Логотип Казан Утлары
Очерк

„ҺӘРБЕР ЙӨРӘК АНЫ ЯҢАРТА..."


Язучы Габдрахман Минский, «Мәхәббәт хикәяләре» исемле җыентыгы басылып чыккач, укучылардан күп кенә хатлар ала. Аларда укучылар дуслык, мәхәббәт мәсьәләләре буенча фикерләре белән уртаклашалар, төрле киңәшләр сорыйлар. Журналыбызның бу санында без Г. Минский иптәшнең шул хатларга җавап рәвешендә язган мәкаләсен урнаштырабыз.
услык, мәхәббәт мәсьәләләре буенча миңа яшьләрдән күп кенә хатлар килә. Ул
хатларның авторлары бөек хис турында; кешеләрне дулкынландырган, зур эшләргә дәртләндергән, канатландырган, шатландырган яисә кайгы-хәсрәткә салган, алар- ны җырлаткан да, елаткан да, мәшһүр «Фәрһат һәм Ширин», «Ләйлә вә Мәҗнүн» поэмаларын- дагыдай берсеннән тау-таш ярдырт- кан, ә икенчесен акылдан яздырып мәҗнүн ясаган мәхәббәт хисе турында язалар...
Хат язучы кайбер яшьрәк иптәшләр яңа гына бөреләнә башлаган мәхәббәтләренең «уңышсыз» чыгуыннан аһ орып: «Миңа нишләргә инде хәзер? Минем өчен барысы да бетте!» дип өметсезлеккә бирелеп тә язалар, я булмаса: «...Ничек итеп сөйгән кызыңа үзеңнең мәхәббәтең-не әйтеп аңлатырга, шуны өйрәтеп бирәлмәссезме икән?» — дип «кон-сультация» сорыйлар.
Андый «мәхәббәт консультантлары», «инструкцияләре»нең булмавы һәм була да алмавы бәхәссез. Дөрес, кайчандыр, әле безнең илебездә капитализм тудырган наданлык хөкем сөргән бер заманда, халык арасында һәртөрле «сөйдергеч догалары»на, «мәхәббәт бөти»- ләренә ышану көчле булган. Хәтта кырыйларына шундый догалар язган чыная.к тәлинкәләрен чайкап эчертүче яки бер-берсен сөймәгән ике яшьне өшкереп-төкереп «сөйдерүче изге җаннар» (дөресрәге, шарлатаннар) күп булган һәм алар бер-берсен сөймәүче ике яшьнең тормышын һәотөрле им-томнар белән фаҗига га әйләндерсәләр дә, үзләре бик рәхәт яшәгәннәр. Безнең заманда да, коммунизм төзүче совет кешеләренең иҗади акыллары, фидакарь хезмәтләре әкиятләрдә күренмәгән гаҗәеп вакыйгаларны тормышка ашырганда — Җирнең ясалма иярченнәрен галәмгә чыгарып, космик ракета белән Айга юл салган бер заманда, шуның ише им-томнарга ышанып яшәүчеләр дә табыла әле.
Шуңа күрә дә без бүген коммунизм төзүнең бөек программасы булган җидееллык планда зур төзелешләр, бөек эшләр белән б ер р эттән ком м у и и з мг а ла ек л ы яңа кеше тәрбияләү бурычы турында да сүз алып барабыз.
Шуңа күрә дә андый хат язучыларны беркатлылыкта гаепләп, көлү белән генә эш бетми әле. Ә инде а ларның яшь булуларын да искә алсак, мәсьәлә тагын да ачыклана төшә... Хәер, мәхәббәт шундый гаҗәеп бер хис бит ул! Яшүсмерләрне генә түгел, чал чәч-
Д
7. „с. Ә.“ № 12 97
леңне дә сәер хәлгә .калдыруы бик ихтимал аның. Бөек рус шагыйре Пушкин «Барлык яшьтәгеләр дә мәхәббәткә баш ия» дип тикмәгә әйтмәгән. Ә Һади Такташ? Хәтер-лисезме аның тирән мәгънәле шигъри «юлларъгн:
Мәхәббәт
Ул үзе иске нәрсә,
Ләкин,
һәрбер йөрәк аны яңарта, Тиле яшьлек ярты гомерен бирә Аның хисе белән янарга...
