өйне Степанов үзе күзәтеп ята иде. Хәтәр барын күреп, ул тиз- генә Асылгәрәев белән Коттыбаевка да үз янына килергә ымлады.
Иптәшләренең язмышын үз эченә яшергән ташландык өй тирәсендә- ниләр булганын алар бинокль аша күреп тордылар.
йөк машинасы килеп туктау белән, бер төркем солдат сикерешеп төштеләр дә туп-туры ачык ишеккә юнәлделәр. Берничәсе өй эченә кереп китте. Берничәсе өйне тирәләп әйләнеп чыкты. Ике солдат әлеге бәрәңге бакчасындагы подвалга юнәлделәр. Ахрысы аиы, эченә кереп, карап чыкканнардыр, берничә минут күренми тордылар да кире өй янына киттеләр. Ул арада, кулларына сулы чиләк тоткан булса кирәк, ике рус хатыны күренде. Бер солдат чалгы белән бәрәңге бакчасында яшәреп күренгән үләннәрне чабарга тотынды...
— Нигә немецләр бик тыныч? — диде Коттыбаев. — Әллә безнекеләр ул өйдә юкмы?..
— Ашыкма, — диде Степанов.—Әнә, уже!
Әйе, өчесе дә ачык күрделәр: немецләр өерләре белән өй эченнән атылышып чыктылар да һаман ачык торган ишекне ябып куйдылар. Барысының да кулларында корал күренде. Өйне әйләндереп алдылар. Берничә солдат каршы яктагы йортка таба йөгерде. Күп тә үтмәде, тонык кына булып мылтык тавышы ишетелде. Немецләр бөтенесе бердән җиргә яттылар.
— Безнекеләр ата,—диде Асылгәрәев.
Тагын бераз вакыт узды. Атыш тавышлары ишетелми торды. Авылның көн ягыннан тузан туздырып яңадан ике йөк машинасы килеп чыкты. Берсе — өйгә килеп җитмичәрәк, икенчесе — узып китебрәк туктадылар. Тагын баягы шикелле тонык булып, берьюлы ике автоматтан аткан тавыш ишетелде. Йөк машиналарыннан сикерешеп төшкән яна
61
төркем солдатлар тәртипсез таралышып жиргә яттылар. Ул арада өй буенда носилка күтәргән солдатлар күренде...
— Безнекеләр эше, — дип куйды Степанов.
Иптәшләре эндәшмәде. Тагын тын калдылар.
Яна килгән солдатларның кача-поса өйнең бире ягына чыгулары, урман ягына карап цепькә таралулары күренде.
— Урман ягыннан ярдәм килмәсен дип шикләнәләр, кабахәтләр, — дип куйды Степанов.
Өй тирәсендәге немецләрдән берәвесе ябып куелган чолан ишегенә килде. Ул нәрсәдер кычкыра иде булса кирәк, кулларын югары күтәреп селкергә тотынды. Тонык кына шартлау ишетелде. Ишек янына барган немец егылды, аны күтәреп читкә алдылар. Тагын хәрәкәт тукталып калды.
Андагы хәлне ерактан — урман читеннән торып күзәтүчеләр дә үзара берни сөйләшмиләр иде.
Степановның чырае гына караңгылана барды. Авыр иде аңа. Күренеп тора, иптәшләренең хәле котылгысыз. Ләкин ничек ярдәм итәргә? Дошманның авыл читенә куелган көчләренә каршы... Әйе, чөнки шу- ларны җиңеп узмыйча өйне чолгаган немецләр янына барып булмый... Әйе, шуңа күрә дошманның авыл читенә, урман авызына куелган көчләренә каршы ут ачарга мөмкин. Аларны кыра алган кадәр кырып, иптәшләр белән бергә, сугыш кырында үлеп калырга мөмкин. Әйе, иң җиңеле хәзер шул булыр иде. Ләкин..,
Степановның күңеленнән Камил әйтеп калдырган сүзләр китми, әллә нинди кырыс, рәхимсез хакыйкать булып яңгыраган ул сүзләр аны өзлексез кисәтеп торалар.
— «Безгә ярдәмгә килү турында акыл белән эш итегез! Хискә би-релмәгез!..»
— Төн булса икән, — дип уйлады ул. — Бәлки, эш чынлап та төнгә калыр. Безнекеләрне бу өйдән тиз генә бәреп чыгара алмасалар... Ут ачсак... Ул вакытта немец безне партизан отряды дип уйлар иде, паника куптарып... Чү!.. — Степанов әсәренеп китте. — Күрәсезме, нишлиләр? Яндырмакчы булалар...
Чынлап та, немецләрнең бу эшне караңгыга калдырасылары килмәде ахрысы, бер-ике минут үтүгә, Камилләр бикләнгән өй бөтен ягыннан берьюлы яна башлады. Ут өйнең нигезеннән — җир яныннан калкып чыкты һәм бик тизлек белән югарыга, аның тәрәзәләренә, түбәсенә үрләргә тотынды. Чолан ягыннан ул бигрәк тиз күтәрелде. Биш минут үтмәгәндер, бөтен өй тоташ ялкын эчендә калды. Авыл өстендәге күк йөзен карасу-саргылт төтен болыты каплады.
Янган өй ягыннан ату тавышлары ешрак ишетелә башлады. Өй тирәсендә берничә тапкыр граната шартлаганы ишетелде. Аннары беразга шартлау тавышлары тынып торды. Ниһаять, Степанов Камилнең автомат белән сигнал бирүен ишетте.
Өй түбәсенең чолан турысыннан эчкә җимерелеп төшкәне күренде! Степанов авыр көрсенеп куйды.
— Прощайте, друзья. Отомстим!
7
Камилләр ялгыз өй эчендә бикләнеп калу белән немецләо аларны / гнзрәк бирелергә өнди башладылар. Үз телләрендә дә, вата-җимерә булса да, рус телендә дә өсте-өстенә кычкырып тордылар:
— Рус! Бирел!
— Ташлагыз коралларыгызны!
— Каршылык күрсәтү файдасыз.
•— Сезгә котылу юк!..
62
Лларга каршы безнең разведчиклар берни дәшмәделәр. Тик кайдан,, нинди ярыктай дошманны күрә алсалар, шуннан атарга тотындылар. Тиз арада берничә солдат яраланып та өлгерде.
Бу хәл немецләрнең ачуларын кабартты. Алар тәрәзә турыларыннан качарга, җиргә ятарга, алабута арасына посарга мәҗбүр булдылар.- һәм хәзер инде янап-янап кычкырырга тотындылар. Безиекеләрдән тизрәк коралларын ташлауны таләп иттеләр.
— Партизан! Капут!—дип куркытырга тырыштылар.
«Алар безне партизан дип белә, — диде Камил. — Бусы ярый, иптәшләрне эзәрлекләмәсәләр...» һәм үзләре турында немецләр чынлап та партизаннар дип ышансыннар өчен, ул бу юлы аларга сүз белән җавап кайтарды:
— Партизан үлемнән курыкмый!—дип кычкырды ул. — Партизан беркайчан да сезгә бирелмәс!
Ул кычкырган арада Василенко белән Беляев өйалды стенасыннан яңа ярыклар табып, тагын ике солдатны яраладылар. Немецләр ярсып, котырынып ишек үтәли, тәрәзә капкачлары үтәли атып карасалар да, эчтәгеләрне ут алмый, алар һаман җаен табып, тыштагыларны берәм- берәм чүпли торалар иде. Ахыр чиктә гитлерчылар бу эшнең озакка сузыласын һәм сузылган саен үз араларыннан яраланучылар яки үлүчеләр саны арта барасын аңлап алдылар.
— Ташламыйсызмы коралларыгызны? — дип кычкырдылар алар.— Бирелмисезме? Хәзер без сезне җылытабыз! Бик тиз сикереп чыгарсыз!..
Өйнең яна башлаганын белгәч, Камил ике иптәшен ике як кочагына алды.
— Актык минутларыбыз җитте, дусларым, — диде ул акрын тавыш белән. — Хәзер безгә, матур итеп, совет сугышчыларынча үлә белергә- кирәк. Үлемебез явыз дошманны калтыратырлык, башында кеше акылы булганнарын уйландырырлык булсын. Ут эченнән әйтелгән сүз ташка язылган сүздән гомерлерәк. Ут эченнән әйтелгән сүз дошманның колагына керсә, аның авызыннан чыгып, дусларга барып ишетелер. Актыккы өнебез исемебезне мәсхәрәләрлек булмасын...
— Бәлки, тегендә калган иптәшләр ярдәмгә килер? — диде Беляев.— Бәлки...
Камил аны кырт кисте:
— Безнекеләр андый юләрлекне эшләмәс,—диде ул.— Бездән хәзер үлә белеп үлү генә сорала.
Беляев тә, Василенко да дәшмәделәр.
Тәрәзә ярыклары аша ялкын күренеп, өй эченә төтен керә башлагач та, атуларында дәвам иттеләр алар.
— Партизан, чык!—дип кычкырдылар тыштан. — Ишек ачык!
— Рус! Бирел! Янасың!
Өй эчендәгеләр милләтләре ягыннан берсе дә рус түгел иде. Ләкин алар барысы да рус кешесе булып җавап кайтардылар.
— Рус — дошманга бирелмәс!
Өй эчендә төтен куера барды, үзеннән-үзе ачыла башлаган өйалды ишегендә ялкын уйный иде. Тышкы якта тагын бер немецнең тилереп кычкырган тавышы ишетелде:
— Партизан! Дурак! Сдавайсь!..
Камил эчке ишек катында торган килеш, мөмкин кадәр ераккарак ишеттерергә тырышып, кычкырырга тотынды.
— Дөреслек безнең илдә! Туган илебез өчен янабыз!
Василенко күк күкрәгән кебек көчле тавыш белән аңарга өстәп куйды:
— Яшәсен туган илебез, Советлар иле!..
63
Өйалдында торырга мөмкин булмый башлады. Эчкә кереп ишекне яптылар. Эчке бүлмәдә дә аяк өсте басып торырлык түгел, тәрәзәләрдә ялкын уйный, бөтен өй эчен төтен каплаган иде.
— Дусларым, — диде Камил. — Актык сигналны бирә.м.
һәм ул автоматын тәрәзәгә төзәп, рәттән өч тапкыр атты да, кечкенә паузадан соң, тагын бер атып куйды.
— Бәхил булыгыз, дусларым... Бәхил булыгыз, җаннарым... - Ул инде үзенең туган җирләрен, йөрәге белән бер күргән Саниясен, сөекле балаларын күңеленә китереп, алар белән бәхилләшә иде. — Гафу итегез мине, күз нурларым... Сезне ятим калдырам...
Василенконың нидер әйтмәкче булып, төтенгә чәчәгәне ишетелде.
