ХРОНИКА
ЯЗУЧЫЛАРНЫҢ ПАРТИЯ ҖЫЕЛЫШЫНДА
22 октябрьдә Г. Тукай исемендәге клубта Татарстан язучылары партия оешмасының отчет-сайлау жыелышы булып үтте. Доклад белән Татарстан язучылары союзының партия оешмасы секретаре Г. К а ш ш а ф чыкты.
Доклад буенча фикер алышуларда М. Әмир, М. С а д р и, С. Батта л, Г. X у җ и е в, Г. П а у ш к и н, С. С а б и- р о в, А. Гумеров, Р. И ш м о р а т о- в а, 3. Мәҗитов, А. Әхмәт, М. С а т- т а р о в катнашты.
Докладта күтәрелгән төп мәсьәләләрнең берсе — бүгенге заманны, аның геройларын әдәби образларда гәүдәләндерү, халык тормышын тирән чагылдыру. Җыелышта чыгып сөйләүчеләр дә сүзне нигездә менә шул турыда алып бардылар.
М. Ә м и р, бүгенге драматургиянең башка жанрларга караганда нык артта калуына борчылу белдереп, драматургиянең артта калу сәбәпләренә тукталды. Шундый сәбәпләрнең берсе, — диде М. Әмир,— тәҗрибәле* прозаикларның, шагыйрьләрнең дра- ма-пьесалар язу белән шөгыльләнмәүләре.
М. С а д р и соңгы елларда язучыларның халык арасында күбрәк була башлаулары, укучылар белән очрашуларның ешаюы турында сөйләде. Бер ел эчендә генә язучылар 160 тан артык очрашу үткәргәннәр. Колхозчылар, эшчеләр белән очрашу язучыга үз геройлары белән ныграк танышырга булыша.
Г. П а у ш к и н гастроль тибында оеш-тырылган очрашуларның язучыга бик аз ярдәм итүен әйтте. Очрашуның нәтиҗәлерәк ниндидер башка формаларын табарга кирәк, — диде ул. Г. Паушкнн, рус язучылары секциясенең эшенә тукталып, соңгы вакытларда секциянең эше шактый җанлануын сөйләде.
С. Бат тал, татар әдәбиятының алдынгы вәкилләренең тормыш белон һәрвакыт якын бәйләнештә булып килүләрен сөйләп, язучыларны бу матур традицияне дәвам иттерергә чакырды.
А. Ә х м ә т һәм М. Саттаров әдәби китапларны халыкка җиткерүдә китап белән сәүдә итүче оешмаларның начар эшләүләренә тукталдылар.
Г. Хуҗие в яшь һәм башлап язучыларны үстерү, тәрбияләү, шефлыкка алу мәсьәләләрен күтәрде. Яшь язучылар белән даими эш алып баручы язучыларның саны арта бара. Соңгы вакытларда гына да 40 лап яшь язучының иҗаты тикшерелгән. Бу бәйләнешнең уңышлы нәтиҗә-ләре әдәбиятта да күренә. «Идел» альманахы яшьләр өчен ижат мәктәбе ролен үти. Г. Хужиев газет-журналларның яшь язучылар иҗатына бик аз урын бирүләрен тәнкыйть итте.
А. Гумеров язучылар арасында кайвакытта принципиаль тәнкыйтьнең җитмәвен, шуның нәтиҗәсендә И. Абдуловның «Кодаларлы кебек сәнгатьчә эшләнеше түбән булган пьесаларның басылып чыгуына урын калуын сөйләде.
3. Мәҗитов әдәби тәнкыйтьнең пассивлыгын, әдәбиятны пропагандалау эшенең начар куелуын әйтте.
— Республика газетлары күбесенчә әдәбият яңалыкларының информацияләре белән чикләнәләр, әдәбият-сәнгатьнең бүгенге торышына караган проблематик үткен мәкаләләр басылмый, яңа китапларга рецензияләр бик сирәк күренә, — диде ул.
Сафа Сабиров Татарстан китап нәшриятында бүгенге көн темасына язылган әсәрләрнең бик аз булуын, кайбер язучыларның үз әсәрләрендә тормыштагы уңай геройларны бик сыек гәүдәләндерүләрен, тормышның вак ыгы-зыгылары белән мавыгуларын тәнкыйтьләде.
