Логотип Казан Утлары
Очерк

РӘХМӘТ СИҢА, ДИЛӘРӘ


1
упай белән Мәмәт авыллары арасында кышкы буранлы көннәрдә автобуслар йөри алмый. Шуңа күрә миңа, Мә- мәткә җиткәнче булган өч чакрым араны, маяк өчен утыртылган чыбыкларга карап, көрткә бата-бата, җилгә каршы җәяүләп барырга туры килде.
Авылга кергәндә караңгы төшеп килә иде инде, һавада тузынучы кар бөртекләре, тәрәзәләрдән төшкән электр нурлары яктысында, үтә кечкенә йолдызларга охшап җемелдәшәләр. Ике яклап тезелеп киткән йортлар тоныкланып күренә. Алар миңа, нигәдер, моннан унбиш ел элек, шушы авылда үткән яшьлек елларымны — сугыш вакытын хәтерләткәнгә шулай тонык булып күренәләрдерсыман тоелды.
Мине Садә ачык йөз белән каршы алды.
— Синең дә бер килер көнең бар икән!.. Безне гел онытып бетермәгәнсең икән әле, — дип, ул үзенең шатланганлыгын белдергәч, бербер артлы сораулар белән дә күмеп ташлады:
— Нигә ялгызың гына килдең? Балаларың ни хәлдә?
Ул арада түр өйдән, иң зурысы тугыз яшьтә булган, берсеннән-берсе матур дүрт бала йөгереп чыкты. Алар, үзләренә сузган күчтәнәчләрне кыюсыз гына алып рәхмәт әйттеләр дә, яңадан йөгерешеп кереп киттеләр.
— Әзәл кайда? Әллә өйдә юкмы? — дип сорадым мин Садәдән.
— Өйдә, өйдә. Хәзер керер. Мал-туар тирәсенә генә чыккан иде. Әйдә, тизрәк чишен, — дип, Садә миңа өс киемнәремне салырга булыша башлады. Күп тә үтмәде, Әзәл дә килеп керде. Гадәттәгечә хәл- әхвәл сорашты да мине түр якка чакырды.
Урта ишекне ачып җибәрүгә, чыр-чу килеп уйнаган балалар бердәй тынып калдылар.
Ч
89
— Нигә туктадыгыз? Уйнагыз, уйна!—дидем мин аларга, ^елмаеп. Балаларның зурраклары, бер сүз дә дәшмичә, башларын түбән игән
килеш, тора бирделәр. Ә чит кешеләрдән ятсынуны белмәгән кечкенә сеңелләре миңа якын ук килеп тәтелдәргә тотынды:
— Без консилт куябыз... Без гел сулай итәбез...
— Я әле, мин дә күрим әле алайса. Кайткач кызларыма сөйләрмен,— дидем мин. Ул абыйсының җиңеннән тарткалап әйдәкли башлады:
— Абый, баслыйк инде, баслыйк!.. — Абыйсы тупламаганын күргәч:— Әти, әйт инде абыйга, баслыйк инде консилтны!..—диде.
Әтиләре, ягымлы елмайган килеш, боеручан тон белән:
— Әйдә, улым, алып бар концертыгызны!—дип олы улы Ринатка эндәште. Әтисенең бу сүзеннән кыюланып киткән Ринат:
— Әйдәгез, зурдан кечкенәгә таба башлыйбыз. Башта мин «Кәҗә белән кукуруз»ны сөйлим. Аннан соң Зөһрә җырлар, ә Таһир... — дип сөйли генә башлаган иде, кечкенә сеңелләре Фатима, боҗыр кебек атылып алга килеп чыкты да, такмак әйткәнне дә көтмичә, кулларын биленә куеп тыпыр-тыпыр биеп тә китте. Ә апасы белән абыйлары аңа берсүзсез юл куеп, кул чаба-чаба, такмак әйтергә керештеләр:
Биюченең итәге,
Бии-бии кыскара;
Биючегә сүз әйтмәгез, Бии-бии остара.
Нәни биюче, мине күрәләр микән дигәнсыман, күз кырые белән генә әле әтисенә, әле әнисенә, әле миңа карап-карап ала да тагы да дәртләнебрәк сикергәли иде.
Аны биюеннән кул чабып кына туктаттылар. Нәни биюче, үз-үзен- нән бик канәгать кыяфәт белән миңа карап алды да, йөгереп килеп, әнисенең итәгенә башын куйды.
