ХАЛЫК БЕЛӘН БЕРГӘ
атаныбыз яңа үсеш чорына — киң колач белән коммунистик җәмгыять төзү чорына керде. Хәзер бөтен совет халкы бер теләк белән — партиябезнең XXI съезды билгеләгән бөек программаны үтәү, илебездә коммунизм төзү теләге белән яши. Совет кешеләренең героик хезмәте һәр җирдә иҗади көчләрне уята, экономика, культура һәм фән байлыкларын, көчләрен, мөмкинлекләрен тагын да киңрәк ача бара. Хәзер һәр көнне диярлек завод һәм фабрик- ларыбызиың, колхоз һәм совхозларыбызның, зур төзелешләребезнең, фән, культура учакларыбызның моңарчы булмаган гүзәл җиңүләре, уңышлары турында шатлыклы хәбәрләр килә тора.
1959 ел Татарстан республикасы өчен дә зур уңышлар елы булды. Республикабыз промышленность һәм авыл хуҗалыгы буенча алган йөкләмәләрен башка елларга караганда яхшырак үтәде.
Бу уңышларның барысы да безнең кешеләребезнең хезмәте, көче, хисләре белән беркетелгән.
Совет халкының, Туган илебезнең шундый зур күтәренкелек белән алга барган, җидееллыкның икенче елына— 1960 елга зур уңышлар белән кергән көннәрдә әдәбиятның җәмгыять тормышында тоткан урыны турында аеруча бер дулкынлану белән уйламыйча мөмкин түгел. Партиябезнең XXI съезды билгеләгән тарихи программа экономика, фән, техника, культура өлкәсендә тиңдәшсез үсешкә ирешү бурычлары белән бергә, яңа кеше — коммунистик җәмгыять кешесен тәрбияләү бурычын да куйды. Миллионнарча массаның аңлылыгы никадәр югары булса, илебез шулкадәр уңышлырак алга барачак. Кешеләрне коммунистик рухта тәрбияләү эшендә әдәбият һәм сәнгатьнең роле аеруча зур.
Партия документларында — XXI съезд карарларында, «Әдәбият һәм сәнгатьнең халык тормышы белән тыгыз бәйләнеше өчен» исемле документта, КПСС Үзәк Комитетының СССР язучыларының Өченче съездына котлау хатында, иптәш Н. С. Хрущевның язучыларның һәм журналистларның съездларында сөйләгән речьләрендә, М. Шолоховта кунакта булган чагында сөйләгән речендә совет язучыларының мактаулы хезмәтләре һәм бурычлары турында бик ачык әйтелгән. Совет язучылары партиянең күрсәтмәләре белән рухланып иҗат итәләр; үзләрен хезмәт ияләрен коммунистик рухта тәрбияләүдә, күп милләтле культурабызны үстерүдә партиябезнең актив ярдәмчеләре дип саныйлар. «Әгәр коммунизм идеаллары өчен, үз халкының бәхете өчен көрәшү художникның тормыш максаты икән, әгәр ул халык интереслары белән, аның уйлары һәм теләкләре белән яши икән, ул нинди генә теманы алса да, тормышның нинди генә күренешләрен чагылдырса да, аның әсәрләре халык, партия һәм дәүләт интересларына җавап бирәчәк» (Н. С. Хрущев). Совет әдәбиятының бөтен үсеш тарихы, атаклы язучы- ларыбызның халык тарафыннан сөелеп укыла торган яшәүчән әсәрләре нәкъ әнә шуны раслыйлар. М. Горький, В. Маяковский, А. Фадеев, М. Шолохов кебек олы сүз осталары, М. Җәлилнең героик эше һәм иҗаты бу юлда иң якты үрнәк булып торалар.
Совет әдәбияты һәрвакыт халык белән, партия белән бергә булды. Күп милләтле әдәбиятыбызның бердәм гаиләсендә татар совет әдәбия-
В
4
ты да чын халыкчанлык традицияләрен дәвам иттерә, социалистик реализм принципларын үстерә.
Г. Ибраһимов, Ш. Камал, М. Гафури, һ. Такташ, М. Җәлил, Ф. Кәрим иҗатларының көче халыкның революцион эше, тормышы, уйлары һәм хисләре белән аерылгысыз бәйле булуында. Алар һәрвакыт алгы сафта торып иҗат иттеләр, заман тойгысы белән рухланып яшәделәр, тормышта туган төп мәсьәләләргә игътибарларын юнәлттеләр. Г. Ибраһимов бик хаклы рәвештә болай дип язды: «Партиянең әдәби хезмәтчесе дигән сүзне мин — үз совет илебездә дә, бөтен җир йөзендә дә — капитализмга каршы социализм өчен Маркс-Ленин байрагы астында эшләп баручы дигән мәгънәдә аңлыйм. Сез әдәби сәнгать дисез, әдәби техника дисез, мин боларның һәммәсен капитал коллыгында изелгән дөньяның, хезмәт массасының азатлыгы өчен, пролетариат диктатурасы аша коммунизмга бару өчен көрәш фронтының бер коралы, аерымрак бер коралы дип карыйм».