Тәтеп эчендә Беляевнең ачы тавышы яңгырады:
— Мин түбәгә менәм!—диде ул. — Ялкын эченнән кычкырам...
Ул ишекне ачуга өйалдыннан эчкә таба ялкын ургылды. Беляев бер мизгелгә тукталып калгандай булды, ләкин бирешергә теләмәде, маскхалат җиңе белән битен каплап, өйалдына үтте. Ялкын аша аның чарлак баскычына үрмәләгәне күренде. Шунда ук югарыдан бөтен көченә ярсып кычкырганы ишетелде. Аның сүзләре аңлашылып җитмәде. Тик соңгы бер-ике сүзе генә ачык ишетелде: — Мәгез!..
Тыш якта граната шартлады. Чарлакта дөбер-шатыр өй түбәсе җимерелгәне ишетелде. Өйалды дөрләп янган мич эче кебек иде.
Залны бөтенләй ут алып бетмәгән иде әле.
Камил идәнгә ятып күкрәген тутырганчы сулу алды да аяк өсте басып бөтен көченә кычкырып җибәрде:
— Шатланма, фашист! Без үләбез, ләкин...
Шул вакыт кайдандыр идәннән ниндидер малай тавышы ишетелгәндәй булды.
— Камил абый!..
Камил сискәнеп китте. Сүзеннән бүленеп калды.
— Саташам!
Малай тавышы Камилгә үзәк өзгеч дәрәҗәдә таныш булып яңадан кабатланды. Ул саф татар телендә:
— Камил абый!—диде. — Саташмыйсың! Бу мин!..
— Павлик?
Камил идәнгә ятты. Павлик аның кочагында иде имде.
— Павка, җаным, син ничек монда? Янып үләсең бит!
— Үлмибез, Камил абый, әйдәгез...
— Беляев, Василенко! Әйдәгез!
Павлик Камилне җитәкләп, бер тактасы янга тудырылган урыннан идән астына алып төшеп китте. Ачык идәннән төшкән ялкын яктысында Камил базның стеналары бер-берсенә терәп утыртылган имән бүрәнәләрдән ясалганлыгын күрде. Башкасына игътибар итәргә өлгермәде, Павлик шул бүрәнәләрнең берсенә барып таянуга, стена ачылып китте. Эчкә уздылар. Арттан ишек ябылды, дөм-караңгы булып калды. Таш баскыч буйлап түбән төштеләр. Алда тагын бер ишек ачылды һәм тонык кына янган шәм яктысы күренде...
Тик шунда гына Камил үзләренең котылганлыгын аңлап алды һәм, капыл аңына килгәндәй, коты чыгып кычкырып җибәрде:
— Беляев! Яков!
Ул башка бер сүз әйтмәде, кире өскә менеп китте. Ләкин әле генә аларның артыннан ябылып калган ишекне ул капыл гына ача алмады.
— Павлик, анда безнең....
Павлик эшнең нәрсәдә икәнен шунда ук аңлап алды. Камилгә ярдәмгә килеп, ишекне ачып җибәрде. Алар өчәүләшеп кире идән өстеиә ыргылдылар. Ләкин айда төтен аралаш ялкын уйный иде инде. Павлик кире әйләнеп базга егылып төште. Камил төтенгә, ялкынга карамыйча, тончыга-тончыга идән өстенә чыкты. Аның артыннан Василенко
64
да күтәрелде. Ләкин соң иде инде, алар өйалдына үтә алмадылар. Анда бөтенләй түбә ишелеп төшкән, ишек тирәсендә җәһәннәм кайный иде.
Ике разведчик тәмам аңнарын югалткан чиктә Павлик ачкан җир асты бүлмәсенә кереп егылдылар.
Малай аларга^ кечкенә кара чәйнектән калай кружкага агызып, су тәкъдим итте.
Камил бераз хәл тартып, сүз дәшәрлек хәлгә килде. Василенко бу вакытта йотлыга-йотлыга су эчә иде.
— Василенко туган, — диде Камил, кайгылы тавыш белән. — Димәк, без ышең белән янып үлмибез, ә иптәшебезне... — Ул үпкәле тавыш белән Павликка мөрәҗәгать итте. — Их, Павлик! Нигә син әз генә алданрак килмәдең?..
— Белмәдем бит, Камил абый,—диде Павлик, чак ишетелерлек итеп.
8
Камил әле генә булып үткән җан тетрәүләреннән һаман да бөтенләй үк айнып җитмәгән иде әле. Аның акрынлап уйлары тәртипкә килә, зиһене ачыла барды.
Ул. яна күргәндәй, каршысында торган Павликны җентекләп карарга тотынды. Малай әзрәк үскән, сизелерлек ябыккан. Ләкин аның иреннәре һаман шундый тулымса, озын саргылт чәче тузылып маңгаена төшкән, өстендә төсе уңып беткән хәрби яшел күлмәк. Павлик аның итәген киң кара чалбар эченә кыстырган. Биленә өч кат итеп бау урап куйган. Гади бау гына түгел, шундый озын чыбыркы булса кирәк, агач сабы, хәнҗәр фасонлы булып, салынып тора. Ә малайның матур зәңгәр күзләре Камилгә күренми. Ул түбән караган, бик зур гаепле кеше шикелле, башын игән. Ул үзенең бөтеи торышы белән әйтә кебек:
— Сезнең каршыгызда мин гаепле, Камил абый, — дия кебек.— Үзегез хөкем итегез мине, нишләтсәгез дә риза, — дия кебек...
Нинди гаебе булсын соң аның!
Камил аркасы белән кирпеч стенага сөялеп, тәбәнәк кенә такта скәмиядә утырган җиреннән тормыйча гына Павликны үз кочагына тартып алды.
— Павлик, туганым, улым минем, я әйт: син ничек монда? Бу нинди серле бүлмә? Бомбадан яшеренү өчен эшләнгән подвалмы?..
— Әллә кайчангы кладовой инде бу» — диде Павлик.
һәм ул кайчандыр әтисеннән ишеткәннәрен исенә төшереп, Камилгә баз эчендәге бу яшерен таш келәтнең тарихын сөйләп бирде.
Хәзер анда баш-башларына ас яктан таш кыстырып кына ясалган бер такта скәмия тора. Каршы як стена буенда ике такта киңлегендә карават кебек нәрсә бар, аның өстендә эченә салам тутырылган капчык — матрац. Шундый ук мендәр. Кирпеч түшәлгән идәндә салам чүбе. Такта скәмия өстендә кап-кара чәйнек һәм аллюмин кружка. Чәйнек янында бөтеи кирпеч, кирпеч өстендә яртыга төшкән шәм яна...
Сугыш вакытында партизаннар бу урынны илбасарларга каршы көрәштә файдаланганнар икән. Кайвакыт дошманнан алынган коралны урнаштырып торырга, кайчакта үзләренә шунда килеп яшеренергә туры килә икән.
Кыш көне Павликларның өендә берничә офицер торган. Яз җитеп, карлар эрегәч, бер төнне партизаннар шушы бүлмә аша кереп, тавыш- тынсыз гына бөтенесен бетереп чыкканнар. Шуннан соң немецләр аның бөтен тәрәзәләренә тимер рәшәткәләр кадаклаганнар. Ләкин файдасы булмаган.
Икенче бер вакыт көпә-көндез ишек-тәрәзәләре бикле булган хәлдә шушы өйдән аларның кораллары югалган. Немецләр никадәр эзләсэ-
ләр дә, үзләре өчен куркыныч өйнең серен ача алмаганнар. Аптырагач, ташлап чыкканнар.
— Хәзер әнә, авылга яңа гаскәрләр килгәч тә, безнең өйгә берсе дә керми йөри иде әле, — диде Павлик. — Сез ничек анда килеп эләккәнсездер...
— Сип үзең нишли идең соң монда бүген? — диде Камил.
Павлик аңа партизаннарның немецләр арасына кереп разведка алып барган чакларда да бу урыннан файдаланулары турында әйтте. Ул үзе дә бирегә шундый ният белән үткән төндә кереп калган булган икән...
— Безнең үзебезнең планнар бар, — дип куйды ул.
— Ә бу нәрсә?
Камил Павликның билендә асылып торган чыбыркы сабын тотып күрсәтте.
Малайның тагы башы иелде. Тавышы әкренәйде.
— Чыбыркы.
— Нишлисең ул чыбыркы белән?
Павликның тавышы тагы да әкренәя төште:
— Мин аны әтинең төсе итеп йөртәм, — диде ул. — Миңа моны әти үз кулы белән ишеп биргән иде...
— Нәрсә? — диде Камил, әсәрләнеп. — Захар Петровичка берәр хәл булдымы әллә?
— Аттылар.
Авыр тынлык урнашты.
•Аннары Камил, Павликтан сорашып, ул киткәннән соң биредә ниләр булганлыгын белде. Яз башында ук авылга немец гаскәрләре килеп, бөтен кешеләрне өйләреннән куып чыгарганнар. Авылда хәзер кеше әз калган. Бөтенесе өч землянкада җыелып торалар икән. Хатын-кызлар немецләр торган өйләрне карап, юарга кирәк булганда юып, ягарга кирәк булганда мичләрен ягып йөриләр, ди. Ә халыкның күбесе урманга китеп, партизаннарга кушылган...
Павликның кыска-кыска гына әйтүләре аша Камил кайчандыр үзе булган партизан отрядының тагын да зурайганлыгын белде. Отрядның җитәкчесе һаман да Угланов үзе икән — шуны белеп бик куанды...
Ниһаять, Павлик, сүзен тәмамлап:
— Халык сезнең килеп җитүне көтә, — дип куйды. — Кызыл Армияне көтә!
— Киләбез, Павлик, — диде Камил. — Күп көтәсе калмады. Тик менә хәзер без моннан ничек чыгып китәрбез. Өй янып беткәч, бу яктан сер ачылачак бит. Имән ишек тә яныр.
Павлик аны тынычландырырга тырышты:
— Курыкмагыз, моннан соң, бәлки, бу урын файдага ярамас. Ә бүген ул күренми әле. Ишек урыны күмер астында кала. Ә монда без ул янгынның җылысын да тоймыйбыз. Төнлә, фрицлар бераз тынычлангач, подвал аша чыгып китү берни түгел. Котылдык дип белегез инде.
Камил аиы тагын кочагына кысып, сөеп куйды.
— Их, Павлик туган! Котылу бер хәл, безнең бит сугышчан задание үтәлмәгән. Безгә тере немец тотып алып кайтырга кирәк. Простой немец кенә түгел — офицер. Ә без хәзер, әнә Василенко белән икәү генә калдык.
— Кайгырмагыз, — диде Павлик, бик эшлекле кыяфәттә. — Ике көннән бирле күз салып йөргән бер офицерым бар.
Камил баядап бирле тын гына утырган Василенконың кабыргасына төртеп куйды.