Садә, кызының тигез итеп киселгән кара чәчләрен йомшак кына итеп сыйпагач, маңгаеннан үбеп алды да миңа карап:
— Менә шушы инде безнең «Фатимушкабыз». Аны Диләрә апасы да, больницада эшләүче башка кешеләр дә шулай дип йөртәләр иде, — диде.
— Фатима авырырга да өлгердеме әллә? — дип сорадым мин, гаҗәпләнеп. Туп кебек йөгереп йөргән бу җор кызчыкның кайчан булса да авырган булуына һич ышанасы килми иде.
— Балаларны йоклаткач сөйләрмен әле, — диде Садә һәм табын әзерләргә кереште.
2
Балалар йоклады, Әзәл дә: — «Идарәгә барып кайтыйм әле»,—дип, чыгып китте. Без икәүдән-икәү генә озак сөйләшеп утырдык; яшь чакларны, бергә эшләгән вакытларны искә алдык. Ахырдан мин Фатима- ның авыруы турында кабат сорадым.
— Гаҗәп чуар ел булды ул ел минем өчен, — дип башлады Садә хикәясен. — Бик күп шатлык хисләрен дә кичердем, хәсрәтен дә... Башта, бик озак авырып, каенанам үлде. Аннан соң Фатимабыз егылды. Ул вакытта аңа яшь ярым гына иде әле. Башта ашавы начарланды, боекты. Юкка да көйсезләнә башлады. Кайчагында йокы аралаш дерт итеп сискәнеп-сискәнеп тә китә иде. Мин аңа ул чагында артык игътибар итмәдем: карау җитмәгәнгә генәдер дип уйладым. Каенанамның хәле бик авыр булганлыктан, эштән кайткан араларда да күбрәк әбисен карадым. Беркөнне кич белән мин, мәктәптә ата-апалар җыелышы үткәреп, соң гына кайттым. Кайтуыма олы кызым:
90
— Әни. Фатима әллә нишли!—дип, куркынып, каршыма ук йөгереп чыкты. Мин, нишләгәнемне дә белмичә, туры нәни кызымның караваты янына ашыктым. Фатиманың аяк-куллары көзән җыерган кебек тартыша иде... Без аны әтисе белән төн буе саклап чыктык. Таң алдыннан аның сул аягы белән кулы йөрми, күзләре күрми башлады. Аңын югалтты. Йөрәк тибүе әкренәйде. Тәмам изрәп төште. Иртән иртүк аны «Ашыгыч ярдәм» машинасы белән Әлмәткә — больницага алып төшәрг® туры килде.
Безне больницаның кабул итү бүлмәсендә утыз яшьләр чамасындагы. уртача буйлы, сөйкемле генә бер ханым каршы алды. Ул йөзләре- бездән үк хәлебезнең ничеклеген аңлады булса кирәк, аны-моны сораштырып тормыйча ук:
— Әнисе, баланы чишендерегез һәм миңа авыруның ничек башлануы турында сөйләп бирегез әле!—диде. Үзе минем сөйләгәинәремне тпз-тиз генә яза барды. Ара-тирә сораулар биргәләде. Баланың йөрәк тибешен тикшерде. Саклык белән генә кузгатып, аркасыннан тыңлады. Шуннан соң, минем сабырлыгымны сынагандай, күзләремә төбәп карап торды да: — Мин сездән яшермәскә тиеш. Баланың хәле бик авыр. Аны хәзер үк больницага салабыз. Менингит булырга охшый. Бу бик куркыныч авыру. Төрле хәл булуы мөмкин. Сабырлык кирәк, — диде. Аннан соң тагын берничә сүз әйтте. Ләкин мин аларны аңлый алмадым инде...
— Чишенегез, үзегез дә берничә көнгә бала белән бергә калырсыз,— дигәч кенә, сискәнеп китеп, тиз-тиз генә чишенә башладым... Минем өчен дөньяда иң кадерле кешеләрнең берсе булып киткән балалар больницасының баш врачы — Диләрә ханым Халитова белән безнең танышлык әнә шулай башланды, — дип дәвам итте Садә.
Без төне буе сөйләшеп чыктык. Авыру баланың гомерен саклап калу өчен бөтен көчен салган врач минем күз алдымнан китмәде.
