Логотип Казан Утлары
Публицистика

БЕЗНЕҢ БЕЛӘН ЕШРАК ОЧРАШЫГЫЗ!


ушы елның октябрь аенда Чистай кусты китапханә эш-челәре язучы Габдрахман Әпсәләмов һәм шагыйрь Мөхәммәт Садри белән очраштылар. Шул оч-рашудан соң туган кайбер фикер-ләремне уртаклашмакчы булам.
Мин ун ел инде китапханәче булып эшлим. Тәҗрибәдән чыгып шуны әйтергә телим: укучыларда гына түгел, ә бәлки кайбер китапханәчеләр арасында да поэзиягә карата салкын караш яши. Китапханәгә җибәрелгән яңа китапларны актарганда, еш кына: «Тагын поэзия әсәрләре килгән икән», — дигән сүзләрне ишетергә туры килә. Ул китаплар киштәләрдә озак вакытлар хәрәкәтсез ята. Авыл китапханәләрендә шигырь укучыларның саны аз булуы беркемгә дә сер түгел.
Ә бит совет шагыйрьләре каләмнәре белән Коммунистлар партиясенең бөек идеяләрен тормышка ашыру һәм массаларны коммунистик рухта тәрбияләү буенча зур хезмәт күрсәттеләр һәм күрсәтәләр. Утлар эчендә сыналган шундый коралны китапханәләрдә тик яткыру һич кенә дә гафу ителерлек хәл түгел.
Күп кенә китапханәчеләр поэзия әсәрләрен тиешенчә пропаганда-ламыйлар. Чөнки, дөресен әйтергә кирәк, алар үзләре дә совет поэзиясе, бигрәк тә татар шагыйрьләре язган поэмалар һәм шигырьләр белән кирәк дәрәҗәдә таныш түгелләр.
Шушы очрашу вакытында мин менә нәрсә турында уйлап утырдым. Татарстанда яшәвебезгә һәм эшләвебезгә карамастан, без, китапханә эшчеләре, үзебезнең татар язучыларын, бигрәк тә шагыйрьләрен аз беләбез, аларның әсәрләре белән кирәк кадәр танышмыйбыз.
Китапханәче булып мин Иваново өлкәсендә дә ике ел эшләп килдем. Ул чагында Иваново язучыларын һәм шагыйрьләрен бик якыннан белә идем. Эшләгән урыным өлкә үзәгеннән 100 чакрым ераклыкта булса да, аларның әсәрләрен укучыларга җиткерүдә шактый эшләдем.
Татарстанда инде тугызынчы елымны эшлим һәм шушы дәвер эчендә татар язучылары белән бары тик беренче тапкыр очраштым, аларның иҗатлары белән беренче тапкыр таныштым. Поэтик сүз укучы йөрәгенә төрле юллар белән — матбугат аркылы, радио аша яки сәхнәдән уку ярдәмендә җитә. Кайсы гына очракны алсак та, шагыйрьне укучы белән тыгыз бәйлә-нешкә кертүче кешеләр бар. Укучының теге яки бу әсәргә карата булган карашы күпмедер күләмдә әлеге кешеләрнең эшчәнлегенә дә бәйләнгән. Шагыйрьләрнең иҗатлары белән таныш булган, аларның шигырьләрен яратып укыган, әйбәт әсәрләреннән мисаллар китерә алган китапханәче укучыда татар әдипләренең әсәрләре белән якыннан танышу теләген уятачак, поэзиягә мәхәббәт тәрбияли алачак.
Татарстанда яшәүче шагыйрьләр тарафыннан күпме матур шигырьләр Һәм җырлар язылган. Татар поэзиясен киң пропагандалауда әдипләребезнең үзләре белән ешрак
Ш
очрашып тору зур роль уйнар иде. Татар шагыйрьләренә минем түбәндәге сүзләр белән мөрәҗәгать итәсем килә: «Сезнең әсәрләрегезне укучыга җиткерү бурычын үтәүче дусларыгыз — китапханәчеләр белән тыгыз элемтәдә булыгыз. Безне яңа шигырьләрегез, җырларыгыз, поэмаларыгыз һәм иҗат планнарыгыз белән таныштырып торыгыз. Без сезнең алда бурычлы булып калмабыз. Сезнең җыентыкларыгыз китап киштәләрендә хәрәкәтсез ятмаслар. Китапханәчеләр аларны халыкка тизрәк һәм күбрәк җиткерерләр!»
Чистайга килеп күренгәнчегә чаклы Мөхәммәт Садрины мин бары тик «Татар совет язучылары» һәм «Бәхет турында җыр» исемле китаплар буенча гына белә идем. Ә үзе белән күрешү, аның үзен тыңлау миндә шактый җылы тәэсир калдырды. Залда утыручыларга аның шагыйрь Муса Җәлилгә багышлап язган шигыре бигрәк тә нык ошады. «Рус халкына» дип аталган ши-гырендә автор бөек рус халкына булган мәхәббәтен җырлый. Кыскасы, аның күп кенә шигырьләре безнең күңелләргә сеңеп калды.
Залда 250 китапханәче утыра иде_ Билгеле булганча, алариың һәркай- сы уртача 300—500 укучыны китаплар белән тәэмин итә. Әгәр һәрбер китапханәче шагыйрьнең теге яки бу җыентыгын 400 укучыга тәкъдим итсә, нинди поэтик арифметика килеп чыга! Бу бит Чистай кусты буенча гына да җыентыкны ким дигәндә 100 000 кеше укыячак дигән сүз.
Нигә гөнаһны яшереп торырга, безнең китапханәләрнең күбесендә укучылар конференцияләре бары тик проза әсәрләре буенча гына үт-кәреләләр. Безнең белән һәм укучылар белән ныклырак элемтәгә керегез, шагыйрь дуслар! Шул вакытта сезнең иҗатларыгызга багышланган конференцияләр һәм әдәби кичәләр дә ешрак һәм активрак үтәр.
Әйе, шагыйрьләрнең китапханәче-ләр һәм укучылар белән очрашулары практикага тагын да ныграк керсен иде. Минем уйлавымча, бик күпләрнең уртак теләкләре әнә шундый.
В. МАРКИТАНОВ.
Аксубай районы, Яна Илдерәк авыл китапханәсе мөдире.