Үзенең бурычын әнә шулай киң итеп, партиябезнең, халкыбызның югары таләпләре нигезендә аңлаган язучы гына миллионлаган укучылар массасына үтеп керерлек тормышчан чын әсәрләр иҗат итә ала. Укучылар яраткан бүгенге әсәрләребез арасында да моңа мисаллар аз түгел. Г. Әпсәләмовның «Сүнмәс утлар», Ф. Хөснинең «Җәяүле кеше сукмагы», М. Әмирнең «Саф күңел» романнары, Н. Дәүлинең «Яшәү белән үлем арасында» повесте, И. Гази, Ә. Еники һәм Р. Төхфәтуллин повестьлары, хикәяләре, X. Туфан, С. Хәким, Ә. Исхак, Ш. Маннур, Ә. Ерикәй, Ә. Давыдов, Г. Хуҗи, 3. Нури, М. Садри поэмалары һәм шигырьләре, Н. Исәнбәт, Р. Ишморат, Ю. Эминов, Ш. Шаһгали пьесалары, Г. Кашшафның «Муса Җәлил» монографиясе шуларга керәләр. Укучылар язучылардан идеясе һәм сәнгатьчә осталыгы ягыннан тагын да югарырак дәрәҗәле әсәрләр көтәләр. Бу юлда хәзер, һичшиксез, уңышлы эш бара, язучыларның тормышка якынаюлары көчәйгәннән көчәя. СССР язучыларының Өченче съездыннан соң Татарстан язучылары арасында да иҗат эшендә җанлылык шактый артты. Яңа шартларның таләпләрен, бүгенге әдәбият алдында торган бурычларны дөрес һәм ти- рәнтен аңлаган язучылар халык тормышына якынрак килеп, иҗат активлыкларын күтәрергә омтылалар. Язучыларыбыз завод, фабрикларга, колхоз һәм совхозларга ешрак чыга башладылар. Укучылар белән очрашулар ешайды.
Билгеле, язучының бүгенге тормыш белән бәйләнешен бары тик иҗат командировкалары, укучылар конференцияләре белән генә чикләү дөрес булмас иде. Бу җанлы бәйләнеш күп төрдә, төрле формада булуы мөмкин, ул — күпкырлы, катлаулы тормыш тәҗрибәсе, язучының җәмәгать эшчесе буларак актив катнашуы белән аерылгысыз бәйләнгән. Совет язучысы күзәтүче генә булып калалмый, ул — коммунизм төзүчеләр сафындагы алдынгы бер көрәшче, «кешеләр рухының инженеры» сыйфатында эшли. Шуңа күрә язучының активлыгын, иҗат темпын күтәрү мәсьәләсе хәзер безнең алда бөтен кискенлеге белән куелган. Монда әле бик күп эшлисе бар, бигрәк тә Татарстан язучылары союзы идарәсенең оештыру роле күп көчәйтелергә тиеш.
Татар совет әдәбияты соңгы елларда яңа әсәрләр белән баеганлыгын. әдәбиятыбызның киң юлга, Союз мәйданына чыгуын һичкем инкяр итмәс. Ләкин бүгенге әдәбиятыбызның әле тормыштан артта калып баруын да, партия һәм халык таләпләренә җавап биреп бетермәвен дә ачык әйтергә кирәк.
Иптәш Н. С. Хрущев совет язучыларын партиянең беренче ярдәмчеләре дип атады. Ул язучыларны халык белән бергә яшәргә, бүгенге көннең уңай геройларын киң күрсәтергә, коммунизм төзүчеләр арасында туган яңа сыйфатларны күрә белергә, халык тормышы белән яшәүче, массаны җитәкләүче һәм оештыручы халык уллары — коммунист об-
разларын М. Шолохов шикелле зур осталык белән иҗат итәргә өндәде. Бу бурычны халыктан аерылмаган, коммунистик партиялелек прин- ципына таянып эш иткән һәм әдәби осталыгыңны күтәрү өстендә армый-талмый эшләгән хәлдә генә үтәп була, дип аңлатты иптәш Хрущев.
• Совет әдәбияты алдында торган менә бу төп бурычны язучылар ничек үти соң? Безнең бүгенге әдәбиятыбызда заман темасы төп урынны алдымы?