...Бу төнне мин йоклый алмыйча озак уйланып яттым. Колак төбемдә әле Садәнең, әле Диләрә ханымның тавышы ишетелгәндәй булды. Күз алдымнан, берәм-берәм, аларның авыр кичерешләре белән бәйле булган күренешләр үтте.
3
Әйе, шикләнүләргә урын юк. Барлык анализлар да балада менингит икәнлеген раслыйлар. Диләрә ханымның күңел сиземе бу юлы да алдамаган икән. Дөрес диагноз кую — дәвалауның иң җитди, иң әһәмиятле беренче этабы бит ул. Менингитка карата ул аеруча шулай. Чөнки дәвалауның аз гына соңгаруы да аяныч нәтиҗәләргә китерүе мөмкин. Моның шулай икәнлеген Диләрә ханым үз башыннан кичереп тә белә бит. Аның олы улы Рөстәм дә бит әнә шул авыруның корбаны... Моннан тугыз ел элек булган бу вакыйга әле менә хәзер дә бөтен дәһшәте белән аның күз алдында тора. Яшь иде шул әле Диләрә ханым ул чагында, тәҗрибәсез иде. Дөрес, ул баласын үлемнән коткарып кала алды. Ләкин... бала гомергә гарип булып калды...
Шул вакыт кинәт аның күз алдына Фатима килеп басты. Ул аны үлгән итеп тә, сукыраеп калган итеп тә, һәм, ниһаять, үзенең Рөстәме кебек зәгыйфь акыллы итеп тә күрде. Юк, юк! Фатима тулы акыллы, сау-сәламәт булырга тиеш! Моның өчен ул кулыннан килгәннәрнең барысын да эшләр.
Ләкин Фатиманың хәле начарланганиаи-начарлана барды. Больницага салганның икенче көнендә аның бит мускуллары тартыша башлады: йөзе бер якка кыйшаеп, гарип төс алды. Бу хәлне күзәтеп торган Садә, үз-үзен тыя алмыйча, кычкырып елап җибәрде:
91
— Юк, кирәкми, доктор, әгәр болай гарип булып кала торган булса, коткармагыз сез аны, коткармагыз!.. Тере гарип булып, күз көеге булып дөньяда яшәвенә караганда, яшәмәве мең өлеш артыграк! Гомерем буе аңа карап газап чигәсем килми минем...—дип өзгәләнде ул. Ә күп тә үтми:—Доктор, әйдәгез әле тизрәк! Балам әллә нишли, үлмәсә генә ярар иде... Зинһар өчен, сез аны коткара күрегез!—дип Диләрә ханым бүлмәсенә кабаланып кереп җитте.
— Юк, юк, терелер. Түзегез. Бая сез күргән күрше палатадагы Нәҗип тә нәкъ кызыгыз кебек иде бит. Терелде. Әнә, хәзер ничек йөгереп йөри. Иртәгә чыгарабыз инде үзен, — диде Диләрә ханым, аны тынычландырырга тырышып.
Диләрә ханымның үзенә дә бик авыр иде бу минутларда. Ул үзе өчен таныш булган бу хисләрне, аиа белән бергә, өр-яңадан кичерә иде. Шуның өчен баланы карап үзенең бүлмәсенә кайткач та тиз генә тынычлана алмады ул. Чынлап та ана хаклыдыр кебек тоела башлады аңа. Ни өчендер баладан бигрәк ана кызганыч булып тоелды.
Ниләр генә үтмәделәр аның күз алдыннан бу вакыт эчендә...
Менә аның Казан дәүләт медицина институтын тәмамлап Әлмәткә эшкә килгән беренче елы. (Ул вакытта Әлмәт шәһәр түгел иде әле.) Әле яңа гына кебек тоелса да, аннан соң инде ун ел үтеп киткән... Авыл шартларында яшәве һәм эшләргә өйрәнүе аңарга бик җиңел булмады. Сугыш яралары бөтенләйгә җуелып бетмәгән авыр еллар иде бит әле ул чакга. Ләкин Диләрә ханым барысына да түзде. Башка күп кенә шәһәр кызлары кебек, төрле сәбәпләр табып, туган шәһәренә — Казанга кайту җаен эзләмәде. Авырлыклар аны куркытмады. Эшендә аңа зур тәҗрибәле өлкән врачлар — Татарстанның атказанган врачы Зифа Мостафина-Балакина һәм Әлмәт халкы тарафыннан хөрмәт ителә торган медицина ветераны—Сабо апа ярдәм иттеләр.