Мәхәббәттә бәхетле булу өчен кешенең тышкы матурлыгы гына җитми, эчке «матурлыгы да кирәк. Ә кешенең эчке матурлыгы аның үз иркенә, яшәү идеалына, омтылышыма бәйләнгән. Бәхетле, шат яшәү өчен чын мәхәббәт кирәк. Ә чын мәхәббәт хисе ул бик катлаулы юллар, сынаулар аша килә кешегә. Тормыш тәҗрибәләре булмыйча, мәхәббәтнең нинди саф булуын аңлап җиткермичә, «бер күрүдә» гашыйк булып, яшьләп өйләнеп я кияүгә чыгып алданган егетләр я кызлар азмыни?! У. иптәшне дә бу мәсьәлә бик борчый. Ул үзенең бер танышы турында болан дип яза:
«...Ул чынлап торып гашыйк булмаган. Аңарда кызга карата бер күрүдә килеп чыга торган, вакытлы мавыгу гына булган. Ул инде бу мавыгуны чын мәхәббәт итеп күрергә теләгән һәм тели торгач шуңа гадәтләнеп тә киткән.
Мәхәббәткә каршы җавап мәхәббәт кирәк. Мәхәббәт шул вакытта гына чын мәхәббәткә әверелә».
Гади һәм ышандыргыч итеп әйтелгән фикерләр. Чынлап та шулай бит. Әйтик, егет белән кыз дуслашып та, бара торгач дуслыклары чын мәхәббәткә әйләнеп китә икән — бер дә гаҗәп түгел. Ә инде бөр күрүдә күзең төшеп тә, ә аннары бара-тора мәхәббәтең нәфрәткә әйләнеп китсә, нишләрсең?!
Мәдинә исемле бер кыз (ул фа-милиясен әйтмәүне үтенә) үзенең хатында әнә шундый нәфрәткә әй-ләнгән мәхәббәт турында яза.
Эш болай була: көннәрдән бер көнне аның күзе бер егеткә төшә.
Егет тә кызны ошата. Ике яшь арасында тан ы ш л ык б а ш л а н а. Егетне якыннан белә башлагач кыз һәртөрле борчулы хәлләргә очрый. Мәсәлән, сагынып көтеп алган егетеннән Мәдинә берничә тапкыр аракы исе килүен сизә. Бу, билгеле, ошамый аңа. Егет тә үз-үзен шелтәләгән була: янәсе, ул аракы-ны бер дә яратмый, тик аны иптәшләре гкөчләп сыйлыйлар икән. Бер була бу хәл, ике була һәм, ниһаять, көннәрнең берсендә Мәдинә, Бауман урамыннан барган чакта, клуб тәрәзәсенә куелган хулиган һәм исерекләрнең фото-карточкалары арасында әлеге таныш егетен күрә... Шул кадәр борчыла кыз, үзенең кем белән танышуыннан шул кадәр хурлана ул —егеткә карата йөрәгендә уяна башлаган мәхәббәте шундук нәфрәткә әйләнә. Ә инде бу вакыйгадан соң, егет икенче тапкыр килгәндә, Мәдинә аны бусагасыннан да атлатмый. Безнең тормышыбызны 'бозган, мәхәббәт кебек саф һәм гүзәл хисне нәфрәткә әйләндергән исереклекнең зарарлы һәм хәвефле чир булуын онытырга ярамый.
Мәдинә үзе дә егетне куып җибәрүе белән бик үк хаклы түгел. Егетнең яхшы яклары да булгандыр, әлбәттә. Шулай бул м аса Мәдинәнең аңа күзе төшмәс иде, аны ул ошатмас иде. Әгәр Мәдинә егетне ярата башлаган икән, аңа уңай тәэсир ясау турында да уй-ларга тиеш иде кебек.
Кызганычка каршы, тормышта әле ар а-тирә теге яки бу егетнең я кызның культура дәрәҗәсе, эстетик зәвыгы түбән булуы, коммунистик әхлакның төп таләпләрен белеп җиткермәве аркасында килеп чыккан башка ямьсез хәлләр дә очрый.
