Логотип Казан Утлары
Публицистика

ХИКӘЯЧЕНЕҢ ЯНА ҖЫЕНТЫГЫ


I) афаил Төхфәтуллинның 1954
* елда чыккан беренче җыентыгын укучылар яратып каршыладылар, тәнкыйтьчеләр дә, аның хикәяләренә уңай бәя биреп, язучының киләчәгенә зур өмет багладылар.
Алдыбыздагы китап 1 — Р. Төх-фәтуллинның яңа җыентыгы. Язучы шул өметне аклый алганмьР 7 8
112
Үзенең беренче уңышларын ныгыту, тагын да үстерү югарылыгына күтәрелә алганмы?
Җыентыкны кулга алу белән, үзеннән-үзе, шушы сорау туа. һәм язучының дөньяга карашы хикәядән хикәягә тирәнәя баруын, фикерләре кыюлана төшүен, әдәби осталыгы камилләшә килүен күреп шатланасың.
«Авылым хикәяләре» исемле яңа җыентыкка Р. Төхфәтуллинның иске запасыннан бер хикәя — «Җәйге челләдә» генә кертелгән. Яңа җыен-тыктагы «Елга аръягындагы йорт», «Авылдашым Нәби», «Күләгәле койма» хикәяләре, кирәк бөтенлек, кирәк образларының тулылыгы ягыннан булсын, «Җәйге челләдә» хикәясеннән яхшырак эшләнгәннәр.
Бу нәрсә турында сөйли соң? Бу — яшь язучының каләме тагын да чарлануы, камилләшүе турында сөйли. Бу — беренче тәҗрибәдән иҗади җитлегү чорына яңа, зур адым дигән сүз.
Р. Төхфәтуллинның һәр хикәясе безнең чордашларга, безнең көннәргә, безне борчыган мәсьәләләргә ба-гышланган. Аларның геройлары башкалардан берни белән дә аерылмый торган гап-гади кешеләр. Алар шаккатарлык батырлыклар да эшләмиләр, кеше ышанмаслык ма-җараларга да юлыкмыйлар.
Зур кешелеклелек, дөньяга ыша-нычлы һәм ачык караш, гади кешеләрне сөю Р. Төхфәтуллинга, без һич уйламаган җирдә, гаҗәп зур йэрәкле кешеләрне, аларның бетмәс- төкәнмәс рухи байлыкларын күрсәтергә мөмкинлек биргән.
Жыентык «Үрдәге утлар» хикәясе белән ачыла. Даулыяр колхозының яна председателе Кашшаф Мәскәү өлкәсенең бер алдынгы колхозында булып кайткан. «Всход» колхозчы-ларының уңышлары бик зур. Бар җирләрендә дә байлык, муллык, тө-зеклек. Нигә соң Даулыярда алар- иың берсе дә юк? Ничек кенә соң Даулыяриы да «Всход» кебек алдынгы колхозлар дәрәҗәсенә күтәрергә? Кашшафны әнә шул уйлар борчый. Бөтен җыентыкның пролог өлешен тәшкил итүче «Үрдәге утлар» башка хикәяләргә дә ачкыч булып тора. Шул рәвешчә, җыентыктагы барлык хикәяләр бер композицион үзәк янында туплана. «Всход» колхозының уңышлары, үрдәге утлар — кешеләрнең уйларын, хезмәтләрен берләштерүче омтылыш, даулыярлыларның яшәү перспективасы. һәрбер персонаж бу мәсьәләгә үзенчә карый, үз характе-рыннан чыгып омтыла, бу максатны үзенчә аңлый.
Менә колхозның ат караучысы Нәби («Авылдашым Нәби»). Бу кешенең белем ягы да зурдан түгел. Бәлкем, аның үзе яшәгән районнан башка җиргә чыкканы да юктыр. Ә никадәрле кешелеклелек, олы йөрәк аңарда! Колхоз өчен ничек кайгыра, дөньяга ничек ачык карый белә ул!
Шушы кешенең «кечкенә дөньясы» аша — семьяга карашы, коллектив хезмәткә мөнәсәбәте, рухи характерының үзенчәлекләре аша— язучы «зур дөньяны» күрсәтә. Нәбидәге хезмәт сөючәнлек, актив гуманизм, коллектив хуҗалык белән бергә яшәү—болар бүгенге колхоз кешеләренең типик сыйфатлары. Ул — кешеләр өчен, колхоз өчен, җәмәгатьчелек өчен тугай колхозчы. Нәби образы — Р. Төхфәтуллинның зур уңышы.
Моннан башка җыентыкта үзен-чәлекле, яңа образларның бөтен бер галлереясе: уңган бакчачы Хөсәен абзый; ачык, киң күңелле балта остасы Хәниф, Фазылҗаи абзый, эшчән Гөлзифа; кичәге колхозчы, бүген шәһәргә барып урнашкан Сә- гыйт һ. б. сурәтләнә.