120
Соңыннан КПССның Татарстан Өлкә Комитеты культура бүлеге мөдире Булат Гыйззатуллин Татарстан язучылары- ның бүгенге бурычлары турында сөйләде.
БҮГЕНГЕ ҖЫРЛАР ТУРЫНДА СӨЙЛӘШҮ
11 ноябрьдә Татарстан язучыларының гомуми җыелышында бүгенге җырлар турында сөйләшү үткәрелде. Г. Тукай исемендәге клуб җырның бүгенге торышы белән якыннан кызыксынган композиторлар, язучылар, музыка белгечләре, тәнкыйтьчеләр, журналистлар, студентлар һ. б. белән тулды.
Бүгенге җырларның торышы турында докладны филология фәннәре кандидаты Нил Ю з и е в сөйләде. Докладчы төп игътибарын әдәби осталык мәсьәләләренә, бу өлкәдә яшәп килгән кимчелекләргә юнәлтте, сәнгатьчә эшләнеше түбән әсәрләрне тәнкыйть итте. Композиторлар иҗат иткән яңа көйләр турында өстәмә доклад белән музыка белгече Зәйнәп X ә й р у л. л и н а чыкты. Ул бүгенге көн турындагы җырларның, шулай ук уен җырларының, балалар өчен җырларның, гомумән төрле жанрдагы җырларның бик аз булуын, лирик җырлардагы бер төрлелек, халык җырлары интонацияләренә коры иярү (И. Шәм- сетдиновның «Көтүче һәм сыер савучы», А. Мөнасиповның «Сикертмә кашыңны» көйләре), көйләр иҗат итүдә яңалык җитмәү турында сөйләде. — Шагыйрьләр һәм композиторлар арасындагы иҗади дуслыкны ныгытырга кирәк. Кайбер композиторлар, йомшак күңеллелек күрсәтеп, начар текстларга җыр язалар. Өлкән шагыйрь М. Садриның җырлары радио эшчеләрен аеруча канәгатьләндерми. Шагыйрьләр музыка турында фикер йөртеп матбугат битләрендә чыгыш ясамыйлар, — диде ул.
М. Хөсәен җырның катлаулы жанр булуы, шагыйрьләрнең музыка белән якыннан кызыксынмаулары, концертларга сирәк йөрүләре, радио, филармония һ. б. оешмаларда җырга тиешле игътибарның булмавы, киләчәктә җыр бәйрәме үткәрү кирәклеге турында сөйләде.
Н. Исәнбәт сүзен җырларда текст һәм көй арасындагы бәйләнеш мәсьәләсенә багышлады: — Җырчы артистлар еш кына текстны бозалар. Хәтта Ф. Насретдинов та Г. Тукайның «Зиләйлүк» җырының сүзләрен бозып җырлый. Җырларны бозып җырлау аерым сүзләргә генә түгел, ә басым-нарны бозуга да бәйләнгән. Соңгы вакытларда әзер текстка язылган музыкаларда да талымсызлык көчәйде. Кайбер композиторлар ритмик ярашу мәсьәләсенә игътибар итмиләр, шуңа күрә җырда басымнар туры килми: шуның аркасында я көй, я текст уңышсыз чыга.
С. Хәким җыр текстларына таләпчән- лекие арттыру турында сөйләде.— Безнең халык җырны ярата. Әмма соңгы елларда җыр өлкәсендә эшләр шәптән тормый. Начар җырлар концертларда еш яңгырый. М. Хөсәеннең уңай яктан телгә алынган «Яшәсен кияүләрем» җырын да уңышлы димәс идем мин. Аның эчтәлеге ашау белән генә чикләнгән. Хикмәт җырны күп язуда түгел, ә җырның яхшы булуында, Г. Тукай бөтен иҗат чорында өч-дүрт җыр калдырган, ә ул җырлар аның бөтен иҗат йөзен билгели. Такташ та бер «Урман кызы» белән халыкка керде. Партиянең язучыларга мөрәҗәгатендә җырга зур таләпләр куела. Шушы чорда без түбән сыйфатлы әсәрләргә урын бирмәскә тиеш. *
3. Нур и яхшы җырларның аз булуы, күп җырларның сыйфат ягыннан начар язылулары, бу өлкәдә җаваплылыкның булмавы, заман темасының аз яктыртылуы, күп җырларда сюжетлылык, образлылык- ның җитмәве турында сөйләде, начар җыр текстларын алыштырырга, һәр елның яхшы җырларын туплап аерым җыр китаплары чыгарып барырга тәкъдим итте.