Мәсәлән, газет битләрендә аеры-лышу игъланнары басыла. Берәүләр бу игъланнарны көлә-көлә мәзәк вакыйга укыгандай итеп, икенчеләр исә борчыла-борчыла укыйлар. Чынл'ап та, бу бик борчылырлык хәл бит! Андый игълан бирүчеләр, өйләнешкән вакытларында ике арада сыналган мәхәббәтнең булмавы белән исәпләшмәстән.
98
загска чабалар. Алар өчен бер күрү һәм бер күз карашы җитә кала. Баягы У. иптәш хатында әйтелгәнчә, бер күрүдә мавыгып китү аларны загска ашыктырса, шул ук мавыгу бик кыска гомерле булып юкка чыккач, бәхетле сукмак белән алга барырга тиешле яшьләребез кире әйләнеп загска кайталар да: «Без аерылышабыз... характерларыбыз туры килми», — диләр.
Дөрес, мәхәббәт, гадәттә, шулай һәртөрле беренче очрашу, беренче күрү, күз төшү, ошату, мавыгулардан да башланып китә. Ләкин һәрбер күзең төшкәнең һәм мавыкканың чын мәхәббәткә әйләнеп китә ала дию дөрес булмас иде. Ә бит кешене чын мәхәббәт кенә бәхетле ясый ала. Димәк, өйләнешеп тор мыш кору эшенә загс кенәгәсенә язып та җиңел генә боза торган теркәлү дип карамаска кирәк.
Киңәш сораган хатларның берсен 19 яшьлек кыз яза. Бу хатны, бигрәк тә хаттагы: «... Мин гомеремдә беренче һәм соңгы мәртәбә гыйшык уты белән гөрләдем... Хәзер мин бөтен нәрсә каршында да көчсез. Тиздән безнең экзаменнар, мин ул турыда хәтта уйлый да алмыйм» кебек сүзләрне укыгач, бу кызның никадәр ашыгыч нәтиҗәләр ясарга яратуын, көчсезлек күрсәтергә ничаклы оста булуын күреп хайран каласың. Чынлап та шулай кешеләрне бер уттан икенче утка салган зур мәхәббәтме соң бу?! Бу сорауга хат авторы үзе үк җавап бирә.
«Тик торганда гашыйк булып булмый бит инде, берәр сәбәбе булгандыр дип сорарсыз. Бернәрсә дә юк, фәкать бер күз карашы гына».
Хатның авторына болай дип әйтәсе килә: Юк, бу сезнең соңгы мәхәббәтегез түгел һәм була да алмый, чөнки сезнең алда бик бай һәм озын гомер юлы ята, шул юлдан, белем белән коралланып, хезмәттә кыю атлап үтәргә хәзерләнегез сез. Бер күз карашыннан гына башыгыз әйләнеп, үзегез язганча: «Бөтен нәрсә алдында көчсез» калу-чылар бездә елмаю гына тудыра. Күз карашы түгел, ә йөрәгегез тудырачак зур мәхәббәтегез алда әле сезнең!
Мәхәббәт ул кешенең рухын тәр-бияли, шатлыгын арттыра, аны зур э шләргә к a 11 а тл айдыр а. С ө й гә н кеше иң 'бай һәм якты хисләр белән яши, үз-үзенә игътибарын арттыра, пөхтә, җыйнак булырга тырыша. Чөнки мәхәббәт ул кешедә иң әйбәт якларны ача. Димәк, мәхәббәт әхлакның иң югары бер өлеше. Шулай икән, мәхәббәт хисе әхлаксызлыкка түзә алмый, киресенчә, әх- л акс ы злы к я н ә ш әсендә мәхәббәт мәхәббәт булудан ту.ктый.
Үзенең ямьсез гадәтләре, дорфа-лыгы, кыскасы, әхлаксызлыгы белән башкалардан аерылып торучыларга карата халык телендәге күп кенә ачы сыйфатлаулар рәтендә «мәхәббәтсез!» дип чирканып әйтелгән сүзнең яшәве дә тикмәгә түгел бит. Шуңа күрә дә яшьләрнең көндәлек тәрбияләрендә физик сәламәтлеге, хәтта, матурлыгы рухи матурлыклары белән бергә үрелеп барырга тиеш.
Мондый тәрбиядә культура дәрәҗәң, матур әдәбият, театр, музыка белән танышлыгың, яхшы дусларың булуның хәлиткеч әһәмияте бар.