— Күрәсеңме егетне, ничек кенә сөйләшә? Молодец, Павлик!
— Мин аны үзем нечкә күңелле фриц дип йөртәм.
— Нечкә күңелле фриц? Василенко, ишетәсеңме?
5. .C. Ә." № 12.
65
66
— Чынлап шулай, — диде Павлик. — Төн уртасында чыга да уйга бата. Арлы-бирле йөри... Күккә карап тора. Урманда кошлар сайраганны тыңлый. Бик уйчан фриц...
Ләкин Камил Павликныц ниндидер нечкә күңелле фриц турындагы сүзләрен тыңлаудан бигрәк, аның үзенә сокланып карый, бу малай йөзендә ул безнең илнең җиңелмәс көчен күрә кебек иде.
— Василенко, — диде ул, Павликныц сүзләренә артык игътибар итмәгән кебек. — Кара син бу егеткә! Безнең каршыбызда бер яшь малай түгел, ә халык үзе басып тора түгелме? Син беләсеңме, бездә театрда булсын, кинода булсын, гомумән әдәби китапларда булсын, халык образын ак сакаллы, йөз яшәгән карт кыяфәтендә сурәтләргә яраталар. Ә ул менә нинди! Яшь, һаман үсә, ныгый бара торган көч! Ул безне янган ут эченнән исән чыгара... Син моны очраклы хәл дисеңме? Ә безнең урында дошман калган булса, бу очраклы хәл аны коткарыр идеме? Шул шул. Ә бу җир астындагы яшерен келәт? Бу — туган илнең үз уллары өчен генә ачыла торган миллион, почмакларыннан берсе!..
Ләкин Василенко хискә бирелмәде.
— Иптәш өлкән сержант, — диде ул җитди төстә. — Павликның нечкә күңелле фрицы мине чынлап та бик кызыксындыра.
— Андый зур бүләктән мин үзем дә баш тартырга уйламыйм.
9
— Иптәш подполковник, күрше дивизиядән бер медсестра килгән, сезне күрергә тели.
Разведка начальнигы Богдановның үз блиндажында төрле күзәтү материалларын тикшереп утырган чагы иде. Ләкин ул материаллар аны кызыксындырмый, аның күңеле читтә — кайдадыр дошманның, шактый ерак тылына җибәрелгән разведчиклар тирәсендә чуала иде.
Камил Ибраһимов җитәкчелегендәге группаның язмышы кызыксындыра иде аны. Җитмәсә, дивизия командиры үзе дә, Ибрагимов юкмы әле дип, инде икенче тапкыр кызыксынды. Чөнки ул группа план буенча бүген төнлә кайтырга тиеш иде. Ә алар кайтмады. Шуңа күрә Богданов үзенә килгән һәр кешене Ибраһимов турында хәбәр китермәдеме икән дигән уй белән каршы ала иде.
— Медсестра? Күрше дивизиядән? Керсен...
Ул, механик рәвештә, өстәлендә яткан кәгазьләрнең астын-өскә әйләндереп куйды, һәм медсестра кергәнче узган берничә секунд арада аның башыннан әллә нинди уйлар кичәргә өлгерде: әллә Ибраһимов- лар күрше дивизия районына барып чыктылар микән? Яраланып алар- ның санбатында ятмыйлар микән?
— Рәхим итегез.
Ишектә бер караудан теләсә нинди ир-атның игътибарын җәлеп итәрлек матур хатын-кыз күренде. Аның өстендә армия сафындагы һәр хатын-кыз кия торган гади гимнастерка һәм шундый ук төстәге яшел юбка, билендә киң сары каеш. Ләкин алар аның зифа буена шулкадәр килешеп, шулкадәр ипле ятып торалар, башка бернинди кием дә аны бу кадәр ыспай, бу кадәр нечкә билле, бу дәрәҗәдә матур калку күкрәкле итеп күрсәтә алмас иде кебек. Башындагы пилоткасы да аның коңгырт чәчләренең йомшак бөдрәлеген күпертә төшү өчен махсус киелгән купшы калфаксыман тоела. Ә йөзе! Андагы сафлык! Андагы алсулык! Ул алсулык өстенә кояш нурлары сизелер-сизелмәс кенә көрән йөгерткәннәр. Ә аның саф зәңгәрсу күзләре! Саналып торган сөрмәле керфек-ләре!
Подполковник, генералны каршы алган кебек, үзе дә сизмәстән аяк өсте басты.
67
— Рәхим итегез!
Медсестра ашыкмыйча гына эчкә узды. Ул үзен бик иркен тота, аңарда үзеннән зур чинлы командир каршында куркып калу, каушау яки уңайсызлану кебек хәлләрнең әсәре дә юк иде. һәм бу хәл подполковникка бик табигый тоелды.
— Утырыгыз,—диде ул.
— Рәхмәт.
Матур хатын-кыз аяклары җиргә кагып ясалган өстәл каршындагы брезент төпле җыелмалы урындыкка утырды.
— Гафу итегез, — диде ул, кешене бөтенләй эретерлек дәрәҗәдә матур, ягымлы елмаеп. — Мин сездә вакытлыча кунак. Шуңа күрә устав таләп иткән кагыйдәләргә игътибар итеп тормыйм. Утырыгыз, иптәш подполковник.
Аңа буйсынып, начальник үзе дә утырды. Матур хатын-кыз үзен искиткеч иркен тоткан хәлдә, сүзендә дәвам итте:
— Сез инде, әлбәттә, минем кем булуым һәм сезгә нинди йомыш
белән килүем турында кызыксынасыз. Рәхим итегез: исемем — Фәрдәнә, фамилиям—Дибаева. Менә документым. »
Начальник дәшмичә генә аның документын карады.
— Сездә йомышым шул, — диде Фәрдәнә, сүзендә дәвам итеп,— биредә, сезнең разведчиклар арасында Камил Ибраһимов дигән кеше булырга тиеш.
Богданов сискәнеп киткәндәй булды.
— Ә? Ибраһимов Камил? Сез аның турында нәрсә беләсез?
Фәрдәнә подполковникның сискәнеп, сагаеп китүен икенче төрле аңлады ахрысы, аны тынычландырырга теләгәндәй, тагын ягымлы елмаеп куйды.
— Аның турында яхшы сүздән башка берни әйтә алмыйм, иптәш подполковник.
— Беләм, беләм... Тик хәзер кайда соң ул?
Инде Фәрдәнә сагая калды:
— Ничек кайда? Ул сезнең дивизиядә булырга тиеш.
— Нигә кирәк соң ул сезгә Ибраһимов?
— Мин аның якташы, — диде Фәрдәнә. — Без аның белән бер шәһәрдән. Күптәнге дуслар. Мин аны күрү өчен махсус рөхсәтләр сорап, юк йомышны бар итеп килдем.
Богданов аңа Камилнең сугышчан задание белән җибәрелгәнлеген, озакламый кайтырга тиешлеген әйтте.
— Безнең санбатта көтегез, үзебез хәбәр итәрбез,—диде.
— Бик куркыныч эш тапшырдыгызмы әллә аңа? — диде Фәрдәнә.
Мондый беркатлы сорауны башка берәү бирсә, подполковник аңа җавап кайтарып тормас иде. Фәрдәиәне ул матур булганы өчен гафу итте.
— Сугышта бары да куркыныч, иптәш Красавица,—диде ул.—Без менә сезнең белән тыныч кына сөйләшеп утырабыз. Ә бер минуттан өстебезгә снаряд яки бомба килеп төшүе мөмкин...
— Юк, мин чынлап әйтәм, — диде Фәрдәнә. — Камилнең разведкада булуы мине бик борчый. Аның шундый әйбәт хатыны бар. Шундый әйбәт балалары бар. Хәтта бер баласын Камил үзе күргәне дә юк әле. Әтисе киткәч туды. Ул шундый кадерле укытучы... Шундый кешене разведкада йөртү коточкыч...
— Сез, иптәш Дибаева, бөтенләй балалар кебек сөйләшәсез.
— Мин хәзер инде разведканың нәрсә икәнен бик яхшы беләм* иптәш подполковник. Тылда чакта аңламый идем. Ә хәзер... Разведкага яшьрәк, ялгызрак кешеләр барсын...
Богданов аның белән сүз көрәштерүне артык дәвам иттерергә теләмәде. Шулай ук бу матур хатынга карата ул кискен дә була алмады.
68
— Ярый, шулай дип әйтербез, — диде ул. — Ә сез көтегез. Хәбәр итәрбез.
— Хушыгыз!
10
Фәрдәнә чыгып киткәч, Богданов башын чайкап, ишекле-түрле йөреп алды. Әле йөрәген, әле башын тотып, берничә кат көрсенеп куйды.
— Алла сакласын! Кайдан килә бу хатын-кызга шулкадәр матурлык. Безобразие! Ник алалар армиягә шундый матурларны?!
Ул яңадан эшенә утырды. Ләкин Фәрдәнә сурәте аның күз алдыннан китә алмый, ул гүзәл затның балаларча беркатлылык белән такылдап, сөйләнеп утыруы һаман колак төбендә яңгырап тора кебек иде.
— Ә бит разведка турында ул дөрес әйтә, — дип уйлады подполковник.— Әйе, Ибраһимовның бәхетсезлеккә очравы да бик мөмкин!
Таң алдыннан аңа разведчикларның әйләнеп кайтуы турында шал-тыраттылар. Группа дошманның көчләре, планнары турында бик әһәмиятле мәгълүматлар алып кайткан, өстәвенә бер немец ефрейторын да кулга төшергән иде. Тик разведчикларның алты кешедән өчесе генә кайткан. Аларның да берсе яралы нде. Бу хәл Богдановка куанырга ирек бирмәде.
Ибраһимовның, ике иптәше белән бергә, янып үлүе турындагы хәбәр аңа бигрәк тә авыр тәэсир итте. Ичмаса, аның якташы — әлеге матур медсестра килеп чыкмаган булса икән! Кайгырыр идең, кызганыр идең дә онытылыр иде. Сугышта аз буламыни андый хәлләр. Алты кешедән берәү’ генәсе исән калган чаклар да була... Ә менә бу юлы... Хәзер инде ул мескен кыз — Ибраһимовны эзләп килгән якташы, дусты, шундый беркатлы сабый күңелле, гөнаһсыз җан иясе — безнең хәбәр иткәнне көтә торгандыр. Аңа ничек дип хәбәр итәргә кирәк?
Фәрдәнә начальникның хәбәр иткәнен көтеп тормады, икенче көнне кичкә табарак аның янына үзе килде. Богданов аны башта кабул итмәскә теләгән иде, дөресе: кабул итәргә курыккан иде. Ләкин Фәрдәнә бер генә минутка дип үтенгәч, каршы килә алмады.
" Фәрдәнә бу юлы күп сөйләшмәде. Шундый эчкерсез, сабыйларча саф моң һәм хәсрәт тулы күзләре белән ул үзәк өзгеч итеп начальникның күзләренә карады.