Бу ун ел эчендә нәрсәләр генә кичерергә туры килмәде Диләрә ханымга. Аның өчен иң шатлыклысы — больницадан үзе дәвалап терелткән балаларны озату вакытлары булды. Ә гомерен саклап калу мөмкин булмаган баланың ата-анасыннан үпкә сүзләре ишетү, алариың әрнүле күз карашлары белән очрашу — нинди авыр. Сирәк булса да андый хәлләр дә булып торгалый бит әле...
Үзенең кулында үлгән беренче баланың гәүдәсе өстендә ничек елаган иде ул. Хәзер өйрәнде инде. Үзен кулга ала белә. Аның өчен хәзер мондый көтелмәгән хәлләр булмый да диярлек. Булганда да инде аның күңеле, авыруны беренче күрү белән үк, алда нәрсә көткәнлеген бик тиз сизеп ала. Бу хис аны сабыр булырга әзерли яки кыюрак хәрәкәт итәргә куша.‘Бу елларда аны менингит белән авыручы балаларның язмышы бигрәк тә борчыды. Баланың тормышы өчен бик куркыныч булган бу авыру, хәзер инде күпчелек очракларда, аның врачлык осталыгы алдында баш ия. Менә быел гына да ул менингит белән авырган уналты баланы дәвалап терелтте. Ә шулай да берсе үлде. Аны иң соңгы чиккә җиткәч кенә китергәннәр иде шул больницага. Ә Фатима?.. Аны да бит соңга калып китерделәр. Дәһшәтле авыру аның үлем белән көрәшүче нәни йөрәге өстеннән хакимлек алырга өлгермәдеме икән әле? Өзлекмәсме икән? Күрү нервлары әле эшчәнлекләрен югалтмаганнар микән? Ул вакытта терапия көчсез булып калачак бит. Ә Садә нишләр ул чагында?
Бу минутта инде Диләрә ханым Фатима турында врач буларак уйлый иде. Күптән түгел генә Рөстәме белән булган бер вакыйганы исенә төшергәч, ул, авыр уйлар йомгагының очын тапкандай, кинәт кенә җанланып китте.
Ул болай булды. Көзге яңгырлы көннәрнең берсе иде. һәр кичне әнисенең эштәй кайтуын көтеп, каршы йөгереп килә торган Рөстәм ни өчендер бүген күренмәде. Ишек алдында да юк иде ул. Күршеләргә
92
кергәндер, аның шулай йөри торган гадәте бар иде бит дип, үз-үзен тынычландырып, Диләрә ханым өйгә үтте. Сәгать кичке 7 җитте. Иптәше, гадәттәгечә, эштән чыккач, кечкенә улын бакчадан үзе белән өйгә алып кайтты. Кичке аш та өлгерде. Ә Рөстәм һаман юк та юк. Кайда булыр икән ул? Күршеләрдә генә булса болай озак тоткарланмас иде. Әллә берәр хәл булдымы икән? Кинәт Диләрә ханымның күз алдына үзе эшкә барган чакта әйләнеп үтә торган сулы тирән чокыр килеп басты. Аның йөрәге «жу» итеп китте. Әгәр Рөстәм шунда батып үлгән булса яки чыга алмыйча азапланып ятса?! Диләрә ханым, тиз генә туфли- ләре өстеннән ботыларыи киеп алды, өстенә плащ элде, өйдәгеләргә үзенең кайда барырга җыенганлыгын да әйтергә онытып, чыгып йөгерде. Төн караңгы, аяк асты пычрак. Ул бу турыда уйлап та карамыйча, бата-чума, шул сулы чокырга таба ашыкты. Төнге тынлыкны ярып:
— Рөстәм, Рөстәм, Рөстәм!—дип ачыргаланып кычкырып та карады ул. Баласының җавап тавышын ишетергә теләп, бераз туктап тыңлап та торды. Ләкин ерактарак ишетелгән автомашина моторлары гүләвеннән башка бернинди тавыш та ишетмәде. Аңа кинәт кенә шәһәр читендәге бу урын бушап калгансыман тоелды. Менә шушы вакытта ул Рөстәмнең үзе өчен никадәрле газиз икәнлеген, аны югалту никадәр авыр булачагын бөтен йөрәге белән тойды. Авыру, зәгыйфь бала ана йөрәгенә тагын да якынрак була, күрәсең!