Безнең социалистик җәмгыятьтә яшьләрне бәхетле семья коруга китергән мәхәббәт аларның Туган илләренә бул ган мәхәб бәтл әр е белән аерылгысыз. Моның соклангыч бай үрнәкләрен тормыштан да, халык иҗат иткән әкиятләрдән дә табып була. Менә үзебез яшәгән тор м Биш ы б ы з ны, үз з а м а ныб ы зн ы, үз з ама»нд ашл арыбызны, ала рн ык мәхәббәтләрен генә алып карыйк.
Үзеңне зур мәхәббәткә әзерли белергә кирәк. Кеше үзенең мәхәббәтен күз алмасы кебек сакларга, аны саф һәм матур хисләр белән тәрбияләп үстерергә тиеш. Бер нәрсәне онытмаска кирәк: үз йөрәгендә чын мәхәббәтне тудыру һәм сөйгәненең дә чын мәхәббәтен казану өчен кеше һәр яктан да матур булырга тиеш. Юк, юк! Бу пудра- иннек ярдәме белән генә ирешеп була торган тышкы матурлык түгел. Барыннан бигрәк, сүз кешенең
99
тышкы Һәм эчке матурлыгы турында бара. Берәүләр, .мәсәлән, тыштан бик маггур булып та, эчтән бик буш, рухи өтек булып чыгалар.
Чаллыдагы такта я.ру заводында хисапчы булып эшләүче Ф. В. ип-тәшнең хатыннан бер өзекне укып карыйк: «Мәхәббәт ул .кешелекнең якты иртәсе. Кешене үз шәхси тор-мышында да, җәмгыять эшендә дә канатландыручы, алга этәрүче бер көч. Мәхәббәт ул яшьләрне матурлый, гаиләләрне ныгыта торган көч булып та санала, минемчә...»
Ә менә бу хатны Казан инсти-тутларының берсендә, II курста укучы Әлфия исемле кыз яза:
«Чын, саф мәхәббәт һәрбер яшь кешене р-ухи я;ктан баета, ул аның карашларын тәрбияли, үзен матурлый. Ләкин, кызганычка каршы, безнең яшьләр арасында бер күз карашыннан ук мавыгып китүләре турында: «Бу минем беренче һәм соңгы мәхәббәтем инде» — дип аһ оручылар аз түгел. Андыиларны җебегән характерлы көчсез кешеләр дияр идем мин.
Әйе, минем дә беренче мәхәббәтем «югалып» .калды. Ул чагында мин унынчы .класста укый идем. Ләкин мин беренче мәхәббәт дип уйлаган кичерешләрем югалсалар да, алар миндә онытылмаслык дуслык той-гылары калдырды. Мин яратып йөргән егет тә унынчы класста укый иде. Ул минем аны яратуымны белмәде. Чөнки мин моны аңа сиздермәдем. Ә хәзер инде ул миңа якын дус булып күренә. Сөю-мә- хәббәт, минемчә, дуслыктан өстен ул. Безгә дуслык белән мәхәббәтне бутамаска кирәк.
Дусларыңның күп булуы мөмкин, ә сөйгән кешең — бер генә».
Мәхәббәтнең нинди зур хис булуы турында Казанның Ершов кырында торучы Ренат иптәш бо- лай дип яза:
«Миңа 23 яшь. Семья кору мәсьәләсе минем алда да тора. Мин үзем мәхәббәтне болай аңлыйм: тормыш юлыңда максат итеп куелган яхшы теләгеңә ирешүдә үзеңә якын ярдәмче табу. Әлбәттә, бу теләгең икең өчен дә уртак булырга тиеш. Икең дә бер теләктә, бер фикердә яшәгәндә генә гаиләдә бәхет һәм тату тормыш була ала. Ә менә кайберәүләр, мәсәлән, бу мәсьәләгә җитди карамау нәтиҗәсендә, үзенә уртак фикерле тормыш иптәше таба алмыйча оч- р*аклы гына өйләнә дә — бераз вакыт узуга — гаиләдә талаш та ызгыш. Андый чакта, әлбәттә, балаң да, дөрес тәрбия ала алмыйча, әтисенә охшап калуы бик мөмкин. Димәк, без мәхәббәткә бик җитди карарга, мәхәббәтне бәхетле тор-мышның фундаменты итеп аңларга тиешбез».