— Дөресме, иптәш подполковник?
— Нәрсә?
— Ибраһимов турында.
Богдановның авыр дөреслекне туры гына әйтеп бирергә көче җитмәде.
— Хәзергә кайтканы юк әле, берни әйтеп булмый.
— Медсанбатта мин аның янында булган яралы егет белән сөйләштем,— диде Фәрдәнә. — Асылгәрәев дигән разведчик. Ул Камилләрнең янып үлгәнен үз күзе белән күргән...
— Сугышта төрле хәлләр була, иптәш Дибаева, — диде начальник ачулы тавыш белән. — Инде үлде, бетте дигән кешеләр дә исән-сау әйләнеп кайталар... Мәетен күреп ачыкламыйча, сугышта беркемне дә үлде дип расларга ярамый...
— Шулай дисезме? Алайса, мин аның турында өйдәгеләренә берни язмыйм.
— Әлбәттә, язмагыз.
Фәрдәнә үзалдына сөйләнгәнсымап, шундый әкрен, кызганыч тавыш белән әйтеп куйды:
— Ә мин аның белән очрашуым турында хатынына шундый матур итеп хат язармын дигән идем... Хәзер инде менә...
69
Ул башка сүз әйтә алмады, күз яшенә буылып әллә кайдан, тирәннән күтәрелгән авыр үксү белән елый-елый, ишеккә юнәлде.
Богданов аны туктатмады. Туктатып нишләтә алсын соң ул аны? Ничек тынычландырсын?!
11
0 икенче төнне, дошманның көчләре турында өстәмә мәгълүматлар кулга төшереп һәм тагын бер тере немец эләктереп, Камил белән Василенко әйләнеп кайттылар.
Павлик сөйләгән нечкә күңелле «фриц» чынлап та бик кызыклы нәрсә булып чыкты. Караңгы төндә уйга батып өй артында йөргән чагында кинәт Василенко кочагында калгач, ул бары курыкты гына. Әгәр Василенконың зур кулы иң элек аның авызын томалап өлгермәгән булса, ул, әлбәттә, куркуыннан кычкырып та җибәргән булыр иде.
Ул үзенең нинди хәлгә төшкәнен бик тиз аңлап алды. Ә аңлап алгач инде бернинди каршылык күрсәтмәде. Авылдан ераклашып, урманның аулак җиренә җиткәч, аның авызына тыгылган мамык пакетны алдылар. Камил, дошман тылында төрле хәл булу нхтималын күздә тотып, үзебезнең якка чыкканчы ук аңардан сорау алып куярга булды.
«Нечкә күңелле фриц» чынлап та штаб офицеры булып чыкты. Ул Камил немецчә белгәнгә караганда яхшырак итеп русча да сөйләшә белә иде. Сталинград вакыйгасыннан соң үзенең өметсезлеккә төшкәнлеге турында сөйләде ул. Немецләрнең җиңүенә аның ышанычы беткән икән. Дөреслекнең чынлап та руслар ягында булуын аңлау аның күптән күңелен борчый икән. Шуңа күрә ул күп вакыт, төннәрен йоклый алмыйча, һавага чыгып уйланып йөри икән.
Ул кичә төнлә берничә русның ташландык өй эченә бикләнгән хәлдә янып үлү\ләрен күрүе турында сөйләде. Немец офицерлары арасында шундый варварларның булуына үзенең чын күңелдән нәфрәтләнүе турында әйтергә дә онытмады.
Русларның шулкадәр нык торулары аңа бик каты тәэсир иткән. Ә берәвесенең актык минутында, янып торган өй түбәсенә чыгып, ялкын эченнән кулларын болгый-болгый: «Яшәсен коммунизм!» дип кычкыруы һәм шуннан ут эченнән граната ыргытып, берничә немец солдатын яралавы аны бөтенләй акылдан шаштыра язган! Хәтта шул минутларда ул җае туры килгәндә үзе теләп’руслар ягына чыгарга дигән уйга килгән...
— Чын дөреслек өчен генә кеше шундый батырлык күрсәтә ала,— дип куйды ул.
Камилләр аңа үзләренең шул янган өй эченнән чыккан кеше булулары турында, әлбәттә, белдермәделәр. Аның русларга карата әйткән мактау сүзләренә дә исләре китмәде. Камил аңардан немец командо- ваниесенең планнары, ниятләре, көчләре турында әйтүен таләп итте. «Нечкә күңелле фриц» немец гаскәрләренең кайда һәм нинди көчләр белән һөҗүмгә хәзерләнүләре турында да җитәрлек белә иде. Ул алар- ны да яшермичә әйтеп бирде.
Камил бу кешенең чынлап та акылга утырган немец булуына, хәзер аның юлда бернинди каршылык күрсәтү ихтималы да юклыгына ышанды. Шулай да алар аңа карата разведка шартлары таләп иткән чараларны күрделәр. Кулларын икесен бергә китереп бәйләмәсәләр дә, һәркайсын аерым-аерым берни тота алмаслык итеп бөтен бармакларын бергә кушып, бинт белән чорнадылар. Кирәк урында күзләрен бәйләделәр. Немец үзе дә, шулай тиешлеген аңлап, мондый эшләрне бик тыныч кабул итте. Авызына пакет тыгарга кирәк урында ул, теш докторы алдында утырган кеше шикелле, авызын үзе ачып торды...
Камилләрнең әйләнеп кайтуы разведчиклар ротасы өчен бәйрәм
70
булды. Аларны каршыларга разведка начальнигы подполковник Богданов үзе дә килеп җиткән иде.
Дөрес, Беляевнең һәлак булуы турындагы хәбәр барысын да күңел-сезләндерде. Начальник белән бергә рота командиры да, шунда булган бөтен разведчиклар да, баш киемнәрен салып, аның намуслы исеме, данлы истәлеге хөрмәтенә башларын иделәр, һәркайсы ул әйткән азатлык өчен, коммунизм өчен тагын да аяусызрак сугышырга күңелләреннән антларын яңарттылар.
Камил группасы алып кайткан мәгълүматлар, бигрәк тә теге «нечкә күңелле фриц» биргән фактлар безнең командование өчен гаять әһәмиятле булып чыктылар. Алар бу тирәләрдә озакламый башланачак каты бәрелешләргә уңышлы хәзерләнүдә безнең хәрби берләшмәләргә бик зур ярдәм иттеләр.
Шушындый әһәмиятле материаллары өстенә, Камилнең үзенең дә исән кайтуына аеруча нык шатланучыларның берсе подполковник Богданов үзе булды. Икенче көнне иртүк ул бер элемтәчене медсанбатка йөгертте. Күрше дивизиядән килгән медсестра Дибаева Фәрдәиә хәзер үк бирегә килеп җитсен, диде. Ләкин берничә минуттан аңа медсестра үз дивизиясенә кайтып киткән дип хәбәр иттеләр. Подполковник тынычланмады, «иптәш Красавиңаны» күрше дивизиядән кире чакыру турында сөйләшү өчен, генерал янына китте.
12
Авыр задание үтәп кайткан разведчикларга, гадәттәгечә, өч көнгә ял бирделәр. Бу көннәрдә алар бернинди дә хезмәт үтәмиләр, ял итәләр. Пичек ял итәселәре килә — анысы һәркемнең үз ихтыярында. Андыйлар өчен бүленгән махсус блиндажлар бар. Теләсәң, шунда шахмат яки домино уйнап утыр, теләсәң, китап укы, теләсәң, яз, телисең икән — өч көн буе башыңны күтәрми йокла. Блиндажда утырасың кил- мәсә, башка бүлекчәләрдәге танышларың янына бар, күрәсе кешеләреңне күр, җәйнең ямьле көннәре, урман арасында буласым килә дисең икән — ихтыярың. Бу блиндажлар алгы сызыктан шактый читтә, очраклы пуля-фәләннән куркыныч юк диярлек.
Камил, берничә көн буена казага кала килгән йокысын туйдырган чы ял иткәннән соң, трусиктан гына килеш ачык һавага чыкты. Күкрәк тутырып саф җәйге урман һавасын сулады. Аннары, бер дә ашыкмыйча, тәмләп кенә кырынды. Котелоктан әмәлләп юан нарат кәүсәсенә беркетелгән юынгыч астында һәйбәтләп юынды да, яңадан блиндажга төшеп, чиста эчке күлмәк белән чалбарын киеп куйды. Шуннан соң инде вакыты иркенлектән һәм блиндаждагы аулаклыктан файдаланып, өенә хат язарга утырды. Ләкин ул тиз генә язып китә алмады.
Гаҗәеп бер күңел күтәренкелеге иде аңарда бүген! Ул үзен шундый сәламәт, шундый җиңел хис итә — әз генә талпыну белән һавага очып китәрсыман тоя иде. Хатны да үзенең шушы халәтенә туры китереп, шундый күңеллелек, шатлык бөркеп тора торган итеп язасы килә иде аның. Ләкин аны ничек язасың? Күңелеңнең шулай үзеннән-үзе җырлап торуын нинди сүзләр белән аңлатасың?!. Их шушында хәзер ниндидер бер могҗиза булсын иде дә, ишектән Сания үзе килеп керсен иде...
Нәкъ шул вакытта ишектән Камилгә бик якын таныш хатын-кыз тавышы ишетелде:
— Мөмкииме?
«Әллә чынлап та теләгем кабул булдымы?—дип, куркып китте Камил.— Әллә чынлап та Санияме?»
Ул мондый көтелмәгән хәлдән шулкадәр аптырашта калды, рөхсәГ сораучыга җавап бирергә дә онытты, урыныннан торып, аңа каршы чьг гарга кирәклеген дә уйлый алмады.
71
Таныш тавыш яңадан кабатланды:
— Камил, син мондамы?
Камил шашып урыныннан сикереп торуга, ишектә яз кояшы кебек балкып Фәрдәнә күренде.
— Фәрдәнә?! Өнемме бу?
— Камил?! Исән!..
Алар бер-берсенең кочагына ташландылар.
13
Фәрдәнә Казанда чагында ук, хәрби комиссариат кешеләренә Камилнең кыр почтасы номерын күрсәтеп, үзен шул якка җибәрүләрен сорый башлаган иде инде. Бу соравын ул Мәскәүдә дә кабатлады, һәм аның соравы белән исәпләшүчеләр табылды. Ул чынлап та шул фронтка килеп чыкты. Тик Камил белән бер үк хәрби берләшмәдә түгел иде. Ә санбатка килеп эләккәч инде теләгән җиреңә күчеп яки барып-килеп йөрү бик җиңел түгел икән.
Ул, бөтен күңеле белән бирелеп, хезмәт итәргә кереште.