Чокыр тирәли Диләрә ханым берничә мәртәбә әйләнеп чыкты. Аның кырыенда яткан юка такта кисәген су эченә батырып карады. Бары тик шуннан соң гына тынычланып, күршеләренең таныш ишекләрен шакый башлады. Күршеләреннән берсенең өендә, һичбер нәрсәгә исе китмәстән, уенчыклар белән мавыгып уйнап утырган Рөстәмен күргәч, кочаклап алды да, шатлыктан атылып чыккан күз яшьләрен, тәгәрәп төшәргә ирек бирмичә, эчкә йотты. Ә аннан соң, киләсе көзгә һичнигә карамастан, Рөстәмен махсус мәктәпкә урнаштырачагы турында нык карарга килеп, улын җитәкләп, тыныч күңел белән өенә кайтып китте...
Шулай булгач, Фатима турында сүз дә булырга мөмкин түгел! Ул нәни кыз баланың гомерен саклап калу өчен көрәшү — врач кешенең изге бурычы. Күңелдә вакытлыча туган нигезсез икеләнүләргә аз гына да урын калмады. Ә ананың авыр кичерешләре, үз-үзен белештермәстән өзгәләнүе аның алдында җаваплылыкны икеләтә арттырды. Диләрә ханым баланың гомерен саклап калу өчен генә түгел, ә Садәнең киләчәк бәхетен җуймау өчен дә үзен бурычлы итеп сизде.
4
Больницага килеп керү белән ул, гадәттәгечә чишенү бүлмәсенә кереп ак халатын киде, кара чәчләре өстеннән ак яулык бәйләде. Ә аннан соң, җитез, йомшак адымнар белән, үз бүлмәсенә юнәлде. Анда аны көтәләр иде инде.
Иртәнге биш минутлык киңәшмә башланды. Башта һәрбер җаваплы кеше үзе карый торган палатадагы хәл белән кыскача таныштырды. Аннан соң авырулар һәм алариы дәвалау турында фикер алыштылар. Бу вакытта больницада ятучы балалар арасында иң авыры Фатима булганлыктан, аның турында бүген сүз озаграк барды. Чөнки Фатима хәзер авыруның хәлиткеч моментын кичерә иде. Моннан соң икенең берсе җиңәчәк: я яшәү, я үлем! Шуңа күрә, Фатимага ярдәм итәргә ашыгырга кирәк иде.
— Әйдәгез киттек!—диде Диләрә ханым, дежур врачка һәм аның янында басып торган ике медсестрага карап. Алар Фатима яткан палатага таба киттеләр. Палатага якынлашканда Диләрә ханым үзендә нин
93
дидер бер эчке калтырану сизде. Йөрәге көчлерәк тибә башлагаисыман тойды. Әйтерсең лә, ул менә хәзер, таләпчән карт профессор янына үзе яраткан фәннән сынау бирергә керә. Нәрсә булыр?! Диләрә ханым, тиз генә үзен кулга алып, тыныч һәм ышанычлы адымнар белән палатага үтте.
Садәнең өмет белән төбәлгән сораулы карашын җавапсыз калдырып, бала янына килде. Бераз текәлеп карап торгач, имән бармагын, Фатиманың күзләренә якын китереп, әкрен генә, әле бер якка, әле икенче якка күчереп йөртә башлады. Палатада берничә секундка авыр тынлык урнашты. Нәрсә булыр?.. Фатима аларга бүген ничек җавап бирер?.. Диләрә ханым бу вакытта, үзе дә сизмәстән, Фатимага көч бирергә теләп, күзләрен тиз-тиз бер яктан бер якка йөртә иде. Фатима, шушы ишарәне генә көтеп торгандай, моңа кадәр бер ноктага текәп яткан күзләрен әкрен генә Диләрә ханымның бармагы артыннан йөрт- кәләде. Ә аннан соң, үзен чолгап алган күп кешеләр арасыннан әнисен танып алып, озак итеп тутырып аңа карап торды!..