Ренат иптәш дөрес яза, әлбәттә. Мәхәббәт турында уйлаганда семья турында, аның бәхетле, тату булуы турында да фикер йөртергә кирәк. Ул бер егет белән кыз өчен генә түгел, ә алариың туган-кардәшлә- ре, ата-аналар.ы, кыскасы, гомуми җә м ә гат ьч ел ек к а й г ыс ы б ул ыр г а тиеш.
Бу уңайдан Әлмәт районының 4 иче нефть промыслосыннан |алын- ган хат аеруча игътибарга лаек. Аны промыслоның электригы Хәмзә Идрисов иптәш яза.
«Яшьләрнең мәхәббәтләре мәсьә-ләсендә ата-аналар читтә кала ал-мыйлар. Чөнки алар тормышта зур тәҗрибәле олы яшьтәге кешеләр бит. Кадерләп үстергән балаларын өйләндерүдә яисә сөекле кызларын тормышка бирүдә ашыгычлык күр-сәтмичә, үз балалары белән алар бу турыда яхшылап аңлашырга тиешләр. |һәм безнең тормышта ул шулай бара да. Ләкин бездә әле үзләренә киленлеккә кем кызын, нинди кызны алырга, я булмаса бердәнбер кызларын кем баласына, ниндирәк егеткә бирергә икән дип аптырашта калган ата-аналар да бар. Алар еш кына:
— Аллага тапшырдык, ходай уң итсен! — дип эчтән тыналар.
Мин үзем егет кеше буларак, бу хатымда күбрәк кызлар турында язмакчы булам. Безнең авыллардагы кызларның күбесе намуслы, әдәпле, хезмәт сөючән кызлар. Алар хезмәттә үсәләр, танылалар. Мәхәббәтләре дә хезмәттә туа алар- ның, ләкин, гаилә гарипсез булмый дигән төсле, шундый игътибарга
100
.чаек кызлар ар;а сында әдәпсез кы-ланганнары да очрый. Мондый кызлар егетләргә мәхәббәтне «чүмечләп» өләшәләр, .кем туры .килде шуның белән танышлык (башлыйлар. еш кына мондый кызлар белән егетләр 'арасында тавыш-гауга да чыга.
Менә шунлыктан инде кыз сүзе дә бер булырга һәм нык булырга тиеш.
Чыннан да, мәхәббәт, сөю мәсь-әләләрендә аерым (кагыйдәләр, за-коннар җыентыгы юк. Әмма без бөтенебез дә тормышта «артта кал-маска, коммунизм төзү өчен файдалы хезмәт белән яшәргә, гел алга, яңалыкка, белемгә омтылырга тиешбез. Шул чагында инде кеше йөрәген яңарткан да, яшәрткән дә мәхәббәт әнә шундый бөек хезмәт Һәм тормыш белән бергә үсәр».
Менә тагын бер хат. Анысын Флюра Т. исемле кыз яза. «Мәхәббәт ул бик катлаулы хис. Чын мәхәббәт кешенең эчке һәм тышкы м атурл ытын нан ту а... Мәхәббәт мәсьәләсендә киңәшеп тә, киңәш сорап та һәм киңәш биреп тә була. Ләкин инде «ничек сөяргә?», «ничек итеп яр сайларга?» һәм башка шуның ише күп «ничек»ләрне мин бер дә җитди акыл белән уйлап әйтеләләр димәс идем. Мәхәббәт турында редакциядән ярдәм сорау, монысы инде бөтенләй килешмәгән эш. Андый иптәшләргә: «Мәхәббәтеңне ничек сакларга, үстерергә кирәклеге турында җавапны үз йөрәгеңнән сора», — дип киңәш бирәсе килә».
Әйбәт киңәш бу!
Яшьләргә аның хатын укып карау зарар итмәс. Киров өлкәсе, Вятская Поляна районы, Сасмак авылы башлангыч мәктәп укытучысы Газизова Фәрхинур хаты да бик гыйбрәтле.
«...Мәхәббәт ул кешенең үз-үзен тотуыннан һәм туган ил алдында үзен җаваплы хис итүеннән аерылмый, — дип яза ул. Без якын дусларыбызны котлаганда «шәхси тормышыңда бәхетле булуыңны телим», дип тә әйтәбез. Чыннан да, әгәр кеше шәхси тормышта үзен бәхетсез хис итсә, чын мәхәббәт таба алмаса, .ул кеше тулы бәяле эшче була алмый.