Кызганычка каршы, заман темасы безнең язучыларыбыз иҗатында әле хәзергә беренче сызыкка куелмаган. Татарстан язучылары союзында сиксәнгә якын член бар, күп кенә яшь көчләр үсеп килә. Шуңа, карамастан, заман темасын яктырткан югары сыйфатлы яңа әсәрләр саны 1959 елда бик аз булды. Ике роман, берничә хикәя, ике-өч сәхнә әсәре, берничә поэма һәм күп кенә лирик шигырьләрнең чыгуы уңай күренеш булса да, алар әле укучының таләбен һич тә канәгатьләндереп бетерә алмыйлар.
Татарстан китап нәшриятының 1960 ел планында заман темасына җитди оригинал әдәби әсәрләр бик аз урын алу факты гына да безне нык борчырга тиеш.
Бу турыда партия Өлкә Комитеты органы «Совет Татарстаны» газе- ты (1959 ел, 12 июль) «Заман темасы — төп тема» дигән баш мәкаләсендә бик ачык әйтеп язып чыккан иде инде. Тугандаш халыклар әдәбиятлары белән чагыштырганда, бездә әле заман темасы артка калып баруның сәбәпләрен күрсәтеп, ул мәкаләдә болан дип язылган иде:
«Сәбәп нәрсәдә соң? Бай мирасы, матур традициясе, классик үрнәкләре, байтак талантлары булган татар әдәбияты ни өчен заман темасы өлкәсендә җитәрлек активлык күрсәтә алмый? Моның сәбәбе бер генә: безнең күп кенә язучыларыбыз әле һаман да Казан шәһәренең Матбугат йортыннан аерылып җитә алмыйлар, тормыш белән элемтәне көчәйтергә кирәклек турында бик күп сөйләп тә, эшкә килгәндә тормыштан читтә яшиләр, материаль байлыклар тудыручы кешеләр — бүгенге көн геройлары белән тиешенчә аралашмыйлар. Шуңа күрә байтак әсәрләр бармактан суырылып языла, тормышны бөтен катлаулылыгы белән чагылдырмый, характерлар йомшак, идея эчтәлеге түбән була. Мондый әсәрләр, кагыйдә буларак, тугач та үләләр».
Җәмәгатьчелекнең мондый тәнкыйтенә җитди игътибар итмичә мөмкин түгел. Дөрес, соңгы вакытта бу кимчелекне бетерү чаралары күрелә, әмма зур үзгәрешләр бар дип әйтеп булмый әле. Бүгенге әдәбиятыбызның төп сызыгы турындагы партиябезнең күрсәтмәләре һәрвакыт истә булырга тиеш. Үсешебезнең төп сызыгы — әдәбиятның һәрвакыт халык тормышы белән аерылгысыз бәйләнештә булуыннан, безнең социалистик чынбарлыгыбызның байлыгын һәм күп яклылыгын дөрес гәүдәләндерүдән, совет халкының бөек үзгәртеп кору эшен, аның омтылышларын һәм максатларының изгелеген, аның мораль сыйфатларын ачык һәм ышандырырлык итеп күрсәтүдән гыйбарәт. Бу — социалистик реализм әдәбиятының төп таләпләреннән берсе.
Безнең кайбер язучыларыбызның иҗат практикасында заманыбызның төп темаларын, заман герое мәсьәләсен вак, әһәмиятсез темалар белән — тормыш-көнкүреш җитешсезлекләрен күрсәтү белән алмаштырырга омтылу сизелгәли. Мондый авторларның әсәрләрендә ир белән хатын арасындагы низаглар, мәхәббәт маҗаралары, тар карашлы һәм вак хисле кешеләр киң урын ала. Шуның белән бергә әһәмиятле, актуаль темалар күтәрелеп тә, тиешле сәнгатьчә югарылыкта ачылмаган әсәрләр дә еш очравын әйтеп үтәргә кирәк.
Бүгенге тормышыбыз, яңа шартларда туган бурычлар моңарчы әдәбиятта яктыртылмаган яки әле бик аз яктыртылган яңа зур темаларны безнең алга куя. Шундыйлардан, барыннан элек, совет эшчеләр сыйныфы тормышы, көрәше, эше турындагы темаларны күрсәтергә кирәк.
6
Татарстан — нефть республикасы. Ыефтьчеләребсзнең мактаулы эшләре, кешеләре турында без әле бик аз язабыз. Бүгенге авыл, интеллигенция, яшьләр тормышы турында да югары сыйфатлы әсәрләр, җитәрлек түгел.