Җәен һөҗүм сугышлары алып барган көннәрдә ул бик күп яралыларны үз җилкәсендә ут эченнән алып чыкты. Бернинди куркыныч белән исәпләшмичә, вакытында ярдәм күрсәтүе белән күп сугышчыларны үлемнән алып калды.
Сталинград җиңүләреннән башланып киткән һәм язга кадәр дәвам иткән һөҗүм сугышларында да ул сынатмады. Авыр сугыш шартларында куркуны, ару-талуны белмичә, яралыларны коткару эшен дәвам иттерде.
Фронтта шактый озакка сузылган тынлык урнашкач, аңа үзләренең мәхәббәтләре белән бәйләнүчеләр була башлады. Ләкин хәзер Фәрдәнә алардан курыкмый иде.
Карповка булган мәхәббәте изге иде аңа. Үзенең бу кадерле хисен саф килеш, бөтен килеш саклап алып кайту өчен көрәшә иде ул. һәм хәтәр бар урыннарда һәрвакыт корулы була торган пистолет шикелле, ир-ат белән очрашырга туры килгән чакларда ул үзенең йөрәген алдан ныгытып куя, нинди һөҗүмгә очраса да, отпор бирергә әзер тора иде.
14
Камил аның өчен кадерле якташ, күптәнге дус, ә монда — Ялантаудан еракта — иң якын туган абыйсы кебек иде. Камил дә Фәрдәнәне шулай кабул итте.
Алар, өзелеп сагынышкан абый белән сеңел шикелле, иң саф туганлык тойгылары белән бер-берсенең кочагына атылдылар.
Шул чакны тыш яктан кемдер шактый көчле ирләр тавышы белән рус телендә:
— Мөмкинме? — дип кычкырды һәм шунда ук аның блиндаж бас кычыинан төшеп килгән аяк тавышы ишетелде.
Камил белән Фәрдәнә, ачуланышкандай, бер-берсен этеп җибәрделәр. Ишектә иңенә кыр сумкасы аскан киңчәрәк йөзле, юашрак кына чырайлы бер кеше күренде. Өч йолдыз кадаган погонына карап, Камил аның өлкән лейтенант чинындагы офицер икәнен белде. Хәрби чины ягыннан Камилдән югары булса да, керүче кеше алар каршында гаепле кеше шикелле, уңайсызланып кына елмаеп куйды.
— Гафу итегез,—диде ул рус телендә. — Мин вакытсызрак кердем булса кирәк?
Камилгә кадәр Фәрдәнә җавап биреп өлгерде:
— Юк, киресенчә, бик вакытлы килдегез, рәхмәт.
Өлкән лейтенант тагын елмайды.
— Миңа разведчик Камил Ибраһимов кирәк иде, — диде.
72
Камил аңа шактый ачулы чырай белән теләмичә генә җавап бирде-
— Мин булам Камил Ибраһимов.
— Бик яхшы, — диде өлкән лейтенант.—Мии фронт газеты ре-дакциясеннән...— Ул тагын уңайсызланып елмайды.—Ләкин, гафу итегез, мин чынлап та вакытсыз килдем ахрысы. Сез биредә озак буласызмы?
— Беркая да китәргә җыенмыйм.
— Алайса, мин сезгә соңрак керермен. Хәзер икенче бер кешене күрәсем бар. Хәзергә хушыгыз, мин озакламам...
Шулай дип, редакция кешесе чыгып та китте.
— Кем булды соң ул? Кайдадыр күргән кешегә охшатам мин аны.
— Минемчә, ул татар булырга тиеш,—диде Фәрдәнә.
— Минемчә дә.
— Ярар, күрербез, белербез. Озакламый киләм диде бит.
— Әйе шул!
Камил тәмам тынычланып, табигый хәленә кайтып җитте ахрысы, ул Фәрдәнәне яңа күргәндәй җанланып китте. Аңа бер-бер артлы сораулар бирә башлады.
— Карале, туктале, — диде, инде бөтенләй шаян, шат тонга күчеп.— Чынлап та Фәрдәнә бит сез! Гаҗәп бит бу! Искиткеч бит! Сания язып җибәргәнне укыгач, ышанасым килмәгән иде. һәрхәлдә, болай фронтка ук килеп җитәрсез дип уйламаган идем. Аһа! Хәтта медальләрегез дә бар!
Фәрдәнәнең күкрәгендәге ике медаль тасмасын ул чынлап та яңа гына күреп алды.
— Нигә гаҗәпләнәсез? — диде Фәрдәнә. — Сезнеңчә, мин медаль ала алмаслык кешемени?
— Яшермим, Фәрдәнә, дөресен әйтәм: мин сезне мондый көчле патриот булырсыз дип уйламый идем.
Фәрдәнә көрсенеп куйды.
— һәм сез хаклы, Камил, — диде ул.—Мин бернинди патриотка түгел. Мин гади эгоистка...
Камил аны үз итеп, көлеп куйды.
— Мин сезне мондый тыйнак дип тә белми идем, Фәрдәнә. Юк, патриот булмаган кеше монда — ут эченә килми. Килсә дә, медаль алырлык батырлык күрсәтергә ашыкмый...
Фәрдәнә шунда аңа, бер дә яшермичә, үзенең бирегә нинди ният белән килгәнлеген сөйләп бирде.
— Менә шулай, — дип сүзен бетерде ул. — Фронтовик иренә хыянәт итте дип, таныш-белешләрем, дус-ишләрем минем исемемне җирәнеп телгә алмасыннар өчен, бигрәк тә Фоат мине гаепли алмаслык булсын өчен бирегә килдем мин...
Камил аңа сокланып карап торды.
— Барыбер патриот, — диде ул. — Иптәшләрегезнең карашы, халык фикере сезнең өчен шулай кадерле икән, фронтовик булган кешегә, хәтта сез аны яратмасагыз да, хөрмәт белән карыйсыз икән — бу инде үзе патриотлык. Мин сезне элек белмәгәнмен икән. — Ул ягымлы елмаеп куйды. — Дөресен әйтим: мин сезне бу кадәр матур дип тә белми идем...
Аның мондый мактау сүзләре Фәрдәнәнең кәефенә бик хуш килде. Ләкин ул бер дә исе китмәгән булып күренергә тырышты:
— Анысы, биредә ир-ат күп, хатын-кыз азрак булганга шулай матур күренгән буламдыр, — диде. Аннары бик җитди төстә Камилгә сорау бирде:—Ә ул Фоат чынлап та кая булды икән мескен?
Камил аңа җавап бирмәде. Фәрдәнә сорау бирүендә дәвам итте:
— Сезнеңчә ничек, Камил? — диде. — Болай булгач, Фоатның миңа рәнҗергә хакы юк бит?
73
Камил аңа җавап бирмичә, берникадәр вакыт уйланып торганнан соң, тирән көрсенеп:
— Фоат?!—дип куйды. — Ул мондый хөрмәткә лаек кеше булып чыкмады, Фәрдәнә. Ул сезнең кисеп ташлаган тырнагыгызга да тормаслык кабахәт, түбән кеше булып чыкты.
һәм ул аңа Фоатның язмышы ничек тәмам булуы, хыянәт иткән өчен аны үз кулы белән атып үтерүе турында сөйләп бирде.
Бу тарихны ишетүдән коты очып, шашып калган Фәрдәнә, шактый вакыт ни әйтергә белми аптырап торганнан соң, кычкырып елап җибәрде.
Камил аиы тынычландырырга ашыкмады, аңа күңелен бушатырга ирек бирде: Фәрдәнә бераз тынычлангач, саклык белән генә аңардан сорады:
— Сез аны кызганасызмы?
— Юк, — диде Фәрдәнә. — Аны кызганып түгел, кайчандыр аның белән бергә әрәм үткән гомеремне, исраф булган яшьлек көннәремне кызганып елыйм...
Аннары алар Ялантау турында сөйләшә башладылар.
Тагын бераздан әлеге редакция кешесе килеп керде.
Бу юлы инде ул беренче сүзеннән үк татарча сөйләшә башлады. Башта ул Фәрдәнәие рус кешесе дип белгән икән. Шуңа күрә аның алдында Камил белән татарча сөйләшергә уңайсызланыбрак торган. Фәрдәнәнең дә татар кызы икәнлеген белгәч, ул бөтенләй ачылып китте: үзенең фронт газеты редакциясеннән икәнен (бу юлы инде татарча чыга торган газет редакциясеннән икәнен дә ачыклап) тагын бер кат әйтеп бирде.
— Мине фронттагы татар сугышчыларының эше кызыксындыра,— диде ул. — Сезне миңа бик әйбәт разведчик дип тәкъдим иттеләр.
Газет кешесе татарча сөйләшә башлагач, Камилнең аны кайда күргәнлеге дә исенә төште, һәм ул өлкән лейтенантны кызыксындырган мәсьәләгә керешергә ашыкмыйча, аның үзенә сорау бирде:
— Гафу итегез, — диде. — Сезнең сугышка кадәр Ялантауда булганыгыз бар идеме?
— Булдым. Нәкъ сугыш башланыр алдыннан анда идем.
Камилнең бөтенләй зиһене ачыкланып китте.
— Әйе, әйе, сез берничә язучы белән килгән идегез.
— Дөрес.
— Ләкин сез ул вакытта таза идегез. Ә хәзер бик нык ябыккансыз.
— Әле бирегә килгәч бераз тазардым, — диде газет кешесе.—Тылда чакта уналты килограмм үлчәвем кимегән иде. Төгәл бер пот! — һәм ул шаян елмаеп, өстәп куйды: — Әйе, хәзер тылда кешегә ябыгу өчен кирәк булган бөтен шартлар тудырылган...
Камил белән Фәрдәнә дә көлделәр.
— Сез язучымыни? — диде Фәрдәнә.
— Әйе, әдәби китаплар да язам...
— Мин сезне беләм, — диде Камил. — Ялгышмасам, сез бит...
Ул шушы китапны язган кешенең исем-фамилиясен әйтте.
У Н И К Е Н Ч Е Б Ү Л Е К
КИТАПНЫҢ АЗАГЫ
1
Әйе, Камил белән Фәрдәнә янына килеп керүче тар погонлы өлкән лейтенант — ул мин, ягъни шушы китапны язучы кеше — үзем идем.
Холыклары, йөреш-торышлары белән бер-берсеиә бөтенләй охшамаган, ләкин һәркайсы саф күңелле булган икс якташның шундый
74
шартларда очрашуларын күрү һәм алар белән озаклап сөйләшеп утыру нәтиҗәсендә миндә китап язу теләге туганлыгын укучы үзе дә төшенә торгандыр.
Тик шул очрашудай сон мин Камилне дә, Фәрдәнәне дә сугыш беткәнче күрә алмадым. Әмма алар турында китап язу теләге онытылмады. Шул теләк мине Ялантауга да алып барды.