Минем яшьлегем авыр елларга, Бөек Ватан сугышы елларына туры килде. Шул елларда мин фронттан бер дус егеттәй хат алып тордым. Ләкин бу дуслык мәхәббәткә әйләнә алмады, чөнки ул егет сугышта һәлак булды. Аннары, 1943 елда, отпускага кайткан бер егет белән таныштым. Ул сугыш беткәнгә кадәр хат язып торды; ә инде ул сугыштан кайткач, берничә тапкыр очрашып сөйләштек тә, 1947 елда өйләнештек. Ләкин бу мәхәббәт түгел иде. Бары тик «үсеп җиткәч һәркем семьяле булырга тиеш...» дигән фикердән чыгып һәм ялгыз утырып калудан куркып «иргә чыгу» иде.
Аның белән ничек торуларымны язып тормыйм. Мәхәббәте булмаган тормыш нинди тормыш инде ул! Кыскасы, бик буш кеше булып чыкты ул, эш сөймәде, шуның аркасында ялгышлар эшләп зур гына җәзага эләкте. Мин анда да әле аны ташла/м-адым. Посылкалар җибәреп тордым. Ләкин аның исеменә килгән бөр хат мипгем күземне ачты. Хатның иясе үзенең аңардан алдануы турында язган. Шуннан соң инде мин аңа бөтенесен аңлатып хат яздым да, әти-ә нисеннән рөхсәт алып, <а»лар йортьпннан бө- тенләигә киттем.
Ләкин мин саф мәхәббәттән бер дә өмет өзмәдем. Үз мәхәббәтемне көттем, һәм мин көткән мәхәббәт килде.
Миңа үзебезнең колхозда Мәхмүт исемле егет белән бергә эшләргә туры килде. Миңа аңардагы тыйнаклык, әдәплелек ошады, аннары ул газет-журналла.р укырга да бик ярата, монысы да миңа ошады, мин ан-ы туганыем кебек якын күрә башладым. Дөресен әйтергә кирәк, мин аңардан мәхәббәт эзләмәдем. Мәхәббәт үзе безне эзләп килгән, күрәсең. Гадәттә яшьләрдән: «Мин бер кызга гашыйк булдым, белдерергә кыймыйм», дигән сүзне ишетергә туры килә. Кызны бер күрү белән: «Мин сине сөям!» дип әйтү дә кызның күңелен кайтара бит. Әгәр бер-береңне ярата башлагансың
101
икән, аны әйтмичә .дә аңлатып була бит. Шулай без дә бер-беребезгә «сиңа гашыйк булдым» дип әйт- мәсәк тә, бер-беребездән башка тора алмавыбызны аңладык.
Без бик бәхетле яш'ибез, бер-бе-ребезнең теләкләре, гадәтләре белән санашабыз, хөр.мәт 'итәбез. Элек үткәннәр белән бер-беребезне җә-берләмибез. Билгеле инде, һәркемдә булган кебек безнең дә кимчелекле якларыбыз бар, ләкин без аларны- бергәләп бетерү ягын кайгыртабыз. Тату, сәламәт совет семьясен төзегәндә иң элек бер- береңне хөрмәт итәргә, бер-береңә гадел һәм бертигез {карашта булырга кирәк, ә -бу инде синдәге мәхәббәтне гел үстерә, гел көчәйтә генә...»
Әйе, сез бик дөрес фикерләр язасыз, Фәрхинур иптәш. Сезгә алда да семьягез белән бәхетле яшәүне теләп калабыз.