Җ. Ф ә й з и докладларда принципиаль мәсьәләләрнең куелуын, бу җыелышның шагыйрьләр өчен дә, композиторлар өчен дә файдалы булуын сөйләде, аларны иҗади активлылыкны үстерүгә, җырга таләп- чәнлекне арттырырга чакырды.
И. Надиров халыклашкан җырлар турында сөйләп, шагыйрьләр язган җырларның халыкта популярлашып китүенә мисаллар китерде, 3. Хәйруллина һәм М. Җи- һаншина язган мәкаләләрдә иҗади йогынтыны артык турысызыклы аңлатуга каршы төште, 3. Басыйроваиың кайвакытта халык җырлары дип пешмәгән җырларны җырлавын тәнкыйть итте.
Ә. Д а в ы д о в язылган җырларга Культура министрлыгы тарафыннан контрольнең булмавы, шул сәбәпле татар әдәбияты һәм сәнгате декадасы вакытында да начар җырларның җырлануы, яхшы текстларның музыкасыз калуы турында сөйләде. — Халтура җыр өлкәсендә генә түгел, эстрадада
121
да киң тамыр җәйгән, — диде ул, — сәхнәләрдән еш кына начар шигырьләр сөйләүгә юл куела.
Н. Дәүлн безнең җырларның реаль чынбарлыктан ерак булуларын, бер үк риф-маларның, бер үк алымнарның еш кабат-лануларын Ә. Ерикәй җырлары мисалында тәнкыйть итте, Г. Зәйнашеваның үз иҗатына таләпчән булмавын әйтте.
Ш. Маннур җыр яратучы халыкта күп төрле яңа җырларның тууын, халыкның талантлы композитор булуы турында сөйләде. — Безгә төрле жанрдагы җырлар кирәк: дуэтлар да, квартетлар да; кара- каршы җырлана торган җырлар да бик аз, — диде ул һәм М. Хөсәеннең «Күкеләр» дигән җырын каты тәнкыйть итеп, җырлар өлкәсендәге халтурага каршы кискен көрәшергә чакырды, музыкада да кимчелекләрнең күп булуын, уңышсыз көйләрнең радиоларда еш яңгыравын әйтте.
А. Шамов тәрҗемә җырларның сыйфатын күтәрү, башка тугандаш халыкларның җырларын күбрәк тәрҗемә итү кирәклеге турында сөйләде.
Соңыннан Татарстан культура министры X. Б. Рәхмәтуллин сөйләде. Ул җыелышның җыр өлкәсендә халтурага каршы көрәш рәвешендә, принципиаль тәнкыйть белән үтүен әйтте: — Хәзергәчә начар җырларга Культура министрлыгында да, радиода да, филармониядә дә, газетларда да юл ачык булды, — диде ул. — Актуальлек исеме астында еш кына чиле-пешле җырлар башкарыла. Бүгенге Татарстан, аның бүгенге авылы, шәһәре, халкы турында матур җырлар аз. Кайбер җырчы шагыйрьләр шагыйрь буларак вакландылар, зур темалар күтәрмиләр. Киләчәктә Культура министрлыгында җыр буенча бер үзәк булдыру фикерен яклыйм. X. Рәхмәтуллин шагыйрьләрне, композиторларны бүгенге көн турында матур җырлар язарга чакырды.
Җыелышның ахырында җырларның сыйфатын, күтәрү буенча конкрет чаралар билгеләгән карар кабул ителде.
ИҖАТ СЕКЦИЯЛӘРЕНДӘ
27 октябрьдә тәнкыйтьчеләр секциясенең чираттагы утырышында яшь әдәбият- чы-телчс В. Ха к о в ның «Бүгенге татар публицистикасының торышы» дигән мәкаләсе укып тикшерелде. Публицистика — татар әдәбият белемендә иң аз тикшерелгән өлкәләрдән санала. Авторның бу теманы күтәрүе бик тә кирәк. Мәкаләдә шактый кызыклы күзәтүләр бар. Ләкин мәкаләгә әле бүгенге публицистика торышын җентекләп анализлау җитми, ул композицион яктан таркау, кайбер мәсьәләләр теоретик яктан ачыклауны сорыйлар. Чыгып сөйләүчеләрдән профессор Л. Җәләй, Р. Г а й н а н о в, Н. Г ы й з з ә т у л л и н, X. Курбатов, Н. Ю з и е в, Ф. М и ң- н у л л и н һ. б. авторга мәкаләсен яхшырту өчен күп кенә файдалы киңәшләр әйттеләр.