Алар барысы да теләк-омтылыш- лары, кайгы-хәсрәтләре, шатлык- куаиычлары белән бүгенге көндә генә очрарга мөмкин булган совет кешеләре.
Р. Төхфәтуллин хикәяләренең за-манчалыгы аларның тышкы буяу-ларында, тышкы калыпларында гына түгел. Заманчалык, беренче чиратта, безнең көннең гади, шул ук вакытта искиткеч матур кешеләрен, аларның омтылышларын һәм хезмәтләрен сурәтләүдә бирелә. Аның геройлары бүгенге көн, аның яңалыклары белән яшиләр. Р- Гөхфә- туллии хикәяләренең конфликтлары да — бүгенге көйдә, хәзерге шарт
8. .С. ә.- № 12. 113
ларда гына очравы мөмкин булган конфликтлар.
Балта остасы, мич чыгаручы, яхшы бакчачы Хөсәен абзый («Елга аръягындагы йорт») кайчандыр колхозның иң актив члены булган. Төн йокыларын йокламыйча ул колхозга җиләк-җимеш бакчасы үстергән, колхоз өчен тырышкан. Ә менә сугыш башлангач, бакчаның коймаларын сүтеп якканнар, агачларның күбесен салкыннар корыткан, калганын кәҗәләр кимергән. Бакча шулай юкка чыккан... Сугыш бетә. Яңадан тыныч көннәр башлана. Хөсәен абзый колхоз бакчасын тергезү турында күп уйлый, байтак аяк киеме туздыра. Тик әледән-әле алышынып торучы колхоз җитәкчеләре вәгъдәдән башканы белмиләр. Хөсәен абзыйга вакытында ярдәм итүче булмый. Шулай итеп бу кешенең колхоз эшеннән җаны бизә. Ул колхоз эшенә кул селти һәм үзенең яшелчә, җимеш бакчасына күмелә, базар картына әйләнә. Колхозга менә яңадан җимеш бакчасы кирәк. Эшче куллар җитешми. Ничек соң бу кешене яңадан колхоз эшенә тартырга? Хөсәен абзыйны коры агитация белән генә ышандыра алмассың. Иске председательләр буш вәгъдәләр белән бик күп сыйлаганнар инде аны. Хөсәен абзыйны колхоз эшенә тарту авыр була, әлбәттә. Тик тормыш үзенекен итә. Барлык колхозчылар чын-чынлап колхозны торгызу эшенә тотынгач, Хөсәен абзый да читтә кала алмын. Ул яңадан яраткан эшенә—колхоз бак-часын үстерергә керешә. Автор кечкенә генә хикәядә авыл хуҗалыгын текә күтәрү буенча партиябез чыгарган карарларның әһәмиятен ышандыра торган итеп күрсәтә алган.
Яңа җыентыкта, Р. Төхфәтуллин иҗатында беренче мәртәбә, сатирик юнәлештәге хикәяләр дә күрәбез.
Монда да ул үзенең реалистик сурәтләү алымына турылыклы булып калган. Аның тискәре типлары да буяулары куертылмыйча, күпер-түләрсез сурәтләнә. Ачы хакыйкать тискәре типларның начарлыгын һәр-төрле кычкырынулардан, күпертү-ләрдән яхшырак бирә.
Яңалык тормыштагы үлеп, череп баручы искелек белән көрәштә генә туа. Мисалга язучының «Күләгәле койма» хикәясен генә алыйк. Спекулянт Нәсим намуслы, вөҗданлы Фазылҗан абзый күзлегеннән чыгып тәнкыйтьләнә. Фазылҗан абзыйның намуслы, олы йөрәге янында Нәсим коточкыч кабахәт булып күренә. Ике капма-каршы образ бер- берсен ныграк ачалар.
Р. Төхфәтуллин хикәяләренең тагын бер уңышлы ягы шунда, алар лирик җылылык белән сугарылганнар. Ул моңа ничек ирешә соң?
Язучы кайбер урыннарда беренче зат исеменнән лирик чигенешләр ясау юлы белән («Бу карт имән яныннан мин бервакытта да тыныч кына үтә алмыйм». «Авылдашым Нәби». 36 бит) яисә беренче зат исеменнән хикәя кылу белән («Туган якларым») лирик җылылыкка ирешә.
Ә күп очракта боларның берсе дә булмый. Язучы ничектер үз геройлары эчендә эреп бетә, дөньяга геройлары күзе белән карый башлый. Мәсәлән, «Җәйге челләдә» хикәясендә вакыйгалар әле Фазылҗан абзый, әле Хөббениса карчык хисләре аша сурәтләнә. «...Ни генә димә, карт ананың сүзләрендә дөреслек бар бит. Әйтсәңче, нинди зур өметләр баглап, җаныңнан газиз күреп үстергән улларыңны, инде менә кеше булдылар дигәч кенә, икесен берьюлы югалтып кара әле!..» (16 бит).