Бу хатл»арда уртак бер дөреслек бар. Шул дөреслекне кыскача итеп әйтсәк, бол1ай 'булып чыга: кешелек бакчасын бизәп үскән мәхәббәт гөленең күп төрле, берсеннән берсе бай, матур, сөйгән ярыңа, ярнткан халкың-ватаныңа, яшәгән йортың- семьяңә, сиңа икмәк ашаткан хезмәтеңә карата ачыла барган чәчәкләре бар. Язгы уянудан булып йөрәгеңдә 'бөреләнгән мәхәббәтең дә шулай һәрьяклап ачылсын, баошга- на торган зур тормышыңа, аның якты киләчәгенә нигез салсын. Бу бөек хисне, (аның сафлыгын, ма: турлыгын күз ’алмасыдай итеп сакларга, тәрбияләп баета барырга кирәклеген онытма син! Бакчабыздагы бәхет кояшына карап күтәрелгән яшь үсентеләрне үсәргә бирмичә буып егарга тырышкан эт эчәге- седәй чүп үләннәре барлыгын да онытма син һәм жгар-пы әледән-әле утап торырга кирәклеген исендә тот.
Хатлардан шундый бер борчы-лырлык хәл- дә күренде: тормышка җиңел караучы дон-жуаниар мә-хәббәтне ниндидер бер «җиңүләр »- гә ирешү чарасы итеп, сөйгән ярлары ничаклы еш алышса, сан хисабы ничаклы күбәя торса, үзләрен шул чаклы җиңүче, ягъни бәхетле итеп карарга теләүчеләр, хәтта, шуның белән мактанучылар да чагылып алды.
«...Егерме өч яшьлек вакытында миңа Саба районы Яна Мнгән авы-лының бер егете гашыйк булды, — дип яза М. иптәш. — Без аның белән очраша башладык. Кешенең холкын-гадәтен тиз генә сынап булмавын мин хәзер генә аңладым. Мин аның саф мәхәббәт белән сөймәвен, мәхәббәтне бары тик кешенең шәхси тормышына -аяк чалу дип каравын авызым пешкәч кенә аңладым. Мин аның йөрәгенә ти-рәнрәк кереп карый алмаганмын, йөрәгендәге кара уйларын күрмә-гәнмен. Көннәрнең берендә ул минем намусыма хыянәт итте. Кыз кеше өчен бик авыр хәл иде бу — мин балала уздым. Хәзер инде егетем бөтенләй күренмәс булды, икенче кызлар -артыннан өстерәлүе турында «ишетә башладым. Миңа бик авыр булды. Беренче мәхәббәтең югалгач, дөньяда торуның ни кирәге бар, диючеләр дә булды миңа. Ләкин, ничаклы гына авыр булса да, мин үземне кулга алырлык көч таптым. Зур төзелешләрнең берсенә эшкә киттем. Хәзер мин бәхетле, коммунизм төзечүләр арасында шатланып яшим һәм эшлим. Тик мин яшь замандашларымны минем хәлгә калудан кисәтеп куйм>акчы булам: сез дә шуның ише «мәхәббәт каһарманнарыннан» сак булыгыз!
Мин әйткән егет бүген дә колхозда эшли. Сез аңа чын мәхәббәтнең нәрсә икәнен аңлатыгыз...»
Нинди әйбәт күңелле, ихтыяр көчле кызга тап килгән булган бит ул егет. Уйлап карасын инде хәзер менә. Бала үсеп җиткәч, аңа нинди йөз белән карар икән ул?!
Тормышта, мәхәббәттә бәхетле булу бик зур мәсьәлә, әлбәттә, һәм бу мәсьәлә безнең көндәлек тәрбия эшебезгә бәйләнгән. Әле яңа гына мөстәкыйль тормыш юлына аяк |бас|кан Яшьләрдә тормыш >тәжри- бәсе булмавы мәгълүм хәл. Шуңа күрә дә инде яшь егет яисә ящь кызның тәрбиясе безнең гаиләләребездә дөрес куелырга тиеш. Барыннан элек яшьләр үзләрендә ата-ана-
• 102
.чарга карата югары хисләр тәрбия- . 1 әргә, ол ыл a piгы 11хтм p а м итәр гә өйрәнергә тиешләр. Әгәр дә без бал ал ардан (атачан ал арны- хөр мәгг- чәүне таләп итәбез икән, димәк, ата-аналар 'үзләре дә балалары өчен үрнәк семья кешеләре булырга тиеш. Чөнки, семья тормышы кешегә бәхет .китергән кебек, җитди җаваплылыклар да сала. Семьянең бәхетле яисә бәхетсез корылуының ямьсез нәтиҗәләре ир белән хатынга гына түгел, ә аларның балаларына да тәэсир -итә. Димәк, яшь-ләрнең мәхәббәттә бәхетле булула-рында, бәхетле семья коруларында ата-аналарның катнашы бик зур.