Шагыйрьләр секциясенең 26 октябрьдәге чираттагы утырышы яшь шагыйрь Рәшит Гәрәйнең соңгы елларда язган шигырьләрен тикшерүгә багышланды. Фикер алышуларда X. Туфан, С. Баттал, Ә. Исхак, Г. ХуХн, 3. Мансур, 3. Нури, Н. Дәү- ли һ. б. катнашты. Сөйләүчеләр Рәшит Гәрәйнең җыентыкларында шигъри фикер-не конкрет поэтик детальләр белән гәү-дәләндергән, техник яктан эшләнгән уңышлы әсәрләрнең булуын, яшь шагыйрьнең үсә баруын билгеләп үттеләр. Шулай ук яшь шагыйрьгә тормышны киңрәк һәм тирәнрәк чагылдырырга, үз-үзен һәм башка шагыйрьләрне кабатлаудан качарга, сүзне төгәл куллануга, шигъри күренеш-ләр эзләп табуга игътибарны көчәйтергә киңәш бирелде.
Прозаиклар секциясенең 4 ноябрьдәге утырышында Мирсәй Әмирнең «Саф күңел» романы турында фикер алышу үткәрелде. Романны тикшерүдә А. Шамов, Г. Бәши- ров, Ф. Хөсни, Г. Әпсәләмов, Ә. Еники, Г. Гобәй, Г. Иделле, У. Бакиров һ. б. катнашты.
ЯШЬ ЯЗУЧЫЛАР СЕМИНАРЫ
31 октябрьдә һәм 1 ноябрьдә нефть районнарында яшәүче яшь язучыларның Әлмәт шәһәрендә иҗат семинары булып үтте. Семинарга төрле районнардан 30 га якын яшь язучы җыелды, 20 ләп иптәшнең әсәрләре тикшерелде. Яшьләрнең иҗатын тикшерү өчен Казаннан язучылардан X. Туфан, Ә. Еники, Г. Галиев, Г. Хуҗнев, 3. Нури килде. Әлмәттә яшәүче язучылардан Ә. Маликов, Г. Ахунов, С. Кальметов та семинар эшендә катнаштылар.
Семинар җитәкчеләре Рәшит Әхмәтҗа- новның (Баулы), X. Кашаповның (Сарман), С. Шәйдуллинның һәм А. Вильдановнын, (Әлмәт) үзләренә хас алымнар белән язарга омтылуларын билгеләп үттеләр. Д. За- риповның (Азнакай) «Гасырлар аша» исемле фантастик хикәясе тыңлаучыларда кызыксыну уятты. Семинарда Ф. Сәйфет- диновның (Лениногорск), Ф. Мостафинның
(Әлмәт), Г. Зәйнуллинның (Әлмәт), 3. Хә- кнмовның (Ютазы) хикәяләре, М. Усманов, М. Хәбибуллннның бер пәрдәлек пьесалары уңай бәяләнде. Семинарда шулай ук Э. Мөэминованың (Әлмәт) ике поэмасы, Җ. Гыйззәтуллина (Баулы) шигырьләре, С. Асылов (Карабаш), II. Вәлиев (Азнакай) очерклары, М. Латифуллин (Баулы) хикәяләре һ. б. тикшерелде.
ОЧРАШУ КИЧӘЛӘРЕ
29 октябрьдә Хезмәт Кызыл Байрагы орденлы Ульянов (Ленин) исемендәге Казан дәүләт университетының Актлар залында Татарстанның атказанган сәнгать эшлеклесе драматург Нәкый Исәнбәтнең һәм шагыйрь Хәсән Туфан- ның иҗат кичәләре булып үтте. Н. Исәнбәтнең һәм X. Туфанның иҗаты турындагы кереш сүзне РСФСРның һәм Татарстанның халык артисты Габдулла Шамуков сөйләде.