1945 елның яз башы иде. Бу вакытта безнең гаскәрләр бөтен дөньяны шаулатып, дошманны үз җирендә кысрыклыйлар иде инде. Шуңа күрә ерак тылда да, сугыш бик нык туйдырган булуга карамастан, халыкның күңеле күтәренке, кешеләр зур җиңү рухы белән канатланган, һәркем, бернинди авырлык белән исәпләшмичә, үз урынында янып эшли иде.
Гадәттәгечә, иң элек Горкомга бардым, электән таныш кешем итеп, туп-туры Башкирцев янына кердем. Мин аның кабинет ишеген ачып карауга, вакытсыз борчып йөрмисеңме? дип кисәткәнсыман, кырыс кына итеп, сәгать сугып куйды:
— Даңң!..
Ул борынгы сәгать исән икән әле. һаман шулай, нәкъ элеккечә, чирек сәгать узган саен дыңгылдата тора икән.
Башкирцев үзе дә бөтенләй үзгәрмәгән булып чыкты. Ул сәгате шикелле салкын, кырыс чырайлы түгел, гадәттәгечә ачык йөзле иде. Янында кеше булса да, ул мине көтеп торырга мәҗбүр итмәде, кабинетына кабул итте:
— Әйдә, әйдә, — диде. — Сезгә ярый. Мин бит беләм: сезнең халык кеше сөйләшкәнне тыңлап утырырга да ярата.
Аның мондый шаян күзәтүчәнлеге минем дә күңелне ачып җибәрде.
— Дөрес әйтәсез, — дидем. — Бигрәк тә сер сөйләүчеләрне тыңлау күңелле, әрләшкән кешеләрне ишетергә туры килсә, тагы да яхшырак.
— Кызганычка каршы, сер дә сөйләшмибез, әрләшмибез дә, — диде Башкирцев.—Менә, кайгыбызны уртаклашып утырабыз.
Кабинеттагы икенче кеше — Башкирцев шикелле үк хәрби яшелдән киенгән, тик аңа караганда озынрак буйлы ир-ат — Аркадий Андреевич Губернаторов булып чыкты. Кайгылары шул икән: Горком секретарь! белән завод директоры: «Сугыш беткәч нишләрбез?» — дип борчылалар икән.
Кызык бит ул дөнья: өч ел ярым элек, Төгәл механизм заводы Ялантауга күчерелгәч, аның белән бергә Мәскәүдән килгән эшчеләр дә, директор үзе дә, бу җәһәннәм астындагы кечкенә шәһәрдә ничек яшәрбез, сугыш беткәнче ничек түзәрбез дип хәсрәтләнгәннәр. Ялантау кешеләре исә, шулар җөмләсеннән Башкирцев үзе дә, бу тикле зур заводны ничек үз яныбызга сыйдырырбыз, бу бәла кайчанга хәтле безне тыгызлап торыр, дип хафаланганнар. Ә менә хәзер, сугыш бетәр көннәр якынлаша башлагач, барысында да икенче кайгы: завод кире Мәс- кәүгә кайтарылса нишләрбез? — дип борчылалар. Ялантау кешеләре-нең яртысы диярлек шул завод белән бәйләнгән, Мәскәүдән килгән эшчеләр дә үз чиратларында биредәге кешеләр белән дуслашып кына түгел, туганлашып беткәннәр, үзләре дә бөтенләй Ялантау кешеләренә әверелгәннәр.
Горком секретарь! белән завод директорының борчылулары — бу инде коры кайгыру гына түгел, кайгырту да. Алар заводның якын киләчәге турында үзара фикер алышкач, аны сугыштан соң да Ялантауда калдыру яхшы булыр иде дигән карарга килгәннәр һәм шул тәкъдим белән Обкомга, кирәк булса, Үзәк Комитетка мөрәҗәгать итәргә булдылар.
Губернаторов киткәч, Башкирцев миңа үзләренең сугыш вакытында ничек яшәүләре, ниләр эшләүләре турында сөйләде. Шунда ул бик зур итеп Сания исемен телгә алды. Ә минем Ялантауга килүдән төп телә-
гем дә тул Камилнең хатынын күрү иде бит. Исеме чыккач, нечкәләбрәк сораттым. Башкирцев аның турында бик яратып сөйләде.
— Хәзер инде Ибраһимова совет эшендә алыштыргысыз җитәкчеләрнең берсе булып җитеште, — диде ул һәм миңа Саниянең үз янына барырга, үзе белән сөйләшергә киңәш итте.
Миңа шул гына кирәк иде дә.
2
Саниянең ниндидер эчке нур белән балкып торган якты йөзе, аның шундый керсез, саф күз карашы беренче күрүдән үк миндә бик яхшы тәэсир калдырды. Өстендәге карасу-зәңгәр костюмы да, яңа гына үтүк астыннан чыккан нәфис ак якасы да ничектер аның йөз төсенә һәм җыйнак гәүдәсенә бик йогаш килеп, килешеп торалар иде.
Ул мине башта рәсми төстә генә каршы алды. Мин аңа үземнең кем икәнемне әйткәч тә, хәтта фронтта чакта Камил белән очрашуым турында исенә төшергәч тә артык ачылып китмәде (аннан соң бик озак вакыт узып киткән иде шул инде). Дөрес, ул Камил турында миңа берничә сорау бирде. Шулай ук мин сораганнарга да бер дә иренмичә җавап кайтарып торды. Аның аша мин Камилнең исәнлеге, хәзер инде Германия җирләренә барып чыкканлыгы турында белдем. Аны политсоставка күчергәннәр, хәрби чинын да күтәргәннәр икән — Сания аларын да әйтте.
Аннары мин Саниядән Фәрдәнә турында сорадым.
— Искиткеч булып чыкты ул шаян хатын, — диде Сания. — Тылда чагында мин аны тулы акыллыга да санамый идем. Ә ул... — Сания аның ике тапкыр орден белән бүләкләнүе, әллә ничә медаль алуы турында әйтте. — Мин аны артык җиңел холыклыга санап, фронтта үз- үзен тиешенчә тота алмас, Фоатын оныткан шикелле, Карповны да онытыр, бүтәннәргә күзе төшәр дип уйлаган идем. Бер дә алай булып чыкмады. Ялантауда калган җан дустына — шул Карповка инде — өзе- леп-өзелеп мәхәббәт хатлары яза...
Тик Фәрдәнә күптән түгел яраланып госпитальгә кергән икән. Язган хатына караганда, ярасы куркыныч түгел, ди. Фирая ханым да, Василий дә аның озакламый кайтуын көтәләр, ди.
Сания шулай үзем сораган кешеләр турында гына минем өчен әһәмиятле булган берничә яңалык әйтте дә тагын сорау биргәнне көтеп, тынып калды. Аның үзе турында сөйлисе килми, бу хакта минем сорауларыма да теләмичә генә, саранланып кына җавап кайтара иде. Мин аның белән артык сөйләшүдән өмет өзеп, чыгып китәрлек чиккә җиткән идем инде. Шунда һич көтмәгән бер коточкыч хәл килеп чыкты да, Санияне бөтенләй үзгәртеп, йомшартып җибәрде.
Мин шулай, тагын сораулар бирим микән, әллә кешене азапламыйм микән дип, икеләнеп утырганда, ишек артында кемнеңдер ярсып кычкырып җибәргәне ишетелде, һәм шундук, бернинди шакусыз-нисез, кабинет ишеге ачылып китте.
Тышта әле көннәр җылынып җитмәгән булуга карамастан, башына берни дә кимәгән, пальто төймәләрен дә эләктермәгән бер хатын килеп керде. Ул киндер капчыкка тегелгән зур гына посылка күтәргән иде. Өсте-башы тәртипсез булу бер хәл иде әле. Аның күзләре иләсләнгән булуы мине әллә нишләтеп җибәрде: шашкан кешегә охшый иде ул.
Мин берни уйларга өлгермәдем, Сания сикереп аяк өсте басты һәм куркыну катыш аптырап, шашкан кыяфәтле хатынга мөрәҗәгать итте:
— Гөлниса апа? Сиңа ни булды? Синме бу?!
— Сания бәгырем! Нәрсә бу?
. Шашынган хатын кулындагы капчыгын Саниянең өстәленә китереп куйды.
76
Сания аны аңламады.
— Ни булды, Гөлниса апа? Нишләдең син?
— Газиз...
Гөлниса башка сүз әйтә алмады, кычкырып елап җибәрде.
— Туктале, Гөлниса апа, Газиз абыйга пи булган?
Гөлниса, үкси-үкси, көч-хәл белән генә бер-ике сүз әйтә алды.
— Менә, — диде ул һәм Саниягә ниндидер бөтәрләнгән кәгазь сузды.— Әйберләрен җибәргәннәр... киемнәрен... Газиз үлгән...
Куркынудан бөтенләй төсе качкан Сания Гөлниса биргән кәгазьгә карап, сүзсез калды...
— Әйе,—диде ул ниһаять. — Газиз Баязитовның киемнәре дигән, аның шәхси әйберләре... Ни дигән сүз соң бу? Аның үлүе турында хәбәр булганы да юк ич!
— Шу-шушы үзе... хәбәр түгелмени?.. Әнә бит...
Баязитов? Сугышка кадәр шәһәр советы председателе Баязитов булганлыгын мин белә идем. Аның белән беркадәр танышлыгым да бар иде. Шул Баязитов микәнни?
Гөлниса елавыннан тыела алмыйча, өстәлдә торган посылкага килеп тотынды. Авызы сүтелгән капчыкны ачып, ике башы кызыл белән чигелгән сөлге тартып чыгарды.
— ?Ленә бит... үзем биргән сөлге... үлмәсә, кем аны кире җибәрсен?— Ул тагын капчыкка тыгылды һәм юл өчен юыну-чистарыну кирәк-яраклары салып йөртә торган күн тартма китереп чыгарды. — Бусы да өйдән... әнә шинеле...
Бәхетсез хатын, сүзен артык дәвам иттерә алмыйча, тагып да ярсыбрак еларга тотынды.
Сания дә күңелсез хәбәрнең дөреслегенә ышанмый булдыра алмады күрәсең, аның чыраендагы куркынулы аптыраш урынына тирән хәсрәт билгеләре чыкты. Тик ул, Гөлнисаның әрнегән йөрәгенә әрнү өстәмәс өчендео инде, тыныч күренергә тырыша иде әле.
— Түктале. Гөлниса апа, — диде ул. — Нигә алай... ул кадәр... бәлки, эш бөтенләй син уйлаганча түгелдер...
Ләкин ул артык дәвам итә алмады, үзенең дә тавышы йомшара башлаганлыгын сиздермәс өчен, сөйләвеннән туктады һәм, берәр күңел юатырлык нәрсә табылмасмы дигәндәй, авызы ачып куелган капчыкка килеп тыгылды. Ул аннан җилкәләренә майор погоны тегелгән яшел гимнастерка тартып алды. Гимнастерка эченә тагын нидер төрелгән иде. Сания анысын да актарып карады һәм энәгә чәнчелгәндәй капыл кычкырып җибәрде:
— Ай!
