Логотип Казан Утлары
Шигърият

ЧЫН ГЕРОЙ


^әр заманның үз герое була. Халык сөенә карап аңарга. Мин дә телихМ бер роман язарга. Каян яхшы герой табарга? Ансат кына язып тутырырга Блокнотлар җыйдым төрледән. Рәхәтләнеп эшкә утырырга Герой гына кирәк бер дигән. Герой юк шул әле. Дәфтәремне Ачу белән бәрдем өстәлгә. Бозау эзләп киткән малай кебек Чыгып киттем герой эзләргә.
Миңа ике әйбәт герой кирәк: Батыр егет белән матур кыз. Новаторлар булсын икесе дә, Аларны соң ничек танырбыз? Егет булса, батыр, уңган булсын, Фараз кылыйк, егет булмасын. Эчми, тартмый торган абзый булсын, Йөз иллегә кусын нормасын. Эчеп кайтып хатынын тукмамасын, Ярый, хәтта әзрәк эчсен дә; Тик канауга абынып йокламасын, Аунамасын шоссе читендә. Кәеф өчен салып чыккан булса, Урамнарда җырлап йөрмәсен, Алны-артны карап җырласын да, Милиция-фәлән күрмәсен. Өйдә хатыны, улы була торып, Ят кызларга күзен кысмасын. Ну, аулакта әзрәк кысса кыссын, Тик хатыны күреп тотмасын. Өйдә кулына китап-журнал алсын. Тезенә куеп сөйсен баласын, Әйдә, ярар, китап укымасын, Журналыннан сүрәт карасын. «Баш авырткач», прогул ясамасын, (Күрәсез, мин ничек тикшерәм). Тәвәккәлләп бер көн калса калсын, Справка алсын фельдшердән.
86
Ә син аны әзрәк шомартасың. Гөнаһларын кырып юасың. Күкрәгенә «Идеальный герой, Новатор» дип ярлык куясың. Ә ул инде уңны, сулны белер, Тәүфикъ җыяр гомер буенча, Әкрен генә коммунизмгача Яши бирер, «ходай боерса».
Хәзер инде хатын герой кирәк, Хатын түгел, матур кыз булсын. Ну, допустим, әзрәк шадра булсын, Тик намусы аның төз булсын. Ул морально тотанаклы булсын, Без әхлакны мактап җырлыйбыз, Ну, биш-алты ухажоры булсын, Анысын инде чутлап тормыйбыз. Пусть сатучы булсын магазинда, Пусть урлашсын анда әз генә, Завмаг белән роман бөтерсен; Харап икән, кем фәрештә бездә, Гөнаһларны ходай кичерсен!
Бухгалтермы, техничкамы кирәк — Яхшы сыйфат булсын аңарда. Бер герой бар, ләкин спекулянт, Күкәй сатып йөри базарда. Я инженер булсын ул заводта, Я комбайн йөртсен кырларда, — Шлифовать итсәң ярый чурт та, Тема гына булсын җырларга.
Шундый геройларны аласың да, Черек ягын юнып ташлыйсың, Яхшы сыйфатларын җепкә теркәп, Типик герой тегә башлыйсың, һәр геройны нәкъ тормышча алсаң, Алар артык тупас кебекләр, Ал буяулар өстәп, өстән-өстән, Ялтыратмый булмый, егетләр. Син пакьлисең аны, агартасың, Исле сабын белән юасың, Сабый кебек садә, һич гөнаһсыз, Фәрештәдәй коеп куясың...
йөрим шулай, йөрим, урам буйлыйм, Кешеләрен күзлим каланың.
Кем булырга тиеш диеп уйлыйм Чын герое безнең заманның.
...Күрәм: юлдан күршем кайтып килә, Сменадан чыккан алтыда.
Шайтан кебек: өсте кара тузан, Теше генә күренә ялтырап.
— Мәгаләйкүм, күрше!
— Әйбәт кенә.
— Юынмыйча кайтып киләсең?
— Бик ашыктым, хатын малай тапкан, йөрәк түзми, үзең беләсең.
Мин, туганкай, хәзер әти булдым, Минем белән хәзер шаярма! Кич кер әле, бик шәп коньяк алдым хМалаемны юып карарга!
Нинди бәхетле ул, Күктән аңа Алтын малай төшкән диярсең. Елый-елый берәү туган икән, Игътибарсыз ничек үтәсең!
Бәби туе.
Кердем.
Якты бүлмә, Җиһазлары — артык бай түгел. Каршылады мине җыйнак өйдә Ачык чырай белән көр күңел.
Яратышып, матур семья корып, Бәхет тапкан гади эшчеләр, Икесе дә көн дә иртә торып, Кичкә чаклы учта сөял уып Тормыш төзи торган кешеләр.
— Әйдә түрдән, — диләр, — әйдә түрдән, Утыр әле өстәл артына,
Ходайэтдин елак малай биргән, Тотыйк әле малай хакына, Монысы — премия хатынга.
Бәлешеңне кара син, анасы, Чәй эчерик тәмләп күршегә. Коммунистик хезмәт бригадасы Исемен алды безнең бригада, Гөрләп тора, егет, эш менә. Әнә улым... ыггы, абый килгән, ^чти-үчти, малай актыгы...
Саубуллашып чыгып, кайтып киләм,
— Менә, димен, кеше шатлыгы! — Матур семья, муллык, тыныч тормыш, Сөйгән хезмәт, күңел сафлыгы. Урамнардан герой күзләп йөрдем, Базардан да чыгып эзләдем;
Хәзер белдем, чорның төп герое Күршемдә үк торган икәнен.