Димәк, Фатиманың хәле өметле! Димәк, аның күзләре күрәчәк! Әйтеп аңлату мөмкин булмаган бу шатлыктан Диләрә ханымның кара- кучкыл йөзенә бары тик артык дулкынланган вакытларда гына була торган куе кызыллык йөгерде. Коңгырт күзләре шатлык белән балкып китте. Ә Садә, күптән сагынып көткән иң якын кешесен күргәндәй, врачның иңнәренә сарылды... Күңелләрдәге билгесезлектән туган борчу- лы уйлар төене эреп югалгандай юкка чыкты. Фатиманы саклык белән генә алып кереп тигез итеп матрас җәелгән ак җәймәле кечкенә караватка салдылар. Күп тә үтми, йомшак, җиңел адымнар белән Диләрә ханым үзе дә керде.
— Кузгатмагыз. Пункция ясалды. Ул ике сәгать шушы килеш ятарга тиеш. Бал кашыгы белән аз-аз гына су каптырып торыгыз. Кирәк булсам, дәшәрсез! — диде ул Садәгә, ягымлы йомшак тавыш белән. Садә башын селкеп ризалык белдерде дә, врач чыгып киткәч, кечкенә урындыкка утырып күзләрен баласына төбәде. Бу өч көн эчендә тәмам ябыгып, күзләре эчкә баткан ана хәзер читлектән котылу өчен үз-үзен бәргәләч хәлдән тайган кошчыкка охшый иде...
Садәнең күзләренә бүген дә йокы кермәде. Ул йоклап китеп, иң- кадерле әйберсеи урлатудан курыккан төнге сакчы кебек, баласының баш очында тын гына утырды.
Юк, больницада бүген тагын берәү йокламады. Ул Диләрә ханым иде. Таныш палатаның ишеге төбендә Таныш аяк тавышы тагын ишетелде.
Диләрә ханым Фатиманың авыру тарихын күрсәткән карточкасына: «сыекчаның басымы 30 минут/тамчы. Пункция ясап, хлорлы кальций белән стрептомицин катнашмасы җибәрелде. Мускуллары арасына иртән һәм кич белән стрептомицин уколы ясалды. Көнгә өч мәртәбә фтивазит белән паска катнаш порошок эчерелде. Магнезий уколы бирергә кирәк», — дип язып куйды. Аннан соң ул, үз палатасындагы башка авыруларның карточкаларына игътибар белән тукталып, тиешле нәтиҗәләрне язып чыкты. Бүген генә китерелгән «Советское здравоохранение» журналының эчтәлеген карагач, кич белән үк укырга кирәк дип санаган өч темага билге ясады. Ә берсенең астына, коллектив белән укып өйрәнергә булыр дип, сызып ук куйды. Шул чагында аңа телефоннан шалтыраттылар. Диләрә ханым тиз генә трубканы алды.
— Бүген мин сезне бераз тынычландыра алам. Хәле яхшыруга таба. Күзләре күрәчәк!.. Әйе, әйе, чынлап!.. — диде ул, үзенең дә чын күңелдән шатланганлыгын белдереп.
Телефоннан сөйләшүче кеше Фатиманың әтисе Әзәл иде. Колхозда нинди кызу эш вакыты булуга да карамастан, ул баласын исеннән чыгармый: көн аралаш диярлек больницага килеп, кызы яткан палатаның
тәрәзәсеннән озак итеп карап тора да, врачы, караучылары белән сөйләшеп хәлен белгәч, башын түбән иеп, әкрен генә ишек алдыннан чыгып китә. Ә икенче көнне иртүк телефоннан тагын аның тавышы ишетелә... «Бала — бәгырь ите», диләр шул.
Озак еллар Диләрә ханым кул астында эшләгән палата сестрасы Вера Трифоновна кереп:
— Бер авыру бала китерделәр. Карарга сезне көтәләр, — дигәч, Диләрә ханым тиз генә җыенып кабул итү бүлмәсенә чыкты.
Анда Кәшер авылыннан Нәфис исемле бер .баланы китергәннәр иде. Аны авыру хәлендә өйдә бер атна яткырганнар. Моның өчен баланың әти-әнисен бик нык тиргисе килде Диләрә ханымның. Ләкин түзде.
Нәфискә укол ясарга кирәк иде. Диләрә ханым, тиешле дарулар һәм шприцларны хәзерләп, укол ясауны Вера Трифоновнага тапшырды да, үзе ашыга-ашыга аптекага китте. Аннан кайту белән Фатима исеменә стрептомицин җибәрүне сорап, Министрлыкка телеграмма сукты. Чөнки аптекада стрептомицин бетеп килә иде. Алдан хәстәрен күрмәгәндә дәвалау процессының өзелү куркынычы бар. Ә болай эшләү һәрхәлдә ышанычлы.