Бүгенге татар әдәбиятының иң йомшак урыны — драматургия. Заман темасына язылган яхшы драматик әсәрләрнең бик аз булуы театрларыбызны быел бик уңайсыз хәлгә куйды. Бу турыда күп кенә сүзләр булды, әмма нәтиҗәсе күренми әле. Драматургия кадрларын хәзерләү, осталыкларын күтәрү, театр белән драматургларның бергәләп эшләүләрен оештыру, драматургларның халык тормышын якыннан торып ти- рәнтен өйрәнүләрен кайгырту буенча эзлекле эш алып барылган хәлдә генә бу өлкәдә дә тиешле уңышка ирешергә мөмкин.
Партия «безнең илебез сәнгате һәм әдәбияты эчтәлегенең байлыгы ягыннан гына түгел, бәлки сәнгатьчә көче һәм осталыгы ягыннан да дөньяда беренче урынга чыга ала һәм чыгарга тиеш», дигән бурыч куйды. Коммунизм төзүче халыкны эстетик тәрбияләү эше әдәбиятыбызның идея һәм сәнгатьчә сыйфатын күтәрү белән дә нык бәйләнгән.
Кызганычка каршы, без әле бу өлкәдә бик сүлпән эшлибез. Таләпчәнлек җитмәү аркасында, әдәби яктан эшләнмәгән, эчтәлеге бик сай, формасы зәгыйфь әсәрләр һаман дөньяга чыгып торалар. Иҗат секцияләрендә, тәнкыйть хезмәтләрендә, матбугат битләрендә әдәби осталык мәсьәләләре бик сирәк куелалар һәм тикшереләләр. Турысын әйтергә кирәк, бүгенге әдәбиятның идея һәм сәнгатьчә сыйфатын күтәрү өчен көрәш мәсьәләләренә соңгы вакытта игътибар йомшап китте. Кайбер язучылар арасында ниндидер ваемсызлык, инициативасызлык, бер-береңнең эшенә күз салмау, тәнкыйтьне читкә тибәрергә теләү, гомуми эш өчен җаваплылыкны тоймау кебек тискәре күренешләр сизелә.
Әдәби осталыкны күтәрү эше, бер яктан, язучының үзенә бәйләнсәд икенче яктан, әдәби тәнкыйтьнең һәм әдәбият белеменең торышына бәй-ләнгән. Хәзер әдәби тәнкыйтебезнең нык аксап баруын да искә алсак, бу эшкә җитди әһәмият бирергә кирәклеге үзеннән-үзе аңлашылыр. Социалистик реализм әдәбиятының теоретик мәсьәләләрен өйрәнү, татар совет әдәбиятының гыйльми тарихын эшләү, олы язучыларның осталыкларын, тәҗрибәләрен яшьләргә җиткерү, тәнкыйть-библиография эшен җанландыру, иҗади дискуссияләр оештыру һ. б. ш. кебек чаралар әдәбиятыбызның идея һәм сәнгатьчә дәрәҗәсен күтәрүгә зур ярдәм итәрләр иде. Моны башкарырлык көч бездә җитәрлек.
Совет кешеләре язучыга иптәш һәм көрәштәш итеп, бүгенгенең ялкынлы җырчысы, киләчәкнең разведчигы итеп, кешеләребезне яңа идеяләр, хисләр белән баетучы, тормышның яңа байлыкларын ачучы итеп карыйлар. Совет халкының шул зур ышанычларына, хөрмәтләренә югары сыйфатлы әсәрләр белән җавап бирергә өндәп, партиябез язучыларның төп бурычлары турында һәрвакыт искә төшереп тора. «Халыкның хезмәттәге батырлыкларының матурлыгын, коммунизм өчен көрәшнең зурлыгын, бөеклеген дөрес һәм гүзәл сурәтләү, җидееллык планны дәртле пропагандалаучылар булу, совет кешеләренең йөрәкләренә дәрт кертү һәм энергия тудыру, кешеләр аңында капитализм калдыкларын тамыры белән йолкып ташлау, безнең алга баруыбызга әле һаман комачаулый торган бөтен нәрсәләрне бетерүдә ярдәм итү — совет язучыларының иң мактаулы бурычы. Шушы юлда коммунизмның бөек сәнгате — зур фикерләр, кайнар хисләр һәм дәртле омтылыш сәнгате, коммунизм төзүче миллионнарча һәм миллионнарча кешеләрне зур яңа эшләргә рухландырырга сәләтле сәнгать үсәр». КПСС Үзәк Комитетының СССР язучыларының Өченче съездына җибәргән котлау хатында әйтелгән бу сүзләрне бөтен язучылар армиясе белән бергә Татарстан язучылары да яхшы хәтерли һәм хәтерләргә тиеш, чөнки совет язучысы — ул халык хезмәтчесе, партиянең беренче ярдәмчесе.