Кичәнең икенче бүлегендә артистлардан Ә. Я Һ ү д и н һәм Ю. Сөләйманов Н. Исәнбәт һәм X. Туфанның поэма, шигырьләрен укыдылар. Татар дәүләт җыр һәм бию ансамбле артистларының концертын, шулай ук Татар дәүләт Академия театры артистларының «Зифа» спектакленнән өзек куюларын тамашачылар яратып карадылар.
30 октябрьдә Куйбышев исемендәге химия заводының клубында завод эшчеләренең язучылар белән очрашу кичәсе булып узды. Кичәдә язучылардан Ф. Хөсни, X. Туфан, Ә. Давыдов һ. б. катнашты.
26 октябрьдә Саба районы, Әзнә мәктәбе укучылары язучыларны күрү һәм алар белән сөйләшү өчен Казанның Матбугат йортына килделәр.
Сәгатьтән артыкка сузылган очрашуда балалар үзләренең укулары һәм колхоздагы эшләре турында сөйләделәр.
Очрашуда катнашучы язучылардан: Н. Арсланов, А. Әхмәт, Л. И х с а- н о в а, Г. Хуҗи, И. Ю з и е в һәм башкалар балаларны үзләренең иҗат планнары белән таныштырдылар.
Әзнә авылы пионерлары язучыларны үзләренә кунакка чакырдылар.
27 октябрьдә Язучылар союзында бер төркем татар драматурглары рус язучысы Куприянов («Югары киеренкелек» пьесасының авторы) белән очраштылар. Драматург Куприянов Мәскәү драматурглары секциясенең эше белән таныштырды, татар драматургларының һәм театрларының иҗат эшләренә кагылышлы мәсьәләләргә тукталды.
УРАЛДА ОЧРАШУ
Шушы елның 18 октябрендә Свердловск шәһәренең Дзержинский исемендәге Үзәк культура йортында өлкәара китап сату ярминкәсе ачылды. Ярминкәдә татар китапларын сату өчен дә махсус бүлек бар иде. Анда М. Җәлил, Г. Ибраһимов, К. Тинчу- рин, Г. Кутуй, Г. Әпсәләмов, Ф. Хөсни, X. Туфан, С. Хәким һ. б.- язучыларның әсәрләре сатылды.
Татарстаннан ярминкәгә Самат Шакир һәм Гариф Миңиул иптәшләр бардылар.
20 октябрьдә Уралмаш заводының Сталин исемендәге культура йортында эшчеләр белән очрашу кичәсе үткәрелде. Кичәгә меңгә якын кеше катнашты. Башта Татарстан китап нәшрияты вәкиле Гариф Миңнул аудиторияне 1960 елда басылып чыгачак китапларның тематик планы белән таныштырды. Аннары шагыйрь Самат Ша-кир шигырьләрен укыды. Кичәгә килгән эшчеләр Свердловск шәһәрендә татар китаплары сатуны оештырырга һәм Уралның атаклы эшчеләре турында очерклар язарга кирәклекне әйттеләр.
Свердловск өлкәсенең китап сәүдәсе бүлеге халык теләген канәгатьләндерергә, татар китаплары сату өчен биш-алты урында киосклар ачарга булды һәм 60—70 мен сумлык татар китапларына заказ бирде. Уралмаш, Химмаш заводларында татар китапларын сату өчен кешеләр билгеләнде.
БЕР ПӘРДӘЛЕ ПЬЕСАЛАР БУЕНЧА СЕМИНАР
Шушы елның октябрь аенда РСФСР язучылары союзы идарәсе бер пәрдәле пьесалар буенча семинар үткәрде. Семинарның эше Горький өлкәсендәге Тимирязев исемендәге колхозда барды. Анда Даг- станнан, Башкортстаннан, Якутиядән, Мәскәү, Ростов, Чиләбе, Горький һәм башка шәһәр, өлкәләрдән драматурглар катнашты. Семинар белән Мәскәүнең тәҗрибәле режиссерлары, театр белгечләре җитәкчелек итте. Укылган һәм тикшерелгән иң яхшы бер пәрдәле әсәрләрдән рус телендә аерым җыентыклар чыгарылачак. Җыентыкка семинарда катнашкан татар язучыларыннан Абдулла Әхмәтнең «Дуслык» һәм «Без капчыкта...» исемле һәм яшь язучы Шамил Ракыйповның «Йөрәк ялкыны» исемле бер пәрдәле пьесалары да урнаштырылачак.