Диләрә ханым нидер язарга теләп тиз генә кулына блокнотын алды. Шул чагында аның бүгенге дежурлыгы бетү белән үк, Шәһәр Советына барырга тиешлеге исенә төште. Шәһәр Советы депутаты буларак, сайлаучылары белән очрашулар вакытында белгән кайбер нәрсәләр турында ачыктан-ачык сөйләшәсе бар иде аның.
Ниһаять, ата-ана өчен көтелгән көн килеп җитте. Бүген алар Фати- маны өйләренә алып китәчәкләр. Аларның шатлыклары эчләренә сыймый. Ә Диләрә ханымга ямансу. Иң кадерле кешесеннән озак елларга аерылышуны сизгәндәге кебек, аның йөрәген сагыш кыса. Чөнки бу зур киеренкелек белән узган биш ай эчендә ул Фатимага шулкадәр күнекте, хәтта ул үзенең баласы кебек тоела башлады. Белмим, моңа нәрсә сәбәп булгандыр: хәле бик авыр булган вакытларда аның баш очында, анасы урынына, йокысыз уздырган төннәреме? Үз эшенең нәтиҗәсен күрү шатлыгымы? Әллә кыз баласы да булуын бик тә теләгән ана хисләреме? Ни булса да ул Фатиманы чын күңеленнән өзелеп яратты.
Диләрә ханым, Фатиманы күтәреп, алгы якка чыкты. Әтисе белән әнисенең икесе берьюлы «Кызым!» — дип дәшүләренә, Фатима, ялт итеп кирегә борылды да, врачның муеныннан кысып кочаклап алды. Әйтерсең лә, ул шуның белән аны яратканлыгын, сәламәтлеге өчен аңа бурычлы икәнлеген аңлатырга теләде. Ә аннан соң, әнисенең дәшүен кабат ишеткәч, тиз генә Диләрә ханымның кулларыннан шуып төште дә, җитез күбәләктәй очып, әнисенең кочагына атылды. Бу вакытта Әзәлнең бите буйлап күз яшьләре тәгәрәп төште. Шактый авыр һәм озын тормыш юлын узган, авыр сугышның җәрәхәтле эзләрен әле хәзер дә тәнендә саклап йөрткән нык ихтыярлы бу кешенең тагын кайчан шулай тавышсыз гына елаганы булды икән?!
Әзәл белән Садә Диләрә ханымга һәм больницадагы башка тәрбиячеләргә кат-кат рәхмәтләр әйткәч, кызларын күтәреп, кайтып киттеләр. Ә Диләрә ханым калды. Аңа никтер ямансу иде...
Иртән, мин Мәмәттән кайтырга җыенганда, Фатиманы тагын бер мәртәбә биетүләрен үтендем.
Кызчык нәни аяклары белән такмакка туры китереп тыпырдатып баса. Кулларын һәм бармакларын, башкорт биюен башкаргандагы кебек, җитез хәрәкәтләндерә. Аның турыга сузылган чем-кара кашлары
\ 94
\
\
астыннан пешүе җитеп өзелеп төшәргә хәзер торган шомыртлардай матур кара күзләре очкынланып ялтырыйлар.
Кайчандыр, кул-аяклары катып, аңын җуйган хәлдә, иреннәренә тидерелгән су тамчыларын да авырлык белән генә йота алган баланың менә бүген, җитез күбәләктәй очынып, бер өзлексез тәкелдәп торучы шушы сөйкемле кызчык икәнлегенә, хәтта, ышанасы да килми! Ләкин бу чын хакыйкать!
— Әгәр шушы Фатимабыз булмаса, өйдә бөтенләй ямь булмас төсле тоела безгә, — диде Садә.
Кайтканда мин юл буе уйланып кайттым. Фатима әле һаман да «тамашачыларны» таң калдырып биидер төсле тоелды. Шуның янында ук ничектер үтә ягымлы, үтә тыйнак һәм акыллы булып Диләрә ханым күз алдыма килде. Тыйнак табигатьле, ләкин батыр карашлы, көчле ихтыярлы бу врачка барлык аналар исеменнән рәхмәт әйтәсем килде минем.
— Рәхмәт сиңа, Диләрә ханым, чын күңелдән рәхмәт! Киләчәк сиңа тагын да зуррак хезмәт уңышлары алып килсен!