М а м а д ы ш р а й онындагы Учалы авылыннан бөр егет: «Мин үзем бер кызны яратам. Шуның белән тормыш корырга телим. Әти-әниләр икенче бер кызга өйләнергә кушалар. Ул кыз миңа ошамый, ә мин яраткан кыз ал арга ошамый. Бу мәсьәләдә миңа нишләргә инде?» дип яза.
Әлбәттә, ата-аналар үзләре тәр-бияләп үстергән балаларына тормыш юлларын сайлауда акыллы киңәш бирүләре белән һәм бирелгән киңәшләрне аларның тыңлауларын көтүдә бик хаклы лар. Әмма инде әле генә укыган хат иясенең әти-әнисе кебек сөйгән кызы белән тормыш корырга теләгән улларына сөймәгән кызны .көчләп тагарга тырышулары белән килешеп булырмы икән? Мондый тормыш яшьләр өчен бәхет китермичә, бәхетсезлек китерсә нишләрсең? Ләкин шуны да истән чыгарырга ярамый: яшьләр ата-аналарын хөрмәт итәргә, үзләр ен нә н ол ы л арга и гьти б ар л ы булырга тиеш. Бигрәк тә картаеп ярдәмчесез калган аналарны рәнҗетүдән сакланырга кирәк. Балык Бистәсе районының Отар-Дубровка авылыннан алынган хатта, яшь кеше өчен бик күңелсез, хәтта гафу ителмәслек хәл булуы турында борчылып язалар. Бу авылдан М. исемле кеше А. исемле ханым белән ике бала үстергәнгә кадәр бергә яшиләр һәм... кинәт аерылыша-лар. Сәбәбе дисезме? Сәбәбе шул, ире хатынын башка чыгарга чакыра, ә хатыны «Ничек инде мин 73 яшьлек карчык әниемне ялгыз калдырып 'чыгыйм, ул мине шуның өчен тәрбияләп үстергәнмени?» дип әнисен ташламаска була. Шуннан соң инде әлеге «әти» кеше хатынны ике баласы белән ташлап китә һәм икенче хатынга өйләнә.
Безнең совет чынбарлыгы шарт-ларында тәрбияләнеп үскән М. үзенең мондый шәфкатьсезлеген, семья мәсьәләсенә бу тикле җавапсыз карашын ничек аңлатыр иде икән һәм, гомумән, аңлата алыр идеме икән? Без аны аның замандашы, аңардан берничә яшькә кече булган Әминә Юсупованың бу мәсьәләдә нинди карашта булуы (белән та- ныштырмакчы булабыз:
«... Ч ын мә хә б б ә ткә к ор ы л га н семьяне какшатуы кыендыр. Ләкин чын мәхәббәткә ирешү, бер-береңне хөрмәт итү, ярату өчен икеңә дә уртак сыйфатлар, уртак теләкләр булуы шарт. Билгеле, кешеләр башлап бер-берсенең тышкы сыйфатларына игътибар итәләр. Ә аннан соң эчке матурлыклары, дөньяга карашлары, хезмәткә һәм кешеләргә мөнәсәбәтләре ачыла башлый.
...Чын мәхәббәт белән семья кору өчен тормыш иптәшеңне ярату белән бергә, семьяңнең башка членнарын да, ата-аналарын, туган- кардәшләрен дә хөрмәт итәргә кирәк. Шул чагында семьяң тагы да нык, тагы да бәхетлерәк булыр».
Мәхәббәт турында бу сөйләшүләр озак дәвам итә алыр иде. Чөнки мәхәббәт үзе дә бит мәңгелек бер хис — аның башлануы бар, дәвамы бар, ә ахры юк. Без бу сөйләшүләрне хәзергә шуның белән чиклә мәкче булабыз. Бу күзәтү мәкаләсендә әйтелгән * фикерләрнең бәхәсле булуы бик -мөмкин. Чөнки без ниндидер бер әзер рецептлар буенча сүз алып барырга теләмәдек. Ләкин ничек кенә булмасын, хат язган иптәшләрнең күпчелеге бу зур мәсьәләне дөрес аң-лый. Бу — безнең совет җәмгыяте өчен хас булган шатлыклы күренеш.