Аның йөзе кинәт кәгазь кебек агарып китте. Күзләре зур булып ачылды. Ул ике учы белән чигәләрен кысып тотты.
— Шул!
Саниягә шулкадәр көчле тәэсир иткән әйбернең нәрсә икәнен белергә теләп, мин капчыкка якынпак килдем. Гимнастерка эчендә бик матур мамык шарф күренә иде. Сере нәрсәдә соң моның? Мин аны кулыма алдым. Күгелҗем төстәге кәҗә мамыгыннан бәйләнгән менә дигән шарф. Ул шундый йомшак, шундый нәфис! Аңа кулың белән генә кагылганда да бөтен тәненә рәхәт дулкын йөгерә кебек. Кайдан бу? Шундый трофеймы әллә? Мин аны җәеп, таратып җибәрдем. Шарфның очлары ак мамык белән каймаланган булуы һәм аның бер башында ниндидер чигешләр барлыгы күренде.
Моиарчы катып калган хәлдә торган Сания шашынган тавыш белән үзәк өзгеч итеп кычкырып җибәрде:
— Шул!
Ул, үзен-үзе белешмәстән, шарфны миннән тартып алды да аны йөзенә каплады һәм үкереп еларга тотынды. Аның шулай тыелгысыз
77
ярсу белән елавын күреп, хәтта Гөлниса үз кайгысын оныткандай булды.
— Тукта әле, Сания, — диде ул, нәрсәдәндер куркынып.—Мин анда бу шарф барлыгын белмәгән идем бит...
Сания яшькә чыланган йөзен күтәреп, Гөлнисага карады.
— Гафу ит, Гөлниса апа! Зинһар, гафу ит мине! Газиз абыйны бит...
— II, Сания, — диде Гөлниса, өзгәләнеп. — Эш андамыни хәзер?!
Ул көнне мин Сания белән дә, Гөлниса белән дә сөйләшә алмадым. Аның каравы икенче көнне Сания, үзем сорау биргәнне дә көтмичә, әлеге мамык шарфның тарихын сөйләп бирде. Ләкин ул бер шарф тарихы гына булмады. Баязитов турында да, Гөлниса турында да белдем мин, ^Мөхсинов белән Җәмилә турында да ишеттем. Шул уңайдан Сания алариың уллары, кызлары һәм гомумән үзендә укып чыккан яшьләр: Миләүшәләр, Кәримәләр, Шакирлар, Рифгатлар турында сөйләп китте.
Миләүшә инде геофакның дүртенче курсында укый икән. Җәй саен Тәбәнәксв белән бергә практикада була, ди. Сугыш беткәч, туй итәргә җыеналар, ди.
Ә Рифгатнең язмышы шактый күңелсез. Ул кырык өченче елда ук Курск районында барган тарихи сугышларда бик каты яраланып, бер аягын бөтенләй өздереп кайткан.
— Теләсәгез, сез Рифгатне күрә аласыз, — диде миңа Сания. — Ул хәзер Казанда, юридик институтта укый...
Шакир исә һаман Ялантауга хат язмый икән. Хәзер инде аның әти- әниләре аның исәнлеген дә белмиләр, ди.
Кичен мин Кәримә янына бардым. Шакирның кайда һәм ни хәлдә булуы турында ул да берни белми булып чыкты. Аның баласы үсә, үзе шул Төгәл механизм заводында эшләп йөри, һаман-һаман Шакирны көтә икән. Ләкин, белмим, Гөлсем апа да шунда булгангамы, ул миңа һаман күбрәк Рифгат турында сөйләде. Хәтта минем күңелемә шундый бер шик килде: яшьлек юләрлеге белән үзен артык хөр кешегә санап, иптәшләре каршында да, якыннары алдында да шундый уңайсыз хәлдә калган бу чибәр ханымчыкның күңеленә якын кеше чынлап та Шакир микән? Рифгат түгел микән?
3
Казанда мин, әлбәттә, Рифгатне күрдем.
Ул бик күтәренке күңелле, оптимист егет булып чыкты. Бер аягын өздереп кайтканга һәм үзенең култык таягы белән йөрергә мәҗбүр булуына аның әз генә дә исе китмәгәнсыман тоелды миңа.
— Иптәшләрнең каргышы төште, — диде ул, көлеп. — Училищеда походка чыккан чакларда мине гел алдан җибәрәләр иде. Ә минем аякларым озын, кайберәүләр иярә алмый. Андыйларга бөтен бәла минем ботларда кебек тоела. Үземә ишеттереп каргыйлар иде...
— Аягы чорт с иим иде, — дип куя ул, инде бераз җитдиләнә төшеп,— хәрби кеше булып китәргә ният бар иде. Булмады инде. — Ул шунда ук тагын үзен-үзе тынычландырырга ашыга. — Хәер, анысы да вакытлыча мавыгу гына булгандыр әле, — ди. — Нинди хезмәт тә ярый безгә...
Без аның белән Ленин бакчасына кереп, бик озак сөйләшеп утырдык. Ул миңа күбрәк Шакир турында сөйләде. Рифгатнең сөйләве аша мин ул егет белән бик кызыксындым. Хәзер инде минем Шакирның үзен күрәсем килә һәм аны кайчан булса да бер күрермен дип ышана да идем. Бу урында Рифгаткә дә әйтеп куйдым. Шакир турында берәр яңа нәрсә ишетсә, миңа да хәбәр итүен сорадым.
78
Ул озак көттермәде, ике көн узуга, миңа шалтыратып, Шакир турында бик авыр хәбәр әйтте. Аңа Ялантаудан язганнар икән. Хәрби комиссариатка рәсми белдерү килгән, ди. Капитан Шакир Мөхсинов туган илнең азатлыгы өчен сугышта Германиянең үз җирендә һәлак булган...
4
Берничә айдан соң мин тагын Ялантауга килдем. Бу вакытта сугыш беткән, Камил дә исән-сау килеш Саниясе, балалары янына әйләнеп кайткан иде инде. Алар мине күптәнге танышлары, дуслары күреп кабул иттеләр һәм үзләре белән бергә Кама аръягына чыгарга чакырдылар.
Ял көне иде. Күк йөзе чалт аяз иде.
Август урталары булуга карамастан, кояш бик егетләрчә кыздыра, Кама буе табигате дә, инде җәй үтеп баруга әз генә дә исе китмәгән- сыман, яшеллеккә күмелгән хәлдә күкрәп утыра иде.
Без су чите белән таллык арасындагы комлык өстеннән барабыз. Минем янымда кулына' төрле төенчекләр, савыт-сабалар белән тулы җәтмә сумка тоткан Камил. Аның өстендә ачык якалы, кыска җиңле ак күлмәк, башында салам эшләпә, ә аякларындагы кара түфлиләре, яртылаш ком эченә баткан булу өстенә, киң соры чалбар балагы белән капланганлыктан, юньләп күренмиләр дә. Кызу кояш астында эссе комга бата-бата атлау аның өчен авыр. Ул янган-пешкән, күлмәк аркасы тир белән юешләнгән. Әле генә мунчадан чыккан кебек кызарган йөзе буйлап юл-юл тир агып төшкән. Ләкин ул үзе моңа аз гына да игътибар итми, сабый бала кебек шат. Ул әле җәелеп яткан су өстенә күз сала, әле гөрләп утырган талларга, әрәмәләргә карый да берәүгә дә мөрәҗәгать итмичә, үз алдына үзе шатланып, дәртләнеп кычкырып җибәрә.
— Их! Бу матурлыкларны күрер көн дә бар икән! Их! Бу бәхеткә ирешер көннәр дә булган икән!
Бара торгач, аның бөтенләй дәрте ташып китте ахырысы, ул кычкырып шигырь укып җибәрде:
— Их!
Бер җирдә юк мондый ак каеннар, Бер җирдә юк мондый урманнар. Бер җирдә юк камыш сабаклары, Мондагыдай шаулый торганнар...
Мин шунда, аны иптәшләрчә шаяртып, көлеп куйдым.
— Кайда монда каен? — дидем мин аңа. — Бу таллыкны да мин урман димәс идем әле. Камыш сабакларын да күрмим.
Ләкин Камилнең исе китмәде.
— Булмаса ни, — диде. — Миңа бу шигырьнең «бер җирдә юк» дигән сү:зе ошый. Чынлап та, бер җирдә юк мондый җанга якын табигать күренешләре! Мондый су буйлары, мондый ком... Бик кирәк .булса, моннан урманы да ерак түгел аның, ак каеннары да...
Мин аны, әлбәттә, аңладым. Бу бит аның өчен туган җир. Монда бит аның иң якын кешеләре. Әнә, бездән унбиш-егерме адым чамасы гына артга калып, аның Саниясе килә. Алар үзләре бер компания. Касыймова бар анда, шәһәр советы тирәсендә эшләүче тагын ниндидер миңа таныш булмаган хатыннар бар. Розочка да шунда. Ул кызчык бүген чынлап та Роза чәчәге төсле ямьле. Бөтенләй таныш булмаган, күрмәгәи-бел- мәгән кешеләр дә аңа сокланып карап калалар. Ул хәзер бик матур итеп сөйләшә дә белә. Әнә кычкыра:
— Әтекәе-е-ем!
Камил, тәмам җаны эреп, туктала, артына борылып карый.
— Әү, кызым? Нәрсә әйтәсең?
— Еракмы әле? — ди Розочка.
79
— Хәзер барып җитәбез, кызым. Арыдыңмы әллә?
— Армадым...
Камилләр дус-ишләре белән алдан ук сөйләшеп куйганнар: ял көне Кама буенда очрашырга, шунда бергәләп күңел ачарга булганнар икән. Без туларны— аларның танышларын эзләп барабыз. Ком өстендә кызынып ятучы ярым ялангач кешеләр яныннан узабыз. Тал төбенә учак ягып, ашарга-эчәргә хәзерләп йөрүчеләр очрый. Кай урыннарда үзләре су коенырга төшеп киткән кешеләрнең ком өстендә калган киемнәре аунап ята, һәм шулар арасында, җанны әрнетеп, әле кемнеңдер култык таягы күренеп кала, әле кемнеңдер салып калдырган ясалма аяк яки кулы күзгә ташлана...
Әнә анда бөдрәләнеп торган коңгыр-кара чәчле, таза озын буйлы яшь кенә бер инвалид, сыңар аягында сикерә-сикерә, юеш ком өстеннән суга кереп бара. Менә ул аягы суга тию белән җиргә утырды һәм үрмәләп эчкә керде, гәүдәсе суга күмелгәч, бернинди гариплеге булмаган кеше кебек, артына борылды һәм шат, көләч чырай белән үз янына иптәшен чакыра башлады.