Бу автор сүзләре дә, туры сөйләм дә түгел. Бу — Фазылҗан абзыйның эчке монологы, аның вакыйгаларга карашы, аның сөйләм алымнары һәм интонацияләре.
Ә менә Фазылҗан абзый эшкә китә. «Әнә ул, олы гәүдәсе белән урамны иңләп юл уртасыннан сал- мак-салмак кына атлый. Арттан караганда бер дә алтмышның теге ягына баскан чал карт дип уйламассың... Авыру-сырхаудан башы чыкмаса да, кеше алдында сер би-рәсе түгел үзе!» (20 бит).
Монда инде сез, күп көч куймыйча ук, Фазылҗан абзыйның сөйгән карчыгы Хөббениса карашларын сизәсез.
Р. Төхфәтуллин әсәрләрендә хикәя итү герой исеменнән алып барыла. Аның һәрбер хикәясендә берәр «кызыксынган кеше» була: колхоз председателе, карт колхозчы, турылыклы карчык. Вакыйгалар шулар күзлегеннән чыгып сурәтләнә. Алар әсәрдә катнашучы персонажның һәр сүзен, һәр хәрәкәтен йөрәккә якын итеп кабул итәләр, аларның шәхси тормышлары белән яшиләр. Хикәяне бизәп, тон биреп торалар.
Р. Төхфәтуллин хикәяләрендәге җылылык, лиризм әнә шуннан килә дә.
Тышкы яктан караганда, бик җиңел, бик шома гына язылган кебек күренгән бу хикәяләргә күп көч куелган. Алар логикалы, төзек фикерле, уйланган булулары белән күңелне тарталар.
Менә шәһәрдә яшәүче «тәти» егет («Кунак егет») айлык ялын үткәрергә авылга — кунакка кайта. Ә аны кеше төсле каршы алучы да юк. Соңыннан бу салкынлык колхоз идарәсендә һәм башка урыннарда тагын да тирәнәя, социаль төс ала. Ниһаять, колхозчыларның качак турында ничек уйлауларын әтисе «кунак егетнең» күзенә бәреп әйтә. Хикәядә мәхәббәт линиясе дә шуңа ук буйсындырылган: сөйгән кызы да качак егеткә карамый. Шул ук вакытта хикәядә ясалмалык та сизелми.
Барысы да тормыштагыча, социаль һәм психологик яктан акланган. Язучы, үзенең бурычын гадиләштереп, героен төзәтергә дә ашыкмый, авыл кешеләренең Сә- гыйткә карашын гына күрсәтә. Шуның белән композицион бөтенлеккә ирешә.
Хикәяләренең төзеклегенә Р. Төх-фәтуллин нык игътибар итә. һәрбер деталь характерны ачу, гомуми үсеш өчен бик кир?к, бик урынлы.
Мәсәлән, шул ук «Кунак егет»тә берничә урында мотор тавышы ка-батлана. һәм аның күп мәгънәсе бар. Бер яктан, ул соңгы елларда колхоз авылында булган үсешне күрсәтсә, икенчедән, кече яшьтән машина яратып үскән Сәгыйт өчен мотор тавышы бик кадерле. Бәлкем, шул мотор тавышы аның бөтен язмышын үзгәртер.
Хикәяләрен шулай оста төзи белгән һәм укучының игътибарын, мәхәббәтен яулый алган бу язучының әсәрләрендә кечкенә генә җитешсез- лекләр булу да, ничектер, күңелне тынычсызланды ра.
Р. Төхфәтуллин кайбер урыннарда сәнгатьчә сиземләвенә хыянәт итә. Аның хикәяләренең композициясендә кайчакта фальш, ясалма сузу сизелгәли. Бу хәл әйтергә тиешле фикерне автор үзе дә яхшы төшенеп җитмәгән очракларда була.
Бөтен җыентыкка пролог саналырга тиешле «Үрдәге утлар» хикәясенә очы-кырые булмаган мәхәббәт линиясе кертү нигә кирәк икән?! Мәхәббәт линиясе хикәянең композицион бөтенлеген көчсезләндергән генә бит!
«Туган якларым» хикәясендә су-рәтләнгән вакыйгалар (Гайнетдин абзый образы, юлда очраган матур кыз, төп геройның өйгә кайтуы) бер бөтен булып оеша алмаганнар. Язучы никадәр генә азапланмасын, хикәядән бөтен бер тойгы калмый.
Иң уңышлы әсәрләреннән саналган «Авылдашым Нәби»нең дә соңгы өлеше яңа персонажлар өстәү хисабына артык сузылган.
Р. Төхфәтуллин — үз иҗатына бик җитди карый торган, талантлы язучы. Киләчәктә ул күрсәтелгән кимчелекләрне төзәтер, әдәбиятыбызга әле бик күп матур әсәрләр өстәр дип ышанабыз.