— Кәримә, кил монда.
Чү! Рифгат ич бу!
Мин бирегә килгәч, әле кичә кич кенә Камилләрдән аның Кәримәгә өйләнгән булуы турында ишеткән идем.
Әнә су читенә бик якын үскән куак төбендә Кәримәсе дә күренде. Аның өстендә трусиктан һәм күкрәген каплаган лифчиктән башка берни юк, шунлыктан аның сынының зифалыгы, төзеклеге аеруча күзгә бәрелә иде.
Мин Рифгат янына тукталып, исәнләшмәкче, аны өйләнүе белән тәбрик ит мәкче булган идем, Кәримәне шундый киемдә күргәч, уңайсызландым. Ярый, яңадан әйләнеп килермен әле...
Тагын берничә адым үтүгә, бер тал төбендә Мөхсинов тавышы ишетелде.
— Нихәл, Камил, исәнлек-саулыкмы?
Ул, трусиктан гына килеш, тал күләгәсендә ята, аның салып ташлаган киемнәре арасында хатын-кызлар халаты белән балалар эшләпәсе күренә иде.
Без аның белән исәнләштек.
— Кая соң Җәмилә апа? — диде Камил.
— Әнә, оныкны су кертә.
Су читендә Җәмилә белән кечкенә Азат мәш киләләр. Малай ирек алырга тели, эчкә — тирәнгә омтыла. Әбисе аны җибәрми. Берсе чыркылдап көлә, берсе куркынып кычкыра...
— Онык бик шәп үсә сезнең! Бик тере малай.
Мөхсинов көрсенеп куйды.
— Онык менә дигән. Тик үзебез хуҗа түгел шул.
— Әнисе бирмимени?
— Якын да килми.
Ул арада безнең янга артта калган төркем эчендә Сания килеп җитте һәм Мөхсинов ярым ялынган, ярым үпкәләгән тавыш белән аңа мөрәҗәгать итте:
— Ичмасам, сез ярдәм итәр идегез, Сания, — диде. — Бигрәк тә ятим калдык бит. Шул баланың безгә калуы тиеш икәнлеге һәркемгә күренеп тора бит.
— Аңлыйм, — диде Сания, аңа теләктәшлек күрсәтеп... — Ләкин, Бакир абый, сез үзегез законны беләсез бит.
— Беләм. Закон белән берни эшләп булмый. Ә менә сез, теләсәгез, Кәримәне ризалата алыр идегез. Сез бит аның әнисе кебек.
— Белмим шул, Бакир абый.
— Бигрәк тә ятим калдык бит...
80
Мөхсинов бу сүзләрне шундый өметсез тавыш белән әйтте, мин аны чын күңелемнән кызганып куйдым. Мөхсинов хәлендәге кеше өчен бигрәк тә үкенечле шул. Чынлап та, Азатны бабаларына бирсәләр, алар өчен бик зур юаныч булыр иде. Хәзер инде алар бу баланы ничек тәрбияләргә кирәклеген дә белерләр иде.
Тагы бераз баргач, безнең каршыбызга Губернаторов килеп чыкты. Ул да, биредәге барлык башка ирләр шикелле, трусиктан гына килеш, кулына чиләк тотып суга төшеп бара иде.
— Әһә! — диде Камил. — Килеп җиттек. Сез шушындамы, Аркадий Андреевич?
— Әнә, карама төбендә.
Без судан бераз ераграк таллык эчендәге калкулыкта ботакларын тирә-якка бик иркен җәеп утырган карама күләгәсенә килеп тукталдык. Монда берничә кеше җыелып өлгергән иде инде. Карпов учак урыны хәзерләп йөри; Фәрдәнә дә шунда — ул миңа таныш булмаган бер хатын белән көлә-көлә нидер сөйләшә иде. Губернаторов хатыны безне, үз кунаклары итеп, ачык йөз белән каршы алды. Ә Сания белән алар бөтенләй туганнарча кочаклашып күрештеләр. Губернаторовлар хәзер Санияләр өендә түгел, бөтенләйгә Ялантауда калырга булгач, аларның үзләренә квартир табып биргәннәр. Шуңа күрә сирәк очрашалар да иде.
— Ольга Дмитриевнадан хат алганыгыз юкмы?—диде Галина Сергеевна. — Нихәлләрдә икән?
— Бар. Моннан бер атна чамасы гына элек хат алдым. Барыгызга да сәлам яза. Ул хәзер үзенең ире янында. Җимерелгән районны аякка бастырабыз, дигән. Кәефе яхшы булырга кирәк. Тик балаларын оныта алмый. Хәзер, сугыш беткәч, бигрәк тә үзәк өзгеч булып искә төшәләр, ди.
Камил күтәреп килгән җәтмә сумкасын карама күләгәсенә куйды да тирә-ягына каранып алды.
— Теге малайлар кайда? — диде ул.
Аңа Аркадий Андреевич җавап бирде (ул сулы чиләк күтәреп, кире әйләнеп килергә дә өлгергән иде инде):
— Мин аларны су коенырга җибәрдем, — диде ул. — Әйдә йөрсеннәр, уха өлгергәнче.
Аркадий Андреевич бүген иртүк, бөтен кешедән алда торып, малайлар белән бергә балык тотарга төшкән икән. Эшләре ярыйсы уңышлы чыккан. Ул хәзер янып-пешеп төшке ашка балык шулпасы әзерләп йөри.
— Уханы берегез дә минем төсле оста пешерә белмәс, — диде ул.— Барыгыз, лутчы су коеныгыз, ял итегез. Әрәмә араларында йөрегез. Уха пешкәч, үзем чакырырмын.
Башкалар моңа бик рәхәтләнеп риза булдылар.
Мин Фәрдәнә янына килдем. Ул башта бераз мине танымый торды. Таныгач исә, бөтенләй ачылып китте.
— Менә шушы инде минем Василий, — диде ул, миңа Карповны күрсәтеп —Танышыгыз.
— Соңгарак калдыгыз, Фәрдәнә. Без аның белән яз көне үк танышкан идек инде.
Фәрдәнә һаман да матур, зифа буйлы, ягымлы хатын иде. Тик миңа аның башкаларга караганда бераз тыйнаграк киенгән булуы гаҗәп тоелды: шушындый эссе көндә, Кама буенда — бөтен кеше ярым ялангач йөргән, яшьрәк хатын-кызлар исә бөтенләй трусик белән лифчиктән генә калган бер урында — ул өстенә чәчәкле күлмәк кигән, аякларында да озын кунычлы ефәк оек белән түфли. Ничек болай тыйнаклык күрсәтә бу? Аның характеры белән?
— Әйдәгез бергә, — дидем мин аларга. — Алыгыз мине дә үзегез белән, фронт хәлләрен искә төшерербез...
— Юк, — диде Фәрдәиә. — Кирәк булса, өйгә кайткач сөйләшербез. Ә монда Василий белән безнең үзебезнең аулак бер почмагыбыз бар. Анда беркемне дә алып барырга ярамый...
һәм ул, Василиен култыклап, ары китте. Алар тал куаклары артына күмелделәр. Мин аларны артларыннан карап калдым һәм Фәрдәнә- нең ничектер кирәгеннән тыш кыланып атлавына игътибар иттем. Дөресен генә әйткәндә, аның шулай тырышып, гәүдәсен гадәттәгедән артыграк уйнатып атлавы миңа беркадәр әдәпсезлексыман тоелды. Нигә инде аңа кыйланып торырга? Матурлыгы, буеның зифалыгы болай да җитмәгәнмени? Ай бу хатын-кыз дигәнең!
Мин үземнең бу карашымны, башкаларга ишеттермичә генә, Камилгә дә әйттем. Камилнең җавабы минем үземне оятка калдырды.
— Ә сез беләсезме, — диде Камил миңа, сер итеп кенә. — Бу аның кыйланып атлавы түгел, башкача булдыра алмый: чөнки аның уң аягы тездән түбән үзенеке түгел. Протез...
Мин моңа ни әйтергә дә белмәдем. Ничектер бик күңелсез булып китте. Бу бит әле күзгә бәрелеп торганнары гына. Никадәр бәлаләргә дучар итте безне бу сугыш, никадәр фаҗигаләр кичерде безнең кешеләребез. Ни өчен? Дөрес, җиндек. Ләкин күпмегә төште бу җиңү?!
Мин шундый уйлар астында онытылып, су чите буенча киткәнмен. Бервакыт кемнеңдер «Камил!» дип кычкыруын ишетеп, уянып киткәндәй булдым. Табигать шундый матур, су буе шундый күңелле, кешеләр шундый шат. Җәелеп яткан Кама өстендә карап туя алмаслык җанлы хәрәкәт. Әле сугыш беткәнгә кайчан гына, ни арада шулай матурланып, тынычланып өлгергәннәр диген: ап-ак, ап-ак каеклар йөзә. Бер теге якка, бер бу якка моторлы көймәләр уза. Каманың уртасында, бөтенләй диярлек суга батып беткән зур баржаны өстерәп, буксир бара. Арырак ак пароход белән алсу пароход очрашканнар да, гудок биреп, берберсең сәламләшәләр. Еракта — Каманың аргы читендә — пристань, пристаньнан ерак түгел — затон. Анда дистәләрчә пароходлар кайнаша. Бары да җанлы, бары да төтенле.
Ә пристаньнан да ары, тәбәнәк, тигез тау өстендә, берни булмагандай, башына берни кимәгәндәй, Ялантау шәһәре җәелеп ята. Әнә аның урта бер җирендә, борынын югары күтәреп, биек кран тора. Анда Төгәл механизм заводы өчен махсус яңа бина төзиләр. Тормыш дәвам итә. Кая карама — яшәү күренеше. Берсеннән-берсе мәһабәт, берсен- нән-берсе матур күренешләр.
Ләкин бу минутта яр буенда булган кешеләрнең күзләре аларның берсенә дә түгел, ә бәлки зур су буе тормышы өчен бик гади булган күренешкә — Кама уртасында сизелер-сизелмәс нокталар гына булып күренгән кеше башларына төбәлгән иде. Минем дә күңелем ихтыярсыз шунда тартылды.
— Ерак киткәннәр, өметле егетләр. Батырлар.
— Ә беләсезме кемнәр алар?
Миңа бу сорауны бирүче Камил булып чыкты. Ул миңа үзенең сугыштан алып кайткан трофей биноклен сузды.
— Мәгез, карагыз. Безнең малайлар бит. Әнә уң як читтәгесе — Валерик. Губернаторов малае, ә арырак — аңардан сулда — минем малай — Хәсән!
— Ә тегеләре? Анда күмәк бит алар?
— Барын да каян белеп бетерәсең! Ялантау егетләре инде, кызлары да бар шунда...
Батыр яшьләр.
Безнең буын кичергән афәтне алар башына яңадан китермисе иде